Latin

Кыска Хикәяләр - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4467
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2173
38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(Цикл)
1. Замана баласы

Ул кыз автобуска килеп керүгә бөтен халык калкынып куйды. Урыннарыннан торып, үрелеп караучылар да табылды.
Болытлы көндә күк йөзендә пәйда булган кояш кебек иде ул. Ә кояш, мәгълүм булганча, яктыртып, җылытып кына калмыйча, күзләрне дә чагылдыра, миләрне, каннарны да кыздырып җибәрә.
Бу юлы да шулай булды.
Кояшлы көннән балкып килеп кергән кыз ягына, сокланулы карашлар белән бергә, ямьсез, мәнсез сүзләр очты. Автобус салонын тутырып утырган әби халкы, тел чарларга җай чыгуына куанып, замана баласына ябырылды:
- Кара инде моны, ә, тәмам чишенеп беткән бит! Адәм мәсхәрәсе!
- Ботын-ботка чалып торуын әйт син... Тьфу, анасы тапмагандыр, Иблис төкергәндер моны!..
- Кара-кара! Изүен ничек ачкан... Оятсыз! Ирләрне бозып йөрүчеләр шулар инде, ахирәткәем. Әнә, ныклап карап кал, синең Әүхәдиеңне дә шулар юлдан яздыргадыр әле...
- Дөмеккере! Ничек карап тора бит, юньсез!..
- Әйтмә дә генә... Бозылулары җитте яшьләрнең... Йә, болардан нинди игелек күрмәк кирәк?! Игелек кылу түгел, чәчләрен дә тарап үрә белмиләр бит алар...
Кыз бу сүзләрне ишетмәмешкә салышты. Әбиләр шау-шуы бераз басыла төшкәч кенә, салон түренә борылып, йөз-битләрен җыерды да:
- Ыр-р-р! – дип, үртәп куйды.
Бигрәкләр дә кыска иде шул кызыйның итәкләре! Бигрәкләр дә ачык иде шул аның күкрәк-шәрәфләре! Бигрәкләр дә чибәр, мәхәббәтле иде шул ул! Ачык, якты йөзенең, җилбәгәй чәчләренең, кыйгач кашларының, аяз күк төсендәге күзләренең, чиядәй тулышкан иреннәренең, бит очындагы “мәхәббәт чокырлары”ның автобус салонындагы тиргешле, каргышлы дөнья белән бернинди уртаклыгы да юк иде...
Әйе, күңел сискәнерлек, йөрәк җилкенерлек дәрәҗәдә яшь, ымсындыргыч иде бу кызый. Күпләрдән аермалы буларак, мин аны яратып каршы алдым, яратып озатып калдым... Чөнки мин бу кызны яхшы белә идем.
Ул ике ел инде ялгыз бер әбине карый. Төгәл генә әйтә алмыйм - әбисеме ул аның, берәр туганымы, әллә аңа бөтенләй чит-ят кешеме? Көн саен, кайткан уңайга, кибетләрдән ризык җыеп кереп, шул түшәк иясен бөртекләп карап, астын-өстен алыштырып, тамагын туйдырып, юындырып-киендереп чыга.
Беләм, килбәтсез генә төенчеген күтәреп, бүген дә шул авыру әбекәй янына чыгып китте ул. Күпме пычрак, әшәке сүз ягылып калды аның яшь, саф һәм мәхәббәтле җанына! Күпме нахак рәнҗеш һәм әрнеш белән китте ул гомеренең ахырын яшәп ятучы, үз янына кергән һәр игелекле җанны изге бер фәрештәгә тиңләп көтүче Хода бәндәсе янына.
Бу кыска итәкле, күзләрне чагылдырырлык ачык түшле кызның изге юлда йөрүе хакында тагын белүче булгандырмы, юкмы, төгәл генә әйтә алмыйм. Булгандыр да, чөнки бу хәлне якын-тирәдә күпләр белә иде. Ләкин алар да, мин дә кызны яклап бер сүз эндәшмәдек. Шуның белән үзебезгә гомерлек борчу һәм авырлык алдык.
Без ничек тә түздек. Кеше күңеле түзем бит ул. Ә менә Кояш ничек түзде икән бу гамьсезлеккә? Бу нахак рәнҗешкә ничек түзде икән? Әнә бит ул һаман елмая, көлә, гүя дөньяда бер генә борчу да, бер генә рәнҗеш тә калмаган...

2. Әдәбият һәм хастаханә
Мин ул якташымны вокзал ишеге төбендә очраттым.
- Слушай, парин, мин синең китабыңны укып чыктым. Ну язып та карыйсың мәгәр... Албасты карчыкларың белән чистый хыялый иттең, понимаешә!.. Шәп-шәп... Күп нәрсәгә башкача карый башладым... Согласен, серләр күп әле безнең дөньяда...
Авыл кешеләре юл чатында очрашмый кайда очрашсын инде?! Икенчесендә дә шул ук вокзал буенда каршыма килеп басты:
- Слушай, парин, бик кызык иттем бит әле дөньясын... Беләсеңме нәрсә эшләдем? Ни за что белмисең! Гомеремдә беренче мәртәбә хәйләләштем. Ату һич вакыт юк, понимаешь!.. Әле менә бу китабыңны сатып алдым да, вакыт табалмыйча, бер атна кулда әвәләп йөргәч, таныш врачыма әйттем: ”Әйдә, авырыйм әле берәр атна, менә шушы китапны укып бетергәнче генә...” – дидем. Кая барсын, койка бүлеп бирде. Ашамый-эчми, йокламый-нитми, тын да алмыйча бер атна буе укыдым. Ну, парин, язып та карыйсың түлке... Ышанырга да, ышанмаска да белгән юк... Ә син беләсеңме нинди татлы бу тойгы – ышанырыгамы, ышанмаскамы?..
