Latin

Куш Каен Аланлыгы - 02

Süzlärneñ gomumi sanı 4136
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2175
37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
— Мәктәбебездә укып, канат үстергән, төрле югары уку йортларында белем алучы студентларыбыз белән очрашу кичәбезнең башлануын белдерергә рөхсәт итегез!— дип, һәр сүзне төгәл яңгыратып, колакка һәм күңелгә табигыйлеге белән ятышлы иттереп әйтергә өлгерде. Аның сүзләре дәвамында дәртле тантаналы көй мәктәп залын күмде. Баянда җыр укытучысы Фирис Гәрәевич уйный иде. Күңелләргә бу тантаналык тәмам хуш килде. Студентларга мәктәп елларыннан яхшы таныш шушы баянистның уйнавы һәм осталыгы хәтта электр утларына да яктылык өстәгәндәй иде. Бу инде магнитофоннарда һәртөрле тәлинкәләр уйнатып маташу түгел, тере моң. Һәммә күңелләрне дәртләндерми кала аламы соң мондый көйче?
Кичәне алып баручы туташ Галимә иде. Җитмәсә егетләрнең күз уңнарын ул даими нурландырып торды. Аның әле иптәшләре белән, әле ялгызы гына шигырьләр дә сөйләве, бераздан хәтта җырлаулары, биюләре — болар барысы да зур осталык һәм талант белән башкарулары чибәрлеген тагын да арттырып, яшьләрнең күз алдында затын буй җитмәслек биеклеккә күтәрде.
Концерт табигый агымда барды. Студентлар үзләренең уку йортлары хакында, укып бетергәч кем булачаклары турында, хыялларын һәм өметләрен һичбер яшермичә, концерт номерлары белән аралаштыра барып, көчле бер дулкынлану белән сөйли тордылар. Аларның да җыр-биюгә, башкасына осталыклары бар икән. Мәктәптә үк кайсы җырлаган, кайсылары биегән, ә кемнәре төрле көлке номерлары башкарганнар, студент булуларына карамастан, вузда да осталыкларын үстергәннәр. Һичбер кыенсыну күрсәтмичә, алдан әзерләнеп тә тормыйча диярлек, концертны дәвам иттерделәр.
Менә нәүбәте җитеп, сәхнәгә Хәлим чакырылды. Аның җырга осталыгы мәктәп өчен бөтенләй дә билгеле түгел иде. Хәлимнең янына баян тотып чыгып баскан Галимә туташны күреп, күпләр хәйранлык һәм аптыраш диңгезенә төшкәндәй үзләрен хис иттеләр. Баян «Кара урман» көен башлап җибәрде. Хәлимнән бу җырны ерып чыга алыр дип һичкем көтмәде. Озын буйлы, ныклы гәүдәле, батыр кыяфәтле егетнең беренче авазлардан ук һәммә күңелләрнең бик җиңел генә түренә узачагын сизми дә калдылар. Хәлимнең сабыр, һәр аваз һәм моң тибрәнешләрен эчтән тоеп, хис иттереп җырлаганда тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Бигрәк тә чандыр гәүдәле, елгыр күзле, һәр нота һәм милизмга сизгер җыр укытучысы өчен көтелмәгән хәл иде булырга кирәк, ул, онытылып китеп, урыныннан ничә тапкыр сикереп диярлек торды. Күпләрнең җырга кушыласы килде. Әмма Хәлим шул ук сабырлык һәм аһәңле затлы сагыш эчендә тәмам югалгандай җырлый бирде. Аның бәрхет бас-баритон тавышы шундый да көтелмәгән, шундый да ягымлы, рәхәт тойгы-хисләр уятыр дәрәҗәдә тәэсирле иде.
Хәлим җырлап тәмамлагач та, болай гына түгел, аз булды, болай гына бетмәскә тиеш бит әле дигәндәй, хисләр эчендә югалып, кичәдәгеләр гүяки ризасызлык, хәтта азсыну-канәгатьсез кыяфәтләрендә бераз тын утырганнарыннан соң гына, моңлы-сагышлы көй тәэсиреннән айнып, дәррәү кул чаба башладылар. Аңардан мондый егетлекне көтмәгәннәр, бу шулай ук күңелләрендә соклану катыш гаҗәпсенүгә әверелде. Хәлимнең могҗизалы җырыннан соң башка концерт номерларының төсе китеп алгандай тоелды. Болай барганда, кичә күңелсез тәмамланыр сыман иде.
Мәктәп ашханәсендә кунакларга чәй эчертү оештырылган икән. Әле хәзер генә таралмаячаклары беленде. Алда тагын да җылырак әңгәмәләр оешып китәчәк, моны һәркем белә. Мәктәп директоры, сәхнәгә күтәрелеп, тәбрик сүзләрен әйткәннән соң, укучыларны, укытучыларны һәм студентларны сый-хөрмәткә чакырды. Бу бик тә урынлы булып чыкты. Залны алыштыру хисләр-тойгыларны да үзгәртте. Очрашу кичәсе кабат үз җаена кайтып, тагын да күңеллерәк дәвам итте. Ахырда укучы балалар һәм студентлар арасында, аерым командалар тупланып, «Шаяннар һәм тапкырлар ярышы» уздырылды. Гадәттәгечә бу бәйгедә җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмады, бәяләр тигез килеп чыкты. Шул шатлык һәм кул чабулар белән кичә тәмамланды. Студентларның да, укучыларның да ашыгып таралышасылары килмәде. Очрашу кичәсенең тәэсире аларның күңелләрен кузгаткан, хисләрен дулкынландырган, җиңел генә утырмас та, ахры.
