Latin

Күгәрчен Сөте - 01

Süzlärneñ gomumi sanı 4240
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2156
38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(повесть)
Кыз бала туса – шатлык, ир бала туса – горурлык.
Язның шактый борынлап килгән бер көнендә Балтамак авылындагы ике йортка әнә шундый горурлык иңде.
Малайларның берсенә Хәбир, икенчесенә Таһир дип исем куштылар. Ләкин әле исем кушканчыга кадәр Әхмәтгали Сабирҗанов, сигез чакырым ераклыктагы район үзәгеннән ат менеп, язгы пычракта бата-чума чабып кайтты. Аның йөзе агарган, өс-башы пычранып-буялып беткән, чәче тузгыган, сулышы капкан иде.
Әхмәтгалине тәрәзә аша күреп калган хатын-кыз, күрше-күлән урамга йөгереп чыкты. Алар – сөенче алырга ашыгучылар – Әхмәтгалинең әйткән сүзен дә, биргән вәгъдәсен дә яхшы беләләр иде. «Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтсам, өй тулы бала үстерер идем», дип нәзер әйтүен Әхмәтгали үзе сөйләп йөрде.
- Монысы да малай булса, бөтен авылны җыеп кунак итәм, - диде. Кендек әбисенә дә, сөенче алган күршеләргә дә аеым-аерым бүләк вәгъдә итте...
Әхмәтгали кара тиргә баткан атыннан сикереп төште.
- Сөенче синнән, күрше! Гөлчирәң исән-сау котылды! Малай тапты, малай, ир бала! – дип шаулашкан хатыннарны әллә күрде, әллә күрмәде – шул ук шашынган кыяфәттә алга таба атлады. Бер-ике адым баргач та кинәт тукталып калды. Йөзендә елмаю да, шатлык әсәре дә юк иде. Үзен уратып алган күрше-күләнгә озак итеп, гаҗәпләнгәндәй карап торды. Аннан соң каяндыр тамак төбеннән чыккан тавыш белән ярым пышылдап әйтте:
- Кайгы, җәмәгать... Сталин үлгән...
Бу – 1953 елның март башы иде. Язның былчырагы күзгә күренеп артты. Авыл советының кыйшайган кыегына, идарәгә, манарасы киселгән мәчет бинасына – клубка, мәктәпкә, салам түбәле йортларга кара белән каймаланган кызыл флаглар эленде.
Авыл матәм тотты.
Иртәгесен Әхмәтгали янына икенче бер малайның әтисе Шәкүр Корбанов килде. Өйгә керде, утырды, сүзен башлап китә алмый азапланды. Ниһаять, ирләр өйдә үзләре генә калгач, әйтте:
- Нишлибез, Әхмәт? Бәби туе уздырабызмы? Әллә?..
Әхмәтгали аны ярты сүздән аңлады, шунда ук кистереп салды:
- Син нәрсә, Шәкүр?! Ил кара кайгыда. Мондый чакта туй уздырып, бәйрәм итеп ятудан да яманрак эш булырмы?
- Анысы шулай да... Ну бит малай туды, Әхмәт, малай! Үзең дә бит, онытмаган булсаң, авылны бер гөрләтәбез әле, дигән иең, - Шәкүр әллә ничек, буылып, озак кына ютәлләде. – Минем бит, үзең беләсең, беренче малай, бердәнбер малай. Аңлыйсыңмы?!
Шәкүр Корбанов сугыш алдыннан гына өйләнгән иде. Яраланып, дүрт ай буена госпитальдә аунаганнан соң, үзенең бушап калган нигезенә кайтып егылды. Аның хатыны, район үзәгеннән килеп йөргән бер вәкил белән чуалып, халык алдында тәмам даны чыгып, соңыннан каядыр китеп югалган иде. Шәкүр моңа бик нык рәнҗеде, яше барса да өйләнми йөрде, хатын-кызга ышаныч-фәлән күрсәтмәде.
Ниһаять, читтән килгән укытучы кыз Хәлимә аның күңелендәге кара уйларны – хатын-кыз җенесенә булган нәфрәтне куып таратты, үзенә каратты. Зурлап, туй ясап өйләнештеләр. Әйе, яңа туган малай Шәкүрнең беренче баласы, бердәнбере иде. Әхмәтгали моны аңлады, әмма барыбер үз сүзендә калды:
- Юк, яшьти, сиңа да киңәш итмим, үзем дә андый эшкә бармыйм. Ил-көн алдында оят булыр. Шундый олы кайгы килгән чакта, бөтен халык зар елаганда без генә бәйрәм ясап яталмабыз.
Шәкүр тагын буылып ютәлләде.
- Юлбашчы үлде дип, бала тумый тормый ла инде, Әхмәт. Исем булса да куштырыйк. Бала бит ул! Аңа юлбашчы үлде ни...
Әхмәтгали Шәкүргә шундый итеп карап куйды, тегесе ярты сүздән тукталып калды. Аннан соң аклангандай итеп:
- Шәп исем тапкан иек Хәлимә белән. Таһир дип кушарга исәп, - диде.
Ул тагын нидер әйтмәкче иде, әмма аны ютәле тотып алды, сүзен әйтеп бетертмәде. Ютәлдән арынгач урыныннан авыр гына кузгалды, борылып эндәшмәкче булды, әмма дәшмәде, ишеккә таба атлады.
