Latin

Маугли - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4490
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1939
37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Маугли, кулына чүлмәк тоткан килеш, торып басты. Аннары, иңбашларын язып куйгач, Киңәшмәгә карап, авыз ачып иснәде, ләкин аның күңеле ачу катыш үпкә белән тулы иде. Чөнки бүреләр аны яратмауларын, гадәтләренчә беркайчан да турыдан-туры әйтмәгәннәр иде.
— Әй, тыңлагыз! — дип кычкырды ул. — Бу эт ырлавының бернигә дә кирәге юк. Бүген сез миңа әллә ничә тапкыр кеше икәнемне әйттегез (ә мин сезнең белән гомерем буена бүре булып калган булыр идем), сүзегезнең чынлыгына хәтта үзем дә ышандым. Мин сезне "туганнар", дип түгел, ә кешеләрчә, "эт", дип атаячакмын. Ни теләү-теләмәвегезне тыңлап та тормыйм, анысы — сезнең эш түгел, минем эш! Кеше икәнемә чынлап та ышансыннар, дип, мин сезгә Кызыл Чәчәк алып килдем. Ә сез, эт балалары, аннан куркасыз.
Ул чүлмәген җиргә ыргытты, утлы күмердән коры мүк кабынып китте дә ялкынланып яна башлады. Ялкын телләрен күргән Туплам артка чигенде. Маугли утка коры агач тыкты, аның вак ботаклары кабынды да янарга тотынды. Аннары Маугли, утлы кисәүне баш очында болгый-болгый, куркудан сыртлары кабарынган бүреләрне куа башлады.
— И, кодрәтлем, — дип пышылдады Баһира. — Акеланы үлемнән коткар. Ул һәрчак синең дустың иде.
Бервакытта да рәхим-шәфкать сорамый торган кырыс Акела Мауглига ялварулы караш ташлады. Кара чәчләре иңбашына кадәр төшеп торган шәрә Маугли утлы кисәү яктысында басып тора, һәм аның тирә-юнендә күләгәләр бәргәләнә иде.
— Шул-лай! — диде Маугли, ашыкмый гына як-ягына карангалап. — Сезнең эт икәнегезгә ышандым. Мин үз халкым янына китәм. Тик алар минем халкым микән? Хәзер минем өчен джунглига юл ябык, мин сезнең телне һәм дуслык хисләрен онытырмын, ләкин сезгә караганда мәрхәмәтлерәк булырмын. Каныбыз уртак булмаудан башка, мин бөтен яклап сезнең туганыгыз идем, һәм шуңа күрә кешеләр арасында кеше булгач, мин сезне, сез мине саткан кебек, сатмаячакмын. — Ул аягы белән учакка тибеп куйды һәм өскә очкыннар чәчрәде. — Безнең арада, бер Туплам бүреләре арасында, сугыш булмас. Ләкин киткәнче әҗәтне түләргә кирәк.
Маугли буш күзләре белән утка карап утыручы Шер-Хан янына килде дә аның ияк астындагы сакалыннан тотты. Бербер хәл булмасын, дип, Баһира аңа иярде.
— Торып бас, эт! — дип кычкырды Маугли. — Кеше сөйләгәндә басып тор, юкса, тиреңне өтәрмен!
Шер-Хан колакларын яткырды, күзләрен йомды, чөнки утлы кисәү аңа бик якын иде.
— Бу, авыл карагы, мине Киңәшмәдә үтермәкче булган иде. Балачакта миңа бер кул сузып караган иде инде ул. Кеше булгач, этләрне менә шулай, менә шулай кыйныйбыз без. Мыегыңны гына селкетеп кара, Аксак, бугазыңа Кызыл Чәчәк тыгармын.
Ул утлы кисәү белән Шер-Ханның башына суккалады, ә коты очкан юлбарыс шыңшый һәм ыңгыраша иде.
— Фу! Хәзер үк ычкын моннан, өтелгән мәче! Тик исендә тот: Киңәшмә Кыясына икенче килгәндә минем баш өстендә Шер-Хан тиресе булыр... Менә хәзер нәрсә... Акела үзе теләгәнчә яшәсен. Аны үтерергә мин сезгә рөхсәт итмим. Үзегезнең эт кенә икәнегезне онытып, әллә кем булгандай, тел асылындырып монда бик озак утырырсыз, дип тә уйламыйм. Менә ничек итеп куам мин сезне! Таегыз моннан! Ычкыныгыз!
Маугли дөрләп янган кисәү белән уңга-сулга селтәнде, һәм тиреләренә очкын төшкән бүреләр як-якка качып киттеләр. Озакламый кыяда Акела, Баһира һәм Маугли ягына чыккан унлап бүре генә калды, һәм шулчак, гомер булмаганча, Мауглиның эченә ут капкандай тоелды. Аның сулышы буылды, ул елап җибәрде, бите буйлап яшь тамчылары агып төште.
— Нәрсә соң бу? Нәрсә бу? — диде ул. — Минем джунглидан китәсем килми, үземә ни булганын үзем дә белмим. Әллә үләм микән, Баһира?
— Юк, Кече Туганым, бу — күз яше генә. Кешеләрнең шулай инде... — диде Баһира. — Хәзер син бәләкәй бала түгел, ә олы кеше булдың. Синең өчен бүгеннән башлап джунглига юл ябык... Аксын алар, Маугли. Бу бит бары күз яшьләре генә.
һәм Маугли, йөрәге ярылыр дәрәҗәгә җитеп, елады да елады. Бу аның гомерендә беренче тапкыр елавы иде.