Галимә үзенең дус кызлары белән кайтырга дип юлга чыккач, артларыннан ияргән егетләрнең кемнәр икәнлеген беләсе килеп, сөйләшкән сүзләренә колак салды. Хәлим абыйсының тавышы ишетелми иде. Кызның моңа кәефе китте. Нигәдер күңеленә Хәлим абыйсы озата киләдер сыман тоела иде. Югыйсә, танцага алгач, ул аңа:
— Сезне, туташ, капка төбегезгәчә илтеп куймый булмас. Югыйсә караңгы төндә тотып ашарларыннан куркам,— диде.
Галимә нәрсә әйтергә дә белмәде ул вакытта. Әмма оялуы йөзенә чыгып, серне башкалар да сизенүдән курыкты, йөзен егетнең җилкә эченә яшергәндәй итте. Хәлим моны үзенчә аңлады һәм:
— Рәхмәт, Галимә туташ!— диде.
Юллары күрше авылга илтүче урамга таба борылды. Якты ай күтәрелгән, авыл бетүгә ачылып киткән япан-кырлардагы ак кар көмеш кебек яктырып, бар тарафлар да балкып торгандай иде. Кайта башласаң, бер сәгатьләп барасылары булыр. Кышкы төн бераз сынган сыман. Юлларны трактор белән чистартып ачып, такыр ясап куйганнар.
Кызларның уен-көлкене бер авыздан сөйләшеп барулары, кичә шаукымының тәэсиреннән вакыт-вакыт җырлап та алулары йөрәкләренә көчле дәрт бирә. Чоңгыл тавына күтәрелеп килгәннәрендә, бөтен дөньялык гүяки уч төбендә калгандай күренә. Арттан ияреп баручы егетләр, шаянлыкларында онытылып китеп, кызларны уйнатырга теләп кыланчыкланып та алалар. Ә Хәлим — юк. Аның вәгъдәсезлеге Галимәнең бәгырен корта, ачуын китерә. Җитмәсә егетләрнең кыланулары, һушын алгандай, назлы җанын кадерсезли.
— Җитте инде сезгә!
Галимәнең бу рәвешле ачу белән әйтеп куюыннан һәммәсе дә сагаеп калалар. Тукталгандай булалар.
— Ни булды шушы кадәр ачуланырлык?— диешәләр.
Шунда Галимәнең күңел кылларына арттан килгән ялгыз аяк тавышлары кар шыгырдаулары белән килеп ирешеп чиртә. Кыз кискен борылып карый һәм Хәлим абыйсын күреп ала. Аның башкаларга тыныч кына ияреп баруын төшенергә өлгерә. Йөрәге тамчыдай өзелеп төшкәндәй итә, сулышын хәлсезләндерә.
Галимә җырлар иде менә хәзер. Нигәдер хәтта үксеп елап та җибәрәсе килә. Башы әйләнеп киткәндәй. Инде тау сыртына менеп тә җиттеләр. Аларның авыллары әнә генә, өй тәрәзәләреннән, урам баганаларыннан утларын балкытып, бетмәс-төкәнмәс туганлык хисләре белән тулышып, нур эчендә утыра. Электр утларының сары алтын төсләрдә булуы көмеш кар тантанасында авылны серле таҗ итеп күрсәтә. Якты тулган ай, күңел сөенече, җанның чиксезлеккә тартылуы, хисләр кайнарлыгы — һәммәсе бергә кушылып, гүяки моңга, җырга әверелергә тиеш.

Бергә узган якты сукмакларны
Хәтерлисең микән, бәгырем?..

Галимәнең йомшак кына чыккан тавышын башкалар күтәреп алалар:

Ничә тапкыр бергә узылгандыр...
Яшьлегемне өзелеп сагындым!

Кызларның җыры беренче мәхәббәт, үткән гомер турында иде. Нинди гаделсезлек: алар әле генә яши башлап киләләр, ә күңелләрендә аерылышу, яшьлекнең узып китүе сагышы. Бу җыр аларныкы түгел, башкаларныкы югыйсә! Әмма бу җыр җәйге челләдә саргаерга өлгергән ялгыз яфракның җил иркенә бирелүеннән һәм шуның белән алда көзнең дә киләсе барлыгын искәртү кебек яшәп калырга өндәүче хисләрдән генә туган түгелме?

VI
Бу инде моңсуланырга өлгергән Сарайлы авылы иде. Шушы иркен Сарайлы авылының туклыктан киңәйгән Сарайлы урамнары иде. Яшьләр, беренче капкадан ук эреп югала барып, ахырда Галимә белән Хәлимнең икесен генә калдырдылар. Җылы өйләрнең төнге сары күзләре нурланып торалар. Галимә алдан атлый. Кисәк кенә суык иңүдән барлыкка килгән көндезге җепшек кар пыялалары аның җиңел аяк адымнарыннан да челтер-челтер уалып калалар. Хәлим сабыр. Эндәшми. Өч-дүрт адым арттан килә бирә. Хәзер аны кызның кызык итәсен, үз капкаларына төн караңгылыгына чумгандай кереп югаласын да аңламый. Адәм баласы шушы кадәр дә беркатлы була ала микәнни? Ничә чакрым озата ияреп килеп тә, шушы хәлендә коры кайтып китәрме? Аның күңелендә нинди уйлар? Егет кеше ул батыр булырга тиеш!
