Latin

Куш Каен Аланлыгы - 11

Süzlärneñ gomumi sanı 4327
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2220
38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Инде Галимәнең әтисе өченче көнен авырып ята. Аның кинәт урын өстенә егылуы башы авыртудан да түгел, башка сәбәпләр аркасында да була алмыйдыр инде, арыгандыр, таушалгандыр, бәлки бары тик талчыккан гынадыр? Әле бит илле ике яшенә генә чыкты. Әмма шушы ике-өч көн эчендә тәмам олыгаеп һәм картаеп китүе әллә нинди куркыныч уйларга этәрә иде. Эһ, әткәң авырып китсә, бик авыр икән ул. Курадагы мал-туарга кадәр шуны сизенә бит, тәмам боектылар, таралышып китәргә генә торалар. Элек сыерлары, әгәр дә урамга чыгып, бераз йөреп кайтса, капка төбенә җитәр-җитмәс, быргы кычкырткандай үкереп, сур мөгезен тарткандай яңгыратып ала иде дә, керә-керешкә, кем очраса да, шуны елгыр кара озын мөгезләренә эләрдәй кыяфәт белән ашкынып чабып абзарына узар иде. Ә хәзер балтасы суга төшкән адәмнән дә кыйтышлырак. Ни атламы үлдем-беттем, ни күзләре яшьле-моңлы, ни тавышы юк. Бозавын да, янәшәсенә барып басып, и ялый, и ялый, гүяки шулай аның белән хушлашырга итә. Ата казлары булып, ул да капка астыннан чыгып качарга гына тора. Мәчеләре, ярар инде, гомергә шулай булды, кайтмый йөрде, ә хәзер бөтенләй дә югалды. Ә Сарбай дәшми. Дөрес, элекләрне дә усал булмады ул, килеп кергән кешегә өреп, ябышырга маташып аптыратмады. Инде хәзер бөтенләй бетте. Әтисе аны чылбырыннан ычкындырган булган. Әмма Сарбай урамга дүрт аягының берсен дә атламады. Ничәнче көне ашаганы-капканы сизелми. Ә әни кеше, Камилә ханым, чыга да чиләк шалтырата, чыга да чиләк шалтырата. Әле сыерының сөте бетүдән зарлана, әле малларның мәшәкатьле булулары хакында сөйли, әле Галимәне «чукып» ала: «Сине,— ди,— кызый, тагын күргәннәр! Дегетче Сабир малае белән торгансың икән сөйләшеп. Атасына ошаса, бер дә капмый-өзми калдырмас! Кара аны! Егетләр бияләе кебек булдың!»
Шундый вакытта әти кеше:
— Әнисе, кайнар чәй бирсәң иде,— дип урын өстендә ыңгыраша.— Авызым кипте бугай, җаным көя!
Бу аның усал ананы тыярга тырышуы, сөйләшү темасын юри болгатырга, алыштырырга теләү икәнлеге аңлашыла иде. Шуңа да хатыны Камилә:
— Яклаган булып ятуың бу синең, кызыңны юри өстен куясың килә! Беләм мин хәйләңне!— ди.— Юньле кеше йөгереп йөргән җиреннән, урын өстенә ятуга, аяксыз калмый. Бик кинәт авырып киттең әле!
— И хатын,— дип, авыр һәм сыңар тавыш белән генә эндәшә ата кеше. Тәнендә дә, телендә дә хәле калмавы сизелә.— Бик тә чәй эчәсем килә иде бит!
— Кеше авырмый тормый инде анысы,— дип, кинәт күңеленә шәфкать килеп, юха йомшак тавышына күчә ана кеше, чәйнек астына газ плитәсендә ут төртә.— Узгынчы гына булсын!
Аның да күзләрендә яшь бөртекләре күренә. Ярты ел эчендә булган үзгәрешләрнең мәгънәсен ул үзе дә аңлап җиткерә алмый. Барысы да кинәт, сиздерми бердәм килде шул. Колхозлары да җимерелеп төште, кызын да гәҗиттә бутап алдылар, капка төпләренә дә Хәлим урынына Илгизәр ияләште. Ни дияргә дә юк!
Ярар, болары узып та китәрләр әле. Менә Салаваты бигрәк куркытып авырый. Больница юлына да барырга итми. Ошатмый ул андагыларны. Кешеләр эшләми анда, ди. Кайларга таба китте бу дөнья? Барысы да акча колына әверелделәр дә калдылар. Шуны да аңламыйлармыни соң: тәңкәләрне-сумнарны аны көн дә станоклар басып чыгарып кына торалар, ә кеше күңелен һичбер машина да бар кыла алмый. Ә ул «клон» дигәннәренең җаны буламы икән? Әллә аларда җан дигәне юк, тереклек дигәне генә бармы? Шуңа күрә халыклар шаулыйлармы, кинолар күрсәтәләрме бу хакта? Юктыр ла, бардыр аларның да җаны. Тыны булганда — җансыз кала алмас. Һәрхәлдә күзәнәктән бүленеп чыгарылуы һәм ишәюе, үсүе башкача була алмый. Бусы инде җанлы процесс-агым, җанның тәндә яшәргә омтылышы дигән сүз.
