LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Милләт Өмете - 18
Süzlärneñ gomumi sanı 3994
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2261
31.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Ә бит чынбарлыкта бернинди татар игосы да булмаган. Алтын Урданы җитәк ләгән татар Ханнары, үзләре тарафыннан буйсындырылган халыкларга бүгенге са лым системасыннан да гадел ясак билгеләгәннәр. Табыштан нибары 10 процент күлә мендә! Ә татар Ханнарына буйсынган башка милләтләр үз гореф-гадәтләре, традици яләре белән яши биргәннәр, чөнки аларны урыс колонистлары шикелле туган-үскән җирләреннән: елга буйларыннан, урман тирәләреннән сөреп, алар урынына татар ларны ирексезләп күчереп утыртмаганнар.
Шуңа күрә без үзебезнең олы тарихыбызны белә торып, ашарга ипиебез булгач, җиткән, дип бүгенге мескен хәлебезгә канәгатьләнеп, килешеп ятмаска тиешбез. Азатлыкны беркем дә зәңгәр каймалы чынаяк астына салып, китереп бирмәячәк. Чөнки бәйсезлек һәрвакыт көрәш кырында яулап алынган. Без үзебезнең бәйсез легебезнең тормышка ашуы өчен көрәшне һәр көн, һәр сәгать тоташтан алып барырга тиешбез...”
Шул вакыт Фәниснең игътибарын читкә юнәлтеп, автобуста Казанга бергә килгән иптәшләре кире кайтырга кыстый башладылар.
– Менә бу иптәшнең чыгышын гына тыңлап бетерим дә, автобус янына үзем килермен, – дип Фәнис алардан җиңел котылды һәм тагын, бүленеп булса да, Ра милнең чыгышын тыңлавын дәвам итте:
“...И фамилия русская, не еврей, не татарин. Русский человек. Вот что особенно обидно. Сидоров вспомнил и даже сплюнул в сторону.” Әнә күрәсезме, автор үзенең фикерен урыс офицеры уйлары аша нинди рәвештә бирергә омтыла. Төптән уйлап карасаң, аның офицерлары чынлап та шулай уйлыйлар гына түгел, татарларга карата шушыңа охшаш мөнәсәбәттә торалар да. Моңа бик күп мисаллар китерергә була. Россия язучылар берлеге съездында, хәтерем ялгышмаса, “безнең ише” милләтләрне резервацияләргә куарга дигән оятсыз тәкъдимнәр дә ишетелде. Бу инде урыс интел лигенциясе флагманында баручы язучыларының мәдәни-рухи дәрәҗәләрен тулы сынча ачып бирә.
Юк, җәмәгать, шикләнмәгез, мин татарлар белән урыс халкы арасына һич кенә дә чөй кагарга җыенмыйм. Киресенчә, мин үзебезнең республикабызда татарларның урыслар белән сүздә генә түгел, ә реаль тормышта да тигез дәрәҗәгә куелуларын те лим, шуның өчен көрәшәм, һәм сезне дә шуңа чакырам!
Соңгы вакытларда радиодан, телевизордан һәм башка массакүләм мәгълүмат чараларыннан бердәм, бүленмәс Россия булып, уртак йортта тыныч кына яшәргә ча кырылып, милли фатирларга күчәргә омтылыш сепаратизм, дип тәнкыйтьләнә баш лады. Бу сүзләр ил җитәкчеләренең телләреннән әйтелсәләр дә, биниһая зәгыйфь һәм буш чагыштыруларга корылганнар. Имеш, әнә бит, хәтта Европа да берләшә. Юкка гына Аллаһы Тәгалә милләтләр бер-берсеннән аерылып торсын өчен Вавилон манарасын җимермәгәндер инде. Кыскасы, мәгънәсез, төбен-тамырын аңламаган чагыштыру. Брежневның теге сәер “эко номика должна быт экономный” дигәне кебегерәк.
Уртак йорт бит инде ул шул ук барак, я булмаса тулай торак дигән сүз. Табигый хәл, һәр гаилә әгзасы башкалары белән ничек кенә үзара якын булмасын, башлы-күз легә әйләнгәч, аерым йортка, фатирга күчү җаен карый. Шулай итеп, бер гаиләдәге уллар да бер-берсеннән, хәтта әти-әниләреннән аерым яшәргә омтыла икән, төрле милләт халыкларының аерым ил булып яшәргә хыяллануларында нинди начарлык бар? Әнә, халкының тормыш дәрәҗәсе иң югары үсешкә ирешкән илләрнең берсе булган Канадада да французлар аерым дәүләт төзер өчен көрәшәләр һәм алар цивилизацияле юл белән моңа ирешәчәкләр дә әле.
Милләтләргә үзбилгеләнү хокукы бирәбез дип революция вакытында аларны фетнәгә актив катнаштырдылар. Әмма бәйсезлеккә поляклар белән финнәр генә ирештеләр. Әнә хәзер мөстәкыйль Финляндия дөньяда халкы иң иркен, иң муллыкта яшәүче ил булып тора. Поляклар шулай ук Россиядән аерылып чыгуларына бер дә үкенмиләр. Татар халкы да үзенең бик уңган булуы аркасында, урыс игосыннан котылган тәкъдирдә, бик иркен яшәр иде.