— Хәзер, — диде ул, — мин кешеләр янына китәм. Ләкин башта мин әнием белән саубуллашырга тиеш.
һәм ул Ата Бүре яшәгән мәгарәгә барды да, аларга башын төртеп, елады, ә дүрт бүре баласы кызганыч тавыш белән улады да улады.
— Мине онытмассызмы? — дип сорады Маугли.
— Эздән йөрер хәлебез бар чакта, беркайчан да онытмабыз! — диделәр бүре балалары. — Кеше булгач, син калкулык итәгенә кил һәм без синең белән туйганчы сөйләшербез, йә төннәрен басуга чыгып уйнарбыз.
— Тизрәк кил! — диде Ата Бүре. — И, Акыллы Бакачык, әниең белән без бик карт инде, тизрәк кил.
— Тизрәк кил, минем шәрә улым, — диде Ана Бүре, — һәм сине үз балаларыма караганда да ныграк яратканымны онытма.
— һичшиксез килермен, — диде Маугли. — Шер-Хан тиресен Киңәшмә Кыясына салыр өчен килермен. Онытмагыз мине! Джунглидагы бар халыкка әйтегез: мине онытмасыннар.
Маугли, ялгызы калкулыктан төшеп, үзәнгә, кеше дип аталган серле җан ияләренә юл тотканда, таң беленеп килә иде.


Каа ауга чыга
Монда сөйләнгән хәлләр инде күптән, Маугли Сионий Тупламыннан куылып, Шер-Ханнан үч алганчы ук, булды. Балу аны Джунгли Канунына өйрәткән чаклар иде. Дәү гәүдәле тәкәббер соры аю шәкертенең сәләтен күреп куанды, чөнки бүре балалары Канунның үз Тупламнарына, үз ыруларына кирәкле өлешен генә өйрәнәләр дә: "Атлаганда тавыш чыкмый, караңгыда күз күрә, җил исүен колак ишетә, тешләр үткер һәм ап-ак — безнең нәсел менә шундый ул", — дигән сүзләрне ятлагач, укытучыдан качып китәләр. Ләкин Мауглига, кеше баласы буларак, бик күп белергә кирәк иде.
Кайчакта, джунглида йөргәндә, кара пантера Баһира үз дустының хәлен белергә кергәли. Ул мырлый-мырлый агач астына ята да Мауглиның аюга җавап бирүен тыңлый. Малай агач башына суда йөзгән кебек яхшы үрмәли, бик шәп йөгерә, һәм Канун укытучысы Балу аңа урман-суның бар кануннарын: ничек итеп черегән ботакны тазасыннан аерырга, агачтагы күчкә очрасаң, кыргый бал кортларына ничек итагатьле итеп сүз катарга, төшке йокысын бүлсәң, ботак арасындагы ярканатка ни дип әйтергә, суга чумганчы, башта ничек итеп буадагы еланнарны тынычландырырга икәнен аңлатты. Джунгли халкы үзен борчыганны бер дә яратмый, һәм аларның һәркайсы андый чакта өстеңә ташланырга гына тора. Маугли Чит Ау авазын да бик ныклап өйрәнде. Әгәр чит-ят җирдә ауга чыксаң, җавап ишеткәнчегә хәтле кабатларга кирәк аны. Ул аваз: "Монда ау кылырга рөхсәт итегез, минем тамагым ач", — дигән мәгънәне аңлата, һәм аңа: "Тамак ялы өчен — рөхсәт, кызык өчен булса — юк!" — дип җавап бирәләр.
Мауглига бик күп нәрсәне ятларга туры килде, һәм ул бер үк сүзләрне йөзәр тапкыр кабатлап, арып-алҗып бетә иде. Балу — бик таләпчән укытучы. Бервакыт, тиешле җәзасын алган Маугли үпкәләп качып киткәч, Баһирага:
— Кеше баласы — кеше баласы инде, аңа Джунглиның бөтен кануннарын да белергә кирәк, — дип дөрес әйтте аю.
— Ул бик бәләкәй бит әле, — диде Баһира. Аңа ирек бирсәң, Мауглины иркәчел итеп бетерер иде. — Шул кечкенә башка синең бар сүзләрең ничек сыеп бетсен, ди?
— Джунглида кечкенәләргә тимиләрме әллә? Ничек кенә тияләр әле! Менә шуңа күрә аңа бөтен кануннарны өйрәтәм дә, дәресен онытса, аз гына эләктереп тә алам.
— "Аз гына!" Беләм мин синең "аз гына"ңны, Тимер Тәпи! — дип мыгырданды Баһира. — Синең "аз гына"ңнан бүген аның бөтен бите күгәреп беткән!
— Томаналыгы аркасында һәлак булуга караганда, баштанаяк күгәреп йөрүе яхшырак, — дип, бик җитди итеп җавап бирде Балу. — Хәзер мин аңа Джунглиның Изге Сүзләрен өйрәтәм. Бу сүзләр аны, үз Тупламыннан кала, бөтен нәрсәдән: кошлардан һәм еланнардан, дүрт аяклы бөтен җәнлек-җанвардан саклаячак. Әгәр шул сүзләрне исендә калдырса, ул джунглида теләсә кемнән ярдәм сорый алачак. Шундый зур нәрсә өчен бераз гына тәпәләү дә ярыйдыр бит?
— Ярый, ләкин үтерә күрмә тагын. Үтмәс тырнакларыңны кайрарга ул бит сиңа агач төбе түгел. Ә нинди Изге Сүзләр ул? Чит-яттан ярдәм сораганчы, мин аңа үзем булышырмын, тик шулай да нинди сүзләр ул? — һәм Баһира, тәпиләрен сузып, үзенең корыч кебек зәңгәрсу, кискечтәй үткер тырнакларына карады.
