🕙 1 minut uku

Мин - Сагыйт Рамиев

Süzlärneñ gomumi sanı 177
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 129
57.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Рухымнан бар ачу, бар кер
  Бетәр төсле, чыгып китсәм,
  Хәяттан һәм ана читтән
  Торып ләгәнәт көлен сипсәм.
  
  «Мин!» димен мин, «мин» дидисәм,
  Миңа бер зур кеч керә,
  Аллалар, шаһлар, кануннар
  Булалар бер чүп кенә.
  
  Берүзем хөр каламын киң
  Җир йөзе һәм күктә де;
  Әй рәхәт соң шулвакыт!
  Шуны телимен күпкә дә.
  
  Кайвакыт мин үләмен,
  Сөймим үзем дә үземне,
  Күрми торсам ул «мин»емне
  Я ишетми сүзене.
  
  Үләмен, һич эшли алмыйм,
  Таба алмыйм барны да,
  Бар халык шат үзләренчә,
  Мин берүзем кайгыда.
  
  Әмма соң кайчан күземә
  Ул «мин»ем бер күренә:
  Менәмен күкнең югары,
  Иң югары түренә...
  
  
  Дәнында бар су — минеке,
  Бар кара җир — минеке,
  Бар тау, урман, бар матур кош —
  Барысы да минеке!
  
  Күрмимен мин ул вакытта
  Һич бәхетсез бер кеше,
  Барсы да үзен караган,
  Миндә юк һичбер эше.
  
  Мин дә «мин»емнең юлында
  Бик тирән уйга талып,
  Табынам — укыйм догамны,
  Ятлаган көйгә салып.
  
  Нигә бу мин — «мин» дигәндә
  Очам икән күккә дә?
  Миңа гына микән алай?
  Юк, шулайдыр күпкә дә.
  
  «Мин!» димен мин, яшәсен «мин!»
  «Мин» минемчөн Алла ул,
  Рухым үлгәндә куренсә,
  Рухыма җан салган ул.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.