Latin

Күршеләр (юмореска)

Süzlärneñ gomumi sanı 790
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 527
49.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
(юмореска)
Хуҗалык көтүен көтәргә ялланган чуваш мужигы эчүгә сабышкач, авыл халкы көтүне чиратлап көтәргә килеште. Гомер буе эт белән мәче шикелле сугышып-талашып яшәгән ике күрше – Гайфи белән Сөнгать бүген гомерләрендә беренче тапкыр бергәләп көтүгә чыктылар. Бүген аларның чираты…
Болай әйбәт кенә кешеләр инде үзләре. Тик менә бер-берсе белән никтер уртак тел таба алмыйлар. Әтиләреннән күреп, инде балалары да бер-берсен күралмый башлады. Тәмам дошманлашып беттеләр. Әле Гайфинеке сөрән салып елап кайта, әле Сөнгатьнеке. Малайларын яклап капка төбенә башта әниләре чыга, һәм һәрвакыттагыча кечкенәләр башлап җибәргән сугышны әтиләре тәмамлый. Гадәттә күбрәк Сөнгатькә эләгә, чөнки Гайфи бер башка биегрәк тә, тазарак та. Аның каравы, Сөнгать һәр бәрелештән соң Гайфине судка бирә. Инде райондагы судьялар да танып бетерделәр үзләрен. Һәр гаризаларына да игътибар итми башладылар. Гаризалар саны алты-җидегә тулгач кына, бөтенесен бергә җыйнап, суд кебек нәрсә үткәреп алалар. Әле Гайфи түли штрафны, әле Сөнгать түли.
Бер-ике ай тынычланып торганнан соң, Сөнгать гариза язып тагын судка китә. Баксаң, Гайфинең яңа гына салып куйган сарае түбәсеннән Сөнгатьнең йорт нигезенә яңгыр суы ага икән. Гайфи дә өлешсез калмый, ул да судка биреп Сөнгатьнең инде алма бирә башлаган алмагачларын кистерә. Теге гөнаһсыз алмагачлар Гайфинең кыяр түтәленә төшәсе кояш нурларын каплыйлар икән.
Инде менә айдан артык бардыр, Гайфи һәр көнне күршесе Сөнгать абзарындагы дуңгыз чинаган тавышка сискәнеп уяна. Хәер, теге мур кыргыры нәрсә 15-20 минут чинаганнан соң туктый туктавын. Әмма ләкин шул 15-20 минут эчендә Гайфинең көне буенча җитәрлек итеп кәефе кырыла. Соңгы арада ачуыннан тәмам шартлар дәрәҗәгә җитте. Ләкин теге дуңгызга бәйләнерлек бернинди сәбәп тә юк кебек. Ә чучка һәр көнне нәкъ иртәнге биштә көйләп куйган сәгать кебек чинапмы-чиный…
...Көне буена бер сүз сөйләшмәделәр күршеләр. Хәер, кигәвенгә чыдый алмыйча дулап чапкан сыерларны куып йөреп, сөйләшергә вакытлары да булмады. Ниһаять, кичен көч-хәл белән көтүне авылга алып кайткач, арып-талып басу капкасы төбенә килеп утырдылар.
– Тартасыңмы? – диде Гайфи, кесәсеннән коелып бетә язган папирос чыгарып. Сөнгать ризалыгын белдереп башын какты. Таралып барган көтүгә карап, сүзсез генә тәмәкеләрен тартып бетерделәр.
– Арылды, – дип Гайфи беренче булып тынлыкны бозды. Сөнгать тагын баш какты.
Тагын озак кына сүзсез утырдылар.
- Әллә… нитикме… ә? – Бусы да Гайфи иде.
- Нитикме?
– Арылды да… Тамакны чылатыйкмы әллә дим… Миндә хатыннан яшереп куйган нәрсә бар…
Бушка эчәрә җай чыкканга сөенеп, Сөнгатьнең күзләре ялтырап алды.
– Белмим тагы… дигән булды ул.
– Әйдә, бер сөйләшеп утырырбыз ичмасам. Ни гомер күршеләр булып яшәп, адәм рәтле сөйләшкән дә юк.