Өченче күргәндә мин аны бөтенләй танымадым. Тәмам бетәшкән, ябыгып, кечерәеп калган...
- Нәрсә булды? – дип сорыйм.
Дәшми. Мышнап тик тора. Танымаган булып кылана хәтта.
Кабатлап сорыйм:
- Ни булды? Ник дәшмисең? – дим.
- Кит моннан!.. Тукта, парин, синме бу?
- Мин бу, мин. Танымыйсыңмы әллә?
- Таныйм да, таныймыйм да.
- Ничек инде алай?
- Мин, парин, үземне дә танымыйм хәзер... Тәмам хыялыйланып беттем бугай... Точно! Тиле мин хәзер...
Ах-ух килеп, якташым үзенең тарихын сөйләргә кереште.
- Шул синең сихерле китапларың аркасында инде. Хыялый әсәрләреңне укып җиңеләя яздым бит мин, понимаешь... Әйтеп тә ышанмассың, бервакыт йокым качты, аннары, дивана бәндә кебек, үземне белештермичә, өйдән чыгып китә башладым. Урманнарда, кырларда кунып калган чаклар да булды. Хатын шикләнә башлады. Нәрсә генә эшләмәдем. Эчүне ташлап карадым. Булышмады. Эчеп тә карадым. Глухо! Бөтенләй ычкына яздым. Аракы шаукымыннан да хәтәррәк булып чыкты бу сихер дигәннәре... Менә әле больницага килешем... Ятып дәваланып карарга исәп.... Ничек уйлыйсың – булышыр микән?
Шактый киткәч, кабат әйләнеп килгән. Хәлсез, боек йөзендә шул арада якты-нурлы чалымнар пәйда булган. Үзе кыенсынып кына сораган була:
- Тагын берәр язган әйберең юкмы, парин? Булса, больницага китереп кит әле...

3. Көмеш аеллы бүрек вакыйгасы
Ул көнне мин каядыр ашыга идем. Әйбәт җиргәдер. Чөнки иң затлы бүрегемне киеп чыккан идем. Яңа өелгән купшы кибән кебек күпереп торган ул бүрегемне мин ел буе акча җыеп алдым. Бер хикмәте дә бар: бауларын бер-берсенә эләктереп кую өчен аңа кечкенә көмеш аел тагылган иде...
Барам шулай көяз генә атлап. “Бүрегемне күрәләрме?” – дип як-ягыма каранып барам. Юк, мин бара торган аллеяда ник бер җан әсәре күренсен! Әле караңгы да төшеп җитмәгән югыйсә, кая качып беткәндер бу халык?!
Ә! Суык! Шуңадыр. Минем генә шәп бүрегем булгач та... Мин генә ул... Бүрек якаларын төшереп, көмеш аелны чыкылдатып эләктереп куям да... җилдерәм генә!
Туктале! Җилдерми генә тор... Артымнан куып җиткән ул бәндә кисәген ничек кенә күрми калдым соң әле? Мин исемә-акылыма килгәнче, бу бәндә башымдагы затлы бүрекне йолкып-тартып алды да кирегә йөгерде...
Алай тиз генә алмый торсын әле! Бу бүрек өчен тиккә генә ел буе акча җыйдыммыни мин?! Шулай тиз генә колак кагар өчен көмеш аеллысын сайладыммыни?! Ишь ты! Тоттырырмын мин сиңа!
Ачуым чыгып та бетте, бүрек бурының артыннан куып та киттем, атылып килеп, җикәсенә барып та ябыштым... Шулай бер-беребезгә ябышкан килеш кар өстенә тәгәрәдек. Әүмәкләшеп тәгәрәп йөрибез кышкы бакча буйлап: башлар ялангач, киемнәр тузган, чәчләр карга укмашып каткан...
Беренче булып мин айныдым. Айнуым булды, арабызда кысылып, бәргәләнеп йөргән бүрекне эләктереп тә алдым. Кулга бүрек кергәч, теге бәндәдән ычкынып, трамвай тукталышы калган якты урам ягына йөгерерлек көч табу кыен булмады... Ничек барып җитеп, йөгереп барган көйгә, ачык ишектән трамвай эченнән ничек эчкә атылып керүем истә дә калмаган. Шул гына хәтердә: берзаман трамвайдагы халык миңа әйләнеп-әйләнеп, үрелеп-үрелеп карый башламасынмы... Кемдер, хәлемә кергәндәй, ихлас көлемсерәп куя, кемдер, шикләнеп, читкә тайпыла...
Бу сәерлекнең сәбәбен кайткач кына ачыкладым: ул көнне мин ике бүрек алып кайтканмын икән бит! Үземнеке арткы якта эленеп тора, көмеш аелы нык булган, күрәсең, ә каракның минеке кебек үк затлы бүреге кәперәеп башымда утыра! Күземә күренәме дип, кат-кат тотып карадым – нәкъ минеке кебек, хәтта аелы да саф көмештән эшләнгән!

4. Хат кыйссасы
Бүген беркемнән дә хат көтми идем. Шулай да, компъютерым артына утырып, электрон почтаны карап алырга булдым. Гадәт буенча эшләнгән эш кенә иде бу...
