Latin

Маякчы кызы - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4491
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Агыйделдә таң ата.
Рухны күтәрә, дәрт уята, тәнгә көч бирә торган салкынча таң. Агыйдел таңы.
Тын. Бик тын. Күктә соңгы йолдызлар сүнә. Куаклар артындагы түгәрәк күлдә ана үрдәк, бак-бак килеп, балаларын йокыдан уята.
Әнә Агыйдел – үзе турында бик күп җырлар җырлаткан, әкиятләр сөйләткән ямьле Агыйдел! Аның өстеннән акрын гына сыек томан күтәрелә. Су читендә ялгыз көймә. Ул салмак кына чайкала. Ә әнә тегендә, Агыйделнең аргы як читендәге сирәк камышлыкта, түшен тәкәббер киереп, шул ук вакытта бик сакланып, аккош йөзә.
Илсөяр, шуларның барысына да сокланып карап торды да, әкрен генә әйтеп куйды:
– Шундый матур, әти, шундый матур тышта...
Бу вакытта Мәрдән абзый киенеп беткән иде инде. Ул, әкрен генә килеп, тәрәзәдән карады һәм кызына эндәште:
– У-у, матур икән шул, – диде ул, – әйдә, акыллым, минем белән, маяк сүндерергә...
– Әйдә, әти.
Минут үтүгә, алар Агыйдел ярына чыгып бастылар. Илсөяр, шатланып, иркен сулады. Иркәләнеп, әтисенең биленә башын куйды.
– Таң атканда бигрәк тә матур инде безнең бу Агыйдел, әти, әйеме?
– Әйе шул, кызым.
– Ә-әнә теге буйлар нинди матур булып кызарып килә. Кояш шуннан чыга, әйе бит, әтием?
– Әйе, кызым.
– Кәмәш әби ялганлаган. Аны солдатлар күсәк белән каерып чыгармый, әйе бит, әтием?
Мәрдән абзый көлде. Илсөяр дә көлде; аннан әтисен ярның куерак чирәмле урынына җитәкләп килде дә сөенеп әйтеп куйды:
– Шунда утырып торыйк, әти... Бераз гына...
Ата белән кыз куе үләнле текә ярдан аякларын салындырып утырдылар да, сөйләшеп табигатьнең ямен җибәрүдән курыккандай, тынып калдылар.
Әнә ничек сизелер-сизелмәс кенә таң сызыла. Офык читендә, бер карасаң, бөтерелеп килгән диңгез дулкыннары төсле, бер карасаң, эрүсәгән* кар өемчекләре төсле чал болыт. Болыттан арттарак – түгәрәк ай, аңардан әз генә өстә, күктәге йолдызлар арасында, иң зур, иң якты йолдыз – Чулпан йолдызы. Аның тын Идел өстенә төшкән шәүләсе, алтын багана булып, су төбенә сузылган. Әз генә җил исеп, су өсте шадраланып киткәндә, шәүлә киртләч-киртләч булып сына, әллә ничә җирдән өзелә. Су өсте тынгач, шунда ук бик шома алтын багана булып, тагын Агыйдел төбенә сузыла.
Көнчыгыш ягы алсулана, торган саен агара бара ул. Агыйделнең ике ягы буйлап тезелеп киткән яшел, кызыл маяк утлары хәзер тоныграк булып күренәләр. Ай батып барган яктан һавага ике көтү үрдәк күтәрелгәне күренә. Үрдәк көтүенә каршы бер йолдыз атыла. Йолдыз, күз ачып йомганчы үтеп китеп, офыкта югала. Аның эзе берникадәр вакыт һавада сызылып тора. Ә үрдәкләр, канатларын шапылдатып, үзара әкрен генә сөйләшә-сөйләшә, камышлыкка карап очалар. Баягы аккош, чакырылган кебек кинәт борылып, камышлык эченә кереп югала.
Агыйдел өстендәге төн пәрдәсе юкара. Агыйделнең сыек яшел суы инде үз төсенә керә. Аның борылыштагы ташларга бәрелә-сугыла агуы хәзер аеруча матур булып күренә башлый. Берсен-берсе кабатламый торган ямьле күренешләр берсен-берсе әнә шулай алмаштырып торалар. Аларның һәр үткәне кызганыч, һәр яңасы үткәненнән матур.
Әз генә җил исеп китә.
Илсөяр җиңел генә дерелдәп куя һәм, әтисенең куенына сыена төшеп, әкрен генә эндәшә:
– Әти!
– Нәрсә, акыллым?
Илсөяр бик текә ярдан түбәнгә күрсәтә:
– Әти, менә бу су ага да ага. Ничек бер дә бетми соң ул, әти?
– Ничек бетми? Һем-м... Ничек әйтергә соң сиңа? Бакчы, безнең тирәдә генә дә ни тикле чишмә бар. Ә бөтен Агыйдел буенда! Тагын елгалар бик күп. Шулар барысы, барысы Агыйделгә агып төшәләр дә бер су булып – зур су булып агалар.
– Ә кая ага соң бу Агыйдел, әти?
– Камага, кызым.
– Ә Кама кая ага?
– Иделгә.
– Ә Идел?
– Идел... Идел – диңгезгә.
– Ә ул кая коя?
– Анысын инде син, кызым, Андрей дәдәңнән сора. Ул укыган кеше, белә. Ә мин, кызым, укымаган, белмим. Менә әле син Совет чыккач, бер кыш булса да укып калдың. Кызыллар илдән акларны сөреп чыгаргач, тагын укырсың...
Кыз әтисенә елыша төште һәм, берәрсе ишетмәсен дигән сыман, авызын әтисенең колагына якын китереп пышылдап куйды:
– Ә акларны кайчан сөреп чыгарырлар соң, әти?