— Мин Мауглины чакырам, һәм ул теләсә... әйтер. Кил әле монда, Кече Туганым!
Өстән малайның үпкәле авазы ишетелде:
— Башым бал корты оясыдай шаулый, — диде Маугли, үзе агачтан төшеп, усал һәм ачулы тавыш белән сүзен дәвам итте: — Мин синең хакка килмәдем, симез картлач, Баһира хакына килдем.
— Ә миңа барыбер, — диде Балу. Ачуы бик килсә дә, сиздермәде. — Әйдә, мин бүген өйрәткән Изге Джунгли Сүзләрен Баһирага әйтеп күрсәт әле.
— Кайсы халыкныкын? — дип сорады Маугли, горур елмаеп. — Джунглида телләр күп бит. Мин аларның барысын да беләм.
— Бераз беләсең, ләкин сиңа ул гына җитми. Карале, Баһира, укытучыга рәхмәтләре шул аларның. Әле иң мескен бүре баласының да картлач Балуга гыйлеме өчен рәхмәт әйтеп килгәне булмады. Әйдә, Аучы Халык Сүзен әйт әле, бөек галим.
— "Сез дә, мин дә — бер каннан", — диде Маугли.
— Яхшы! Хәзер — Кошлар Сүзен.
Маугли, тилгән кебек сызгырып, шул ук сүзләрне кабатлады.
— Ә хәзер — Елан Халкы Сүзләрен, — диде Баһира. Җавап итеп, берничек тә аңлатып булмый торган ысылдау
авазы ишетелде, һәм Маугли аякларын тыпырдатты, кулларын чәбәкләде, аннары Баһираның сыртына менеп утырды да, үкчәләре белән аның ялтыравык кара тиресенә типкәли-типкәли, йөзенә әллә нинди куркыныч кыяфәтләр чыгарып, аюны үртәргә тотынды.
— Менә, менә! Эләктерүем бушка булмаган, — дип ягымлы гына әйтте соры аю. — Кайчан да булса мине искә төшерерсең әле.
Һәм ул Баһирага таба борылды да ничек итеп дөньядагы бар нәрсәне белә торган фил һатһидан Елан Халкының Изге Сүзләрен соравын, һатһиның ничек итеп Мауглины буа янына су еланыннан Елан Сүзләрен өйрәнергә алып баруын сөйләде. Чөнки Балу ул сүзләрне үзе әйтә белми икән. Инде хәзер Мауглига джунглида беркем дә: еланнар да, кошлар да куркыныч түгел.
— Ул хәзер беркемнән дә курыкмый! — диде Балу, бөтен буена сузылып, горур кыяфәт белән йонлач корсагына суккалый-суккалый.
italki
— Үз нәселеннән башка... — дип пышылдады Баһира, һәм Мауглига: — Кабыргаларымны кызган, Кече Туганым! Нинди бетмәгән сикерү булды инде бу? — дип кычкырды.
Маугли, үз сүзенә колак салсыннар, дип, инде күптәннән Баһираның йомшак йонын тарткалый, аңа үкчәсе белән тибә иде. Ниһаять, малайның бар көченә кычкыруын ишетте алар.
— Хәзер минем үз ыруым булыр, һәм мин көннәр буе алар белән агач башында йөрермен!
— Тагын нинди ахмаклык уйлап таптың? — дип сорады Баһира.
— Аннары Балу картлачка агач ботаклары ыргытырбыз, өстенә пычрак чәчәрбез. Алар миңа вәгъдә бирде инде... Ай!
— Менә! — Валуның алагаем олы тәпие Мауглины пантера сыртыннан сыпырып төшерде, һәм аюның алгы тәпиләре арасына эләккән Маугли картлачның ачуы чыкканын аңлап алды. — Маугли, — диде Балу, — син Бандар-Логныкылар белән, Маймыл Халкы белән, сөйләштеңме?
Маугли Баһирага карады — ул да ачуланмыймы, янәсе — һәм пантераның зөбәрҗәт төсле кырыс күзләрен күрде.
— Син Маймыл Халкы янына, бернинди Закон белмәгән, ни эләксә, шуны ашаган соры маймыллар янына, йөрисеңме? Ничек оят түгел!
— Балу минем башка сукты, — диде Маугли (ул әле һаман чалкан ята иде), — һәм мин качып киттем. Ә соры маймыллар агачтан төшеп мине юаттылар. Бүтәннәрнең исе дә китмәде. — һәм ул сулкылдап куйды.
— Маймыл Халкының кызгануы! — дип пырхылдады Балу. — Тау елгасының тынычлыгы! Җәйге эссенең җиләслеге! Ә аннары ни булды, кеше баласы?
— Ә аннары... аннары алар миңа чикләвек, төрле тәмле әйберләр бирделәр, ә аннары туганнары икәнемне, бары тик койрыгым гына юклыгын һәм кайчандыр аларның башлыгы буласымны әйттеләр.
— Аларның башлыгы булмый, — диде Баһира. — Алдаша алар. Һәрчак алдаша.
— Алар мине бик яраттылар, тагын килергә куштылар. Нишләп сез мине бер дә Маймыл Халкы янына алып бармадыгыз? Алар минем шикелле ике аякта йөри. Алар каты тәпиләрен болгап сугышмый. Алар көн буе уйный гына... Җибәр мине, йөнтәс Балу, җибәр! Мин тагын алар янына уйнарга барам.