Вакыт инде кич иде. Галимә урыныннан торды, тагын урам юлга килеп туктаган мотоциклны да, анда утырган Хәлим абыйсын да тәрәзәдән күреп өлгерде. Хәтта, онытылып, күрешергә чыгып та йөгермәкче иде. Әмма әнисеннән курыкты. Хәлим абыйсының кайтасын Галимә «смс хәбәр» алудан башлап бигрәкләр дә көтә иде, белеп тә тора иде, югыйсә. Әйе-әйе, көтә иде, ничекләр көтә иде! Аһ!.. Хәлим абыйсы ничәмә тапкыр аның кесә телефонына шалтыратты. Әмма кызның телефонын алмавы өйдә онытып калдыруы аркасында түгел иде. Әле бүген көндезге якта аңа әтисе:
— Кызым, Яр асты каенлык чишмәсенең суын эчәсем килә,— дигәч, тиз генә әйләнеп кайту нияте белән йөгергән Галимәне шунда көтеп алган Илгизәр аркылы төшеп туктатты. Алар бүген инде бер очрашкан иделәр. Бусы икенче тапкыр булды. Беренчесендә кыз аның иреннәре кайнарлыгыннан йөрәгенә ут алды. Тик әлегә Хәлим абыйсы күңел хисләренең хуҗасы иде. Галимә бу эшеннән бик оялды. Әмма бөтенләй дә көтелмәгәндә килеп чыккан бу мәхәббәткә бәйле хәл гүяки аны айнытып җибәрде. Илгизәрне ярата икән бит!
Яшь кешедә күңел чуарлыгы дигән нәрсә бар әйбер инде ул, нишләтәсең! Әгәр дә аңа бирешмәсәң, бәхетең арта гына югыйсә. Тик без һәммәбез дә бертөрле түгелбез, төрле-төрлеләр шул. Хәер, иң җитди һәм үзләренә таләпчән кызларда да күңел чуарлыгы дөньяда барлыгын туктаусыз сиздереп тора. Яшь чакларда күңел калейдоскоп-йөрем сурәт кебек бит ул. Һәрбер кузгатылып-кузгалып куюы төсләрне мең төрлегә әверелдереп кенә калмый, хакыйкый картинаны да үзгәртә. Ә күңелнең кузгалгалап торуы табигый күренеш. Аңа халык җыры гына да, яки бер назлының чын йөрәктән агылып чыккан моңы гына да әллә нинди тәэсирләр ясарга мөмкин.
Галимә дә гадәти авылның гади бер татар кызы. Табигать тарафыннан җырга-моңга ихлас җан өртелеп яраттырылган бу кыз баланың күңелен тормышындагы һәрбер үзгәреш көтелмәгән хәлләргә куймый калдырмасын өчен үгет-нәсыйхәт белән генә берни дә эшләп булмый. Әнисенең усаллыгы да, әтисенең яратуы да бергә әгәр дә аны саклап кала алсалар — ул аларга мең рәхмәтле булачак әле! Хәлим абыйсы кебек яхшы күңелле, саф һәм тугыры йөрәкле егет янында Галимә чәчәк кенә атачак, билгеле. Әмма аның бу сәгадәт кояшы читкә китте дә, көннәре ничек караңгыландылар! Аңа хәзер ай яктысы да тансык иде. Илгизәр шул сихри балкыш түгел идемени?
Бүген тагын алар Куш каен аланлыгында очраштылар. Егет бу юлы да су тулы чиләк күтәреп менеп килә, ә кыз чишмәгә төшәргә бара иде. Әтисенең чәй көтүен дә, тиз генә әйләнеп кайтырга тиешлеген дә Галимә хәтерли иде. Яшь, чибәр кыз баланың юлына очраган егет инде киек ауларга чыккан батыр йөрәкле сунарчы кебек иде. Бер күз карашы кызның болай да пыскып утырган йөрәгенә кайнар очкын ташлады. Чөйне чөй белән бәреп чыгаралар дигәннәрендәге кебек, бу ялкын Хәлим абыйсына карата күңел түрендә яшәгән учактан хәтәррәк тә, серлерәк тә иде.
— Галимә!— диде аңа дәрт егете.— Яр асты ишелгән, текәләнгән. Кар сулары сукмакны бозганнар. Кая, хәзер үзем алып менеп бирәм, көтеп тор!
Кыз инде көтелмәгән, әмма бик тә теләнгән очрашудан күңелен җиденче кат күкләргә очырды. Илгизәрнең сүзләрен әллә ишетте, әллә юк — яр астына сукмактан томырылды. Аның болай атылуының сәбәбен егет шунда ук аңлап алды. Сулы чиләген калдырып, үзе дә аның артыннан:
— Галимә! Сак бул, егыласың хәзер!— дип әйтергә өлгерде һәм кыз, гөнаһ шомлыгына каршы, кинәт таеп егылды, кулындагы чиләге тәгәрәп барып, яр астына, урман ягыннан агып килгән болганчык ташкын суына төшеп китте. Барысы да мизгел эчендә булды. Ашкын су, явыз нияткә ияргән кара көч кебек, кочагына килеп төшкән чиста калай чиләкне бөтереп алып китте дә, мизгел эчендә йотып, юк та итте. Кыз егылган җирендә дөньяның бер гүзәле булуын өстәп дәлилләүче тулы, төз, ап-ак ботларын шәрәләндергән хәлендә аһ иде. Үзе турында онытып, чиләге өчен чиксез хәсрәт чигеп, тәмам чарасыз килеш калганында Илгизәрнең килеп җитүе, тотып калып, күтәреп алуы, җитмәсә:
— Кайсы төшең авыртты, бәгырем? — дип соравы мескен Галимәнең шулар белән күзләреннән кайнар яшьләрен йөгертергә ирек бирүче генә түгел, ниндидер сихри бәрәкәт тә иде. Эһ син, яшьлек, эһ син, назлы йөрәк диярсең дә, үзең белән булган шундыйрак берәр хәлне исеңә төшереп елап та җибәрерсең, билләһи!
