Latin

Күрәзә - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 4609
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2084
40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
— Ишетәсеңме мине, Җанбалык? Ачуланма, яме. Мин сине үз кулларым белән салкын суга салдым. Салмас та идем, шулай кирәк. Син бит табигать баласы, синең гомер бишегең, туган илең — шушы күл. Синең белән бергә мин үземнең дә бер газиз өлешемне салам, шуңа күрә син ялгыз түгел. Синең дә бер өлешең миндә кала. Мин моны сизәм, тоям, беләм. Исән-сау тор, син исән булсаң, мин дә исән булырмын. Язын тагын очрашырбыз. Сөйләшербез… Йә, хуш, Җанбалык…
Балык һаман шул бер урында торды. Нишләптер күл төбенә төшеп китәсе килмәде аның. Газиз карт моны нәрсәгә юрарга да белмәде. Ләкин үрелеп кире алмады. Балыкка карап тагын бер мәртәбә башын иде дә, Рөстәмне җитәкләп, кайту сукмагына чыкты.
Җанбалыкны күлдә калдырып кайткач, Газиз карт тиз генә өйгә кермәде әле. Юк эшне бар итеп ишегалдында йөрде, абзар-кураларны, амбар-келәтләрне барлап чыкты, бакчага кереп утырды. Барыбер тынычлана алмады. Шул тынгысыз хәлендә Фатыймасы янына керергә туры киләчәк аңа. Бәлки… бергә гомер иткән карчыгы янында тынычланыр аның ярсынган күңеле?
Юк, тынычланмады. Җан-рухыннан мәхрүм калган кеше кебек, тавышсыз-өнсез генә өйгә керде дә, башын күтәреп тә карамыйча, мыштым гына өстәл артына барып утырды.
— Чәй ясап биримме, атасы? — дип, өтәләнеп мич артыннан килеп чыккан Фатыйма карчык аны танымады. “Атасы” дип, үтә дә ягымлы чагында, картның күңелен күрәсе килгәндә генә әйтә ул. Әмма бу юлы Газиз картка шушы мөлаем сүз дә тәэсир итә алмады.
Фатыйма карчык аны борчымаска булды. Янәшә намазга басканда да дәшмәде, соңыннан намазлыкларын төреп, шүрлеккә алып куйгач та сөйләшмәде. Күзлеген киеп, “Мөселман календаре” карарга тотынган карты аңа бик тә кызганыч булып күренде. Йөзе агарыбрак киткән, күзләре эчкә баткан, бу күзләрдәге нур балкышы да җуелган кебек тоелды. Өши, ахры, ул. Әнә бит сырма камзулына кадәр киеп куйган, аның өстеннән иске шәл бөркәнгән. Югыйсә өй дә җылы бит…
Газиз карт, чынлап та, гомердә булмаганча, өшеп-туңып утыра иде. Мал карап кергән Фатыйма карчык:
— Суытып җибәрде бит әле, әнә чиләктәге сулар туңган, сыер асты да шакыраеп каткан, ай-һай, иртәләде бу кыш, — дип, түшәк читендә бөркәнеп, ябынып утырган картының хәленә кермәкче булды.
Карт дәшмәде.
Фатыйма карчыкның кайнар чәе дә ярдәм итмәде. Аптырагач, градусник куеп карадылар. Юк, температура тәртиптә. Шулай да Газиз карт ничек киенгән шул килеш, өстенә тагын ике кат юрган ябынып ятарга булды.
Суык китмәде. Тәненә җылы үтмәде. Җанында да бер тамчы җылы юк иде. Гүя бу җан урынында ниндидер ачыклык, бушлык ыржаеп калган, шул бушлык аша салкын җил ыжгырып тора…
Газиз карт та, Фатыйма карчык та бик яхшы аңлыйлар — бу авыру түгел, бу — суык, бу — күңелдәге бушлык, бу — югалту, бу — билгесезлек… Моннан соң кыен булачак, хәтта бик кыен булачак. Һәм бу кыенлыкны Газиз карт үзе сорап алгандай алды…
Төне буе йоклап йокы булмады. Газиз карт туңып-калтыранып чыкты, Фатыйма карчык та керфек какмады. Иртәнге якта гына икесе бер-берсенә сыенып йокыга киттеләр.
Таң атып, көн ачылгач, чылтырап капка келәсе күтәрелде, шыгырдап өйалды ишеге ачылды, бу тавышлардан соң, озак көттермичә, суык болыты ияртеп, ишектән әлеге дә баягы Рөстәм килеп керде. Кулында — чиләк. Чиләк эчендә — бозлы су... Үзе еламый гына: — Якын әби! Якын бабай! Җанбалык өшегән!.. Боз булган... Нишлибез инде?.. Ничек терелтәбез?.. Без кичә калдырып киткән урында торган да торган, шуңа туңган ул... Менә алып кайттым...
Рөстәм чиләк эченнән яртылаш бозга каткан балык гәүдәсен тартып чыгарды. Ай-вай килеп, Фатыйма карчык мич артыннан таныш табакны алып чыкты. Балыкны җылымса суга җибәрделәр. Боз калын түгел иде, тиз эреп бетте. Җанбалык берәр сәгатьләп хәрәкәтсез ятты да, судагы боз кисәкләрен аралый-аралый, салмак кына йөзеп китте. Иң сөенгәне Рөстәм булгандыр. Газиз карт дәшмәде — аптыраган кыяфәттә башын кагып тик торды. Ә менә Фатыйма карчык бу вакыйгадан олы мәгънә чыгарды.
