Latin

Кроссовка Турында Хыял

Süzlärneñ gomumi sanı 4407
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2173
35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Нәкъ челләдә, тач эш челләсендә эшсез калды Заһит.
Болай да малсыз, милексез калдырылган, таланган колхоз бөтенләй бетте. Соңгы бозауларны иткә озаттылар.
Бер атна үз-үзенә түләүсез ял оештырып алды да, Мескен Локман белән киңәшергә булды Заһит. Чөнки Локман элеккеге елларны Әзиаулының җәмәгать сыерларын көткән. Олы улы
Камай, авылдан китеп, бик акчалы урында эшли башлаганнан соң гына Локман бу эшен ташлаган, аннары авылның сыер көтүе дә, сарыклары да чиратка салынган иде. Билгеле, Локман әллә ни акыл иясе түгел түгелен, ләкин үзенә килгән кешеләргә гади генә, әмма сизелер-сизелмәс эшлекле кыяфәттә “болай итеп карамыйсыңмы соң?” дип, бер-ике тәкъдим ясамыйча калмый торган бер бәндә ул.
Бу юлы да, Заһитны күптән көтеп утырган кебек, йорт уртасында торган ат арбасы астыннан пәйда булды да хәл-әхвәлләрен сораштырырга тотынды:
- Нәрсә, көймәң комга терәлдемени,- диде ул, Заһит визитының максатын үзенчә алдан чамалап.
Юк, көлеп әйтүе түгел – характеры шундый: ике уйлап тормый, теленә нинди сүз эләгә – шуны әйтеп сала. Кешене рәнҗетмиме ул сүз, кимсетмиме – анысы турында уйларлык зур түгел шул аның башы. Аның каравы, эшләпәсе, ул башны челлә кояшы киптереп тагы да кечерәйтмәсен өчен махсус элеп куйгандай, зур һәм җитди. “Мондый эшләпә белән, - дип уйлап куйды Заһит, күршесенең таба хәтле кулларына үзенең куллары кереп кысылгач, - көтүдә йөрергә рәхәттер инде”. Ләкин бер-ике җөмлә белән хәл-әхвәлләр турында бытылдап алган арада, Локманның киемендәге икенче бер атрибутка күзе төште аның.
Кроссовкалар! Авыл кешесенең аякларында – өр-яңа кроссовкалар! Малайларыннан калган, искергәннән яисә тузганнан, инде яшьләр арасында киеп йөрерлеге калмаганнан аталарына тәтегән кроссовкалар түгел, ә өр-яңа, шәһәрдә әле дә модада булган кроссовкалар! Заһитның олы яшьтәге кешеләргә кроссовка килешми дигән фикере эреде дә юкка чыкты инде менә. Килешә икән бит! Менә, яше алтмыштан күптән узган Локманның киенү рәвешенә кара да, шуннан соң “авыл әзиләренә заманча киенү килешми” дип әйт әле син! Аның кебек, башыңа киң эшләпә, өстеңә футболка белән спорт штаны кисәң, кроссовка бик килешә икән ләбаса!
Кызыкты Заһит кроссовкаларга. Нинди тиле теләктер, әмма киеп карыйсы, шуларны киеп атлап, йөгереп карыйсы килеп китте.
Тик күршесенең башындагы эшләпәгә һәм аякларындагы кроссовкаларына гашыйк булган кыяфәттә кызыгып карап торырга кермәде бит ул монда.
Лапас күләгәсенә елышып, бүрәнәгә утырдылар. Йомышының темасына күчте Заһит:
- Ничек уйлыйсың, Лыкман әзи, халык чират көтүен миңа бирмәсме икән?
Байтак сөйләшеп утырдылар. Локман үзенең гомер буе колхозда эшләмичә авыл сыерларын көтү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Авыл сыерлары ферманыкылар кебек түгел икән – шуны аңлады Заһит. Монда ситуация башкачарак икән: режим катгыйрак – таңнан кичке эңгер-меңгергә кадәр ашатасы; малкайларга (хайваннарга түгел!) мөнәсәбәт йомшаграк; аларның һәрберсенең хуҗасы бар һәм ул хуҗаларның да, аларның сыерларының холкы да төрлесендә төрлечә; бу көтүдә үгезләр дә, тәҗрибәле сыерлар да, яшь таналар да, хәтта бозаулар да бергә йөри – шуңа күрә игътибар да игътибар таләп ителә. Шунысы яхшы – хезмәт хакы ай башында ук аванс рәвешендә бирелеп куела, аның күләме дә терлек башыннан хисаплап караганда шактый чыга.
Кыскасы, Локманнардан чыгып барганда Заһитның башы хыяллар белән тулы иде инде: эшләмәгән эш түгел – кыенга туры килсә килер, әмма эшләнер, аның каравы, хезмәт хакы тотырыклы, “ник тегеләй? ник болай?” дип теңкәңә тиюче бригадирлар да, ферма мөдире дә, сыер савучы хатынар да юк – ирек. Җитмәсә, өй саен чиратка куеп ашаталар да бит әле! Болай булса, гомер буена колхозда эшләгәнгә үкенәсе генә кала икән!