— И-и-и!— дип елмайды аның чәчләреннән сыпырган Илгизәр, аякларына бастыргач,— бер чиләк өчен шушылай сабый бала кебек хафаланып елап торалармы инде, йә?
Бу урында яр сөзәкләнеп китә, ә упкын — арырак. Чишмә — уңда гына, әнә ул, язгы кояш нурларында зәңгәр-су озын толымнарын дулкынландырып, колакларга ямь биргән тавышы белән челтер-челтер сөйләшә. Аның да сулары шул урман ягыннан агып төшкән болганчык ташкынга кушыла, аның авызына, күккә ашкан учак төтене соры болытларга кушылып ничек югалса, шулай керә бара. Улакларыннан ташып, улагыннан тулып чыккан салкын суын тәнгә дә, җанга да сихәт, диләр. Ә Галимә аннан һәр эчкәне саен элекләрне тамагы шешеп авырый торган иде. Кешеләр әйтәләр иде югыйсә, тешләрне камаштырмый, дип.
Илгизәрнең йомшак һәм рәхәт итеп, әмма бу юлы бераз үртәгән һәм көлгән кебек тә эндәшүе Галимәнең зәгыйфь күңеленә тиде. Әмма ул, егетнең куәтле кочагының тотып торуыннан читләшәсе урынга, киресенчә куенынарак сыенды. Илгизәр аны бит очларыннан, күзләреннән үпте. Аннары иреннәренә иреннәре тиеп китте. Кызның назга сусаганлыгы егеткә сизелгәндәй булды. Әмма ул комсызланырга да теләмәде.
— Әйдә... Меник!— дип, инде аякларындагы кызны, кулыннан тоткан килеш, Илгизәр каенлыкка таба чакырды. Шунда гына Галимә өстендәге күлмәгенең юкалыгын, җитмәсә итәкләре җыерылып күтәрелгән булуын, тез башларының балчыктан каралган һәм кызарган булуларын, сыдырылган урыннары да барлыгын күреп алды. Аңа берьюлы суык та, әрнеткеч тә сыман тоелды. Тәне калтыранып куйды.
Каенлыкка менеп җиткәч, Илгизәр аны тагын кочагына алды. Бу юлы ул тәвәккәл һәм үзенә нык ышанып хәрәкәт итте. Хәер, Галимәгә дә инде егет тәмам үз кебек тоелды. Ул монда кыш көне генә Хәлим абыйсы белән үбешеп торганлыгын хәтереннән чыгарып ташлавын хәзер искәрми дә калды. Әгәр дә юка күлмәге аша нәзек тәненә язгы җил, рәхәт искән җиреннән үзгәреп, салкын тыны белән дә кагылып узмаса, Галимә суга дип төшкәнен һәм тиз генә әйләнеп менәргә тиешлеген дә исенә төшермәгән булыр иде. Әмма ул, кинәт йөзе үзгәреп һәм аңга килеп тә чиләге өчен кайгырмады, бәлки Илгизәрне монда калдырып китәргә теләмәвен, йөрәгенең тәмам хәлсез калуын гына тойды. Бу инде чын мәхәббәт хикмәтеннән иде. Егет тә шушы тойгылар эчендә күңелен сөендергәнгә, кызга таба тартыла, ул бер атласа, янәшәсендә, калышмыйча, биш адым ясап куя. Алдына чыга, янына авыша, читкә китә, тагын кайта, таптанып ала. Аның шушы сабырсызлыгы Галимәгә дә күчә. Инде генә китеп барасы итә, әмма туктап кала. Каушый. Каеннар арасында сыпырынып йөргән язның иләс җиле тагын да суык тын өреп алгандай итә. Кыз чәчәк ата барган хисләренең таҗларын җыерырга мәҗбүр. Дөньядан гаделлек, сине аңлавын һәм ярдәм итүен көтәсең, ә ул аркылы килә дә тора. Илгизәрнең назлы йомшак иреннәренең тагын да бер үбеп, иркен ныклы кочакларының чолгап алуыннан нәрсә кимер дә кемгә зыяны килер? Галимә менә шушындый мәхәббәтне көтмәдемени? Оныттыра, ихласлык бирә торганны! Ул үзе саф энҗе бөртеге, аның йөзендә шатлык һәм бәхет нурлары уйный, аларның сүнәргә һәм сүрелергә хаклары юк! Яшьлек кешегә бер килә, анда да аның теләкләрен чикләргә, йөрәгендәге коткаручы утны сүндерергә теләүчеләр табыла тора.


