🕥 36 minut uku
Мантыйктан Имтихан - 1
Süzlärneñ gomumi sanı 4685
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1876
40.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
(бәян)
Фәһим Солтанов белән университетта без бергә укыган идек. Ул әллә ничек кенә фән дөньясына кереп китте, аспирантурада укып, аны бик яхшы тәмамлап чыкты да, кандидатлык диссертациясе яклады, доцент булды, бик күп монографияләр, гыйльми эшләр язды, аннан соң инде, ниһаять, академик булды. Менә шул академик Солтановны беркөн урамда очраттым. Хәл-әхвәл сорашуга ук болай дип әйтеп ташлады:
- Сез, иптәш Сабиров, дустыгыз Харисовның хәлен барып белештегезме соң әле? Сез бит, хәтерем ялгышмаса, студент чакта бик якын дуслар идегез. Аны бит бик нык кыйнаганнар, больницада ята икән. Мин үзем дә хәлен белешергә бармакчы булып йөрим дә, вакыт кына җитеп бетми әле менә...
Фәһим Солтановның үз сабакташлары белән "сез" дип сөйләшүенә мин инде күнеккән идем, шулай ук аның ярым дустанә, ярым "рәсми" аралашу гадәте дә миңа яхшы таныш иде. Шуңа күрә аның "сез"ләвенә, "без"ләвенә игътибар итеп тормадым, туп-туры сорадым:
- Ничек, кыйнаганнар? Кемнәр? Каян ишеттең? Кайсы больницада? -дидем. Солтанов бу сорауларның берсенә дә анык кына җавап бирә алмады. Элекке "рәсми"леге сүрелеп калды, кулын гына селтәп куйды:
- Ишеттем инде, сүз иясе белән йөрми бит ул, - диде.
Шулай итеп, Халит Харисовның "язмыш"ын ачыклау туп-туры минем өскә кайтып калды. Язмышын ачыклау, дидем, чөнки, беренчедән, аны минем инде бик күптәннән күргәнем-очратканым юк иде, икенчедән, кайчандыр әтисенә биргән сүзем, әманәтем кинәттән генә хәтердә-җанда баш калкытты.
Юк, Халит Харисов минем якын дустым түгел иде. Академик Солтанов моны ялгыш әйтте. Бәлки, үзенчә кинаяләве, "төрттереп" әйтүе булгандыр. Чыннан да, студент елларында миңа Халит белән шактый "чиләнергә", аны бик күп бәлалләрдән, кыйналулардан-рәнҗетүләрдән яклап калырга, араларга туры килде. Ярар, бу хакта мин чак кына соңрак сөйләрмен, Халитнең әтисенә биргән сүзем-әманәтем турында әйтермен-искәртермен. Ә хәзергә Фәһим Солтанов белән булган сүздән соң кылган гамәлләремне сөйлим әле.
Мин шундук Халит Харисов эшләгән уку йортына, ул укыган кафедрага ашыктым. Анда миңа анык кына җавап бирүче булмады. Халитнең менә берничә көн инде эштә күренмәвен, ниндидер больницага эләгүен генә әйттеләр. Шулай да, мин Халитнең өй адресын язып алдым, кичен, кешеләр инде эштән кайтыр вакыт җиткәч, туп-туры шушы адрес буенча киттем.
Ишекне миңа кап-кара, кыска чәчле, арган кыяфәтле ябык кына бер хатын ачты, сораулы карашын батырып төбәде:
- Сезгә кем кирәк? - диде.
- Мин... Миңа Халит кирәк иде, - дидем мин, ирексездән каушап калуыма үзем дә гаҗәпләнеп. - Мин аның сабакташы, дусты...
- Больницада ята, - диде хатын.- Әле яңа гына яныннан кайттым...
- Больницада? Миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк иде...
Тупса аркылы сөйләшүнең ямьсез икәнен ханым үзе дә аңлады булса кирәк, ашыгып әйтте:
- Узыгыз, узыгыз, әйдә...
Әлбәттә, бу ханым Халитнең хатыны Тәнзилә булырга тиеш иде һәм ул шулай булып чыкты да. Ә инде күрше бүлмә ишеген кат-кат ачып караган, "кунак абый"ның ни йомыш белән йөрүен бик белергә теләгән малайның кем булуы турында уйлап та торасы юк иде: әлбәттә, Халитнең улы.
- Без Халит белән бергә укыдык, дуслар идек, - дидем мин, сүзне ялгап китәргә җай эзләп. - Дуслар идек...
- Беләм, - диде ханым. - Халитнең фотоальбомында сезнең рәсемегез бар. Стройотрядта чакта төшкәнсез, ахры.
Ах, әйе, студентларның төзелеш отряды. Бер мизгелдә күз алдыннан әллә никадәр вакыйгалар йөгереп узды. Бары тик бер мизгелгә генә...
- Халитнең хәле ничек соң? Ул кайсы больницада, аны ничек күреп була? - дип тезеп киттем мин. Тәнзилә ханым авыр сулады:
- Сез аны күрә алмыйсыз әле, реанимациядән чыкты гына. Янына кертмиләр. Менә шул... хатыны булганга гына... - шулай дип үзалдына сөйләнгәндәй итте дә, кинәттән сорап куйды. - Ә сез хәзер үзегез кем булып эшлисез?
"Димәк, Халит үз хатынына минем турыда сөйли торган булган", - дип уйлап өлгердем мин, Тәнзилә ханымның "хәзер кем булып эшлисез?" дигән сүзләренә игътибар итеп. Шуңа күрә яшермичә турыдан-туры әйттем:
- Мин һаман да шунда - прокуратурада тикшерүче, - дидем. - Өлкән тикшерүче...