— Менә ни өчен өшегәнсең син…
7
Тагын өчәүләп яшәп киттеләр. Рөстәм күл төбеннән ләм казып алып кайтты. Бу ләмне табак төбенә җәеп, аны камыш кыяклары белән бастырып куйдылар. Су тынчымасын өчен, көмеш кирәк иде. Мәңге исерек Торнадан теге тәңкәләрне кире кайтарып ала алмадылар. Күрше Зәйтүнә кортка ярдәмгә килде, яшьлегендә чәченә тагып йөрткән көмеш чулпыларын кертте. Юк, сорамадылар да. Үзе кертте. “Көмеш-көмеш” дип өзгәләнүләрен ишетеп калгандыр инде.
Җанбалык җаен тапты. Алып кайтканның икенче көнендә үк, камыш кыякларын аралап керде дә, сыртына ятып, ләмне кыйный башлады. Табакта кечкенә давыл-гарасат купты. Ләм су төбенә утырганда, балык, ләм астында калып, күренмәслек булган иде инде. Ул шулай бөтен кеше күз алдында кышкы йокысына китеп барды, ә Газиз карт белән Фатыйма карчык бераз тынычланып калгандай булдылар. Әмма чоланның караңгы почмагында торган балык хакында онытмыйлар: көненә йөз мәртәбә чыгып карыйлар. Чоланда су туңмый, гел генә йөреп торылгач, өйдән ургылып чыккан җылы һава салкынны өркетебрәк тора. Балык яткан табак суына юка гына элпә каплап куйды, ул калыная башласа, шундук ватып алалар. Суыклар булмады түгел, булды. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан каты салкыннар башлангач, Фатыйма карчык белән Газиз карт, сак кына кыланып, табакны өйгә кертеп тордылар.
Тормыш дәвам итте. Балык мәшәкате белән үзенең авыруын да, башка аһ-зарларын да тиз онытты Газиз карт. Фатыйма карчык кына тынычланып бетә алмады. Балык өчен ул аеруча нык өтәләнде. Чөнки картның гомере шушы су асты кошы белән бәйләнгән булуын ул Газиз картның үзенә караганда да ныграк төшенгән иде.
Шулай дип уйлавы белән Фатыйма карчык нык ялгышты. Кеше-кара күрмәгәндә, Газиз карт, чоланга чыгып, үзенең Җанбалыгы белән сөйләшеп йөри башлады. Әйтүемчә, бу хакта хәтта аның үз карчыгы да озак вакытлар белми яшәде. Ә беркөнне түбән оч Сәвияләргә кич утырырга дип чыгып киткәч, онытып калдырган кул эшләрен алыр өчен өйгә кергәндә, чоланда ут күреп, коты ботына төште. Җаны чыга дип тора! Ә анда!.. Карты теге балык белән сөйләшеп тора!
— Минем яшисем килә, Җанбалык… Юк, артыгын сорамыйм. Кеше өлеше кирәк түгел миңа. Үземә тигәне дә җитә. Беләм, миндә бик каты авыру бар… Син булмасаң, күптән үлгән дә булыр идем инде… Тагын бераз яшисем килә, Җанбалык… Бер ай, ике ай, ярты ел гына гомер бир миңа, ялварып сорыйм… Әй, ишетәсеңме, Җанбалык?
— Ишетә-ә-әм… Яшә, Газизҗа-а-ан…
Әллә каян, дөнья төпкеленнән ишетелгән тонык аваз Фатыйма карчыкны күтенә утырта язды. Ул, ишек яңагына сарылып, сулыш алырга да куркып, баскан урынында катып тора бирде. Газиз карт сүзен дәвам итте:
— Гөнаһларым да бар минем, беләм. Ләкин мин һәрвакыт биргән сүземә тугры калдым. Кешегә зыян салмадым, алдамадым, хыянәт итмәдем, иман алыштырмадым, догадан ваз кичмәдем…
Тик… мин… утыз сигезенче елда, колхоз басуыннан бер капчык бодай урлап, туганнарымны үлемнән саклап калдым… Кырык икенче елда, атакага барганда, дошман пулясыннан читкә тайпылып, исән калдым; ул пуля янәшә барган Хәбибрахманның җанын кыйды… Илле җиденче елда элеккеге мәчет бинасыннан дуңгыз абзары ясадым... Алтмыш биштә, ураза вакытында, исерек Торна коткысына ияреп, авызыма хәмер каптым... Җитмеш тугызда, сабантуйдан кайтканда, Фатыймага авыр сүз әйттем... Арба күчәре сынуда аның бернинди гаебе дә юк иде бит... Беләм анысын, Ходай Тәгалә җәза бирми, ул бәндәләрен куркыта гына... Шул куркуымның бер өлешен генә булса да үзеңә алсаң иде, Җанбалык… Курку гомерне кыскарта бит…
Ишек катында сөялеп торган Фатыйма карчык түзмәде, сулкылдап елап җибәрде. Юк, күзеннән бер бөртек яшь тә чыкмады аның, ул күзләре белән еламады, күңеле белән елады. Аның мышкылдавын Газиз карт та ишетте, ахры, тиз-тиз генә җыенып, ишеккә таба килә башлады.
— Карчык, синме бу?
Фатыйма дәшәрлек хәлдә түгел иде. Ул күз төпләренӘнән булмаган яшен сыпырып булашты да, эш кырган кеше шикелле, ян сәкедә торган сөт чиләгенә барып ябышты.
Газиз карт барыбер нидер сизенә иде. Шуңа күрә тагын сорады:
— Бер-бер хәл булмагандыр бит, карчык? Әллә елыйсың инде?
