🕙 24 minut uku

Мәхәббәттән Җырлар Кала (Кыскартып алынды) - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 3076
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1635
41.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Ул вакытта, институтка барып, имтихан тапшырыр көннәр бик ерак булып тоелган иде. Иртәгә менә юлга чыгачак. Гомер, бер карасаң, тиз үтә шул. Әх, студент булып кайтса, нинди бәхетле булыр иде ул! Кечкенәдән хыялланганы чынга ашар иде. Ә укырга керә алмаса? Юк, ул хакта уйларга да ярамый. Гөлзилә мәктәптә иң алдынгылар рәтендә барды, чыгарылыш имтиханнарын да гел «биш»легә бирде. Аннан соң, институтка керү өчен дә, аз әзерләнмәде бит. Ничек җырлавы турында әйтәсе дә түгел инде. Әгәр сәнгать институтына керергә хаклы бер генә кеше бар икән дөньяда, ул — Гөлзилә.
  Үзенең бу уеннан кыз ләззәтле елмаеп куйды...
  4
  Гөлзилә Уфага сәнгать институтына укырга керергә килә. Нурия исемле кыз белән тулай торакның бер бүлмәсенә урнаша.
  ...Йкенче көнне Әхмәт Сабиров Гәлзиләне институт ишеге төбендә очратты. Кыз консультацияләрдән чыгып килә иде. Нурия китапханәдә калганлыктан, бүген ялгызы гына кайтырга туры килде.
  — О, Гөлзилә! — дип, дусларча кочаклап алды ул. — Консультациядәнме? Дөрес. Анда йөрергә кирәк. Тырышларны имтихан алучылар да ярата ул. Аннан соң быел укырга керү күпкә авыррак та булмакчы әле...
  — Авыррак?
  — Әйе... Беренчедән, абитуриентлар искиткеч күп. Бүтән бер елны да алай булганы юк иде. Икенчедән, өстәмә предметлар, өченчедән, имтихан алучылар ифрат дәрәҗәдә таләпчән кыланачак.
  Гөлзиләнең күңелендә нидер өзелгәндәй тоелды. Арка үзәге буйлап салкын йөгереп үтте. Ул хәтта калтыранып куйды.
  — Тик син курыкма. — Моны сизенгән артист кызның биленнән алды. — Син үтәчәксең. Талантың бар синең. Аннан соң... Аннан соң, бер елмаеп җибәрсәң, ярты комиссия аягыңа егылачак.
  — Һы... Шундый вакытта елмаеп булса икән. — Кыз, Сабировның кулы үзеннән-үзе шуып төшәрлек итеп, җиңелчә генә борылып куйды. — Безнең әти әйтә торган иде: елмайганга акча бирмиләр.
  — Әтиеңә бирмиләрдер. — Сабиров мут көлемсерәде. — Ә син — башка мәсьәлә.
  — Ә укырга керә алмасам? — Гөлзилә үз сүзеннән үзе дертләп китте.
  — Я, ярый инде. Борчылма шулкадәр. Талантың бар, без дә ярдәм итәрбез. Керәчәксең, кыскасы. Күңелеңне төшереп интекмә дә. Барысы да үзеңнән тора.
  — Миннән генә торса иде дә ул...
  — Син, студент булып, укуның җаена төшенеп киткәч, концертларга да йөрерсең. Сәхнә үзеннән аерылмаганны ярата ул. Осталыгың камилләшә торыр.
  — Әйе... укуга өлгерсәң дә әле. Аннан соң, кем шундый мөмкинлек әзерләп куйган, ди.
  — Әй Гөлзилә җаный... Шундый сүзләр сөйләп, үзеңне дә, мине дә кимсетмәсәнә. Барысы да булачак. Үз төркемемә алам мин сине. Ә укуны тәмамлауга инде, танылган җырчылар рәтендә булырсың.
  Мондый хәстәрлектән кызның күңеле тулып китте. Чынлап та, нинди изге җанлы, олы йөрәкле кеше бу Әхмәт Сабиров. Бер уйласаң, кем инде аның өчен Гөлзилә? Туганымы, яшьтәшеме, җан дустымы?