Тәнзилә ханым "Әйе-әйе, беләм" дигәнне аңлатып баш какты. Аннан соң янә кинәттән, ничектер сискәнгәндәй итеп сорау бирде:
- Сез Халитнең хәлен белергә дип кенә килгән идегезме?
- Хәлен белергә дип. Һәм... аның кайда, кайсы больницада булуын төгәл белергә дип. Эш урыныда төгәл генә әйтә алмадылар...
- Мин өлгермәдем, аларга әле хәбәр итеп тә өлгермәдем, - дип ашыгып тезеп китте Тәнзилә ханым. Миңа бит бүген иртән генә, эшкә шалтыратып әйттеләр. Шуннан инде мин тизрәк больницага чаптым. 15 нче больницага. Ә ул анда, реанимациядә, ике көн буена яткан икән инде. Адресын аңына килгәч кенә әйткән. Халитнең өйгә кайтмый калган көннәре була иде бит, шуңа күрә...
- Аңлыйм-аңлыйм, - дидем мин һәм, үзем дә сизмәстән, көрсенеп куйдым. Әлбәттә, монысы минем тарафтан зур бер тинтәклек иде. Һәм мин ялгышымны төзәтергә ашыктым: - Дөресен генә әйткәндә, Тәнзилә ханым, мин Халитне кыйнаулары хакында очраклы рәвештә генә ишеттем. Әлбәттә, аңлыйсыздыр, аның хәлен белмичә кала алмый идем, шулай бит? Ә инде кемнәр кыйнаган, кайчан, ничек? - монысын инде, мөгаен, милиция ачыкларга тиештер.
- Тәнзилә ханым янә "әйе-әйе, аңлыйм" дигәнне белдереп, баш кагып куйды.
Минем инде сүзем беткән кебек иде. Барысы да аңлашыла. Димәк, Халит 15 нче больницада ята, реанимациядән чыккан, неврология бүлегендә. Аның янына бару хәзергә файдасыз. Аны кыйнаучыларны, шиксез, милиция тотарга тиеш. Әмма... шигем бар, ай-һай, ачыкларлар микән? Әгәр кыйнаучылар җинаять урынында тотылмаган, тоткарланмаган булса, хәзер, инде өч көн вакыт үткәннән соң ни дә булса ачыклый алырлармы икән? Халит үзе кемне дә булса шәйләп-танып калса гына. Тукта!.. Ә минем сабакташ дустым Фәһим Солтанов Халитне кыйнауларын каян белгән? Беренче булып бу хакта миңа бит нәкъ менә ул хәбәр итте!? Менә бит беренче булып сораштырыр кеше кем булган икән! Ә мин, ачык авыз, хәбәрне ишетүгә үк, кафедрага чапкан булдым, имеш, шунда барысын да беләм, ишетәм, ачыклыйм.
- Ирегезгә алай-болай янаучы кеше булмадымы, - дип сорадым мин, бу сорауның мәгънәсезлеген үзем дә аңлаган хәлдә. Чыннан да, суга баткан кешенең саламга тотынуы кебегрәк килеп чыкты бу. Тикшерүчеләр, гадәттә, мондый хәлдә бик еш кала, ниндидер өстәмә мәгълүматка, өстәмә хәбәргә өмет итә. Андый мәгълүматның, андый хәбәрнең булмаячагын белеп тора, әмма шулай да сорау бирмичә кала алмый, бу - тикшерүче өчен котылгысыз бер халәт. - Халит бит күптән түгел кандидатлык диссертациясе яклаган дип ишеткән идем. Бәлки көнләшүчеләр булгандыр?..
- Юк-юк, аңа кем янасын? - дип, чын-чынлап ачылып гаҗәпләнде Тәнзилә Ханым. - Аның бер генә дошманы да юк иде шикелле!
- Ярый, ул чакта мин киттем, - дип, урынымнан кузгалдым. Менә шул чакта Тәнзилә ханым миңа беренче очрашкандагы кебек туры итеп тутырып карады:
- Сез бит... Халитне кыйнаганнар бит аны, нык кыйнаганнар! Бу бит очраклы бер хәл генә түгел, күңелем сизә... Сез бит моны ачыклаячаксыз, шулай бит?
Мин баш кактым:
- Әйе, мин моны ачыклаячакмын, - дидем дә, саубуллашып чыгып киттем. Әмма алга таба нишләячәгемне, ни кылачагымны, эшне нәрсәдән
башлаячагымны үзем дә белми идем әле. Һәрхәлдә, күзалдымда тоткан кайбер нәрсәләр бар иде барын. Әйтик, безнең сабакташ дус Фәһим Солтанов Халитнең кыйналганын каян, ничек белгән? Моны ачыклау кирәк. Аннан соң, Халит больницага килеп эләккәч, кылынган җинаять турында милициягә кичекмәстән хәбәр итәргә тиешләр иде. Хәбәр иткәннәрме? Әгәр шулай икән, милиция тикшерүчеләре ни уйлый? Алар да Халит Харисовның аңга килүен көтеп яталармы? Һәм, гомумән, Халитнең шулай кыйналуы очраклы хәлме? Һәрбер очраклыкта зарурият бар, дип әйтәләр түгелме? Ни генә булмасын, миңа иң элек милиция белән элемтәгә керергә, ә аннан соң инде Фәһим Солтановны күреп сөйләшергә кирәк иде. Шулай эшләдем дә.