— Юк-юк, әтисе… Менә сөт аертасы бар икәне искә төште дә кире кайттым әле. Кергәндә, гөнаһ шомлыгы, ишеккә кулым кысылып китте… Шул авыртуга күңелем җебеп алды… Ә болай барысы да әйбәт, атасы. Әйдә инде, керик… Хәзер чәй куеп җибәрәм…
8
Яз иртә килде. Быел яз белән җәй бергә килделәр. Март аенда ук җир арчылып, апрельдә, офыктан офыккача, бөтен дөньяны яшеллек каплады. Табигать уянды, кошларга, җәнлек-җанварларга, бөтен җан ияләренә җан керде. Чынлап та, “җанвар” дигәндә, “җан бар” дигән мәгънә бар бит, “җәнлек” сүзе дә баштарак “җанлык”, ягъни “җан урыны” булып йөргәндер. Ә “җан иясе” сүзеннән мәгънә эзләп торасы да юк. Үзе үк кычкырып әйтеп тора.
Ә күлләрдәге, сулыклардагы балыклар? Язгы кояш җылысын тоеп, алар уянмыймыни? “Балык” сүзе дә шулай ук нур, балкыш белән бәйләнгән. Борынгылар нурны, балкышны гади генә “балык” дип йөрткәннәр. Шул ук борынгылар өчен “нур” — “җан” дигән сүз. Нур — җанның күзәнәге, асылы бит. Димәк, “балк” һәм “балык” сүзләрендә дә “җан” мәгънәсе бар. Шуңа күрә балыклар уяну — сулыклардагы җаннарның, җан ияләренең уянуы дигән сүз…
Газиз картларда яшәүче кәрәкә балыгы да, үз вакытын белеп, кояшлы, нурлы дөнья барлыгын исенә төшерде һәм, ләмле суны болгатып, өскә калыкты. Ә өстә аны бу дөньяның ике өлкән кешесе зарыгып көтеп тора иде. Яннарында бер малай да бар. Менә шул өчәү, Җанбалык су өстендә күренүгә, шундый куандылар, хәтта елмаеп, көлеп җибәрделәр. Балык та елмайган кебек булды. Әмма аның кешенеке кебек матур күзләрендә ниндидер моң-сагыш бар иде. Бала баккан ана шикелле, Фатыйма карчык авызын бөрештереп сөйләнә башлады:
— И-и, җанкисәгем минем, тордыңмы, уяндыңмы? Тамагың ачкандыр, якты дөньяны сагынгансыңдыр… Әйдүк, төкле аягың белән рәхим ит безнең арага…
Шунда Рөстәм әйтеп куйды:
— Балыкның аягы була димени, Якын әби?
— Була, ник булмасын. Аның аягы — канатлары.
— Алайса, безнең кул-аяклал канат буламы?
— Артык күп сорау бирәсең син, балакай. Күп сорау могҗизаны үтерә ул.Үскәч барысын да белерсең әле, ә хәзер балыкны карарга, ашатырга кирәк… Каяле, китеп тор…
— Җанбалыкны… — Газиз карт карчыгын төзәтеп куйды.
Фатыйма сискәнеп китте, шундук картына күтәрелеп карады. Газиз картның күзләрендә ниндидер билгесез моң, гамь бар иде. Бу гамьле караш балык күзләрендәге моңсу карашка бик тә, бик тә охшаган иде.
Җанбалыкның суын алыштырдылар, күп итеп ризык бирделәр, Рөстәм суда үсә торган үләннәр табып алып кайтты. Табакны тәрәзә каршына, кояш нуры төшә торган урынга куйдылар. Аңа шул гына кирәк булган да. Тәрәзәдән балкып кояш күренә башлауга, табак читенә йөзеп килә дә, авыз-борынын өскә чыгарып, нидер әйтмәкче була, шулай кояшны, көнне сәламли кебек ул.
Яшәү күңеллеләнде. Газиз карт белән Фатыйма карчык тормышында ниндидер яңа мәгънә барлыкка килде. Бу балыкның язмышы аларның язмышына ныклап бәйләнеп өлгергән иде инде. Аларга гына түгел, Зәйтүнә кортка белән күрше малае Рөстәм язмышында да бар бу балык. Дөресрәге, Җанбалык!
Бердәнбер көнне бу Хода бәндәләренең язмыш сукмаклары бөтенләй башка якка борылып кереп китте. Бөтенесенә дә Зәйтүнә карчык сәбәпче булды. Көтү кугач, Фатыйма карчык янына сугылып чыга торган гадәте бар аның. Бу юлы кергәч, табактагы балыкка озак кына карап торды ул. Аннары бөтен яшәешнең асыл мәгънәсен ачып бирә торган сүзне әйтте:
— Балыкларның хәзер нәсел арттыра торган вакытлары…
Барысы бердәм бер-берсенә карашып алдылар. Ләкин Газиз карт та, Фатыйма карчык та, хәтта Зәйтүнә кортка да балыкларның ничек парлануын, ничек кавышуын, кайчан уылдык чәчеп, ничек гаилә коруын белмиләр иде. Шуны гына беләләр — һәр табигать баласы кебек үк, балыклар да язын нәсел калдыралар, язын тормыш коралар, гомерләрен озайталар.
Шулай итеп, Җанбалык, чоланнан өйгә кергәч, берничә атна гына яшәп калды. Бу юлы да аны күлгә Газиз карт белән Рөстәм илттеләр. Суга төшерер алдыннан, Газиз карт балыкка багышлап дога укыды, аны судагы тормышына бәхилләде.
Җанбалык, карт әйткәннәрне аңлаган кебек, койрыгын болгап, канатларын уйнатып, кагып торды. Табактан күлгә күчергәч тә, шушы сәер йоланы башкаруын дәвам итте ул. Әмма, көзге көндәге кебек, яр буенда озак юанмады, адәм балалары ягына тагын бер мәртәбә карап алды да, ук кебек атылып, төпкә төшеп китте. Аның шул китүе белән, Газиз карт күңелендә ниндидер бер мөһим кыл өзелгәндәй булды… Ул, янында басып торган Рөстәмнән дә кыенсынмыйча, балык киткән якка кул болгады:
— Сау бул, Җанбалык… Озак гомер яшә…
Шул вакыт күлдән ниндидер серле, иңрәүле, әмма ап-ачык тавыш ишетелде:
— Сау бул, Газизҗан… Озак гомер яшә…
Рөстәм дә ишеткән бу тавышны.