  Кем? Танышканнарына да күпме генә бит әле. Изге кешеләре юк түгел шул җирнең.
  — Мин моннан борылам инде, Гөлзилә, — дип елмайды артист, — студиягә барырга кирәк. Ашыкмасаң, бәлки, син дә күреп китәрсең...
  Мондый тәкъдим кызыктыра да, шул ук вакытта күңеленең кайсыдыр күзәнәге тыелырга да куша иде.
  — Юк, рәхмәт, — диде Гөлзилә. — Башка вакытта...
  — Үзең карыйсың анысын. — Сабиров серле карашын кызга төбәде. — Минем эш шартлары һич кенә дә кызыксындырмыймыни соң?
  Заманча яңа аппаратуралар. Үзең дә җырлап карар идең.
  Мондый тәкъдимгә кисәк кенә ни дип җавап бирергә дә белмәде Гөлзилә. Профессионалларның эш урынын күрергә, бигрәк тә үзе җырлап карарга нык кызыга ул. Әмма, ничектер, уңайсыз да кебек.
  — Ә мин сезгә комачауламыйммы соң?
  Бу инде аның ризалыгы иде...
  Студия дигәне мәктәп спортзалыннан аз гына кечерәк икән. Стена буйлап һәртөрле аппаратуралар тезелеп киткән, уртада — аяклы берничә микрофон, клавишлы уен кораллары, алар янындагы утыргычларда гитаралар сөяп куелган. Стенаның бер ягы иңеннән-иңенә ике метр чамасы биеклектәге полировкалы такталар белән тышланган.
  Хәер, болары кием-салым, һәртөрле кирәк-яраклар кую өчен шкафлар икән. Сабиров, шул күзгә ташланып тормаган ишекләрнең берсен ачып, кызга эндәште:
  — Ә монысы минем кабинет була инде.
  Сабировның бүлмәсе дә соклангыч иде. Түрдә — «Т» хәрефе pəвешендә ялтыравыклы зур өстәл. Ике яклап йомшак урындыклар тезелеп киткән. Өстәлгә каршы якта да— зур телевизор, колонкалар һәм башка аппаратуралар урнашкан шүрлек-стенка. Идәндә — затлы келәм. Монда килеп кергәч, Гөлзилә үзен бөтенләй кечерәеп калгандай хис итте. Ул — институтка керү-кермәве дә икеле булган мескен авыл кызы, ә Сабиров — менә нинди шәхес! Кечелеклелеге, кешелеклелеге, гади бер авыл баласы белән үзен шундый итеп тотуы Сабировны кыз алдында тагы да үстереп җибәрде.
  — Музыкантлар кайтып киткән бит әле, — дип борчылды Сабиров. — Алдан хәбәр итмәгән идем шул киләсенне. Ярый, үзем уйнармын. Нинди җырлар җырлыйсың?
  Гөлзилә җырларын атагач та, музыка коралына барып ябышмады артист. Башта тын юлларына, кан йөрешенә иркенлек бирә торган күнегүләр ясатты. Кыз дөрес эшләмәгәндә, аны төзәтеп, ничегрәк итәргә кирәген күрсәтеп бирде. Аннан соң гына аппаратуралар янына килделәр...
  — Сәхнә йолдызы булачаксың син, Гөлзилә! — диде Сабиров, кыз җырлап туктагач. Башкача җыр хакында сүз әйтмәде. Хәер, монысы да артыгы белән җиткән иде кызны бәхетле итәргә.
  — Ə хәзер... Чәй эчеп алыйк. Синең дә карының ачкандыр.
  — Рәхмәт, Әхмәт абый. — Җыр-моң дөньясы булып тоелган студиядән тиз генә китәсе килмәсә дә, кыз уңайсызланды. — Кайтыйм инде мин.