Милициядән мин юньле-башлы хәбәр ала алмадым. Әйе, Халит Харисовны Сулъяк Болак урамында аңсыз хәлдә табып алганнар. Дөресрәге, кемдер "Ашыгыч ярдәм" чакырган. Әйе, аны кыйнаган җинаятьчеләрне беркем дә күрмәгән, бернинди шаһитлар да юк. Әйе, милиция дә Халитнең аңга килгәнен көтә, үзеннән сорашырга җыена.
Менә шуны белгәннән соң, иртәгесен академик Фәһим Солтановны күрергә дип планлаштырып, мин инде өйгә юл тоттым.
Кәефсез кайтуымны хатын бик тиз сизде.
- Нәрсә булды? - дип күземә керде. Минем хатыннан бернәрсәне дә яшереп булмый, шуңа күрә аны-моны яшереп тормадым, әйттем:
- Халит... Кыйнаганнар аны, бик нык. Шуны ишеттем дә өенә бардым. Хатынын күрдем. Яныннан гына кайткан. Реанимациядән соң күрештергәннәр.
- Син бу эшне үзең тикшерәчәксең инде, шулай бит? - хатынның сүзендә төксе бер күләгә чагылып алды. Нигә өнәп бетерми ул Халитне, белмим?
- Тикшерәм дип әйтә алмыйм, әмма ачыклык кертергә тырышачакмын. Күңелем сизә, очраклы гына кыйнау түгел бу. Ярар, бу хакта оныттык, минем ашыйсым килә...
Шулай дидем дә, бу сүзгә бүтән урын калдырмадым шикелле. Әмма үзем төне буе йоклый алмый чыктым. Фәһим Солтанов белән иртәгә булачак очрашу турында да, аның "сез бит дуслар идегез" дигән сүзләре турында да, Халитнең әтисенә биргән сүзем турында да озаклап, кат-кат кайта-кайта уйладым мин. Юк-юк, күңелем сизә иде, Халитне урамда очраклы рәвештә генә тукмамаганнар, монда, һичшиксез, бер-бер хикмәт бар...
2.
Уйлым да хәтергә килә дә төшә. Безне, университетның беренче курсына кабул ителгән студентларны, колхозга бәрәңге алышырга җибәрделәр. Ишетеп беләм, хәзер алай түгел, диләр. Ә безнең заманда шулай иде.
Менә шулай, бер авыл карчыгының өендә биш малай фатирда торып, көндезен колхоз басуында эшләп, эштән кайткач әбигә булышып көн үткәрдек без. Тукталган авылыбыз бик кечкенә, монда клуб-фәлән дә, кичләрен чыгып күңел ачар урын да юк. Студентларның төп төркеме исә колхоз үзәгендә, күршедәге зуррак авылда иде. Анда клуб та бар, китапханә дә, мәктәп тә, медпункт та...
Менә шул чакта безнең Халитнең теше сызлый башлады. Теше сызлый - берни эшләр хәл юк! Без иртән басуга китәбез, йә булмаса, колхозның бүтән бер эшендә кайнашабыз, менә шулай эшләп йөргәндә Халитнең теше сызларга тотына. Нишлисең, китә Халит үзәккә, медпунктлы авылга.
Менә шул чакта Фәһим Солтанов тотына инде:
- Нинди бетми торган теш булды инде бу, ә? - дип сукрана. - Бер яматырга момкин тешне, ике... һич югында, алдырып ташларга кирәк!
Ә беркөнне... Фәһим мине бер читкә чакырып алды да әйтте:
- Салих, Халитнең теше сызламый аның, алдаша. Юри шулай эштән качып йөри. Кызлар янына, - диде. - Без моны кураторга җиткерергә тиеш, кара инде син аны, безне санга сукмыйча, бездән көлеп йөри, әй!
Фәһим болай сөйләде. Ул, безгә әйтеп-нитеп тормыйча, "теш сызлый" дип киткән Халитнең артыннан барган. Өч чакырым араны шулай үткән.
- Юк, Салих, медпунктка түгел, китапханәче кыз янына йөри, безне алдап йөри, без моны болай гына калдырырга тиеш түгел! - дип мәсьәләне бик катгый куйды Фәһим ул чакта. Фәһим бездән өч яшькә өлкәнрәк, армиядә хезмәт итеп кайткан, бер ел мәктәптә укыткан, университка шулай килгән. Безнең ише, урта мәктәп тәмамлауга ук студент булып өлгергәннәр янында ул күпкә тәжрибәлерәк, таләпчәнрәк. Холкы да кырыс, әйткәнен эшләп ташларга күп сорамый. Шуңа күрә мин аны кисәтергә ашыктым:
- Башта үзе белән сөйләшик, егетләрчә, кураторга да берни дә әйтмик, -дидем. - Үзе белән сөйләшик, менә без, икебез!
Әллә соң мин үзем дә башкалардан өлкәнрәк күренә идемме, әллә инде бер-бер "психологик тәңгәллек" булдымы, Фәһим ул чакта мине аерым хөрмәт итә, сүземә-фикеремә гел колак сала иде. Сүзне тыңлады.
Ул чакта, без өчәү сөйләшкәндә, Халит елады:
- Мин бит үлеп гашыйк булдым, егетләр! - диде. - Бер күрүдән, ышанасызмы?! Мин, мөгаен, монда калырмын, кайтмыйм университетка! Йә аны үзем белән алып китәм! Ансыз яшәү юк бит миңа, ул да мине ярата... - дип үкси-үкси елады.
Без ул чакта ни әйтергә, ни уйларга да белмәдек.