- Бу кайгылы көннәр узсын, Шәкүр, - диде Әхмәтгали. Аның тавышы йомшарган, йөзендәге ачу юкка чыккан иде. - Узсын.. Малайлар гына исән-сау булсын, бәби туен да үткәрербез, исем куштыру йоласын да үтәрбез.
Беренче сыйныфта укып йөрүче улы Әхсән сабактан кайткач әтте:
- Әти! Мәктәптә җыен булды, бөтен кеше елады, укытучылар да, - диде.
Әхмәтгали аның башыннан сыйпады.
- Син еладыңмы соң, улым?
- Елыйсым килде, тик күздән яшь чыкмады, - диде малай үкенеп.- Тырыштым, тырыштым – чыкмады.
- Алай... – дип сузды Әхмәтгали. – Кеше елаганда – еларга, кеше көлгәндә көләргә кирәк, улым.
Кичке якта Әхмәтгалигә укытучы Әхмәтнәҗип сугылды.
- Малаең барлыгын ишеттем, килеп чыгып булмады, мәшәкать бик күп иде, Әхмәт абый, - диде. Араларында өч кенә яшь аерма булса да ул «абый» дип дәшә иде. Кесәсеннән үзе белән алып килгән «чәкүшкә»сен чыгарды.- Малаеңның тәпиен юып алыйк, Әхмәт абый...
Кече якта икесе генә калып озаклап сөйләшеп утырдылар. Яңа туган малайдан башланган сүз янә шуңа – ил өстенә килгән кара кайгыга барып тоташты.
- Син безгә якын туган тиешле, Нәҗип, - диде Әхмәт­гали.- Монда сөйләшкән монда калсын, син анысын гына аңлыйсың. Әйт миңа, нәрсә булыр хәзер илдә? Ничек яшәр­без Аннан башка?
Әхмәтнәҗип протез аягын исән аягы өстенә җайлап салды, кесәсеннән «Север» папиросы алып, аны шырпы кабына кагып торды, ашыкмыйча гына кабызды, табынга таралган куе зәңгәр төтенне кулы белән куды. Әйтерсең ул төтен аның туачак сүзен томалап тора иде.
— Ничек яшәрбез димә син, абый. Без инде яшәдек. Яхшымы, начармы — яшә-де-е-к... Менә малаең туды. Ай­сылуың, Әхсәнең бар. Балалар ничек яшәр, диген син.
— Син инде бигрәк, Нәҗип. Безнең гомер дә башлана гына әле. Яшьлекне сугыш алды алуын, әмма гомер бар әле. Башланып кына килә. Шуңа әйтәм мин...
— Юк, Әхмәт абый. Гомер яңадан башлана алмый. Гомер ул — бер генә: туган көнеңнән алып соңгы сулышы­ңа кадәр. Бары тик шулай гына. Урта бер җирдән башлана да, ялганып китә дә алмый ул! — Әхмәтнәҗип авыр йодрыгын өстәлгә китереп куйды — Әткәйне алып киткән көн­нән башлап минембалачагым тукталып калган. Комсомол­га кергәндә мин аннан баш тарттым. Димәк, үз атамнан баш тарткан кеше, Әхмәт абый! Сугышта чакта ул минем төшкә кереп йөдәтте. Каядыр чакыра, баш чайкый. Менә шул. Ә балалар бездән акыллырак та, бәхетлерәк тә бу­лырга тиеш. Алар инде бездән баш тарта алмас! Без алар тусын дип утка барып кердек. Без алар өчен, мең мәхшәр үтеп, исән кайттык. Безнең балалар — яңа буын, Әхмәт абый. Алар үсәр, алар турында: «Бу — Әхмәтгали малае! Бу - Шәкүр малае! Монысы — Әхмәтнәҗип кызы!» — дипкычкырып әйтергә тиешләр. Аларның кадере үзләреннән алдарак йөрергә тиеш. Чөнки без, Әхмәт абый, алар тусын өчен жиңеп кайттык, исән кайттык.
— Анысын дөрес әйтәсең, Нәҗип энем. Дөрес. Ничек яшәрбез соң дигән сүзем шул балаларны да уйлап инде. Сугыш-мазар яңадан чыкмасын дип борчылуым. Сталин­ны кем алыштырыр? Ул исән чагында дөньясы да тыныч булыр иде әле. Сталинсыз нишләрбез? Ил хуҗасыз тор­мас, анысы...
Алар ярты төнгә тикле сөйләшеп утырдылар. Әхмәт­галинең Гөлчирәдән юллап алган тагын бер шешәсе ярты­лаш бушады. Сүзләре гел бер тирәдә әйләнде, бер тирәдә йөрде; сөйләшкәннәре яңадан балаларга, алар үзләре саклап калган яңа буынга, авылда бер үк көнне туып аваз салган малайларга әйләнеп кайтты. Әхмәтгали дә, Әхмәт­нәҗип тә шактый иркенәйгән, аларның күңелләре ачыл­ган, хәрәкәтләренә олпатлылык, кодрәтлелек иңгән иде. Алар әле бу вакытта үз балалары турында, киләчәк ту­рында зурдан кубып сөйләшәләр, үз фикерләренең чиста­лыгына, олылыгына куаналар, бер-берсен тыйнак кына мактап алалар, рәнҗетми һәм рәнҗеми генә бәхәсләшә­ләр иде. Алар үз балалары турында сөйләшәләр, яңа буын турында сүз йөртәләр һәм шушы буынның коммунизмда яшәргә хыялланачагы, үзләре өчен изге булган Сталин­ның исеменә зур кара тап төшәчәге, шәхес культы дигән яңа бер сүз калкып чыгачагы, үзләре өмет баглаган буын­ның эзсез һәм төссез кешеләрдән, тагын да кадерсезрәк бәндәләрдән торачагы турында уйламыйлар да, белмиләр дә һәм белә дә алмыйлар иде.