Һәм менә Ходайның рәхмәте – миңа кемнәндер хат килгән! Ачам, укыйм: “Мин Сезнең иҗатыгызны күптән күзәтеп киләм. Үзегез белән дә еш очрашам. Кемлегемне белергә тырышмагыз. Барыбер белә алмаячаксыз. Мин Сезнең белән танышу өчен язмыйм. Киңәш сорап язам. Сез бит күңел язучысы, җан белгече, кеше күңеленең иң нечкә җирләренә дә кагыла беләсез, геройларыгыз исә үз бәхетләрен тоеп, һичәюгы аңа омтылып яши... Күп очракта алар үз бәхетләрен табалар, үз теләкләренә ирешәләр дә...
Минем дә бик бәхетле буласым килә. Тормышның чын бәхетенә ирешәсем килә. Ләкин сез, бу хатын бәхеттән бөтенләй мәхрүм калган икән, дип уйламагыз. Һич алай түгел! Мин - беренче мәхәббәт шатлыгын да, бала бәхетен дә тулысынча татыгына кеше. Ләкин тормыш бәхете бөтенләй башка икән ул. Яшәү яменнән, яшәү гаменнән тәм табып, һәр яңа көн өчен сөенеп яшәү икән ул... Мин андый бәхетне дә беләм... Беләм кебек... Әмма шул бәхетемне югалта баруымны тоям... Бүген минем аяк астында җир убыла, баш өстендә кояш тоныклана...
Сәбәбен сорыйсың инде (“син” дип яза башлавыма ачуланма, минем болай сөйләшергә хокукым бар, гомер буе аралашып яшибез ләса!). Сәбәбе бик баналь – ирем яратмый башлады...”
Бик серле хат булып чыкты бу. Тирән уйларга салды ул мине. Уйланмаслык та түгел иде шул: Кеше язмышын хәл итә торагн хәлләр хакында яза минем “иске-яңа” (кем соң ул?) танышым. Әлләни аптырамас та идем, иң гаҗәбе – минем өйдә дә шул ук хәл... Аптырап беттем: кайчандыр сөеп-яратып күңелем хатынымны ятсына башлады, соңгы вакытта хәләлем үзе дә да миңа “ах” итеп тормый... Яшьрәк чакта ай-һай тәмле телле, нечкә күңелле иде ул минем. Бер матур сүз әйтеп җибәрсә, минем түбәм күккә тия иде, җаныма ныклык, йөрәгемә ышаныч, тәнемә егәрлек иңә иде... Соңгы вакытта җанга май булып ята торган матур сүзләрен әйтми башлады хатыным. Ул әйтмәгәч, мин дә аның каршында бик егылып китмим...
Нәкъ шул турыда яздым хат авторына, – минем алда үз язмышын ачып салырга батырчылык иткән хатынкайга башкача җавап язарга мөмкин дә түгел иде...
“Син тормышыңның сәбәбен иреңнән эзләмә. Иң элек үз күңелеңне җилгә кагып кара. Исеңә төшер: ничек каршылыйсың син аны? Ничек озатасың? Әйтмәсәң дә беләм: эштән кайтканда каш җыерып каршы аласың, эшкә киткәндә эчке бүлмәдә дус хатының белән телефоннан гәп сатып каласың... Шулаймы? Шулай-шулай, белеп торам. Нидер булган синен күңелеңә. Тормыш ваклыклары басып киткән аны, гайрәтне чигәрерлек бертөслелек ялкыткан, җитмәсә, дус хатыннарың да үзләренең ялгыз, әмма мәхәббәт тарихларына бай тормышлары белән кызыктырып торалар... Менә әйт әле: кайчан соңгы мәртәбә иреңә: “Матурым”, - дип эндәштең? Кайчан аны юктан гына да мактап алдың, үсендереп куйдың?”
Җавап озак килми торды. Рәнҗеттем ахры, калган өметен дә сүндердем, дип уйладым. Аннары бу сәер тарихка бөтенләй кул селтәдем. Юкка да ышанып китәсең, белмәгән-күрмәгән кеше сүзен күңелеңә якын аласың, дип, үз-үземне битәрләп бетердем... Бераздан тәмам оныттым мин бу сәер хат хакында. Ник дисәң, үз тормышымда бөтен булган борчуларны оныттырырлык хәлләр башланып китте...
Беркөнне эштән кайтып керсәм, хатыным нурлы елмаеп ишекне ачты да, яшьлегебездәге кебек, назлы куллары белән муеныма сарылды. Баштарак каушап калсам да, бик тиз аңыма килеп, аны күтәреп үк алдым, җиңел, җыйнак гәүдәсен кочагыма кыстым...
“Ай, син нинди көчле! - диде ул. – Баһадирым минем!” Аннары яшьлек дәртен исенә төшерә башлаган тәнемә сарылды...
Кинәт кенә барысы да үз урынына кайтты. Без тагын матур гына торып киттек. Элеккеге тиле мәхәббәт инде булмаса да, күңелләребездә кабат уянган җылы, изге хисләрне “өф” итеп кенә тотып, саклап-кадерләп яши башладык...
Мин теге сәер хат хакында оныткан идем инде. Бердән-бер көнне почтама тагын бер хат килеп керде. Мин аны шундук танып алдым: “Теге танышымнан бит бу!”
“Рәхмәт Сиңа барысы өчен дә! – дип, күптәнге танышына мөрәҗәгать иткән кебек язган ул бу хатын. – Син миңа матур киңәш бирдең. Мин нәкъ шулай эшләдем. Чыннан да син хаклы булып чыктың. Беләсеңме, мин бит кайчандыр күңелемдә бореләнә башлап та, чәчәк атканчы сүрелгән бәхетемне кабат яңарттым. Мин бүген шундый бәхетле! Ирем дә бәхетле – мин моны сизеп, тоеп торам. Рәхмәт Сиңа! Инде соңгы үтенечемне дә кире какма, зинһар! Синең белән күрешәсем килә. Күзләреңә карап, ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә! Бүген кич “Бәхетле” кафесына килә алмассыңмы? Син мине шундук танып алачаксың, борчылма... Көтәм.”