XXXI
Хәлимнең мотоциклда Куш каен аланлыгына тыкрыктан төшеп китүе Галимәнең котын ала язды. Аңа гүяки Илгизәр белән һаман да шунда үбешеп басып торалардыр, аларны Хәлим абыйсы күреп тә алгандыр кебек тоелды. Югыйсә Галимә монда, өйдә, пәрдә артында яшеренеп карап басып тора, әмма җаны — анда, Куш каен аланлыгында, һаман да шунда, егет кочагында калгандыр сыман иде. Әмма яхшы белә бит, Илгизәр дә, үзе дә әллә кайчан аннан киттеләр!
Телефонын, шалтырый калса, бары тик тавышсыз калтырануга гына көйләп куйганлыгы сәбәпле, Хәлимнең берничә кат эзләп шалтыратуларын Галимә аңлап һәм белеп, сизенеп торды. Әтисе дә, әнисе дә берни белмиләрдер дип уйлады. Караңгыда фара утын яндырып Хәлимнең мотоциклда бакча башына кадәр төшүе, каеннар арасында тукталып, Галимәләр ягына каерылып карый-карый килерме дип көтүе кыз тарафыннан җиңел күзалланды. Ул шунда гына аны яратмавын һәм сөя дә алмаячагын, шушы кешенең хисләре тырнагында мескен кош баласы кебек җанының сулык-сулык килүен, кырыкмаса-кырык төсле булып сулышы алышынуын, күңелендә ниндидер бер шашыну барлыгын тойды. Әле күз алдына ак, чиста чиләгенең болганчык ташкынга йотылып юкка чыгуы күренеше килде, әле Илгизәрнең ак чибәр йөзе, муенына таба асылынып төшкән куе кара бөдрә чәчләре, баш өстендә тырпайган модалы «керпеләре», тимер беләге, корыч бәдәне — барысы бергә хисләре ашкынуына кушылып сурәтләнелделәр дә бөтенләй дә акылын күкләргә, чиксезлеккә таратып җибәрделәр. Бу — яшәү, хакыйкатьнең үзе идеме, әллә бары тик сихер генәме — кыз боларны ук белә алмады. Хәер, мәхәббәт көченнән һәм төрле им-том ише, сихер-михерләр курка, диләр. Дөрес сүз булмавы да бар. Әмма Галимәнең күңел түрендә дөрләгән учак бернинди гайре табигый нәрсәләрдән түгел, бәлки рухының бәрәкәте иде.
Почмакка сеңгән кузы бәрәне бүрәнә сарайның тышкы ягында йөренгән бүренең барлыгын ничек калтыранып сизенүдән җан койса, ул да шулай хәлсезлектә иде. Газиз әткәсе аны ничә тапкыр дәшеп карады. Галимә ишетте, тик урыныннан кузгалырлык тәнендә көч таба алмады. Алдында дәреслеге, үзе өстәлгә сыенгандай һәм ниндидер сүзләрне ашыгып-ашыгып укый, кабатлый, саннар әйтә, тик аларның берсен дә аңламый. Акылы шашынадыр сыман. Нигә аны әле әнисе талкый, әтисе аптырата? Хәлим абыйсына ни кирәге булды әле аның? Бу нинди туфан күтәрелүе дә, бар бәлаләрнең, өскә килеп, бердәй авыр итеп китереп басуы?
Галимә шушы рәвешле тәмам буталып бетте. Аңа күңел чоңгылыннан чыгуы авыр да, әмма кирәк тә түгел иде. Монда, тагын да төптәрәк рәхәттер, аны беркем дә эзләп таба алмастыр сыман!
Тагын телефоны калтыранды. Унынчымы, әллә йөзенче тапкырынмы? Кыз андагы язулы сүзләрдән Хәлим абыйсының шалтыратуын белеп торды. Тик нәрсә эшләргә дә кодрәтеннән килмәде. Ачуы бик тә, бик тә кайнарланмакчы була иде. Телефонын алып, күзенә күренмәсен, хәтеренә чалынмасын өчен мендәре астына тыгып куйды. Әмма шунда, мендәре өстенә үзе дә калтыранып ауды. Аңа йөзтүбән капланып ятуы ничектер бик тә рәхәт тоелды. Аз гына ял итсә дә ярар иде диярәк уйларга өлгерде. Әтисенең ишектән кереп килүче әнисенә атап: «Әллә Галимәбез йоклый инде, кичә дә таңга кадәр укып утырды, балакаем! Ял итсен, тимә!»— дип әйткән сүзләрен йокылы-уяулы хәлендә ишетте. Аңа шунда гына дөньялык мәрхәмәт иткәндәй тоелып алынды. Без бит үзебезгә игелекле кешеләрне сөябез, андыйларга рәхмәтле булабыз. Кешене ачуландырудан да хөрмәтсезрәк гамәл юк түгелме?
Әнисенең, килеп, өстәл утын сүндерүен Галимә сизенергә өлгерде, «иң кирәкле, имтиханга әзерләнәсе чакта йоклаган кешенең бәхете кими» дип зарлануларын да күңеленә алды, «тимә балага» дигән әтисенең әмерен дә кабат искәрде. Әмма болар барысы да инде томан эчендә иделәр. Ул арада, ничек рәхәт, Илгизәрнең сурәте күренеп, аның аркасыннан сыйпады. «Туңасыңмы әллә» дип әйтеп, җилкәләренә, өстеннән салып, пинжәген элде, «шушылай җылырак булыр» диде. Ә пинжәге озын булып чыкты, аяк очларына кадәр җитте. Шунда Хәлим абыйсы да күренде. «Син нинди ятышсыз күлмәк киеп йөрисең?»— дип сорады, Галимә аптырап китте: аның өстендә инде бернинди кием әсәре юк иде. Ул тәнен яшерергә теләп җыерылды, куш каен артына кереп качты. Әмма анда кычытканлык икән. Кайчан үсәргә өлгергәннәр? Алар үрелеп-сузылып чага башладылар. Галимә шуларны озын бияләй киеп утамакчы була. Тарта. Өзә. Ә алар бирешмиләр, тәнен тагын-тагын куырып алалар... Бу нинди галәмәт икән?