Урамга чыккач, Заһит үз өенә таба борылмады – аяклары аны Югарочка тартып алып китте. Туктале, тукта, ни йомышы бар соң әле аның анда? Урамда анда-санда тилмереп йөргән бер-ике эттән башка җан иясе дә юк, ә шундый көнне, эссе кояшта куырылып, кая бара ул? Заһитның баш миенең яртысы, авыл көтүен алу планнары белән тулган килеш, шундый сораулар чыгарса, икенче яртысында җавап әзер иде инде: карап кайтырга кирәк кибеттәге аяк киемнәре ассортиментын! Белмәссең, үзебездә үк бардыр бәлки аңа ярашлы, күңеленә ятышлы кроссовкалар. Булса, нигә алмаска? Бурычка булса да...
Көтүдә киеп йөрер өчен менә дигән аяк киеме ич инде! Үзен җайлы диләр, үзе чыдам булырга тиеш, җиңелдер дә әле...
Кибет бикле булып чыкты.
Кылт итеп искә төште: бүген чәршәмбе икән бит – кибетчеләрнең Райпога киңәшмәгә йөри торган көннәре. Нишләргә соң? Кулын маңгай турысына күтәреп, күзләрен кояштан каплады да, чекерәйтелгән күз карашы белән баштан авылның урман очын айкады, аннары үзенең Түбәноч урамына күз генә төшереп алды да, буа ягына текәлде. Ул яктан чыр-чыр бала-чага тавышы ишетелеп тора. “Бәхетле халык хәзер суда инде”, - дип уйланды бәхетсез Заһит. Урамда кеше әсәре күренмәде. Кибетче Назимнарның кибет янына хәтле килгән кызыл әтәче бердәнбер шомырт төбендәге күләгәдән чыкты да, әлсерәп, ләкин галәмәт мөһим кыяфәттә кайту юлына борылды. Аңардан бушаган чирәмлекне шунда ук чыпчыклар биләп калды. Заһит тагын буа ягына текәлде. Коенып кайтыргамы соң? Алай дисәң, илле яшьлек башың белән бала-чага арасында чыпырдау килешеп бетмәс кебек. Юк, килешеп бетмәс! Кайсы тарафка атларга белмичә аптырап торышлый Заһитның башын тагын шундый эч пошулы уйлар биләп алды: менә шулай “килешеп бетерме икән” дигән шикләр белән үтә дә инде гомерләр. Шулай яшәп тормышның яме бетә дә инде. Теләгән гамәлеңне кылма – килешмәс, имеш. Үзең теләгәнчә киенмә – башкалар аңламас, имеш... “Ә икенче яктан карасаң, - дип ниндидер карарга килгән кебек буа юлына атлады Заһит, - бардым ди, чишендем ди, чумдым ди суга, кемнең синдә ни эше бар. Ну, трусик яшьләрнекечә булмасын! Ну, йөзә дә белмә ди! Ну, көлсеннәр соң кемгә кирәк!” Әкрен генә атлап, берничә минуттан күл буена барып җитте.
Яр буе төркем-төркем бала-чага белән тулы. Аларның күпчелеге җәйгелеккә шәһәрдән кайткан кызлар-малайлар булганга күрә, чирәм өстендә таралып яткан киемнәр базардагы кием рәтләре кебек чуар. Ә кроссовкаларның, сандалларның ниндиләре генә юк анда!
Якынрак килергә бик теләсә дә, Заһит каядыр юл тоткан шикелле янәшә узып китте.
Ничек шулар арасына кереп, оялмыйча чишенәсең дә, озын трусигыңны җилфердәтеп, ничек суга керәсең инде? Оят шул! Уңайсыз шул! “Чукынмыш комплекслар! - дип эчтән үзенең тәвәккәлсезлегенә төкерде. Шул комплекслар колы булып яшисең инде. Ә яшәмичә кая китәсең, дөньяга килгән көнеңнән тотынып шуны башыңа тукып торсалар? Ярамый! диләр баштан. Килешми! дип оялталар аннары. Уңайсыз! дия башлыйсың аннан соң үзең дә. Яхшы түгел, оят! диеп күнегелә. Кеше нәрсә дияр? дигән шикләнү гадәткә керә”.
Шулай уйлана-уйлана, буаның вак таллык белән капланган ягына чыкты. Монда чишенсәң дә була. Монда Заһитның эше дә бар – суга салган бәтелен карыйсы.
Илле яшьлек ир-ат Әзиаулында бәтелне карар өчен чишенеп суга төшеп тормый инде анысы. Ләкин Заһитның бүген әллә нинди корт чаккан көне. Эче поша бүген аның шул гадәтләргә. Җитмәсә, кроссовкалар турындагы уй да баштан чыкмый бит әле. Су астындагы тамырлар арасыннан эзләп табып, бәтелен күтәреп карады. Буш. “Иртән таң алдыннан ук карарга шул аны, хәзер нинди балык йөрсен” дигән уйлары белән бәтелне суга томырды. Бер-ике тапкыр чумып алу нияте белән генә суга сикергән иде дә, әмма суның май кебек җылы, йомшак булуы, тәннең рәхәтләнеп китүе аны судан чыгармады.