  — Син оялып торма, Гөлзилә. Иртәдән бирле бернәрсә дә капмагансыңдыр бит әле. — Сабировның кыяфәтендә аталарча хәстәрлек иде. Кызның икеләнеп торуын күреп, тәвәккәл генә итеп, биленнән алды. — Әйдә.
  Сабиров кабинетының иң түрендәге ишекне Гөлзилә тәүге тапкыр кергәндә искә алмаган икән. Хәер, ул белмәгән кешенең күзенә әллә ни бәрелеп тә тормый.
  — Монысы безнең кечкенә ял бүлмәсе инде, — дип таныштырды артист.
  Кай арададыр өстәлгә колбаса, сыр, балык икрасы килеп утырды. Алар янына башка нигъмәтләр өстәлде. Кай арада кайнап өлгергән, кофесы да булды. Иң соңыннан Сабиров ике фуҗер куйды һәм шампанский чыгарды.
  Гәлзиләнен моңа кадар бер тамчы да шераб капканы юк иде. Шулай да Сабировның кыставына каршы тора алмады, уртлап куйды. Үз фуҗерын бушаткач, артист Гөлзиләгә текәлде.
  — Гөлзилә, синең егетең бармы?
  — Бар, — диде кыз, бит очларын алмаландырып. Кинәт аңа, сөйгән егете булуга карамастан, Сабиров белән икәүдән-икәү генә шәраб әчеп утыру оят булып тоелды. Сабиров исә, аңа бөтенләй игһтибар итмагандай, институтка керунен авырлыгын, хәтта талантлы кызларның да үтә алмавын, аларның ничек өзгәләнүләрен, студент булу хакына хәтта әхлак кануннарын бозарга да әзер торуларын сөйләде.
  — Таланты бармы-юкмы, институтка кергәннәр аны тәмамлап чыга. Адәм була. Ә керә алмаганнар... Хыяллары челпәрәмә килә, бөтен дөньясыннан өмет өзеп, юлдан язучылар да юк түгел, — дип тәмамлады ул сүзен. Һәм үз фуҗерына шәраб койды да Гөлзиләгә төбәлде.
  — Эх, шул имтиханнарны бирә алсам, — дип өзгәләнде кыз, Сабиров сөйләгәннәрдән күңеле төшеп. — Укырга керә алсам, мин иң бәхетле кеше булыр идем.
  — Әйе-е... — дип сузды Сабиров, аннан соң фуҗерыннан уртлап куйды. — Быелгы имтиханнар бик авыр булачак.
  — Нинди сораулар биреләчәген алдан бел иде дә көлеп-елмаеп кына бир иде шул имтиханны, — дип хыялланды кыз.
  — Ә син — акыллы кыз. — Сабиров аңа беренче мәртәбә күргән кебек карап куйды. — Тик бу гына аз. Беләсеңме экзаменаторларның ничек эш иткәнен? Кемнәрнең нинди билге алачагы имтихан башланганчы ук билгеле була инде. Үз көче белән керү мөмкинлеге бары тик дүрт-биш балага гына бирелә.
  — Ничек инде... алай?.. — Гөлзилә үз колагына үзе ышанмады. —
  Таланты, әзерлеге булмаса да укый аламыни кеше?
  — Дөнья бу, сеңлем. Яшьсең әле, тора-бара үзең дә төшенерсең.
  Беренчедән, безгә бөтенләй сәләтсезләр килми. Икенчедән, белгечләр кул астында даими шөгыльләнү беркайчан да нәтиҗәсез үтми.
  — Ә ни өчен дүрт-биш кенә урын?.. Ә калганнары?
  — Анысын без хәл итмибез... Ә быел ул урыннар да бөтенләй юк диярлек.
  Гөлзилә нидер әйтмәкче булган иде дә елап җибәрүеннән куркып дәшми калды.
  — Гөлзилә, син — гади колхозчи баласы. Артыңнан йерер кешең дә юк. Үзеңә юлны бары тик үзең генә яра аласың. Талантың, чибәрлеген бар. Бу сәнгать кешесе өчен аз түгел. Ләкин ул гына җитми...