— Тыңла, кеше баласы! — диде аю. Аның тавышы аяз көнне күк күкрәгәндәй булып ишетелде. — Мин сине Джунгли Канунына өйрәттем. Ул Канун — агач башында яшәүче Маймыл Халкыннан башка, джунглидагы бар халыкларга уртак. Маймылларның Кануны юк. Аларның үз телләре юк, бар сүзләре — урланган сүзләр: агач башында сагалап, тыңланып утыралар да шунда ишеткән сүзләрне сөйләп йөриләр. Аларның йоласы — безнең йола түгел. Алар башлыксыз яши. Алар бер нәрсәне дә хәтердә сакламыйлар. Үзләрен бөек халык, дип, джунглида бөек эшләр майтарабыз, дип уйлап, бертуктаусыз сөйләнәләр, мактаналар, ә үзләре, бер чикләвек өзелеп төшсә, дөньяларын онытып көлә башлыйлар. Джунглида беркем дә алар белән аралашмый.
Маймыллар эчкән җирдә без су эчмибез, маймыллар йөргән җиргә йөрмибез, алар ау кылган җирдә ау кылмыйбыз, алар үлгән җирдә үлмибез. Бандар-Логныкылар турында миннән берәр сүз ишеткәнең булдымы?
— Юк, — дип пышылдады Маугли, чөнки, Балу сүзен бетергәч, урман тып-тын калды.
— Джунгли Халкының аларны беләсе дә килми һәм беркайчан да аларны телгә алмый. Алар бик күп: барысы да усал, пычрак, оятсыз һәм бары тик Джунгли Халкын үзләренә карату турында гына уйлап йөри. Ләкин чикләвек ыргытсалар, өстебезгә пычрак чәчсәләр дә, без аларны күрмәгәнгә салышабыз.
Ул сүзләрен әйтеп тә бетермәде, агач башыннан чикләвек яңгыры һәм коры ботаклар коелды, югарыдан ютәлләгән, чинаган, агач шыгырдаган тавышлар ишетелде.
— Маймыл Халкы белән аралашу тыела, — диде Балу, — Канун буенча тыела. Онытма моны!
— Әйе, тыела, — диде Баһира. — Балу сине бу турыда кисәткәндер, дип уйлаган идем мин.
— Мин?.. Мин? Шул джунгли актыклары белән дуслашыр, дип, башыма да килмәгән иде. Маймыл Халкы! Тьфү!
Тагын аларның баш өстенә чикләвек яңгыры сибелде, һәм аю белән пантера, Мауглины алып, качып киттеләр. Балу маймыллар турында дөресен сөйләде. Алар агач башында яши, ә җәнлек-җанварлар өскә бик сирәк күтәрелеп карый һәм шуңа күрә Джунгли Халкына маймыллар белән очрашырга туры килми иде. Ә инде маймыллар кулына авыру бүре яисә яралы юлбарыс, йә аю эләксә, алар хәлсез җәнлекне тилмертеп бетерәләр, кызык өчен таяклар, чикләвекләр ыргыталар, шулай итеп үзләрен күрсәтмәкче булалар. Алар, мәгънәсез җырлар җырлап, тавыш куптаралар, Джунгли Халкын агач башына сугышырга чакыралар, юк кына нәрсә өчен дә үзара гауга күтәрәләр һәм бөтен Джунгли Халкы күз алдында теләсә кайда маймыл мәете калдыралар. Алар инде күптәннән үз башлыкларын сайларга, үз кануннарын һәм гореф-гадәтләрен булдырырга җыеналар, ләкин, хәтерләре кыска булганга, берни дә кыла алмыйлар, һәм, ниһаять, алар: "Маймыл Халкы бүген ни уйласа, иртәгә бөтен джунгли шулай уйлар", — дигән әйтем чыгардылар да шуның белән тынычландылар. Бер җәнлек тә алар янына менә алмый, берәү дә аларга игътибар итми иде, һәм шуңа күрә Маугли үзләре белән уйный башлагач, бик тә сөенде алар, ә Валуның моңа ачуы чыкты.
Аларның бүтән максаты юк иде — маймылларның берчакта да максаты булмый, — тик араларыннан берсе үзенчә кызыклы нәрсә уйлап тапты. "Маугли чыбыклардан үреп җил ышыклагыч ясый ала, һәм, әгәр малайны кулга төшерсәк, бу һөнәрне маймылларга да өйрәтер, шулай итеп аның бөтен ыруга файдасы тияр", — диде ул. Билгеле, Маугли, утын кисүче малае буларак, күп нәрсәне белә, ничек килеп чыкканын үзе дә белмичә, коры-сарыдан оя ясап куя иде. Ә күзәтеп торган Маймыл Халкы моны кызык уен, дип уйлады. Маймыллар инде бу юлы аны чыннан да үзләренең башлыклары булыр, һәм алар джунглида иң акыллы халыкка әйләнерләр, барчасының игътибарын җәлеп итәрләр, барчасы алардан көнләшер, дип уйладылар. Һәм алар, төшке ял вакыты җиткәнче, Балу белән Баһира артыннан сиздерми генә ияреп бардылар.
Маугли, моннан соң Маймыл Халкы белән аралашмаска сүз биреп, пантера белән аю арасына йокларга ятты. Бик тә оялган иде ул.