Мин риза булдым. Рәхмәт ишетәсе килүдән түгел. Киресенчә, бу серле танышыма үземнең дә рәхмәт әйтәсем килде. Аның белән хат язышканнан соң әйбәтләнеп китте минем тормышым! Үземнең дә шатлыгым күңелдән ташып-түгелеп тора. Шул шатлыгым белән уртаклашыр өчен хатынымны да үзем белән алырга булдым. Тик бу көнне аның каядыр барасы бар икән. Хәләлем, йомшак, мәхәббәтле куллары белән муеныма сарылып, битем очыннан үбеп, очып диярлек чыгып киткәч, бераз ямансулап тордым да өебездән ерак түгел генә урнашкан “Бәхетле” кафесына юнәлдем. Юл уңаеннан чәчәк кибетенә кереп, күпереп торган ак чәчәк бәйләме алдым. Хатыным нәкъ шундый чәчәкләрне ярата бит. Ул яраткач, бу чәчәкләрне башкалар да яратадыр кебек тоелды миңа. Татлы чәчәк исенә исереп, ничек барып җитүемне сизми дә калдым. Бераз ис-акылымны җыеп, фикерләремне туплап торганнан соң, ымсындырып чакырган кебек, үзе ачылып-ябылып торган хикмәтле ишеккә кереп чумдым...
Хат иясен мин бик тиз танып алдым. Иң түрдә урнашкан өстәл артында, кочагымда сыяр-сыймас булып күпереп торган чәчәкләр кебек үк күркәм гөлбәйләм тотып, иксез-чиксез бәхете елмаюлы карашларында, тән хәрәкәтләрендә, җан сулышында, бөтен язмышында чагылган хәләл хатыным утыра иде...



ИЛАҺИ КӨН
(Тарихи хикәя)

Язгы ташулар вакыты җитсә, Күәш елгасы ниндидер бер кыргый җанварга охшап кала. Бу җанвар тәннәргә суык йөгерерлек итеп үкереп ала да тирән ухылдап куя... Бераз тынып торганнан соң, тагын үкерә, тагын ухылдый...
Астурамның бөтен халкы Бабичлар йорты янына, Хәсәнәйләр очына җыелган. Моннан Күәш әйбәтрәк күренә. Кечерәк өй зурлыгындагы аклы-зәңгәрле бозларның бер-берсенә бәрелеп, таралып төшүен, шундый ук мәһабәт бозларның бер минутка гына тынычлап торган су тигезлеген ватып-җимереп калкып чыгуын, күккә ашарга теләп тә, егәрләре бетеп, шапылдап суга килеп төшүен карап тору кызык та, шомлы да иде.
Күәштәге манзарага мөкиббән киткән халык Бабичлар ягыннан йөгереп чыккан кечкенә малайны шәйләми дә калды. Бакча капкасыннан тәгәрәп диярлек килеп чыккан бу “ак төргәк” койма белән елга арасындагы ун-унбиш адымны очып кына узды да ярга якынлашкан бер боз кисәгенә сикереп тә менде.
Шуны гына көтеп торган кебек, Күәш елгасының төбенә сузылып яткан “җанвар” ә дигәнче бу бозны үз куенына элеп алды һәм бөтерә-бөтерә эчкә алып кереп китте. Ап-ак күлмәк-ыштаннан, озын кунычлы ак оекбаштан торган ак төргәк бозлар янәшәсендә бөтенләй күренмәс булды.
Бер тында “аһ!” дип куйган халык исенә килгәндә олы, мәһабәт гәүдәле Мөхәммәтзакир хәзрәт капкадан атылып килеп чыккан иде инде... Шунда кешеләр тагын бердәй булып:
— Мәхдүм!.. — диештеләр һәм тагын зәһәр үкереп яткан афәт дәрьясына текәлделәр... Барысы да ап-ачык иде: “җанвар” үз куенына беренче мәхәллә имамының кече улын — урамның күрке булып үсеп килүче Шәехзадә мәхдүмне йолып алган иде...
Бер төркем яшьләрне, багур-колгалар тоттырып, түбәнгә йөгерттеләр — Шәехзадә менгән боз ярга таба килмәсме? Кая чаклы барыр ул? Каргавыл борылмасын борылгач, Агыйделгә дә ерак калмый бит. Агыйделгә кадәр китсә?.. Йа Хода! Коткара күр бу гөнаһсыз җанны!
Кемдер агачның башына ук менеп киткән. Аның ара-тирә:
— Әнә ул, әнә!.. Әнә-нә-нә-нә!.. Әнә тагын! — дигәне генә ишетелеп кала. Бу сүзләр астагыларның күңеленә җылылык, өмет биреп торалар, мәхдүмнең исән-имин булуын белдерәләр.
Кинәт бер сәер хәл булып алды. Әллә нинди зәхмәтле тавышлар белән үкереп яткан “җанвар” кинәт туктап-тынып калды. Әллә чираттагы ухылдау алдындагы тынлык шулай озак булып тоелды, әллә картларның догалары күк катына барып иреште — кеше зиһене моны аңларлык түгел иде.
Агач башында утырган шәкерт малайның тавышы да ишетелмәс булды. Елга өстендәге гаҗәеп күренештән ул да тораташ булып каткан иде, ахры.