Дөрес, колхоздан киткәндә Халит китапханәче кызны алып та китмәде, үзе дә аның янында калмады. Безнең үгет-нәсыйхәтне тыңлады, аңлады, дип уйлаган идем, шулай уйлап куанган идем мин ул чакта. Югыйсә, бетә бит башы егетнең, тәмам гашыйк булган, башын югалткан. Бу яшьтән өйләнеп җибәрсә, шиксез, укый да алмаячак, гаилә камыты күкрәгенә сугачак... Аннан соң әле аны армиягә алачаклар. Исән каламы әле ул гаилә шуннан соң?
И, яшьлек җүләрлекләре... Юк, Халит турында түгел, үзем турында әйтәм әле монысын. Нинди зур борчулар белән борчылып, сабакташың өчен җан атып яшәүләр булган икән бит. Югыйсә, кем иде инде әле ул чакта миңа Халит? Университетка кергәндә бергә имтихан биргән һәм, инде студент булгач, бер ай буена колхозда бергә эшләгән егет - бары шул.
Менә хәзер тагын уйланып ятам. Халитнең әтисе Рәхимулла абый искә төшә. Ничек килеп чыкты, ничек сүз бирдем соң әле мин аңа?
Әйе, Халит авыр укыды, акча җитмәүдән гел зарлана иде. Әти-әнисе аңа бер тиен дә акча салмыйлар икән, дөресрәге, бик аз җибәрәләр. Без, студент егетләр, ял көннәрендә яшелчә базасына, елга портына йөрибез йөк бушатырга, йөк төяргә. Халитне мин шул бригадага алырга тырышам, аз булса да акча керә бит.
Бервакыт Халит юкка чыкты. Лекцияләргә атна буена йөрмәде. Нәкъ шул чакта - туры килүен әйт - ректорат махсус тикшерүләр, студентларның лекцияләрдә ни дәрәҗәдә катнашуын күзәткән тикшерүләр уздырган икән. Халитнең эше зурга китте. Безнең заманда университеттан чыгару өчен күп сорап тормыйлар иде. Имтиханыңда бер "өч"ле булдымы - стипендия алмыйсың, зачет-имтиханнарыңны вакытында биреп бармадыңмы - уку йорты белән саубуллашасың. Менә шулай, бер атна югалып торган, лекцияләрдә күренмәгән Халиткә кафедра мөдире исеменә аңлатма язарга туры килде. Дөресрәге, бәлки ул аңлатманы яздырып та тормаслар иде, әмма без, Халитнең бертөркем сабакташлары, кафедра мөдире Әсләх абый Гаязов янына "бәреп" килеп кердек, үгетләдек, ялвардык, алдында тезләнмәдек кенә. Әсләх абыйның үзенә дә деканатттан, ректораттан шактый нык "эләккән" иде, күрәсең, ул зарланды-зарлында, сукранды-сукранды да, ниһаять, әйтте:
- Аңлатма язып кертсен, ни өчен ул атна буе дәресләргә йөрмәгән, кайда югалып йөргән? - диде.
Халитне укудан кумадылар.
Ә бер атнадан минем үземне кафедра мөдире бүлмәсенә чакырып алдылар.
- Менә таныш бул, бу кеше Халит Харисовның әтисе була, - диде Әсләх абый, бүлмәсендә утырган, олы яшьтәге, шактый арыган, таушалган кыяфәтле бер иргә күрсәтеп. - Рәхимулла иптәш улын эзләп килгән, борчылып. Күптән инде хаты да килми, үзе дә авылга кайтып күренми икән.
Мин Рәхимулла абый белән исәнләшеп күрештем, шул күрешкән чакта аның күзләрендә әлләнинди бер сагыш, әйтеп-аңлатып бетергесез сагыш күрдем мин.
- Мин иптәшкә аңлаттым, улыгыз исән-сау гына укып йөри, дидем. Тик менә бүген, нигәдер, лекцияләрдә юк бугай әле ул, әйеме? - Әсләх абый миңа тутырып карады. - Эзләп табарга иде бит аны? Ә, иптәш профорг?
Аһ, монысы инде нәкъ менә Халит аркасында. Ул уку елында мине, имеш, бик кайгыртучан, иптәшләренә булышучан дип, үзебезнең уку төркемендә профсоюз комитеты рәисе итеп сайлап куйганнар иде. Шуңа төрттерүе Әсләх абыйның. Юк, шулай төрттереп сөйләшсә дә, үзе әйбәт кеше, чиста күңелле, тыныч холыклы кеше ул. Әнә бит, Халитнең әтисенә дә улы белән булган ыгы-зыгылар турында ләм-мим, бер сүз дә әйтмәгән. Киресенчә, Халитне эзләп табарга куша. Табарбыз, табабыз аны!
- Тукта, китәргә ашыкма, - диде Әсләх абый һәм миңа бер кәгазь бите сузды. - Син моны укып чыгарга тиеш.
Әйе, укыдым... Һай, укыдым мин ул кәгазьдәге язуны! Халитнең кафедра мөдире исеменә язылган аңлатмасы иде ул. Халит анда әйткән, атна буена лекцияләргә йөри алмадым, авылга әтине җирләргә кайттым, ул озак вакытлар авырып ятып вафат булды, дигән...
Менә хәзер уйлап ятам. Йокы алмый. Күзалдымда Фәһим Солтановның көлемсерәүләре пәйда булып ала. Чыннан да, каян белде икән ул Халит Харисовның кыйналганын? Ә бәлки?! Бәлки ул үзе оештыргандыр моны? Ул бит Халитне башта ук өнәмәде. Теге, колхозда чактагы "мәхәббәт"ен гафу итә алмады...