– Тиз, кызым, тиз...
Кызын тынычландырыр өчен генә әйтмәде Мәрдән азый. Агыйдел буеннан аклар табан ялтыратырга күп калмаган иде инде. Туп тавышлары гел якыная баралар һәм: «Аклар бүген-иртәгә Агыйделдән шыла икән», – дигән хәбәрләр дә йөри башлаган иде.
Мәрдән абзыйның тавышы тынып та бетмәде, хәбәрне дөресләргә ашыккан шикелле, еракта, бик еракта, ике-өч тапкыр туп гөрселдәде. Илсөяр, күтәрелеп, әтисенә карады:
– Кызыллар, әйе бит, әтием?
– Шулар, кызым.
– Монда киләләр, әйе бит, әтием?
– Әлбәттә, кызым.
Әле генә төн караңгылыгын тишеп, су өстен яктыртып торган яшел һәм кызыл утлы маяклар көчсезләнеп калдылар. Хәзер аларның утлары түгел, кызыл һәм яшел буяулы воронкалары гына күренә, шәүләләре агым суда җиңел генә чайкала иде.
Мәрдән абзый әкрен генә урыныннан торды:
– Әйдә, кызым, ишкәкләрне ал. Маякларны сүндереп меник. Әле дә тикмәгә яналар. Бөтен төнгә бер пароход үтми. Ә менә сугыш беткәч, күрерсең... О-о... анда, кызым, эш бүтән булыр, түбәннән пароход күренеп өлгермәс, югарыдан икенчеләре килеп чыгар. Ул да түгел, дөп-дөп буксир, көймәләр... тагын пароход, тагын көймәләр.
– Ә аннан соң гел кызыллар гына булып торырмы?
– Гел, кызым.
– Әйдә, әти.
Илсөяр, сикерә-сикерә ярдан төшеп, көймәгә керде дә көзгедәй тигез су өстенә ишкәкләрен әкрен генә салып ишә башлады.
Мәрдән абзый белән Илсөяр берничә маякка кадәр сөйләшмичә бардылар.
Икенче маякны сүндергәч, көймә агымга түбән борылды. Илсөяр, ишкәген ташлап, маңгаена төшкән чәч учмаларын яулык читенә кыстырды. Тагы бер тапкыр иште дә ишкәкләрен кулларыннан җибәрде.
Соңгы маякны сүндерергә килгәндә, кызарып чыккан кояшның беренче алтын нурлары тын Агыйдел өстенә җәелде. Нәкъ шул чакта Илсөяр көн дә шушы вакытта ишетә торган ягымлы, иркә тавыш ишетте:
– Илсөяр-әр!
– ...Әнә бабаң да торган, кызым.
Илсөяр, күтәрелеп, биек ярга карады...
– Баба-кай-й, – дип тавыш бирде Илсөяр һәм, ашыгып-ашыгып, ярга таба ишә башлады. Көймә озын борыны белән бик тиз ярга килеп бәрелде. Илсөяр, көймә туктап җитәр-җитмәс атылып чыгып, текә ярдан өскә таба үрмәләде.
Менеп җиткәч, Мәрдән абзый шикелле үк кара күзле, ләкин шактый кечерәк буйлы, көләч йөзле кешенең муенына сарылды.
– Әйбәт йокладыңмы, бабакай?
– Аю кебек, кызым.
– Балыкка, әйе, бабакай?
– Тоттырса...
Бикмүш бабай – Мәрдән абзыйның атасы. Карт инде ул – җитмешкә җитеп килә. Ул шул гомеренең күп өлешен Урал шахталарында күмер чабып үткәрде. Картаеп эшкә ярамый башлагач, аны хуҗалары куып чыгардылар... Йөри-йөри менә шушы Агыйдел ярларына килеп чыга ул. Шул көннән башлап, Мәрдән абзый, Илсөяр, Бикмүш бабай – өчәү бергә яши башлыйлар. Шул көннән башлап, Илсөяр белән Бикмүш бабай, Мәрдән абзыйга булышып, җәен балыкка, кышын ауга йөреп үткәрәләр. Бикмүш бабай Илсөяргә шахта турында, шахтадагы йөзләрчә күмер тузаны сеңгән кешеләр, аларның хуҗаларга каршы баш күтәрүләре турында сөйли. Шулай үтә аларның соңгы еллары.
Сораулар һәм биремнәр.
1. Табигатьне тасвирлаган урыннарны аерып алып укыгыз, чагыштыруларны табыгыз. Алар әдәби әсәрдә ни өчен кулланылалар икәнен аңлатып карагыз.
2. Илсөяр «су кая ага», «ул ничек агып бетми», «кояш ничек чыга» дип сораулар бирә. Бу аның нинди сыйфаты турында сөйли? Ә сез үзегез Илсөяргә ничек җавап бирер идегез?
3. Илсөяр, аның әтисе, бабасы турында ниләр аңладыгыз? Аларның үзара мөнәсәбәтләре ничек тасвирланган?
4. Сезнең таң атканны күргәнегез бармы? Ул нинди булып исегездә калды?
5. Табигатьне тасвирлаган урыннарны ятлагыз.
Кунак бабай.
Илсөяр өйгә йөгереп килеп кергәндә, анда ниндидер бер ят бабай утыра иде.
