Latin

Меңнәр, Яки Гүзәл Кыз Хәдичә - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4285
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1575
41.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
МЕҢНӘР*, ЯКИ ГҮЗӘЛ КЫЗ ХӘДИЧӘ**
Роман
(1887)
1
Хикәябез гаҗәеп гүзәл бер хикәядер. Аңа керешер алдыннан иң әүвәл вакыйгасының кайда һәм кайчан булуын әйтеп үтик. Хикәябездән укып аңлашылачак вакыйга моннан берничә ел элек Казан шәһәрендә булды.
Иртәнге сәгать уннар тирәсендә Казан мөсафирханәләреннән бер олуг һәм могтәбәр мөсафирханә янына бик күп кешеләр җыелган иде. Араларында шундый сүзләр ишетелеп куя иде.
– Ни бар, нәрсә карыйсыз? Ни булган?
– Нәрсә булсын, бүген шушы мөсафирханәдә бер мөсафирә хатынны үтергәннәр.
– Гаҗәп! Кем үтергән икән, үтерүчене тотмаганнармы?
– Ул кадәресе әлегә мәгълүм түгел, хәзер полиция белән суд тикшерүчеләре килгәнне көтәләр. Тикшергәч, бәлкем, үтерүчесе дә ачыкланыр.
Җыелган халык әнә шул рәвештә төрле сүзләр сөйләвендә дәвам итте.
Бер биш-ун минуттан халык:
– Киләләр! Киләләр! -дип янә шаулашырга тотынды. Килүчеләр-үтерелгән хатын эше буенча мөсафирханәгә чакырган полицейскийлар белән суд тикшерүчеләре иде. Алар, килеп җитеп, җигүле атларыннан төштеләр дә туп-туры мөсафирханәгә кереп киттеләр. Җыелган халык алар артыннан эчкә керергә бик теләсә дә, рөхсәт булмады. Шулай да кешеләр мөсафирханә яныннан таралышмады, нинди хәбәр булыр икән дип, үтә бер кызыксыну, түземсезләнү белән тикшерүчеләр чыкканны көтә башлады.
Инде тикшерүчеләр хәл-әхвәлен языйк.
Алар мөсафирханә ишеген атлап керүгә үк:
– Үтерелгән хатын кайсы номерда? – дип, мөсафирханә хуҗасыннан сорадылар.
Мөсафирханә хуҗасы, Габдуллин дигән кеше:
– Унберенче номерда, – дип җавап бирде.
Шуннан соң тикшерүчеләр, Габдуллин белән бергә ташпулатның икенче катына күтәрелеп, әлеге унберенче номерның ишеген ачып, эчкә керделәр. Ике бүлмәле номер иде бу. Урам тарафына караган өч тәрәзәсе бар. Кыш көнендәге кебек, тәрәзәләр икешәр катлы. Номер эчендә ике өстәл, дүрт урындык, ике кәнәфи, бер диван, бер карават тора иде.
Идән уртасында – үтерелгән хатын мәете. Аның канга буялган башында пуля җәрәхәтенә охшаш яра бар иде. Хатынның яше егерме ике-егерме өчтән дә артык булмаска кирәк, үзе гаять тә чибәр-гүзәл кыяфәтле иде.
Суд тикшерүчесе, мөсафирханә хуҗасына карап:
– Бу хатын сезнең мөсафирханәгездә кайчаннан бирле тора иде?-дип сорады.
– Җомгадан бирле, -дип җавап бирде Габдуллин.
– Исеме ничек?
– Зөләйха, – диде хуҗа әфәнде.
– Хатынның үтерелүен иң әүвәл кем белде? – диде тикшерүче.
– Хезмәтче хатын-хадимә, – дип җавап бирде хуҗа әфәнде.
– Хадимәне монда чакырып китерегез.
Берникадәр вакыттан хадимә килеп җитте. Суд тикшерүчесе аңардан:
– Бу хатынның үтерелгән булуын сез кайчан һәм ничек белдегез? – дип сорагач, хадимә бу рәвешле сөйләп бирде:
– Мин иртән үз хезмәтем белән йөри идем. Бу номер яныннан узып барган чагымда, карыйм, ишек яртылаш ачык тора. Кунак хатынның берәр йомышы юкмы икән дип номерга керсәм, аны шушындый хәлдә күреп, бөтенләй котым очты. Хәтта номердан ничек чыкканымны да белмим.
Хадимәнең җавабы тәмам булгач, тикшерүчеләр бүлмәне карарга керештеләр. Ишек янына килеп карасалар, ишек йозагында ачкыч күреп, гаҗәпләнеп калдылар.
– Бу үтерүче дигәне сәер кеше икән, үзе киткәндә ишекне йозагына бикләргә дә оныткан, хәтта аны яртылаш ачык калдырган.
Әгәр дә ишекне йозагына бикләп киткән булса, хатынның мәете табылуы кичегер, үтерүчегә дә качар өчен форсат артыр иде. Әллә юкса бу хатын үз-үзен үтерде микән?-диде тикшерүчеләрнең берсе.
Икенчесе:
– Юк, үз-үзен үтермәгән. Әгәр дә үз-үзен үтергән булса, янында револьвер һәм үз-үземне үтерәм дигән язуы булыр иде, – дип каршы төште.
Башка тикшерүчеләр дә:
– Әйе, шулай булыр иде,-дип килештеләр.
Шуннан соң швейцарны чакырттылар. Суд тикшерүчесе аңардан:
– Үткән кичтә бу үтерелгән хатын янына кем дә булса килмәдеме?-дип сорады.
– Әйе, мәрхүмә белән бергә бер ир адәм килгән иде,-диде швейцар.
– Ул кеше кайчан килеп, кайчан китте?