Россия җитәкчеләре мактаган әлеге иләмсез зур, аннан-моннан гына каккалап, зәвыксыз корылган, терәүләрдә эләгеп торучы, эче шыксыз буш, 15 бүлмәле тулай торакның, төптән уйлап караганда, без – татарлар, идән астында гына җан асрыйбыз. Безгә кояш яктылыгы да идән ярыкларыннан һәм тычкан-күселәр кимереп ясаган ти шекләрдән генә үтеп керә.
Билгеле, идән астында күп төрле нигъмәтләр саклана, әмма безнең халык аны 15 бүлмәле торакның иң иркен өлешендә яшәүче өлкән “туганы”на алып биреп, ул ты гынганнан соң ташланган калдыклар белән генә тамак ялгарга мәҗбүр.
Шулай җәмәгать, бер дә арттырып әйтү юк. Бабаларыбыз каны белән сугарыл ган җирләрдә үстерелгән, җитештерелгән азык-төлек, байлыклар вагоны-вагоны бе лән кап-корсак Мәскәүгә озатыла тора. Ә Татарстан хөкүмәте җитәкчеләре исә, елы на ничәмә дистәләгән миллион тонна суыртып алынган җир маеның бер миллион тоннасын үз ирекләре белән сатарга бирелгән Мәскәү рөхсәтенә дә кош тоткандай сөенәләр. Әле шуның өстенә мактанып та алалар, имеш безнең республика Балтик буе республикаларының өчесе бергә җитештергәннән күбрәк суммага продукция чы гара. Ә Балтик буе республикаларының аерым-аерым һәрберсе бездәгедән 3 кенә түгел, 10 тапкырга иркенрәк, мулырак яши. Шулай булгач, без кем өчен тырышабыз булып чыга?
Латвия, Литва, Эстония халыкларыннан һич тә күпсенеп әйтү түгел, алар үз ләренең азатлыгы өчен көрәшеп, һичшиксез дөрес эшлиләр. Мәскәү бердәм һәм бү ленмәс рәевештә зур территориягә хуҗа булып торырга омтыла икән, ул терри ториядә яшәүче халыкларга аерылып чыгарга теләмәслек иттереп тормыш шартлары көйләсен. Тик ни аяныч, безнең халык үзенең мескен хәленә күнегеп, башын аска игән дә, билен турайтып басарга кыймыйча, үзен даими камчылап торучы Мәскәү ялчыларын баетып эшләүдән гайрене белми тир түгә.
Шуңа күрә безгә бернинди коткыга бирелмичә, республика халкының якты ки ләчәге өчен көрәшергә кирәк. Югыйсә реакцион көчләр Татарстанның РСФСРдан бәйсез булуын теләмичә, халыкны бер туктамый эшкәртүләрен дәвам итәләр. Имеш, Татарстан Россиядән башка яши алмый. Аны чемоданга салып Россиядән чыгып китеп булмый. Мантыйкка нигезләнмәгән нинди мәгънәсез сафсата!
Күпчелек өлеш халыкның милли аңнары уянмаганлыктан, алар чынлап торып бәйсезлек өчен көрәшергә әзер түгел. Ашарына ипи белән бәрәңге булса, аңа шул җиткән. Хәтта безнең халыкта милли хис дигән төшенчә дә бик зәгыйф кебек. Моны СССР халык депутатларын сайлау бик ачык исбатлады. Татарстаннан сайланган 28 депутатның 11е генә татар булып чыкты, хәтерем ялгышмаса. Әле ул 11нең дә яртысыннан артыгы я альтернативасыз кандидат булганга, я берәр җәмәгать оешма сыннан гына үтә алды. Сайлау округында яшәүче татарлар һәм урыслар тигез кү ләмдә булганда, татар кандидат әллә нигә дә депутатлыкка үтә алмый. Чөнки татар ны күралмау урысның аңына, канына бала вакытыннан ук, ана сөте белән сеңдерелә килә. Шуның өстенә ничә ел балалар бакчасында, аннары 10 ел буена совет мәк тәпләрендә татарның “киң күңелле, гадел һәм беркатлы урыслар” белән чагыштырып карарга да мөмкин булмаганча, хәйләкәр һәм явыз икәнлекләре “тари хи фактлар белән” даими “исбатланып” тора. Ахыр чиге мескен татар үзенең “пога ный” булуына шикләнми дә башлый, башкала һәм җирле түрәләр дә кушып торгач, сайлау бюллетенендәге Иванов фамилиясен калдырып, Вәлиевне сызып ташлый.
Күрәсең, 4 гасырдан артык дәвам иткән апартеид режимы үзенең кара эзен ти рән яшергән, хәтта үзгәреш җилләре дә татарның аңын тиз генә сафландыра алмый әле. Исерек һәм дуамал патшаларның 4 гасырлык хакимлеге, аннан соң тагын да әшәкерәк рәвештә барган Ленин-Сталинның ил кадәр ил белән тәҗрибәсез идарәсе, урыс һәм гөрҗедән кала милләтләрне, түрәләрдән тәмам өннәре алынып торуга ки тергән. Үзләрен изеп ятучы шушы мәнсез түрәләрнең сүзләреннән чыгарга да курка ул. Аңа сайлауларда, референдумнарда кемне, ничеке сызарга кушалар – ул шулай эшли.