Ә Күәштәге хәлләр, чыннан да, бик серле иде. Шәехзадә утырган боз, башка бозларны читкә этә-этә, кинәт ярга таба килә башлады. Кайбер бозлар, хәтта, “ак төргәк”ле боз якынлашу белән, үзләре үк читкә йөзеп китәләр кебек иде.
Шәехзадә утырган боз күзгә күренеп ярга якынлашты. Менә дилбегә буе ара калды, аннары колга җитәрлек булды, бераздан шыгырдый-шыгырдый ярның үзле балчыгына ышкылып йөзә башлады. Шунда боз өстендә калтыранып туңып утырган Шәехзадә дә хәрәкәткә килде һәм мәче җитезлеге белән ярга сикерде, аннары мышнап килеп җиткән Гыйльман абыйсының куенына менеп утырды...
Хәсәнәй яры буенда калган халык аларга каршы кузгалды. Алда йөгерә-атлый Мөхәммәтзакир хәзрәт бара иде.
Мәхдүм әтисен шунда ук күреп алды. Җиргә төшерүне сорап тыпырчына башлады. Гыйльман түзмәде, малайны инде шактый корып өлгергән җиргә бастырды. Малай әтисенә таба йөгерде. Әмма килеп җитәргә берничә адым калгач, шып туктады, сынап-текәлеп хәзрәткә карап тора башлады. Бигрәк тә аның чәчләренә аптырады малай. Хәзрәтнең ике як чигә чәче, акшарга буялган кебек, ап-ак иде...
Мөхәммәтзакир хәзрәт тә туктады. Аның йөзенә дә гаҗәпләнү галәмәте чыкты. Чөнки ул, малаеның күзләренә карау белән, калтыранып китте: ниндидер илаһи бер тылсым белән, элекке чем-коңгырт күзләр күк төсенә кергән иде. Ул моны шунда ук изге фалга юрады һәм, малаен кулларына алып, күккә күтәрде...

Декабрь, 1994 ел.



ТӨНГЕ КОШ
(Хикәя)

Чулпан, гомердә булмаганча, йоклый алмый ятты. Күңелен нәрсәдер борчып, бимазалап тора иде аның. Бөтенесе дә тәртиптә, югыйсә. Тормышы ипле генә бара, ире Наил дә тәртипле, эшчән, Чулпан өчен өзелеп-өзгәләнеп тора, әнә — уртак бәхетләре — кызлары үсеп килә. Нәкъ менә Энҗе аларның тормышларын, күңелләрен, бәхетләрен тигезләп, бөтенәйтеп тора да инде. Калганы өчен борчыласы юк. Әйбәт фатир да, мул, җитеш тормыш та булыр, Аллаһы боерса... Булганына канәгать итеп яшәргә кирәк.
Чулпан, әйләнгәләп ята торгач, ниһаять, күңел борчуларының сәбәбен уйлап тапты. Күптән авылга кайтканы юк аның. Әнисе, әтисе ни хәлдә икән анда? Авырмыйлармы? Әнә, ниндидер грипп йөри ди бит... Күңелләре тынычмы? Тыныч түгел инде анысы. Дөньяның төрле тарафларына таралган балалары өчен борчылып яталардыр. Ничек тыныч булсыннар инде?! Әле менә бу килгәннәрендә дә гел балаларын, оныкларын барлап утырдылар. Сагынуларымы, картаюларымы?
Искә алырлык та шул. Тату гаилә булып яшәделәр алар. Көне-төне колхоз эшендә булсалар да, кызларын тәүфикълы итеп үстерә алдылар, аякка бастырдылар, кеше иттеләр, эшкә урнаштырып, тормышка бирделәр... Чулпан әти-әнисе белән бер мәртәбә генә телгә килгәнен хәтерли. Бер мәртәбә булса да, берәгәйле булды, ахры. Әле дә, җае килгәндә, шул хакта искә төшереп торалар.
Кызларының, бала чактан яратып йөргән егетенә кияүгә чыкмыйча, Наил белән тормыш корып җибәрүенә аптыраганнар иде алар. Чулпанның ул вакыттагы аңлаешсыз гамәле ата-ана өчен мәңгелек сер булып калды, ахры. Менә бу килгәндә дә... Бәй, ничек истән чыккан диген, әле күптән түгел генә килеп киттеләр ләса! Чулпан белән Наил аларны булдыра алган кадәр кунак иттеләр, түрләрендә генә утырттылар... Юк, әти-әнисе өчен борчылу түгел бу... Чулпанның күңелендә бөтенләй бүтән кайгы, бүтән гамь... Нәрсә, нәрсә борчый соң аны?
Наил йоклый. Бик арыйдыр шул. Бөтен гаилә аның өстендә бит... Эше дә тынгысыз. Эше генә ярар иде, эшеннән калып та эшли, аз булса да акча булыр, тормышыбыз бөтенәер, дидер инде. Ярата ул... Чулпанны да, Энҗене дә ярата. Бигрәк тә кызы өчен үлеп тора. Шушы яратуы аркасында күбрәк тә иркәләп куя. Ә тегесенә иркәләнергә генә булсын...
Юк, ире өчен борчыла алмый Чулпан. Борчып торган булса, карамас та иде... Кияүгә дә чыкмас иде. Шулай да, аларның бергә булуларында Наилнең өлеше күбрәк. Ул вакытта Чулпан Илнар белән йөри иде. Сигезенче класстан бергә алар. Мәктәптә дә, мәктәптән соң да. Бер-берсенә гашыйк булган ике үсмергә баштарак аптырап, гаҗәпләнеп йөрсәләр дә, соңрак күнектеләр тагы — аларның мәхәббәтләре хакында сокланып, хәтта яратып сөйли башладылар. Сокланырлык та булгандыр. Кулга-кул тотынышып, авыл читендәге урман буенда йөргән бу ике яшь йөрәкне рәнҗеткән җан ияләре, кичерелмәс гөнаһларга тарып, шундук тәмугка әләгер кебек тоелгандыр шул...