– Кич сәгать сигездә килеп, төнге унике сәгатьтә китте,-дип җавап бирде швейцар.
– Төгәл уникедә китүен каян беләсең? – диде тикшерүче.
– Чөнки мәрхүмә белән килгән ул адәм мөсафирханәдән киткәндә миннән: "Сәгать ничә?"-дип сорады. Мин, сәгатькә карап: "Сәгать унике",-дип җавап бирдем. Шуннан соң ул миңа өч тәңкә чәйлек биреп чыгып китте.
Тикшерүчеләр, швейцардан бу сүзләрне ишеткәч, мөсафирә хатынның үлеме кичке сәгать сигез белән төнге унике арасында булганлыгын аңладылар. Алар шулай ук швейцардан мөсафирә белән бергә килгән ирнең төсе-кыяфәте турында да сораштылар. Бу сорауга швейцар:
– Нечкә адәм, озын буйлы, ак йөзле, кечек сары сакаллы, дип җавап бирде.
Швейцарның мәгълүматларын тыңлаганның соңында тикшерүчеләр номер эчендәге әйберләрне барларга тотындылар. Номер эченнән тикшереп табылган нәрсәләр шулардыр: иң элек, бер сыңар ирләр перчаткасы, сул кулныкы; уң кулныкы юк иде. Әлбәттә, бу табылган сул кул перчаткасы үтерүченең перчаткасы булырга кирәк,-күрәсең, төшереп калдырган. Икенчедән, ике тәрәзә арасыннан ерткалап ташланган бер сурәт – ир кеше портреты табылды. Гәрчә ерткаланган булса да, вак кисәкләрен үз җаена тәртип белән берләштереп каралса, бу сурәтнең нинди кеше икәнлеген танырга мөмкин иде. Швейцарның аңлатуы һәм сөйләвенә таянып, бу табылган сурәтне дә үтерелгән Зөләйха белән үткән кичтә бергә килгән ирнең сурәтедер дип уйларга була иде.
Өченчедән-номер эченнән табылган бер хат. Мөсафирханә хуҗасы үтерелгән Зөләйханың кул язмасын белә икән, аның әйтүенә караганда, бу табылган хат Зөләйха кулы белән язылганга охшый иде. (...)
"Егетләрнең күрке булган Муса әфәнделәренә җан һәм күңел төбеннән чыккан сәламнәребезне күндерәбез. Киң күңеллелек күрсәтеп, бүген кич сәгать сигездә Габдуллин мөсафирханәсенең унберенче номерына килсәгез иде. 2 нче март".
Тикшерүчеләр, бу хатны укыгач, ул һичшиксез үтерелгән хатын белән үткән кичтә бергә килгән кешегә атап язылгандыр дип гөман кылдылар. Хатның Зөләйха үтерелгән көндә язылганлыгын хаттагы число күрсәтеп тора иде. Үтерелү көне дә, хат язылу көне дә бер үк. Тикшерүчеләргә шулай ук мәрхүмә белән бергә килгән кешенең исеме Муса икәнлеге дә хаттан аңлашылды. (...)
Икенче көнне мәрхүмә Зөләйханың мәетен дәфен1 кылдылар.
2
Муса исемле билгесез кешене эзләп табу иң зарур бурыч булганлыктан, тикшерүчеләр бу эшне кәсептәшләре арасында мәшһүр һәм могтәбәр саналган Шубин атлы бер сыщик-шымчыга тапшырдылар. Господин Шубин исә, үткен-зирәк шымчы буларак, өч көн эчендә мәрхүмә Зөләйха белән бергә номерга килгән Мусаның нинди кеше икәнлеген һәм кайда торуын ачыклап та өлгерде.
Сезләргә дә, хөрмәтле укучыларым, Мусаның нинди кеше икәнлеген аңлатып үтим.
Муса әфәнде Казан байларыннан мәрхүм Габдулла байның улы Салихов иде. Петербургта университет тәмамлаган булса да, әткәсе вафатыннан соң ул сәүдә эше белән шөгыльләнергә керешкән иде. Яше егерме биш-егерме алтыдан артык түгел, үзе өйләнмәгән. Инде менә, Казан байлары арасында һәркемгә билгеле мәшһүр бай Әхмәди Хәмитов үзенең Хәдичә исемле кызын йөз мең сум көмеш акча белән кияүгә биргәнлектән, Муса Салихов шул туташны кәләшлеккә ярәшеп йөри һәм тагы бер айдан аларның никах мәҗлесләре булырга тиеш иде. Муса әфәнденең әткәсе белән бертуган абзасы-Нигьмәтулла исемле кардәше бар иде. Муса әфәнде Нигъмәтулла абзасы белән бергә сәүдә кылып, бер үк өйдә тора иде.
Муса Салихов фабрикасындагы хезмәтләрен карап кайтты да кичке сәгать сигездә үз өендә ялгызы чәй эчәргә утырды. Нигъмәтулла әфәнде әле кайтып җитмәгән иде. Гәрчә ялгыз ашау-эчү Муса әфәнденең гадәтендә булмаса да, бу юлы ул бик сусаган иде. Кулында – газета. Газетадан мәрхүмә Зөләйханың Габдуллин номерларында үтерелү хәбәрен укый. Үзе елар дәрәҗәгә җиткән, күзеннән тамчы-тамчы яшь тама. Газета укыганда ул ара-тирә үзалдына сөйләнеп куя. Аның бу үзалдына сөйләшүеннән Муса әфәнденең Зөләйханың җеназа намазында булуы да аңлашыла иде. (...)
Муса әфәнде, бер сүз дә әйтмичә, хәйран калган бер кыяфәттә уйга батып утыра бирде. Шул рәвештә чәйләп утырган вакытта бая самавыр китергән хадим кереп, Муса әфәндегә карап:
– Әфәндем, сезне бер адәм күрергә тели, кертергә рөхсәт булырмы?-дип белдерде.