Галимәнең кисәк кенә борылып, үз капкаларына кереп югалуы Хәлимне чыннан да аптырашта калдырды бугай. Ул тукталды. Ни борылып кайтып китә белмәде, ни капка төбенә килмәде. Аңсызлыкта торды-торды да, юлын берничә адым дәвам итте. Арырак китеп, шунда кара шәүлә хәлендә басып торды. Күзләре Галимәләрнең тәрәзәсендә иде бугай. Кыз аны капка ярыгыннан тынсыз күзәтте. Йөрәге өзелеп төшсә, кайнар күмер булып ак кар өстендә төтенләр иде. Чиксез дулкынлану кичерү аңа бетмәс-төкәнмәс кебек тоелган җан ләззәте бирде. Ул әле моның изге мәхәббәт очкыны икәнлеген белми, төшенми, хәтта сизенми дә. Бары тик башы җиңелчә әйләнеп китте. Үзен-үзе белештерми урам ягына чыгып басты. Аңа аяк адымнары хилаф иделәр. Ул нишли, ни өчен монда чыга, монда басып тора — боларның берсенә дә җавабы юк. Аны Хәлим күрмимени? Ни өчен ул болай таба якыная? Ай, оятлы булды, хурлыкка калды. Инде нәрсә дип әйтер? Ни өчен кереп йөгерде дә кабат егетнең каршысына килеп басты? Алар күптәннән инде, әзәлдән, дөньяның барлыкка китерелүеннән бирле бер-берсен белә иделәрмени?
— Галимә, сез шушы йортта яшисезмени?
Хәлимнең тавышында ниндидер икеләнү, борчылу, гаҗәпсенү төсмерләнде. Бу мизгелдә кыз, аның күкрәгенә башын салып, үзен белештерми: «Җаным, бәгырем!»— диде бугай? Һәрхәлдә Галимә эчке дөньясы белән шушы рәхәтлекне тойды. Күңелен тыярга акылының көче җитмәде. Мәгәре ул үзен кулга алырга тырышты, егеттән ике-өч адым гына читтә басып торуын аңларлык хәленә кайтты. Ярый әле күз алдында шәйләнгән хыялый пәрдә мизгел эчендә таралды, ярый әле ул, Галимә, шушы Хәлил абыйсының күкрәгенә башын салмаган, читтә басып тора икән.
Каушаган тавышы белән егет тагын да соравын кабатлады. Ул белергә тели идеме, әллә күңеленә килгән шушы әһәмиятсез сорауны биреп, нәрсә дә булса әйтергә, югалып калмаска тели идеме — бу хакта уйларга кызның башына да килмәде, шунлыктан җавап та биреп тормады. Тәне буйлап калтырану йөгерде. Аның һәр күзәнәге концертта Хәлим абыйсы җырлаган «Кара урман» көендә саташты. Менә ул көй бозылды, аннары башкасы, Галимәнең ялгыз башына җырлана торган «Шәмдәлләрдә генә утлар яна»сы башланып китте. Монысы озынга һәм озакка сузылды, аннары, тынычлана барып, каядыр күңел тирәнлегенә кереп югалды. Һәр тән күзәнәге гүяки аерым-аерым, үз башларына, үзлекләрендә үзләренчә яши башладылар. Галимә үзен төнге ай яктысында барлыкка килгән койма-капка күләгәсендә эреп югалгандай хис итте. Каршында Хәлим абыйсын түгел, гүяки башка бер кешене күрде: ул озын буйлы, саф якты нурдан коелган, шул тән сүрүе эчендә арлы-бирле йөгерешкән төрле төстәге башка бер нурланудан гына гыйбарәт иде. Аннары кыз үзенә бакты. Ул үзе дә саф нур икән. Әмма бу саф нурлар тәне буйлап бер тарафтан икенчесенә тигез агымда агалар, әле кулларына, әле аякларына йөгерәләр, ә үзәктә — кып-кызыл гөл чәчәге — яна да сүнә, яна да сүнә. Аһ гөнаһ шомлыгы, бөтенләй дә кабынмаска теләп сүнә, әмма, Ходайның рәхмәте, кабат балкып китә!
Мондый да озын мизгел була ала димени? Саташудыр бу. Әмма Галимәгә бу саташу хисе түгел, хакыйкать, чынбарлык! Тормышта мондый хәлләр дә булалар микәнни?
— Хәлим абый, сезнең кире кайтасыгыз да бар!
Моны Галимә әйттеме? Әйе, ул үзе әйткән икән шул.
