Latin

Кызыл Чәчәкләр - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4500
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2259
34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Башлангыч
(Кызыл орлыклар)
Мин яшь сабый идем әле.
Кайдан килеп, кайда баруы һичкемгә мәгълүм булмаган бер үткенче мөсафир бабай бездә, хәл җыярга туктаган вакытта, үлеп калды. Ул бик карт иде. Бөтенләй ялгыз иде. Шуның өчен кызганып яшь түгүчесе дә булмады.
Менә шул бабай үләр алдыннан үзенә чакырды да миңа бер уч тутырып орлыклар бирде.
Болар — кызыллар иде, матурлар иде.
— Яз килгәч,— диде,— боларны чәчәрсең! Туфракларын йомшарта тор! Вакытында су сибәргә онытма! Өсләренә чүп-чар төшеп, кояш яктысыннан мәхрүм булмасыннар, яхшы кара! Әгәр мин кушканча эшләсәң, җәй көне кызыл чәчәкләрең булыр, көзгә матур кызыл орлыклар җыеп алырсың... Икенче елга тагын чәчәрсең, шулай итеп бакчаң чәчәккә тулар, синнән күрмәкче башкалар да шулай
эшләрләр!
Мәрхүмнең сүзен тыңладым. Ләкин чәчкән орлыкларым өстенә үзем юкта тирес түккәннәр, ниндидер бер явыз кара таш белән бастырып киткән,— орлыкларым вакытында чыга алмый калганнар, кайберләре, томаланып, бөтенләй чере-
гәннәр. _
Моңа җаным бик әрнеде. Тиресне себереп түктем. 1 аш-
ларны читкә алып ыргыттым.
Җылы яңгырлар яуды, якты кояш карады; ни күрим: оер атнадан матур сабаклар, яшел яфраклар чыкты; җәй көне аллы-гөлле кызыл чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде; көз көне энҗе-мәрҗән бөртекләре кебек тигез, матур кызыл орлыклар җыеп алдым. Болар миннән бөтен авылга, бөтен тирә-якка таралды.
Мин моны бөтенләй оныткан идем инде.
Тарихның яңа сафланган йомшак туфрагында үсеп килгән асыл ирләрне сөйли башлагач, ничектер яңадан хәтеремә төштеләр.
...Бөек Башкортстан туфрагында, Агыйделнең киң болыннар, зур таулар арасыннан боргаланып-боргаланып аккан җирендә үзенең зурлыгы, йортларының төзеклеге белән кечерәк шәһәргә охшашлы бер авыл бар...
Диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур, матур күл буена утырганга, бу авылны Зәңгәр чишмә дип атыйлар...
Авылның уртасында зур базар кайный; аның ике ягыннан биек матур сарайлар, зур тимер йозак белән бикләнә торган ак таш кибетләр тезелеп китәләр...
Боларга тоташып, бераз читкә таба, урта хәлле кешеләрнең уртача зурлыкта өйләре, уртача биналар үз дәрәҗәләренә күрә урын алалар*
Тагы бераз китсәгез, йортлар кечерәя, каралтылар, егыл-масам ярар дип куркып, үзләренең иске черек терәкләренә таяна төшеп, һәр җилгә калтыранып, һәр яңгырны эченә алып, язмышның бөтен көчләре алдында ыңгырашып гомер итәләр. Иң ахыр барып, күпер башларында, басу капкасы буйларында чүплекләргә, тиресләргә салынган балчык өйләр, корымлы читән куышлар, үзләренең кайгылы йөзләре, сәләмә кыяфәтләре белән, каты җилләргә, көчле бураннарга каршы тора алудан өмет өзгән бер хәлдә дөнья кичерәләр...
Мин менә шул читтәге «өйләрнең» берендә тудым.
Язмыш дулкыннары белән бер кавышып, бер аерылып яшәгән дүрт иптәшем дә шул авылның төрле урамнарында, байлыгы-төзеклеге төрлечә булган төрле өйләрдә туып үстеләр.
Арабыздан тик Шаһбазның гына кайда туганын белмиләр; минем бу газиз дусымның дөньяга килүе анасының кабергә китүенә сәбәп булганга, атасының кем икәне һичберәүгә мәгълүм булмаганга, бу баланың гомереннән беренче сәгатьләрен һичбер өй үзенә алырга теләми.
Шаһбаз җиде яшькә җиткәч, чабатачы Әхми карт та үлә; шул зур авылда минем киләчәктәге дүрт дусымның берсе булган бу бала бөтенләй ятим, ялгыз кала.
II
Зәңгәр чишмә үзенең зур базары белән бөтен Агыйдел буенда дан тоткан авылларның берсе,— бәлки, беренчесе.
Безнең өй авылның читендә, олы юлга салынган күпер башында булганга, бу базар көннәре минем өчен дә байтак
төшем бирәләр.
Шау-шу белән авылның зур көтүләрен үткәргәч тә, үзем кебек малайларны, кызларны ияртәм дә күпер капкасына чыгам. Чөнки ерак җирнең базарчылары кичтән үк безнең авылга килеп куналар.
Без һәммәсенә капка ачабыз; күбесе безгә ярты конфетмы, прәннекме, каткан клиндер кисәгеме ташлап китә. Кайберләре үзенең саранлыгы белән мәгълүм булганга, алдан сатулашып алабыз.
Иң ахырдан, караңгы төшә башлагач, шыгыр-шагыр итеп, озын-озын кәрваннар кебек, иген төягән, ат, сыер таккан чувашлар, руслар, типтәрләр, алатырлар килә башлыйлар.
