🕙 2 minut uku

Мәче башлы ябалак

Süzlärneñ gomumi sanı 288
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217
58.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
70.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
75.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Илһам урманда йөрергә ярата. Аның күңелен урман шаулавы, кошлар сайравы хуш итә. Агачларның үсүен күзәтергә ярата ул. Һәр урманның үзенә хас исе, узенчәлекле җәнлекләр һәм кошлар дөньясы бар.
  Шулай бер җәйге урманда йөргәндә, Илһамның җилкәсенә кош баласы егылып төште. Аны кулына алгач, бер канаты җәрәхәтле икәнен күрде Илһам. Кошчыкның кузларе түм-түгәрәк, йезе мәченекенә охшаган. Димәк, бу мәче башлы ябалак була инде. Монда берәр җәнлеккә җим булачак бит инде бу.
  Малай аны өенә алып кайтты, ашатмакчы булды, су куйды. Ләкин кош җимгә орынмады да, тик күзләрен генә шар кебек итеп ачып, бер җирдә утыра бирде. Илһам кошны иптәшләренә дә күрсәтте, киңәш сорады. Тик берсе дә анык бер сүз әйтә алмады шул. Бу кош турында мәгьлүмат эзләргә тотындылар, ләкин җавапны китаплардан да тапмадылар.
  Сәгать арты сәгать, көн арты көн уза торды, кош инде тәмам хәлсезләнде. Ниһаять, Илһам энциклопедиядән бу төр кошларның тычкан белән тукланганын белеп алды. Тозак корып, тычкан тотты да «мәче башлы»ның алдына китереп куйды. Һәм... «канатлы мәче» шундук алт иттерде! Инде иптәшләре дә тычкан арты тычкан китереп кенә тора.
  Кош кузга күренеп үзгәрде, күзләрендә үзенә генә хас булган төс барлыкка килә, хәрәкәтләре дә җитезләнә башлады. Әкренләп канатларын да как-калап куя әнә.
  Балалар өчен бу зур куаныч иде. Укучылар күпләп килә: мондый кош гел очрап тормый шул. Урманда йерганда, сирәк-мирәк аның уфылдавын, шомлы тавышын гына ишетеп була.
  Менә ябалаккай очкалап та карый башлады. Аны иреккә җибәрәсе кән дә килеп җитте.
  Балалар ябалакны урманга, табылган урынына алып барып очырдылар. Кошның моңа сөенгәне сизелеп тора: үзенә хас аваз чыгара иде ул. Менә канатларын кагып, кайчандыр егылып төшкән агач ботагына менеп кунды. Эшләгән эшләренә канәгать булып, укучылар бу кош белән иң якын танышлары белән аерылышкан кебек аерылыштылар. Тагын килербез, дип киттеләр.
  Күңелләрендә янә нинди дә булса игелекле эш эшләү теләге бөреләнде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • 1nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
  • Мин