Кыз аны күрүгә бусагада туктап калды. Ят бабай да, сүзен бүлеп, бер мизгел Илсөяргә карап торды. Аннары, тагы Мәрдән абзыйга таба борылып, ярар дигән мәгънәдә, чак кына ияк кагып куйды. Мәрдән абзый да какты ияген, Илсөяр бу ымлашуларда ниндидер сер барын сизде. Бу сернең бая бабасы белән әтисе арасындагы пышылдашуларның дәвамы икәнен дә сизде ул, тик мәгънәсенә төшенә алмады. Менә ят бабай тагы Илсөяргә таба борылды:
– Я, нихәл, тәти кыз?
Илсөяр эндәшмәде.
– Абау, әллә инде су кергәндә телен чуртан балык тешләп алган?..
Илсөяр, уңайсызланып, башын түбән иде.
– Тешләмәгән.
– Алай, яхшы... – дип елмайды бабай һәм, билендәге путасын бушатып, куеныннан зур гына бер кызыл алма чыгарды.
– Мәле, акыллым. Я, кил инде, тартынма, – диде ул һәм алманы Илсөяргә сузды.
Илсөяр ят бабайның кулына күз кырые белән генә карап торды да, кыюсыз гына атлап килеп, алманы алды.
– Рәхмәт, бабай...
Ләкин Илсөяр шулхәтле әкрен әйтте, ят бабай аның сүзләрен бөтенләй ишетмәде, бары тик авызы кыймылдавын гына күреп калды.
– Я, Илсөяр... Балык шәп чиртәме?
Чиртми дисәң, булдыксыз дип көләр, чиртә дисәң, ялган була. Шуңа күрә Илсөяр ни дип тә җавап бирмәде. Әйбер эзләгән булып, өстәлгә таба китте.
Ят бабай:
– Белдем инде, мин килгәнне яратмаган икән, шуңа сөйләшми... китәм алайса, – дигән булды һәм, менә сиңа кирәк булса, чыгып та китте.
Илсөяр, уңайсызланып, идәнгә ашъяулык җәеп торган әтисе янына тезләнде.
– Әтием...
– Юк, кызым, шаярта ул. Хәзер керә...
– Ә нинди кеше соң ул?
– Юлаучы. Каенсарга бара. Юл адашып кергән. Менә чәй эчкәч, үзен урманга, Каенсар юлына тикле озатып куярсың.
– Абау, шунда хәтле дә бара белмимени?
– Белми. Бу як кешесе түгел ул, ерактан килә.
– Ә-ә... алайса мин аны Каенсарга ук илтеп куйыйм, әти, тау аша гына.
– Ярамый... Таулар аша йөрергә йөрәгем шәп түгел, ди.
– Ә-ә, – диде Илсөяр һәм, әтисе кулындагы икмәкне алып, ашъяулыкка турый башлады.
Чәй өлгерде.
Чәй өлгерүгә, китмәдем инде, берәр ай торгач, бәлки сөйләшә башлар әле дигән булып, кунак бабай да әйләнеп керде. Ул да түгел, Бикмүш бабай кайтып җитте. Тәрәзә төбендә битен юып маташкан соры песи – Фатыйма, сикереп төшеп, Бикмүш бабайны гадәтенчә мыраулап каршы алды.
– Шул синлек кенә булды да... – Бикмүш бабай җепкә тезгән кечкенә-кечкенә өч чабакны идәнгә ыргытты. Балыклар тыпырчынырга тотындылар. Песи, песиләргә генә хас осталык белән, балыклар өстенә ташланды.
– Чиртми, шельма* , – диде Бикмүш бабай. Ул киез эшләпәсен чөйгә элде дә табын янына тезләнде. – Чиртми... Кунакны балык белән сыйлармын дигән идем. Булмады инде, бигайбә* , кем...
Кунак, икмәк телеменә тоз сибә-сибә, Бикмүш бабайга таба борылды:
– Зарар юк... – диде ул һәм чәен тәлинкәгә салды да ашык-пошык шопырырга тотынды.
Бар да сүзсез калдылар. Ә Илсөяр кунакның да, әтисенең дә, бабасының да һәрбер хәрәкәтен күзәтеп утырды.
«Ник әти үзе дә эчми, нигә кунак бабайга шулхәтле исләре киткән? Әти нигә бертуктаусыз керә-чыга йөри? Ә кунак бабай нигә шулай ашыга?»
Әйе, кунак бик ашыга иде. Ул, авызын пешерә-пешерә тагын бер чынаяк чәй эчте дә, тиз генә торып, чөйдән котомкасын алды.
Мәрдән абзый да, Бикмүш бабай да никтер кунакны кыстамадылар. Илсөяр өчен монысы да сәер иде. Ә Мәрдән абзый, кунак артыннан ук торып, аның белән чыгып киткәч, Илсөяр тагын да аптырый төште.
Һәрбер нәрсәне күрергә, белергә яраткан Илсөяр алар артыннан чыкмакчы булып, ишеккә килде. Тик, ят бабайдан уңайсызланып, кире борылды. Ләкин бу аның тынычлануы түгел иде әле. Кыз, шул турыда сораштырырга дип, бабасы янына килде, әмма өлгерә алмый калды. Кунак белән әтисе бик тиз әйләнеп керделәр. Кунак чәй эчкәндәге шикелле ашык-пошык тәмәке төрде дә путасын кысып бәйләде.
– Вакыт, – диде ул, – Илсөяр озатыр дисең, Мәрдән?
– Озата, озата... – диде Мәрдән абзый. Аннары, Илсөярнең башыннан сыйпап, көлемсерәде.
– Кунак бабаңны бик әйбәтләп озат, яме, кызым.
– Җә, әти.
– Җә булса бар, чабаталарыңны ки, аннан туры өйгә кайт. Андрей дәдәңә* кереп торма. Соңга калырсың.
– Җә, әти.