Болардан бер нәрсә дә чыкмавы билгеле булганга, без инде капка ачып мәшәкатьләнмибез. Ул арада әнкәй дә, күпергә караган читәнгә килеп, миңа кычкыра:
— Солтан, кайт инде, балам! Иртәгә иртә торасың бар...
Аша да ят,— ди.
Бу вакыт теге базарчылар симез ит пешертәләрдер, ак күмәч ашыйлардыр,— ә безгә нәрсә?
Көндездән калган ике бәрәңгене тозлап ашыйм, сөтсез, шикәрсез бер чынаяк чәй эчәм дә, читән өебезнең ишегалдына чыгып, әткәйнең чикмәненә уралып, җир идәнгә йокларга ятам.
III
Яз буена җыйган кавырсыннарым бар. Өч дистәдән арттылар инде. Бо ларны саткач, базары уңышлы булса, бәлки, бик зәһәр берничә корыч кармак алып булыр дип уйлап куйганмын...
Юынмадым, чәй-фәлән сорап тормадым, бер сынык икмәк катысы белән санап куйган чылгыйларымны алдым да тышка йөгердем.
Чыксам, ни күрим?!
Әткәй кулындагы өч япьле сәнәк белән кемгәдер кизәнеп бара, кыйнарга әйтә, үзе һаман кызып-кызып сүгенә:
— Азрак акылың булса, уйлап кара син, Әхмәт,— ди. Гыйрфан байның абзар тизәген кешенең өе буена китереп түгәргә сиңа нинди закон кушар! — ди.
Ни бар, әллә сугышалармы, дим, алар янына чыктым.
Күргәч, минем дә җаным әрнеп китте.
Гыйрфан байның ялчысы Әхмәт зур бер йөк тирес төяп китергән дә Зәңгәр чишмәнең яр буена, безнең өйдән ике-өч сажин гына бер җиргә аударган.
Әткәйнең кызуы шуның өчен икән.
Ялчы башта карулашып маташты:
— Бер мин түгел, башкалар да китереп түккәннәр бит,— ди.
Әткәй сәнәк белән аның өстенә кычкырып бара:
— Түксәләр, мин юк чакта, мин күрмәгәндә түккәннәр; моннан соң мин сезнең тиресләрегезнең сасысын иснәп яшәр хәлем юк,— ди.
Әткәй, Сафа абзый, Шаһи бабай, көрәкләр, сәнәкләр алып, Әхмәткә тиресне төяргә булыштылар һәм тиз арада төяп бетерделәр.
Ялчы:
— Миңа рәнҗемәгез, агайлар... Бай кушкач, аптыраганнан түккән идем,— дип сөйләнә-сөйләнә, тиресләрен күпер аръягына алып китте.
Шаһи карт:
— Ну, эт соң бу Гыйрфан дигәнегез! — дип сүгенеп калды. Талаш-сугыш булмагач, миңа да кызык бетте, соңга калдым дип куркып, тизрәк базарга очтым.
Базар кайный. Аннан-моннан карап, тиз генә базарны әйләнәм дә кырык тартмачылар янына киләм. Кавырсынны болар җыялар, корыч кармакны да болардан гына табып була.
Бу ни эш тагы?
Мин, авылдан-авылга вак-төяк сатып йөрүче кырык тартмачы Шәрәфи абзый янына килеп, малайларны этә-этә керә башлаган гына идем, арт яктан кемдер:
— Алмадым... валлаһи... алмадым...— дип елап җибәрде; икенче берсе:
— Ялганлама, карак малай!.. Үз күзем белән күрдем... Чылгыйларын күрсәткән булды да ике кармакны эләктерде...— дип сүгенә-сүгенә, берәүне яңакларга тотынды.
Кармак урлауда гаепләнеп кыйналган малай, елап, әрнеп, минем каршыма килеп чыкты. Аның башында белен кебек изелгән җыртык кәләпүш, өстендә мең ямаулы, буй-буй җыртыклы киндер күлмәктән башка бер нәрсә дә юк. Кап-ка-ра тәненең һәммә җире диярлек күренеп тора.
Ләкин малай бирешергә теләми:
— Алмадым, валлаһи, алмадым,— дип еласа да, әйтерсең, эт оясына килеп чыккан бүре баласы кебек, үзен сырып алган бала-чага белән талаша, килеп кагылсалар, әле бер яклап, әле икенче яклап, кай җирләренә туры килсә, шуннан тырный, суга, тешли.
Ул ара да булмады, бу эт көтүе эченә сары башлы, су күзле, әйбәт киемле, яңа итекле ниндидер бер малай килеп чыкты да:
— Ә, Шаһбаз, эләктеңме? Беркөн безне кыйнаганда шәп идеме? — дип, гаепле малайның өстенә ташланды, бу өмәгә башкалар да дәртләнеп кушылдылар.
Мин дә читтә кала алмадым, шул бәргәләшнең эченә кереп, уңга-сулга яңаклый башладым. Минем йодрыкның иң ныгы әле яңа гына килеп катнашкан чибәр киемле, сары башлы малайга эләккән булырга кирәк: аның күз төбе шешеп чыкты, күп конфет ашаудан черегән тешләреннән кан китте.
Ул арада зурлар катнашып, безне аердылар, кем кыйнады моны дип, тикшерә башладылар. Кавырсыннарымны култык астына кыстырдым да йөгердем.
Әйләнеп карасам, теге гаепле малай Шаһбаз да минем артымнан чаба. Башкалар аңа:
— Карак, карак! Гарьлек, гарьлек! — дип кычкырып, таш белән бәрәләр.
Туктап көттем дә үзебезгә алып кайттым.
Әнкәй аңа бер бәрәңге, бер сынык икмәк бирде, кем икәнен сорашты.