  Сабиров сүзенең асылын ничек ачып салырга белми җәфаланды.
  Фуҗерын корытып куйды, аннан соң торып, суыткычтан коньяк алып, үзенә салды, анысын да әчкәч, сүзен дәвам итте:
  — Син ришвәт бирә алмыйсың, абруйлы бәйләнешләрең юк. Ләкин сиңа ярдәм итә ала торган бер кеше бар.
  — Кем ул? — Кызның күзендә шатлык очкыннары балкып китте.
  — Югарыда. Бүлдермә. — Сабиров атакага барган солдат кебек иде. — Ана... кыз кирәк. Саф, гүзәл кыз. Аңлыйсыңмы?
  — Минем әти-әнием бар бит инде, — дип, чын күңелдән гаҗәпләнде Гөлзилә.
  — Аңа... саф кыз кирәк. Саф кыз.
  Моның мәгһнәсенә төшенүгә, Гөлзилә яшен тизлеге белән алдындагы фуҗерын бушатты.
  — Нәрсә?!— Ул талпынып куйды, ләкин, ничектер, үзен кулга алып, урында утырган килеш калды. — Мин аның хатыны булырга тиешмени?
  — Сөяркәсе, — дип төзәтте аны артист. — ә ул сине җил-давылдан аралаучың булыр. Сабыр ит, Гөлзилә, — диде Сабиров, кызның күзендәге очкыннарны күреп. — Тыңлап бетер. Бу бик үк куркыныч нәрсә дә түгел. Укырга кергән кызларның күбесе беренче курста ук үзенең сафлыгын югалта. Кайсы алдана, кайсы...
  Гөлзиләнең бөтен тәнен калтырану алды...
  Гөлзилә, имтиханнарын яхшы тапшырса да, Әхмәт Сабиров тәкъдименә риза булмагач укырга керә алмый. Сабиров тәкъдимен кабул иткән Нурия студент була. Гөлзилә авылга кайтып яши башлый. Таһир армиягә китә. Фәүзия бала тапканда үлә, баласы да исән калмый. Кайгы киләсен алдан сизгән күрәзәче карчыкның «балагыз туачак» димичә, «авырга узачаксың» дип әйтүен уйлап, авыр хиеләргә бирелеп хатыны янына барганда, Гөлзиләнең әтисе дә исерек шофёр гаебе белән килеп чыккан юл фаҗигасендә һәлак була.
  Гөлзилә икенче елны да укырга керә алмый. Шәһәрдә озак кына эш эзләп йөргәннән соң, башта балалар бакчасында, аннан соң тулай торакта җыештыручы булып эшли. Тулай торакта бүлмәле булу — үзе бер вакыйга. Ришвәт бирмичә, бүлмәле була алмый. Бүлмәгә урнашу өчен паспортын калдырганда, ялгыш бер айлык хезмәт хакын да паспорт эчендә тапшыра. «Комендант, бәлки, акчаны кайтарыр әле», — дип өметләнә. Ə комендант Нәфисә аны ришвәт дип кабул итә, шуңа күрә тиз генә бүлмә дә, прописка да була.
  Гөлзиләнең матур җырлавын ишеткән кешеләр аңа үз концертларын оештырырга киңәш бирәләр. Концерт аппаратурасы алу өчен, ул тулай торакта төнлә каравылда тора, күңел газаплары эчендә кыйммәт бәягә аракы да сата.
  18
  Авылга якынайган саен, Гөлзиләнең күңеле ләззәтле дә, моңсу да, үкенечле дә кичерешләр белән тула барды. Таныш басуларда инде иген өлгергән, ара-тирә комбайннар да күренгәли. Алар янына машиналар килә... Печән уручы комбайн янәшәсендә барган КамАЗны күрүгә, кызның йөрәге җу итеп куйды, тамагына төер тыгылды, керфекләренә ачы тамчылар сыгылып чыкты. Ул аны, тәрәзәгә ябышып, муены каерылганчы борылып карый-карый узып китте. Бу әтисенен КамАЗы иде.
