Latin

Куш Каен Аланлыгы - 08

Süzlärneñ gomumi sanı 4000
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2085
38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Галимәнең Илгизәр янына чыгып йөгерүе, аны көтеп алуы, әмма очрашуга сүз бирмәве, киресенчә, килмәвен теләве — болар берсе дә аның акылына, күңеленә сыйган нәрсәләрдән түгел иде. Ниндидер авыр тәкъдир аның өстеннән хөкем йөртте. Галимә бу очрашуга ашкынмаганда да хаклы булачак иде. Йөрәге тулып кайнарланган яшь каны аның акылын ниндидер чәчәкле бакчаларга, күз яуларын алырлык биек ак мәгърур тауларга, мәңгелек яз хөкем сөргән җылы утрауларга — әллә-әллә кайларга саташтырып алып китте. Аның өчен баш очына гильотина балтасы сыйфатта күтәрелгән БДИ сынаулары да, кызын бүгеннән «бочкага салып тозлап куярга» әзер әти-әнисенең чикләүләре дә — берсе дә бернинди каршылык түгел иделәр, бары тик Хәлим абыйсының нәрсә әйтәчәге, эшне белеп алачагы котын качыра. Әмма ул монда түгел, еракта, Казан каласының таш кысаларына төшәргә һәм югалып калырга мәҗбүр энҗе бөртеге, затлы сагышы гына!
Галимәнең кесә телефоны шалтыраганда бию көен җырлатуга көйләнгән иде. Әнисендә һәм иптәш кызларында гына номеры бар, әмма шалтыратышып сөйләшүчеләр бүгенге лимит-нормаларын тутырдылар инде. Әнисе, кызының кинәт югалуын шәйләп, эзләргә мөмкин, анысы. Әнә шалтырата да бит!
— Әйе, әнием?
Җавап биргәнендә тавышында Галимә каушау бар икәнлеген тойды. Әмма ул каушавы белән идарә итә дә, аны яшерә дә алмады. Бу дулкынлану тәне буйлап берничә рәт йөгереп узды, йөрәген урыныннан кузгату өчен җитә калды. Кыз, конфет урлауда тотылган бала кебек, үзен кая куярга белмичә, шунда адымнарын бутап өлгерде. Ашыгып койма буена барып басты. Ишек алды ягында кемнәрнеңдер аяк адымнары туңдырып алган карны таптап, ашыгып капкага таба килә иделәр. Берсе, ир кеше тавышлысы:
— Кемдер кереп киләме соң?— диде, аңа хатын-кыз:
— Капканы бикләгән идеңме әллә? Ача алмый торадыр бит?— диде.
Инде үзен күрерләр, күз уңнарына эләктерерләр дигән уе Галимәне куркытып, аларның капка турыннан тизрәк китеп баруны акылы яхшыга санап, аяк адымнарын ашыктырды. Әмма капка ачылып:
— Кем баласы бу, Салаватның Галимәсенә охшаган,— дип әйтүләре, чукрак булмасаң, колакка керерлек дәрәҗәдә ишетелеп, туташны артыннан куа килделәр. Аның каушавын арттырырга шушы да җитә калырлык иде.
— Сезгә түгел иде!— дигән булды ул.
Галимәнең бу сүзләрен телефоннан сөйләшүгә кагылышлы дип уйлапмы, шалтыраткан кеше үзенә кабул итте, капкадан чыгып басканнар — үзләренә. Моңа кадәр тәүфыйклы булуы белән үрнәк тоелган кыз турында бу аңлашылмаучылык башкача уйлый башларга әлбәттә этәргеч бирә ала иде. Ярый әле капкадан килеп чыгучы ирле-хатынлы кешеләр тормыш тупаслыгыннан шактый таушалган, фикергә-уйга бирелүне, бигрәк тә башкаларны хөкем итү «осталыгыннан» ераклашкан адәмнәрдән иделәр ахрысы. Галимә, әллә гафу үтенергәме дигәндәй алар ягына борылуына, капкаларыннан кереп үк китүләрен шәйләп өлгерде. Аңа шунда ук рәхәтрәк һәм күңеленә тынычрак халәт иңде, җилкәсеннән йөк төшкәндәй тоелды.
Телефоннан шалтыратучының номеры танышлар исемлегендә юк иде. Әмма Галимәнең йөрәге киселеп алды. Бу бит аның Хәлим абыйсының тавышы иде. Нигә инде ул аны танымады? Хәзер яңадан шалтыратканын көтсенме, әллә үзе, күңелендәге серен яшерә алмыйча, соңламый шалтыратсынмы? Аннары: «Менә мин Илгизәр исемле егет янына очрашырга барам»,— дисенме? Нинди юләрлек бу. Нигә Галимә монда килде? Әнә аңа Илгизәр якыная, кулындагы чәчәк бәйләмен суза. Мөгаен җәннәт бакчасыннан өзеп алып китергәндер, кызыл розалар, кып-кызыл гөлчәчәкләр! Нинди хуш ислеләр! Ә ничек чәнечкеле алар! Учларына кадалалар, битләренә...