Ул теге мәрхүм чабатачы Әхми картның үлгән кызының улы икән. Хәзер бөтенләй ятим булып үзенең ерак бер агасында тора икән. Исеме Шаһбаз икән.
VI
Атсыз гомер итү бик кыен иде. Әйбәт булды, безнең әткәй ат алды: кечкенә генә, ябык кына бер нәрсә, быел гына сабанга кергән, ди. Бу ат өчен без ике дисәтинә урак урып, күпмедер печән чабып, җыеп, кибәнгә салып бирәбез.
Әткәй әйтә, син дә, ди, бераз эшли башласаң, яңа өй алырбыз да, ди, бу тирес оясыннан авылның уртасына таба, теге балта остасы Зарифлар янына күчәрбез, ди.
Их, тизрәк үсәсе, тизрәк әткәйгә эшләшәсе дә, бу тирес оясыннан шул авыл уртасына, оста Зарифлар тирәсенә күчәсе иде!
Ат булгач, бер йөреп кайтыйм дип, әнкәй дә бармакчы иде, Сафа бабайның килене бәбәйләргә тора, шуңа булышырга кеше кирәк дип чакырдылар да, ул калды, без әткәй белән, яңа атны, яңа арбаны җигеп, яланга ашлык карарга киттек. Җирән кашкага ашатырга печән чабып алып кайту өчен чалгы да алдык,
Басуны әйләндек, арба тутырып яшел печән төядек тә иң еракка — борчак җирләренә килеп чыктык.
Их, малай, борчагы нәрсә бит! Инде бөтенләй кузакланып беткән — сырга кебек, сабакны сыгып утыралар. Санап карадым: кайбер кузакларда сигезәрдән ике рәт тезелгән. Күрше Сафа бабай әйтә, бер кузактан уналты борчак булса, ул инде бик уңган була, ди.
Чү! Тукта!
Тегендә кемнәр ул безнең борчак эченә кереп ятканнар?
Әткәй нидер кычкырып калды, мин, аңа карамастан, чыбыркыны алдым да бар көчем белән шул безнең борчак эченә кереп яткан малайларга йөгердем.
Ни күрим?
italki
Берсе теге базарда минем белән сугышкан сары башлы, черек тешле, әйбәт киемле малай. Аның белән янәшә тагын берәү яткан — таза, нык, төптән юан үскән, сабыр гына бер ир бала. Өченчесен азрак таныйм. Бу—Гыйрфан бай мәхәлләсенең Заһит хәзрәт улы Фазыйл мәгъзүм бугай: чибәр генә киенгән, озынча йөзле, зур күгелҗем күзле, нечкә кара кашлы, минем чамалы бер малай.
Ачуымнан нәрсә әйтергә белмәдем:
— Ник безнең борчакны урлыйсыз? — дидем дә чыбыркы белән малайларга берәм-берәм селтәнә башладым.
Теге Фазыйл мәгъзүм акыллы күзләре белән миңа текәләп карады да, ничектер, гаҗәп бер осталык белән чыбыркымны тотып алды, һаман шулай текәлеп карап:
— Солтан, син нигә һаман безгә бәйләнәсең?.. Беркөн тимерлек янында менә Гыйлаҗиның күзен чыгара яздың... Без сиңа тигәнебез юк бит! — диде.
Бу малайның күз карашы йөрәгемә төште, тавышы, акыллы сүзе бөтенләй хәлемне бетерде. Эчтән шулай җиңелсәм дә, тыштан һаман киреләндем:
— Ник бәйләнмәскә? Ник Шаһбазны рәнҗетәсез? Нигә безнең борчакны таптап, ашап йөрисез? — дидем. Фазыйл әллә нинди бер җирәнү белән:
— Харап булган икән! Имеш, борчакны ашыйсыз. Әнә янәшәдә безнең ике дисәтинә борчак ята: бик кирәк булса, төя дә алып кайт! — диде дә капкан борчагын төкереп ташлады.
Безнең талашны әткәй ишеткән, ахрысы.
— Солтан, син нигә алай акылсызланасың?.. Кемнәр икәнен танымыйсыңмыни? Килегез барыгыз да монда! — дип кычкырды.
Бардык.
Фазыйл мәгъзүм атны мактады, сары башлы малай минем өстемнән тел сөйләде:
— Без, ялан карап йөреп, сезнең борчак эченә хәл җыярга утырган идек, улың безгә бәйләнә,— ди. Әткәй көлде:
— Солтан, син боларны танымыйсыңмыни? Нигә алай су-
гышып йөрисең? — диде. Сары башлы, әйбәт киемле малайга карап:
— Бусы Гыйрфан бай улы Гали була,— дип өстәде, аннан соң теге озын, аксыл йөзле, күгелҗем күзле, акыллы Фазыйл мәгъзүмне күрсәтеп:—Бусын танымаска бер дә ярамый, бу — байлар мәхәлләсенең мулласы Заһит хәзрәт улы мәгъзүм Фазыйл... Ә менә бусы, оста Зариф бабаңның төпчеге,— дип, таза, сабыр малайга күрсәтте. Аннан соң барыбызны да кочагы белән борчак җиренә таба этәргәләп: — Йә, барыгыз, юкка сугышып йөрмәгез, саргайганрак җиреннән борчак жыеп китерегез... Мин ут ягып куырырмын,— диде.
Без бергәләп киттек. Бергә борчак җыйдык. Шаяра-шаяра сөйләнеп, талашкалал алдык.
Гали һаман миңа бәйләнә, Шаһбазны сүгә:
— Солтан,— ди,— нәрсә шул уйнаштан туган хәерче малай өчен минем белән сугышып йөрисең? — ди.