— Нәлсә бу, Якын бабай? Нинди тавыш бу?
— Бу — Җанбалык шулай безнең белән саубуллаша.
— Балыклал сөйләшми бит, Якын бабай!
— Балыклар сөйләшми, ә җаннар сөйләшә.
— Ә синең җанналны күлгәнең балмы, Якын бабай?
— Бу хакта сорарга ярамый, олан. Син дә сорама. Хәтта сөйләшергә ярамый. Җанны Ходай Тәгалә бирә, Ходай Тәгалә ала… Шуңа күрә җаннар — аның карамагында гына…
— Минем бит шуны гына беләсем килә: кешеләл җан балык булып яши ала микән? Яисә кош булып? Яисә беләл җәнлек, хайван булып?
— Белмим, олан. Шуны гына әйтә алам: дөньядагы тереклек белән кеше арасында җан багланышы бар. Шул җан кешенең асылын, тәртибен билгели. Ул зәгыйфьләнсә, кеше дә гарипләнә, хәтта кешелеген югалта… Мин шуны гына әйтә алам… Сиңа бу хакта белергә иртәрәк әле, олан. Әйдә кайтыйк инде. Фатыйма әбиең югалткандыр…
— Якын әби…
— Нәрсә-нәрсә?
— Якын әби ул миңа, Фатыйма әби түгел…
— Һе, якын дисең инде алайса?
— Якын шул. Сез миңа ошыйсыз…
— Син дә миңа бик ошыйсың, Рөстәм балам. Игелекле, иманлы бала булып үс. Син бездән соң да каласы кеше. Якын бабаң белән Якын әбиеңне онытма, яме. Безнең белән сөйләшеп тор…
— Үлгән кеше белән сөйләшеп буламыни?
— Була, балам, була. Аларның җаннары кала бит…
— Җан үлмимени, Якын бабай?
— Юк, җан — мәңгелек ул. Чөнки ул — Ходай Тәгалә ихтыярында…
— Ә синең җан кайда булыл соң, Якын бабай?
Газиз карт, күлгә карап, бераз уйланып торды. Аннары, Рөстәмгә борылып карамыйча, моңсу гына әйтеп куйды:
— Шушы урында булыр…
— Шушындамы? Әллә?.. Әллә… Җанбалык — синең җанмы, ә, Якын бабай?
Газиз карт бу юлы җавап бирмәде, авыр сулап куйды да кайту ягына кузгалды. Кулындагы чиләген шалтырата-шалтырата, Рөстәм аның артыннан иярде.
9
Сабантуйлар җитте. Авыл күзгә күренеп ишәя башлады. Газиз картның да улы кайтып төште. Марат дәү әтисен бик сагынган. Ләкин үпкәсе дә бар: “Нигә дип инде теге балыкны кире җибәргәннәр? Өйдә бернинди кызык калмаган…” Рөстәмне күргәч кенә тынычланды. Рөстәм аңа Җанбалык белән бәйле бөтен тарихны сөйләп бирде… Сөйләп бетергәч, Маратның колагына борынын төртеп: “Ул балык Якын бабайның җаны, белдеңме?” — дип пышылдады.
Тегесе аңлап бетермәде бугай, шәһәрдән алып кайткан машинасы белән уйнарга кереште. Рөстәм Җанбалыкка караганда уенчык машинасын өстенрәк күргән бу шәһәр баласына бераз сәерсенеп карап торды да, ярар, синеңчә булсын алайса, дигән кебек, өйләренә үз уенчыкларын алырга йөгерде.
Балыкның юклыгын белгәч, Фәһим дә, Гүзәл дә, нәрсәгәдер риза булмаган кебек, кашларын чөеп, борыннарын җыерып куйдылар. Аларның да бик күрәсе килгән икән Җанбалыкны. Соңыннан Фәһим басынкы гына тавыш белән:
— Һәр җан иясенең үз дөньясы, үз иле, үз тормышы булырга тиеш. Дөрес эшләгәнсең, әткәй, — дип әйтеп куйды.
Яулык очларын бөтереп, күзләрен сөртеп торучы Фатыйма карчыкны киленнәре Гүзәл кочаклап ук алды:
— Әнкәй, әллә елыйсың инде? Шул балык өченме?
— Балык кына түгел иде ул, кызым… Кеше карашлары, кеше акыллары бар иде аңарда. Шуңа да бик жәл. Нык күнегешкән идек… Бала караган кебек карадым мин аны… Нигә еламаска?! Елыйм, балам. Ул да җан бит. Җанбалык…
Газиз карт сүзгә кушылмады. Ул эченнән елый иде. Күңелендәге бетмәс сызлавык, тамак төбендәге үтмәс төер аңа бушанып, ачылып китәргә һич ирек бирми торалар иде…
Картның хәлен сизгән кебек, тәмле телле Гүзәл сорап куйды:
— Безнең әткәйдән дә матур кеше юк, әйеме, әнкәй? Әнә ул ничек түгәрәкләнеп, шомарып киткән безнең! Аллага шөкер, авыруы да үткән… Бүтән авырмыйсыңмы инде, әткәй?
Газиз карт елмаеп җибәрде. Тамагындагы теге төер эреп юкка чыкты. Күңелендәге сызлавык та басылгандай булды.