— Мин сине беренче күргән көннән башлап яратам, Галимә!— дип аны Илгизәр җылы кочагына ала. Туташның башы да җиңелчә әйләнәдер сыман. Ни-нәрсә җавап бирергә тиешлеген дә анык кына сүз итеп җыеп алып, әйтерлек хәлгә китереп җиткерә алмый. Иреннәренә кан йөгерә, күзләрендә ниндидер сихри томан элпәсе, караңгылык. Әнә күктә — йолдызлар, шәрә йолдызлар. Абау, сез шулай көн дә күлмәксез чыгып басасызмыни? Һи, нинди юләр уй бу: йолдызлар күлмәксез, имеш! Нәрсә, борынга, күзләргә, иреннәргә күлмәк кирәкмени?.. Кирәк икән шул, ул — яулык чите, ят кеше күзеннән кыз баланың гыйффәтен каплаучы!
— Илгизәр, Илгизәр!.. Кирәкми!..
— Әйе, беләм, кирәкми!.. Мин нишлим, йа Ходай? Иреннәрем оятларын онытканнар! Кулларым шашынган! Юк-юк! Галимә, мин сине кочам, үбәм! Рәхмәт, мең рәхмәт! Язмыш безне очраштырды, инде һичбер онытасым, синең яннан китәсем килми! Яратам мин сине, Галимә, үлеп-үлеп яратам!
Кыз тагын да ниләрдер ишетә. Йөрәгенә кайнарлык йөгерә дә йөгерә, каны һаман эсселәнә бара. Ниндидер көй уйный. Татар бию көе. Бу бит аның, Галимәнең телефоны. Кайсы юләре шалтырата аңа бу вакытта? Әнисе аның кайда икәнлеген белдеме әллә? Теге апалар, капкаларыннан чыгып, күреп калган ир һәм хатын, йөгереп барып, кызың егет янына китте дип әләкләмәгәннәрдер бит?
— Әйе, алло!.. Кем? Хәлим?.. Кем ул Хәлим? Нинди Хәлим?.. Абау, Хәлим абый, бу сезме?
Галимә шунда, серле йокыдан уянган кыз кебек, үзен инде заман пәрдәсе булып каплаган калын пәрәвез челтәрен ничек кул ишарәсе белән йөзеннән кагып төшерсә, комсызланып үбүче һәм кочаклаучы Илгизәрне шулай читкә этәрде, күкрәгенә кысылган роза чәчәкләре, себерке чишелеп таралгандай, аяк астына ишелеп һәм сибелеп калуын да тоймыйча, яктылыгы белән дөньялыкны көмеш нурларына күмәргә тау артыннан чыгып килгән ай ягына таба тартылып, колагына телефонын тоткан хәлендә атлый бирде. Аның сүзләре әллә кайдан, галәм читләреннән әйләнеп килеп, йөрәге аша узган могҗизалы моң белән тулып яңгырадылар:
— Әйе, Хәлим абый, мин сезне тыңлыйм! Хәлим абый, әйе, бик яхшы ишетелә!

XXIII
Мәктәптә хәзер күңелсез иде. Табак чырайлы, сандык гәүдәле Сания Рухановна, Галимәнең юлына аркылы төшеп:
— Син әле һаман укырга йөрисеңмени? Кумадылармыни?— дигәч, кыз тәмам акылдан шаша язды. Югыйсә аны кабат ни педсоветка, ни дирекциягә чакыртып сөйләшмәделәр. Укытучылар коллективы бер-бер карарга килергә, мәсьәләнең асылына төшенергә тиеш иде, югыйсә. Әмма аларның күпчелеге берни дә сиздермәделәр, бернинди тыкшынуларга да катнашмадылар. Хәтта исемнәре аталганнарның да сер бирмәскә акыллары җитә иде. Ә менә Сания Рухановна яман шеш кебек тишелергә генә торды. Хәтта аның исеме аталмаса да, әлеге дә баягы «соры» газетадан ничектер ишарәсе дә бар иде кебек аңлашылып, «каракның бүреге яна башлаган» булып чыкты. Ул укытучы күп урыннарда үзен танып алган, ахрысы. Җитмәсә элекке колхоз рәисенең яңа инвестор «хуҗа»ның биләмәләрендә управляющий булып алуы Сания Рухановнаның улы Нәсим өчен дә яңа мөмкинлекләр ачты. Агрофирма каладагы югары даирә кешесе кулында икән! Ул теләсә кайсы ишекне тибеп ачып керә, кемгә ни әйтсә, аңа килешә һәм сүзләре дә үтә, имеш. Ә менә Сания Рухановна шуның управляющиена кайвакыт түшәк җылысы була алды, улы Нәсим дә ир аунаган җирдән калган йөктән туды. Инде үсеп җитеп, Галимә белән бер сыйныфта укый бит, сыйныфташларына бәхетсезлек китереп. Халык барысын да аңлап-белеп торды. Җитмәсә: «Нәсимнең әтисе башына күктән бал тамды»,— дип сөйләде. Сүз электә колхоз рәисе, хәзердә управляющий хакында бара иде, билгеле. Кая ди ул бал гына, тәпәне белән май шапылдап килеп төште аңа. Мондый да бәхет агайны аяктан егарга, сытып ук ташларга тиеш иде. Ул саннарын авыр җыеп алды бугай, анысы. Әллә кыланып кына йөрдеме?.. Иң хәсрәтләнгәне — колхоз милкен тәмам таратып һәм талап өлгерә алмый калуы белән бәйле булды бугай. Кирәкмәс иде курка-курка гына маташырга! Әнә барыбер җиде ят аңгыра баш кулына күчте. Инвестор, имеш! Банктан ссуда, хөкүмәттән бюджет чыгымы алалар да, «яшәү — хуҗадан, үлем — Ходайдан» дип, төкереп бирәләр дөньясына. Майда, балда йөзәләр. Менә ничек булдыралар, менә ничек аның үзенә дә булдырырга кирәк булган! Ә ул — куркып маташкан юләр!