  Әти!.. Җирләгәннән бирле, каберләрен дә кайтып күргәне юк бит аның... Җанның арасы ачылды. Җан хәзер әрни иде. Таныш таулар, урманнар, юл читендәге агачлыклар, яланнар — барысы да Гөлзиләгә үпкәләп, киттең дә безне оныттың, дип рәнҗеп карый төсле иде.
  Туган җиреңне, әткәң-әнкәң каберен, сөйгән ярыңны оныттың! Шундый кадерле, шундый изге нәрсәләрне дә оныттырырлык нинди бөек эшлар кырдың соң? Ни хакына?! Төннәр йокламыйча, аракы сатып, кешеләрнең рухын, язмышын җимереп, акча җыю сиңа барысыннан да кадерлерәк идеме? Гөлзиләнең бу сорауларга җавабы юк иде.
  Туган җир ул Алла кебек, аннан бер нәрсәне дә яшереп булмый, ул барысын да белә, белгәннәрен дөнья буйлап чәчеп йөрми, ә Хисап көне кырыслыгы белән күзләреңә туры карап сорау ала. Ана синең җавабың да, аклануың да кирәкми, бары тик шул сорауларын гына ишет тә мәңге онытма. Әгәр шуны онытмасаң, хәерле юлдан язмассың, күзләреңә яшь тулмас, яшь тулса да, намусыңа кер кунмас. Ә монысы иң мөһиме, чөнки намуска кунган керне күз яшьләре генә юа алмый.
  Гөлзилә елый иде...
  Гөлзилә яшь аралаш елмаеп, елмаю аша елап атлады. Зиратка җиткәч, күңелендә ачыну, әрну дулкыны кабат калкып, давыл куптарды. Бәхетле кешеләрне җылы ее, әти-әнисе, туганнары көтеп тора.
  Ə Гөлзилә... Аның барлык якыннары менә монда — зиратта... Bəхетле кешеләр өенә кайта... Ә Гәлзилә — зиратка... Әнисе дә, әтисе дә,
  Фәүзия әнисе дә, дөньяга килеп тә, бер суз дә дәшә алмыйча, кояш нурларын да күрә алмыйча калган сабый да монда. Барысының да каберләре беррәттән. Йөрәкләрең ярылып үлмәле шул... Үлеп тә, бергә була алмыйсың, алар янында башка урын калмаган инде. Бу дөньяда да, тегесендә дә ялгызлыкка хөкем ителгән Гөлзилә...
  Каберләр янына җиткәч, кыз катып калды. Ташландык хәлдәдер дип уйлаган иде. Ә каберләр гөлләргә күмелеп утыра. Кемдер карап, тәрбияләп тора, димәк. Кемдер... Гөлзиләнең иң газиз кешеләренең каберен кемдер түгел, ә Гөлзилә үзе кадерләргә тиеш иде бит. Ә ул...
  Ул... Талгын җил исеп куйды, үләннәр тибрәнде, яфраклар шыбырдашты. Гөлзиләгә алар шелтә булып, «туган җир ул беркемне дә онытмый, сез онытсагыз да» дигән сыман булып ишетелде. Кызның тамагына тоер тыгылды, буыннары йомшап китте, ул, хәлсезләнеп, җиргә чүгәләде.
  — Кичерегез мине... Кичерегез... — дип пышылдады ул, күз яшенә буылып. Менә шушындагы иң якын кешеләренә аның әллә ниләр әйтәсе, шатлык-кайгылары белән, күңел әрнүләре белән уртаклашасы килде. Тик Гөлзилә бернәрсә дә әйтә алмады, әле бер, әле икенче каберне кочаклап үкседе дә үкседе. Кичерегез мине... Кичерегез... Миңа да бит җинел түгел иде... Кичерегез Ул озак елады. Туган җире, якыннары алдында гарьләнеп тә, үзенең томанлы һәм авыр тормышы өчен әрнеп тә елады. Сулкылдарга хәле, сүзләрен әйтергә тавышы калмаса да тыела алмады. Гөлзилә соңгы чиккә җитеп ярсыган иде. Аның елавы ыңгырашып калтырануга әйләнде, кабер туфрагын тырнап канаган бармаклары туктаусыз дерелдәде. Бераздан тәмам хәле бетеп, тонган күзләрен билгесезлеккә төбәп катып калды. Шул хәлендә ул күпме утыргандыр, башта ерактанрак, җир астыннан килгән кебек булып, ә соңрак бөтенләй колак төбендә генә ягымлы тавыш ишетелде:
  — Кызым, дим... Кызым... Ни булды сиңа, балам...