Мондый авыр төшне Галимәнең әлегә күргәне юк иде. Коты очты. Уянып китеп, бераз аңыша алмыйча тынсыз яткач, башы авыртуын тойды. Көн идеме хәзерге вакытта, төнме — аера алмады.
Тагын йокыга китте һәм иртәнгәчә башка уянмады. Бу бәйрәм алды киче аларның өйләренә төрле яклап сагыш белән уратып алган хәлдә килде һәм курку хисе калдырып үтеп китте. Бары тик якты көн генә тынычлык белән тугандай тәрәзәләрдән ургылып керде.
Бүген 9-Май бәйрәме көне, әтисенең дә хәле яхшырган кебек тоелды. Ул аны, Галимәне, караватында уяу килеш каршы алып:
— Хәерле иртә, кызым!— дип сөендерде.
Аларның өйләре алты почмаклы аталып, түр як һәм алгы як бүлмәләрдән тора иде. Абыйсы, үзе һәм сеңлесе менә шушында үстеләр. Бер дә кысан түгел иде. Әтисе белән әнисе алгы якта, мич янына корылган чаршау артындагы караватта йоклый торган иделәр. Хәер, йоклый иделәр дип, аларның яткан чакларын балалары бик күрмәделәр дә бугай. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхоз эшендә булып, ялны-аруны белмичә яшәделәр. Әллә арырга, ял итәргә дә ярамый иде инде аларга?
Галимә күп вакытларын интернат-мәктәптә уздырды. Хәзер сеңлесе шунда. Беренче майга әле теге атнада гына кайтып киткәнлектән, бу бәйрәмгә шул Азнакай шәһәрендә калырга тиеш иде. Әнисенең сеңлесендә кунакта булырын сөйләштеләр. Абыйсына килгәндә, ул быел көз солдат хезмәтеннән кайтырга тиеш. Менә аннары Галимәнең курыкмый йөри торган чаклары башланып китәчәк. Дөрес, абыйсы Илгизәр кебек гәүдәле егетләрдән түгел, шулай да көчле, бер дә бил бирмәячәк! Хәер, ни өчен әле алар көрәшеп, сугышып торсыннар икән? Хәмзә кебек егетләрдән абыйсына сыеныр Галимә, борчып тәрәзәсенә дә килмәсләр, төрле үртәү сүзләре дә әйтмәсләр.
Галимә шунда Куш каен аланлыгын, анда Илгизәр белән үбешүләрен исенә төшерде. Аннары Хәлим абыйсының әле кичә генә килеп, шунда мотоциклда төшеп китүләрен, кызны эзләп аптырап йөрүләрен күз алдына китерде. Аңа әллә оят, әллә уңайсыз булып китте. Ничек шулай мөмкин иде? Хәлим абыйсын бик тә, бик тә кимсетте бит ул!
Галимәнең күз алдында кичәге вакыйгалар да, хәтта йокыда күргән төше дә — барысы-барысы да берьюлы яңардылар. Шулар белән бергә көннең матурлыгы сүрелгәндәй тоелды. Ул да түгел, түр яктан, йокысыннан уянып, әнисе чыкты.
— Нигә чәй дә куя тормадың?— дип сүз төртеге белән әйтеп куйды ул.— Бүген онытылып йокланылган!
Галимә плитәгә ашыгып чәйнек утыртты. Чүмеч белән чиләктән су алырга дип үрелде. Әмма ул буш, шалтырап тора иде. Өйләренә су төшмәсен дип әтиләре торбадан килүче кое суын ишек аларына колонка иттереп кенә керттереп, бакча ягына таба агып китәрлек җайга эшләткән иде. Бу үзенә күрә яхшы да, начар килеп чыкты. Яхшы ягы шунда — чыннан да өйгә су төшми, начар — чөнки һаман да су алырга тышкы якка чыгасы була. Хәер, эчәргә алар суны Куш каен аланлыгы чишмәсеннән китерәләр, әмма соңгы көннәрдә, кышкы буранлы вакытлардагы кебек, колонкадан гына да ала башлаган иделәр. Аны кичә генә, әтисе сорагач, чишмәдән алып менде Галимә. Менә бүген, йөгереп чыгып, чиләк тутырып тагын колонкаларыннан гына алып керде. Газ плитәсендә кайный башлаган чәйнеккә су өстәде. Бигрәк аз, төбендә генә калган булган икән, тулы кебек тоелган иде.
Шунда:
— Бу чиләкнең пары әллә кая китте... Күргәнең булмадымы?— диде әнисе Камилә ханым, кызын тәмам куркуга төшереп.
Галимә аның урман ягыннан агып төшкән болганчык ташу суында батуын сөйләп бирергә курыкты. Эндәшми, җавап бирми калдыруны кулай күреп, ишетмәмешкә сабышты. Әмма да колак очлары ут булып янганын тойды.