Шәһәр кибетләрендә, транспортында, оешма биналарында ул иптәше белән дә татарча пышылдап кына сөйләшер. Әле анда да берәр марҗа түтәе: “Опять свои каля-баля!” – дип акаеп кычкырса, шунда ук уңайсызланып, “гаебен танырга” то тыныр: “Извините уж пожалуйста, вот мы подругой щепотом только разго вариваем”, – дияр кулларын күкрәгенә кушырып, башын кага-кага. Ә марҗа, авылдан килгән татар хатыннарының рухын тәмам сындырып: “У себя дома будтете щепотом разговаривать! Это вам не базар, а обшественное место. Хоть немного умели бы себя культурно вести, развилась тут всякая шваль, нормальным людям проходу нет!” – дип кычкырып, хәлиткеч сүзен әйтер.
Җәмәгать, бу минем тарафтан уйлап чыгарылган вакыйга түгел, бер оешмага килеп кергәндә шундый хәлләрне күреп, ишетеп торып, бик нык гарьләнүдән түзә ал мыйча, кызып китүемне сизми дә калган идем мин. Баштан тавышымны азга гына да күтәрмичә, апалардан хәлнең ничек булуын сораштырдым. Әлеге апалар белән мах сус рәвештә кычкырып татарча сөйләштем: “Сезгә бу бюрократ хатын тупас җавап бирдеме? Татарча сөйләшергә ярамый дип әйтәме?”
Марҗа хатынының чышы пышка калды. Гафу үтенергә тотынды. Ә мин хө җүмне дәвам иттем: “Сез рәхмәтсез бәндә, кемнән көләргә җыенасыз, – кулларын гына карагыз аларның, алар бит икмәкне, итне, сөтне сезнең шикелле бюрократлар ны туендыру өчен, тиеннәргә эшләп җитештерәләр!” – дип оялтырга тырыштым.
Белмим, ул марҗа татарларга мөнәсәбәттә үз эшен алга таба ничек үзгәртеп коргандыр, әмма шәхсән мин шуңа нык инанган, ул апаларның мескенләнеп калула рында халкыбыз үзе гаепле. Игътибар итегез, Кавказ халыклары булсынмы, Урта Азиянекеме - алар үзара теләсә кайда бер нинди тартыну сизмичә, кычкырып туган телләрендә сөйләшерләр һәм дөрес эшлиләр, нәкъ менә шулай кирәк тә. Аңламыйм, без үз республикабызда, тарихи ватаныбызда яшәгән дәвердә кемнән, нәрсәдән кур кырга, оялырга тиеш соң әле?! Урыслар оялсыннар, алар чит фатирга кергән бурлар шикелле сорамыйча басып кергәннәр бит.
Безнең ата-бабаларыбыз башка халыкларны ирексезләп Ислам диненә керт мәде, чиркәү гөмбәзендәге тәре өстенә ярымай элмәде, аларның кабер ташларын аяк астына да җәймәде, мәчет нигезенә дә тыкмады. Ә “цивилизацияле һәм югары культуралы” урыслар шундый вандализм үрнәкләрен һәр тарафта күрсәтеп кил гәннәр һәм әле дә ул ниятләреннән баш тартырга җыенмыйлар. Гәмумән, нишләп соң әле без төнге караклар шикелле пышылдап кына сөйләшергә тиеш? Кемнәр ка раклар, ә кемнәр хуҗалар монда? Дөрес, карак дигәнебез – бандит карак, ул йорт хуҗасының күкрәгенә пычак терәп: “Тыныңны да чыгарасы булма!” – дип үз шар тын куя.
Мин үскән авылда Җәмил әзи бар иде, ул үзенең шәүләсеннән дә куркып йөрүчеләрне мәмдүшләр дип атыйдыр иде. Җәмәгать, без кыя бөркетләре шикелле горур һәм кыю халык. Шуңа күрә җир йөзендәге бер генә милләттән дә, урыслардан аеруча, үзебезне мескен, түбән хәлдә тотарга тиеш түгелбез. Мәмдүшләрдәй үз шәүләбездән үзебез куркып йөрмик инде, татар исеменә хас рәвештә һәрвакыт кыю һәм горур булыйк!..”
VI
Фәнискә барыбер, Рамилнең чыгышын азагына тикле тыңларга туры килмәде, автобус йөртүче, җомга көн булганлыктан, паромга машина чираты озыная, дип аңлаткач, кайту ягына кузгалдылар.
Менә хәзер, Рамилне мәктәп бакчасында укучылары белән шундый эчтәлекле һәм гыйбрәтле әңгәмә корып торуын күргәч, Фәнис канәгатьлек белән аның митинг тагы ялкынлы чыгышын хәтерендә яңартты:
“Әйе, мондый кешеләрдән татар милләтенең азатлыгы өчен утка да, суга да ке рергә әзер көрәштәшләр чыгуына бернинди шик юк!” – дип сөенде ул чагында Фәнис...
– Афәрин Рамил, укучыларыңнан чын татар патриотлары тәрбиялисең икән. Шундый картинаны күреп торуы күңелне күтәрә, Татарстанның якты киләчәгенә өметне үстерә, - дип чын күңелдән сөенүен белдерде.