Кыз сихри халәтеннән котылырга теләде. Хәлим абыйсы каршында мондый сәер хәлендә калуына эче пошты. Шул ук вакытта сихри чынбарлыкны югалтасы да килмәде. Кешенең хыялдамы, хистәме, әллә гамәлдәме хакыйкый яшәвен кем белсен? Хыял, хис, гамәл — шушы өч чынбарлык аны бар итә, шушы өч асылы аны юкка чыгара. Адәм баласының акылы шушы өч үлчәү тәлинкәсен даими тигез тотарга тиеш. Бу үлчәүдә ике генә тәлинкә икән, әллә ни авырга да килмәс. Хыял һәм гамәл үзара каршы куелганда, адәм баласы аларны тигез тотарга маһирлык табар. Күпләр тормышта хыялын гамәлендә бар итеп яшиләр. Әмма көннәрнең берендә һичбер канәгатьлек таба алмыйлар. Гомерләренең буш үткәнлеген аңлыйлар. Хис һәм гамәл белән яшәүчеләр сирәгрәк. Аларда күңел сиземләве көчле, эчке күзаллаулары гамәлләрен мәгънәле итә. Мондый кешеләр башкаларга гүзәл кебек тоелалар. Әмма алар да, бушка янган шәм кебек, гомерләре исраф була барган саен, битарафлык чоңгылына авыша торалар. Әгәр дә кемнеңдер үлчәвендә хыял, хис һәм гамәл тәлинкәләрен күрсәгез, бөеклек белән очрашканыгызны белми калмагыз. Ни өчен бу тәлинкәләрдә акыл юк дигән уй сезне борчымасын. Андый кешенең акылы шушы тәлинкәләрнең тигезлеген саклау белән мәшгуль булыр. Хыял, хис, гамәл... Гамәл, хыял, хис... Хис, хыял, гамәл... Болар кеше күңеленең мең почмаклы затлы бриллиант кашы, алтын акылның бибаһә таҗы.
Галимә шушы мизгелдә аның нурланышын тойды. Әмма күңеле бу өч яклы үлчәү тәлинкәләрен тотып тора алырлык куәткә ия түгел иде. Акылына моның әһәмияте аңлашылмады. Ул әле елап җибәрер, әле үпкәләр, әле усал бер сүз әйтер сыман иде. Шунда Хәлим абыйсы:
— Галимә, сеңлем!— диде аңа.
Әллә нәрсә булды. Күңелендә сафлык барлыкка килеп, хыял, хис һәм гамәл тәлинкәләре чайкалып торган шул сихри үлчәү, авыш-кыеш тибрәлүдән туктап, үз алдына, бернинди җепсез һәм элмәксез, сыек зәңгәр күк йөзенә эленгәндәй куелды. Урам башында кемдер ачы итеп сызгырды. Галимәнең күзаллаган шушы эчке сурәт вакыйгасына пәрдә төште, барысы да юкка чыкты.
Кыз мондый сихерләнүнең барлыгын белми иде. Берәр шәфкать иясенә киңәш сорап сөйләсә, ул аны мәхәббәт дип атап, аңлатып бирер дә бәлки?
Адәм балаларында сөю сәгадәте төрлечә хис ителә. Ул кабатланмый торган кичерешләрдән гыйбарәт. Үзегездә көтелмәгән бертөрле сәерлек барлыкка килсә, бу шул хикмәтнең билгесе инде. Галимәне моның өчен ачуланырга мөмкин идеме соң?
— Ничек тә кайтырмын әле. Минем бит күрше авылга кадәр кызлар озата барганым юк иде. Ераграк кителгән шул...
Күктәге ялгыз айның сабырлык тулы нурлы йөзе дә Хәлим абыйсының үз җае белән иркә итеп әйтелгән табигый сүзләренә тирән мәгънә өсти иделәр. Әмма Галимәнең күңеленә сихри шаукымны кайтара алмадылар. Кыз җитдиләнде. Хисле күзәнәкләрен тән капчыгына тыгызлап бәйләп куйды. Чайкалган күңел диңгезенең дулкыннарына каршы акыл кыясының ташлы ярын куйды:
— Нәгыймә апаны ачуландырып йөрисез!

VII
Кеше күңелендә хис рәхәтлеге нурга әверелә һәм йөзендә якты булып балкып күренә башлый. Адәмнең бәхете аның — яхшылыгыннан! Дөнья шундый инде ул, гел хәйләдән тора, хәйлә белән барган, хәйлә белән тукталган. Ә Хәлимдә бервакытта да хәйлә булмады. Ул артыгы белән дөрес кеше. Шулай тәрбияләнеп үсте. Һаман чисталыкка, пөхтәлеккә омтылды. Аның апалары малай чагыннан аны күз уңыннан ычкындырмадылар, киемнәренә дә тузан да кундырмый иделәр. Ак якалы күлмәктән йөреп өйрәнгән балага язгы-көзге урам баткаклыклары аша узып чыгу да сазлыкларга бату кебек бер куркыныч, авыр хәл иде. Ерак бабалары ягыннан затлы нәсел иделәрме, әллә яхшы туфракка төшкән орлык иделәрме — билгесез, әмма хәлимнәр гаиләсе авылларында бер булып аерылып торды. Егет үзе дә затлы сыйфатлар белән җитлекте.