— И-и, кызым, бер дә авырмас идем, хәлемнән килсә… Бу арада бик әйбәт торам әле, сөбханалла-иншалла…
— Балыгы шулай терелтеп китте аны. Бу сихергә ышанмас җиреңнән ышанырсың, билләһи!
Барысы берьюлы ишек катына, дөресрәге, шул яктан килүче тавышка борылып карадылар. Анда, кулларына бер өем коймак күтәреп, Зәйтүнә кортка басып тора иде.
— Менә кунаклар кайтуын ишеттем дә бәйрәм ризыгы алып кердем әле. Авыл коймагыннан авыз итегез, балалар… Быел минем Хәлим берничек тә кайта алмый. Шуңа күрә аның өлеше сезгә тия…
Барысы бергә җыелып чәй эчтеләр. Күчтәнәч коймактан авыз иттеләр. Менә хәзер иң мөһим сүз башланырга тиеш. Һәркем шул сүзне көтә. Ул сүз быел аеруча авыр булачак…
Бу төбәкләрдә сабантуйлар бик җанлы, күңелле үтә. Аның башка авылларда булмаган кызык яклары бар. Бәйрәм буласы көнне бөтен ир-ат, ачы таң белән торып, Күәш күленә, аның тирәсендәге инешләргә балык тотарга төшә. Сабантуйдан соң, офыкка кичке эңгер-меңгер эленә башлагач, берничә урында олы казан асыла, анда балык шулпасы пешә… Авыл халкы, нәселләп тә, урамлап та, әнә шул казаннар тирәсенә җыелалар, табын җәяләр, “бер утырудан бер гомер” ясыйлар…
Балык Газиз дә гомере буе үз урамнарын балыкка кинәндереп яшәде. Сабантуй көннәрендә бигрәк тә. СоңӘгы берничә елда гына, авырып балыкка йөри алмый башлагач, урам халкы аның сыеннан авыз итә алмады. Аның урынына Фәһим төште. Кечкенәдән әтисе янында йөреп, балык тотуның бөтен серен белә ул.
— Әткәй, иртәгә дүртләрдә кузгалабызмы?
Балык тоту хакында бер сүз әйтелмәсә дә, нәрсә турында сүз барганын һәркем төшенеп алган иде. Барысы да дәррәү Газиз картка күтәрелеп карадылар.
— Дәү әти, мине дә ал әле!..
Маратны беркем дә ишетмәде. Газиз карт, карашларын чынаягыннан алмыйча гына, чәй эчүендә булды.
Фәһим түземсез иде. “Балык” мәсьәләсенә ул башка яклап килергә булды:
— Мин яңа кармаклар алып кайттым…
— Юк!
Газиз карт гомердә булмаганча кычкырып җибәрде. Барысы да шым булды. Ни уйларга да белмәделәр. Чөнки әле берни дә әйтелмәгән иде. “Юк…” Нәрсә юк? Яңа кармаклармы?
— Юк, беркая да бармыйбыз. Сез дә беркая бармыйсыз! Балык тоту бетте. Күәшкә юл ябылды…
Барысы да аңлашылды… Бөтенесенә дә Күәштә йөзеп йөргән Җанбалык “гаепле” иде. Газиз карт шул балыкның харап булуыннан курка. Ул харап булса, үзенә дә кыенлык киләчәк бит… Менә кайда ул хикмәт! Менә кайда ул гөнаһ шомлыгы!
— Ярар, балалар, мин чыгыйм әле, — дип, тиз-тиз генә амин тотты да Зәйтүнә кортка, чыгып шылды. Аңа рәхәт, чыга да котыла. Ә менә өйдәгеләргә нишләргә? Ничек чыгарга бу кыен хәлдән?
Бу кыен хәлдән коткарса да, ана кеше генә коткарырга мөмкин иде. Фәһим дә, Гүзәл дә әнкәләреннән акыллы сүз көттеләр.
— Атасы, бүтәннәр тотмас дисеңме?
— Бүтәннәр тотсын, аларга сүзем юк. Ә без тотмыйбыз. Безнең… Хакыбыз юк…
— Атасы, Сабантуй балыксыз булмый бит инде. Гомер булмаганны…
— Башкалар янына сыенырсыз… Ләкин күлгә үзегез төшмисез. Бу минем соңгы сүзем.
— Ярар, әткәй, төшмәбез. Мин шулай уйлыйм. Гомер буе кешегә балык ашаттык, быел гына безне карарлар әле…
Ана кеше соңгы ноктаны куйды:
— Ярар, балалар, хуш иттек. Иртәгә ял түгел, иртәгә — бәйрәм. Әзерләнә башларга кирәк.
Шуның белән сүз бетте. Һәркем тынычланып, күңеленнән инанып калды: бәла урап узар әле, иншалла…
10
Бәла урап узмады.
Газиз карт аңардан ничек кенә тайпылып калырга тырышса да, булмады. Булмады!..
Бәла әйбәт кеше белән начар кешене аермый шул. Бу мөхтәрәм карт та авылларындагы сабантуй көнне, бөтен кеше бәйрәм иткәндә, авыр сынауларга дучар иде.
Ходай Тәгалә белән аралашкан вакытында, намазга баскач башланып китте ул. Газиз карт аның төгәл вакытын да чамалап калды. Беренче рәкәгатьнең икенче сәҗдәсеннән соң күкрәк чәнчеп-чеметеп алган кебек булды. Ләкин бик тиз үтеп китте бу авырту. Икенче рәкәгать тыныч кына узды. Икенче сәҗдәне кылгач, Газиз карт утырып әттәхиятне укыды, аннан соң салават укыды, аннан соң, як-якка карап: “Әс-сәламу галәйкүм үә рәхмәтуллаһ, — диде. — Аллаһы Тәгаләнең сәламе вә рәхмәте булсын”, — дип, үзебезчә дә әйтеп куйды.