Ул көнне мин Халитне таба алмадым. Аның әтисе Рәхимулла агай безнең тулай торакта кунды, улы бүлмәсендә, аның караватында йоклады.
Ә аңынчы әле без аның белән бик озак, ярты төнгә кадәр безнең бүлмәдә сөйләшеп утырдык.
- Гомер буе колхозда эшләдем, - дип кат-кат көрсенде Рәхимулла агай. - Гомер буе эшләдем, инде улым укысын, кеше булсын дип тырышып йөрү бит. Кайда йөри инде бу бала?
Икенче көнне мин агайны тимер юл вокзалына кадәр озатып бардым. Поездга утыртып җибәрдем.
Бер ай чамасы үттеме-юкмы, Халит әйтте:
- Миңа авылга кайтырга кирәк иде, акча биреп тора алмассыңмы? Әти үлгән минем... - диде. Түзмәдем, әйттем:
- Син нәрсә, бер кеше ике тапкыр үләмени?! - дип мәсхәрәле көлемсерәдем мин. Халитнең кашлары дерелдәп китте. Кафедра мөдиренә язган "аңлатма"ны укыганлыгымны мин аңа әйтмәгән идем.
- Юк, Салих, чынлап... Бу юлы алдашу түгел, менә телеграмма...- Халит миңа мөһер белән расланган телеграмма күрсәтте. Аннан соң үксеп елап җибәрде. Ул чын күңелдән әрнеп тә, үкенеп тә, югалтуының ачысын чын-чынлап татып елый иде...
Аңлый аласың икән, димәк, кичерәсең, дигән бер философ. Мин дә Халитне аңларга тырыштым. Кем белә, бәлки ул, чыннан да әтисенең каты авырганын белеп торган, аның тиздән вафат буласын күңеле белән сизгән. Кеше гел бер нәрсә турында озак вакытлар уйланып, шуны вакыйга буларак күзалдына китереп йөрсә, берзаман әлеге вакыйга аңа чынбарлык булып тоела башлый, диләр бит. Кыскача гына итеп әйтсәк, кеше үз ялганына үзе ышана башлый. Мөгаен, Халит белән дә шулай булгандыр, ул да әтисен алдан ук җирләп куйгандыр. Аңлатмасын да шул рәвешле язгандыр. Ә хәзер чынбарлык аның каршына килеп баскан, күзен ачкан, ул уйлап тапкан ясалма чынбарлыкны егып салган... Әнә шулай фикер йөрттем бугай мин.
Без, бөтен төркемебез белән акча җыеп, Халитне авылга, әтисен җирләргә озаттык ул чакта...
Ә Рәхимулла агай поездга утырганда миңа мөлдерәп караган иде. Әйткән иде:
- Улым, берүк Халитне саклый күр инде син. Минем кулымнан килмәде, төпчек бала, артык иркә булып үсте, - диде. - Күңеле дә артык нечкә, юк-барга бирелеп китүчән. Кемгә охшап шулай булды, белмим...- дигән иде. - Син аны ташлама инде, ярармы, бик үтенеп сорыйм.
- Ташламабыз, Рәхимулла агай, - дидем мин, үз-үземә бик ышанып, артык ышанып.
Әмма тормыш без дигәнчә генә бармый шул...
3.
Төнлә юньләп йокламау үзенекен итә ул. Җитмәсә, хатын иртә-таңнан кәефне кырды:
- Халитнең эшен тикшермичә калмыйсың инде син, әйеме? - дип төртмәле сүзгә кереште.
- Аның өчен милиция бар, тикшерерләр, - дип кенә котылмакчы идем, хатын янә тезеп китте:
- Соң, син бит үзең аларга ышанмыйсың! Күр дә тор, бар эшеңне ташлап Халит "эше"нә тотыначаксың әле син. Беләм бит, син аны гомерең буе үз балаң урынына күреп саклап йөрдең. Ә ул? Төкерә ул сиңа! Ул, әнә, инде профессор була язды, ә син һаман хулиганнар артыннан чабып йөрисең...
Ах, теге телевизордагы хатыннар кебек сөйләшергә остарды минем хатын. Каян өйрәнәләр дисәң, һаман шул: телевизор өйрәтә аларны болай чәүчәләкләнергә. Хәер, чәүчәләк хатыннарны телевизорлар юк чакта да булган дип әйтәләр әйтүен... Шулай дип уйлап, үз-үземне көлдереп юатырга, тынычландырырга тырыштым да әйттем:
- Әйе, мин Халит "эш"енең очына чыгачакмын, - дидем.
Артык кырысрак әйтеп ташладым кебек, хатын бүтән дәшмәде.
Иртән эшкә шалтыратып куйдым да, Фәһим Солтанов янына киттем. Академик Солтановның, шөкер, лекциядә чагы түгел иде. Ни гаҗәп, мине бик тә ачык чырай белән каршылады. Шуның белән шкләндереп тә куйды.
- Халит янына керү файдасыз икән әле, - дидем мин, сүзне турыдан башлап. - Үзеннән сораштырасы иде юкса кайбер нәрсәләрне. Менә, аптырагач, синең яныңа килдем.
- Борчылмагыз, бөтен аптыраган кеше минем яныма килә, - дип шаяртты академик, ачуны чыгарып. Кинәт искә килеп төште, аның миңа көлеп тә, зарланып та сөйләгәне бар иде:
- Керү имтиханнары башландымы - эш харап инде менә, - дигән иде ул. - Йә авылдан туган-тумача килеп җитә, йә мондагы таныш-белеш теңкәгә тия. Барысының да малайларын-кызларын укырга кертәсе бар. Эштә, кафедрада әле - бер хәл, монда качып була, телефонга җавап бирмәскә мөмкин. Ә бит менә өйгә килеп интектерәләр, ишек төбендә сагалап көтеп торалар. Өйгә кайканда, ышанасызмы, башта ярты сәгать буе куак астына качып күзәтеп ятам: керүче-чыгучы юкмы, көтеп торучы күренмиме. Шуннан соң гына, ул-бу булмаса, өйгә кереп бикләнәм, үтерсәләр дә ачмыйм ишекне...