Берничә көннән соң авыл ишетте: Шәкүр Корбанов күр­шеләрен, туган-тумачаларын җыеп бәби туе уздырган, Ха­физ картны чакырып улына исем куштырган.
Хафиз карт балта остасы иде. Аның әтисе дә кулыннан балтаны төшермәде, һөнәрен улына биреп калдырды. Яман елларда ук үз улларының да шактый ук яманлыгы белән указлы мулладан колак каккан авыл, шушы авылның карт­лары, аның яшен һәм иске китапларны укый белүен ча­малап, Хафиз картны мулла санап йөртә иде. Ул авылдаш­ларына бура бурый, мунча сала, йорт җиткезеп бирә, кирәк икән — йола хезмәтен дә үти.
Шәкүрләргә дә ул ялындырмый килде. Аларның сабый баласына, йоланың бөтен шартын туры китереп, Таһирҗан исеме кушты. Әмма аның алдан сөйләгән нотыгы бу юлы башкачарак иде:
— Олы атабыз, юлбашчыбыз Сталин вафат булган бу кайгылы көннәрдә, җәмәгать, авылыбызда ир балалар ту­ды. Алар юлбашчыларның эшен дәвам итүчеләр булсын. Амин!
Тиешле догалар укылгач исә Хафиз карт бөтенләй үз­гәрде. Әйтерсең ул хәзер авыл мулласы түгел, ә гап-гади бер карт иде. Хәлимәнең кулындагы баланы алып күк­рәгенә кысты. Аннан соң, сабыйны югарыга күтәрергә теләгәндәй, кулларын алга таба суза төште.
— Әй, бала!..— диде ул дулкынланган, калтыравык бер тавыш белән.— Бу фани дөньяга килү — үзе үк олы бәхет. Дөньяда кешенең кадере булмаса, әлеге бәхетнең китеге генә кала. Ата-анаңның кадерен белеп, үзеңә дә кадер-хөрмәт күреп яшәргә язсын. Амин, шулай булсын!..
Берникадәр вакыттан соң Әхмәтгалинең сабырлыгы ак­ланды. Шәкүрне, район үзәгенә алып китеп, шактый ара тинтерәтеп йөрттеләр. Хафиз карттан кат-кат сорау алырга килделәр. Ахырда, күрәсең, әллә ни зур гаеп эш тапмадылар, туктадылар.
Хәлимәне дә мәктәптә тикшерәләр икән, дигән сүзләр йөрде. Әмма анысы да булмый калды. Кемдер әйтте: «Хә­лимәне укытучы Әхмәтнәҗип яклап калган»,— диде. Әх­мәтгали Сабирҗанов бәби туен әнә шул вакыйгалар үткәч кенә уздырды, ләкин, ни сәбәптәндер, исем кушарга Хафиз картны чакырмады.
Малайлар үсте, тәпи басты.
Зур булмаган авылларда кайсы йортта нинди бала үсүен бик яхшы белеп торалар. Шәкүрнең хатыны Хәлимә­гә дә:
— Таһирыңны әйтәм, ахирәт, тфү-тфү, күз тимәсен үзе­нә, бигрәкләр дә сөйкемле инде, бигрәкләр дә акыллы! — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде.
Шулай да авылда Таһирны иң якын иткән кешеләр­нең берсе Хафиз карт иде. Кайчак шулай малай балта остасының бура бурап яткан җиренә килеп чыга. Озак кына, дәшми-тынмый гына аның эшләгәнен карап тора. Хафиз карт малайның янәшәдә икәнен сизә, әмма барыбер күрмәмешкә салыша. Малай түзми, борынын тартып куя, монда икәнлеген белдереп тамак кыргалый. Балта остасы, эшеннән бүленми генә, аңа сәламен юллый:
— Ә-ә, килдеңмени, тазбаш?! Ата казыгыз күкәй сала­мы соң?
- Салмый шул...
- Алайса, начар икән,
- Начар шул...- малайның тавышында зур үкенү си­зелә. Әйтерсең ата казларының күкәй салмавына ул гаеп­ле. Балта остасы аның бу беркатлылыгыннан рәхәтләнеп көлә, балтасын бүрәнәгә чабып, кесәсеннән махра янчыгы чыгара. Димәк, аның бераз хәл алырга тукталуы. Малай­га шул гына кирәк. Хафиз картны сорау белән күмә баш­лый:
— Ә син нәрсә саласың?—ди.
— Торырга йорт салам, тазбаш,— ди балта остасы.—Шәп йорт булачак, аңладыңмы?
— Ә нигә агачтан саласың?
— Һы, менә кәмит, агачтан салмый тагын нидән сала­сың йортны?!
— Ә шәһәрдә таштан салалар. Укытучы Нәҗип абый әйтте.