Муса әфәнде, утырган җиреннән торып, хәвефкә калган кеше сыман, калтыравык тавыш белән:
– Нинди адәм?-дип сорады.
– Белмим, әфәндем, исемен сораган идем, әйтмәде. Бик зур йомышым бар, ди.
– Бар, исемен белеп кер,-диде Муса әфәнде. Хадим чыгып китте. Бераздан яңадан кереп:
– Әфәндем! Сезне күрергә теләгән адәмнең исеме-Иван Иванович Шубин,-диде.
– Шубин?!-дип кабатлап сорады Муса әфәнде, гаҗәпләнеп. Чөнки ул Шубинны күреп белмәсә дә, аның исемен һәм сыщик-шымчы икәнлеген ишетеп белә иде. "Нинди йомышы бар икән?" – дип эченнән уйлап куйды Муса әфәнде һәм хадимгә господин Шубинны кертергә рөхсәт бирде.
Бер-ике минуттан ишекләр ачылып, бүлмәгә урта буйлы, кара сакаллы, озын кара чәчле бер рус килеп керде. Бу рус-мәгълүмегез господин Шубин, Муса әфәндене эзләп табарга боерылган шымчы иде.
Муса әфәнде, господин Шубин белән күрешеп:
– Рәхим итегез,-дип, аңа утырыр өчен урындык күрсәтте.
Господин Шубин, күрсәтелгән урынга утырып, сәламәтлек сорашкач, Муса әфәнде кунакны хөрмәтләү өчен хадимгә чәй китерергә кушты. Аннары, господин Шубинга таба борылып:
– Безгә нинди йомышыгыз төште?-дип сорады.
– Юк, юк! Сездә әллә ни зур йомышым юк. Габдуллин мөсафирханәсендә, унберенче номерда, бер мөсафирә хатынны үтергәннәр, бәлкем, ишеткәнсез дә, шул хакта килдем.
– Әйе, ишеткән идем, менә бүген газетадан да укыдым,-диде Муса әфәнде.
Господин Шубин, хуҗаның күзләренә туры карап:
– Хөрмәтле Муса әфәнде, сез үтерелгән Зөләйханы исән чагында күреп белә идегезме?-дип сорады.
– Юк! Юк! Белми идем,-дип җавап бирде Муса әфәнде. Господин Шубин, бераз уйланып торгач, мәрхүмә Зөләйханың номерыннан тикшерү вакытында табылган хатны кесәсеннән чыгарды да, Муса әфәндегә таба сузып:
– Менә бу хатны Зөләйха тере чагында сезгә язган булган. Бу хат сезнең мәрхүмә Зөләйха белән белеш-таныш булуыгызга дәлил,-диде.
Муса әфәнде хатны кулына алып укыды да:
– Дөньяда Муса әфәнде фәкать бер без генә түгелдер, хатның Муса исемле кешегә язылуыннан гына андый нәтиҗә чыгарып булмый, – дип, хатны кире Шубинга кайтарып бирде.
Господин Шубинның күзе шулчак янындагы өстәл өстендә яткан сыңар перчаткага төште. Перчатка ирләр перчаткасы һәм уң кулныкы булып, ул үтерелгән Зөләйха номерыннан тикшерү вакытында табылган сыңар перчатканы хәтерләтә иде. Номерда табылганы сул кулныкы булса, монысы – уң кулныкы. Төсе һәм үлчәме дә бертөрле.
Господин Шубин, перчатканы өстәл өстеннән кулына алып, Муса әфәндедән:
– Әфәндем, бу перчатка сезнекеме? – дип сорады.
– Әйе, минем перчаткам.
– Икенчесе кайда?-диде Шубин.
Муса әфәнде ачу сизелеп торган тавыш белән:
– Мин мондый сорауларга җавап бирмимен,-дип кырт кисте.
– Әфәндем, хафаланмагыз, сезгә бу эштә бернинди дә зарар булмас, сез бу эштә фәкать шаһит кенә булырсыз.
Господин Шубин телдән шулай дисә дә, күңеленнән бүтәнчә уйлый, ягъни Муса әфәндене Зөләйханы үтерүче дип саный иде. (...)
"Париж"-Казандагы олугь һәм могтәбәр бер чәйханә иде. Бу чәйханәдә господин Шубинны, нинди хәбәр белән килер икән дип, үзе кебек үк сыщик-шымчылар көтәләр иде. Биш-ун минут эчендә атлар господин Шубинны "Париж" чәйханәсенә китереп тә җиткерделәр. Шубин аттан төште дә кучерына:
– Бераз сабыр ит, мин хәзер чыгармын,-дип, чәйханә ишегеннән кереп, югары этажга менеп китте, Шубинны көтүчеләр аны: "Озак, бик озак!" "Нинди хәбәр? Нинди хәбәр?" – кебек сораулар белән каршы алдылар. Господин Шубин хәл-әхвәлне булганынча түкми-чәчми сөйләп бирде. Аның сүзләреннән һәркайсының аңында "Зөләйханы үтерүче-Муса, Муса!" дигән ныклы фикер калды. Шуннан соң господин Шубин, чәйханәдән чыгып, өенә кайтып китте.
3
Гыйззәтле укучы, господин Шубинның Муса әфәнде янына югарыда без язып үткән йомыш белән килүе хуҗаларны шулкадәр кайгы-хәсрәткә төшерде ки, алар, төн йокысын йоклый алмыйча, иртәнгә чаклы аһ-ваһ килеп, ни булыр икән дип, хафа эчендә уздырдылар. Иртәнге намаз вакыты җитеп, Нигъмәтулла әфәнде Муса әфәндегә:
– Намаз вакыты җитте, тәһарәтләнергә кирәк, – дисә дә, Муса әфәнде җавап кайтармады. Ул елый иде. Аның елаганын күреп, Нигъмәтулла әфәнденең дә, тәкате бетеп, күзеннән яшьләр чыкты. Мондый хәлдә кеше еламыймы соң? Әлбәттә, елый.