Менә шулай дип сөйләгән иде Солтанов. Артык намуслы шул ул, әнә, керү имтиханнарында туган-тумачага да ярдәм итми, имеш. Беләбез-беләбез нәрсә әйтергә теләгәнеңне, шөкер, сиңа йомыш белән киләсем юк, малай гуманитар фәннәр белән кызыксынмый, математика "җен"е кагылган...
- Син, Фәһим, Халитне кыйнаганнарын каян, кемнән ишеттең?- дип турыдан-туры сорадым мин. Фәһим башта гаҗәпләнде, аннан соң ачуы килде:
- Соң, әйттем бит инде мин сезгә, сүз иясе белән йөрми, дидем.
- Сүз монда җинаять эше турында бара, ә хәбәрне мин иң беренче булып синнән ишеттем. Димәк, сиңа кемдер әйткән. Миңа ул кеше белән сөйләшергә кирәк.
- Карагыз эле, иптәш следователь, - дип күрәләтә кызды Солтанов. - Әгәр дә сез миннән сорау алырга уйласагыз, рәсми рәвештә миңа кәгазь тоттырыгыз, кабинетыгызга чакырып сөйләшегез. Ләкин мин алдан ук белдереп куям, мин сезгә бернинди дә хәбәр әйтмәдем, Халит Харисов белән булган хәл турында беренче мәртәбә сездән ишеттем!
Һа! Менә шулай... Нәкъ Фәһимчә, нәкъ Солтановча килеп чыкты бу. Фәһим бер киреләндеме, аннан юньле сүз көтәм димә инде син. Вәйт, академик!.. Академикның да академигы...
Фәһим Солтанов, чыннан да, укырга бик сусаган, армиядән үк сусап кайткан егет булып чыкты. Башкалар күңел ачкан урында без аны бик сирәк күрдек, кичәләргә, дискотекаларга ул бөтенләй дә йөрми иде кебек. Иртәнге бишләр-алтыларда тулай торак коридорында каты-каты басып үткән аяк тавышлары ишетелсә, бу тавышка чак кына уяна алган студентлар белә: Фәһим торган, ул инде аякта, хәзер юынып-ашап ала да, эшкә китә. Ул кайдадыр дворник булып эшли, кайдадыр каравылчы булып тора, кайсыдыр бер кичке мәктәптә укытып та йөри, диләр. Белмәссең, сорарга-сорашырга читенсенәбез, ул үзе күп сөйләми. Фәһимне еш кына университет китапханәсендә күрәләр, ләкин ул уку залында утырмый, китапларны яздырып кына ала да, каядыр эреп юкка чга. Кайда укый, кайчан укый - монысын беркем белми. Шулай ук, аның имтиханнарга әзерләнгән чагын да күрмәдем бугай мин. Әмма ул бик яхшы укыды, имтиханнарны-зачетларны гел вакытында, яхшыга, яхшы билгеләргә генә биреп барды, без укыган тарих-филология факультетының, кем әйтмешли, күз өстендә кашы булды.
Әмма Фәһим безгә сиздерми генә йөргән, ул кинәттән авырый башлады, академик ял алып, укуын ташлап торды, кайдадыр авыл мәктәпләрендә укытып йөрде, мәктәп директоры булды. Фәнни эшләргә, педагогика фәненә ул әнә шулай килде.
Менә хәзер инде шушы сабакташым мине төп башына утыртты да куйды: белмим, күрмәдем, ишетмәдем – бетте-китте, вәссәлам! Таныш, бик тә таныш сүзләр. Күп ишеттем мин аларны үземнең тикшерү эшчәнлегемдә. Ә бит Фәһим нәрсәдер белә, әйтми генә. Кемнәндер ишеткән бит ул әлеге хәтәр хәбәрне, Халитнең урамда кыйналганын. Ә кемнән? Бәлки студентлардандыр?
Ах, ничек соң элегрәк килмәде минем башка бу фикер? Әлбәттә, студентлардан ишеткән ул моны. Студент халкы күп йөри, күп күрә, күп ишетә, күп сөйли. Ә бәлки? Ә бәлки Халитне нәкъ менә үз студентлары кыйнагандыр? Алай булырга мөмкинме? Бик мөмкин. Ишеткәнем бар, "ике"ле билгесе куйган өчен, әнә, мәктәп укучылары да үз укучыларын тотып дөмбәсләгәннәр. Азмыни хәзер бездә шундый хәлләр?!
Ләкин миңа иң элек Халитнең үзен күрергә, аның белән сөйләшергә кирәк иде. Әле аның янына больницага барганчы, мин башта район милиция бүлегенең җинаять эшләре буенча тикшерүчесе Сорокин белән күрештем. Ул, әлбәттә, бу мәсьәләдә җинаять эшен кузгаткан, Харисовны урамда очраган бертөркем яшьләр кыйнап киткән, аларны күреп калучы булмаган, гаеплеләрне ачыклау кыен булачак, бәлки, бөтенләй мөмкин дә түгел, дигән фикердә тора. Ул да Халит Харисов белән күзгә-күз карап сөйләшергә өмет итә, бәлки, бер-бер мәгълүмат бирер, бәлки, җинаятьчеләрнең берәрсен танып-төсмерләп калгандыр.