Фазыйл мәгъзүм, безнең белән яшьтәш булса да, чыннан зурлар^ кебек акыллы сөйли. Минем кулдан тота да:
— Йә, Солтан, моннан соң безнең белән сугышмассың бит инде? — ди.
Теге Зариф оста малае Гыйлаҗи дәшмәде — җыйды да җыйды; дуңгыз нәрсә икән, без юкка суган сатып йөргәндә, ул менә дигән кипкәннәрен бер кәләпүш тутырып та өлгергән.
Арба янында төтен күренде, ул арада әткәй дә:
— Җитәр инде, кайтыгыз,— дип кычкырды. Барсак, без бөтенләй хур булдык. Әткәй көлә:
— Сез, ахрысы, эчегезгә җыйгансыздыр. Менә Гыйлаҗи җегет ичмасам!.. Ул атасына охшаган: күп сөйләми, эшли дә эшли,— ди.
Борчак тиз куырылды; кәләпүшләргә тутырып алдык та, арбага биек итеп төялгән яшел печән өстенә атланып утырдык.
Кайтыр юл түбән таба иде.
Җирән кашка, яшь булса да, көчле икән: шулчаклы печән белән биш кешене бертуктаусыз йөгертеп алып кайтты.
VII
Борчак җирендә бәрелешү — безнең арадагы сугышларның актыгы булды. Шул көнне безнең арбага төялешеп кайткач, Зәңгәр чишмәдә бик озак су кердек тә, татулашып, дуслашып таралдык...
Шаһбаз шул базардагы сугыштан бирле миңа бик багланып киткән иде. Эш беткәч, ул һәр көн диярлек безгә килә икән. Әнкәй аңа:
— Гыйрфан байларга атасы белән китте. Шунда уйныйдыр,— дигәч, мине көтеп утыра-утыра икән дә боегып кайтып китә икән.
Берничә көн үземә дә очрады.
Көчләп диярлек Галиләргә алып бардым. Ләкин үзебезнең компаниягә тиз генә кушып булмады.
Башка вакытта лачын кебек үткен малай шул Гыйрфан байларның, Заһит хәзрәтләрнең йортына килеп җитсә, бөтенләй югалып кала: зур капкаларга, яшел түбәле өйләргә карый да, бераз аптырап сүзсез торгач:
— Боларның этләре бик усал бугай... тешләрләр... Мин кайтам...— дип китә дә бара.
Урамнарда, базарларда, Зәңгәр чишмә буйларында очрап, Галиләр, Фазыйллар, Гыйлаҗилар белән бик күп тапкыр бергә уйнап, җенләнеп, көрәшеп, башка компанияләргә каршы сугышларга катнашып, үзе бик күп баһадирлыклар күрсәткәч кенә Шаһбаз безнең арада үз булып китә алды. Шуннан соң гына ул Гыйрфан байның зур сарайларыннан, таш пулатларыннан курыкмый башлады.
Беркөн шулай Фазыйлларның бакчасында сабан сөреп уйный идек.
Гыйлаҗи сабан арты тоткан, Фазыйл белән мин төпкә, Гали очка җигелгән, Шаһбаз, нәкъ сабанчы малайлар кебек, көйләп-көйләп, «атлар» куа иде.
Намаздан кайтышлый, Заһит хәзрәт бу әйбәт тавышны ишеткән дә бакчаның коймасыннан карап торган. Шул якка таба борылгач, хәзрәтне күрдек тә, оялышыбыздан сабаннарны, камытларны ташлап, шыр килеп качтык.
Хәзрәт ачуланмады:
— Уйнагыз, уйна! — диде. Фазыйлга карап:
— Менә бу ертык киемле бала кем ул? Көйләп ат куучы шулмы? — дип сорады.
Хәзрәт, Шаһбазны чакырып, башыннан сыйпады, ике тиен садака бирде. Фазыйлга:
— Әйдә, кер әле өйгә,— диде.
Без яңадан сөрергә керештек. Ике әйләнеп тә җитмәгәнбез, атылып Фазыйл килеп чыкты. Кулына бераз киелгән, шулай да бик таза күлмәк, бер иске чалбар, бер кәләпүш, бер камзул тоткан. Үзе шат. Ансыз да матур зур күзләре бөтенләй ачылып, нурланып уйныйлар:
— Беләсезме,— ди,— этәм боларны Шаһбазга бирде. ^Болар минем үлгән абзамның калган киемнәре... Этәм әйтә, дога кылсын,— ди...
Шаһбаздан бигрәк без шатландык. Башка вакытта юньләп
сүзгә катнашмый торган Гыйлаҗи да кая басканын белми, кул суга, сикерә...
Без, акны-караны күрмәстән, кая басканны белмәстән Зәңгәр чишмәгә чаптык. Барыбызга да бәйрәм иде, иге-чиге булмаган шатлык иде. Килеп җитүгә Шаһбазның мең ямау-лы пычрак, ертык күлмәген салдырмыйча ук өстеннән өз-гәләп, тарткалап алып бетердек тә: «Ь.ау... әлләлә... һау... әлләлә... әлләлә...» —дип, уратып-уратып суга ыргыттык. Аннан соң, уйнап, кычкырып, аны барыбыз бергә юындырырга керештек.
Шуннан соң Шаһбаз безнең компаниянең иң ныклы, иң кирәкле кешесе булып җитте.
VIII
Без, бер авылда туып, бер суны эчеп үскән булсак та, төрлебез төрле урамнарда, төрле өйләрдә торгангамы, холыкларыбыз, һөнәрләребез бик төрлечә иде.