— Әллә малларга су алып чыгып, утлык арасына куйган килеш калдырдым инде?— диде әнисе, чәй өстәлен әзерләп.— Былтыр шулай аптыраган идем, сөт чиләгемне салам астына тәгәрәткән малкаем. Эзлим дә эзлим. Ярый әле әтиең табып бирде...
«Әтиең» дигәч, алар икесе бергә чаршау артына таба борылып карадылар. Анда Салават абзый торырга итеп утырган, әмма кузгала алмыйча калган иде. Аның соңгы көннәрдә бөтенләй бетешүе, җитмәсә бары тик хәлсезлегенә зарлануы, бернинди башка төрле авыртуны тәнендә сизмәве зур борчуларга сала, еллар буе ял күрми эшләвеннән соң, картлыгымда рәхәт күрермен дип көткән, күтәргән колхозының исә бер төн эчендә юкка чыкканлыгы — һәммәсе-һәммәсе аны гына түгел, аның кебек советча гына яшәргә өйрәнгән йөзләрне-меңнәрне акылсыз ясады. Моңа кадәр ышандырган дөньяның кинәт юкка чыгуы, бәхет өчен дип корылган тормышның рәшә кебек алдавыч кына булуы һәм боларны аңлау мөмкин түгеллек әлбәттә хәйран итәрлек хәл. Кешеләрдән оят, аларның күзенә карарга оялырсың, билләһи. Алар бит шушы колхоз дип бер-берсе белән ярыша-ярыша эшләделәр. Колхоз бай булса, без дә тук яшәрбез дип белделәр. Әйе, бай иделәр. Ындыр тулы ашлык, фермалар тулы терлек, машина-трактор паркы тулы техника иде. Шушы колхоз аркасында урамнарына асфальт юл җәелде, шушы колхоз алып барганга клублары эшләп килде, халык инде саламга, фуражга, печәнгә-башкасына интекмәс кенә була башлады. Һәм менә күз тиде. Бер төн эчендә бит, бер көн туганчыга кадәр!.. Гомер буе эшләгән, уртак байлыкны туплаган һәм ишәйткән халыкның хәләл малын, үзенә дә әйтеп тормастан, тәмам талап бетерерләренә ышанычларын югалтып, сумлап-меңләп урлаудан туеп, тоттылар да җиде ятлар үзләштерделәр дә куйдылар. Ничек соң ул алай берәүләрнең башмак яңартырлык та тиеннәре юк, икенчеләр исә миллионнар белән эш итәләр. Ул кадәр акча аларга каян килгән?
Кемнәрдер моны ил башының туганнары эше дип сөйләделәр. Салават абый ахмак кеше түгел иде. Караклар үзләренең кыңгыр эшләрен һәрвакыт шулай кемнәргәдер сылтап, кемнәрнеңдер күләгәсе артына качып, төн караңгылыгын, күзгә томан җибәрүне файдаланган кебек, яшерен һәм мыштым гына башкардылар. Ил башы юләр кеше түгел. Бик беләсегез килсә, ул бит Ходайның үзе тарафыннан адәмнәренә хуҗа итеп сайлап куелган, Аллаһының сөекле бәндәсе! Халык сайлау — бер хәл. Әнә, кайвакытта бишәр-алтышар кеше ил башы урынына дәгъва кылып, бөек һәм бәхетле киләчәк вәгъдәсендә күңелләрне аулыйлар. Барысы да яхшылар, барысын да халык үз итеп, яратып сайлый. Әмма ахырда, саный киткәч, берсе генә өстен чыга. Анысы, дөрес, намуссызлыкның кулы уйнаган чакларда да булгалый тора. Өстән кушылды дип, Салават абыйны да андый эшкә тартырга телиләр иде дә, ул:
— Минем халык белән эшлисем бар! Миңа ярамый! Сез адресларны бутамагыз инде. Башка җаен таба күрегез!— дип котыла барды.
Таптылар үзләренә кирәкле «ышанычлы» кешеләрне. Электән надан, ахмак һәм тәүфыйкка, намуска туймаган адәмнәр кайда да табыла торалар. Сайлау кампанияләренә җитәкчелек итеп, менә хәзер ике ел инде дүрт авылга хуҗа булып, күкрәк кагып йөри шул адәм актыгы! Анысы үзе дә, өстәгеләре дә интегәләр инде аның эшне алып бара алмавыннан, җитмәсә ике авыз сүз язылган белешмә кәгазен дә сызгалап бирә алмый, бичаракаем. Кеше белән сөйләшергә дә курка. Дөреслектән ялганны, гаделлектән хатаны аера белми, кая ди ул хәрәм белән хәләлне тикшерә белү! Җитмәсә аны буталдырулары, аңа юри хаталы киңәш бирүләре бар бит. Уңга китәреннән, сулга чалынуыннан тәмам өркеп, күзләрен алартып, коты чыгып яши торгач, ахыры нәрсә белән бетәр боларның, белгән юк.
Үзеңдә белем, гаделлек хисе, көч һәм дәрт булмаган килеш ничек итеп олы эшкә алынырга мөмкин? Бу бит кемлегеңә каршы мин-минлегеңнең авантюра коруы инде! Бер көнне көлкегә калачаксың бит!