Озак мәтәште ул суда. Бил тиңентен суда утырып та торды, уртага кермичә генә ятып та торды. Аннары пошкыра-пошкыра ярга чыгып басты. Әллә ничә ел киелеп йөргән “чабата”ларына карап катты. Шул да аяк киеме бит инде, ә, шайтан алгыры!? Шуны киеп йөр дә, үзеңне кешегә сана инде! Оят!
- Яланаяк йөрсәң дә, моның хәтле хурлык түгелдер, шәт?! – диде үзалдына.
“Чабата”лар таллыкка томырылды. Аннары, бу кискен адымын бәтелнең дә балыксыз булуы хурлыгына сылтап, “чабата”лары артыннан үзе дә таллыкка кереп китте. Эзләп тапты аларны, бер-берсенә суккалап комнарын койды да киемнәре янына чүгәләде.
- Ярап торырсыз әле... Яңаларын алганчы, - диде, күлмәгенең ертык җиңенә кулын тыга-тыга...
Ләкин кроссовка киеп йөреп карау теләге кечерәймәде...
Өч көннән соң шәһәргә барырга җай чыкты.
Әлбәттә, план хатынга ошамаячак. Шуңа күрә шәһәргә барыр өчен төпле бер сылтау кирәк иде. Ике көн уйлады Заһит. Уйлап тапты: районның авыл хуҗалыгы идарәсендә йомышы бар икән бит! Колхозда эшләгән стажы югалмаганмы икән, югалу куркынычы юкмы икән – менә шуларны тикшереп кайтырга кирәк.
- Юкса, - диде ул хатынына, – соң булырга мөмкин. Калырсың аннары, трудаваеңны тотып, пинзысыз.
Әңгәмә кичке чәй вакытында корылган иде. Аның киләчәк турында болай кайгырта башлавы хатынының күңеленә бик хуш килде.
- Барырга дисәң, бар инде! – дип хуплады ул Заһитын. – Зарифларга да кереп чыгарсың.
Бу атнада кайта алмыйлармы икән, белешерсең... Бәлки бергә кайтырсыз әле.
Әйе шул, анысы да кирәк. Зарифлар бу атнада кайта алсалар, яхшы булыр иде. Печән өлгерде. Ә колхоздан ташый торган “рәхәтзаман” бетте-е. Хәзер чабарга туры киләчәк.
Кул белән, чалгы белән. Шуның өчен Зариф ярдәменнән башка бик-бик авырга туры киләчәк.
Шул турыда сөйләшә-сөйләшә кичке чәйне тәмамладылар. Дөрес, Гөлнуры инде килешенгән, инде сүз бетте, карар кылынды дигәндә дә планны җимерә язган соравын биреп алды әле:
- Шимбә көнне эшлиме икән соң ул “контор кортлары”?
Монда инде Заһитка бөтен шикләрне юкка чыгара торган аргументны казып чыгарырга туры килде. Югалып калмады – Гөлнурның скептик икеләнүен өреп юкка чыгарган җавабын әйтте:
- Эш сезоны бит! Мондый чакта ял иттереп яткырмас аларны... Глава, мин әйтәм... эшләтәдер. Эшләтмичә булмас...
Шуның белән беренче җиңү яуланды. Заһитның башында кроссовка турындагы өметле уй иртәгә балкып туачак якты шатлыкка әйләнә башлады. Шул кроссовкаларның бик кирәклеген, алардан башка аяк киеменең җайсыз булуын, халык сыерларын көтәргә чыккан очракта кроссовкаларның алыштыргысыз атрибут икәнлеген генә хатынга аңлатасы, аны шуңа төшендерәсе генә кала иртәгә. Болары җиңел булмаса да, ерып чыкмаслык проблема да түгел. Һич югында, үзенә дә берәр товар алып кайтасы булыр. Кулына базардан алган берәр чәй сервизы кайтарып тоттырасың да, шуннан соң гына, “менә үземә дә алган идем әле” дип, чыгарып саласың...
Заһит иртүк, җыенып, капка төбенә чыгып утырды. Их, рәхәт! Иртәнге салкынча һавада урамны күзәтеп утырулары! Аның бит, әнә, аяк арасында буталып йөргән тавыкларының чирәм чукып йөрүләре генә дә җанга ниндидер тынычлык өсти! Аның бит, әнә, коймадан төшеп, урамның уртасына кадәр сузылган, салкынча һава белән тулы күләгәсе генә дә күзләрне дәвалый! Күңел тыныч. Җитмәсә, менә бүген кроссовкалар да алыныр, ходай язган булса...
Хәзер теге егет килеп җитәргә тиеш. Рәшит. Нефтьчеләрнең урман буендагы иләмсез зур цистерналы объектын саклаучы Рәшит. “Иртәгә районга барам. Яңа машинама номерлар алырга” дигән Рәшит. “Нефтьчеләр бай шул, зарразы, - дип уйлый Заһит, Дәүләтовлар капкасыннан машина чыкканны көтеп. – Бер ел эшлиме, юкмы әле – ә машинаны алып куйды әнә. Эшен әйтер идең инде – өч тәүлеккә бер барып, төне буе йоклап кайта да, вәссәлам!” Үзенең егерме елдан артык колхозда эшләп матай сәләмәсе дә ала алмаганын уйлап куйды. Әйе, тигезлек тә юк бу дөньяда, дөреслек тә юк.