– Бөтен татар халкы безнең кебек уйласалар икән, кызганычка каршы, байтагы милли азатлык идеяләренә битараф карыйлар шул, -дип уфтанды Рамил.
– Ә без менә Рәиф белән Россиядән Татарстанның бәйсезлеген көч күрсәтеп та ныттырып булыр, дип фикер йөртәбез.
Рамил боек кына елмаеп, башын чайкап торды:
– Ә кайдан алырга андый көчне, безгә кем ярдәм итәр? Минемчә, митинглар, забастовкаларны даими оештырып торганда, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге басымы ас тында, Россиянең идарәче даирәләре үзләре үк бәйсезлегебезне танырга мәҗбүр булачак.
– Эттән сөяк артканны көтеп тор! – диде Фәнис кулын селтәп, - карагруһ Ленин әйткәнчә, без башка юлдан барырбыз! Әнә кара әле, сезнең бу су саклау мич кәсе ничә килограммнар булыр? – Фәнис аны фикер көче белән берничә метр биеклеккә күтәреп куйды.
Рамил җавап бирү түгел, мичкәнең бернинди тотнаксыз килеш һавада эленеп калуын күргән хәлдән, баштан берни дә аңламый торды, Фәнис исә мичкәне теген дә-монда очыртып та күрсәтте.
– Миңа нинди гипноз күрсәтәсез соң әле сез? – диде ул аптыравыннан ни әй тергә белмичә.
– Монысы аның чүп кенә, кирәк икән ул мичкәгә яшен тизлеге биреп, дивар ларны җимертергә була. Әмма безнең максат җимерү түгел. Фикер көче белән та выш тизлегеннән узып очкан очкычны туктатып, һавада селкетмичә дә тотарга мөмкин, - Фәнис Рамилгә сынап карап торды, ә Рамил исә бик кызыклы дәресне йотылып тыңлаган укучыдай, Фәниснең авызыннан тагын нинди тылсымлы сүзләр чыгуын түземсезлек белән көтүендә булды,- телисеңме шундый сәләткә ирешергә? Әнә Рәиф каршы түгел, без өчәү дошман армиясен паралич хәленә китерерлек дәрәҗәгә җитәчәкбез.
– Моңа өйрәнү мөмкин булса, мин ике дә уйлап тормыйча хәзерге минуттан эшкә керешер идем.
-Шулай икән, безнең“Азатлык өчен көрәш союзы” оешты дигән сүз! Бирегез кул ларыгызны, бернинди шартларда, беркемгә дә бу турыда ачылу юк, аңлашылдымы?!
-Аңлашылды! – диделәр егетләр бер авыздан.
– Алай булса әйдәгез безнең “полигон”га – диде Фәнис Рәиф белән бергә килеп төшкән иңкүлеккә юнәлеп һәм анда утлы шар эченә Рамилне дә алып, берничә секунд эчендә бөтен Татарстан өстеннән әйләндереп төшерде, – берегезнең дә кү ңеле кайтмадымы, эшне дәвам итәбезме?
– Дәвам итмичә бит, һичшиксез! -диделәр егетләр бер дә шикләнмичә.
– Димәк бу, безнең кулыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер дәнбер диярлек, иң ышанычлы, реаль мөмкинлек. Аны да кулдан ычкындырсак, бер ничек тә аклап булмаслык хата кылабыз без! Фәкать алга, изге максатларны тор мышка ашыру көрәшенә! – диде Фәнис дулкынлану катыш горурлык белән...
Шул рәвешле Фәнис, Алыплардан “дәресләр” алу белән беррәттән, үзе ши келле үк милләт өчен янып торучы 4 кешене, бик җентекле иттереп, белгәннәренә өй рәтә дә барды. Фәнис кебек үк башкалар да гаиләләрендә вегетариан туклану, на муслы яшәү рәвеше керттеләр.
– Эчкерле Владимир Ульянов: “Партия ум, совесть и честь современной эпохи!” – дигәне кебек без үзебезнең ниятебез һәм кылган гамәлләребез белән һәр яктан милләтебезнең саф йөзен күрсәтеп торырга тиешбез, – дип әйтә килде Фәнис, -шул идеяләрне һәр аралашкан даирәләрдә халыкка сеңдерә барырга бурычлыбыз. Ягьни бездән, элек кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итеп, милләтебезнең намусы бу лып яшәү сорала.
Бу сөйләшүләрдән соң, көннәрдән бер көнне Рамил: “Әйдәгез үзебезгә “МИЛЛӘТ НАМУСЫ” дигән шигарь алыйк!” – дип тәкъдим итте. Бу исем һәммәсенең күңелләренә хуш килеп, шунда ук ризалашып та куйдылар. Әмма соңга таба Фәнис бу атаманы “МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ” дигән вариантка алыштыруны кирәк тапты.
“МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ” берлеге Алыпларның су асты патшалыгына охшатып, Иделнең шактый ук тирән бер урынында, кечкенә генә “җәннәт почмагы” да ясап куйды. Фәнис анда Алыплар үстерә торган җиләк-җимешләрне, күз явын алырлык матур чәчәкләрне кайтарып утыртты. “МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ” берлеге әгъзалары һәр буш вакытларын я шунда, я Кизләү тавы аралыгында очрашып, аралашып тордылар. Анда алар үзләренең фикер көчләренең күпмегә үсешен, тонналаган ташларны кү тәрү, аңа тизлек биреп карау юллары белән даими тикшереп, күнегүләр ясап, ачык лый бардылар.
