🕙 1 minut uku

Кыска Шигырьләр

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 133
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 127
44.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Берьюллыклар
  
  ***
  
  Безнең күзләр — Кояш көзгесе.
  
  ***
  
  Тынлык ул— иң бөек илаһи музыка.
  
  Балачак
  
  Җил бик тиз актарды әкият китабын.
  
  Кышын
  
  Алмаларда калган җәйге таң.
  
  Икеюллюклар
  
  Хурлик
  
  Таудай эшлар тертеп уята.
  Кәрлә эшлар арытып йоклата.
  
  ***
  
  Гомер шундый қыска!
  Димәк, яшәү — рәхәт.
  
  ***
  
  Батырлыгың — матурларның матурына.
  Матур җырың — батырларның батырына.
  
  Өчьюллыклар
  
  ***
  
  Төркем-төркем кошлар күктә!
  Шуларның берәрсе
  минем телдә сөйләшәдер күк.
  
  Җуясы килмаган әкият
  
  Абагалар шау чәчәктә, имеш!
  Ел да төнен барып карыйм димен,
  Һаман вакыт тими.
  
  Яңару
  
  Әниемә килеп сыенгандай,
  Балачакка кайтып сыенам.
  Йөрәгемә шифа кан сава.
  
  Дуртоюлликлар
  
  Эзлар
  
  Дулкыннарның эзе бармы?
  Дулкыннар әзе — комда.
  Еллар эзе кайда, димсең?
  Алары — маңгаемда...
  
  Йолдызлар
  
  Иолдызларга йодрык күрсәтмиләр,
  Сокланып, таң калып багалар.
  Аларда миллиард кешеләрнең
  Күзләреннән күчкән нур яна.
  
  Картлар сүзе
  
  Ике хәзинә бар дөньяда — саклагыз!
  Каберстан — аның берсе. Гел гөлдә булсын!
  Китапханә — икенчесе. Күңелдә булсын!
  Базар болай да калыр.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.