Бикмүш бабай, башын тәрәзәдән сузып, кояшка карап алды да:
– Бераз ял итеп алсаң да була иде әле. Бик иртә кузгалдың, кунак, – диде.
– Вакыт. Юл кешесенең юлда булуы хәерле.
– Анысы да дөрес. Болай сез иртәнге салкын белән урманга да җитсәгез кирәк.
– Илсөяр атын ничек куар бит...
«Нинди сәер бабай соң бу? Нинди ат булсын безнең?» Ул арада кунак эшләпәсен басып киде дә, тиз-тиз атлап, өйдән чыкты.
– Ярый, хушыгыз, сыегыз өчен рәхмәт. Әйдә, акыллым...
– Хәерле юл, туган.
Кунак башта әкрен генә барды, өй яныннан ераклашкач, хәйран тибеш* атлый башлады, ә инде өй күздән югалганда, яшенә карата искиткеч җиңел атлый иде. Гәүдәсе кармак шикелле бөгелеп килгән. Чәче дә, сакалы да җитен төсле ак.
Кашларына хәтле агарып беткән. Бикмүш бабайдан бик күп карт булса кирәк. Ә ничек җитез! Илсөяр, бабасы белән берәр җиргә барырга чыкса, аны көтеп ала-ала аптырап бетә, ә моның артыннан тиз-тиз атлап та өлгерүе кыен.
Кунак бабай урманга кергәнче сөйләшмичә барды. Тик, урманга кереп, Илсөяр юлдан читкә өстери башлагач кына, тавышы чыкты аның.
– Юл сулда калды ич, Илсөяр!
– Моннан турырак...
– Әһә. Ә адашмабызмы соң?
Илсөяр кунак бабайга ияләнеп килә иде инде. Шуңа күрә ул, иркенәеп, әтисе һәм бабасы белән сөйләшә торган телдә җавап бирүдән дә тартынмады.
– Фу, – диде ул. Бу Илсөярнең: «Мондый гына юллардан йөргәне бар инде апаңның, мин монда күземне бәйләп җибәрсәләр дә адашмыйм» диюе иде. Кунак бабай да бу «фу»дан шундыйрак мәгънә аңлады булса кирәк, бер дә шикләнмичә, юлсыз җирдән атлый башлады. Тик алда алан күренгәч, сорап куйды:
– Еракмы әле, акыллым?
– Әти, биш чакрым, ди.
– Ул да шушыннан йөримени?
– Эһе.
– Син монда еш буласыңмыни?
– Эһе.
– Нишләп?
– Андрей дәдәләргә киләм.
– Кем соң ул Андрей дядя?
– Каравылчы, урман каравылчысы.
– Ул да сезгә киләме?
– Эһе.
– Ә монда, урманда, бер ялгызың йөрергә курыкмыйсыңмы соң?
– Фу...
Урман эче караңгыланганнан-караңгылана барды. Аланның бу ягында тагы да караңгылана төште. Хәзер урман шулкадәр куе иде, безнең юлчыларга аллы-артлы барырга туры килде. Илсөяр алдан, бабай арттан. Өстә агач тармаклары бер-берсе белән шулкадәр чәлмәшеп* беткән, аларның куе яфраклары арасыннан көн яктысы урыны-урыны белән генә үтә алган иде. Шуңа күрә юлчылар каяндыр килеп чыккан болытны да сизмәделәр, бары күле корыган икенче бер аланга килеп чыккач кына күрделәр.
Кунак бабай, урман өстенә тияр-тимәс йөзгән тоташ соры болытка карап:
– Оһо... Бөтенләй каплап алган ич бу, – диде һәм шунда ук Илсөярне юатырлык берәр сүз әйтмәкче булды. Чөнки ул, Илсөярне яңгырдан куркып борчыла башлар, дип шикләнде. Ә Илсөяр юеш көл шикелле соры болытларга күтәрелеп карады да шатланып куйды:
– Әй, күңелле була да соң хәзер!..
– Яңгыр? Күңелле?
Җил исеп китте, агач башлары шаулашып куйдылар.
– И-и, алайса яңгыр яуганда урманда булганың юк икән әле синең. Мин бит яшенле яңгырны әйтәм...
Кунак бабай гаҗәпләнүеннән берникадәр вакыт эндәшми торды, аннан әйтеп куйды:
– Юк шул.
– Ә минем бар... Бик күп.
– Булган кыз икәнсең син алайса.
– Һе.
Юлчылар, шулай бара торгач, кайчандыр яшен сугып сындырган, кәүсәсенең бер ягы күмергә әйләнгән юан имән янына килеп чыктылар. Имән яныннан сулга таба бер сукмак киткән иде. Ят бабай шул сукмакка чыкты да таныш әйберсенә караган күк карап торды һәм Илсөяргә болай дип эндәште:
– Минем юлга шушы сукмак чыгамы?
– Шушы сукмак.
– Ә каравылчы йорты әнә шундамы?
– Әйе, бабай, – диде Илсөяр һәм, тагын нидер әйтергә теләп авызын ачкан ие, ят бабай аны бүлде.
– Бик шәп, – диде ул. – Рәхмәт, кызым. Мин хәзер юлны үзем дә табармын инде. Бар, кайт, күгәрченем.
Әбә-әү... Илсөяр бит әле кунакның исемен дә, яшен дә, Каенсарга нишләп баруын да белмәде. Балаларын, аларның исемнәрен дә сораша алмый калды. Бу турыда ул, яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгыр ява башлагач, берәр имән куышын эзләп кереп утырганда сорашырмын, дип уйлаган иде. Күк күкрәмәде шул, яшен яшьнәмәде, яңгыр да рәхәтләндереп яумады.
