🕙 1 minut uku

Кышкы урманда

Süzlärneñ gomumi sanı 88
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 77
53.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
72.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Бөтен җир: кырлар, болыннар, урманнар, елга-күлләр карга күмелде. Дөнья яктыргандай, һава җылынгандай булып китте. Үзәкләргә үтеп исә торган
  көзге җилләр дә тынып калды.
  Хәзер урманда «шылт» иткән тавыш та юк. Агач кәүсәләренә, агач ботакларына кар сарган. Җәнлекләр өннәренә, ояларына кереп посканнар. Кар өстен чуарлаган эреле-ваклы эзләр генә кыш көне дә урманда тормыш кайнап торуын күрсәтә. Кышкы урманда җәнлек эзләрен җиңел генә табармын дип уйлама. Керпе, бурсык, аю күптән инде кар астындагы җылы өннәренә кереп йокыга талган. Кар аларны
  салкыннан саклый.
  Декабрь — иң озын төннәр, иң кыска көннәр ае.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.