Фазыйлдан башка безнең компания әллә кайчан таралган булыр иде. Кайбер вакыт юк-бар өчен талашып китәбез. Бәргәләшеп алган чаклар да була. Менә мондый заманнарда Фазыйл әллә кайдан акыл таба, кызык сүз әйтә, яңа уен чыгара да, әле биш минут элек кенә бугазга бугаз килгән малайлар, гөрләшеп, кочакланышып, яңадан уйнарга тотыналар. Талашны, сугышны бөтенләй оныталар.
Мин бөтен компаниягә балык тотуларда, урманга, тауга, җиләккә йөрүләрдә командир булдым. Минсез мондый эшләр башланмый, башласалар да, очлап чыгара алмыйлар.
Зариф карт улы Гыйлаҗи сугыш-талаш вакытларында безне коткара.
Без, үзара бик артык якынаеп киткәч, авыл малайлары өстеннән бөтенләй башлык кебек булдык. Теләсә язгы ат чаптыруларда, теләсә базарларда, теләсә башка уеннарда — без һаман үзебез теләгәнчә алып барабыз. Моңа башкаларның эчләре поша. Безнең дошманнар көннән-көн күбәя. Шуңа күрә атна саен диярлек бәрелешләр була. Менә мондый вакытларда Гыйлаҗи булмаса, без, лачыннан качкан чәүкәләр кебек, таркалабыз да бетәбез... Тик ул гына үзенең курку белмәс йөрәге, таза калын беләкләре белән безнең дошманнарыбызга каршы тора алуыбызга сәбәп була.
Җиләк җитсә, кечкенә-кечкенә тубаллар, көз керсә, авылның бер башыннан икенче башына ишеттерерлек яңгыратып суга торган биек, текә какмалар — болар һәммәсе шул атасына охшап туган Гыйлаҗи кулыннан ясалып килә.
Галине әйтәсе дә юк. Нәрсә ясарга: агачмы, нечкә тактамы, калайлармы, кадаклармы — һәммәсен Гали ташый. Акча дигәнең аларда өзелми. Конфетлар, клиндерлар, прәннекләр белән аның үзенең тешләре череп беткән. Без дә бо» лардан ара-тирә авыз итәргә кире тормыйбыз.
Шаһбаз иң соң килеп кушылса да, ул тиз арада безнең компаниянең үзәге булып алды.
Бер җиргә уенга барасымы, җиләккә, балыкка бару өчен җыярга кирәкме, яки берәребезне кыйный башлаганнармы — яныңда Шаһбаз булса, бер дә аптырамыйсың! Ул, ике бармагын тешләренә куеп, берничә сызгырып җибәрә икән, безнекеләр хәзер сизеп алалар да, кайда, нинди эштә булса да, чабып килеп җитәләр. Әйтерсең әкияттәге җеннәр инде! Бу сызгыруда авылда гына түгел, тирә-якта да аның тиңдәше юк, диләр. Ул әллә ничә төрле сызгыра. Без инде аның сызгыруыннан нәрсә әйтергә теләгәнен тел белән сөйләп биргән, сүз белән кычкырган кебек аңлыйбыз... Йөгерүдә, суда йөзүдә дә аңа чыккан кеше юк. Җырлауга, моңлануга, көлке сүз әйтеп башкаларны мыскыл итәргә туры килсә, ул инде дошманнарга гына түгел, безнең үз йөрәкләребезгә дә еш-еш агулы укларын кадый.
IX
Шулай үсәбез...
Әйтерлек зур алмашынулар булганы юк.
Тик Шаһбаз гына бер дә көтелмәгән эш эшләп ташлады.
Бер көнне аның маңгае ярылып килде. Бәйләмәгән-нитмә-гән, тик аз гына тоз сипкән — шулай ярасы канланып күренеп тора.
— Сиңа ни булды? Кем кыйнады? — дибез.
Башта дәшмәде, бик кыстагач, сөйләп бирде.
Ул бит ерак бер агасында тора. Шуның хатыны бик усал икән. Әрәм тамак син, юкка ашап ятасың дип, һаман әрли, талый икән. Үз балаларына ашарга биргәндә, моны өлешсез калдыра икән. Бер көнне шулай кечкенә бәлешләр пешергән дә ике баласына икене тоттырган. Зур улы, анасы чыгып киткәнне генә карап торган да, үзенең өлешеннән яртысын Шаһбазга бүлеп биргән. Кечкенә кыз бала, йөгереп, анасына әләкләгән: «Шаһбаз сорап, алдап алды»,— дигән.
Хатын кызып, җенләнеп керә дә: «Бәхетеңне ашаган нәрсә! Үз бәхетеңне ашавың җитмәгән, инде минем балаларым ризыгына тотынгансың икән!» — дип каһәрләп, мич буендагы кайчыны алып, Шаһбаз башына бәрә. Ятимнең маңгае ярыла.
Безнең өчен бу бик зур эш булды. Гали белән Фазыйл өйләреннән ак күмәч кисәкләре, бәлеш калдыклары чыгарып бирделәр. Гыйлаҗи белән без, тиз генә су китереп, юдык, яраның эчен карадык: зарарлы түгел, сөяккә тимәгән кебек. Чүпрәкләр таптык та үзебезчә бәйләп куйдык.
Фазыйл атасы янына кереп чыкты да:
—Вәт нәрсә, Шаһбаз,— диде,— ул җиңгәң барыбер көн күрсәтмәс, син бездә кал!
Шаһбаз дәшмәде. Ләкин яңадан теге йортка кайтмаган— Фазыйлда торып калган.
Без моңа бик шатланган идек, Шаһбаз үзе дә күңелле кебек күренә иде.