Биш-алты минут чамасы вакыт үткәч, Муса әфәнде, урыныннан торып, тәһарәт алырга чыкты. Аңа ияреп, Нигъмәтулла әфәнде дә тәһарәтләнеп керде. Аннары иртәнге намазга утырдылар. Намазны укып багышлагач, хадим самавыр-чәй китерде. Нигъмәтулла әфәнде:
– Иншалла, бер нәрсә дә булмас,-дип, чәй эчү максаты белән табын янына килеп утырды. Муса әфәнде дә:
– Әстәгъфирулла! Әстәгъфирулла! – дип тәкрарлый-тәкрарлый, аның яныннан урын алды.
Нигъмәтулла әфәнде, чәйне касәләргә салып, эчә генә башлаганнар иде, хадим кереп:
– Габденнәсыр әфәнде, рөхсәт бармы?-дип белдерде.
– Рөхсәт, рөхсәт! Керсен, – диде Нигъмәтулла әфәнде, аннары хадим чыгып киткәч, Муса әфәндегә таба борылып: – Мин Габденнәсыр әфәндене кичә иртәнге чәйгә чакырган идем, – дип өстәде.
– Бик яхшы, – дип җавап бирде Муса әфәнде. (...)
Габденнәсыр әфәнде Казан байларыннан Исмәгыйль байның угылы Хәбибуллин иде. Әткәсе Исмәгыйль бай вафат, башка кардәшләре юк иде. Казанда өч-дүрт җирдә ташпулат өйләре бар иде. Габденнәсыр әфәнде гимназиядә курс тәмам иткән, яше егерме өч-егерме дүрттән артык түгел, үзе әле өйләнмәгән иде. Берникадәр вакыт элегрәк Габденнәсыр әфәнде Әхмәди Хәмитовның кызы Хәдичә туташны йөз мең сум көмеш акчасы белән бергә кәләшлеккә алырга ният кылып йөрсә дә, Хәдичә туташны Муса әфәнде кәләшлеккә ярәшүе сәбәбеннән, ул хәзер читкә тибәрелгән иде. Әнә шул Хәдичә аркасында, яки, дөресрәге, аның йөз мең сум көмеш акчасы аркасында, ул Муса әфәндене, тыштан аңа дус булып кыланса да, эченнән бик тә дошман күрә иде. Хәзер Габденнәсыр әфәнде, ялгызлыгы сәбәбеннән үз өендә тормыйча, Габдуллин мөсафирханәсенең тугызынчы номерында яшәп ята иде.
Хадим чыгып: "Рөхсәт, рәхим итегез",-дигәч, Габденнәсыр әфәнде хуҗалар чәйләп утырган бүлмәгә керде дә:
– Әссәламе галәйкем!-дип сәламен бирде.
Нигъмәтулла әфәнде белән Муса әфәнде зәгыйфь-көчсез тавыш белән:
– Вәгаләйкем әссәлам,-дип кунакның сәламен алдылар.
Нигъмәтулла әфәнде:
– Әйдәгез, рәхим итегез,-дип, Габденнәсыр әфәндегә өстәл яныннан урын күрсәтте.
– Бик яхшы, рәхмәт, – дип, Габденнәсыр әфәнде күрсәтелгән урынга утырды.-Сәламәтләрме торасыз?
– Әлхәмделиллаһи раббелгаләмин2, әлегә сәламәтләрбез, тик менә эшләребез генә бераз начарайды,-дип җавап бирде Нигъмәтулла әфәнде.
Габденнәсыр әфәнде, шактый гаҗәпләнеп:
– Ник алай? Нәрсә булды?-дип сорады.
Нигъмәтулла әфәнде кичә кичен господин Шубинның өйгә килүен тәфсилләп сөйләп бирде һәм сүзен:
– Алла боерса, бер нәрсә дә булмас,-дип тәмамлады.
– Әйе, бер нәрсә дә булмас,-дип килеште Габденнәсыр әфәнде дә. Шулай дисә дә, эченнән ул сөенеп куйды. Чөнки, аның уенча, Муса әфәнде чынлап үтерүче итеп табылса, аны һичшиксез төрмәгә ябачаклар. Әгәр ул тоткын ителә икән, димәк, Хәдичә туташ һәм йөз мең сум көмеш акча Габденнәсыр әфәнденеке булачак.
Ике-өч минут тынлыктан соң Нигъмәтулла әфәнде:
– Чәйгә рәхим итегез, – дип, Габденнәсыр әфәнденең алдына бер касә чәй куйды.
Габденнәсыр әфәнде:
– Бик яхшы, рәхмәт,-дип, чәйне эчә башлады.
Өчесе дә шулай сөйләшмичә генә чәй эчәргә тотындылар. Сөйләшмәсәләр дә, ара-тирә Муса әфәнденең авызыннан кайгылы вакытта әйтелә торган ах-ух авазлары ишетелеп куя иде. Габденнәсыр әфәнде исә, кечек кара мыегын бармаклары белән бөтергәләп, уйга баткан сыман алдына төбәлеп утыра бирде.
Берникадәр вакыттан соң Нигъмәтулла әфәнде, тынлыкны бозып:
– Ашны да ашагыз, иншалла, бер нәрсә дә булмас, бисмиллаһи, -дип, кулын ашлы тәлинкәгә таба сузды.