Машина күренмәде. Иртәнге тынлыкны бозып, урман ягыннан авылга якынайган трактор тавышы гына ишетелде. Бераздан шул тавышны чыгаручы, шул тавышы белән дөнья ямен бозучы зәңгәр техника үзе дә күренде. Менә ул, иңкүлектән күтәрелеп, урамга килеп керде. Моны танымыймы соң Заһит?! Бу – Ичтирмән мәктәбенең тракторы. “Шабашка эшли”, - дип фаразлады үзенчә Заһит. Аның таң тишегеннән йөрүенең сәбәбен дә белмәгән кеше юк: директор йокыдан торгалаганчы, үз эшләрен бетереп калырга ашыга берәү. Хезмәт укытучысы Садыйковтыр инде, кем булсын тагын?!
Нәкъ шулай – трактор буш түгел икән. Ул, ботаклары да туналмаган озын усак өстерәп, килеп керде урамга. Тузан күтәреп, Заһит турысына килеп җитте. Кычкыртып, сигнал биреп алды. Шул инде, шул – Садыйков! Их, торып басып, туктатып, кабинасыннан өстерәп төшереп, колак төбенә бер менеп төшәсе дә: “Энем, нигә болай безне мыскыл итеп, авылны тузанга батырып йөрисең? Арттан гына узып булмый идемени, елга буйлап?” – дип сүгәсе иде шул миңгерәүне! Ләкин... Менә шул “ләкин” тота шул! Ләкин Садыйковның энесе районда милиция начальнигы шул! Менә шул шул! “Әй, чукынып кына китсен сәнә!” – дип сукранып калды аның тракторы артыннан Заһит. Аның башында зуррак башка сорау бар әле: нишләп Рәшит һаман күренми? Тагын нәрсә булды икән инде?
Трактор күтәргән тузанның басылганын гына көтеп алды да, торып, Рәшитләргә таба китте. Баядан бирле бакча буендагы комлыкта киерелеп-сузылып яткан чем-кара Памир да сикереп торды. Койрыгын болгый-болгый, хуҗасына иярде.
Заһит барып кергәндә, Рәшит гаражыннан музыка яңгырый иде. “Нәрсә, бу онытканмы әллә шәһәргә барасын”, дип кыбырсыган җанын “бәлки йоклап калгандыр” дигән аклау белән басып, Заһит гаражга керде. Машинаның капоты астыннан Рәшитнең башы күренде.
Исәнләштеләр.
- Кабынмый әле нишләптер, - диде Рәшит. – Белмим, нәрсә булгандыр. Кичә тәртип иде кебек...
Уфтанышып-аптырашып капот астына икәү текәлделәр. Заһит техниканың нәрсә икәнлеген дә белми инде анысы. Ләкин шулай да тегендә каранган булды, кабельләрне селкеткәләп алды, “бензиның бардыр бит?” дип тә сорап куйды – кыскасы, машинаның чиренә диагноз кую процессында актив катнашты. Тик аннан гына урыс зубило белән җыйган машина барыбер кабынырга теләмәде. Кәеф төште, бүген үк кроссовкалы булу мөмкинлеге әкренләп чигенә башлады.
- Әллә соң этеп кабызып карыйкмы, - диде, ниһаять, Заһит, тагын бер әмәлен тапканга канәгатьләнеп.
Ярамый икән. Бу машина андый түгел икән. Рәшит аңлатканча, боларны этеп кабызу “категарисски” тыела икән, чөнки карбюратор түгел, ә инжектор! Карбюратор белән инжекторның аермасын сарык белән ярка аермасы дәрәҗәсендә дә күз алдына китермәгән Заһит бүтән дәшмәде.
Менә бераздан Рәшит машинага кереп утырды да “ чек” иттереп нәрсәнедер борды – “Лада” фырылдап эшли башлады.
- Булды бу, - диде Рәшит, чыгып, капотны япкач. – Капкаларны ач әле, әзи!..
Бер сәгатьтән алар шәһәрчектә иделәр инде.
“Кайтуын үзем карамын инде”, диде Заһит Рәшитнең машинасыннан төшеп калганда. Үзе туп-туры Зарифларга кереп китте.
Шәһәрне яратмый ул, аңламый. Аның күңеле мондагы тормышны кабул итә алмый. Хәер, торып караганы да юк инде аның шәһәр дигән кырмыска оясында. Урамда халык, көтүдән качып таралышкан сыерлар кебек, тегендә агыла, монда йөгерә, төркем-төркем булып басып тора, транспорт көтә... Тагын бер нәрсәгә аптырый Заһит – авылда һәр очраган кеше белән кул биреп күрешү яки узып барышлый кул селтәп кенә булса да сәлам бирешү гадәте кандагы бөтен күзәнәкләргә дә җандагы бөтен фибырларга сеңгәнлектән, шәһәр кешеләренең бер-берсе белән исәнләшү түгел, хәтта бер-берсенә ышкылып узганда да күрмәгән кебек өнсез-җансыз булулары ошамый аңа. Бер шәһәрдә яшәп яталар бит инде, югыйсә! Юк, аңламый Заһит. Шуңа күрә Зарифлар подъездына кереп җиткәнче, очраган бер кеше белән, баш кагып булса да, исәнләшеп барды ул...