Бу дөньяда яшәгәндә усал һәм комсыз кыланырга кирәк икән. Күпме сыя — җый да җый. Хет синең хакта әллә нәрсәләр әйтсеннәр, хурласыннар, сөйләсеннәр, язсыннар, бер дә сер бирмә, «махы»га урын калдырып торалар димени? Әнә, акылы кечкенә генә булса да, «кечкенә дә — төшкенә» дип, ничәмә егет замана айгырының сыртына менеп атландылар! Тәмам хуҗа иттеләр үзләрен. Ә син, бичара, замана айгыры башын болгаудан, койрыгын чөюдән котың алынып, шушы батыр гамәлгә бара алмадың. Йөрәксез адәм кебек югалып калдың!
Мондый сүзләрне Нәсим, исерек баштан килеп кергәләп, кич уздырып чыгучы «рәис абый» дип йөртелүче кешедән ишетеп үсте. Аңа бер генә ни исеме белән, ни әти дип әйтмәде. Хәер, «рәис абый»ның халыкта да исеме юк иде бугай. «Зәйнуллин» диләр иде. Әмма Нәсимгә ул фамилия ошамады.
Хәер, Салават абый да боларны гына уйлый иде, әмма кызы Галимә һәм солдат хезмәтендәге улы, Азнакай интернат-мәктәбендә укып яшәүче кече кызы алдында аларны таратып җибәрмәде.
Нәсимнең һичшиксез «Алтын медаль» белән мәктәпне бетерәчәге, теләгән югары уку йортына барып керәчәге һәркемгә мәгълүм. Бу эш аңа сихри таяк кебек бар нәрсәгә кодрәте җиткән акча ярдәмендә башкарылып биреләчәк. Ул үзен иң акыллы, иң булган, иң уңган кеше дип уйлаячак. Галимә дә төшеп калганнардан түгел, анысы. Әмма ул авылның «урта кул» баласы гына. Әле аңа да байгурага караган кебек кырын-кырын гына күз салалар кайберәүләр. Ә менә Сания Рухановна бет урынына сытып үтерер иде. Хәер, моңа кадәр дә күп тапкырлар аяк чалып, бүген генә ул форсаттан баш тартмас бит инде!
Галимә мондый хәлләргә игътибар итмәскә тырышты, дәресләренә элеккечә йөри бирде. Ярый әле ул быел мәктәпне тәмамлый, имтиханнарын да БДИ тәртибендә бирәчәк. Белемен дә Мәскәү үзе бәяләячәк. Анда Сания Рухановна кебек сару кайнаткыч укытучылар булмас, бәхетең, компьютерда тикшерәчәкләр ди бит!
Аннары тагын да шунысына рәхмәт, Галимәгә әтисе Салават абый алдында хур булган Хәмзә дә, теге кичәдә ялгызы машинасы янында аптырашта калган Илгизәр дә соңгы атнада күренеп-очрап, озатырга теләкләрен белдереп бәйләнмәделәр. Аның каравы көн дә туташ телефоннан Хәлим абыйсы белән сөйләшеп, күңеленә ял һәм юаныч ала иде. Әле көннәр яхшыргач, чәчәкләр белән дөньялык тулгач, бер кайтып китәргә дә вәгъдә итә аңа Хәлиме. Бик тә яхшы булыр иде!
Болганчык сулар ничек тынычланып тонсалар, вакыйгалар да, үз җайларында башкалары белән алышынып, онытыла баргандай иделәр. Тик Хәлим абыйсы гына кайтмады да кайтмады. Галимә аны бик тә сагына иде. Кай вакытларда телефоннан шалтыратулары да бөтенләй тукталып, кыз җыеп чыкканда, элемтәгә керә алмыйча аптырап, күңелен тәмам исәрләндергәләде.