Аннары Фәнис егетләргә мәктәптәге эшләреннән китеп, “Өмет” сәүдә-көн күреш хезмәте ширкәте ачып җибәрергә кушты, чөнки укытучы хезмәт хакы белән генә гаиләне алып барып булмас хәлгә килде. Шуңа күрә берсенең дә гаиләсендә финанс кытлыгы тумасын өчен ул, диңгез төбеннән күтәргән хәзинәләрнең тарихи һәм мәдәни яктан бәяләре булмаганнарын – алтын-көмештән ясалган акчаларның бе раз өлешен бик уңышлы гына иттереп, валютага әйләндереп таратты. Ширкәттә исә алар, кеше сүз әйтмәсеннән күренгәләп кенә китә торган булдылар, чөнки андагы эш ләрне махсус куйган кешеләр бик теләп башкардылар.
Фәниснең алмабыйсы кайткач, “МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ”нең даирәсе аның өч өлкәнрәк малайлары хисабына тагын да арта төште. Тора-бара “МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ” рәтләре Фәритнең төпчек Габдулласы белән Фөниснең өч кызы арасында бердән-бер “кадерле” малай булып үсүче Арысланы да кушылып, дистә кешегә җитте. Бу вакытта “МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ”нә алданрак кергән әгъзалар үз элпәләре эченә бикләнеп, иркенләп очарга өйрәнгәннәр иде инде...
Алга зур тизлектә очучы самолетларны да һавада килеш туктатып, йомшак кына иттереп җиргә утырту осталыгына өйрәнү максаты килеп басты. Моның өчен алар Төньяк боз дәрьясы өстендә, бер-берсенә йөзләгән тонналы бозларны атышып, очкычтан да тизрәк очкан боз тавын тотып калып, йомшак кына суга төшереп карау сынауларын үттеләр.
Бу чор эчендә җир йөзендә бик күп төрле вакыйгалар, үзгәрешләр булып узды. 2017 елның августында Россия башкаласының күпчелек районнары, аеруча үзәк өлеше җир астына убылып, Мәскәү кеше яшәми торган өрәк-шәһәргә әверелеп калды. Дәүләт җитәкчелегенең паникага бирелеп китүеннән файдаланып, Ерак Көн чыгыш кытай телле илгә әйләнде. Шул арада Төньяк Кавказ халыклары да бер-бер артлы үзләренең бәйсезлекләрен ала килделәр.
Ниһаять, бер гарәп шәехенең “спонсорлык ярдәме белән” Шәһри Болгарда бик зиннәтле һәм мәһабәт Хан сарае төзелә башлады. Әлеге биниһая зур төзелеш белән параллель төстә, урта гасырлар стилендәге кәрван-сарай һәм заман рухындагы бик зур елга порты кору эшләре дә алып барылды. Болгар Ханлыгына ислам динен ка бул иткән Алмыш Ханга, Казан Ханлыгын төзегән Олуг Мөхәммәт Ханга һәм Алыпларга мәһабәт һәйкәлләр коелып, киләчәктә халык хозурына куяр өчен, “Идел җәннәте”нә яшерелеп куелдылар.
Болгардагы Хан сарае комплексы 2023 нче елның июль башына төзелеп бетте. Фәнис, көтеләчәк Олы вакыйгага соңгы хәзерлекне тикшереп билгеләү максатында, җомгага каршы кичне “МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ”н алмабыйсы, Айрат, Рәшит, Галим катнашында “Идел җәннәте”нә җыеп алып, соңгы күрсәтмәләрен бирде:
“Татарстанның рәсми җитәкчелегеннән вәкилләр, чит өлкә һәм илләрдән килгән кунаклар катнашында Хан сарае комплексын ачарга 10 минутлар кала, ягъни 11 туларга 10 минутта Казан һәм Санкт-Петербург өсләреннән Татарстан бәйсезлеге игълан ителүе җиткерелә дә, Фәнис Шәһри Болгарда Татарстанның бәйсезлек алуы турында нотык тотып, азат дәүләтнең үсеш юнәлешләрен кыскача яктыртып үтә”, -дип килешенде.
-Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, хәерле сәгатьтә!!!-дип, изге теләкләр теләп, таралыштылар алар...
АГА-ХАН ҮЗ ҖИРЛӘРЕНӘ КАЙТА
(ЙОМГАК УРЫНЫНА)
1
Ямьле җәй уртасы. 2023 елның 7 нче июле, җомга көн. Кояш офыктан сөңге буйлы гына күтәрелгән чак. Фәнисләр өендә нииндер тантанага әзерләнгәндәге ши келле, бәйрәмчәгә хас ыгы-зыгы, тыз-быз хәрәкәт күзәтелә. Барысының да йөзендә эшлекле җитдилек. Ниндидер зур һәм бик мөһим вакыйга көтелүе әллә каян сизелеп тора. Шул ук вакытта ул вакыйгаларда турыдан-туры катнаша алмауларына өйдәге хатын кызларның ничектер үртәлүе дә, әмма аларның шулай тиеш булуын төптән аң лаулары һәм моңа килешүләре дә тоемлана.