Кунак бабай Илсөярнең йомшак сары чәчләрен сыйпады да, куеныннан алып, аңа тагын бер алма бирде, һәм тиз-тиз атлап китеп барды.
– Хуш, күгәрченем.
Әллә ничек күңелсез, моңсу булып китте Илсөяргә. Ул берникадәр вакыт аптырап карап торды да сәер бабайга дәште.
– Нәрсә, күгәрченем?
Илсөяр, тагын бераз озатыйммы әллә, димәкче булган иде дә, уңайсызланып:
– Адашмассыңмы соң, бабай? – диде.
– Юк, юк, кызым... Бар, кайт инде, кайт...
Илсөяр каравылчы өенә, бик якын булса да, кереп тормады, чөнки әле аның, Салавычка барып, катык алып кайтасы бар. Аннан бүген иртәрәк ятып йокларга кирәк. Иртәгә бит аны әтисе тауга алып менә. Анда әтисе ниндидер серле нәрсә күрсәтергә булды. Илсөяр шуңа күрә ашыга-ашыга кирегә атлады. Шулай да, каравылчының кызы күренмиме икән дип артына борылып карады һәм... Менә сиңа кирәк булса... Кунак бабай, як-ягына каранып алды да, сакланып кына кире борылды. Һәм... Каенсарга таба түгел, каравылчы өенә таба китте. Илсөяр яшен сугып көйдергән имән төбенә чүгәләде. Кунак бабай тагын як-ягына каранып алды да йөгерергә үк тотынды.
– Менә сиңа кирәк булса, – диде Илсөяр үзенә үзе, – нинди сәер кеше соң бу? Юлбасармы әллә югыйсә? Юлаучы диюе ялган булдымы? Андрей дәдәдә үче бармы әллә моның? Үтерергә килгәнме әллә ул Андрей дәдәне.
Илсөяр курыкты, шулай да беләсе килү куркуны җиңде. Ул, агачларга яшеренә-поса, шикле бабай артыннан күзәтеп бара башлады.
Ләкин бабай урман каравылчысы өчен Илсөяр уйлаганча куркыныч кеше түгел икән. Ул, каравылчы өенә җиткәндә, үз ишегалдына кайтып кергән хуҗа шикелле, иркен атлый иде. Каравылчы да, тәрәзәсен ачып, бабайга дусларча елмайды. Менә алар өй түрендә очраштылар да, күптәнге дуслар шикелле, кул кысышып күрештеләр, ашык-пошык нәрсәдер сөйләштеләр, аннан әкрен генә урман куелыгына кереп югалдылар. Илсөярдә курку кимеде кимүен, ләкин сәер бабай тагын да серләнә төште. Һәм Илсөяр, аучы җәнлек артыннан күзәткән шикелле, бабай белән Андрей дәдәне күзәтә башлады.
Илсөяр алардан егерме-утыз адым гына калып бара. Аптырый, йөди ул, башында төрле сораулар туа һәм аларның берсенә дә җавап таба алмый. Ул бары бер генә нәрсәне белә:
– Каенсарга бармый бу. Безне алдаган. Андрей дәдә белән аның берәр яшерен эше бар... Әһ-һәәә, белдем инде... алар берәр күмелгән хәзинә беләләрдер... Шуны казырга баралар...
Илсөярнең исенә кайчандыр бер узгынчы әби сөйләп киткән әкият төште. Анда да бит, шушындый ук бер кара урманда, агач төбеннән ике кеше җиде сандык алтын казып алалар. Аларның да бит берсе нәкъ шушындый үзе бөкре, үзе җитез карт була, икенчесе...
Ләкин менә сиңа кирәк булса... шикле бабай путасын чиште, чиште дә иске чикмәнен, озын киндер күлмәген салды. Һәм... (Илсөярнең йөрәге бер тын тибүеннән туктап торды, аннан бик еш тибә башлады. Башын саклап калырга теләгән сыман, иңбашларына яшеренде.) Шикле бабай – шомырт кара чәчле, озынча алсу яңаклы, типсә тимер өзәрдәй таза бер егеткә әйләнде. Аның ак чәче, ак сакалы, чал кашы – парик булган икән. Ә бөкресе бер иске бүрек имеш...
Менә Андрей дәдә, ул салып ташлаган сәләмәләрне җыеп алды да өйгә таба китте. Әлеге кеше исә бераз барды да, җирдән бер таяк алып, корган наратка бик каты итеп ике тапкыр сукты... Шунда ук әллә кайдан мылтыклы бер башкорт килеп чыкты. Башында кырпулы* бәрхет бүрек, ак күлмәк өстеннән җиңсез казаки* кигән. Аякта читек, тез астыннан нечкә каеш белән кысып бәйләнгән. Башкорт сәер кеше белән кочаклашып күреште. Аннан тиз генә башкорт килгән якка таба китеп югалдылар.
Илсөяр куркуыннан бер мизгел кузгала алмыйча торды; тынычлана төшкәч, кача-поса чигенергә тотынды. Бераз чигенгәч, тагын туктап калды. Артта, бабай булып йөргән кеше белән мылтыклы башкорт киткән якта, ат кешнәгән тавышлар ишетелде. Илсөяр тагын берничә адым чигенде, аннан, бөтен көчен биреп, олы юлга таба йөгерергә тотынды...
...Менә ул йөгереп килгән уңайга бөтен гәүдәсе белән өйалды ишегенә килеп бәрелде. Һәм ике куллап дөбердәтергә тотынды.
– Кем бар?
Илсөяр дөбердәтә генә алды. Һәм ишек ачылуга Бикмүш бабайның алдына капланып елый башлады.