Язгы киемнәр дә юкарганнан юкара бардылар. Әле генә тау сыртларында күренә башлаган кебек тоелган чәчәкләр дә үзәннәргә таба йөгерешеп төшә бардылар, чокырлы урыннар сары гөлләр белән тулып, ямь-яшел хәтфә үләнле болыннарга да җәелә бардылар, якты көн, зәңгәр күк йөзе, иркен җылы җил, яфраклар белән купшыра барган агачлар — барысы бергә кушылып, күз алларында бәхет нурлары белән балкырга тотындылар. Җәй якынлашкан саен, мәктәптә укучылар каникул көннәре килеп җитә баруына сөенешәләр, ә Галимә һәм аның кебек укуны тәмамлаучылар алда имтиханнар көтеп торуын исләреннән чыгара алмыйча тәмам каушап, коелып ук төшәләр. Беркемнең дә сынауларын бирә алмыйча, бәхет арбасыннан егылып имгәнгәндәй калырга теләгендә юк, билгеле. Һәркайсы өметтә. Тәкъдир аларны изге насыйбы белән көтеп торадыр сыман. Болай да «яхшы» билгеләргә генә укучыларның һаман да көн-төн тырышулары ялкауларның үз хәлләрен аз гына булса да җиңеләйтү мөмкинлеген бөтенләй бетерә бара. Мондый вакытта аларның күңелен ничә тапкырлар «һай укыган, тырышкан булсам» дигән үкенү хисләре биләп ала. Тик моңа карап берни дә үзгәрми. Кул селтәп, рус халкы гадәтенчә «авось»ка таянып, имтиханнарның тизрәк килеп җитүен һәм үтеп китүен көтәргә генә кала.
Илгизәр биргән чәчәкләр теге көнне чәчелеп калган җирләрендә туңып өшеделәр. Кыз да, егет аларны җыеп ала белмәделәр. Үзара үпкәләшкән кешеләр кебек мөнәсәбәтләрен киеренке хәлдә калдырдылар. Галимә ул көнне, Илгизәрне бөтенләй исеннән чыгарып, өйләренә кайтып китте. Егетнең аптырашта калуы аны бөтенләй борчымады. Ул үзен берничек тә шушы кадәр ваемсыз була аламдыр дип уйлаганы юк иде. Менә инде Илгизәр белән ике атналап очрашмый торганнарыннан соң Галимә, мәктәптән кайтып барышында, артыннан ашкынып килгән егетнең йөрткән машинасын күргәч, барысы кабат исендә яңардылар. Аңа бик тә кыен һәм авыр булып китте. Ничек инде ул, кыз бала — шушындый юньсез, тәрбиясез, ахмак була алды?
Бүген гүяки бөтен дөнья кузгалган. Хәтта түбәнрәк сыйныфларда укучы вак-төяк балалар да мәктәп интернатында куна калырга теләмәгәннәр. Барысы юлга сибелгәннәр. Мондый рәхәт, тыныч, иркен һаваның күптән булмый торуы һәммәсендә дә язга карата сагыну хисләрен тудырган. Уйныйлар, шаярталар. Ә Илгизәр, машинасын туктата-туктата, барысын да «Вахта» язулы вагонына төяп килеп бара. Галимә яхшы хәтерли, үзенең дә ничә тапкырлар шушындый машиналарның вагоннарына утырып кайтканнары бар, анда кышларын да автобустагы кебек җылы, йомшак, рәхәт урыннар. Кием элгечләр, аш-чәй җылыткыч приборларына кадәр бар. Нефтьче абыйларга тынычлап ял итеп кайтыр өчен мөмкинчә шартлар тудырырга теләгәннәр. Дөрес, юлсыз, сикәлтәле, кышын — кар күмгән, язлыкта-көзлектә — пычрак һәм тайгак, җәйләрен тузанлы ул иллешәр-алтмышар чакрымнарны рәхәт кенә үтеп булмый торгандыр инде. Шулай да нефтьче абыйларның йөзендә дә, телләрендә дә ризасызлык сизелми иде. Кайсы берләре черем иткән була, күп очракта өлкәннәр берәр төрле күмәк уен белән мәш киләләр, яисә кәрт-кәнҗифә суккан булалар.
Илгизәр Галимәне игътибарсыз калдырып узып китте. Әүвәле кыз үзе иптәш кызларыннан махсус алгарак чыккан иде, ун-унбиш адымнардыр, күп түгел. Илгизәр аларны, башка кызларны, машинасын туктатып утыртты. Галимәгә кычкыртып сигнал биреп алды. Әмма кыз борылып та карамады: сер бирми, имеш. Чакырганга килергә этмени ул? Аннары Илгизәр дә кызык итте: Галимәне үтте дә китте, кыр буйлап сузылган юлда бер үзен, ялгыз башын калдырып, мескен хәлгә төшереп! Кызга шундый авыр булды. Егетнең юри көлүе ничек сөенеч бирсен инде? Үртәлеп үч ала ул!
Кыз үпкәләп, мыскылланып өлгерде. Үзенә дә ачуы килде. Әмма шунда «УАЗ» машинасында әтисе, куып тотып, Галимә янына килеп туктады. Бераз юл узгач:
— Нигә бу абыең утыртмаган булды инде, бер үзеңне калдырып китте?— диде, Илгизәрнең машинасын тауга каршы үтеп китеп.
Галимә бу юлы да сер бирмәде:
— Үзем утырырга теләмәдем!— диде.
— Минем машинаны күреп өлгергән идеңмени?— дип әтисе сорагач та, алдарга теләмәгәндәй, «әйе» яки «юк» икәнлеген төгәл генә белдерми торган катнашсыз-нейтраль сүзләр белән җавап бирде:
— Шулай килеп чыкты инде!