Әйе, бүген тарихка кереп калырлык бик зур вакыйга булыр дип көтелә. Фәнис үзенең көрәштәшләре белән Татарстанның бәйсезлеген игълан итәргә җыена. Һәм менә алар белән очрашу алдыннан, өйләрендә алмабыйсы гаиләсе катнашында фатиха сүрәсен укып, дога кылдылар да Фәрит, аның уллары һәм үзенең улы Арслан белән бергәләп, микроавтобуста Кизләү тавына юл тоттылар. Биредә аларны яшьләре буенча аксакал картлар дип әйтерлек, әмма ир уртасы шикелле яшь чырайлы агалы-энеле Айрат һәм Рәшит, Галим, аларның уллары, “Милләт өмете”нә кергән, Фәниснең беренче көрәштәшләре Рәиф белән Рамил тулы хәзерлектә көтеп торалар иде.
– Җыелыштыкмы? - диде Фәнис барысы белән күрешеп чыгып, - изге эшкә керешергә барыбыз да әзерме, шикләнеп калучылар юкмы?
- Юк!
– Алай булса әйдәгез дога кылыйк та, хәерле сәгатьтә олы максатыбызга багышланган, изге ниятле гамәлебезгә алыныйк.
Коръәннән берничә аять укып дога кылганнан соң, Фәнис Рамил белән Рәифкә Казан өстеннән очып күзәтеп торырга, Арысланга Кизләү тавында калып, җиләк җыйган булып кыланырга, башкаларына барысына да Фикрәт җитәкчлегендә Болгарга барырга кушты:
– Фикрәт, сиңа аеруча зур җаваплылык йөкләнә, Болгарда Имам-Хатиб белән күрешеп, халыкны Хан сарае каршына оешкан төстә җыярга кирәк булыр. Кирәге калса Ага-Ханны зиннәтле күтәрмәгә утыртып, Триумфаль арка аша күтәреп керер лек таза егетләрне сайлап куярсың. Татарстан азатлыгына бәйле транспорантлар элү: кыскасы, барлык оештыру эшләре югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Киңәшләшер өчен аксакалларыбыз шунда булачак. Тагын ярты сәгатьтән соң Фикрәттән һәм акса каллардан калганнары бирегә җыелабыз, ә мин шул арада Ага-Ханны каршыларга очам.
Арслан ничек кенә әтисе белән бергә очарга сораса да Фәнис риза булмады, чөнки Алыплар дөньясын аларның үзләренең рөхсәтеннән башка ятларга күрсәтергә аның хакы юк иде. Ул инде болай да Алыплардан бик күп нәрсә алды – иң мөһиме дистәгә якын кешене фикер көче белән эш итәргә өйрәтергә ризалык алуга иреште. Шуның өстенә Фәнис Ага-Ханны аның үз җирләренә озата баруда тагын ике Алыпның булышуына да күндерде әле. Чөнки Ага-Хан үзе белән бергә хезмәткәрләрен дә алып китәргә теләде.
Һәм менә алар ниһаять өч утлы шар, Кизләү тавы өстендә. Алардан Ага-Хан һәм аның хезмәтчеләрен алып килгән ике утлы шар һавада эленеп калып, Фәнис кенә көрәштәшләре янына төште. Шамил озатуында Ага-Ханнар Болгарга юнәлергә, анда Идел буендагы уйсулыкта калганнарын көтеп торырга тиеш булып, Фәнис башка көрәштәшләре белән Сакнт-Петербург һәм Казан өстеннән Татарстан бәйсез леген игълан итеп очарга килештеләр...
Санкт-Петербург өстендә кинәт кенә 8 утлы шар пәйда булып, алардан меңәрләгән ватт егәрлектә көчәйтелгән тавыш белән:
– Игътибар! Игътибар! Шушы минутлардан Татарстан үзенең бәйсезлеген игълан итә! Кисәтәбез: кем дә кем Татарстан чикләренә корал белән бер метрга гына эчкә үтеп керсә дә, ул хурлыклы рәвештә Ага-Хан каршына илтеп ташланачак. Үзе гезнең әйтемегезне онытмагыз: “Кылыч белән килгән – кылычтан кырылыр!”
Шушы өндәмә - кисәтүне берничә тапкыр кабатлап, санк-петербурглылар аңы шып өлгергәнче, утлы шарлар мизгеле белән үк Казан күгендә пәйда булдылар. Ут лы шарлардан, башкала өстендә биниһая көчле тавыш белән илаһи моң таралды. Бу көй бер үк вакытта җитди – горур да яңгырап, аңарда изге Рамазан аеның тәрәвих намазларында әйтелүче зекерендәге аһәңле мелизмнарына охшаш ноталар, барысы бергә искиткеч гүзәл музыка тудыра иде:
Себердән Дунайга кадәр җитәр Татарлар!
Дошманнарның ботларыннан тотып аталар!
И-и-их, кыю Татарлар, батыр Татарлар!
Дошманнарның ботларыннан тотып аталар!
Егылганны кыйнамыйлар, гадел Татарлар!