Сөнгать, ризалыгын белдереп, тагын баш какты. Ләкин менә кемнәрдә утырырга икәнен генә килешә алмадылар. Берсе дә күршесен өенә чакырырга батырчылык итмәде. Ник дисәң, өйдә хатыннар да бар бит әле. Алар янына ничек алып керергә кирәк кичәге дошманыңны?! Берсенең тырналган бите, икенчесенең чәйнәлгән бармаклары әлегәчә төзәлеп бетмәгән. Шуңа күрә нейтраль территориядә – абзар артында - бәрәңге бакчасындагы ызанда очрашырга сүз куештылар.
Гайфи бик зур калай тустаган белән ачы бал алып чыкты. Ә Сөнгать ипи белән суган тыгып чыккан иде. Бер-берсенә карамый гына ике күрше янәшә утырдылар.
– Давай, манчы, – диде Гайфи, тустаганны Сөнгатькә таба этеп. Сөнгать тустаганны алып иреннәренә тидергән генә иде, капылт кына нидер исенә төшеп, кире урынына куйды.
– Давай, үзең пирвый, – диде ул астан гына Гайфигә карап.
“Ышанмый, кәрлә тәре”, – дип уйлады Гайфи, ә үзе ни уйлаганын сиздермәскә тырышып, эһ! тә итмичә, савытның яртысын чүмереп тә куйды. Мыекларын сөртеп бер кикергәннән соң тустаганны күршесенә этәрде. Сөнгать тә тустаганга сузылды. Тагын озак кына сөйләшмичә кикерешеп утырдылар. Шул вакыт Сөнгатьнең абзарыннан дуңгыз мыркылдаган тавыш ишетелде.
– Мөселман кешегә бер дә килешми инде, күрше, – диде Гайфи сузып кына.
– Нәрсә ул? – дип кызыксынды Сөнгать.
– Дуңгыз асрау, минәйтәм, бер дә килешми инде дим.
– Килешми шул…
– Бигрәк пычрак хайван бит.
– Пычрак… Бик шакшы… бик са-сы-ы…
– Нишләп асрыйсың алай булгач?
– Тиздән суям инде. Котылам аллаһ боерса, – диде Сөнгать эчке бер канәгатьләнү белән.
– Карале, күрше, нишләп акыра ул һәр көнне иртә белән?
– Әй-й… кыйныйм ла мин аны… яратмыйм заразаны! – диде балдан соң теле ачыла башлаган Сөнгать. – Әле өченче көн тотып печтем үзен, акырганын ишеткәнсеңдер, – дип, ул тагын тустаганга сузылды.
Шул вакыт борыны белән ябылып бетмәгән абзар ишеген ачып, бакча якка Сөнгатьнең дуңгызы килеп чыкты. Чыкты да, түгәрәк, мәгънәсез күзләре белән бал эчеп утыручы хуҗасына карап тора башлады. Кайсыдыр шаяны дуңгызның түп-түгәрәк борыны астына мыек ясап куйган иде. Гайфи тыела алмыйчан шаркылдап көлеп җибәрде. Нәрсә булды икән дип, Сөнгать тә эчүеннән туктады. Үзенә карап торган дуңгызны күргәч, чырае үзгәреп китте. Дуңгыз күпмедер карап торганнан соң, ялкау гына кире абзар ягына борылды. Шунда Гайфи көлеп утырган җиреннән туктап, шап итеп авызын япты. Ни күзе белән күрсен: дуңгызның сыртына идән буявы белән кәкре-бөкре итеп “Гайфи” дип язылган иде! Калганы күз ачып йомган арада булды. Ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән Гайфи тустаганның сабыннан тотып, бар көченә күршесенең авызына китереп сукты. Сөнгать тустаганы-ние белән җирдә аунап яткан арада, Гайфи тиз генә өеннән ике көпшәле ау мылтыгы күтәреп чыкты да, хуҗасы янында мыркылдап торган “Гайфи”не атып үтерде...
Икенче көнне иртә белән күршеләр районга сөт илтә торган машинага утырып, судка гариза илтергә киттеләр...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.