Ул хәтта серле итеп елмайды, рәхәт кенә көлеп тә куйды. Атаның балага, баланың атага карата булган якты хисләре каләм белән язып, сүз белән сурәтләп бетерерлек түгел исә дә, адәми затларда кабул ителгән кешелек кысаларының боҗраларын өзеп ташырдай да түгел иде, билгеле. Мондый мөнәсәбәтне без «хөрмәт», дибез.
— Нәгыймә апаларыңа кергәнең бармы соң?— диде шунда Галимәгә әтисе, әллә сорап, әллә «кермәгәнеңне беләм» дигән рәвештә шелтәләгән, ризасызлыгын сиздерергә теләгән сыман авыр гына карап куеп. Буйга уртачадан тәбәнәгрәк, биткә шома, чәчләре бераз бөдрәрәк, әмма чал кергән, маңгайларына авыр сырлар сызылган, куллары әллә ни олы да кебек тоелмаган Салават абыйның бу вакытта күзләре авыр иделәр. Хәер, ул гомергә шундый булды бугай. Хәтта елмайган чакларында да күзләре үзгәрмәделәр сыман. Чын ирләргәме хас булырга тиешле кебек тойгы калдырган мондый күзләр, җырга бирелеп, моңланып алганда тәмам төпсезгә әвереләләр. Әгәр дә мулла кешедә андый күзләр бар икән, Коръәнне укып җибәрүенә, шунда ук халык елый башлар. Һәрхәлдә тарихлар сәхабә Сәлмән Фарсида шушындый үзенчәлекле күзләр булуыннан, кәгазьләрне чигеп, бераз хәбәрләр калдырганнар. Әмма Салават абыйның ул Ходаның изге бәндәсенә туганлыгы да, хәтта җеп очы да барып тоташмый. Бары тик гомере буена яратамы-юкмы икәнлеген дә аңлый алмаган, малаен да, кызларын да алып кайткан хатыны Камиләсенең тинтерәтүләре аркасында балалары хәлен күңелләренә кереп белешеп торудан мәхрүм калган, көне-төне иртәннән кичкәчә элекләрне колхоз дип чапкан, инде хәзер, заманалар үзгәреп, күмхуҗ-агрофирма өчен хезмәт көчен түгәргә тиешле ителгән Салават абзыйның холкы-фигыле керделе-чыктылы кебегрәк була барган чаклары иде бу. Кызының Нәгыймә апаларына элекләрне кереп йөрүенә бик сөенде. Ни дисәләр дә, агай-сеңел, ерак кына булмасын, үз кан кебегрәк кешеләре бит. Улы Хәлим хакында да хәбәрдарлыгы җитешле: чын егет сыйфатта үсеп җиткән, үзе барып, Казанда укырга кергән, эш сөючән, күркәм, уңган һәм тагын да әллә кемнәр, әллә ниндиләр була алырлык шунда. Кыскасы, затлары да яхшы, үз, каннары да чит түгел, шәригатькә дә сыя: ике бала арасында дүрт-биш буын гына аралык бардыр! Аны бәхетле кешеләр яшьли, кем әйтмешли, бишектән төшүгә җан һәм күз булып алалар. Бу балалар да, Ходай рәхмәте, шундыйлардан иделәр түгелме? Тик менә әнисе Камиләнең холкына хас икеләнүләре кызына да күчеп, аның да җанын җен оясы ясамасалар — бер дигән туташ булачак әле Галимә, күрерсез! Патшага бирерлек, ханша ясарлык!
Боларын гына ничәмә тапкыр әйтте ул баланың үзенә дә. Ә кызы:
— Иртәгә кереп чыгам әле, күптән күрешкәнебез булмады. Аларда күңелле, әтием! Өйләре тыныч, рәхәт! Нәгыймә апа бик күңелле кеше. Сагындым үзен! Ул безгә туган тиешле, әйеме? Еракмы, якынмы?— диеп, күп кенә сүзләр белән сөйләп алып китеп, сораулар белән ахырда тәмамлап куйгач, Салават абыйда, әле йөрәге «жу» итеп, әле хәтере калып, аннары яңадан кояшы чыгып, ае калкып, яңгыры да явып үткәндәй — бер-бер артлы үзгәрешле күңел халәтләре булып алды. Галимәсеннән яшермичә әйтергә булды:
— Кызым, атна башында әниең белән саклык кенәгәсеннән акчаларны кирәккә алырга төшкән идек. Почта буенда Нәгыймә апаңа очрадык. Әниеңне беләсең, «Камилә, телеңдә сереңне тот» дип күпме әйтелгән, монда да үз «чирендә» калды. «Улыңны югалтма, Нәгыймә, безнең якларда сукмагы!»— диде дә әйтеп салды. Ташка төшереп йомры-чәшкене ваткан шикелле булды инде менә. Ир дип әйтсәң мине дә! Телен сандалга салып чүкеп чыгарганнармыни — телгә беткән, әниебез, әмма дә йозаклар белән бикләп куясым, камыт җебе белән тегепләр аласым килгән чакларымны саный китсәм...— диде ата, бу вакыт эчендә эре тир бөртекләре белән тәмам маңгае тирләп чыгып, хәтта тирән күз чокырларына таба алар ермаклап агып төшеп.