Зәгыйфкә кул күтәрүне “хәрәм” атарлар...
И-и-их, кыю Татарлар, гадел Татарлар!
Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!
Татарда хәтәр бар, дип явыз кабатлар,
Халкымның саф рухлылыгын тарих исбатлар!
И-и-их, кыю Татарлар, затлы Татарлар!
Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!
Гимнның көен Айратның кече улы Рафаил язган иде. Айрат абыйсы мәктә бендә икәү генә, Татарстанның бәйсезлеген ничек яулап алып булуы хакында гәп корганда, Фәнис ничектер аның улларының милләт язмышы буенча нинди пози циядә торулары белән кызыксынган иде.
– Беләсеңме Фәнис, минем хатын әллә инде рус теле һәм әдәбияты укытучысы булгангамы шунда, әллә кирәгеннән артык интернационалистка әйләнепме, балаларны милли рухта тәрбияләүгә гел каршы килде. Тормышны Ленин уйдырма ларына артык ышанып, ал күзлек аша күрә торган булды, - дип зарлануга охшаш сөйләнеп алды, - ә мин юләр үзем дә моңа тиешле әһәмият бирмәдем. Татарча ара лаша беләләр – шул җиткән, дип санадым. Алай гына җитмәвенә үзем дә инандым инде хәзер. Әле ярый малайлар татар җанлы булып, барысы да татар кызларына өй ләнделәр. Кечкенәсе әнә бик матур татарча көйләр дә иҗат итә.
Шул сөйләшүне истә тотып, Фәнис Рафаилнең, туган авылына чираттагы кай туында, кайчандыр Фәрит абыйсының үтенече буенча әнисе тиз генә уйлап чыгар ган “такмак”ны биреп карады. Текстны Рафаил беренче юлларыннан ук ошатып, эченнән генә нәрсәдер көйләргә дә тотынды. Берәр атнадан Рафаил әзер көйне Фә нискә баянда уйнап күрсәтте:
– Бу инде Фәнис абый, гимн кебек бик җитди дә килеп чыкты ахыры, диде ул шаярган төстә.
– Ә миңа гимн кирәк тә инде.
– Нинди гимн булыр инде ул тагын?
-Хөр мәмләкәт – Татарстан гимны булыр ул! – дип куйды Фәнис шул чакта горурлык белән.
– Фәнис абый, Татарстанның бер гимны бар бит инде.
-Ю-ук! Ул гимн мескен, урыска бил бөккән кол татарлар гимны гына, ә безгә горур һәм кыю Татар халкы Гимны кирәк!
Инде менә Татарстан башкаласы өстендә бик нык көчәйтелгән тавыш белән әлеге искиткеч матур гимн яңгырый. Фәнис ихтыярсыз, дәүәнисенең ахырзаман ал дыннан әэзүҗ-мәэзүҗләрнең шулай бик матур көй белән халыкны мавыктырып өйлә реннән чыгарырлар да, сары туфракка кадәр җирдәге барлык тереклекне ялмап йо тарлар имеш, -дип сөйләүләрен исенә төшерде, - мөселманнарны шуның өчен дә са ры туфракка кадәр казып күмәләр, - дигән иде ул.
Хәзер дә ул Казан халкы шулай уйлап, куркып калмасын өчен кисәтеп куярга ашыкты:
– Игътибар! Дәүләткүләм мөһим хәбәр игълан ителә. Тыңлагыз! Дәүләткүләм мөһим хәбәр! Шушы сәгатътән Татарстан үзен бәйсез ил дип саный! Ниһаятъ, 470 ел буена барган коточкыч хурлыклы һәм биниһая авыр урыс золымы, аларча әйтсәк урыс игосы бетерелде. Хәзердән башлап, Татарстан – мөстәкыйль ил! Ата-бабала рыбызның 5 гасырга якын хыялларында йөрткән милли-азатлык идеяләре реаль чынбарлыкка әйләнде. Бар яклы хөрмәткә лаеклы, горур, кыю, эшчән һәм әдәпле-мә дәниятле татар халкы аякларын, кулларын бәйләп торган коллык богауларын өзеп ыргытты.
Фәнис сөйләгән арада Казан урамнары, мәйданнары халык белән тула барды. Бу вакытта аның, Казан гына түгел, бөтен Татарстан өстеннән туктаусыз очып тор ган көрәштәшләре Бермуд өчпочмагы эффекты тудырып, барлык электрон җиһазлар ны, элемтәне эшләмәс халәттә калдырган иде. Шуңа күрә кайбер транспортны кабы зып та, йөртеп тә булмый иде. Фәнис исә, үзенең чыгышын дәвам итте:
– Җәмәгать, өйлә намазына кадәр Шәһри Болгарда Кобрат Ханнар нәселеннән чыккан Ага-Ханны тәхеткә утырту тантанасы була. Теләгән кешеләр рәхим итсен нәр. Әмма монда ныклы тәртип саклау сорала, югыйсә тәртип бозарга теләүчеләр чүплек базына алып очырылырга мөмкин! – ул үзенең сүзләрен дәлилләү өчен фә кать зур көч күрсәтеп кенә тәртипкә китерелергә өйрәтелгән урыс җәмгыятенә шул ысулны кулланырга мәҗбүр булды.