  Гөлзилә башын шул якка борды. Янында ак түбәтәй, ак күлмәк кигән ак сакаллы бабай тора иде.
  — Әйдә, балам... Бетеренмә болай. Югыйсә бөтенләй акылдан язуың бар, — диде ул, Гәлзиләнен иңеннән алып. Гәлзиләгә ул бер Ходаи Тәгаләнең Үзе, бер Хозыр Ильяс булып күренде. Бераз хушына килгәч кенә, мулла бабай икәненә төшенде.
  Мулла бабай кызны инешкә алып төшеп юындырды. Гөлзилә беркадәр тынычланып калгач кына сорап куйды:
  — Кайчан кайттың соң, балам?
  — Әле... кайтышлый... гына...
  Мулла бабай башын читкә борды, үзе де, инештән су алып, битен сыпырып куйды. Озак кына дәшми торганнан соң:
  — Киткән артыннан китеп булмый, кызым. Алай бетеренмә, диде. — Сина әле алар өчен дә яшәргә кирәк. Үзеңне сакла.
  — Чыгып киткәннән соң, беренче кат кайтуым бит... — Гөлзилә кыенсына иде.— Барысы да... әллә ничек.
  — Нишлисең, балам... һәркемнең үз дөньясы, үз юлы. Гел генә син теләгәнчә дә булмый... Менә язган булгач кайткансың бит әле.
  — Каберләрен дә тәрбия итә алмадым...
  — Борчылма, кызым... Канат үскән кошлар оча инде. Ә без монда ни өчен? Сез тыныч күңел белән очсын өчен без. Канатыгыз талса, кайтып хәл алыр өчен. Ә кабер... Зиратта караусыз каберләр булырга тиеш түгел, балам. Кабернең кадере бетсә, яшәүнең бәлсе кими. — Гөлзиләнең хәле арулануын күреп, мулла бабай: — Ярый, балам, өеңә кайт инде. Минем азрак эшем бар иде, — дип саубуллашты да зират ягына атлады.
  Гәлзилә аны рәхмәтле карашы белән озатып калды. Бераздан дертләп китте һәм мулла бабай артыннан йөгерде.
  — Мулла бабай! Чак онытып җибәрмәгәнмен. Менә... безнекеләр рухына дога кылырсың. — Гөлзилә аңа йөз сум тоттырды.
  Мулла бабай бер акчага, бер кызга карап алды.
  — Сәдаканы зурдан бирергә дигән сүз юк. Хәлеңнән килгәнчә генә кирәк. Бәлки, болай зурдан купмассың? — диде аннан соң.
  Гәлзиләнен нәкъ шундый сәдака бирергә теләвен белгәч, утырып дога кылды.
  Гөлзилә туган йортына, нигезенә кайтып керә. Ишегалдын бәбкә үләне басып киткән. Йортта тузан. Тузан гына түгел, бу — порт гомере, вакыт.