— Шәһәрдәме? — Балта остасының кашлары җыеры­лып куя.— Шәһәрдә анда, беләсең килсә, башка чут. Һәр йортның аның үз нигезе, аерым нигезе булырга тиеш. Һәр нәселнең, һәр гаиләнең үз нигезе. Ә шәһәрдә анда... Бер зур йортта яшиләр, үзләре берсе-берсен белеп тә бетер­миләр. Анда бит, ачуым килмәгәе, бер йортка ике-өч авыл сыеп бетә! Ничек ашатып бетермәк кирәк шул тиклем ха­лыкны?!
— Ә сыерларын кая куялар?
— Нинди сыерларын тагын? Кемнәр?
— Теге... Бер йортта, ике-өч авыл сыйган йортта тору­чылар?
Хафиз картның әле генә ачудан җимерелгән кашлары дерелдәп китә, башын артка чөеп, рәхәтләнеп көлә:
— Сыерларын кая куялар, дисең инде, ә, тазбаш?! Ну, әйтеп тә куясың үзең! Баш та бар икән! Әйтте диярсең, зур кеше булырсың, галим булырсың син! Мә, тот балтаны. Тотып кара. Аягыңа чапма түлке! Бу балтаны әле беркем­гә дә тоттырган югые минем.
Хафиз карт чыннан да балтасын бары тик аңа — Та­һирга гына тоттыра иде. Балта кулга эләккән көнне ма­лай өенә кош тоткандай очынып кайта...
Картның сүзләре акланды, кем әйтмешли, юраганы юш килде. Таһир Корбанов белән Хәбир Сабирҗанов, авыл­дан беренче булып, бөтен тирә-якны шаккатырып, югары уку йортына барып керделәр. Таһирны — университетка, Хәбирне төзүче-инженерлар әзерләү институтына авыл горурланып озатты.
Ләкин бу шатлыкны Шәкүр генә күрә алмады. Аның турында шулай сөләделәр: «Теге вакытта, районда сорау алганда бик каты тукмаган булганнар, шуннан мантый алмады»,— диделәр. «Сугышта алган ядрәсе кузгалган, шул үпкәсен тишкәләп бетергән икән», — дип тә әйткәләде­ләр. Шәкүрнең баш очында Хафиз карт ясин чыкты. Әти­сенең кабере өстендә үксегән Таһирны да ул култыклап алып кайтты.
— Елама, улым,— диде ул Таһирга.— Корбановлар нә­селе елак булмады...
Таһир университетка әтисен җирләгән җәйдә барып керде.

Кыш килә, ныклап урнаша дип кенә торганда кинәт яңадан җылытып җибәрде. Мәскәү урамнары тайгакка әверелде. Көннәр әллә ничек шыксыз, килбәтсез, караңгы һәм эчпошыргыч иде.
— Һава бозылды. Көн бозылды. Табигать бозылды!..— дип сөйләнде Мәскәү халкы.
Троллейбустан төшкән ир әлеге сүзләрне гамьсез генә тыңлап барды. Аның янәшәсендә дүрт-биш яшьлек сабый кызчык атлый иде. Менә алар метро станциясенә кереп югалдылар. Үзәккә җиткәч янә өскә калкып чыктылар. Шактый ара дәшмичә баргач та ир әйтте:
— Кызым, тиешле урынга килеп җиттек, безгә менә шушында кереп чыгарга кирәк,— диде. Кыз баш какты.
Алар килеп тукталган йортның ишек янына «СССР тыш­кы эшләр министрлыгы» дип язылган иде.
Керергә рөхсәт кәгазе тутырып алганнан соң, кызын җитәкләп, әлеге ир алга таба үтте. Әмма аны сакта торучы туктатты:
— Пропуск!
Ир кулындагы кәгазьне күрсәтте. Сакчы әле язуга, әле иргә карап торды, аннан соң кызга күз төшерде.
— Баланы монда калдырып торыгыз. Аңа пропуск би­релмәгән.
— Ул ялгызы калырга ияләшмәгән, борчылыр,— диде ир.— Рөхсәт итегез, зинһар?..
— Аңа пропуск бирелмәгән,— дип кырт кисте сакчы.— Бу — балалар ияртеп йөри торган урын түгел. Өйдә кал­дырырга иде!
— Минем калдырыр урыным да, таныш кешем дә юк әле, без чит илдән кайтып кына төштек.
— Балага пропуск бирелмәгән. Аны монда калдырып торыгыз!—дип кабатлады сакчы.
Ир кызына таба иелде:
— Көтеп тор, кызым, яме? Мин тиз чыгармын. Инде барысы да әйбәт, кызым. Без инде туган илгә кайтып җит­тек...
Кыз баш какты.
Ярты сәгатьтән әлеге ир кире әйләнеп чыкты. Почмак­тагы урындыкка сыенып утырган кызы янына атылып килде.
— Булды, кызым... Безгә ял итәргә кирәк икән әле. Хә­зер инде авылга, әби белән бабай янына кайтырбыз, кы­зым!
Алар урам буйлап җәяүлап киттеләр. Урам чатында «Почта-телеграф» дигән язуны күргәч ир шунда таба борылды.
— Телеграмма сугыйк, кызым. Әби белән бабай безнең кайтуыбызны белеп торсыннар. Шулай бит?
Кыз баш какты.
Ир телеграмма кәгазенә тиешле адресны язды. Бераз уйланып торды. Аннан соң кыска гына сүзләр тезде: «Тиз­дән кайтып җитәрбез. Юлга чыктык. Хәбир».