Халит инде исенә-аңына килгән, акылы аек сөйләшүе ачык иде. Минем белән баш кагып кына исәнләште, елмайгандай итте. Әмма аның бу елмаюы ничектер еламсыраган кебек килеп чыкты. Чөнки күз төпләрендәге күгәргән эзләр әле узмаган, шешенгән йөзен ямьсезләп, авыр иреннәрен чалшайтып торалар.
- Син аларны танып кала алдыңмы? - дип сорадым мин Халиттән, инде барлык хәл-әхвәлләрен сорашып бетергәч. Әллә инде миңа гына шулай тоелды, әмма мин Халитнең күзләрендә чагылып узган зур курку шәүләсен күрдем.
- Юк, беркемне дә танып кала алмадым, - диде ул бераздан. - Арттан суктылар бит башта... Әйе, арттан суктылар.
Халит белән ярты сәгать чамасы сөйләштек. Мин инде, дөресен генә әйткәндә, болай, дусларча, хәл белешеп кенә утырдым. Халиттән бүтән ни дә булса сораштыру файдасыз иде. Әйе, нык тукмаганнар аны, каты кыйнаганнар. Әмма, ни гаҗәп, милиция тикшерүчесе әйтүенчә, аның киемнәренә дә, кесәсендәге, сумкасындагы бер генә әйбергә дә кагылмаганнар. Хәтта акча янчыгы да үз урынында. Нәрсә бу, урамда очраган очраклы яшүсмерләр төркеменең ирәеп гайрәтләнүе, көч күрсәтүеме? Әллә?..
Мин беләм, теләсә нинди хулиганлык сүздән, сөйләшүдән башлана. Хулиган ул, һичшиксез, башта сүз белән бәйләнә башлый, йә тәмәке сорый, йә акча таләп итә. Ә менә көтмәгәндә арттан китереп сугу - монысы инде бандитлыкка керәдер. Бу һөҗүм, талау нияте белән оештырылган һөҗүм. Әмма Халитнең бер генә әйберенә дә кагылмаганнар. Сумкасы да үз урынында. Димәк... Димәк, монда инде мин әле иртән генә уйлап куйган хәл бик булырга мөмкин: үч алу булырга мөмкин бу! Ләкин нинди үч, кем үче? Миңа менә шуны ачыкларга кирәк иде.
Халит белән саубуллаштым да, тизрәк терелүен теләп, ул укыткан кафедрага ашыктым. Әйе-әйе, эшне миңа нәкъ менә шуннан башларга кирәк иде. Кемнең үче булырга мөмкин филология фәннәре кандидаты, университет укытучысы Халит Харисовта?
(бәян)
4.
Университетны тәмамлагач, авыл мәктәбенә эшкә киттем, мин дә берничә ел авылда балалар укыттым. Мөгаен, шул авылда, шул мәктәптә төпләнеп тә калыр идем. Авылы матур, мәктәп коллективы әйбәт, кызлар чибәр, авылда яңа клуб, яшьләр күп - тагын ни кирәк?!
Әмма миңа мәктәптә ике генә ел эшләргә туры килде. Үгетләп-мәҗбүриләп дигәндәй, комсомолның район комитетына инструктор итеп чакырып алдылар. Ә аннан соң инде, милиция сафларын комсомол яшьләр белән ныгыту башлангач, миңа да эш урынымны янә алыштырырга туры килде. Шулай итеп, университетның юридик факультетында читтән торып укып, җинаять эшләре бүлегенә килеп кердем. Уку юлын филолог булып башлаган Салих абзагыз менә шулай тикшерүче булып китте. Ә минем дуслар Фәһим белән Халит, әнә, фәнни-гыйльми эшкә барып тотындылар, галим булдылар.
Халитнең аспирантурага укырга керүен ишеткәч, мин үзем дә башта бик гаҗәпләнгән идем. Ничек гаҗәпләнмисең?! Студент чакта көч-хәлгә укып килгән, имтиханнарны шул иптәшләре ярдәме белән, кат-кат тапшыра-тапшыра укып чыккан Халит Харисов фәнни эшкә тотынсын әле! Гаҗәпләнү генә түгел, ышанмадым мин моңа башта.
Ләкин мине нәкъ менә Фәһим Солтанов ышандырды. Казанга бер килүемдә:
- Сезнең дустыгыз Халит Харисов галим булырга җыена. Күрерсез, булачак та, - диде. - Профессор кызына өйләнсәң, бу дөньяда академик булып куюың да бар...
Белмим, Фәһим үзе ни өчендер өйләнмичә яшәде. Әллә инде бөтен көчен, егәрен шул фәнни эшләренә, эзләнүләренә сарыф итте, әллә ул хатын-кызга ышанычын тәмам югалткан иде.
Студент чакта ул Фәния исемле матур бер кызны яратып йөрде. Яратып йөрде, аның бу сәер гыйшкы турында иптәшләре дә, Фәния үзе дә, аның дус кызлары да белә иде булса кирәк. Әлбәттә, белә иде! Гыйшык тотуны яшереп буламыни аны! Әмма, ни гаҗәп, Фәһим үзе бу хакта беркемгә дә ачылмады, Фәниягә серен чишмәде, аны кинофильмнар карарга, театрларга, танцыларга чакырмады, озата йөрмәде. Ул аны ничектер читтән торып, читтән күзләп яратты, газапланып, әрнеп-рәнҗеп, чын ярату белән яратты. Ни өчен әрнеп, ни өчен рәнҗеп? Фәния бик тә тыныч холыклы, әмма бик тә үзсүзле кыз иде. Ул Фәһимнең яратуын белә, сизә иде, әмма ул юри моны күрмәмешкә, сизмәмешкә салышты, мөгаен, ул шушы юл белән Фәһимнең телен чиштерергә, аны үз алдына китереп тезләндерергә теләгәндер. Ләкин Фәһим... Ул да шактый үзсүзле, шактый киребеткән, шактый тәкәббер иде шул.
