🕙 1 minut uku

Милләткә

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 132
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 101
44.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
  Саулыгың - минем саулык, авыруың – минем авыруым.
  
  Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;
  Дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне!,
  
  Синеке дип исәпләсәләр - бәхетле мин;
  Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.
  
  Күңелем «милли» дигән сүзне сөя - белмим, нидән?
  Милләтем, мине «милли» ит - миңа шатлык бүләк ит.
  
  Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы;
  Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр.
  
  Мине шагыйрьлектә мәңге тугры ит, Тәңрем;
  Шунда гына күңелемнең бөтен теләк-омтылышы.
  
  И күк! ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне;
  Минемҹә, онытылу, тибәрелү - үлемнән яманрак.
  
  Үзем үлсәм дә, гаҗиз исемем үлмәсен, югалмасын;
  Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.
  
  Әгәр милләт мине илтифат итеп искә алса, —
  Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.
  
  Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем;
  Мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.