Габденнәсыр әфәнде, Муса әфәндегә карап:
– Газизем, бу үткән кичтә господин Шубинның сезгә шундый йомыш белән килүен каенатагыз Әхмәди абзый беләме? – дип сорады.
– Үзебез хәбәр иткәнебез юк, белми торгандыр, – диде Муса әфәнде.
– Каен әткәгезгә хәбәр итәргә кирәк. Бер-ике юл язу язып җибәр, – дип киңәш итте Нигъмәтулла әфәнде.
Муса әфәнде:
– Ярар, яхшы,-дип, урыныннан торды да, каләм-кәгазь алу максаты белән, икенче бүлмәгә таба атлады, ләкин шулчак тәрәзәдән каенатасын күреп:-Әнә, үзе дә килә,-дип ишеккә таба борылды.
Габденнәсыр белән Нигъмәтулла әфәнделәр дә, урыннарыннан кузгалып, тәрәзәдән карап, Әхмәди Хәмитовны каршы алырга чыктылар.
Әхмәди байның Муса әфәнделәргә үткән кичтә булган гадәттән тыш вакыйганы ишетеп килүе иде. Хәер, кичәге ул вакыйганы бер Әхмәди бай гына түгел, шәһәр халкының яртысыннан күбрәге ишетеп белә иде инде.
Бераздан Әхмәди бай, үзен каршы алырга чыккан хуҗалар һәм Габденнәсыр әфәнде белән бергә өй эченә кереп, догасын кылып:
– Саулармысез? Сәламәтләрме? – дип сәлам бирде.
– Әлхәмделилла, Аллага шөкер,-дип җавап бирделәр аңа. Әхмәди бай алтмыш яшьләренә җиткән ак сакаллы, калын-юан гәүдәле бер кеше иде. Хәл-әхвәл белешкәч, ул, Нигъмәтулла әфәндегә карап:
– Шундый зур эш була торып, ни өчен безгә хәбәр итмәдегез?-дип сорады.
– Хәзер генә сезгә хат язмакчы идек, менә үзегез килеп кердегез,-диде Нигъмәтулла әфәнде.
Бер мәлгә тынлык урнашты. Аннары Габденнәсыр әфәнде, Әхмәди байга таба борылып:
– Әхмәди абзый, бу эштә Муса әфәндегә бер нәрсә дә булмас, чөнки Муса әфәнде бу эштә шаһит кенә булачак,-диде.
Әхмәди бай, Габденнәсыр әфәнденең сүзләренә җавап кайтармыйча, берникадәр вакыт дәшми торды, аннары, үзалдына карап:
– Хәзер генә безнең өебезгә бер түрә-бояр килгән иде,-диде.-Ул безгә Муса әфәнденең эшендә зур курку бар дип сөйләде. Аңар бу эш бик мәгълүм икән. Бүген Муса әфәнденең эшләре хөкем йортына биреләчәк дип сөйләде. Адвокат – дәгъва вәкиле ялларга мәслихәт кылды. Ялларга кирәк, кирәк!..
Тагын тынып калдылар. Әхмәди байның сүзләренә каршы аһ-ваһтан башка җавап ишетелмәде. Шулай шактый вакыт тын торганнан соң гына Нигъмәтулла әфәнде, Муса әфәндегә таба борылып:
– Адвокатсыз ярамый. Ат җигәргә кушарга кирәк. Господин Андреевка барып кара,-диде.
– Ул хәзердә Казанда юк, Сембергә китте, – дип җавап бирде Муса әфәнде.
– Кайчан кайтыр икән?
– Иртәгә өйлә намазыннан соң, сәгать икеләрдә кайтырга тиеш. Сәламәт булсак, иртәгә барып карарбыз.
Хөрмәтле укучы! Андреев Казанда олуг вә мәшһүр адвокат иде. Муса әфәндегә дус һәм әшнә кеше булып, Петербург университетында алар бервакытта белем алып чыкканнар иде. (...)
4
Икенче көн җитте. Муса әфәнде белән Нигъмәтулла әфәнде сәгать уннарда иртәнге чәйне эчеп утыралар иде. Муса әфәнденең бүген кәефе әйбәтрәк-төнлә яхшы төш күргән, хәзер шул төшне абзасына сөйли иде:
– Төшемдә үз-үземне бер караңгы җирдә күрдем дөм караңгы җирдә. Шушы караңгы җирдән чыгарга бик телим икән имеш тә, тик юл таба алмыйм имеш. Ахырда шушы караңгылык эчендә ике кеше күренде. Алар миңа: "Әйдә, без сине моннан чыгарабыз",-дип, икесе ике кулымнан тотып, тагы да караңгырак җиргә илтеп куйдылар, үзләре исә күздән югалдылар. Соңыннан бер кеше килеп: "Әйдә бире, әйдә бире!" – дип, мине якты җиргә чыгарды...
Муса әфәнде төшен сөйләп бетергәч, Нигъмәтулла әфәнде елмаеп:
– Төшең яхшы, иншалла, бу кайгыдан котылып, Хәдичә туташны кәләшлеккә алырсың. Төшең бик яхшы, иншалла, бер нәрсә дә булмас, котылырсың. Ләкин бүген господин Андреевка барып эшеңне сөйлә, эшегезне бүген хөкемгә тапшыралар. Господин Андреев округ судында адвокатың булыр, иншалла, котылырсың,-диде. (...)
Янә ярым сәгать чамасы үткәннән соң, Муса әфәнде өйдән чыгып җигүле атына утырды да кучерына Воскресенский урамына3 Андреевларга барырга кушты. Биш-ун минуттан кучер атларны Воскресенский урамында яхшы гына бер ташпулат янына китереп туктатты. Бу ташпулат господин Андреевның өе иде.
Муса әфәнде аттан төште дә, ишектән кереп, швейцардан:
– Барин өйдәме?-дип сорады.