Зариф өчен дә, килен өчен дә, балалары өчен дә шимбә – ял көне. Барысы да өйдә булып чыкты. Чынлап та, авылга кайтырга җыенып торалар икән.
- Һай, шәп булды әле бу, - диештеләр алар, кунакны җылы каршы алып, чәй белән сыйлый-сыйлый. – Бергәләшеп кайтырбыз.
Тату гаилә авылга кайтыр өчен кирәк-ярак җыя башлады, барысы да бөтерелде, ыгы-зыгы килде. Шул арада Заһит үзенең төп максатын да сөйләп алды улына – аяк киемнәре кибетенә кагылып чыгасы бар. Әлбәттә, шәһәргә ул аның өчен генә килмәгән, улы алай дип уйламасын. Аның тагын да зуррак йомышы бар – идарәгә дә керергә кирәк.
- Колхоз таралды дип, аның стажы югала күрмәсен иде инде, - дип тәмамлады ул сүзен.
- Алайса, - диде Зариф, - баштан идарәгә, аннары кибеткә керербез инде. Чөнки кибет әле ачык түгелдер.
- Ачыклары да бардыр әле, - дип үҗәтләнеп алды кунак статуслы ата. – Тәүлек буе эшләмиләрмени алар? Хәзерге заманда инде...
- Анысы бит аның ашамлык, эчемлек кибетләре генә!
- Шулаймыни? Ә, ярар, алайса, синеңчә итик.
Шулай иттеләр дә – авыл хуҗалыгы идарәсенә киттеләр. Районның газ хуҗалыгында эшләүче Зарифның монда да танышлары күп булып чыкты. Биш-алты кабинетны йөреп, бер сәгатьләр чамасы вакыттан соң аларның аңлаганы шул булды: беркемнең дә стажы югалмый, борчылып йөрмәскә дә мөмкин. Заһит өчен бу яңалык түгел, билгеле. Шулай икәнлеген, шулай булырга тиешлеген болай да белә иде инде ул. Монда кереп йөрүе күз буяу гына бит аның. Моны башкалар белмәсен өчен генә, аның төп йомышының кроссовкалар икәнлеген аңламасыннар өчен генә алып керде ул Зарифны идарәгә. Һәм конспирациясе уңышлы килеп чыкты бугай, чөнки улы “Ну, әти, иң зур йомышың үтәлде бугай, киттек, кибетенә дә кагылып чыгыйк”, диде...
Мондый зур кибетнең мондый кечкенә шәһәрдә булуын күз алдына китермәгән иде Заһит.
Нәрсә генә сатмыйлар икән бит монда! Базардагы кебек тезелешкәннәр дә, һәрбер сатып алучының күзләренә мөлдерәп торган күз карашлары белән төбәлеп, минем янга килсә ярар иде, минекен алса яхшы булыр иде, дигән кебек, әй, көтәләр инде, әй, күзәтәләр, әй, өметләнәләр булса кирәк. Ләкин Заһит абзагызга бүген сезнең ыбыр-шыбыр товарыгыз кирәкми шул! Аңа ул уенчыкларыгызны да, батарейларыгызны да, одеколоннарыгызны да, зонтикларыгызны да тәкъдим итеп азапланмагыз да! Аңа спорт киемнәре бүлеге кирәк!
Аның конкрет максаты бар бүген! Кроссовкалар кирәк! Бер футболка белән җиңел штан да артык булмас...
Оныгы Гарифка ияреп кергәнгә күрә спорт киемнәрен тиз таптылар алар бу кырмыска оясында. Керешли бәяләргә күзе төште Заһитның: алланың да кашка тәкәсе икән – бер пар түгел, сыңар кроссовкага да тартып-сузып кына җитә икән бит аның акчасы! Кәеф тагын сүрелде. Кроссовкалы булу мөмкинлеге тагын томанга әйләнә башлады. Тагын бер хыял чәлпәрәмә килү куркынычы астында калды. Ләкин болай тиз генә җиңеләсе килмәде Заһитның – ул, күңелсезләнүен яшерергә тырышып, сатучы кызга эндәште:
- Киеп карарга ярыймы?
- Кемгә аласыз, - диде кыз. – Бу егеткәме? Андый кечкенәләре бездә юк шул!
Тагын горурлыгына кагылдылар. Нәрсә, бу абзыйларының кроссовка киярлеге юк дип уйлыйлармы икән? Уйламыйча гына торыгыз әле! Без алай төшеп калганнардан түгел бит!
- Юк, үземә, - диде Заһит.