– Чү нәрсә булды сиңа? – диде Бикмүш бабай, ә Илсөярнең бите тырналган, күлмәк җиңе ертылган икәнен күргәч, бөтенләй куркуга төште.
Тавышка будкадан чыккан Мәрдән абзый да шул сорауны кабатлады:
– Ни булды? Сөйлә тизрәк?
Илсөяр әле һаман сөйләшерлек хәлдә түгел иде.
– Куркытканнар баланы, – диде Бикмүш бабай. Ул Илсөяргә чүмеч белән су китерде. Илсөяр салкын су эчкәч, бераз җиңеләеп киткән шикелле булды. Ул башта тотлыга-тотлыга аклар турында сөйләп бирде, аннары «кунак бабай» турында сөйләргә кереште.
– Теге кунак бабай безне алдаган, чистый юлбасар икән ул.
Билгеле, Илсөярнең сүзләренә берсе дә ышанмады. Шулай да кызның ни өчен шулай дип әйтүен беләселәре килә иде.
– Ник алай дисең, кызым!
Илсөяр ул кеше белән үзенең кая кадәр барганын, аның белән ниләр сөйләшкәнен, ниләр күргәнен сөйләп бирде һәм сүзен шулай бетерде:
– Юлбасарның да юлбасары... Сакал-мыегы, чәче – бөтенесе алдау булган. Йолкуына, җыенысы кубып чыкты... Анда алар бик күп, унлап, йөзләп бардыр. Безгә килгән кеше башлыклары, ахрысы. Көтеп торалар икән үзен, күренүенә күтәреп кенә алдылар.
Мәрдән абзый Илсөяр сөйләгәндә чыдарга тырышып караса да, булдыра алмады, көлеп җибәрде. Бабасы да көлде. Алар көлгәч, Илсөяр өчен сер тагын да тирәнәя төште. Карады да катты ул аларга. Әтисе исә, көлүеннән туктап, һәрвакыттагыча уйчан кыяфәткә керде. Һәм, Илсөяр каршысына тезләнеп, болай диде:
– Син – акыллы кыз, мин сиңа ышанам. Минем монда сөйләгәннәремне дә, урманда күргәннәреңне дә беркемгә, һичкайда әйтмәссең, яме? Тынычлан. Бернәрсә дә юк, кызым. Безгә килгән кунак та, аның иптәшләре дә начар кешеләр түгел, яхшы кешеләр... Ә калганын соңыннан сөйләрмен...
Ата шулай диде дә тиз генә өйгә кереп китте. Ишек ачылып ябылганда Илсөяр өй эчендә биш-алты кеше күреп калды. Аларның берсе, кыек якалы кара сатин күлмәк кигәне, озын сары чәчлесе, әкрен генә нидер сөйли, башкалар йотлыгып тыңлый иделәр. Илсөяр өчен өйгә күпләп-күпләп кеше җыйналу да, аларның кайчакларда төннең-төн буена шулай сөйләшеп утырулары да яңалык түгел иде. Шуңа күрә ул аларга артык әһәмият бирмәде. Аны хәзер икенче бернәрсә – кунакның үзе өчен һаман да серле булып калуы, һәм атасының әйтеп бетермәгән сүзләре кызыксындырды.
Яхшы кешеләр... ә кемнәр соң алар яхшы кешеләр? Кыяфәтен алыштырып йөрүче яшь егет кем ул? Алар анда – урманда нишлиләр? Әти нигә анысын әйтмәде?
Сораулар һәм биремнәр.
1. Кунак бабай ни өчен башта ук Илсөяргә сәер булып күренә?
2. Әтисе ни өчен кунак бабайны үзе озатмый, бу эшне кызына куша икән?
3. Кунак бабайның «сере» нәрсәдә? Сез аны аңладыгызмы?
4. Илсөярнең гаять кызыксынучанлыгы, һәрбер нәрсәне күрергә, белергә яратуы бүлекнең кайсы урыннарында ачык күренә? Шул урыннарны табып, укып күрсәтегез.
5. Илсөяр өчен җавапсыз калган сорауларга сез ничек җавап бирер идегез? Кемнәр ул яхшы кешеләр? Кунак бабай кем булып чыга?
Урманга, партизаннарга.
– Әйдә, кызым, будкага керик әле...
Мәрдән абзый Илсөярне будкага кертеп җибәрде. Аның артыннан үзе дә кереп, тәрәзәгә килде. Бераз карап торды да, кызына болай диде:
– Мин сиңа бер эш тапшырырга уйлыйм, кызым. Зур эш... Бик зур. Сиңа хәзер урманга барырга туры килә. Теге «кунак бабаң» янына...
Илсөяр җиңелчә генә калтыранып куйды. Мәрдән абзый аны тынычландырырга ашыкты.
– Ә син курыкма, кызым, «кунак бабаң» (инде сиңа дөресен әйтергә була) партизан ул – партизаннар командиры. Урманда аны каршы алган иптәшләре дә – партизаннар, кызылармеецлар шикелле үк, ярлы халык өчен сугышып йөрүче кешеләр...
Мәрдән абзый, сүзен бүлеп, тиз генә тәрәзәгә килде. Узып баручы солдатларга карап алды да киң җилкәсе белән тәрәзәне томалады.
– Бар... Бүген үзең күргәннәрнең барысын да «кунак бабаңа» сөйләп бир. Дүрт йөз солдат диген. Тирә-як авыллар ярдәмгә киләчәк диген. Бар, кызым, ашык, – диде.