– Өйдә, бүген генә Сембердән кайтты. Хәзер менеп рөхсәт сорап төшәм.
Шулай дип, швейцар-хадим баскыч буйлап ташпулатның югаргы икенче катына менеп китте. Бераздан яңадан төшеп:
– Рөхсәт, рәхим итегез, – дип белдерде.
Муса әфәнде икенче катка менеп җитер-җитмәс аның каршысына господин Андреев үзе чыкты:
– Әйдәгез, рәхим итегез, әйдәгез, рәхим итегез! Ничек әле болай безне хәтерегезгә төшердегез? Исән-саулармы? Сәламәтлекләр ничек?
– Әлхәмделилла, Аллага шөкер,-диде Муса әфәнде һәм, Андреев белән кул биреп күрешеп, хуҗа артыннан бүлмә эченә узды.
Господин Андреев калку гәүдәле, озын кара чәчле, карап торышка егерме алты-егерме җиде яшьләр тирәсендәге бер кеше иде. Бусаганы атлап кергәч тә ул, өй хезмәтчесен чакырып, берәр касә кофе китерергә кушты.
Хезмәтче-хадим чыгып киткәч, Муса әфәнде, господин Андреевка карап:
– Мин сезгә бер олуг хезмәт белән килдем... Минем белән сөйләшеп утырырга вакытыгыз бармы?-дип сорады.
– Бар! Бар! Нинди хезмәт белән килдегез? Сөйләгез, сөйләгез, – диде господин Андреев.
Муса әфәнде болай дип сөйли башлады:
– Ишеткәнсездер, Габдуллин мөсафирханәсендә Зөләйха исемле бер мөсафирә хатынны үтергәннәр. Шушы эштә миңа шаһит булырга куштылар. Мин инде нишләргә тиеш? Нинди мәслихәт кыласыз?
– Мин нинди мәслихәт кылыйм?-диде Андреев.-Шаһит булсагыз, белгән нәрсәгезне сөйләрсез.
– Юк! Юк! Алай түгел. Минем хәл ике ут арасындагы кебек. Төне буе йокламыйча уйланып яттым, бернинди фикергә дә килә алмадым. Инде миңа синнән ярдәм кирәк. Юкса минем эшем харап.
– Мин һаман бер нәрсә дә аңлый алмыйм әле. Ник эшегез харап? Миннән сезгә нинди эштә ярдәм кирәк?
– Менә ни өчен харап, – дип, Муса әфәнде господин Шубинның, өйгә килеп, тикшереп, сорау алып китүен, аның Зөләйха яшәгән номерда тентү ясаган булуын, тентү вакытында анда ниндидер хат белән сыңар перчатка һәм ике тәрәзә арасыннан бер сурәт табуын, шулай ук мәрхүмә Зөләйха белән янәшә номерларга кереп тикшереп йөрүен-һәммәсен вагы-төягенәчә сөйләп бирде.
Муса әфәнде сөйләп бетергәч, господин Андреев, куркуга төшкән кеше кебек, утырган җиреннән торды.
– Инде аңладым, әфәндем. Эшегез бик әйбәт түгел икән, хәлегез чыннан да ике ут арасында калган кешенеке сыман икән. Бу эштә сез шаһит түгел, тикшерү вакытында табылган нәрсәләр сезне Зөләйханы үтерүче кеше итеп күрсәтә. Әйе, эшегез начар, начар! Бик тә начар! Алла ярдәм бирсен!
Хадим, кофе алып кереп, өстәлгә табын хәзерләде.
– Әйдәгез, рәхим итегез,-диде Андреев, һәм алар кофе өстәле янына килеп утырдылар. Господин Андреев өзелгән сүзен дәвам иттерде: – Әйе, начар! Начар! Начар булса да, кадәри хәл тырышып карарбыз. Бәлки, бер нәрсә дә булмас. Инде кофены эчик.
Алар сөйләшмичә генә кофе эчә башладылар. Ике-өч минут шулай тын гына утырганнан соң господин Андреев Муса әфәндедән:
– Ә сез үтерелгән ул хатынны тере вакытында белә идегезме?-дип сорады.