Галимәне әнисенең сүзләре дә, аңа әтисенең мөнәсәбәте дә түгел, бәлки Хәлимнең әнисе Нәгыймә апаныкы күбрәк кызыксындыра иде. Күз карашында ут яктысы чагылды. Бу хәл кояшның нурлары кистереп төшүдән түгел, бәлки күңел учагының ялкынлап уйнап алуыннан иде.
— Нәгыймә апаң акыллы шул ул,— диде бераздан ата кеше, юлдан күзен алмыйча, җыелып торган судан чыкканда машинасының йөрешеп беразга акрынайта төшеп һәм сүзләреннән соң онытылып китеп...
— Нәрсә әйтте соң, әтием?
— Нәрсә дип... «Кайда йөрсә дә сукмагы туры булсын, кәҗә сукмакларына кермәсен!» диде.
Әтисенең шушы сүзләргәме, әллә хатыны авызында сер тормагангамы борчылуы иде — боларын ук Галимә аңлап җиткерә алмады. Шунлыктан сорарга мәҗбүр иде ул:
— Әллә нинди гаҗәпләнерлек сүз әйтмәгән түгелме соң?
Әти кеше шунда кызына тагын да карап куйды. Бу юлы карашы кайнар иде аның.
— Берни дә түгел, «кәҗә сукмагын» телгә алмаган булса!— диде, гүяки моның мәгънәсен кызы да белергә тиешлеген абайлап. Аннары, бу мәсьәләдә ялгышырга мөмкинлеген аңлап алып, шунда ук өстәп тә куйды: — Әниең Камиләнең холкына ишарә ясавы ул аның... Китеп-кайтып йөрүләрен искәртүе... Әниең бит, яшь чагында, аерылып китеп барып, аннары кире кайтып йөреп аптыратты, кызым. Андый кешене — «кәҗә сукмагыннан йөри» ул, диләр. Менә бит нәрсә!
Кыз йөзен каплады. Әтисе аны үпкәләтүен, еларга мәҗбүр итүен аңлады. Тик берни дә эшли алмый иде. Йөрәгенә кара кан төшкәндәй булды. Чеметеп-чеметеп алды. Алар бу вакытта, авыл урамы буйлап килеп, капка төпләренә җитеп туктаган иделәр.
— Әниеңә сиздермә инде, кызым!— дип үтенде ата кеше.— Ул болай да борчылды. Әйтергә синнән оялып йөри, күзеңә күренергә дә!


XXIV
Бүген Илгизәр Галимәләрнең капка төпләренә үк диярлек «Вахта»сы белән килеп туктады. Алып кайткан мәктәп балаларын коеп калдырды да машинасын акырта-үкертә китеп барды. Кыз моның сәбәбен белә иде: егетнең йөрәгендәге уты әлбәттә холкын да уйната! Аңсызлар гына кешеләрнең гамәлләренең сәбәпләрен төшенмиләр. Нәтиҗәне генә күргән, сәбәпкә акылы җитмәгән кешеләр дөньяның күзле бүкәннәре булалар алар. Хәер, андыйларның хәсрәте азрак — кайгырмыйлар, башкалар хәленә кереп тормыйлар.
Галимәгә шушы кимсетелгән егет, Илгизәр, артыгы белән кызганыч кебек тоелды. Тәрәзәдән ул аны күреп торды. Күзләренә яшь бөртекләре җыелды. Бу вакытта аңарга Хәлим абыйсы бер масайган, үзен әллә кемгә куйган егет кебек тоелды. Аңа да, бигрәк тә Нәгыймә апасына, әнкәсе Камиләне кимсеткәне өчен, билгеле, тәмам ачуы килде. Бөтен кешегә дә акыллы да, башлы да, тәүфыйклы да булырга димәгән! Бер дә ялгышырга ярамыймы? «Кәҗә сукмагы», имеш! Ә нигә Нәгыймә апасы, бик белеп торгач, боларны Галимәгә сөйләмәде? Алар бит бер генә тапкыр гәпләшеп-киңәшеп утырмадылар, самавырларны да бер генә сыкмадылар һәм екмадылар. Ничек килешле, җайга гына торып сөйләшә иде бит — хәйләкәр хатын!