Мәктәптән соң да ташлашмадылар. Чулпан университетка, Илнар төзелеш институтына укырга керде. Алар, кулга-кул тотынышып йөрүче гашыйклар яшеннән чыгып, олы тормыш хакында хыялланып яшәүче Ләйлә белән Мәҗнүнгә әверелә бардылар. Беренче мәхәббәтләре шул ук икенче, өченче мәхәббәтләре дә иде. Вакыты җиткәч, мәңге бергә булу хакында вәгъдә бирештеләр, аны татлы, исерткеч үбешү белән беркетеп тә куйдылар.
Менә шул вакытта Чулпан ның гомер юлында Наил пәйда булды. Очраклы рәвештә генә каршына чыккан бу чибәр, акыллы, итагатьле егет аны шундук әсир итте. Моңа кадәр дә, Илнардан аерылып торган араларда, аңа чибәр, инсафлы егетләр очрамый калмый иде. Ләкин Чулпанның күңеле берсе артыннан да ияреп китә алмады. Илнарына булган көчле мәхәббәте, аңа биргән ант-вәгъдәсе Чулпанны төрле ымсынулардан, иләс-миләс тойгылардан саклап-яклап килә иде. Наил белән бүтәнчә булды... Хәзер Чулпан белә инде, Наилнең иксез-чиксез мәхәббәте үзенә җәлеп итте аны. Андый мәхәббәтне Чулпанның киноларда гына күргәне бар иде. Бәй, уйлап карасаң, мөмкин хәл түгел бит бу — Наил бер ай буе Чулпанга чәчәк ташыды. Көн саен бер роза чәчәге. Көн саен бер... сүз. Сөю сүзе! Баштарак ул сүзләр Айсылуның йөрәгенә үтеп керә алмасалар да, бердәнбер көнне яшь, дәртле йөрәк түзмәде, Наилнең: «Син минем язмышым!» — диюенә дөрләп кабынды да китте...
Илнар бу вакытта авылда иде. Алар инде ярәшкәннәр, туй, никах хакында сөйләшү булмаса да, алтын балдакларга кадәр алып куйганнар. Ике як та, үзара килешеп, туганлашу, кодалашу мәшәкатьләре белән яшиләр иде.
Чулпан ике ут арасында калганын аңлады. Гомерлек мәхәббәте булган Илнарны югалтудан курыкты ул. Ә Наилнең мәхәббәте аның күзләрен генә түгел, аң-зиһенен дә томалап алган, бөтен дөньясын сөюгә тутырган булып чыкты. Егет бу мәлдә үзе өчен дә, Чулпан өчен дә берьюлы ярата иде, ахры. Шуңа күрә, Чулпан үз хисләре, үз күңеле хакында әлләни борчылмады да. Бөтен җаваплылыкны Наилгә калдырып, шул ук вакытта, авылда эшли башлаган Илнарны да онытырга теләмичә, баштарак чыгарылыш сынаулары, аннары диплом эше белән мәшгуль булып яшәде.
Ул көнне Чулпан мәңгегә дә оныта алмас кебек. Аңа бу көнне, бер-бер артлы, ике егете белән дә очрашырга туры килде. Икесен дә үзенчә сынап карамакчы булды ул. Наилгә: «Минем күптән яратышып йөри торган егетем бар, бүтән килмә», — дисә, Илнарга: «Мине бер егет үлеп ярата, миңа ул үзе дә ошый... Кичер мине, без синең белән бергә була алмыйбыз», — диде. Наил дә, Илнар да кайнар яшьләрен түгеп еладылар. Наил, Чулпанның каршында тезләнеп торган килеш, үзенең тылсымлы сүзләрен кабатлады:
— Язмышым минем!..
Илнар исә, балаларда гына була торган саф, керсез, әмма яшькә тулган күзләрен мөлдерәтеп карап торды да:
— Мин сине Себергә алып китәм. Эш тәкъдим итәләр... — диде.
Чулпан Наилне сайлады. Яшь, дөресрәге, яңа мәхәббәт көчлерәк булгандыр инде. Аннары... Чулпанның бер дә Себергә китәсе килми иде. Ә Илнар китте. Мәхәббәт соранып, түбәнсенеп йөрмәде, китте дә барды. «Чулпаннан ким кызга өйләнмим!» — дигән. Өйләнгән. Сүзендә торган. Хатынының төс-кыяфәтенә кадәр Чулпанга охшаган, дип сөйләнделәр... Яшьлек мәхәббәтен әлегә чаклы һич оныта алмый, имеш. Таныш-белешләре хәзергә кадәр килеп әйтеп торалар. «Бүген дә синең белән яши ул, һич оныта алмый, хыялланмаса гына ярар иде», — диләр. Чулпан үзе дә оныта алмый аны. Төшендә еш күрә. Бәхетле итеп күрә. Әмма күзләре моңлы. Шулай да була икән: үзе бәхетле, үзе моңлы... Кайчакта ул Наил Чулпанны яулап алган сүзләрне кабатлый:
— Язмышым минем! — ди.
Чулпан аңа шундый ук моңсу караш белән җавап бирә:
— Нигә баштарак әйтмәдең аны, Илнар? — ди. Аннары: — Минем бер дә, бер дә Себергә китәсем килмәгән иде шул, — дип өсти. Шунда ук үз тормышы хакында сөйләргә керешә: — Минем Наил әйбәт. Тәртипле. Тырыш. Гаиләбез өчен үлеп тора. Кызыбыз өчен җанын бирергә дә әзер... Ә! Әйтергә дә онытканмын, минем кызым бар бит. Нишләптер ул сиңа охшаган. Нигә алай икән ә, Илнар?