Ләкин болар озакка бармады.
Фазыйлларның бер асравы күп савыт-саба күтәреп бара икән — аягы тайган да, егылып, бөтен нәрсәсен ваткан. Остаз-бикә:
— Ничәмә йөз тәңкәлек әйберемне әрәм иттең! Теләсең каян тап, түлә,— дип кычкырына башлагач, асрау, үзен аклар өчен, Шаһбаз өстенә нахак сүз сөйләгән:
— Мин кереп килә идем... менә бу уйнаштан туган малаегыз әллә кайдан йөгереп каршыма чыкты да миңа бәрелде... Мин шуннан егылдым...— дигән.
Заһит хәзрәтнең остазбикәсе Шаһбазны чакырып ала да:
— Ятим бозау асрасаң, авызың-борының май итәр, ятим бала асрасаң, авызың-борының кан итәр, дигән борынгылар... Синнән хәер булмас, күземә күренмә, бар, бүгеннән чыгып кит! — дип, аяк тибеп тиргәп куа.
«Гаепле» бала дәшми-тынмый, чыга да югала.
Кая киткәндер? Һичкем белми—һәммә кеше аптырап кала.
Бер атна үткәч, хәбәр килде: Шаһбаз Заһит хәзрәтнең остазбикәсе куып чыгарган көнне бу авылдан киткән дә, Ивановкага барып, татарча белә торган карт чувашка дуңгыз көтәргә ялланган. Әле дә шунда, ди.
Мин аптырый калдым. Гыйлаҗи дәшмәде. Гали, бер дә исе китмәгән кеше кебек, көлә генә:
— Нәрсәгә ул чаклы хәйран каласыз,— ди.— Чабатачы Әхми баласының көтүче булып китүендә нинди гаҗәп эш бар,— ди.
Тик Фазыйл гына мине бераз тынычландырды:
— Курыкма, Солтан! Шаһбазга бернәрсә дә булмас,— ди.— Үзен-үзе югалта торган җегет түгел ул. Кулдан-кулга күчеп, хатын-кыздан кыйналып, тиргәлеп гомер иткәнче, анда үз көнен үзе күрер,— ди.
Бу вакыт ул да, без барыбыз да ундүртенче яшькә чыккан гына идек.
Шаһбаздан соң башкалар да берәм-берәм тарала башладылар.
Фазыйл мәгъзүм Казанга китә. Ул русча да, мөселманча да укый, ди. Аны мактап сөйлиләр. Галим булыр, зур кеше булыр, Зәңгәр чишмә буен яктыртыр, диләр.
Җитмәсә тагы, Гали дә кышларда әллә найларга китеп югала торган булды. Ул да укый, ди. Сату-алуга өйрәтә торган гыйлемлекләр артыннан йөри, имеш, ди.
Нәрсә сөйләп торырга?! Гали укыр өчен түгел, байлыкка, симезлеккә чыдаша алмаганнан гына йөри инде!
Моңарчы һичкая кузгалмаган Гыйлаҗи да аякланды.
Быел яңгыр аз яуды. Игендә өмет зур түгел. Авылның байтак җегетләре, эш бетәр-бетмәс, читкә кәсеп эзләп чыгып киттеләр.
XI
Көзләрдә, кышларда иптәшләр шулай тарал гал асалар да, яз кайталар. Җәйне бергә үткәрәбез.
Йөргән таш шомара, мин монда күгәреп ятам.
Кичә көтмәгәнрәк вакытта Гыйлаҗи кайтып төште дә безне җыйды. Йөрүе бөтенләй бушка булмаганга охшый: аякта итек, өстә кара чикмән, кулда күн бияләй, башта яңа кырма бүрек. Үзе дә үскән, нык тазарган. Аз гына мыек та чыгарга чамалый бугай. Өйдәгеләрен онытмаган: сеңлесе Гайниягә ике тәңкә ярымлык шәл, атасына бер читек, әнкәсенә күлмәклек алган.
— Сезне дә онытмадым, — ди. — Менә сезгә алтын шахтасы янында ясалганнан бер кызылбаш! — дип, атасы чыгып киткәч тә, безнең алга бер бөтенне утыртып куйды. — Бүген сезне сыйларга чакырдым, — ди.
Мин бераз оялдым — Фазыйл безнең яшьтәш, бала чактагы иптәш булса да, хәзер ул гыйлем кеше бит; аның алдында болай кылану килешеп бетәрме икән?
Гали — эт нәрсә берүк; моны күрүгә чаршау артына чыкты да Гыйлаҗиның әнкәсе белән нидер пыш-пыш сөйләшеп алды.
Күп вакыт үтмәде, тегеннән, чаршау астыннан, Гайния-кәйнең ак кулы безгә зур бер тәлинкә белән әйбәтләп киселгән икмәк, әрчеп туралган суган, байтак ук салкын ит сузды.
...Бу эчүдән Гали хәйран гына исерде. Аңа аракы дип су эчерәләр. Аннан соң бер чынаяк бик каты чәй бирәләр дә, Гыйлаҗи аны тышка, һавага алып чыгып керә.
Кәммәсе бераз айныйлар.
Гали бераз тәртип белән тагы сүз башлый:
— Мин,— ди,— җегетләр, укыйм әле... Сәүдә гыйлеме укыйм... Русны, жидны гына түгел, немецне җиңәрлек булганчы укыйм...
Фазыйл аның сүзен бүлә:
— Укып беткәч, ни эшлисең?