Һәм йокы аралаш ул үзенең иңбашларында кемнеңдер каты, көчле кулларын тойды, битенә агач ботаклары сугылды, ә аннары аста чайкалып торган җирне, бар көченә үкерүче Валуны, ак тешләрен ыржайтып сикерә-сикерә агачка үрмәләүче Баһираны күреп, гаҗәпкә калды. Маймыллар, тантаналы үкереп, Баһира менә алмастай нечкә ботакка сикерделәр.
— Ул безгә карады! Баһира безне күрде! Бөтен джунгли безнең җитезлекне һәм акыллы икәнебезне күреп соклана! — дип кычкырды маймыллар.
Аннары алар тагын алга ыргылдылар, ә маймылларның агач башында ничек йөгергәннәрен сөйләп-аңлатып кына булырлык түгел. Анда аларның үз сукмаклары һәм юл чатлары, җир өстеннән илле, җитмеш, кайчакта хәтта йөз фут биеклеккә күтәрелә торган урыннары бар, һәм маймыллар, кирәк булса, шул юллары буйлап төнлә дә сәяхәт итә алалар. Ике иң көчле маймыл Мауглины култык астыннан эләктереп алды да егермешәр футлы адымнар белән агач башыннан чабып китте. Үзләре генә булсалар, ике мәртәбә тизрәк барырлар иде, ләкин малайның авырлыгы аларның йөрешен акрынайтты. Башы әйләнсә дә, Маугли үзләренең шулай тиз чабуларына сокланып барды. Бик еракта, аста, күзенә чагылган җир аны куркытты, бер агачтан икенчесенә сикергәндә йөрәге тибүдән туктагандай булды. Әлеге ике сакчы аны шулкадәр биек алып менде ки, алар тотынган нәзек ботаклар сыгылып шытырдады. Маймыллар пошкырып-йөткереп тагын аска ыргылдылар да куллары-аяклары белән янәшәдәге агачның аскы ботакларына асылынып калдылар. Мачтага менгән кеше тирә-юньдә иксез-чиксез океан күргән кебек, вакыт-вакыт Мауглиның күз алдында яшел джунгли диңгезе чагылды, аннары битенә яфрак-ботаклар сугылды, һәм ул үзенең сакчылары белән җиргә төшеп җитә язды. Шулай сикерә-чаба, уһыра-шатырдый бөтен маймыл кабиләсе, әсир Мауглины күтәреп, үз юллары буйлап чапты.
Баштарак ул үзен төшереп җибәрерләр, дип курыкты, аннары каршы торып булмасын аңлагач, уйлана башлады. Иң элек үзе турында Баһира белән Балуга хәбәр җибәрергә кирәк. Ләкин Мауглиның дуслары бик артта калды. Аста агач ябалдашларыннан башка берни күренми, шуңа күрә ул өскә күтәрелеп карады. Бик биектә, джунгли өстендәге зәңгәр күктә, кемнеңдер дөнья белән бәхилләшүен көтеп, Чиль атлы тилгән бөтерелә. Чиль маймылларның нидер алып баруын күрде дә, ашарга яраклы нәрсә түгел микән, дип, аскарак төште. Маймылларның агач ябалдашлары буйлап Мауглины күтәреп баруларын күргәч, ул гаҗәпләнүдән сызгырып куйды, һәм Изге Тилгән Сүзен ишетте: "Син дә, мин дә — бер каннан!" Малай чайкалып торган ябалдашлар арасына кереп югалды, ләкин Чиль тиз генә янәшәдәге агач янына килеп өлгерде, һәм аның күз алдында тагын малайның коңгырт йөзе пәйда булды.
— Минем юлны карап кал! — дип кычкырды Маугли. — Сионий Тупламындагы Балуга һәм Киңәшмә Кыясындагы Баһирага хәбәр ит!
— Кемнән, Туганым? — Аның турында ишеткәне булса да, Чильнең Мауглины моңа кадәр күргәне юк иде әле.
— Бака Мауглидан. Мине Кеше Баласы, дип атыйлар! Юлымны карап ка-ал!
Соңгы сүзләрен ул һавада очып барышлый кычкырды. Чиль аңа ым какты да тузан бөртеге хәтле булып калганчы өскә күтәрелде һәм үткен күзләре белән чайкалып торган агач ябалдашлары арасыннан очучы Маугли сакчыларын күзәтте.
— Ерак китә алмаслар, — диде ул көлемсерәп. — Маймыллар башлаган эшләрен берчакта да ерып чыга алмыйлар. Бу Бандар-Догныкылар һәрчак нинди дә булса яңа шөгыль уйлап табалар. Ләкин бу юлы, әгәр күзләрем сукыр булмаса, бәлагә тарыр алар: Балу кош баласы түгел бит, Баһира дә, белгәнемчә, кәҗә генә аулап йөрми. Тәпиләрен җыеп, һавада чайкалып очканда шулай уйлады ул.
Ә бу вакытта Балу белән Баһира кайгыдан һәм ачудан нишләргә белми иде. Баһира агачның иң-иң очына менде. Аның берчакта да болай биек менгәне юк иде әле: аяк баскан ботаклар авырлыктан сынып чыкты, һәм тырнаклары белән агач кайрысын каезлап, ул аска шуып төште.
— Нигә Мауглины сакламадың син? — дип мыгырданды ул алпан-тилпән килеп маймыллар артыннан чапкан Балуга. — Үзен саклап кала алмагач, аны үтергәнче кыйнаудан ни файда?
— Тизрәк! Әй, тизрәк! Без... без... бәлки аларны куып җитәрбез! — диде Балу, мышный-мышный.