Баштарак мыскыллы елмайган бу кызыйның исенә төште бугай: алсын гына, акчасын гына түләсен, ә инде кем нәрсә ала – анысы синең эш түгел. Тере шайтан кереп товар сораса да, артыгын сорашып торма, аңа потенциаль сатып алучы дип кара, аның гайрәтен чигерә күрмә! Кызый, ашыкмыйча гына урыныннан күтәрелде дә, кроссовкаларын рекламаларга кереште:
- Менә монысы Сезгә килешергә тиеш... Сезгә көндәлеккә кияргәме, әллә тренировкаларгамы?
- Миңа, сеңелем, бөтен җирдә кияргә ярасын!
- Алайса, менә карагыз: универсаль кроссовкалар. Боларның материалы натураль күн, чын фирма җитештергән – подделка түгел. Стадионда дисеңме, урманда дисеңме, дискотекадамы – бөтен җиргә бара.
- Күпме тора инде?
Моны болай гына сорады инде, билгеле. Бәясе язылган бит – кесә төпләрен кырып-себереп җыйганда бер сыңарына җиткереп булыр, мөгаен. Шуларны уйлый-уйлый, кызый тәкъдим иткән кроссовканың бер сыңарын алды да утыргычка барып утырды. Янына Гариф килеп басты, бабасына шнурны ничек итеп бушатырга, аннары ничек бәйләргә икәнлеген өйрәтеп торды. Башын һаман борчулы уй бораулады: кроссовкадан баш тартырга туры килерме икәнни – бигерәкләр дә кыйммәт икән бит. Их, бәхетеңне колхоз көтүе таптагач, нишлисең инде? Язмагандыр инде, күрәсең, кроссовка киеп йөрүләр... Ә киеп йөрисе килә, шайтан. Кара, ничек җайлы утыра икән аякта...
- Икенче сыңарын да киеп карыйк әле, - диде ул кызыйга.
- Алырга кердегезме соң? Аласы булсагыз гына бирәм икенчесен...
Мыскыл итә бит, маңка тәре! Заһит абзасының алырлыгы бармы икән дип икеләнә, имеш.
Ну, кызый! Болай булгач, ничек булса да алырга инде, дигән карар белән, үҗәтләнеп, тагын шул сатучыга карады:
- Алмыйча бит инде! – диде. Һәм шунда ук оныгының колагына пышылдады:
- Бар, улым, әтиеңне чакырып кер әле!
Тегесе шуны гына көткәнмени – урамга терәде.
Бер минут та үтмәгәндер – кереп тә җиттеләр.
- Нәрсә, әти, - диде Зариф тыныч кына. – Бирмиләрме әллә? Нәрсә сайлыйсың?
Ярым пышылдап кына дөресен сөйләде дә бирде Заһит. Монда яшереп, качырып, сер ясап торып булмый шул – акчаны малайдан сорарга кирәк. Улы бик төпченеп тора торганнардан түгел – аңлады: әтисенә җиңел, уңайлы, җайлы, нык һәм ышанычлы киемнәр кирәк икән.
Иң беренче чиратта кроссовка аласы икән. Аласы бик килә, ди, чөнки итек һәм галушлардан хәзер аяклары авырта, янәсе, ләкин акча ягы гына саерак булып чыккан.
Дөресерәге, ул алай ук кыйммәт булыр дип уйламаган, белгән булса, әлбәттә, җитәрлек алып килер иде... Шуңа күрә “нәрсәгә инде ул сиңа?” да юк, “анысын түгел, юньрәген ал” да юк, “әйдә инде, ашыгабыз” да юк – тотты да алып бирде әтисенә бөтен хыялын: кроссовкалар, спорт штаны һәм футболка. Заһитның күзеннән яшь кенә акмады инде шатлыктан. Улының кассага чыгарып салган акчаларына карап торды-торды да, “үземнең тәрбия шул инде!” дип горурланды ул. Бөтен киемнәрне пакетка тутырып тыгып алды.
Чыгып киттеләр.
- Җае чыккач, түләрмен, - диеп карады улына Заһит.
Ләкин улы кырт кисте:
- Шулайдыр инде?! Түләрсең менә!.. Шулай булыр... Син нәрсә?..
Башы күккә тиеп кайтты Заһитның. Тимәс, кроссовкалы булды бит! Менә рәхәтләнә икән, болай булгач! Авыл көтүен дә алып, эшкә чыгып булса, дөнья түгәрәкләнә икән!
Авылга кайтып җиттеләр. Өйгә кереп, диванга җәелеп утырып, кроссовкаларны чыгарып салды Заһит. Шнурларын сүтеп, аякларына чамалый башлады. Саниянең, һөҗүм башлавын белдереп, “бусы нәрсә инде тагын?” диюе булды – улы Зариф әтисенә ярдәм кулы сузды:
- Менә, әтинең колхоз эпопеясы тәмамлану уңаеннан бүләк иттем әле, - диде.
Дөнья алай тиз генә түгәрәкләнмәде. Ял көннәрендә чапкан печәнне икәү генә киптереп, саклап, аннары өйгә ташып атна узды. Шул арада белешкәли торды Заһит: чират көтүенә ияләшкән халык көтүче ялларга каршы түгелме, сыер башына ничә сум сорарга була...