  Гәлзилә, өйне җыеитыргач, куриесе Нәсимә янына керә. Нәсимә авыл халкының әчкечелеккә салынуы, шуның аркасында булган фаҗигаләр турында сөйли. Аннан соң Таһирларга керә, Әлфиядән Таһирның армиядән ике алксыз кайтуын, хәзер район хастаханәсендә дәвалануын ишетә. Бу хәбәрләрдән Гөлзилә тәмам шашына, аны укол кадап кына тынычландыралар. Әлфия абыйсын Мәскәудә дәваларга мөмкин икәнен, ләкин аның кадәр акча булмавын җиткерә. Гөлзилә Таһир янына бара. Авыру янына кертмәгәч, ак халатлы хатынның кесәсенә акча сала, ләкин хатын, «кеше кайгысында акча җыя торган гадәтем юк» дип, акчаны кире кайтара. Таһир Гөлзиләне яратмавын әйтә. Гөлзилә билет кассалары янында Таһирларның күршесе Мәлих абзыйга ике мең акча калдыра. Мәлих абзый исән-сау, югалтмыйча, Таһирның әтисенә тапшырырга язсын дип борчыла.
  Гөлзилә, Уфага килгәч, аппаратураларны сату өчен, белдерүләр бирә. Нәфисә аны бу эшеннән туктатып кала. Гөлзилә банк юлын таптый, төшенкелеккә бирелми, сейганен терелтү һәм сәхнәгә чыгу өмете аңа дәрт, көч бирә.
  28
  Һәртөрле мәшәкатьләр белән ике атнага якын вакыт үтте. Таһиры янына ашкынуы көчле булса да, Гөлзиләнең җаны тыныч иде: аның кулында сөйгәненә ярдәм итәрлек акча бар һәм концертларга да яхшылап әзерләнелгән, хет бүгеннән сәхнәгә мен. Ул күбрәк Таһир хакында уйлады. Ни өчендер, төшенә дә гел бер үк төрле керде сөйгәне: имеш, туй бара икән. Таһир тыпырдатып-тыпырдатып бии дә, очып,
  Гөлзилә каршына килеп баса, һәм, кәләшен күтәреп, бөтерелә-бөтерелә, тагын биергә тотына. Йкесенең дә күзләрендә — бәхет чаткылары, ә иреннәрендә якты елмаю балкый. Икесе дә— чиксез бәхетлеләр.
  Хәтта район үзәгенә кайта торган автобуста черем итеп алганда да,
  Гөлзилә шушы төшне күрде. Шатлыклы елмаеп уянып китте ул. Үзен туйга кайтып барган кәләш кебек хис итте, йөрәге ләззәтле сулкылдады, кан тамырлары буйлап рәхәт җылылык йөгерде. Иреннәре дә гел елмаю ягын каерды. Әллә нинди сихри халәт иде.
  Автобустан төшкәч, туп-туры хастаханәгә атлады. Бәлки, Таһир авылга кайткандыр инде, ә бәлки, юктыр. Йөгерә-атлый барды ул, ниндидер ләззәтле бер ашкыну белән барды. Баскычтан күтәрелгәндә генә, күңеленә бертөрле шом яткандай булды, ничек кабул итәр икән, тагын шулай битараф кыланырмы, яратмыйм сине, диярме?
  Xəep, монысы әллә ни мөһим түгел. Кыз үзенең көченә, сөю көченә, Таһирын елмайта алачагына ышана иде.
  Бүген дә теге вакыттагы апа тора иде. Гөлзиләне күргәч, ул каршы барып кочаклап алды. Кызның куенына кергәч, ничектер, дерелдәп куйгандай тоелды.
  — Уфадан кайтуыңмы, балам, — диде ул, өстәл тартмасын ачып. —
  Ни бит әле... Таһир монда түгел бит. Кайтып китте ул...
  — Ярый, әле мин дә авылга кайтышлый идем, — диде кыз, елмаюын яшерә алмыйча. — Монда түгелме икән дип кенә кергән идем.
  — Син килгәннең өченчеме-дүртенчеме көнендә менә бу хатны бирергә кушкан иде, — дип, конверт тоттырды хатын һәм тартмага кабат иелде.
  Гөлзилә, сөйгәненең я беркатлы алдашуын, я йөрәген ачып салуын көтеп, түземсезлек белән конвертны ачты. Аннан газетадан кисеп алынган язмалар килеп чыкты. Бу Гөлзиләнең йортын һәм аппаратураларын сатуы турындагы белдерүләр иде... Кыз елмаеп куйды:
  Таһир шаяртырга итә түгелме соң?.. Аннары дәфтәр битенә язылган хатны тартып чыгарды.