Ә дөньяның эче тулы хәйлә икәнлеген искәрткән идек бит. Хәлимнең шушы ыспайлыгы, сафлыгы, сабыр һәм канәгатьле булуы күпләрнең күзенә ниндидер хәйләкәрлек сыман күренде. Егет белән якыннан аралашкан кешеләр исә андагы сафлыкның гадәти һәм табигый булуына хәйран иттеләр. Бигрәк тә Галимә өчен Хәлим абыйсы баш әйләндергеч олы бәхет сыман тоелды. Шушы хакта уйлауга, тәне буйлап курку катнаш калтырану йөгерде. Гомеренә дә мондый кеше белән очрашканы, бәлки очрашып та аралашканы, андыйларга игътибар да иткәнлеге булмаганлыктан, ул хәзер хәтерсез калгандай иде. Берьюлы һәммә кеше, хәтта әти-әнисе, сеңлесе, абыйсы, күршеләре-туганнары — һәммәсе аңа бердәй чит-ят, ерак, бары тик Хәлим генә бердәнбер якын, үз һәм кадерле сыман тоелды. Ә югыйсә аларның сөйләшкән сүзләре дә аз булды, егет аны кочмады, хәтта кочакларга талпынып, ишарә итеп тә карамады.
Алар, әйдә, Хәлим абый, безнең Сарайлы урамнарын күрсәтеп киләм дигәч, авылның аргы башынача чыктылар. Анда колхоз амбарлары, сыер, ат, башка төрле терлек-туар фермалары иде. Каравылчы йортының янындагы багана башында гына ялгыз көчле ут яна. Барча тораклар җылы пар эченә чумып, сукыр лампочкаларын пыскытып, юрган астыннан күз кысып кына карап яткан сабый балалар сыман иркәлектә иделәр. Боларның барысына да Галимәнең әтисе Салават абзый җаваплы. Аның әмереннән башка монда салам бөртеге дә селкетелми. Ул — бригадир, бөтен авылга берүзе баш. Хөкемдар да, эш барышын оештыручы да. Ул Хәлим абыйларының авылында гына колхоз идарәсе, авыл советы, машина паркы, башкасы бергә-бергә булганлыктан, хуҗа өстенә хуҗа, баш өстенә баш, шунлыктан иркенлек тә, тәртип белән тормышны алып бару да, кешегә җайлы мөнәсәбәт тә юк. Сарайлылар анда барсалар, бер-ике сәгать эчендә халкыннан, башлыкларының башбаштаклыгыннан, энәнең җепкә ялганмавыннан тәмам аптырап, арып бетеп, «Ну боларны!» дип, уй-ниятләрен дә ташлап кайтып китү җаен карыйлар. Ул авылда гүяки табигать тә башкачадыр сыман...
Урамнан атлап узган вакытта Галимә, сузылып, Хәлим абыйсының кулыннан җитәкләп алмакчы иде, егет курка калды. Кызга, батыраеп, бу теләген кабатларга туры килде. Җитмәсә:
— Ияреп йөрергә мин бит әле әби булмаган!— дип шаяртты.— Абыема җитәкләнеп барыйм! Каршы килмәс бит?
Хәлим аның бу сүзләрен үзеннән көлүеме, әллә якын итеп әйтүеме икәнлеген аңларга-аңламаска белми, бераз вакыт хәйранлыкта барды. Ул уены-чыны шаяртулардан күңеле белән үпкәләү гадәтен белә, әмма һични эшли алмый. Җанын юатырга мәҗбүр. Юктан да кәеф кырылу егет кеше эше түгел, имеш.
Туган авылы урамнары, агачлары, йортлары, коймалары Галимәне яклый иделәрме — ул сөйләшү агымын да үз җаена алып барып, Хәлимне теләкләренә буйсындырды да куйды. Егет тулган ай яктысында йолдызларга күкрәк терәгән Сарайлы авылы мәгърур тауларының хозурлыгына да, йорт-кураларының эрелегенә дә сокланып йөрде. Беренче тапкыр булган җирдә һәрвакыт шулай: тойгылар яңа, хисләр саф, чиста. Җитмәсә янында Галимә кебек дөньяның бер гүзәле сайрап атлый икән, егет кеше бәхете өчен тагын нәрсә кирәк? Барысы да бөтен һәм камил.
Йөрәгенә ургылып тулган рәхәтлектән Хәлим назлана, рухын сөендерә иде. Аның вакыт-вакыт Галимәгә карап куюлары, кызның да аны тоюлары, оялгандай сүзсез калулары шушы рәхәтлеккә тагын да яңа көч һәм дәрт өсти торды. Ут яктысында хәтерендә калган зәңгәр якты күзләре, сары озын һәм калын толымнары, ак йөзе, кызыл иреннәре хәтта төнге ай нурланышында да Хәлимгә ачык күренә иделәр кебек.
Галимә сораштыра да сораштыра. Аңа студентлар тормышы кызыклы: киләчәктә үзе дә вузда укырга җыена. Теләге — мәдәният өлкәсен сайлау. Инде уйлап та куйган: режиссерлыкка укырга! Хәлим аның талантлы булуын, баянда да яхшы уйнавын, җырга-биюгә, шигырь сөйләүгә дә осталыкларын инде үз күзе белән күреп бәяләгәнлектән, киләчәк казанышларына шик белдерә алмый. Институтка керә алуына да өмете зурдан. Шунлыктан кызның хыялларын да сабыр гына тыңлый. Күп вакытта сүзләрен «әйе», «дөрес» дигән раслау кәлимәләрендә җөпләп бара бирә. Галимә аның кулына шундый итеп кысып тотынган, хәзер җибәрсәң, егылып китәр төсле.