— Илнар дәшми. Тик тора. Җансыз, гамьсез кеше кебек...
Чулпан йоклый алмады. Илнар хакындагы уйларын куып җибәргәч тә озак кына әйләнгәләп ятты әле. Бу кадәр уйлануга... Күптән тынычланырга, бушанырга тиеш тә соң... Юк, һаман шул борчу, шом... Нидер бар... Бар... Нидер бертуктаусыз кимереп, әрнетеп тора аның җан-бәгырен...
Торып өстәл лампасын кабызды, сәгатькә карады. Иртәнге дүрт тулып килә. Юк, иртә торасы юк. Болай гына карады. Үзе дә аптырый: шушы мәлне, шушы минутны мәңгелеккә истә калдырырга теләгән кебек карады. Сәер...
Әллә яңгыр ява башлады инде? Түбә кыегындагы калайда тамчылар сикерешкән кебек... Әнә — җил дә уянды, тәрәзә каршындагы миләш куаклары талгын гына кузгалышып, үзләренең дәртле дә, шомлы да биюләренә керештеләр...
Бу вакытта инде таң ата башларга тиеш. Нишләп һаман караңгы соң әле урамда? Ниндидер шомлы, давыллы, яңгырлы, караңгы төн бу... Көзге, шыксыз төнне хәтерләтә... Чулпан тагын торды, тагын ятты. Наилнең ачылган өстен ябыштырды, күршедә генә, үзенең кечкенә караватында җәйрәп яткан Энҗене үрелеп карады. Йоклый...
Тәрәзә ягыннан килгән тавышлар көчәйде. Җил көчәйде. Өй алдындагы миләшләр тагын да ярсыбрак бәргәләнергә керештеләр. Алар, үзара тарткалашу белән генә риза булмыйча, үрелеп, ябалдаш канатлары белән тәрәзә өлгеләрен кыйный башладылар... Канатлары белән шул. Кошлар кебек! Ә? Кош? Кош бит бу? Ниндидер кош килгән аларның тәрәзәсенә... Әнә ничек кыйный тәрәзә өлгесен... Уятмакчы буламы? Нәрсә кирәк аңа? Ничек керә алган ул миләш куаклары аркылы? Кошмы соң бу?
— Наил! Наил, тор әле, тор...
— Ә? Нәрсә булды?
— Наил, тор инде тизрәк! Тәрәзәгә кара әле...
— Ә? Нәрсә? Нәрсә бар?
— Белмим... Нәрсәдер бар анда... Кемдер бар...
— Кемдер?.. Кем?
— Белмим... Куркам мин, Наил...
Наил, торып, тәрәзә янына китте. Үрелеп карый башлады. Аның килүен күрдеме, тәрәзәдәге кош бермәлгә тынып калгандай булды. Ләкин бераздан тагын ярсып бәргәләнергә кереште.
— Саескан бу... Каян килгәндер ул?..
Наил, тынычланып, куркуыннан калтыранып, юрганына төренеп утырган Чулпан янына килде, кулларын аның иңбашына куеп, янәшә утырды.
— Наил... Куып җибәрик аны... Әнә бит ничек интегә...
— Хәзер...
— Ә син курыкмыйсыңмы?
— Курыкмыйм. Бераз шикләндерә генә... Саесканның килүе — начар фал. Кайгы, бәла чакырып килмәсен тагы...
— Алайса, чыкма... Үзе китәр әле...
— Бер дә китәргә охшамаган бу... Чыгып кумыйча булмас...
— Алайса мин дә чыгам!
— Юк, син чыкмыйсың! Энҗе белән каласың.
— Ярар, чыкмам... Тик син аны кыйнап үтерә күрмә, яме. Кош бит ул, җан иясе.... Мескен...
— Мескен? Бер дә мескен түгел. Әнә — бәреп керә инде...
— Наил...
— Әү...
— Саескан шыгырдый бит, ә моның тавышы юк...
— Юк шул... Чын кош түгел бу... Серле кош, шомлы кош... Теге догаңны укы әле, шикләнгәндә укый идең бит...
Наил торып чыгып китте, Чулпан әбисеннән өйрәнеп калган догаларын укырга кереште. Үзенең күзләре — тәрәзәдә... Ул инде сизеп, хәтта төгәл белеп тора: Наил, чыгып, коймага сөяп куелган себеркене кулына алды, капкасын сак кына ачып, бакча эченә керде, үрелеп, тәрәзә каршында бәргәләнүче саесканны куа башлады... Әнә, әнә... Себеркесе дә күренеп-күренеп китә... Караңгы, шомлы төндә тәрәзәгә кагылып киткән себерке тагын да куркынычрак икән... Ул, кайчакта, канатларын җәеп, эчкә керергә азапланган кошка бәрелеп-бәрелеп китә. Бәрелгән саен, кош кайдадыр юкка чыгып тора. Аннары тагын пәйда була. Наил шактый азапланды. Барыбер үзенекен итте. Бәргәләп-суккалый торгач, саесканны тәрәзәдән куып җибәрә алды. Кайсыдыр бер китүеннән кош кабат килмәде, юкка чыкты. Ниндидер сихер белән, җил туктады, миләшләр дә кинәт тынып калдылар, хәтта төн дә яктырып киткәндәй булды.
Чулпан белә: төн яктырмады, бу — офыкта таң беленә башлады. Дөнья үз күчәренә кайтты...