– Белә идем,-диде Муса әфәнде һәм:-Сез инде, иншалла, беркемгә дә сөйләмәссез,-дип, сүзен бу рәвешле дәвам итте:-Моннан бер ел элек Петербургка барган вакытымда мин "Татарский ресторан" исемле мәшһүр һәм могтәбәр чәйханә-месафирханәнең сигезенче номерына төшкән идем. Күрше җиденче номердан мөселманча сөйләшү ишетеп, мин номер хадимен чакырып, аңардан: "Бу җиденче номерда нинди кешеләр торалар?" – дип сорадым. Хадим: "Бу җиденче номерда мөселманнар торалар",-дип җавап бирде. "Ничә кеше?"-дидем мин. "Ирле-хатынлы икәү, бер кызлары да бар-барчасы өчәү", – дип җавап бирде хадим. "Күптәннәнме? Ни вакыттан бирле сезнең номерларыгызда торалар?"-дигәч, ул: "Бер ай булды килүләренә",-диде. "Нинди йомыш белән килгәннәр?"-дидем. "Кызның әткәсе сырхау, күзләре авырый икән. Петербургка шул сәбәптән килгәннәр",-дип җавап бирде хадим. Озын сүзнең кыскасы, миңа күрше җиденче номерда торучы әлеге кызны күреп, аның белән танышырга насыйп булды. Гимназиядә курс тәмам иткән, гаять тә гүзәл, Зөләйха исемле кыз иде ул. Кызның әткәсе морза булса да, артык бай кеше түгел иде. Кызны һәр очраткан саен, ул миңа елмаеп карый иде. Кызны шулай бер тапкыр, ике тапкыр, өч тапкыр күреп, мин аңа үлеп гашыйк булдым. Гашыйк булуымны кызга хат аша белдердем. Кыздан да бик яхшы, минем максатыма туры килгән уңай җавап алдым. Хәтта миңа кәләш булырга да разый булуын да язган иде. Мин исә әле ул вакытта Әхмәди Хәмитовның кызына өйләнү турында уйламый идем. Кызны ярәшмәгән идем. Сүзнең кыскасы, мин Зөләйханы аның әткәсеннән үземә хатынлыкка сорадым. Кызның әткәсе, мине яхшы белмәгәнлектән, Зөләйха туташны миңа бирергә разый булмады. Бер җомга үткәннән соң бу минем күршеләрем Кырымга кайтып киттеләр. Киткән вакытларында кыз миннән кайсы җирдән икәнемне, исемемне, фамилиямне сорап язып алды. Инде менә моннан бер җомга элек кенә шәһәр почтасы аша бер хат килеп төште. Хатны ачып укып карасам, шундый сүзләр күрдем: "Бүген кич сәгать сигездә Габдуллин мөсафирханәсенең унберенче номерына кил!" "Мине шулай кем чакыра икән, кем икән?" – дип эчтән гаҗәпләнеп уйлый-уйлый, Габдуллин мөсафирханәсенә барган чагымда артымнан бер хатын куып җитеп: "Исәнме? Сәламәтмесез?" – дип эндәште. Әйләнеп карасам-Зөләйха, әлеге, бер ел элек Петербургта "Татарский ресторан"да күреп танышкан Кырым кызы. Мин бик тә гаҗәпләнеп: "Сез монда ничек килеп чыктыгыз?"-дип сорадым. Ул: "Әйдә, мөсафирханәгә барыйк, анда сөйләшербез. Мин сезгә хат язган идем, шаять, алгансыздыр?"-диде. Шунда гына почта аша килгән хатны Зөләйха язганлыгын аңладым. Мин: "Әйе, алдым", – дидем. Мөсафирханәгә җиттек, аннары Зөләйханың номерына кердек. Анда кереп утыргач, мин Зөләйха туташтан: "Монда кем белән һәм нинди йомыш белән килдегез?"-дип сорадым. Ул: "Ялгыз килдем",-дип җавап бирде. "Әткә-әнкәгез сау-сәламәтләрме?"-дип сорагач: "Әткәем моннан өч ай элек дөнья куйды. Әнкәем сау-сәламәт, Кырымда калды",-диде. "Монда нинди йомыш белән килдегез?" – дип кабат сорадым мин. Зөләйха туташ берникадәр вакыт дәшми торды, аннары елмаеп, йөземә туры карап: "Сезгә килдем. Шаять, Петербургта биргән вәгъдәгезне онытмагансыздыр бит?" – диде. Минем вәгъдәм исә, әйткәнемчә, Петербургта вакытта Зөләйха туташка үлеп гашыйк булуым сәбәпле, аны кәләшлеккә алу иде. Петербургта вакытта мин аңа хат язган идем. Хатымда: миңа кәләш булырга ризалык бирсәгез, мин сезне хатынлыкка алыр идем, дигән идем. Инде нинди җавап бирим икән дип бераз уйга калып торгач, мин, сүзне-озынга сузмыйча, аңа хәл-әхвәлемне сөйләп бирдем: Әхмәди Хәмитовның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләшлеккә алу максатым булганлыктан, Зөләйха туташка өйләнә алмавымны белдердем. Мәрхүмә мине бик тә ярата иде булса кирәк, бу сүземне ишеткәч, кавышу мөмкинлеге юклыгын аңлап, тыела алмыйча, еларга кереште. Ләкин никадәр еласа да, мине хатынлыкка ал дип ялынмады, көчләмәде. Киресенчә: "Бик яхшы, Әхмәди байның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләш итеп ал, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә гомерләрегезне озын кылып, мәхәббәтләр бирсен", – дип хәер-дога укыды. Мин аңа: "Бүген-иртәгә мең сум акча китерермен, өегезгә кайтырсыз", – дигәч, ул: "Үзең булмагач, акчагыздан миңа файда юк", – дип, һаман елавында дәвам итте. Күп төрле сүзләр сөйләштек. Икенче көнне килермен дип, Зөләйха туташ номерыннан кичке сәгать уникедә чыгып киттем. Киткән вакытта швейцарга өч сум чәйлек биреп калдырдым. Икенче көнне исә Габдуллин номерларында Зөләйха исемле бер месафирә хатынны үтергәннәр икән дигән хәбәр ишеттем. Менә шул рәвештә иде минем мәрхүмә Зөләйха белән танышлыгым,-дип, Муса әфәнде сүзен тәмамлады.
Господин Андреев әүвәлгечә:
– Да, да, эшегез яхшы түгел, начар!-дип кабатлады, аннары, бераз вакыт дәшми уйланып торганнан соң:-Иншалла, котылырсыз, кадәри хәл тырышырбыз, Алла ярдәмсез калдырмас. Инде кофены эчик, – диде дә, икесе дә, кулларына касәләрен алып, тагы кофе эчәргә керештеләр.
Кофе тәмам булгач, Муса әфәнде китәргә җыенды. Господин Андреев аңа:
– Мин бүген-иртәгә эшләрне белешеп, сезгә барып чыгармын. Шунда эшне ничегрәк тотарга кирәклеге турында да киңәш итешербез,-диде.
– Бик яхшы, килегез, килегез,-диде Муса әфәнде һәм, саубуллашып, господин Андреевның өеннән чыгып китте.
Урамда аны атлары көтә иде. Коляскага утыргач, ул кучерга:
– Әхмәди байның өенә илт,-дип боерды.