Алар якты ай, аннары, аңа кушып, эре энҗе бөртек йолдызлар турында сөйләштеләр. Төнге күк йөзе гомер булмаганны сыек зәңгәр якты иде. Таңга әлегә ерак. Ә күккә карасаң, җәйдер сыман. Даими үзгәрешсез бу манзара ни өчендер кешеләрне үзенә чакырып тора. Ракеталар ясап, очып китеп карыйлар, китаплар язып, йолдызларга сәяхәтләр хакында фаразлы хыяллар коралар. «Анда ниләр булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул»,— дигәнме Тукаебыз?
Хәлим ни кадәр генә хыялый егетләр хисабында йөрмәсен, Галимәне җир өстенә кире кайтарды. Алар мәктәптә уку хакында сөйләшеп алдылар. Кыз:
— Сезне укытучылар кереп сәлам бирерме дип ничек көттеләр! Күренмәдегез!— диде, тавышында борчылу һәм канәгатьсезлек билгеләре күрсәтеп.
Болай да сүзсез барган егет бөтенләй дә үз эченә чумды. Галимәгә аңардан берәр аваз ишетү һәм тартып чыгару да авыр иде. Шунлыктан ул күбрәк үзе сөйләде. Бер җепкә тезелеп барган энҗе бөртекләре кебек саф, хәйләсез сүзләре Хәлимнең күңелендәге бозларны эретерлек иде. Шунда кыз тагын да сорап куйды:
— Егетләрнең калада да йөргәне, авылда да сөйгән яры була диләр... Дөресме?
Җавап бирмичә калдырырга ярамый иде. Әмма Хәлим икеләнеп калды. Аның озак уйлавыннан чыгып, кемлеген ачыкларга мөмкин булачак. Әмма кыз үзе дә соравыннан шомланып калган иде мөгаен. Хәлимнең калада йөргән кызы барлыгы хакында әйтүе аның йөрәгенә агулы ук сыман килеп кадаласы.
— Юк, бу бар егетләргә дә карамый! Мәсәлән, миңа,— диде ул, инде теле ачылып. Әмма дәлилләргә көче җитмәде, хыялы да мөмкинлек бирмәде. Гүяки ул нәрсәнедер яшерәдер сыман тоелды. Мондый егеткә кемнең дә булса күз салмый калуы сәер һәм шикле иде. Кыз, сүз дилбегәсен кулыннан ычкындырмыйча, шунда ук кабат сорау бирергә батырчылык итте:
— Кала кызлары карамасалар, анда чибәр-чибәр авыл кызлары беткәнмени? Әллә шушы кадәр дә кешедән куркасызмы?
Галимәнең бу сүзләре, беренчедән, егетнең күңел кылларына чиртү булса, икенчедән, серләренә төшенергә омтылыш белән бәйле, өченчедән, Хәлимгә күңеле ятканлыкны дәлилләү рәвешендәрәк килеп чыктылар. Шушындый капма-каршы хисләр өермәсе һәм теләк-омтылыш дәрте бергә җыелып, бер йөрәкнең икенчесенә һөҗүм итүе сыйфатын алды. Хәзер Хәлим калада йөргән кызы барлыгын әйтсә, Галимә аһ итәчәк, юк икәнлеген яшермичә дәлилләп бирсә, мыскыллану утында яначак. Аның эндәшмичә кала алуы кайнар уйлар эчендә аптыравыннан исә дә, аларның очына чыгу юлын тапмавы әңгерәлегенә бәрабәр ителәчәк.
Кыз үзенең акылына соклануын йөрәгенең хәлсезләнә баруыннан тоярга мәҗбүр. Ул хисләрен табигате ярдәмендә баса белүен аңлатырга омтылып:
— Мөгаен аларның күзләре юктыр, күңелләре йоклагандыр...— диде.
Галимәнең бу әйткәннәре Хәлимне тәмам телсез калган җиреннән уяткандай иттеләр. Сер диңгезенә баткан җиреннән кинәт калкып чыккандай ул, күкрәгендә һава алыштырып, киң сулыш алырга өлгерде. Әмма бу юлы да эндәшми калырга үзендә көч тапты. Адымнарын саташтырып алуы, атлап килгән җиреннән таеп куюы Галимәнең көлкесен уятты. Шушы җитлеккән мәктәп баласының күзәтүчән булуы аның табигый акыл белән коралланганлыгына дәлил исә дә, егет:
— Нәрсә, әллә мин шушы кадәр көлке, шөкәтсезме?— дип сорады. Аның өстенә өелгән гаделсез тойгы авырлыгын кыз җиңелчә сүз белән генә алып ташлады:
— Мин бала бит әле, бу көлүем дә шуңардан гына!— диде.
Аның тавышында илаһи бер рәхәтлек аһәңнәре барлыкка килеп, тулган ае, йолдызлары, ак кары, сары күзле тәрәзәләре белән бергә Сарайлы авылын сихри дөньяның үзәгенә әверелдерделәр. Яшьләрнең күңелен чайкалдырып эчке моң агылмаса, бик сәер булыр иде. Бу — сөю-сәгадәт моңы.
Алар рәхәт кенә атлый да атлый бирделәр. Инде кулга-кул да тотынышырлык сабырлыклары юк иде. Йөрәк дәрте аларга канатлар биргән, бөтенләй дә бүтән дөньяга күтәреп алып китеп, шунда яшәтә башлаган. Алар моның шулай икәнлеген икесе дә бердәй тоялар, әмма бер-берсенә белдерергә генә кыймыйлар.