— Шушы йөгерүең беләнме? Яралы сыерны да тота алмыйсың син. Әй, Канун укытучысы, балалар җәфалаучы, болай ава-түнә барсаң, бер миль ара узганчы ук шартлыйсың син. Утыр да яхшылап уйла! Берәр нәрсә кылырга кирәк. Куышып йөрер чак түгел. Яннарына якын барсак, аларның Мауглины җиргә ташлаулары бар.
— Арала! Вау! Күтәреп барудан туйган булсалар, алар инде, бәлки, малайны ташлаганнардыр да! Бандар-Логныкыларга ышанырга ярыймыни! Башыма ярканат каплансын минем! Ашарыма черегән сөяктән башка нәрсә күрмим! Мине кыргый бал кортлары оясына салыгыз — үтергәнче чаксыннар, гәүдәмне Сыртлан белән бергә күмегез! Иң бәхетсез җәнлек мин! Ара-лала! Ва-у-у! И, Маугли, Маугли, нигә дип сине Маймыл Халкыннан сакламадым, нигә һаман башыңны төйдем? Ул кыйнауга аның башыннан менә нәкъ бүгенгә кирәкле акылы очып чыккандыр, малай хәзер джунглида берьялгызы, җитмәсә, Изге Сүзләрне дә оныткандыр!
Балу тәпиләре белән башын кочаклады да ыңгыраша-ыңгыраша бөтен гәүдәсе белән чайкала башлады.
— Әле күптән түгел генә миңа бар сүзләрне дә дөрес әйтте ул, — диде, усал итеп, Баһира. — Балу, синең хәтерең томаланган, үз-үзеңә хөрмәтең беткән. Әгәр дә мин, кара пантера, дикобраз Сахи төсле йомгак кебек бөгәрләнеп, улый-улый тәгәрәп йөрсәм, джунглида ни уйларлар иде?
— Джунглиның нәрсә уйлавында минем ни эшем бар! Малай бәлки үлгәндер дә инде!
— Әгәр алар кызык өчен аны агачтан ташламасалар һәм эч пошканнан башына житмәсәләр, күңелем тыныч минем. Ул акыллы, укымышлы, ә иң мөһиме — аның күз карашыннан бөтен джунгли курка. Тик шулай да (монысы — иң начары) ул Бандар-Догныкылар кулында, ә алар, агач башында яшәгәнгә, джунглида беркемнән дә курыкмыйлар. — Баһира уйчан кыяфәт белән алгы тәпиен ялады.
— Аңгыра да инде мин! И аңгыра, капкорсак, тамыр тыгынучы! — дип ыңгырашты Балу һәм кинәт кенә тураеп, өстен какты. — Кыргый фил һатһи: "һәркемнең куркыр нәрсәсе бар", — дип дөрес әйтә. Бандар-Догныкылар Каадан, тау еланыннан, курка бит. Каа агач башына маймыллардан ким үрмәләми. Төннәрен аларның балаларын урлый ул. Аның исемен ишетә башлауга ук, кабахәт койрыклары калтырый башлый. Киттек, аның янына!
— Каа безгә ничек ярдәм итәр икән? Ул безнең нәселдән түгел, чөнки аның аяклары юк, күзләре дә усалның усалы, — диде Баһира.
— Ул бик карт һәм хәйләкәр. Шуның өстенә, һәрчак ач та, — диде Баһира, өмет белән. — Әллә ничә кәҗә вәгъдә итәбез аңа.
— Тамагы туйгач, ай буе йоклый ул. Бәлки хәзер дә йоклыйдыр, аннары, уяу булса да, безнең кәҗәгә кызыкмавы бар.
Баһира Кааны начар белә һәм шуңа күрә аңа шикләнеп карый иде.
— Ул чакта икәүләп күндерер идек аны, карт сунарчыны. Шулчак Балу төсе уңган сырты белән Баһирага ышкынды,
һәм алар икәүләп тау еланы Кааны эзләргә киттеләр.
Буар елан үзенең яңа кабыгына сокланып, бөтен буена сузылган килеш, кыя өстендә ята иде. Соңгы ун көндә ул, беркая да чыкмыйча, кабыгын алыштырды. Аның зур тупыйк башы арлы-бирле йөри, утыз футлы гәүдәсе, әллә нинди кыяфәтләргә кереп, төеннәр ясап, бөтәрләнә, тәмле азык өмет иткән теле иреннәрен ялап-ялап ала.
— Ул тамагын туйдырмаган әле, — диде Балу, елан сыртындагы көрән катыш сары төстәге чуар бизәкне күргәч, һәм җиңел сулап куйды. — Сак бул, Баһира! Кабыгын алыштыргач, күзе начар күрә аның, өстеңә ташланырга гына тора.
Кааның агулы тешләре юк, — агулы еланнарны, куркаклыклары өчен, җаны сөйми аның, — ләкин инде берәрсен үзенең галәмәт зур боҗраларына китереп кысса, исән калам, димәсен.
— Яхшы ау телим сезгә! — дип кычкырды Балу, арт аякларына чүгәләп.
Үз нәселендәге бар еланнар кебек, Каа колакка бераз саграк иде һәм бу юлы да ишетмәде. Ул боҗраланып башын түбән иде дә сикерергә әзерләнде.
— Барыбызга да яхшы ау телим! — дип җавап бирде ул аннары. — И-һи, Балу! Нишлисең монда? Яхшы ау сиңа, Баһира! Арадан берәребез тамак ялгап алса, начар булмас иде. Якын-тирәдә өркетелгән кош-корт юкмы? Болан йә, һич булмаса, кәҗә күренмиме? Эчем, кипкән кое төсле, буш минем.