Ләкин намаз да, догалар да Газиз картны тынычландыра алмады, теге бәла дигәннәре баштарак шом булып, аннары хәлсезлек, ару булып бәгыренә төште…
Ул, карчыгын чакырып, таянып тору өчен урын-җир әзерләргә кушты. Сабантуйга чыгу өчен күлмәк сайлап йөрүче Фатыйма карчык туктап сагаеп калды. Шундук, караваттагы җәймәне ачып, мендәр йомшартырга кереште.
Нәрсә булды соң? Нигә шулай кинәт буыннары йомшап китте соң әле? Хәле бетте, сулышы кысылды… Каян килеп керде бу афәт? Нигә бүген килде? Нәкъ менә бүген…
Белә… Белмиме соң?! Газиз карт барысын да аңлап алган иде инде. Җанбалыкка нидер булды… Җанбалык ниндидер бәлагә очрады… Шуны тоя ул… Җанбалыкның зар елаганын тоя…
Ап-ак түшәктә чумып, күмелеп яткан Газиз карт карчыгын, балаларын янына җыйды. Ягымлы гына елмаеп сүз башлады:
— Барыгыз, мәйданда йөреп керегез. Минем өчен бер дә борчылмагыз, кичкә үтә ул. Дулкынланыбрак киттем бераз, йөрәк җилкенеп алды… Барыгыз. Миңа да балык ашы алып кайтыгыз. Яме, Марат?
— Карт, әллә калыйммы? — дип, Фатыйма кат-кат әйтеп караса да, Газиз карт аны куып чыгарган кебек чыгарып җибәрде.
Барысы да чыгып киткәч, ялгызына озак ятарга туры килмәде, күршедәге Рөстәм керде. Кулында — камчы.
— Якын бабай, авылыйсыңмы әллә?
— Юк, олан. Хәлем генә авыраеп тора.
— Авылмагач, әйдә. Минем ничек атта чапканны калалсың…
— Бүген атта чабасыңмыни, Рөстәм балам?
— Әйе, Шакил бабай үз атына утылта.
— Балыкта чабасыңмы?
— Әйе. Исеме матул, әйеме? Чапканда балыкка охшый ул. Шуңа шулай кушканнал…
— Кызык икән… Канатлары бар инде алайса?
— Бал. Үземнең күлгәнем юк. Кешеләл бал диләл…
— Беренче булып кил, яме.
— Беленче киләсе килә анысы… Беленче килсәм, нәлсә биләсең, Якын бабай?
— Иң әйбәт кармагымны бирермен.
— Юк, калмак киләкми миңа. Мин моннан соң балык тотмаячакмын. Алал… Алал кешеләл кебек… Жәл…
— Алайса, нәрсә бирим соң?
— Миңа белнәлсә дә киләк түгел. Үлмә генә, Якын бабай. Үлмәссең бит? Үлмәсәң генә беленче улынны алам…
— Ярар алайса үлмәм…
Малай чыгып киткәч, Газиз карт үзалдына елмаеп куйды. Бу сабый акыллы бала белән шаяртып сөйләшеп алу хәл кертеп җибәргәндәй булды. Тәне изрәп, җанын йокы баса башлады. Күз кабакларын төшереп, черем итеп алырга гына уйлаган иде, ишек катыннан Зәйтүнә кортканың карлыккан тавышы ишетелде:
— Хәлең ничек, Газизҗан балам?
— Әйбәт түгел шул, күрше. Нишләптер буыннар йомшап китте әле.
— Мәйданга чыкмыйсың инде алайса?
— Чыкмыйм.
— Балык шулпасыннан да авыз итмисеңме?
— Безнекеләр алып кайтыр әле. Бу хәлдә үзем барып йөри алмам, күрше… Менә син дә бармагансың бит әле…
— Балалар кайтмады… Алар булмагач, бер бәйрәмнең дә кызыгы юк… Ярар, чыгыйм әле, әллә кайтып та килерләр… Терел, яме. Җанбалык турында уйлама. Язмышыңа язылганы булыр…
— Туктале, Зәйтүнә күрше, каян син Җанбалыкны искә алдың әле?
— Алмыйча ни. Торна Хәйри бөтен Күәш күлен аркылыга-буйга сөзеп бетергән, ди. Бик күп балык эләккән, ди. Шулпа пешереп, балык ите белән бөтен авылны сыйламакчы була, ди… Аракысыннан гына өлеш чыгар…
— Шулай икән…
— Сау бул, Газизҗан…
— Сау бул, күрше…
Газиз картның Зәйтүнә кортка белән мәңгелеккә саубуллашуы иде бу. Бу минутта аның күңелендә бер генә түгел, мең кыл өзгәләнеп ята иде.