Ул чакта студентларның төзелеш отрядлары бар иде. Менә берзаман факультетта гаҗәп бернәрсә уйлап чыгардылар: "Агыйдел" дип аталган, бары тик кызлардан гына торган отряд төзеделәр. Фәния җәйге каникул вакытында әнә шул отряд белән китеп барды. Китеп барды да, ниндидер бер авыл егетенә, гади механизатор егеткә кияүгә чыгып калды. Читтән торып укуга күчте.
Фәһим бу "хыянәт"не бик авыр кичерде. Атналар-айлар буена саргаеп, агарып-каралып йөрде. Ашамас-эчмәс булды. Шулай йөрде-йөрде дә, әйткәнемчә, академик ял алып, авылына кайтып китте.
Фәһим мәхәббәт, гыйшык мәсьәләләрендә артык таләпчән, артык катгый иде шул. Мөгаен, ул Фәнияне гомумән үзенеке итеп исәпләгәндер, аны яратуы әйтмәсәң дә аңлашыла торган табигый бер хәл булып тоелгандыр, ә инде Фәниянең авылда кияүгә чыгып калуы аның өчен коточкыч бер хата, гафу ителмәслек хыянәт булып әверелгәндер. Ни генә булмасын, мәхәббәт өлкәсендәге кыланчыклыкны, фальшны, ялганны, уенчаклыкны һич кенә дә кабул итә алмый иде Фәһим. Шуңа да ул "профессор кызына өйләнгән" Халитне кичерә алмый, аның бу бәхетле язмышын кабул итәргә теләми иде.
Халит, чыннан да, Фәннәр академиясендә зур гына бер урын биләгән галим абзыйның кызына өйләнгән булып чыкты. Ул шунда, Фәннәр академиясендә аспирантурага кергән, лаборант булып эшләгән, бик тиз арада ике бүлмәле квартира да алып өлгергән. Моны ишетеп бер шатландым, бер борчылдым мин. Шатлануым - ниһаять, Халитебез төпле бер тормышка аяк баскан, ниһаять, юньле-башлы гаилә корып җибәргән, ниһаять, тәгаен бер эшкә тотынган. Борчылуым шуннан иде: Халитнең мин укырга бик хирыс булмавын, фәнни тармакны бөтенләй дә күзалдына китерә алмавын, бик сай фикерле булуын яхшы беләм. Димәк, аның үзенә дә киләчәктә бик авырга туры киләчәк, фәнгә дә аннан файда булмаячак.
Болай кистереп әйтүемнең сәбәбе бар иде.
Өченче курсның кышкы сессиясендә безгә берьюлы алты фәннән имтихан тотарга туры килде. Әле шуңа зачетларны да өстәсәң, бик кыен, бик авыр, җелекләргә үтәрдәй сессия иде бу. Әнә шул имтиханнарны Халит бик авыр узды, тел-әдәбият буенча зачетларны аңа кызганып кына куйдылар, ә менә логикадан, саф татарча итеп әйтсәк - мантыйктан, Халит Харисов килде дә капты.
Мантыйк укытучысы, безгә каяндыр башка бер уку йортыннан килеп махсус курслар алып барган Садыйков, бик тә кырыс, төгәл билгеләмәләр белән генә эш итә торган, студентлардан да шуны таләп итә торган бер кеше иде. Син аңа, белгәнеңне күпме генә сөйләмә, ул сине барыбер тыңламый, хәтта тыңлап та тормый, син аңа иң элек билгеләмәне әйтеп бир. Китапта язылган билгеләмәне белмисең икән - бигайбә, үз билгеләмәңне бир ул чакта! Менә шундый таләп куя иде профессор Садыйков.
Халиткә исә имтиханда сорауның да нәкъ менә шундые - ачык билгеләмә бирүне таләп итә торганы эләкте.
- Йә, әйтегез, булмаса, - диде Садыйков, җавап бирә алмый интеккән, авыз эчендә ниндидер сүзләр тезмәсе болгаткан Халитне бүлдереп. - Нәрсә ул анализ? Анализның билгеләмәсен әйтегез.
Халит бер мәл уйланып торды. Аннан соң тезеп китте:
- Менә кешеләр уйлыйлар, алар анализлыйлар. Уйлаган чакта анализлагач, анализ килеп чыга. Менә шул анализ була...
Садыйков башта көлемсерәде, аннан соң кызарынып-бүртенеп чыкты:
- Мин сездән анализга билгеләмә сорыйм! - дип кистереп әйтте. - Нәрсә ул анализ? Билгеләмә бирегез!
- Анализ ул... Менә, кешеләр уйлыйлар, анализлыйлар...- дип кабатлады Халит.
Садыйков ничек тиз кызган булса, шулай ук тиз сүрелде дә. Аның йөзенә янә көлемсерәүле елмаю чыкты:
- Ярар, ул чакта сез миңа синтезның нәрсә икәнен әйтегез. Нәрсә ул синтез?
Халит бер мәл аптырап торды. Профессорның йөзенә сораулы караш белән төбәлде. Нәрсә сорый бу кеше аңардан? Җүләрме ул әллә? Каян килгән синтез?

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.