Юк, андый кешеләр теше-тырнагы белән ябышучан булалар, дисезме? Әйе, анысы шулай! Әмма бар нәрсәгә хуҗа Аллаһы тәгалә белеп торучы галим бит ул. Ахмак түгел. Надан түгел. Андыйларны яратмый да. Ул аларның хуҗа булып йөрүләрен гыйбрәт өчен бирә. Егылып төшүләреннән башкалар аңга килсен өчен шулай эшли.
Ничә көн Салават абый шуларны уйлап ятты. Моңа кадәр үзенең шушы хәтле дә Локман Хәким сыйфатлык, Сөләйман пәйгамбәр үзе гуаһлык итәрлек акыл иясе икәнлеген белми, фикер тәлинкәләрен тигез тотуга маһирлыгын сизенми иде. Бу ачышы аның акылына тагын да куәт бирде. Илдә барган үзгәрешләрне, бүгенге вазгыять-торышның эчтәлеген аңлый башлады кебек ул. Шуны төшенде: дөньяга юләр кешеләр генә таяна һәм ышана икән бит!
Салават абыйның торып утыруы хатыны Камиләне сөендерде, билгеле. Ул:
— Йа Ходаем, ирем, бәгырем, әллә насыйп итә!— дип, куанычтан баскан җирләрен онытып, янына ук килеп җитте.
Ата кеше җавап биреп бер сүз дә эндәшмәде. Йөзе агарган, куәте чамалы иде. Бераздан, сулышын ныгытып:
— Белмим инде...— диде, авазларын озынга сузып әйтеп.— Иртә дә бит, әмма яшәп булырмы? Бүген төшемдә әткәм белән әнкәмне күрдем. Мәрхүмнәр, нәкъ дөньядагыча, яшь чаклары икән, бакча башындагы Куш каен аланлыгына килгәннәр дә, «улым, урманнан су төште, елга күтәрелде, кораб көтә, киттек» дип чакыралар...
Аның төше шактый хәтәр һәм куркыныч иде. Әмма хатыны Камилә шунда ук яхшыга юрады:
— Бик әйбәт булган,— диде ул, иренең маңгаеннан учлары белән тотып карап,— кораб — тормыш, әти-әниең сине тормышка китергән, яшәргә кушканнар!
— Әйе, яшисе килә!— диде Самат абый, кинәт бетерешүен сөймичә.— Мин болай булырын уйламаган да идем. Кораблары ташкын су белән китеп тә барды, йомычка кебек итеп аны су болгап та җибәрде, йотып та куйды. Аннары гына ташу тынды, тонды. Зәп-зәңгәр булды. Кояш та нурланып су төбеннән карады. Әллә нинди сәер төш әле бу!
— Менә бит,— диде хатыны Камилә, өстәл янына килеп, чәй хәстәренә керешеп.— Кызым, китер әйдә чәйнекне, чәй эчәбез!.. Бик матур төш! Суның чистаруы — сәламәтләнү ул. Бик матур төш, Ходайга шөкер!
Әтисенең корабны ташкын бөтереп алуы хакында сөйләгәнендә Галимә, ничек итеп чиләгенең батуын күз алдына китереп, тәмам агарынып калды. Төшне дә күңеле белән олы бер хәтәргә юрады. Башына Хәлим абыйсы да, Илгизәре дә кереп өлгерде, әтисе дә аңа кызганыч иде. Әмма ул бу төшнең әҗәлдән хәбәр буларак юралынырга тиешлеген күңеленә дә алырга кыймады. Әтисенең озын гомерләр белән яшәвен бик тә, бик тә тели иде шул.


XXXII
Салават абыйның кинәт авырый башлавы хакында хәбәр халык арасында таралып өлгергән, Нәгыймә апа аны, улы Хәлимнең дә колагы ишетсенгә дип, сөйләр өчен өйгә алып кайткан иде. Берлинны алырдай батыр киленне олы улы китереп күрсәткәннән бирле ул Сарайлы авылы Галимәсеннән дә яхшырак һәм изгерәк баланы бөтен авылларны бетереп эзләсә дә таба алмаячагын бик яхшы аңлады. Шул бала аңа ак күгәрчен дә, яшел кашлы затлы йөзек тә, чигешле татар калфагы да, йөгереп йөргән бөтерчек тә, кер юу машинасы да, аш кәстрүле дә, өстәлдә даими кайнап утыручы җиз самавыр да, шикәр, бал, май, каймак та булып тоела иде. Һәм моны күңеле тели: килене Галимә аңа токмачлы аш пешерә. Нәгыймә абыстай, өреп кенә, шартын китереп, шул ашны кабып карый, аннары:
— Фу, тозсыз булган бу!— дип читкә этәрә.
Килен тырышлык һәм уңганлык күрсәтеп тоз өсти, борычлап та ала. Нәгыймә абыстай тагын кабып карый да:
— Фу, тозлы булган бу!— дип, тагын үзеннән ары таба этәрә.