Әйе, бу — Хәбир Сабирҗанов иде. Әйе, бу вакытта инде Хәбирнең кызы, Таһир Корбановның улы бар иде. Кыз ба­ла туса — шатлык, ир бала туса...
Хәбир, телеграмма сукты да, өстеннән ниндидер бер авыр йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды. Хәзер инде «Та­тарстан» поездына билет аласы гына калган иде...

I
Янгын көпә-көндез, барча халык аяк өстендә чакта ка­лыкты. Аның очынып-очынып үрләгән ялкынын, каралып-корымланып күтәрелгән куе төтенен ындыр табагында, фермада, басу-кырда эшләүчеләр күрде. Кем ничек бул­дыра алса, шулай ашыкты: ат менеп тә, машина-тракторга төялеп тә, җәяүләп-чабып та ут чыккан якка — авыл үзә­генә таба юл тотты.
Әле генә тып-тын калып, сентябрь челләсендә изрәп ят­кан авыл кычкырышкан авазлар белән тулды.
— Кемнәр яна? Кем йортына капкан?..
— Әхсәннәр яна бугай! Валлаһи, шулар!
— Бүтән йортларга каба күрмәсен, ходаем!
— Ялкынын күр син аның, ялкынын күр! Бөтен авыл­ны урый бу, болай булса!..
— Әхсәнне районга китте дигәннәр иде бит...
Янгын сүндерергә ашыккан халык бер-ике генә чиләк су сибеп өлгерде: Әхсән Сабирҗановларның йорты, каралты-курасы күз алдында шартлап-шатырдап янып бетте. Янган өй урынында пыскып-корымланып торган кисәүләр генә ятып калды.
Ярый әле ут башка йортларга үрләмәде. Чиләк-көрәк күтәреп чабышкан, бу көтелмәгән афәттән каударланган халык, ниһаять, бераз исенә килде. Төркем-төркем булып җыелышып, хәл-халәткә бәя бирде.
Урамда, каршы як капка төбендә утырган Әхмәтгалине соңыннан гына шәйләп алдылар. Кулына ниндидер төен­чекне кысып тоткан да тыныч кына йокымсырый кебек иде ул. Янган йорт хуҗаларының хәленә керергә тырышкан халык, бигрәк тә хатын-кыз, Әхмәтгали картны сырып алды.
— Әйберләрегезне дә алып чыга алмадыгыз, мулла абзый! Йортыгыз нык иде, таза иде, яңасын ничекләр җит­керерсез?! Әй, ходаем, олы бәла килде гаиләгезгә, Әхмәт­гали абзый!..
Әхмәтгали карт, кулындагы төенчеген кысып, урынын­нан күтәрелде:
— Күрәсе каза булгандыр, җәмәгать. Күрәсене күрми, гүргә кереп булмый, дигәннәр. Баш исән булсын...
Ул арада каяндыр Гөлчирәтти пәйда булды. Килене Са­җидә аның каршысына атылды:
— Әй, әнкәй, кайларда йөрисең син?! Тәмам югалттык бит сине, борчылып беттек!
— Югалмадым, килен,— Гөлчирәтти картыннан да ты­нычрак күренде.— Нишләп югалыйм ди мин? Тавыкларны караштырып йөрдем. Уттан куркып, кайсы кая качып-таралышып беткәннәр, мескенкәйләрем.
Хатыннар дәррәү сүзгә кушылды:
— Әй, Гөлчирәтти! Тавык кайгысымыни хәзер?! Йор­тыгыз янды, абзар-курагыз кара күмергә калды, ә син та­вык хәлен кайгыртып йөрисең!
— Нишләп тавык кайгыртыйм ди мин?! Күршеләрнең дә ындыр артларын карап чыктым. Ут-мазар, кисәү-мазар төшмәгәнме, мин әйтәм. Күрәсе каза булгандыр инде бу, җәмәгать, күрәсе каза булгандыр...
Мотоциклын яман каты чаптырып Әхсән дә кайтып җитте. Ул инде хәвефле хәбәрне юлда ук ишетеп өлгер­гән иде. Җыелган халыкны ерып, туп-туры әтисе каршы­на килде:
— Барыгыз да... исән-саумы, әткәй?
Карты өчен Гөлчирәтти җавап кайтарды:
— Аллага шөкер, исән-саулар, улым. Балалар укуда, килен эштә, фермада иде. Без дә, атаң белән, бакчада булып калдык, умарта карый идек. Ут сүндерергә килгән авылдашларга да, аллага шөкер, ул-бу зыян килмәде. Эш­тән генә аерылдылар менә...
Әхсән көеп-каралып яткан нигезләргә карап торды. Аннан соң кулын селтәгәндәй итте:
- Ярар, мунчасы бик искергән иде инде...
Моны ишеткән халык «аһ» итте: бәла килгәндә дә кү­тәрелеп бәрелмәгән, башны ташка ормаган бу нәсел хол­кына гаҗәпләнү дә, аптырау да, соклану да бар иде бу авазда.
Урамның аргы башында әче итеп сызгырткан, улаган тавышлар ишетелде. Район үзәгеннән җибәрелгән янгын сүндерү машиналары авылга кереп килә иде.
Ул кичне халык капка төбеннән кермәде.