Наил керде. Йөзе җитди. Мондый чакта: «Йөзе качкан», — диләр. Керде дә, өстен салып, дәшми-нитми генә килеп, юрган астына чумды. Шуннан соң гына җәймәсе астыннан башын чыгарды:
— Китте... Бик сәер кош... Кошка охшамаган да... Онытыйк бу турыда, — диде.
Шул ятудан икесе дә оеп, йоклап киткәннәр. Алар торганда тышта июль кояшы патшалык итә иде инде.
Наил, тиз-тиз генә торып киенде дә, ашап та тормыйча, эшенә чыгып китте. Энҗе һаман йоклый. Чулпан да, Наил артыннан ишекне бикләгәч, кабат урынына килеп ятты. Йөрәге ярсып-ярсып тибә иде... Төнге кош белән булган хәлләр хәтерендә яңарган саен, ул күңел ярларының ишелүен, шомлы, караңгы уйлар кочагына егылып төшә баруын тойды.
...Юк,юк, безнекеләр белән берни дә булмагандыр... Әти дә, әни дә исән-саулардыр... Наилләр ягында да үлем-китем көтелми иде. Әле кичә генә Наил телефоннан сөйләшеп кайтты. Барысы да тәртиптә, дигәннәр, кышкылыкка печән әзерлиләр, мунчага яңа бура бурыйлар икән...
Чулпан болай изаланып ятуның юньлегә булмавын, бу хәлләрне оныттырырлык берәр эшкә керешергә кирәклеген аңлады. Торып, кер юарга әзерләнә башлады. Урам чатындагы коедан су алырга чыгып китте. Юлда Сания карчык очрады. Бу урамда аларда гына телефон бар. Әллә, рөхсәт сорап, авылга, өйгә шалтыратып караргамы? Өйдә ничек икән? Нишләптер күңел тыныч түгел...
Сания карчык шундук риза булды. Урамда Чулпанны яраталар. Наилне дә яраталар. Бигрәк тә Энҗене яраталар. Урамга бер бала бит ул. «Дәү әниләреңә шылтыратабыз», — дигәч, Чулпанга Энҗе дә иярде. Шулай алар икәүләп, күчтәнәчкә бер кап «филле чәй» тотып, Сания карчыкларга барып керделәр.
— Әйдүк, кызым, түргә узыгыз... Чәй эчеп аласызмы?
Чулпан шундук телефонга барып ябышты.
— Юк, Сания әби, эчеп тормыйбыз. Шылтыратам да чыгып китәм... Кер кайнатырга куйган идем. Әнә, теләсә, Энҗе калсын... Миңа борчу гына ул, ә сезгә — тере курчак, күпме телисез, шулкадәр уйнагыз...
Трубканы әнисе алды.
— Әү, кызым...
— Әни, әни! Сез исән-саулармы? Берни дә булмагандыр бит?
— Нигә алай дисең, кызым? Барыбыз да исән-сау...
— Бүген начар төш күрдем, шуңа соравым, әни... Хәзер тынычландым инде, курыккан идем. Ярый шылтыраттым әле, йөрәгем купты, билләһи...
— Кызым, үзегез ничек соң? Кияү эшлиме? Энҗебез үсәме?
— Үсә-үсә, әнә, синең белән сөйләшергә чират көтеп утыра...
— Кызым...
— Әү, әни...
— Кызым...
— Әни, нәрсә? Нинди сүзең бар?.. Әни... Әни!
— Кызым, бүген иртән Илнарны кайтардылар...
— Ничек инде... Кайтардылар? Илнар авылга кайттымыни? Ялгамы?
— Кайтты да... Кайтмады да...
— Әни, нәрсә булды? Ник болай сөйләшәсең?
— Кызым, Илнар үлеп кайтты бит...
— Ә? Нәрсә? Илнармы? Кайчан? Ничек?..
— Бүген иртән дидем бит... Себердән кайтканда, гаиләсен хатынының әниләренә кертеп калдырган да үзе авылга ашыккан... Ныграк ашыккан шул синең Илнарың... Иртәнге дүртләрдә юлда машинасы белән әйләнгән...
— Әни... Син ни сөйлисең?.. Илнар үлгәнмени?
Чулпан, аңламаганга сабышып, юри сорады. Телдән калмас өчен, акылдан язмас өчен сорады. Шундук үткән төндә тәрәзәләренә килгән кош исенә төште... Кайдадыр ерак юлда үлеп яткан Илнарның үксез җаны шулай кош булып кайтты микәнни? Әллә?.. Әллә, юлда чагында, уй-хыялларын канат итеп иркәсе янына килгәч, бергәләп, куып җибәргәнгә рәнҗеп, якты дөньядан баш тарттымы аның җаны?
Чулпан, буыннары йомшап, ишек төбендәге эскәмиягә утырды. Телефон трубкасы идәнгә шуып төште. Анда һаман әле әнисенең әллә каян, дөнья читеннән, ә бәлки күк катыннан ишетелгән кебек, тонык тавышы яңгырап тора иде:
— Кызым... Кызым... Балам... Балакаем... Күңелеңне тый... Җаныңны җый... Йөрәгеңне ярсытма... Синең Наилең бар, кызың бар... Тормышың бар... Кызым, ник дәшмисең? Кызым!.. Балакаем!..

1 март, 2003 ел.



«ПЕДАГОГ»
(Хикәя)

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Кыска Хикәяләр - 2
  • Büleklär
  • Кыска Хикәяләр - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4467
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2173
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Кыска Хикәяләр - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4357
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2089
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Кыска Хикәяләр - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 1467
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 665
    50.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    67.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.