— Без ау кылып йөрибез, — дип, исе китми генә әйтте Балу. Кааның кузгалуга бик авыр икәнен белә һәм шуңа күрә ашыктырмый иде ул.
— Ә миңа сезнең белән барырга мөмкинме? — дип сорады Каа. — Сезгә бер тапкыр артык селтәнү берни тормый бит, Баһира, Балу, ә мин... ә миңа, маймыл эләкмәсме, дип, көннәр буе урман сукмагын сагалап утырырга, йә төн уртасында агач башына үрмәләргә кирәк. Пс-с-шоу! Урман хәзер мин яшь чактагы төсле түгел. Бөтен җирдә черек-чарык та коры ботаклар гына!
— Гәүдәң бик авырайганга шулай тоеладыр ул, бәлки? — диде Балу.
— Әйе, гәүдәм шактый зур... шактый зур, — дип җавап кайтарды Каа, горурланып. — Тик шулай да хәзерге яшь агачлар бернигә ярамый. Соңгы тапкыр ауга чыкканда мин аз гына егылмый калдым, койрыгым белән ныгытып тотынмаганмын да, шуңа агачтан шуып төшеп, тавыш чыгардым. Бу тавышка Бандар-Логныкылар уянып, мине иң яман сүзләр белән сүктеләр.
— Аяксыз сары җир корты! — дип, исенә төшергәндәй, мыек астыннан пышылдады Баһира.
— Сссс! Мине шулай атыймыни алар? — дип сорады Каа.
— Күптән түгел безгә шулайрак кычкырды алар. Ә без аларга бер чакта да игътибар итмибез бит. Ни генә сөйләми үзләре! Имештер, синең бөтен тешләрең коелып беткән, имештер, син кәҗә бәтиеннән зуррак җәнлеккә тотынырга кыймыйсың. Шулкадәр оятсыз алдалый бу маймыллар, имештер, син кәҗә тәкәсе мөгезеннән куркасың, — дип, ялагай тавыш белән дәвам итте Баһира.
Елан, бигрәк тә Каа кебек хәйләкәр карт буар елан, беркайчан да үзенең ачуы чыкканын сиздермәс, ләкин Балу белән Баһира аның тамак астындагы эре мускулларының йөгерешә башлавын күреп тордылар.
— Бандар-Догныкылар ау урынын алыштырды, — диде ул, тыныч кына. — Бүген кояшта кызынып ятканда, аларның агач башында чинашканын ишеттем.
— Без... без хәзер Бандар-Логныкыларны куып барабыз, — диде Балу һәм сүзеннән буылып калды. Чөнки маймылларга эше төшүен гомерендә беренче тапкыр тануы иде аның.
— һәм, билгеле, шундый ике аучы — джунгли башлыклары — Бандар-Логныкылар эзеннән юкка гына бармыйдыр, — диде Каа, итагатьле генә. Бу серне беләсе килеп, эче янса да, сиздермәде ул.
— Дөрес, мин бары тик Сионий Бүреләренә Канун укытучы бер картлач кына, — дип башлады Балу. — Кайчагында акылсызлык та эшләп куям. Ә менә Баһира...
— ...Баһира инде, — дип, аның сүзләрен очлап куйды да кара пантера, тешләрен шакылдатып авызын йомды. Аның баш бирәсе килми иде. — Эш менә нәрсәдә, Каа: ул чикләвек караклары һәм пальма корткычлары бездән кеше баласын урлап киттеләр. Бәлки, ул малай турында ишеткәнең бардыр?
— Сахи миңа Бүре Тупламына кабул ителгән кеше баласы турында сөйләгән иде, ләкин мин ышанмадым. Сахи бер колагы белән генә тыңлый да аннары ишеткәнен сеңдереп ята бит ул.
— Сахи дөрес әйткән. Андый баланың дөньяда булганы юк иде әле, — диде Балу. — Ул — иң яхшы, иң акыллы, иң кыю укучым. Шушы кеше баласы Балу исемен бөтен джунглига танытыр әле. Шуның өстенә, мин... без... яратабыз аны, Каа!
— Тс! Тс! — диде Каа, башын уңга-сулга боргалап. — Яратуның ни икәнен миңа да татырга туры килгәне бар. Әллә ниләр сөйли алыр идем мин сезгә.
— Монысын соңракка, берәр аяз төнгә калдырып торыйк. Тамак тук чакта тыңласаң, үтемлерәк тә булыр ул, — дип, тиз генә җавап кайтарды Баһира. — Кеше баласы хәзер Бандар-Логныкылар кулында, һәм, белгәнебезчә, алар джунглида бары тик бер Каздан гына куркалар.
— Алар миннән генә курка! һәм юкка түгел, — диде Каа. — Тел бистәләре, мактанчык һәм аңгыра тел бистәләре ул маймыллар! Сезнең кеше балагыз алардан яхшылык көтмәсен. Алар чикләвек өзәләр дә, ашап туйгач, җиргә ыргыта башлыйлар. Алар көне буе агач ботагы белән әвәрә киләләр, — шуннан башка яши алмыйлар диярсең, — ә аннары, бер кирәкмәгәнгә, аны урталай сындыралар. Кеше баласының эше шәптән түгел. Җитмәсә, алар мине... сары балык, дип атаганнар бугай.
— Корт, корт, җир корты! — диде Баһира. — Аннары тагын әллә нинди кушаматлар такканнар. Кабатлап әйтергә дә оят.
— Акылга утыртырга кирәк аларны, кем турында сөйләгәннәрен белсеннәр! Аас-ссп! Исләренә төшерергә кирәк! Кеше баласын кайсы якка алып китте алар?