Көтү кайтты. Савылмаган сыерлар хатыннарның, килен­нәрнең җылы, йомшак кулын көтеп зарыкты, сабырсызла­нып, тынычсызланып мөгрәде. Капка төпләрендә төркем-төркем булып җыелышкан халык телендә һаман шул бер вакыйга — Әхсән Сабирҗанов гаиләсенә килгән афәт булды.
— Сыерларын кемгә керттеләр икән? — дип сорашты­лар.
— И, сыер кайгысымыни хәзер аларда! Үзләренә кунар-сыеныр түбә кирәк,— дип фикер йөрттеләр.
— Кайда тукталдылар икән соң? — дип кызыксынды­лар.
— Кайда булсын, киленнең төп йортындадыр. Аның әнисе ялгыз, өе дә, күңеле дә киң, дигәндәй. Кодагыйлары­на бармыйча, кая барсыннар?! — дип фараз кылдылар.
Мондый сүзләр дә булды:
— Мулла абзыйның кулында төенчек иде. Шуның эче тулы кәгазь акча булган, ди. Шуңа күрә бер дә исе кит­мәгән йортлары янганга. «Берсе янса, икенчесен, тагын да шәбрәген салабыз аның»,— дип әйткән ди, имеш.
— Булыр шул, мулла кешедә акча бетә димени?!
— Юкны сөйләмәгез лә инде! Нинди мулла булсын ул Әхмәтгали абый?! Картлар кушканга гына йөри. Ил йола­сын үтәргә кирәк булганга. Ә акчасы бардыр. Пенсия ала­лар, умарта асрыйлар. Әхсән дә, киленнәре дә эшләп тора. Тагын ни кирәк?
Сабирҗановлар, чыннан да, Саҗидәнең кыз чактагы йортына, аның әнисе янына күчтеләр. Ләкин әле бөтен гаи­лә бергә җыйналганчыга кадәр шактый гына мәшәкатьләр баш калкытты. Көтүдән кайткан малларны җыеп ябу,абзарларга урнаштыру үзе үк бер бәла булды. Янган-көйгән исне сизеп көйсезләнгән сыер, үз ихатасын таба алмау­дан гаҗиз булып, чит-ят капкага якын барырга да телә­мәде. Сарык-бәрәннәрнең яртысы урамда калды, качып, таралышып бетте. Әнкәләреннән адашып калган яшь бә­рәннәрнең ялварулы тавышы ярты төнгә тикле ишетелеп торды.
Ниһаять, барысы да көйләнде. Бәла килде дип эш таш­ламаган, фермага кичке савымга барып кайтырга өлгер­гән Саҗидә монда да алны-ялны белмәде: килен кайда да килен булып кала дигән сүзне холык-фигыле белән җөп­ләп, табын әзерләде, урын-җирне карады. Әллә инде нәкъ менә үз өендә —кыз чагындагы йортта булганга, аеруча җаваплылык тоеп кабаланды, ашыкты, каенанасы белән каенатасын җайлырак, уңайлырак урнаштырырга, тәмле­рәк ашатырга, татлырак сүзләр белән юатырга тырышты.
— Урын барыбызга да җитә. Әнкәй, әткәй, сезгә түр якка җәйдем. Түшәкләр йомшак, рәхәтләнеп йокларсыз. Без, балалар белән, бу якта урнашырбыз. Урын җитә, борчылмагыз. Кышны рәхәтләнеп чыгалабыз. Иртә яздан башласак, киләсе көзгә тикле өйне ничек тә җиткерербез, шулай бит, Әхсән?
Саҗидә, балаларын кул-канат астына алып, иренә тө­бәлде; әллә инде аны шушы куркынып, тынып калган ба­лаларның тән җылысы йомшартты, әллә бу мәхшәрле көн­нең бар авырлыгын менә хәзер, тынып-тукталып калгач кына бәреп чыкты — Саҗидә, тыела алмыйча, әкрен генә сулкылдарга кереште.
— Килен! — моңарчы дәшми-тынмый утырган Әхмәтга­ли картның тавышы кырыс иде.— Сабыр ит, килен. Киңә­шеп алыйк.
Саҗидә күз яшен тыйды, сулкылдавыннан туктады. Гаиләдә беләләр иде: Әхмәтгали карт киңәшү сүзен бик сирәк әйтә, бик тә четерекле мәсьәләләрне хәл итәсе бул­ганда гына телгә ала. Мондый чакта сүзне ул үзе башлый, үзе алып бара, әмма аның һәр җөмләсе, һәрбер хәрәкәте бу гаиләдә төп кеше Әхсән икәнлекне белдереп тора.
Өйдә тынлык урнашты. Кулларын өстәл өстенә җәеп салган Әхмәтгали карт, фикерен тупларга теләп, бер нок­тага төбәлеп торды.
— Шулай, балалар, башыбыздан бәла җиле узды, йор­тыбыз янды. Җиһазларны, кием-салымны, кирәк-яракны алып чыгарга, саклап калырга өлгермәдек. Әйе...— Карт өстәлне кулы белән сыпырып куйды.— Абзар-кура, мунча янды. Алты баш умарта һәлак булды. Башка умарталарның, белмим, оялары исән-сау микән?.. Үзебез, шөкер, исән. Бәла килде дип, балавыз сыгып утырып булмый. Яшәү турында уйларга кирәк.— Карт, дөрес сөйлимме дигәндәй, тыңлаучыларга карап алды.— Иң элек, малларны ныклап урнаштырырга кирәк. Аннан соң балаларның сабагын өз­мәү шарт. Кодагыйның өе иркен, барыбызны да сыйдырыр. Әмма дә ләкин тормыш яту-тору, ашау-эчү белән генә бар­мый әле ул. Балаларның сабак аласы, мәктәпкә йөрисе бар, дәрес карыйсы бар...