VIII
Гүяки галәм читеннән җыр ишетелә иде: «Сөйгән ярлар кавышсыннар, берүк, мәхрүм итмәгез...» Кемдер радиомы, телевизормы, көй уйнаткычмы куйган әллә — дәртле җыр йөрәкләргә үтеп-үтеп ишетелә. Яшәүнең барышы үзгәрә, тарафларны саташтырганнар дөрес юлга кире кайталар, саф күңелләр бәхетләренә таба яңа дәрт белән ашкына...
Хәлимнең бик соң кайтуы да, иртәннән уяна алмыйча йоклавы да, кинәт сагышланып калган көләч йөзе дә әнисе Нәгыймә апаның күз уңыннан, уй-хәсрәтеннән читтә калмады.
— Ул Галимәнең әнкәсе бер дә зат иясе булмады, ире Салаватны бик интектерде,— диде ул, акылы мәхәббәт хәсрәтеннән айнып җитмәгән, юынып өстәл янына чәйгә утырган улының күңелендә сагыш ялкынын тергезеп. Ананың баланы хатадан коткарырга теләве бер дә яман гамәл түгел, моны аңларга кирәк. Нәгыймә апаның үлчәүле, сүздә һәм эштә төгәллекне яратуы гомум-мәгълүм исә дә, йөрәк хисләрендә әллә ни исәп-хисаплы түгеллеген улы белмәскә дә мөмкин иде. Бу юлы Хәлим ишетмәгәндәй кыланды. Бала чагыннан сер саклаучан улының күңел буасын җимермәс өчен Нәгыймә апа да икенче җөмләсен саграк әйтеп куйды:
— Сарайлыга кадәр барып йөргәнсең икән шул, улым!
Монысыны ук сөйләп бирерлек, әнкәсенә китереп җиткерерлек кеше-караның күзенә чалынмавын егет яхшы белгәндәй иде, әмма да хәйран итте, хәтта аптырау билгеләре йөзенә үк бәреп чыкты. Адәм белән сөйләшүнең тәртибен белү өчен югары уку йортларында гыйлем эстәп газаплануның кирәге юк, күзәтүчән икәнсең, тормыш тәҗрибәсе бар сабакларны да бирә. Нәгыймә апа улындагы үзгәрешләргә елмаеп кына куйды. Хәлимнең төнлә кайтмыйча калуы аның йокысын алган иде, билгеле. Ничә тапкырлар ишек алдына чыгып, урам якка колагын куйды: бер-бер очта сугышмыйлармы, талаш-ызгыш, тавыш-мазар юкмы? Ул хәтта күршеләренең олы йонлач Сарбаеның, аяк астында кар шыгырдатып, ай нурында үз шәүләсенең шуыша ияреп килүеннән дә шикләнеп узып китүен, койма артында күзәтеп торган хатынның тынын да сизми йөрүен күзәтеп калды. Бишенчеме чыкканында гына тау ягыннан берәүнең төшеп баруын, адымнары тигезлегеннән улы икәнлеген чамалады. Бәхетенә ай якты, Хәлимнең йөреше җитез, атлаулары егетләрчә тәвәккәл һәм эре иделәр. Нәгыймә апа өенә кереп югалды. Шулай ук йокысыз газапланган, әмма хатынына сиздерергә кирәк тапмаган ире Бәкер абзыйга, мин синең хәйләңне беләм дигәндәй:
— Кайта,— дип әйтте.
Ата кеше, ачык итеп:
— Аллага шөкер икән!— диде.
Хәлим мыштым гына килеп кергәндә алар икәүләп тиң гүяки рәхәт йокыда иделәр. Гырылдап-гырылдап та алдылар.
Уллары ут яндырмады. Хәер, якты ай нурлары тәрәзәләрдән ургылып җылы өй эченә тулган, гүяки махсус шулай эшләгәннәр кебек иде. Саташып әтәч кычкыруы җеннәрнең котын алган булырга кирәк, идән асты хайваннарыннан күсеме-тычканнармы чабышып узды. Ул хәсрәт чиктерүчеләрдән котылу чарасы итеп куелган капкыннар да, салынган агулар да ярдәм итмәделәр. Җылы нигезне алар да сөя. Нигез суынса, юк буласылар инде, анысы. Ходай сакласын!
Кайсыннан «Ходай сакласын» диде әле? Боларын ук уйлап бетерергә өлгерми, Нәгыймә апа да, улының урынына кайтып ятуына сөенеп йоклап китте. Балалары алты почмаклы йортларының түр ягында, үзләре алгы якта иделәр. Хәлимнең караваты эчке бүлмәнең уңында ук, бу якка якын, сулыш алуын да яшерергә ирек бирмәслек ишек янында гына.
Ул ничек ятса, шулай тынсыз калды. Җиңел сулышы ананың күңелендәге хәсрәтләрен алып ташлады. Ул инде аның Галимәне озата баруын да, «эшенең пешүен» дә тиз төшенде. Моңа кадәр аларның икесен бергә пар итеп күрергә теләп яшәсә, инде бу уеннан кире кайтып, араларына киртә утырту уена керешүен сизми дә калды. Галимәнең әнисе Камиләне җене сөймәгәнлеге исенә төште булса кирәк:
— Кызы әтисенә охшаса гына инде,— диде.— анасы кебек җанына тынгы табалмыйча ирдән китеп-кайтып җәфаламасын!