  «Гөлзилә!
  Син минем беренче һәм бердәнбер Мәхәббәтем идең.
  Бер генә минутка да күз алдыннан китмәдең, әле дә синең озын кара чәчләреңне, ниндидер сихри нур белән балкыган күзләреңне, назлы иреннәреңне күрәм кебек.
  Куеныма алып иркәлисем килә. Хәтереңдәме, мине озатканда:
  «Кирәкми, Таһир... Тугрылыгымны каян белерсең соң?» — дигән идең.
  Мин сиңа ышанып яшәдем. Әйбәт кеше син, Гөлзилә. Бергә калсак, без бәхетле булган булыр идек. Тик кавышу насыйп түгел инде. Мин бит анда яшьлегемне, аякларымны гына югалтмадым... Күпне, бик күпне югалттым мин. Ә сиңа булган кайнар хисләр һаман да исән әле.
  Кызганычка каршы, хисләр генә шул...
  Мине кайгыртып, хәтта булган бөтен мөлкәтеңне сатарга уйлавың өчен рәхмәт, Гөлзилә. Тик мин аңа лаек түгел бит. Минем өчен үзеңне, киләчәгеңне корбан итүеңне теләмим. Син яшь, чибәр. Үз тиңеңне табарсың. Икебездән беребез бәхеткә хаклыдыр бит... Бәхетле бул, җаным!
  Ә мин китәм, җаным. Гаепләмә. Рәнҗемә.
  Таһир».
  Гөлзилә башта кайда китү турында сүз барганын аңлап бетермәде, ә аңлагач, аяк астында җир убылды, йөрәген ниндидер тупас кыскыч белән суырып алалар төсле тоелды, тәненең бөтен күзәнәкләрен әрнетеп, бер ялкын көйдерде...
  Шундый зур Мәхәббәттән, якты өмет, татлы хыяллардан шушы кызганыч кәгазь кисәге генә калдымыни? Беттемени барысы да?.. Болай булырга тиеш түгел иде бит!.. Болай булырга тиеш түгел иде...
  — Ул егылды!— дип, бөтен коридорга кычкырды ак халатлы хатын. — Ярдәм кирәк! Ярдәм!
  Тиздән Гөлзиләнең идәндә яткан гәүдәсен ак халатлылар сырып алдылар, алар кызны, носилкага салып, ашыга-кабалана, кайдадыр алып киттеләр...
  ***
  Моң агыла. Яралардан тамган тамчылар да, керфекләрдән саркыган күз яше дә, иреннәргә кунган елмаю да чагыла анда. Җырчы күкрәгеннән ургылып чыга да ул сусаган күңелләрне сугара, гамьсезлектән арган җаннарга дәва бирә. Моң агыла. Гөлзиләнең моңы.
  Сәхнәләрдән сәхнәләргә күчә, йөрәкләрдән йөрәкләргә сузыла. Үткәннәрнең шатлык-кайгысы да, бүгенгенең михнәтләре дә, киләчәккә өмет-ышаныч та бар ул моңда.
  Җырлаганда, Гөлзилә үзе дә үткәннәрен кабат кичергәндәй була, туган ягына кайта, әти-әниләрен, үзенең бала чагын кабат күрә,
  Таһиры белән серләшә. Авыл урамнарын бер итеп йөргән Кылм абзый моңын ишетә. Аның җырларын ул әле дә җырлый. Үз язмышын, үз сагышларын, үз әрнүләрен кушып башкара ул аны.
  Әткәм-әнкәм, сөйгән ярым, туган ягым,
  Мин яратып сезне мәңге туялмадым...
  Сөю үлми, җаның утка уралса да,
  Мәхәббәттән җырлар кала, җырлар кала...
  Алкышларга күмә аны халык, Гөлзиләнең иреннәрендә бәхетле елмаю, ә керфекләрендә ачы күз яше ялтырый.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.