— Аннан соңмы?.. Аннан соң сау бул, Зәңгәр чишмә! Сез дә миңа зур шәһәрләрнең берсенә бергәләп кунакка рәхим итегез... Каланың уртасында, иң зур урамда минем йорт булыр... Байлык әле дә бар... Эш башларга шул житәр, тик һиммәт1 кенә кирәк... Атайдан мал, миннән гыйлем белән һиммәт! Калага күчәм... Матур сарайлар салдырам... Хатынның менә дигәнен сайлыйм. Җәннәт кебек бакчаларым була. Каланың барлык түрәсе, иң зурлары да миндә эчәләр, миннән бурыч алалар, миңа ерактан кул кушырып торалар... Менә минем план шулай, җегетләр!.. Ну, сөйлә, Гыйлаҗи: синең исәп ничек? Минем белән калага күчәсеңме?.. Күчсәң, акча бирәм, подрядчик булып, зур йортлар салдырып йөрерсең!
Гыйлаҗи тутырып бер чокырны эчә дә кызмача сөйләнә:
— Минме? Гали туган,— ди,— мин, ди, ачка үлсәм үләрмен, Зәңгәр чишмә буйларын бөтенләйгә ташлый алмам,— ди.— Зәңгәр чишмә тирә-якта бер генә! Әнә тәрәзәдән кара: ул ничек ай яктысында дулкынланып ята... Диңгезмени!.. Иңе кайдан кая җәелгән... Юк, туган... Мин моны ташламам, патшага хезмәт итеп кайтам да, бил баглап, җиң сызганып, изүне чишеп, эшкә тотынам... Минем атай,— ди,— гомер буена балта остасы булса да, кулга алырлык коралы юк... Минеке алай булмас... Мин балтаны корычтай эшләтәм. Ул агачны гына түгел, каты ташны да кыеп төшерер. Минем пычкыларым, өтергеләрем, ышкыларым кул тидерү белән үзләре йөреп торырлар... Мин, Сафи карт кебек, күземне кыйшайтып, башымны бөгеп, төзләп маташмам... Минем үлчәүләр ике бүрәнә арасына ялгыш кысылган яфракны да сизәрләр. Беләсеңме?.. Хатыным үземнән дә уңган булыр. Бу урамны ташлыйм. Сезнең янга күчәм... Йортлар нараттан була... Атны икедән артык асрамыйм. Болар кырык потны Зәңгәр чишмә белән кала арасында «эһ» тә дими йөртәләр. Арбалар бар да тимерле... Камытлар һәммәсе каештан... Өй буенда бакча: анда җимешләр пешә... Ындырда бәрәңге бакчасы, анда кыяр, карбыз, кавын, торма, чөгендер, кишер, кәбестә — җаныңа ни кирәк, һәммәсе бар... Дөньяны шулай
1 Һиммәт — тырышлык.
корып бетәм дә, сезнең дүртегезне бер вакытта хатыннарыгыз белән парлап кунакка чакырам... Елга ике мәртәбә: берсе — чана юлы төшкәч тә, авылда казлар, сугымнар суйган, кыз биргән, туй уздырган чорларда... Икенчесе—җәй көне, печәнгә төшәр алдыннан, яшь тәкәләр өлгергәч, авылда кыз озату, килен төшерү көннәрендә... Бал-май үземдә күп була... Башкорттан мичкәләп кымыз алдырам... Карт-коры, мулла-мунтагай күрмәгән арада төшергәләү өчен чиреге белән менә бу кызылбашларны китертеп куям... Ярыймы шулай булса?..
Гали бу озын сүз вакытында нәрсә уйлаптыр катып торды. Фазыйл көлеп куйды:
— Гыйлаҗи, синдә дә шул хыял белән алдагы дөньяны ясап кую бар икән!.. Ну, берәрне эчәбез дә таралабыз...
Мин дәшмәдем. Ләкин башка кешеләрнең уйлары барып чыкмаса да, Гыйлаҗи үзенекенә ирешер кебек тоелды. Аның эш сөяр йөрәге, оста кулы, нык, таза гәүдәсе — бу эшләрне аңа бик җиңел, бик якын күрсәтәләр...
Без бераздан таралдык...
Бөтен авыл тыныч, рәхәт йокыда. Минем ятасым килми.
Капка баганасына сөялдем дә йөзем белән Зәңгәр чишмәгә әйләндем.
Әйтерсең гомеремдә беренче мәртәбә күрәм мин бу күлне!
Моны юкка күл диләр. Бу бит диңгез. Диңгезнең дә матуры, зуры!
Зиһенем еракка китте.
Һәркем бер нәрсә турында уйлый. Киләчәккә зур уйлар йөртә. Мин әле һаман шул күпер бантыннан, тиреслектәге читән өйдән дә чыга алмыйм.
XII
Ятсам да йоклый алмадым.
Таңнан торып, Зәңгәр чишмәдән су китердем, арыш көлтәсе тападым, чоланнан көрпә алып чыктым да улак тутырып җирән кашкага бутап бирдем.
Әле өйдәгеләр тормаганнар.
Минем башымда һаман бер уй. Атай картаеп бара. Гомере шул тирес башында үтә. Мин инде җиткән җегет булдым, менә берничә елдан патша хезмәтенә чакырырлар. Өч ел анда үтәр. Ул вакытта тагы ялгыз калалар. Тагы йорт-җир төзәтеп йөри алмаслар.
Юк, болай ярамый! Хәзергә үз көннәрен үзләре күрерләр. Мин китәм, бүген үк китәм дә, алты почмаклы өй, кечерәк бер келәт алып, шул арны Зариф осталар янына күчерергә җитәрлек акча табып кайтам.
Иртәнге чәйгә утыргач, шул турыда сүз ачтым:
— Әткәй, — мин әйтәм, — алты почмаклы өй белән кечкенә
бер келәт алып, шул арны теге Зариф осталар янына күчереп
салу өчен күпме акча кирәк булыр? — дим.
