🕙 1 minut uku

Мантыйктан Имтихан - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 134
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 107
53.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
73.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Халит кинәттән агарынды. Болай да ак йөзнең агарынып китүе гаҗәп икән ул. Мин Халитне тотып калдым, егылырга ирек бирмәдем. Ул караватка утырды, үксеп елап җибәрде.
  - Салих, дустым, мин барысына да үзем гаепле! Гаепле! Берүк бу хәлне тышка чыгарма, белгертмә беркемгә дә! Зинһар өчен, үтенеп сорыйм?! -диде.
  - Кызларны имтиханнан соң алып калуларың хакмы? - дидем мин, бу юлы инде тәмам ачуым килеп.
  Халит дәшмәде. Башын кысып, озак кына утырды:
  - Зинһар, туктат бу эшне, кешеләргә чыгарма...- диде. Саубуллаштым да, чыгып киттем. Бу берничә көндәге эшләрем, баш
  ватуларым мәгънәсез бер нәрсә булып тоелды, һәм мин үз-үземә Халит белән бүтән аралашмаска сүз бирдем, һәм тикшерү эшен дә туктатачакмын. Бу минем эшчәнлегемдә бердәнбер ачылмый калган җинаять булачак. Капитан Зыятдиновка шалтыратып әйтермен, "телсез шаһитлар"ын үзенә тапшырырмын да:
  - Файдасыз, бу эшне ябарга кирәк! - диярмен.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.