Ялгыз калгач, күңел авыртуы көчәйде, озакламый бу авырту тән газабына күчеп, аның бөтен җире кызыша башлады… Бу хаста хәлдән котылу өчен, нинди дә булса рухи таяныч, рухи көч эзләп җәфаланды карт. Хәтерендә бер хәдис яңарды: “…Аллаһны искә алучы һәм Аллаһны искә алмаучы — тере һәм үле кешеләргә тиң…”
Газиз карт та бу авыр минутларда Ходай Тәгалә хакында уйлады. Аның мәрхәмәте хакында… Миһербанлылыгы, шәфкатьлелеге хакында… Ул белгән бөтен догаларын укып чыкты. Ялварды. Нидер таләп итте. Теләкләр теләде. Бәхиллек сорады…
Хәле яхшырмады. Ниһаять, Газиз карт төшенеп җитте: ул үләчәк. Ләкин үлгәнче әле күп уйланачак… Үләр алдыннан бик күп уйларга кирәк икәнен белә ул. Уй үлемне җиңеләйтә, үлемгә алып баручы юлны озайта…
“Их Җанбалык! Җанбалык… Син дә коткарып кала алмадың бу үлемнән… Аның каршында кеше генә түгел, җан да, рух та көчсез шул. Ләкин сиңа бер үпкәм дә юк. Син минем гомеремне озайтырга тырыштың. Бу елымны син бүләк иткән гомер белән яшәдем. Рәхмәт…
Әй Җанбалык! Минем хәлләр шулайрак. Синең хәлләр ничектер инде… Кайсы гына сөзгечтә ятасың икән? Кайсы гына кармакка барып каптың икән? Хәлеңне аңлыйм… Үзем дә шул чамадарак…
Әй Җанбалык! Ишетәсеңме мине? Син миңа ачуланасыңдыр инде… Ачуланма, Җанбалык. Күлеңә кабаттан изге ният белән җибәрдем бит мин сине. Үз суында яшәӘсен, нәселен озайтсын, дидем…
Нәсел хисе, нәсел көче — кешедәге иң зур хис, иң зур көч бит ул. Минем дә оныгым үсә. Ул минем нәселемне дәвам итәчәк… Сине күлгә җибәргәндә, мин шул хакта уйладым… Ә менә ничек килеп чыкты. Рәнҗемә миңа, Җанбалык.
Әй Җанбалык! Күңелем сизә, син барыбер исән калырсың. Җан үлми бит ул. Җан бер рәвешеннән икенче рәвешенә күчә генә. Мин үләрмен, җәсәдемне салкын җир куенына урнаштырырлар, ә син мәңгелектә калырсың. Аерма бар шул: мин мәңгелеккә калам, ә син — мәңгелектә… Кайда, кем булып калырсың? Анысын син үзең дә белмисеңдер… Аны бер Ходай гына беләдер…
Әй Җанбалык! Мине онытма, яме, җан үзенең иясен онытырга тиеш түгел. Син дә ияңне онытма. Без синең белән соң очраштык, ләкин бик иртә аерылышабыз… Мин синең белән яшәгән бер мизгелем өчен дә үкенмим, кылган бер гамәлем өчен дә оялмыйм…
Әй Җанбалык! Минем бер өлешем, кадерле өлешем якты дөньяда яшәп кала. Син аңа игътибарлы бул, мәрхәмәтле бул, игелекле бул. Ул минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем иде. Баламның газиз анасы, оныгымның дәү әнисе — ул минем Фатыймам. Исеңдә тот...
Әй Җанбалык! Яшисе иде дә бит… Ачлык та юк, сугыш та юк… Дөньялар тынычлангач, бөтенәйгәч кенә китәргә туры килә. “Дәү әти” булып, “Якын бабай” булып яшисе дә яшисе иде әле… Шул балаларны ияртеп, балыкка йөрисе дә йөрисе иде…
Әй Җанбалык! Беләсеңме күпме балык тоттым мин үз гомеремдә?! Әллә… Әллә шуның белән үземә гөнаһ алдым микән? Балык бит ул гади җан иясе генә түгел. Балык ул — җан үзе! Күпме җан кыйганмын бит мин, күпме гомер өзгәнмен… Ходай Тәгалә өлешенә кергәнмен…
Әй Җанбалык! Әйт әле, бармы ул теге дөнья? Мәңгелек дөньясы. Беләм, бу хакта әйтергә ярамый. Син дә әйтмә. Мин барыбер сизәм, хәтта беләм: бар ул, бар… Мәңгелек иленә китеп барсам, син минекеләрне онытма. Миңа алар хакында хәбәр итеп тор. Ә аларга — минем хакта…
Әй Җанбалык! Ходай каршында, Язмыш каршында да, синең каршыңда да күңелем, намусым чиста минем. Шулай да синең алда гаебем бар: саклап кала алмадым… Рәнҗемә миңа, Җанбалык…”
Сабантуйдан кайтып кергән Фатыйма карчык, түшәгендә саташып, ниндидер балык белән сөйләшеп ятучы картына тап булды. Шундук, ах-вах килеп, аның тирәсендә бөтерелә дә башлады.
— И-и, картлач, “бар-бар” дигән була бит әле. Тагын нәрсә генә булды икән үзенә? Нинди әшәке җил кагылып үтте икән? Суык җил генә булса ярар иде, анысыннан терелеп була, зәхмәт җиле булмасын берүк...
Өй бетереп, ялгызы үзалдына сөйләнеп йөрүче карчыкны Газиз картның иңрәүле авазы сискәндерде.
— Җанбалык… Рәнҗемә миңа… Саклап кала алмадым…
Әһә! Менә нәрсәдә икән хикмәт! Җанбалыкта! Аларның өенә шомлы сер яисә серле шом булып кергән күл балыгында!
Фатыйма карчык, көтелмәгән ачышыннан буынсыз калып, ишек тупсасына утырды. Аның йөрәгендә ниндидер тонык сызлавык барлыкка килде. Юк, бирешергә тиеш түгел ул. Ул да бирешсә, картын кем карар, кунакларны кем тәрбияләр?