— Бабай! Син минем китапларны алып чыкмадыңмы соң?
— Китаплар? — Әхмәтгали карт, бу көтелмәгән сорауга гаҗәпләнеп, оныгына карады. Үзе, ирексездән, каршысында — өстәлдә яткан төенчегенә кагылып куйды.— Нинди китаплар?
— Соң, китаплар инде! Дәрес әзерләргә кирәк бит!
Әхмәтгали карт башын чайкады:
— Юк, кызым, китапларыңны алып өлгермәдем. Мө­гаен, өлгерә дә алмас идем...— Һәм ул ни өчен өлгерә ал­мавын аңлатырдай сүзләр эзләп як-ягына каранды, янә төенчегенә кагылып алды, әмма ут-төтен эченә ничек кереп китүен, өйнең түр ягындагы олы сандыкны көч-хәл белән ачып, шушы төенчекне табып алуын, сулышы-тыны бетеп урамга атылып чыгуын аңлатырдай сүзләр таба алмады. Аптырагач, төенчеген чиште.—Менә шуларны гына алып өлгердем, кызым...
— Бу нинди китаплар соң, бабай?
Саҗидә башкаларга сиздерми генә кызының җилкәсенә төртте:
— Тик кенә тор! Бабаң китаплары алар... Әхмәтгали килененең сүзләренә игътибар итмәде, оны­гын үз янынарак тартты:
— Менә алар, син үсә төшкәч бер вакыты чыгып бары­сын да күрсәтермен, сөйләрмен әле,— диде.
Бу төенчектә искечә язулы китаплар, төрле кулъязма­лар саклануын белә иде Әхсән. Шулай, кызыксынып ки­теп, малай чакта үз нәселләренең шәҗәрә язуын өйрәнгән, әәтисе барысын да күрсәтеп, аңлатып барган иде. Әхсән­нең исе китте ул чакта: шәҗәрәнең чишмә башы пәйгам­бәрләргә үк барып тоташа иде.
— Безнең борынгы бабай пәйгамбәр булганмыни? — дип ышанмыйчарак сораган иде ул. Әтисе аның башыннан сыйпап әйтте:
— Булган, улым. Һәр кешенең нәселе пәйгамбәрләрдән үк килә. Шуны белеп үс син, аннан соң җиде бабаңны белеп үс.
Нәкъ менә шуларны искә төшерү Әхсәннең үзен дә, күрәсең, баласытып җибәрде, әйтеп ычкындыруын сизм дә калды:
— Их, техникум китапханәсеннән алган китаплар да янды инде, алайса! Имтихан алдыннан биреп торганнар иде...
Монысы инде артыккарак китте. Әхмәтгали карт кырысланды, оныгын читкәрәк кагып, төенчеген ябып куйды.
— Ачуланма, улым,— диде ул.— Башка нәрсәләрне алып өлгермәдем.— Бераз сүзсез торгач йомшаграк эндәште.— Янгын сүндерүчеләр ни дип китте? Сәбәбен тәгаен генә әйтмәделәрме?
Әхсән авыр сулады:
— Электрдан чыккан, диләр, әткәй. Тагын ни дисеннәр?
— Аларның шул булыр инде,— моңарчы дәшми ген торган Саҗидә кул селтәде.— Тик торганнан ник кабынсын ул электр? Әллә соң берәрсенең үче булды микән бездә?
— Килен! — Әхмәтгали картның кашлары җыерылды.— Белмичә бәла якма кешеләргә, гөнаһысы булыр.
Түземсезләнеп сүзгә кушылганын аңлап өлгергән Саҗидә акланырга ашыкты:
— Аптыраганнан әйтүем инде, әткәй. Бала-чага шаярмады микән дип кенә әйтүем.
— Балага нахак бәла ягу тагын да начар,— дип кырт кисте карт һәм, бәхәснең тәмамланганын белдереп, алда башлаган, әмма оныгы аркасында бүленеп калган сүзен дәвам итте.— Ә боларның сабагын өзмәскә кирәк. Аларны Әхмәтнәҗипкә чыгарып торырбыз. Ул безгә карендәш. Үзләре пенсиядә, балалары читтә. Вакытлары да, урын-җирләре дә иркен. Мәктәпкә дә якын алар.
Килен эштә иде — эш киемнәре белән генә торып калды. Йорт янды дип кеше алдында ким-хур булып йөрмәс, улым, аның өс-башын карарга кирәк булыр.
Каенатасының иң элек аның турында, килене турынд кайгыртуыннан күңеле тулган Саҗидә күз яшен яулык оч белән басты:
— Әй, әткәй, нәрсәгә әле миңа әйбәт кием?! Кая барасым бар ул кадәр? Эш киемем бар, шул бик җиткән хәзер гә...
— Ә Әхсән ул көнне районда иде, киенеп-ясанып китте. Аңа ферма тирәсендә йөргәндә кияргә генә эш киеме юнәтү әллә ни авыр булмаячак,— диде атасы.
