🕙 4 minut uku

Мәхәббәт Уены - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 516
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 396
52.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Юк, бу өн түгел, төш иде бугай. Моңа кадәр юл читендәге кунакханәләрнең аш бүлмәләрендә эттем-төрттем сөйләшүче, кырыс йөзле хатыннар гына эшли торган иделәр, ә бусы — хури кызымыни? Нинди матур телле, сүзләре ничек ямьле: тәбикмәк, каһвә... Бу бит аның үз ана теле, әнкәсе сөйләшкән, әбкәсе, әткәсе, бабаларының теле! Нинди матур, нинди җылы, рәхәт, татлы тел!
  Мәсгутькә җиләк вареньесы белән тәбикмәк китерделәр. Ул аны ике өлеш сорады. Кайнар чәй. Сөт өсте салынган. Кайчандыр, бала чагында, аны әбисе шушылай сыйлаган иде. Һәм менә вакыйга кабатланадыр сыман. Газиз әнкәсе дә аның янында тәмләп ашавына сокланып утырадыр кебек. Менә, күрмисезме, яшел яулыгыннан бүселеп чыккан кара елтыр чигә чәчләрен рәтләп куйды! Мәсгуть аның һәр хәрәкәтен тойды. Бу шул ук җәннәт җире иде бугай? Монда да шундый ук тормыш икән, әмма камил, тәртипле, рәхәт тормыш. Җир йөзендәге кебек һаман эш, байлык хәсрәте белән яшәү, йомышка кереп чыккандай хәйран итми генә хатыннар кочу, түрәләр алдында тезләнү, мескенләнү, хезмәткәрләреңне эт урынына күрү — боларның монда берсе дә юк. Бары тик мәхәббәт һәм матурлык кына бар!
  Шунда юл кунакханәсе кафесына йолкыш киемле, мәңге айный алмыйча йөрүдән шешенеп беткән, бөкре һәм зәгыйфь буйлы пумала адәм килеп керде. Үзен куалый башлаган ханымга игътибар итеп тормастан, Мәсгутьнең өстәленә таба килеп:
  — Мужик, йөз тәңкә бир, юкса табагыңа төкерәм! Минем селәгәйдә җитмеш җиде төрле авыру, спид, туберкулез бар!— дип кулын сузды.
  Болай ук куркытмаса да була иде. Мәсгуть акча кенәгәсен ачты да аңа бирер өчен ике «иллелек»не өстәл буйлап шудырып этеп куйды. Бомж боларны эләктерде дә, буфетчы ханымга:
  — Миңа ике йөзне салыгыз, пажалыста!— дип, гаҗәеп дәрәҗәдә ясалма, әмма колак итенә ярашлы итеп әйтте. Тутырылган аракылы стаканны күтәреп авызына каплады да, бер иллелекне калдырып, ишеккә таба атлады. Каты гына сүгенеп тә алды.
  Мәсгуть шушы мизгелдә аңына кайтты. Юк, бу җәннәт түгел, бу — ул яши торган Җир йөзе, ул яши торган ил икән бит!
  Татлы төш кинәт өзелгәндәй булды. Кешеләрнең үзара сөйләшеп кычкырышулары, машиналарның авыр йөк тартып олы юлдан узулары, ишектән чыгып-кереп йөргән, сүгенгәләп алган шоферлар — боларның барысы да Мәсгутьнең күзләренә күренә, колакларына ишетелә башладылар. Ул бары тик шунда гына Иркәнең чибәрлегеннән сихерләнеп калганлыгын, шушы сихер аның акылын юар дәрәҗәгә җиткән булуларын аңлап алды. Буфетчы хатынга тәбикмәге-вареньесы һәм чәе-кәһвәсе өчен түләп, «Ленд Краузер»ына утырды да, ашкынып олы юлга барып керде. Инде көзге таң беленеп килә, офык чите ачыла башлаган, Чулпан йолдызы алдакчы җилбәзәк ханым сыман сыңар күзен йомгалап елмая, үз янына чакырып бимазалый иде. Мәсгуть исә күңеле һәм тәне бушлыктан иңнәрендә канатлар тойгандай «Ленд Краузер»ында элдертә бирде. Әле бая гына мәгънәсез, кирәксез, файдасыз тоелган эше, байлыгы һәм маллары да, кырыкмаса кырык якка чәчелеп яткан күмәчтәй сөяркәләре дә — һәммәсе-һәммәсе дә аңарга кабат кирәк була башладылар. Ул хәтта теге исерек адәмгә биргән ике «иллелеген» дә кызганып куйды. Мондый юмартлыгы өчен гафу итмәячәк ул күңелен. Нинди зур саташу булган!
  Аның бәхетенә асфальт юл буш һәм тигез иде. «Ленд Краузер» ару-талуны белми, һаман да чаба бирде.
  Менә ул өенә кайтып керер, гадәтенчә Хәниясенә җан көеге дигәндәй акаеп карап куяр. Аның симезләнгән һәм ямьсезләнгән буй-сыныннан җирәнер. Районга барып, анда марҗасын кочар, кул астында эшләүчеләрнең җанына төшеп аптыратыр. Нинди мәхәббәт хәсрәте ди әле ул? Әле ярый энҗеле алкаларны бирмәгән! Хатын-кыз матурлыгына алданган юләр!
  Май–октябрь, 2008 нче ел.
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.