Ай Җанбалык, Җанбалык… Тотылган, хараплар гына булган икән… Ай-яй-яй, нинди олы бәла килде аларга, нинди кайгы килде…
Ичмасам, бу балалары да каядыр китеп югалды. Чакыртып алырга иде дә… Кирәк чакта җибәрергә кешесе дә юк бит аның!.. Башка вакытта гел шушында бутала иде — Рөстәме әллә кая олакты! Кайда булсын — сабан туендадыр… Әнә бит бөтен авылга таныш ис таралды — учак исе, пешкән балык исе, сабантуй исе… Халык яланда табын кора башлаган икән инде…
Шул вакыт Газиз картка хәл кергәндәй, юк-юк, җан кергәндәй булды. Ул, бермәл күз кабакларын тетрәндереп, беренче мәртәбә күргәндәй, өй эчен җентекләп, бөртекләп карап чыкты. Карашлары идән уртасында басып торган Фатыймасының гаҗәпләнү катыш куркулы карашы белән очрашкач кына, сискәнеп, туктап калды. Аннары, бөтен булган хәлен җыеп:
— Фатыйма… Җанбалыкны күлгә җибәрегез, — диде дә, керфекләрен тибрәндереп, күзләрен йомды.
Фатыйма карчык берни дә аңламады. Әмма картының әйткәннәрен ипләп, пөхтәләп хәтер төбенә салып куйды.
Шулай авырлык белән көн үтте. Улы белән килене көлешеп кайтып кергәндә, Газиз карт һаман уяулы-йокылы ята иде. Фәһимнең билендә — затлы сөлге, кулында — заманча тузан суырткыч, Гүзәл исә кулына коштабак тоткан. Куанычлары эчләренә сыймый — Фәһим көрәшеп батыр асты калган, Гүзәлгә сабантуй күчтәнәӘче — бөтен килеш шулпада пешерелгән кәрәкә балыгы тәтегән…
— Әнкәй, алып куй әле шушы балыкны. Теге сәрхуш Хәйри бар бит. “Торна” дип тә йөртәләр. Шул бирде. “Атагызга алып кайтып ашатыгыз, теге вакыттагы хәлләр өчен ачу сакламасын”, — диде. Аракы да сорамады хәтта. Ул бәндәгә дә акыл керсә керер икән…
— И-и, кирәкмәс иде, балалар. Шул Хәйри кулыннан бер тәгам ризык алмам дигән сүзем бар иде. Әле ярый әткәгез белми ята. Белсә, балыгыгыз-ниегез белән куып чыгарыр иде, билләһи. Атагызның җанына күп тоз салды ул юньсез…
— Кеше биргәч, йөзенә бәреп булмый бит, әнкәй. — Гүзәл, киеренкелекне йомшартырга теләп, җайлы сүзләр эзләде. — Уянгач әткәй рәхмәт әйтә-әйтә ашар әле, менә күрерсең. Кем биргәнен без аңа әйтеп тә тормабыз, шулаймы, әнкәй?..
— Шулай дисәң генә инде…
Сәер тынлык урнашты. Бераздан Фатыйма карчык әйтергәме-юкмы дигән кебек уйланыбрак торды да тәвәкӘкәлләп сүзен дәвам итте:
— Әткәгез бик нык авырып китте бит әле, балалар.
— Нәрсә булды, әнкәй? — Фәһимнең тавышында шомлы аһәңнәр яңгырап китте.
— Белмим… Белмим…
— Берәр сүз әйткәндер бит?
— Әйтте-әйтте…
— Нәрсә диде?
— “Җанбалыкны күлгә җибәрегез”, — диде.
Фатыйма карчык коштабакны тутырып ятучы балыкны түр өстәл башына илтеп куйды да, алъяпкыч итәге белән күзләрен сөртә-сөртә, мич арасына кереп китте.
“Берни дә аңламыйбыз” дигән кебек, бер-берсенә карашып торган Фәһим белән Гүзәлне урамнан кереп килүче балалар тавышы айнытып җибәрде.
Ишектә иң беренче Рөстәм пәйда булды. Менә ул килеп тә керде, ук кебек атылып, түр караватка барып та капланды:
— Якын бабай, Якын бабай, мин беленче килдем! Уян инде, мин җиңдем бит. Ник калалга килмәдең?
Бу шау-шуга йөгереп килеп җиткән Фатыйма карчык малайның авызын тиз япты:
— Тавышланма, чукынчык малай! Авырып китте әле Якын бабаң. Чәпчеп йөрмә. Синең кайгың юк аңарда…
Кәефе китсә дә, Рөстәм сер бирмәде, берничә адым артка чигеп, өстәл башында туктап шым булды. Шунда ул пешкән балык салынган коштабакны күреп алды. Бала бала инде. Бу юлы да түзеп кала алмады:
— Ә бу балык каян? Якын бабайгамы?
— Әйе, Якын бабаңа җибәргәннәр. Ашыйсың килсә, кабып кара.
— Ялыймы?
— Ярый-ярый, Якын бабаңа калдырырга онытма.
— Абау! Теле балык бит бу! Әнә теп-теле күзләле белән калап тола!..
— Ни сөйлисең син, Рөстәм балам. — Бу юлы да өтәләнеп Фатыйма карчык килеп җитте.
Рөстәмнең сәер сүзе башкаларның зиһененә дә барып иреште, ахры. Фәһим белән Гүзәл, алар артыннан Марат та, сүз куешкан кебек, пешкән балык торган өстәлгә барып ябырылдылар…
Ә бит чынлап та шулай! Торна Хәйри биреп җибәргән бу балык, җан балкытып торган тере күзләрен томрандырып, якты дөньяга багып ята!
Беренче булып Фәһим исенә килде:
— Карале! Җанбалык бит бу! Әткәйнең балыгы!
— Шул балыкмы? — Сүзгә дәртләнеп Гүзәл кушылып китте: — Әнкәй җаным, шәһәргә кайткач та тынгылык бирмәде синең малаең… Төнлә уятып та шул балык хакында сөйли иде…
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Күрәзә - 5
  • Büleklär
  • Күрәзә - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4642
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2039
    39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күрәзә - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4632
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1947
    41.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күрәзә - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4586
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2006
    39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күрәзә - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4609
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2084
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күрәзә - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 527
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 358
    56.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    70.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    80.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.