Илсөяр тагын калтыранып куйды. Бу юлы «кунак бабай»дан куркып түгел, йомышның артык җаваплы булуыннан, әтисенең урманга шундый зур сер алып барырга кушуыннан куркып калтыранды ул. Аның күзләре зур булып ачылдылар, кыз ни дип тә җавап кайтара алмады. Мәрдән абзый Илсөярне тынычландыру өчен елмаеп куйды. Һәм, кызының биленнән тотып, башы түшәмгә тигәнче күтәрде:
– Я, кызым, нигә бик уйга калдың?
Илсөяр җавап кайтармады. Мәрдән абзый, аны идәнгә төшереп, йомшак чәченнән сыйпады.
– Кыюрак, кыюрак бул, кызым. Илсөяр аяк очларына карады.
– Мин... мин кыю, әти. Мин хәзер...
– Менә шулай... Бар, хәерле юл. Кулыңа кечкенә тырысыңны ал. Солдат-мазар очрап сорашырга тотынса, урманга гөмбәгә барам диярсең. Синең өчен иң кирәклесе – үзеңне тыныч тоту, каушамау. Ләкин кара, бик тиз йөр, кызым. Әз генә соңга калуның да бөтен эшне бозуы мөмкин.
Илсөяр, өстенә йөкләнгән бурычны ничек үтәргә, партизаннарга нәрсә сөйләргә, юлда кеше очраса, ничек узып китәргә кирәк икәнен күз алдына китерә-китерә ишектән чыкканда, кояш кызуы сүрелеп килә иде инде...
Илсөяр, будка почмагыннан борылып чыккач та, ике солдатның, штыклы мылтыкларын алга каратып, тар сукмак буйлап кара-каршы йөреп торганнарын күрде. Күрде дә кинәт туктап калды. Аның аяклары, бик озак авырып яткан кешенеке кебек, хәлсезләнеп киттеләр. Илсөяр алга атларга теләде, ә аяклары буйсынмадылар.
Курыкты Илсөяр. Кая барганымны сизгәннәрдер дип уйлады. Әнә, аяклары Илсөяргә таба атлау өчен күтәрелделәр дә бугай... Әнә, берсе, эләктең бит, кызый, хәзер, күлмәгеңне салдырып, шомпол* белән ярабыз да, кул-аягыңны бәйләп, трюмга* төшереп ташлыйбыз дияргә авыз ачты бугай...
Илсөяр каушады, аның колак яфракларына кадәр кызышты... Юк, ул түзә алмас, менә хәзер кычкырып елап җибәрер дә, будкага йөгереп керер...
Шул чакта, кулындагы кечкенә тырысы исенә төшеп, Илсөяр иркен сулап куйды һәм артына яшерелгән тырысны беләгенә киде. Болай иткәч, куркуы басыла төште. Тагы бераздан, гөмбәгә баргандагыча иркен атлап, кузгалып китте. Солдатлар, тотып алу түгел, кая барасың дип сорап та тормадылар.
Илсөяр башка вакытларда гөмбәгә килсә – беренче гөмбәне тырысына салганчы, җиләккә килсә – беренче җиләкне өзеп капканчы, урман каравылчысының кызы Аня янына кереп, соңгы көннәрнең яңалыкларын сөйләшеп чыга, аның белән уйный иде. Тик бүген Илсөяр бу турыда уйлап та карамады. Урман каравылчысы үзе өйдә юк, ә кызына очрап юлы бүленүдән куркып, читтәнрәк үтте.
Беркөн «кунак бабай» белән аерылышкан җирдә ул әкрен генә сызгырырга тиеш иде. Илсөяр, туктап, як-ягына каранды, аннары сул кулының ике бармагын иреннәренә китерде:
– Фю-у!..
Илсөярнең баш очында гына тырышып-тырышып агач чукып маташкан кызгылт түшле тукран, чукуыннан туктап, акыллы күзләре белән аска карады. Әллә Илсөярне күрмәде, әллә күреп әһәмият бирмәде, шунда ук озын томшыгы белән яңадан чукырга тотынды. Ә сызгыруга каршы җавап кайтаручы булмады.
– Әкрен чыкты, – диде Илсөяр, – ишетмәделәр. Ул бер-ике адым алга атлады да тагын сызгырып җибәрде. Көчле нечкә тавыш, агачларга бәрелә-сугыла, еракларга китеп тынды. Тукран бу юлы аска карап та тормады, канатларын киң җәеп югары күтәрелде дә бик тиз күздән югалды. Ә җавап кайтаручы тагын булмады...
Илсөяр, артык тавыш чыгарудан куркып, әкрен генә унбиш адым алга атлады. Тагын тынып калды. Һаман бер тавыш та юк. Әллә арып туктады, әллә тамагы туйды – тукран тавышы да бетте инде. Әйтерсең Илсөяр бөтен урмандга берүзе калды, әйтерсең барлык кош-кортлар да, җәнлекләр дә дәррәү йокыга талдылар, ә партизаннарның барысын берьюлы җир йотты...
Илсөяр шулай уйланып барган җиреннән кинәт туктап калды, җиргә кадәр иелде дә ашыга-ашыга нидер карый башлады. Нечкә озын бармаклары бертуктаусыз кыймылдадылар. Әллә баягы, әллә бүтән бер тукран якында гына, тук-тук итеп, агач чукый башлады. Тик Илсөяр моны ишетмәде. Ул тезләре белән шуыша-шуыша нидер эзләде, тикшерде...
Менә ул, иге-чиге булмаган ком сахрасында озак эзләп йөргәннән соң, яланаяклары белән салкын чишмәгә баскан юлаучы шикелле, шатланып кычкырып җибәрде:
– Эз!..
Һәм, янында кеше булып, шуны ышандырырга тырышкан сыман сөйләнеп куйды:
– Эз! Эзләр! Яңа эзләр, болайга таба киткәннәр! Ә менә болары – ат аягы эзләре...