– Яхшы,-диде кучер һәм, кузгалып китеп, бер биш-ун минуттан Проломный урамдагы өч катлы бер ташпулат каршысында атларны туктатты. Бу ташпулат Әхмәди Хәмитовның йорты иде.
Муса әфәнде, атыннан төшеп, йортка керде. Әхмәди бай, аны үзе каршы алып:
– Әйдә рәхим итегез, әйдә рәхим итегез,-дип кабатлый-кабатлый, бер бүлмәгә алып керде.
Бу бүлмә гаять биек зур бүлмә иде. Бүлмәнен идәненә кыйммәтле келәм җәелгән: тәрәзәсендәге хуш исле гөлләр һәм башкача өй җиһазларының яхшылыгы Әхмәди Хәмитовның бай адәм икәнлеген дәлилләп торалар иде. (...)
5
Өченче көн җитте. Муса әфәнде белән Нигъмәтулла әфәнде иртән сәгать тугызда чәй эчеп утыралар иде. Нигъмәтулла әфәнде Муса әфәндедән:
– Бүген нинди дә булса төш күрдегезме? – дип сорап куйды.
– Бер нәрсә дә күрмәдем.-диде Муса әфәнде. – Сез үзегез күрмәдегезме соң?
– Мин дә бер нәрсә дә күрмәдем,-дип җавап бирде Нигъмәтулла әфәнде, аннары сүзне икенчегә борды:-Господин Андреев ни вакытта килер икән?
– Вакытын тәгаен әйтмәде, кем белсен ни вакытта киләсен... Шулай аны-моны сөйләшеп утырганда хадим кереп, Муса әфәндегә бер хат бирде. Хат господин Андреевтан иде. Ул рус телендә язылган иде. Тәрҗемәсе болайдыр:
"Гыйззәтле Муса әфәнде!
Бүген сәгать унбердә сезгә киләм. Үзегез өйдә булып, Габденнәсыр әфәндене дә чакырыгыз. Андреев".
Эченнән: "Габденнәсыр нигә кирәк булды икән?"-дип, Муса әфәнде Габденнәсыр әфәндегә язу язды. (...)
Муса әфәнде, ялгызы калгач, тәһарәтләнеп, кәляме шәрифтән4 ясин5 сүрәсен укый башлады. Укып тәмам иткәч, тизме килерләр икән дип, сәгатькә карады. Сәгатьтә янә ун минуттан соң төгәл унбер булачак иде.
Янә биш минуттан соң хадим кереп:
– Габденнәсыр әфәнде килде, керергә рөхсәтме?-дип белдерде. Муса әфәнде:
– Рөхсәт! Рөхсәт! Керсен! – дип, урыныннан торып, Габденнәсыр әфәндене каршыларга чыкты.-Әйдә, рәхим итегез, әйдә, рәхим итегез!
Бераздан алар икәве бергә бүлмәгә керделәр. Муса әфәнде кунакка утырыр өчен урын күрсәтте. Габденнәсыр әфәнде күрсәтелгән урынга утыргач, саулык-сәламәтлек сорашып, хадимне чакырып:
– Безгә берәр касә кофе китерегез,-дип боерды.
– Яхшы, хәзер,-диде хадим.
Хадим чыгып киткәч, Габденнәсыр әфәнде Муса әфәндедән хәл-әхвәл сораштыра башлады. Муса әфәнде аңа үткән көнне үзенең Андреев янына баруын һәм господин Андреевның бүген сәгать унбергә монда киләчәген сөйләде.
Хадим ике касә күтәреп кереп өстәл өстенә куйды.
Муса әфәнде Габденнәсыр әфәндене:
– Кәрәм боерасыз6,-дип, кофе эчәргә чакырды.
Алар, өстәл янына килеп утырып, кофены эчә башладылар.
– Нигъмәтулла әфәнде кайда соң?-дип сорады Габденнәсыр әфәнде.
– Магазинга киткән иде, бераз эшләре бар икән, хәзер кайтыр,-дип җавап бирде Муса әфәнде.
Шулай тегене-моны сөйләшеп кофе эчкән арада Нигъмәтулла әфәнде кайтып та җитте. Ул, өйгә кереп, Габденнәсыр әфәндедән саулык-сәламәтлек сорашкач, Муса әфәндегә карап:
– Хәзер господин Андреев белән Әхмәди бай да киләләр,-диде һәм тәрәзәгә күзе төшеп:-Әнә килеп тә җиттеләр... Чыгып каршы алырга кирәк,-дип өстәде.
Нигъмәтулла әфәнде белән Муса әфәнде яңа килгән кунакларны каршы алырга чыктылар. Бераздан Әхмәди бай белән господин Андреев, бүлмәгә кереп, саулык-сәламәтлек сорашып, өстәл янына утырыштылар. Нигъмәтулла әфәнде, хадимне чакырып алып, тагы берәр касә кофе китерергә кушты. Ике-өч минуттан кофе килеп, аны эчә башлагач, господин Андреев, Габденнәсыр әфәндегә карап:
– Сез, газизем, Габдуллин номерларында торасыз шикелле? – дип сорау бирде.
– Әйе, Габдуллин номерларында торам.-диде Габденнәсыр әфәнде.
Янә бер-ике минут үткәннән соң, господин Андреев, Габденнәсыр әфәндегә карап, болай дип сүз башлады:
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Меңнәр, Яки Гүзәл Кыз Хәдичә - 2
  • Büleklär
  • Меңнәр, Яки Гүзәл Кыз Хәдичә - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4285
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1575
    41.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Меңнәр, Яки Гүзәл Кыз Хәдичә - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4275
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1729
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Меңнәр, Яки Гүзәл Кыз Хәдичә - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 3390
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1534
    39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.