Әхмәтгали карт сүзен дәвам итте:
— Инде йорт мәсьәләсенә килгәндә, улым, анысын озакка сузмаска кирәк. Син эшләп торасың, киленнең дә хезмәт хакы мул. Анаң белән миндә дә касса акчасы юк тү­гел. Бүген-иртәгә дөнья куярга тормыйбыз, җыйганын чыгарырбыз. Кирәк икән, сыерны да сатарбыз. Әмма кыш­ка йортсыз керү ярамас. Ныклап керешсәк, боерган бул­са, кышны үз нигезебездә каршыларбыз. Сиңа, улым, эшеңнән ял сорап торырга туры килер. Бөтен ышаныч синдә.
Әхсән куырылып-җыерылып куйды:
— Ни бит, әткәй... Ялны алып булмас аны, бирмәсләр... Карт гаҗәпләнде:
— Нишләп? Фермада сине алыштырырдай кеше табыл­мас микәнни?
Әхсән кулларын кушырды, уып торды, аннан соң әйтте:
— Эш анда түгел, әткәй... Үзең беләсең, мине бүген райкомга чакырдылар. Колхозның партия оешмасы секре­таре булырга кыстыйлар. Ашыктыралар. Каршы килеп булмады инде, ризалык биреп диярлек кайттым.
Әхмәтгали карт улына сынаулы караш ташлады. Бераз сүзсез торгач әйтте:
— Алайса, улым, чынлап та ял бирмәсләр шул. Бир­мәсләр... Әмма йортны ничек тә кышка тикле җиткерергә кирәк. Бөтен ышаныч синдә...

II
Вокзалда «Ашыгыч ярдәм» машинасы көтеп торырга тиеш иде. Хәбир, бөтенләй сабырсызланып, тәрәзәгә кап­ланды. Поезд Казан елгасы күперенә кереп бара иде инде.
— Вагон номерын белерләрме соң?
Хәбир белән бер купеда кайтучы Ахо аның үзалдына гына әйткән бу сүзләрен эләктереп алды:
— Белерләр, белми кая барсыннар! Алар, туганкаем, утырган урыныңа кадәр белеп торалар!
Моңарчы күңелле генә кайткан Ахо нигәдер сабырсыз­лана, борчыла сыман иде. Ул Хәбирнең кызы Розалия бе­лән бик тиз дуслашып китте. Тәрәзәдән күренеп калган авылларны, станцияләрне күрсәтә-күрсәтә юл буе таныш­тырып, сөйләп кайтты. Әллә тәрәзәдән җил бәрде, әллә инде вокзалда чакта салкын тиде — сабый таң алдыннан шабыр тиргә батып, ут кебек янып уянды.
— Шул кара мөртәтләрнең генә күзе тиде балага,— диде Ахо, Хәбирнең уйларын сизгәндәй.— Яратмыйм! Күзләре яман шул эттән туганнарның!
Хәбир көлемсерәде:
— Алар монда озак тормады ич,— диде ул, Ахоның чегәннәр турында әйтүен аңлап.
Поезд Мәскәүнең Казан вокзалында торган чакта купега бер төркем чегән хатыннары кереп тулды. «Казангамы? Ай, алланың рәхмәте! Үзебезнең якташлар, казанлылар икән!» — дип, шау-шу килеп, рөхсәт-фәлән дә сорап тормыйча аркаларына аскан йөкләрен, юл капчыкларын бушата башладылар. Бу көтелмәгән кунакларны — басымчак юлчыларны кире борып чыгару мөмкин булмас кебек иде. Әмма Ахо тырышты, проводница кызны чакырды, боларның билетсыз-нисез басып керүләрен әйтеп, эткәләп тә төрткәләп дигәндәй, тәки куып чыгарды. Чегәннәрнең каргыш сүзләре колак төбендә шактый вакыт яңгырап торды
Ахо, кулын ачу белән селтәп:
— Яратмыйм шуларны! Кинода гына шәп күренәләр: атлар чаба, учак яна, мәхәббәт... Чегән романтикасы! Бетте шул инде алар, чын чегәннәр. Болары дөньяга яраклашып маташкан спекулянт калдыклары гына.
Хәбир янә көлемсерәп куйды, Ахога җавап кайтармады. Кайчандыр чегәннәр тарафыннан сабыйларча алданганы булса да, күңелендә бу гаҗәеп һәм сәер халыкка карата үч-үпкә сакламый иде ул. Әлеге алдану аны язмышында ниндидер бер серле мәгънәгә ия сыман иде.
Ул чакта Хәбир, Минзиләне каршыларга дип, аэропортка барган иде. Казанга килеп җитәсе көнен, самолет рейсын, очу вакытын әйтеп хат язган иде Минзилә. Самолет килде, ә Минзилә юк иде. «Бәлки билет булмагандыр?- дип уйлады Хәбир.— Ә бәлки?»
Әнә шул «бәлки»ләрне уйлап тәмам пошаманда йөргәндә аны чегән хатыннары урап алды.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Күгәрчен Сөте - 02
  • Büleklär
  • Күгәрчен Сөте - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4240
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2156
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4394
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2159
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4465
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2141
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4432
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2031
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4372
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2163
    34.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4499
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2201
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4459
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2046
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4456
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1984
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4381
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2110
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4258
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2103
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4343
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2140
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4344
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2067
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4315
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2159
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4122
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1937
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4383
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2109
    37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 4315
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2035
    39.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 4366
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2069
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күгәрчен Сөте - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 1000
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 635
    48.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    69.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.