Тагын Локман белән киңәшләште. Локманның әйтүенә караганда, авылдашларның күпчелеге мондый тәкъдимгә әзер. Ләкин берничә кеше генә бик каршы чыгарга мөмкин. Аларын исәпкә алып тормады Заһит – бер көнне иртән көтү озатырга чыккач, халык күпләп туплана торган урында – кибет янында – җәмәгатькә шул тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте:
- Ничек карыйсыз, авылдашлар, - диде, үзенең планын уртага чыгарып салганнан соң.
- Ә нәрсә, озак уйлашып тормыйк,- диде Түбәночныкы тракторчы Сәлимҗан. – Көтсен әйдә!
- Көтсен, көтсен, - дигән тавышлар ишетелде.
- Ашыкмагыз әле, җәмәгать, - дип кысылды һәрвакыт уйлап, сүзен чамалап сөйләргә ярата торган Мәрьям. – Ничә сум сорыйдыр бит әле. Минем бәлки акчам җитмидер...
- Ничә сумнан риза булырсың соң, - дип сорадылар Заһиттан.
- Ну, ни инде... Алтмыш сумны күпсенмәсәгез...
Кибетче Наримның телчә хатыны күпсенде:
- Ничу сибә! Минем биш баш малыма өч йөз сум була түгелме соң бу?
Баядан бирле бернигә кысылмыйча тыңлап торган “фронтовик” Тимерҗан, кулындагы сыер куа торган таягының сырты белән муенын ышкып алды да әйтеп салды:
- Асрама аның хәтле! Кем кушкан биш сыер тотарга? – диде - Бишесе дә сыер түгел бит аның, - диде ачудан йөзе кызара башлаган Телчә. – Шуңа күрә сыер башына иллене, бозаулардан утызны бирсәк тә җиткәндер, дим...
Тагын бәхәс китте. Кемдер сыер белән бозауны, көтү объекты буларак, тигез исәпләргә дигән фикер әйтте. Кемдер көтүне, алучы булганда, биреп калу хакына ул сораганча түләргә дигән тәкъдим кертте. Ахыр чиктә, авторитетлы Локман фикерен тыңлап карарга булдылар. Ә инде ул Заһит турында “тәҗрибәле һәм стажлы” дигән резолюция биргәч, икеләнүчеләр калмады – “иртәгәдән үк Заһит көтүгә чыксын” дигән уртак карарга килеп, таралыштылар.
Авыл көтүендә ике йөзләп баш сыер саналганга күрә, Заһит җыелыштан кайтканда хезмәт хакының шәп кенә буласын исәпләп чыгарды. “Аның каравы, кышкы сезон акчасызлык чоры була инде”, дип, анысын да башына салып куйды ул. Хәер, анысы куркытмады да аны, пошындырмады да. Булса соң, ятылыр шунда, өйдә мунчала ишеп тә урам себеркесе әзерләп. Кайтып җитеп, арканы коймага терәп, капка төбендәге эскәмиягә утырганда аның хыялы нигәдер әнә шул мунчала ишү һәм урам себеркесе әзерләү турысында озаграк терәлеп калды. Чөнки бу ике эш, хәтта эш тә түгел, шул ике процесс белән бәйле ниндидер татлы хатирәләр, искә төшкән саен, аны бала чагына алып кайталар иде. Ә анда, әллә кайда еракта калган һәм әллә ничектер сизелмичә үткән бала чакларда, озын кышкы кичләрдә мунчаладан бау ишүче һәм, өшегән каен ботакларын өйгә кертеп тутырып, урам себеркесе бәйләүче әтисе бар аның. Юкә бүрәнәләрен инештә батырып тотып, аннан мунчаласын сыдырып төшереп җәйдән үк әзерләнгән чималны, буе-буе белән мич артына кертеп тезәр дә, ашыкмыйча гына икешәрләп тә, өчәрләп тә, хәтта дүртәрләп тә үрә башлар. Бүлмәгә ниндидер туклыклы ис тула, өйдә тынычлык, эшлекле халәт урнаша. Ә себерке бәйләгән көннәрендә – тагын үзенә күрә бер төрле атмосфера, кышкы урман исе... Үзенең бу һөнәрләренә Заһитны да өйрәтте әтисе. Бик теләп һәм шул өйрәтүенең бушка китү-китмәве турында уйлап та карамыйча, аңлата иде ул аңа: “Чыбыкларың тигез булсын! Чәчәк бәйләме ясаган кебек җайлап тез аларны. Артык калыны авыр була, артык нәзегенең уртасына таякны тыгып булмый, шуңа күрә чамасын белергә кирәк”. Ул ишкән бауларга һәм ул бәйләгән себеркеләргә авылда беркемнеке тиңләшә алмый, күп кеше боларны аңардан сатып ала иде.