Хәлимнең сагаеп калуы йөзенә чыкты. Чәй эчеп утырган җиреннән кулындагы чынаягы тибрәлеп, өстәлгә түгелеп алды. Аптыраулы вакытта һаман шулай була, дикъкатең югала.
— Бу нинди бала-чага кебек чәй түгеп утыру инде?— диде Нәгыймә апа. Ул үзе бу вакытта колхоз фермаларыннан сарык бәрәннәрен карап, иртәнге эшеннән кайткан, йокламадым дип югалып йөри белми, тәндә һәм зиһендә даими ныклыкны өстен куюын үз барлыгы белән дәлилли алырлык хәлдә иде.— Әтиең ишек алдында иртәннән эшкә көтә. Минем дә тагын фермага китәсем бар! Ә син йокыңнан уяна алмыйсың!
Сүзләренең берсе өстенә икенчесе өелүе әнисенең чыннан да ашыгуы хакында сөйли иделәр. Соңарып кайтуы Хәлимнең үзенә дә уңайсызлык сала, кәефенә тия.
— Әткәй янына эшкә чыгарга ашыгадыр идем, авызым пешкән кебек булды. Инде китәр вакытлар да якынаеп килә.
Хәлимнең күңеленнән ургылып чыккан сагыш һәр сүзенең йомшак авазына кушылды, ананың хәтере болай да сак иде, инде тагын да уалып киткәндәй таралды. Йөрәге аша узып чыккан «аһ»ы вакытсыз булды, газ плитәсе янында пешеренеп маташкан җирендә кайнар табага кулы белән ябышып алып, аны төшереп җибәрә язды.
— Әнкәй, нәрсә булды?
Улының өстәл артыннан сикереп торып, нәрсә белән ничек ярдәм итәргә белми аптырап талпынуы вакытында аягы сулы чиләкне, тиеп китеп, чак аударып җибәрмәде. Кыяфәтсез дию пәрие дә шушы кадәр саксыз булмас. Балаларны үзең өчен, ярдәмен, бәхетен күрермен дип үстерәсең дә, аны кырыкмаса-кырык ят үзенә дәгъвалап алып китә — шушымы котыңның дәрманын ватмасын? Сөйләргә генә җиңел!
— Абыең да авыл ягына әйләнеп тә карамады, кайтып та кергәне юк! Апалары янына Чаллыга китеп барды да, кайтам дип вәгъдә биргән иде дә, икенче көнне үк КамАЗ машинасын йөртергә эшкә чыккан. Солдат хезмәтен бетерсә, гел янда йөрерме, дидем, ә аның кайтып керергә вакыты да юк. Әле Уфага чабалар, әле арырак китәләр, ди. Апаң да районда. Әтиең кул арасына керер дип синең ялыңны көтте. Инде Казанга китеп барыр вакытың да җиттемени?
Нәгыймә апаның бу сүзләре улыннан, капкан ризыгын ташлатып, әтисенә булышырга дип ишек алдына эшкә чыгарга ашыгуын теләүдән идеме, әллә инде башка сәбәпләре дә бармы — аларын ук Хәлим уйлап өлгермәде. Аяк өсте генә чәен тәмамлады да элгечтәге кышкы киемнәренә кулын сузды. Нәгыймә апаны гүяки җен алыштырган диярсең, фикере-уе да таркау, кулындагы эшләре дә аркылыга-торкылы килеп торучанга әверелгән иделәр. Боларның сәбәбе барыбер дә төнге йокысызлыктан, улын күз-колактан югалтып торудан, борчылу җәфасын чигүдән дә, Галимәне озатып, Хәлименең «ялгышуыннан» да идеме — егет кеше ничә уена кертеп, соңгысына «алай икән» дип туктады. Шулайдыр... Галимәне сөйми торганнардыр...
Кеше үзенең хаталануларын аңлап бетермәскә дә мөмкин. Хәлимнең зиһене ул көнне, күңел хисләренең рәхәт дулкыннарында ял итеп, хыял офыкларына карашын юнәлтүдән ары китә алмаганлыгын яшермәде. Абзар-кураларны кыш уртасына шактый калыная башлаган тирестән тазарту кирәк иде. Әтисе, вакыты булып, иртәннән шул эшкә керешкәннән, улының соңарып кушылуыннан әллә ни канәгатьсезлек белдермәде. Әмма Хәлим елгыр сәнәк белән үз аягына ике тапкыр төртеп алгач, ачуланмый да калмады:
— Нишлисең болай ашыгып? Саграк кылан, җәрәхәтләнерсең бит!— диде.
Егет бар дикъкатен җыйды. Ниндидер йомшак күз карашы һәм сүзсезлеге аның күңеле кайсы тарафларда акылын адаштырып йөртүен чамаларга мөмкинлек биргәнлектән, ата кеше аңа күз иркәләве һәм юатуы белән карап-карап куйды.
— Ни булды, әткәй?— диде Хәлим, әтисе Бәкер агайның нидер әйтергә җыенганын тойгандай.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Куш Каен Аланлыгы - 03
  • Büleklär
  • Куш Каен Аланлыгы - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4209
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2101
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4136
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2175
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4151
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2184
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4032
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2137
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4070
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2166
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3884
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2092
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4156
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2237
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4000
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2085
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4210
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4068
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2152
    37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4327
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2220
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Куш Каен Аланлыгы - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 1739
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1068
    45.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.