Галимәгә бу уйларыннан авыр булып китте. Бер туктаусыз йөзе кызарды, йөрәге шашынды, акылы саташкандай тоелды. Көне-төне имтиханнар дип тырышулары, мәктәптә гаепсез кагулары, әнисенең «алай ярамый», «болай килешми» диярәк «чукып» алулары, Хәмзәсе, Илгизәре, башкасы — болар барысы бергә яшь, чибәр, әлегә ни акылы, ни аңы утырып җитмәгән, хис ташкынына вакыт-вакыт гарык ителергә мәҗбүр кыз баланың зиһен тәгәрмәчләрен чыгырларыннан чыгарырга бик җиткән иделәр. Һәм менә ул хәзер кычкырып җибәрер һәм саташа башлар сыман итеп үзен сизенә, әмма, шул ук вакытта, бик тә акыллылана баруын да тоя. Дөньялык гүяки аның каршында ак җәймә кебек тәгәрәп ачылып китә дә, Нәгыймә апасының да хәйләкәрлеге ачыла, әнисенең дә ахмаклык тутырылган зиһен тустаганы түгелеп китә, Хәлим абыйсының да кала кызы белән урамнан барулары кинодагыча күз алдында күренә башлый, Илгизәрнең дә куш каенга башын сөяп елавы картинасы барлыкка килә. Ә ничек алар һәммәсе дә бер-берсеннән аерылып торалар! Холыклары, йөзләре белән дә! Ә куш каен яфрак яргандыр. Галимә юл буе агачларының ямь яшел күлмәк кигәнлеген, кулларын болгап калгандай тибрәнүләрен бүген хәтерләп өлгергән иде бит! Әтисенә дә шуларны күрсәтмәкче иде. Онытылган! Ул куш каен да тәмам онытылган! Яшелдер, тәмам ямь-яшелләрдер!
Галимә җиңелчә күлмәктән шунда таба, тыкрык сукмагы буйлап төшеп йөгерде. Чәен әзерләп бетереп маташучы алъяпкычлы әнисе дә, ишек алдында кыш калдырып киткән чүпләрне себергәләп маташкан әтисе дә — барысы-барысы да:
— Син кая, кызым?— дип аптырап, артыннан карап калдылар.
Ул ишекләрен, капкаларын да, кулы җитеп ябарга өлгермичә, каерылып ачылган хәйранлыктагы авызлар кебек калдырып, тәмам онытылып, гүяки берүк соңга калмагаем дигән кебек шул куш каеннары янына йөгерде. Анда Галимә Хәлим абыйсы белән үбешкән иде бит! И аның чибәр, дөнья бәһасе торырлык куш каеннары! Хәзер Галимә алар янына барып җитәр, үзләрен берәм-берәм кочар, үбәр!
Каеннарның язгы җылыдан бөреләре ачылган, вак-вак яшел яфраклары чыга башлаган, ә күзләреннән яшьләр тама иде. Нигә дип елыйлар икән алар? Әйе, Галимәне сагынганнар шул, гаделсез онытуына аптыраганнар! Ничек болай мөмкин иде.
Кызның юка итәкләрен җил тибрәтте. Ак, вак яшел чәчәкле, сылу тәненә ятышлы күлмәкләре дә кызны нәкъ каеннарның үзләре белән пар иткән иделәр. Галимә аякларына карады. Ак оекчалары, кара күн башмаклары аның затына тиң иделәр. Кыз бераз гына итәген дә күтәрә төште. Аякларының төзлеге һәм матурлыгы аңа көтмәгәндә күңел тынычлыгы бирделәр. Ул шаулы рух диңгезеннән тыныч дөнья ярына чыгып баскан затлы туташтай тойды үзен. Аннары, ак каенны кочкан җиреннән, бу халәттән көлке табып, кинәт арты белән борылды да, аңарга аркасы белән сөялеп басты. Дөньяда каеннарның язгы хуш исеннән урнашкан тантаналык иде. Сынык агач ботакчыклары һәм төртмә тамырлары арасында җирдә үсеп утырган сап-сары берән-сәрән чәчәкләрне күреп, Галимә аларга җылы итеп елмайды. Шулай тынып калды. Бераздан кемнеңдер тыныч кына җырлавы ишетелеп алды. Бәхет өчен диеп дөньяга ике нәфис яр туганнар да, замананың кырыслыгы аларны аерган, менә инде ялгыз казлар кебек бер-берсен эзләп күкләрдән-җирдән хәбәр бирәләр, әмма табыша һәм кавыша гына алмыйлар — җыр шул турыда иде. Көе дә, сүзләре дә халыкның моңлы йөрәгеннән сыгылып чыккан һәм мәңгелеккә таба канатланып очып китеп барган. Менә бүген ул кабат кире кайтып килә. Җырны әллә күз яшьләрен тамдыручы елак каеннар җырлыйлар, әллә инде берәр моңлы бәндәсе, онытылып китеп, күңелендәге барча серләрен күзен ачып килүче табигатькә сөйли?
Галимә шунда су буе ягыннан күтәрелеп килүче Илгизәрне күреп алды. Егетнең кулында сулы том-тулы чиләк иде. Урамдагы колонкадан алмыйча, монда, яр астындагы салкын чишмәгә төшеп, нәрсә эшләп йөри ул?
Илгизәр дә юка күлмәктән генә калган. Аның кайнар беләкләре язгы кояшның әрсез күзләренә көч һәм куәт билгеләрен күрсәтеп уйныйлар. Маңгай һәм баш түбәсе өлешләрендә кыска һәм керпе энәләре рәвешенә китерелеп кистерелгән кара чәчләренә генә кыз элек игътибар иткән булган, әмма муен һәм җилкә турларында озынаеп һәм бөдрәләнеп торганнарына күз дә салмаган булган икән. Төз борын, кысынкы иреннәр, кискен карашлы күзләр һәм ихтыяр көчен сиздереп торучы итләч бит очлары Илгизәрнең дөньяда үзенә тиешлене һәм кирәклене һичшиксез каерып алачагы хакында сөйли иделәр кебек. Һәм болар мәртәбәсен сабырлык дигән таҗ бизи!