– Әнә карагыз, Татар халкына Шакшы Иван, Беренче Петр һәм башка шундый ук этлекләр эшләгән патшалар шикелле үк, фәкать явызлык кына кылган, әшәке эч ле Ленинга куелган һәйкәлне! Хәзер ул йөзе түбән рәвештә бөтен Казан өстеннән очыртып барып, Самасыр чүплегенә ташланачак! Ә аның урынын лаеклы рәвештә, олуг шәхес һәйкәле алачак. Хикмәт шунда, 2005 нче елда Мәскәү цензурасы астында язылган сценарий буенча уздырылган Казанның мең еллык тамашалары вакытында, Казан Ханлыгын төзеп, аны данлы-шанлы иткән Олуг Мөхәммәт Ханга һәйкәл ачылмады. Бер дә бор чылмагыз, без ул тарихи хатаны хәзер төзәтәчәкбез!
Шул вакыт халык һич тә башына сыйдыра алмаган манзара ачылды: Татар хал кының саф рухын пычратып торган һәйкәл биеккә, башкаланың барлык ноктасын нан күренерлек итеп баштүбән күтәрелде дә, утлы шар алдыннан Арча кыры юнәле шендә очып китте. Шул ук мизгелдә дип әйтерлек, Арсланның утлы шары алдыннан 14 катлы йортлардан да биегрәк, шәп атка атланган мәһабәт һәйкәл, Лениннан чис тартылып калган урынга бастырылып куелды. Бронзадан коелып, алтынга ман чылган һәйкәл, кояш нурларын чагылдырып әллә кайлардан күренеп торырлык булды.
-Бу һәйкәл алтын кебек күренсә дә алтыннан түгел, шуңа күрә аңа пычрак куллар белән кагылмау урынлы булыр. Гомумән, барлык җирдә тулы тәртип сакланырга ти еш. Җәмәгать тынычлыгын бозучылар алдан кисәтелгәнчә, Ленин һәйкәледәй чүп леккә алып очырылачак. Әнә Казан күгендә очып йөрүче шарлар һәммә кешенең нәр сә эшләгәнен генә түгел, ничек сулаганын да күреп торалар, шуңа күрә сак булыгыз!..
Фәнис, озакламый яңадан килергә вәгдә итеп, шул ук вакытта Казан халкын шак тый ук аптырашта да, пошаманга да төшереп калдырып, Болгарга очып китте. Мон дагы “Мең дә бер кичә”дә тасвирланганча һәм шулай ук тарихи белешмәләрдән дә җыелган мәгълүматлар буенча төзелгән искиткеч гүзәл Хан сарае каршындагы мәй дан, халык белән шыгрым тулган иде. Хан сараен ачу тантанасына дип, Татарстан шәһәрләреннән, районнарыннан гына түгел, башка бик күп төбәкләрдән чакырылып бер көн алдан ук килгән милли-азатлык хәрәкәте тарафдарлары, дин әһелләре – бер се дә үзләрен алда нинди шатлыклы вакыйга көтәсен күз алларына да китерә ал мыйлар иде әле...
Фәнис Идел ярының уйсу бер җирендә, Алыпларның утлы шарларыннан чыкмыйча көтеп торган Ага-Хан катына килеп, аны хезмәтчеләре белән бергә җиргә төшерде. Ә Алыплар аның үтенече буенча, Хан сарае алды мәйданына җыелган халык өстеннән түбәнтен генә әйләнеп үттеләр дә билгеле бер биеклектә, аллы-гөлле нурлар сирпеп, эленеп калдылар.

You have read 1 text from Tatar literature.
Çirattagı - Милләт Өмете - 19
- Büleklär
- Милләт Өмете - 01Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4050Unikal süzlärneñ gomumi sanı 225132.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 02Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3941Unikal süzlärneñ gomumi sanı 220733.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.47.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 03Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3960Unikal süzlärneñ gomumi sanı 228633.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.47.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 04Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4041Unikal süzlärneñ gomumi sanı 223933.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.47.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 05Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4149Unikal süzlärneñ gomumi sanı 234032.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 06Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4156Unikal süzlärneñ gomumi sanı 225733.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 07Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4128Unikal süzlärneñ gomumi sanı 227933.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 08Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4062Unikal süzlärneñ gomumi sanı 223633.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 09Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4097Unikal süzlärneñ gomumi sanı 232633.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 10Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3871Unikal süzlärneñ gomumi sanı 224333.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.45.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 11Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4136Unikal süzlärneñ gomumi sanı 222333.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.47.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 12Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4046Unikal süzlärneñ gomumi sanı 225133.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 13Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4175Unikal süzlärneñ gomumi sanı 230232.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 14Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4107Unikal süzlärneñ gomumi sanı 224433.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 15Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3951Unikal süzlärneñ gomumi sanı 236128.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.40.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.47.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 16Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4127Unikal süzlärneñ gomumi sanı 233632.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 17Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4093Unikal süzlärneñ gomumi sanı 225833.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.47.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 18Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3994Unikal süzlärneñ gomumi sanı 226131.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.45.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 19Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3917Unikal süzlärneñ gomumi sanı 213332.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Милләт Өмете - 20Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 2666Unikal süzlärneñ gomumi sanı 161633.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.45.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.