Әткәй дә, әнкәй дә риза булдылар. Ләкин икесендә дә
ниндидер бер эчке өмет катнаш курку сизелә иде.
XIII
Бездән унбиш чакрымда Мәргәнташ дигән биек бер тау бар. Моның башыннан чишмә чыга. Бер кабер дә бар. Башкортлар Салават каһарманның якын дусларыннан Мәргән шунда күмелгән, шуңа каратып исем бирелгән дип сөйлиләр.
Шахталарга бара торган юл менә шуның итәгеннән үтә.
Өйдән чыккан кызу белән бу тауга җиткәнче туктамадым, артка әйләнеп тә карамастан, һаман бардым да бардым. Бераз ял итим, тәмәке тартып алыйм дип, калкурак бер ташка утырсам, тирә-яктагы күренешкә хәйран калдым.
Зәңгәр күл диңгез кебек җәелеп ята. Әйтерсең әкияттәге сихерле көзге инде. Көзге кояш яктысында шулай матур булып, җанлы булып нур эчендә уйный.
XIV
Алты ай эшләдем. Җиденчегә киткәндә минем эчке күлмәгемнең култык астында кечкенә бөти кебек әйбәтләп тегелгән йөзәр сумлык ике кәгазь һәрвакыт тәнемне кытыклап рәхәтләндерәләр иде.
Моның өчен ниләр генә күрмәдем, кайларда гына булмадым...
XV
Шахтадан шахтага йөри торгач, ахыр барып, актык утыз тәңкәмне тутыру өчен, рус-татар байларының уртак бер компаниясенә хезмәткә ялланган идем. Инде яз да керә иде, хак зур булмаса да, ашаудан кысып, көненә унбишәр сәгать эшләп, айга егерме биш сумнар калдырырлык чама бар иде. Безнең яклардан, Казан, Сембер, Саратау губерналарыннан килгән бик күп татар җегетләре дә эшлиләр иде...
XVII
Безнең барактан ун гына сажин җирдә бик зур бакча бар. Уртасыннан кечкенә генә елга да ага. Иптәшләр киткәч, шуңа чыгып утырдым. Күңелем Зәңгәр чишмәгә, Агыйдел буйларына китте. Озак-озак Гайнияне уйладым. Бу кыз белән вәгъ-
дә алышу түгел, җүнләп сөйләшкәнем дә юк. Шулай булса да, ул минем йөрәгемә хатыным булып кереп утырган. Мин киләчәк көнне башкача уйлый алмыйм. Инде егерме биш сум гына кирәк. Аннан соң юлга, вак-төяк бүләк-яракка бер унбиш сум эшлим дә авылга кайтам. Йортны күчерәм. Гайнияләр белән янәшә булабыз.
XIX
...Хәерле сәгатьтә моннан китәм!
Бәйрәм алдыннан — кичәге көн барлык эшләгәннәрем өчен тиешле акча алынган иде.
Дүшәмбе көн хезмәткә чыкмадым.
Билетымны алдым, китәчәгемне белдердем, яңа күлмәк белән итегемне капчыкка салып аркама астым да Уралның саф көмеш елгалары, боргаланып-боргаланып болытларга сузылган биек таулары, зур күлләре буйлап тагы шахталар эзләргә киттем.
Озак йөрергә туры килмәде. Дүртенче көндә мин яңадан бер алтын приискасына килеп ялландым.
Тагы берничә атналар эшләгәч, ике йөз тәңкәне тутырып, аның өстәвенә юллык, өйгә вак-төяк бүләклек тә арттырдым.
Вак акчаларны бөтен ике йөзәрлеккә алмаштырып, йөрәк өстенә бөти ясап тектем дә, Уралның тирән шахталары белән бәхилләшеп, Зәңгәр чишмә ягына таба юл тоттым.
Кайтышлый, тагы Салават баһадирның Мәргәне кабере янына — биек тау башына утырып, хәл җыйдым.
Яңгырлы-болытлы көз, аның артыннан карлы-буранлы каты кыш үткән; минем баштан да әллә ничаклы хәлләр кичкән, ләкин Зәңгәр чишмә аз гына да үзгәрмәгән.
Ул һаман да элеккечә зур, мәһабәт булып, әллә кайдан җәелеп, һаман элеккечә матур кояш нурлары белән уйнап яши икән әле.
XX
...Мин авылга кайтып төшкәндә, солы, борайны чәчеп бетергәннәр, тары, карабодайга яңа чыкканнар гына иде әле. Әткәй кат-кат рәхмәт укыды:
— Ахыры хәерлегә генә була күрсен, һичбер көтелмәгән эш булып чыкты бу, балам,— ди.
Әнкәйнең шатлыгына чик-чама юк. Аңа дип алып кайткан күлмәклек белән яулыкны биргәч, түзмәде, елап җибәрде:
— Мал да, бүләк тә өмет итмәгән идем... Башы исән-сау гына кайтса ярар иде дип, намаз арты саен елап-елап дога кыла торган идем... Бервакыт әллә кайсы шахта җимерелгән,

уналты кеше аста калып изелгән, утыз кеше имгәнгән, имеш, дип сөйләделәр, шуны ишеткәч, ашаганым аш, эчкәнем су булмады... Бердәнбер балам иде, аңардан да аердың, күрәсең, дип, көн еладым, төн еладым, — ди.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Кызыл Чәчәкләр - 2
  • Büleklär
  • Кызыл Чәчәкләр - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4500
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2259
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Кызыл Чәчәкләр - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4012
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2204
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.