Аның бөек килен турындагы изге хыялы менә шушындый. Нәкъ татарча, йола, гадәт, шәригать кушканча дип белгәне! Ул үзе әкияттәгечә уңган, тырыш, булдыклы килен иде. Дөрес, ире Бәкер ага аны алай озак кайнанага хезмәт иттермәде, ике-өч көн дигәндә башка алып та чыкты. Ул заманнарда, әүвәле сугыштан соң, аннары алтмышынчы еллар башында халык күпләп авылдан китә торды. Бигрәк тә сугыштан кайткан ирләр, балаларын, хатынын алып, Чиләбе якларына, Казакъстанга, аннан да арырак җирләргә күчсәләр, болары нефть промыселләренә, аннары Себер якларына юл алды. Дөньяны үз күзе белән күреп-йөреп белгән, кендек бавын авылга бәйләп тотуның шәхесеңне кадерсезләү икәнлеген төшенерлек кенә акыл тапкан кеше өчен мондый гамәлне башкару берни түгел. Телне дә белә, көче-куәте дә бар. Алар хакында нигәдер «авылын сагынып читтә саргаялардыр, бичаракайларым» дип сөйләүчеләр булмады. Нәгыймә апаның ире Бәкер агай шушындый бер китүчеләрдән очсыз гына хакка йорт сатып алып калган. Хәрби хезмәттә чагында яшереп кенә Германнан кыстырып алып кайткан ике алтын сәгате дә булган икән, кечкенә, хатын-кызныкы. Алланың рәхмәте, шулар бәрабәренә ризалашканнар бит йортларын бүген-иртәгә сатып китәргә җыенучылар. Артларыннан юып-җыештырып та тормастан, шунда күченделәр дә килделәр. Яши дә башладылар. Беренче көнне табак-савытлары булмады анысы. Әмма иртән кайнанасы китереп китте. Иске самавыр да ярап куйды. Агызган җирләрен кургашын белән ямаштырып, ире Бәкер ага кулга осталыгын да күрсәтте. Иске хуҗалардан калган вак-төяк әйберләр арасында хәтта энәсе сынык һәм көянтәсе бөкре тегү машинасы да бар иде әле. Мондый да зур байлыкның өмет ителмәгән җирдән кулга керүе атлы булу белән тиң саналды. Анысын да ире Бәкер ага майлады, көйләде, җайлады һәм эшләтеп тә карады. Тегү һөнәрен дә белә икән, чукынчык. Хәер, аннан Нәгыймәсе дә бик тиз өйрәнеп алды. Авылда «тегүче» дигән данны ул шул елларда тапты да инде. Машинасын текелдәтеп тә ала, ил халкын күлмәкле итә дә куя.
Тик Бәкер ага аның теккән бер генә әйберсен дә өстенә кимәде. Һаман кибеттән сатып ала иде. Нәгыймә апа шунда гына аның купшы зат икәнлеген белде. Ә менә олы улы кемгә ошап шушындый гәүдәле хатынга кызыккан — монысы инде аптырашка салды. Әллә соң газиз әнкәсенә килен хезмәтен күрсәтмәскә уйлаганмы? Булыр да, гел кире сукаларга яратты. Кулдан иртә ычкынды. Китә дә югала, китә дә югала торган иде. Малай вакытында ук комбайнга ярдәмче булып эшкә урнашты, кышын күрше авыл мәктәбендә интернатта торып укыды, җәйләрен колхоз эшеннән кайтып кермәде. Әти-әни сүзен тыңлый белмәде, хәер, каян тыңласын, читтә йөреде бит! Ә менә Хәлимен башкача тотты һәм тотачак әле Нәгыймә апагыз, күрерсез! Галимәгә дә өйләндереп куйсамы!
— Кичә күрештегезме соң? Иртә кайттың бугай? Авылны да матаеңда биш әйләндең. Кемнәрне күрдең соң?— дигән булды, улының серләрен белергә теләгән ана, сүзләрен җайга гына йөртеп. Сәясәтенең ул төп стратегик юнәлешләрен билгеләп бетермәгән, әмма тактик планын күзаллап куйган иде инде. Бу сораулары шуларга бераз төзәтмәләр кертү, улының күңелен сыйпау, хәсрәтен тарату өчен генә кирәк булып, әлегә әһәмият һәм тәртип белән төзелмәгән иделәр. Ул боларны үзе дә яхшы белде һәм аларга өстәмә мәгънә салу өчен кыяфәтне шактый мәгърур сурәттә җитдиләтеп, юылган табак-савытларын чиста ак сөлге белән сөртә-сөртә урыннарына тезү белән шөгыльләнүендә иде. Улы җавап бирмәде. Китаплар, газеталар актарып утыра, чыгып китәргә җыенмавы сизелә, ашыктырмаска да мөмкин.
— Әтисе нәрсәдән хасталанып китте икән? Белештеңме?
Бу соравын да Хәлиме җавапсыз калдырса, газиз әнкәсен санламавы булачак.
Улы җавап бирмәде.
Ана кеше, сабырлыгын югалтмыйча, үпкәләгән төс чыгарды. Анда да сизгер-дикъкатьле Хәлиме телгә килмәде. Шунда гына Нәгыймә апа сизенеп алды: көтелмәгән бер-бер хәл килеп чыккан! Бусы инде уйга салырлык нәрсә түгел иде.
— Очрашмадыгызмы?
— Юк...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Куш Каен Аланлыгы - 12
  • Büleklär
  • Куш Каен Аланлыгы - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4209
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2101
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4136
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2175
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4151
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2184
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4032
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2137
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4070
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2166
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3884
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2092
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4156
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2237
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4000
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2085
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4210
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4068
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2152
    37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4327
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2220
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 1739
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1068
    45.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.