Галимә, егетнең күзләре белән очрашкач, йөрәгенә курку йөгерттереп, тизрәк каен артына яшеренде. Шушы гына җитмәгән иде: Илгизәр аның хакында нәрсә уйлаячак инде хәзер?
— Исәнме, Галимә!
— Исәнме, Илгизәр абый!
«Абый»? Бу сүзне Илгизәргә карата кызның әйткәне юк иде түгелме? Ничек араларны якынайта икән бу сихри сүз — «абый»!
Куш каен артында посып торган җиреннән Галимә чыгарга мәҗбүр булды. Ул үзе дә бу мизгелдә дөньяның иң сихри чибәркәйләреннән берсе, ә бәлки бердәнбере иде.
Илгизәр, кулындагы чиләген җиргә куеп:
— Менә егетләргә чишмә суы булсын дигән идем. Алар чәйләргә яраталар. Сораган да иделәр. Бу чишмәгезнең суы тәмле икән. Исемен белмәдем... Мин аны «Галимәләр чишмәсе» дип йөртәм,— диде, күңелгә шундый да ятышлы, хуш килерлек итеп әйтте ки, кызның дөньясы якты кояшка колачларын ачты.
Егетнең киң күкрәкләренә якынаюы булды, шунда ук Галимә үзенең хәлсезлеген, ихтыярсыз калуын тойды. Илгизәрнең олы куллары аның башыннан сыйпадылар. Кыз инде бөтенләй онытылды, егетнең кочагына кергәнен сизенми дә калды, ә теле саташулы сүзләр кабатлады:
— Кирәкми, Илгизәр абый! Кирәкми...
Әмма кызның пышылдау гына булып чыккан сүзләре егетнең колакларына сихри авазлар буларак ишетелгәнлеген ул белми иде. Әүвәле тыннарына тыннары кушылды, аннары — иреннәре. Бу шушы кадәр дә көтелмәгән һәм табигый килеп чыкты булса кирәк, алар үзләре дә нәрсә эшләгәннәрен аңлашмый калдылар. Тик корыган агач ботагы «керт» итеп сынды, кызның самими йөрәге «дерт» итеп куйды. Илгизәр дә, башын кыздан алып, артына, тавыш килгән якка борылып карады. Каеннар арасында кабак кебек олы битенә гүяки ябыштырылып кына эшләнелгән авыр иренле авызын ачып, комсыз соры күзләре белән карап торучы Хәмзә күренде. Аның сүзләре һичшиксез:
— Әтиеңә әйтәм!— дип, балаларча килеп чыктылар. Һәм ул, әллә күргән вакыйгадан ятсынып, әллә үз сүзләреннән оялып, кинәт борылды да йөгереп китеп, каядыр юк булды. Галимә дә читкәрәк тартылды. Илгизәр дә сихри мәхәббәт шаукымыннан чыкты. Инде алар арасындагы ике атлам җир ышанычлы чик иде.
— Галимә, беләсеңме?.. Бу каеннар арасында мин сине гел шушылай басып торасыңдыр кебек күзаллый идем!
Сүзләрен Илгизәр озак җыйган кебек итеп, ашыкмыйча тезеп-тезеп кенә әйтеп бирде. Аның эч сере бөтенләй дә калмаган, шушы җөмләсе белән дөньялык хөкеменә башаяк чыгарып бирелгән кебек тоелды. Кызга аларны ишетү рәхәт тә, куаныч та иде.
— Бу ак каеннар, Галимә, нәкъ сине хәтерләтәләр. Яр буена чыгып басып, шушы текә калкулыктан әнә анда, еракка төбәлгәннәр дә, юлдан кемнеңдер кайтып килүен көтеп торалардыр сыман!
Мондый сихри сүзләрне адәм балалары сөйли дә, уйлап та чыгара белмәскә тиеш иделәр. Дөрес, юлдан кайтып килүче ул кешене әйткәндә Илгизәр үзен исәптә тотты, билгеле. Моны кыз да аңлагандай иде. Әмма ул юлдан Галимә белән күрешергә дип килүче Хәлим абыйсы күренергә тиеш! Кыз да, каеннары да аны көтәләр. Ә Илгизәр шунда ялгышмый: зарыктылар бит инде каеннары! Кара кыштан бирле ничә көннәр узды, ничә айлар... Февраль иде... Март... Апрель... Йөз көнгә дә тулмаган икән бит әле, ә еллар һәм гасырлар кичкән-үткән кебек тоелды.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Куш Каен Аланлыгы - 09
  • Büleklär
  • Куш Каен Аланлыгы - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4209
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2101
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4136
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2175
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4151
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2184
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4032
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2137
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4070
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2166
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3884
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2092
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4156
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2237
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4000
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2085
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4210
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4068
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2152
    37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4327
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2220
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 1739
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1068
    45.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.