Илсөяр эз буенча алга йөгерде. Бераз йөгергәч, җиргә ятып тыңлады. Бу юлы ул үзеннән ерак түгел аяк тавышлары ишетте. Һәм сызгыру өчен бармакларын иреннәренә китерде. Нәкъ шул чакта аның алдына, җир астыннан үсеп чыктылар диярсең, ике кеше килеп басты. Илсөяр, сизмәстән елан койрыгына баскан кеше кебек чытаеп* , артына чигенде.
Сораулар һәм биремнәр.
1. Илсөяргә әтисе нинди эш тапшыра? Ни өчен аны зур эш дип әйтә?
2. Илсөярнең кичерешләрен сөйләгез: ул нәрсәдән курка, ничек итеп үзен тынычландыра? Аның батыр йөрәкле булуын ничек исбатлар идегез?
3. Илсөяр партизаннарны ничек эзләп таба?
4. Ә сез урманда курыкмыйча һәм адашмыйча йөри аласызмы? Аның өчен нәрсәләр белергә кирәк?
Әти ашыгырга кушты.
– Тукта, кулларыңны күтәр!
Илсөярнең йөрәге, күкрәген бәреп чыгарга җыенган кебек, дөп-дөп тибәргә тотынды.
– Беттем, – диде ул эченнән генә һәм шунда ук тынычланып китте. Бу кешеләрнең озынча йон бүрекләрендә югарыдан түбәнгә таба кыеклап сузылган өр-яңа кызыл тасмалар күрде. (Сәер дә инде: кызыл лента, мылтык, ә аякта чабата.) Кызыл тасмалылар бер-берсенә карашып алдылар да Илсөяргә таба сузылган штыкларын кырыйга бордылар.
– Син кем? – диде аларның берсе һәм, Илсөярнең куркырлык кеше түгел икәнен күреп, тавышын түбәнәйтте.
– Нишләп син, туташкай, берүзең урманда сызгырып йөрисең?
Икенчесе «сак булу зыян итмәс» дигән сыман, Илсөярне тагын бер кат күзләреннән кичерде дә сорауны кабатлады. Тәмам тынычланып җиткән Илсөяр:
– Миңа Костин абый кирәк иде... – диде. Кешеләр тагын бер берсенә карашып алдылар. Кешеләрнең берсе, колакларына ышанасы килмәгән кебек, бик гаҗәпләнеп сорау бирде:
– Костин иптәш кирәк?
– Әйе, абый.
– Ә нигә ул сиңа?
Илсөяр, күптән таныш кешеләр белән гади нәрсәләр турында сөйләшкәндәгечә, тыныч кына әйтеп куйды:
– Шулай, кирәк инде ... Мине тизрәк Костин абый янына алып барыгыз әле.
Кешеләр тагын бер-берсенә карашып алдылар. Аларның берсе башын чайкап куйды да, тәмәке янчыгын чыгарды. Илсөяр, боларның бик үк ашыгырга уйламауларын күргәч, тагын әйтеп куйды:
– Миңа бик тиз кирәк... Мин ашыгыч эш белән...
– Ашыгыч эш белән?
Кызыл тасмалылар күз карашлары белән үзара сөйләшеп алдылар. Тәмәке янчыгы чыгарганы төрүеннән туктап тамак кырды, моны ишетеп, күз ачып йомганчы каяндыр тагын ике кеше килеп чыкты. Боларның аркасында кыска мылтык булып, билләрендә кылыч, кулларында камчы иде. Алар Илсөяргә карап алдылар да килгән юлларына ашыгып китеп бардылар...
Озак та үтмәде, ат аягы тавышы ишетелде. Илсөяр һәм кызыл тасмалылар борылып карадылар. Атлылар икәү булып, икесе дә ун-унбиш адым читтә туктап калдылар. Шомырт кара ат өстендә килгән кеше, тиз генә төшеп, Илсөяргә таба атлады.
– Һи, Һи, мин кемне күрәм!
Илсөяр әле кайчан гына үзе чәй ясап эчергән һәм урманга озатып куйган «кунак бабай»ны бик тиз таныды. Аның өстендә хәзер күн пиджак, билендә киң каеш, аягында күн итек.
Киң каешына наган кыстырылган. Тик теге юлы, иптәшләре янына җиткәнче, бу киемнәрнең барысын да яшереп торган сәләмәләре һәм ап-ак чәче белән сакалы гына юк иде.
Илсөяр, шатланып, аның каршына йөгерде. Кул биреп күреште дә, аның колагына үрелеп, атасы әйтергә кушканнарны пышылдады һәм, ишетмиләрме икән дип шикләнеп, як-ягына күз йөртеп чыкты да, аяк очларына басып, тагы Костин колагына үрелде.
– Нәрсә?! – диде гаҗәпләнгән Костин.
Илсөяр тагын пышылдады һәм шуннан соң барысы да ишетерлек итеп әйтте:
– Әти ашыгырга, бик тә ашыгырга кушты.
Банданы тар-мар итәргә!
Костинның йөзе үзгәреп китте, күзләре усалланды, маңгае җыерчыкланды. Ул, Илсөярне әйдәп, атлар янына алып килде һәм башыннан сыйпады.
– Рәхмәт, Илсөяр, рәхмәт, акыллым. Без бер сәгатьтән анда булырбыз, – диде һәм:-Кил, мин сине атландырыйм, арыгансың, – диде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Маякчы кызы - 2
  • Büleklär
  • Маякчы кызы - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4491
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Маякчы кызы - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 3128
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1545
    42.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.