— Монысын джунгли гына белә. Минемчә, көнбатышкадыр, — диде Балу. — Без син беләсендер, дип уйлаган идек, Каа.
— Минме? Каян белим? Мин аларны юлымда очрасалар гына эләктерәм, маймыл артыннан да, яки буа бакасы артыннан да өстерәлеп йөрмим. Хссс!
— Өскә, өскә! Өскә, өскә! Өскә кара, Балу!


Балу, бу авазның каян ишетелгәнен белү өчен, өскә күтәрелеп карады һәм, кояшта ялтыраган канатларын җилпеп, аска таба төшүче Чиль атлы тилгәнне күрде. Йокларга күптән вакыты җиткән булса да, Чиль джунгли буйлап аюны эзләп йөри иде.
— Ни булды? — дип сорады аннан Балу.
— Мин Бандар-Логныкылар янында Мауглины күрдем. Ул сезгә хәбәр итәргә кушты. Мин аларның киткән юлын карап калдым. Бәлки алар анда — бер төн, бәлки ун төн кунар, бәлки бер сәгатьтән үк юлга кузгалырлар. Мин ярканатларга төнлә артларыннан күзәтеп барырга куштым. Менә шушы эш йөкләнгән иде миңа. Уңышлы ау телим сезгә!
— Тук тамак һәм татлы йокы телибез сиңа, Чиль! — дип кычкырды Баһира. — Мин сине онытмам, тилгәннәр-тилгәне, ауга чыккач, үзеңә бөтен бер баш калдырырмын!
— Һәй, ние бар аның! Малай миңа Изге Сүзне әйтте. Аңа ярдәм итми булмый бит инде! — һәм Чиль урман өстендә бер түгәрәк ясады да оясына таба очып китте.
— Ул ни әйтергә кирәген онытмаган! — дип сөенде Балу.
— Менә сиңа: үзе шундый бәләкәй, ә үзе Кошларның Изге Сүзен онытмаган, җитмәсә, маймыллар агач башыннан өстерәгәндә исенә төшергән бит әле!
— Бу сүз бик нык сеңгән аның хәтеренә! — диде Баһира.
— Мин дә кеше баласы белән горурланам, ләкин хәзер Салкын Ояга ашыгырга кирәк.
Бу урынның кайда икәнен һәркем белсә дә, анда җәнлекләрнең бик сирәге генә булганы бар. Чөнки Салкын Оя дип урман куелыгында чумып утырган иске, ташландык шәһәрне атыйлар, ә җәнлек-җанвар кайчандыр кеше яшәгән җирдә оя корырга яратмый. Кыргый кабан яшәсә генә инде, әле анда да көтүләре белән түгел, ялгызы гына. Маймыллар да бу тирәдә еш булмый. Гомумән, үз-үзен хөрмәт иткән бер җан иясе дә аяк атламый монда. Бары тик, корылык чыгып, ярым җимерек коеларда бераз су калган чакта гына килеп чыкса-чыга алар.
— Бар көчкә чапсак, ярты төнлек юл бу, — диде Баһира. Валуның шундук күңеле төште.
— Мин бар көчемә йөгерермен, — диде ул, борчылып.
— Без синең көйгә бара алмыйбыз. Арттан калма, Балу. Каа белән миңа ашыгырга кирәк.
— Дүрт аяклы булсаң да, синнән калышмам, — дип кырт кисте Каа.
Балу башта калышмаска тырышкан иде дә, ләкин тиздән хәл җыярга утырды, һәм Баһира аны калдырып алга чапты. Каа дәшмәде, ләкин Баһира ничек тиз җилдерсә дә, алагаем зур елан аның артыннан калмады. Тау елгасы янына килеп җиткәч, Баһира, су аша сикереп, аны узып китте, ә Каа башын югары күтәреп йөзеп чыкты. Ләкин тигез җирдә елан Баһирәдан калышмады.
— Үземне иреккә чыгарган йозак белән ант итәм, шәп чабасың син! — диде Баһира, эңгер-меңгер төшкәч.
— Тамагым ачты, — диде Каа. — Җитмәсә, алар мине чуар бака дип атады бит.
— Корт, корт, сары җир корты, дип!
— Барыбер инде. Әйдә, ашыга төшик. — һәм Каа, үткен күзе белән иң туры юлны сайлый-сайлый, җир буйлап шуышты.
Салкын Оядагы Маймыл Халкы Мауглиның дуслары турында уйлап та кармады. Алар малайны ташландык шәһәргә өстерәп алып килделәр дә хәзер шуңа сөенеп бетә алмыйлар иде. Мауглиның әле беркайчан да һинд шәһәрен күргәне булмады. Шуңа күрә, хәрабәләрдән генә торса да, ул аңа гаҗәеп мәһабәт һәм серле булып күренде. Бу шәһәрне инде бик күптәннән бер кенәз тәбәнәк кенә калкулык өстенә салдырган. Әле хәзер дә җимерек капкага таба сузылган таш юлны шәйләргә була. Капканың күгәргән күгәннәрендә черек агач кисәкләре асылынып тора. Дивар өстендә агачлар үсеп утыра, стена киртләчләре җимерелеп төшеп челпәрәмә килгән, үрмә агачлар, мылтык атар өчен ясалган тишекләрдән үсеп чыгып, җиргә кадәр асылынып төшкән.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Маугли - 3
  • Büleklär
  • Маугли - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4670
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1924
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Маугли - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4490
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1939
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Маугли - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4449
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2117
    35.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Маугли - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 2737
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1378
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.