Нигә болар исенә төште соң әле? Шулай дип уйлады да, Заһит үзенең хәзерге халәтен, күтәренке кәефен әтисенең әнә шул вакытлардагы канәгатьлек белән тулы йөзе белән чагыштырды. Нәкъ шулай икән – канәгатьләнү хисе кичергәндә искә төшә икән андый хатирәләр. Ә күңелгә күтәренке булыр өчен нигез бар: эш булды – иртәгә үк көтүгә чыгарга мөмкин, өстә – футболка, спорт штаны, аякларда – күрше Галимулланыкы кебек искереп беткән чүпрәк ботинка түгел, ә өр-яңа кроссовкалар! Кроссовкларны беренче тапкыр киеп карагач, хатыны “стиляга, имеш!” дип көлгән булса да, бер атна эчендә иренең тышкы кыяфәте үзгәрүгә, шул тышкы кыяфәттән аның кәефе күтәрелүгә, хәтта башы да күтәрелә төшкән кебек булуга ияләнеп тә өлгерде инде. Чынлап та, әллә нәтиҗәсез, туйдырып бетергән колхоз эшеннән котылу, әллә кешечә иркен киенү, әллә тиздән эшкә чыгу өмете, әллә инде шулар барысы да – Заһитны сизелерлек үзгәртте. Ул хәзер кирәксә-кирәкмәсә дә аяк астында очраган чүп-чар, йомычка, таш кисәкләренә типкәләп йөрү гадәтен бетерде. Менә хәзер дә, эскәмиядән торып, өйгә юнәлгәндә, шул эскәмия тузаны ияреп кермәсен дигәндәй, чалбар балакларын каккалап алды.
Икенче көнне бу вакытта ул, атка атланган килеш озын чыбыркысын өстерәп, көтү артыннан урманга кереп бара иде инде. Бу эш аның өчен таныш стихия булса да, ферма көтүе белән авыл көтүе арасындагы аерманың зур булуын беренче көнне үк аңлады Заһит. Шуның иң беренчесе – көтүлек урыннары. Ферманыкын гел кырда-болында йөртәсең – рөхсәт ителә, ә авыл сыерларын йөртер өчен мәйдан урманда гына. Аның да печәнле, я булмаса яшь агач үсентеләре утыртылган аланнары түгел, ә зур агач аралары, куаклыклар, урман буйлары, калкулык битләре, яр буйлары... Шулай да, күрмәгән нәрсә түгел, белмәгән урманнар түгел, Заһит аллага тапшырды – көтүне инешле болын буйлап Унсигезенче фортал ягына алып кереп китте. Ләкин чыбыркы шартлатып, озак канатланып йөрергә туры килмәде – матур гына ачылып башланган көн төштән соң кинәт болытланып китте дә, суытып җибәрде. Кроссовкалы көтүче моны һич кенә дә көтмәгән иде, билгеле.
Баштан “озакка сузылмас, яңадан ачылыр” дип өметләнсә дә, тискәре һава торышы аның өметләрен акламады, табигать аның уй-фикерләрен укый алмады – җыелды болыт, томаланды көн, һәм берзаман ишеп яварга да тотынды. Яңгыр шул кадәр тыгыз һәм нык китереп бәрде ки, хәтта терлекләр дә куе яфраклы агачлар астына качышып беттеләр.
Әмма ни кадәрле генә куе ябалдаклы булмасын, карт имән Заһитны яңгырдан саклап кала алмады – ул манма суга батты. Җитмәсә, кигәвен, чебен, черки кебек кан суыручылары да теңкәгә тиде. Шуларга селтәнә-селтәнә, Заһит сәгатьтән артык үзенең хатасы өчен үзен сүгеп утырды: ну, аңгыра димә инде шуны, олыгаеп барган яшендә кем көтүгә малай-шалай кебек кроссовка киеп чыга инде! Кем инде син моннан соң? Әлбәттә, надан!
Әлбәттә, тормыш күрмәгән бер профан! Шулай кирәк сиңа! Башка вакытта белерсең ничек киенергә икәнен! Белерсең... Керсен муеныңа тамчылар, керсен! Аксын борыныңнан су, аксын! Ашасын черкиләр колакларыңны, суырсыннар каныңны! Дерелдәсен тезләрең, калтырансын! И-и, тәҗрибәсез! И, тиле-миле!..
Яңгыр көтмәгән-уйламаган җирдән ничек килеп чыккан булса, шулай ук кинәт узып та китте. Шуны гына көткәннәр диярсең, ике сыер биек булып үскән кычыткан арасыннан атылып та чыктылар, койрыкларын терәп, авыл ягына элдерттеләр. “Кигәвеннәр!” дип уйлап куйды Заһит һәм үзе дә атылып чыкты. Көтүне урманда йөртүнең бер начар ягы бар – атка бик өметләнеп булмый. Шуңа күрә ул, җәяүләп йөгерә-йөгерә, качкын сыерларга акырды:
- Һайт! Кая бара-ау?
Сыерлар аны тыңламады, үзләренә кычкырган сүзләрне колакларына да элмичә, сыпырттылар гына. Озак йөгерергә туры килде алар артыннан көтүчегә. Хәлдән тайса тайды, әмма куып җитеп, борып китерде. Аннары, букчаларын калдырган төпчек янына килде дә, чыбыркысын муенына тагып куеп, кроссовкаларын салырга иелде. Шнурларын чиште. Ыхылдый-пыхылдый аякларын берәм-берәм кроссовкалар эченнән тартып чыгарды.
Берсен төпчек башына бастырды... Икенчесен... Шуннан соң юеш оекларын да тартып-сузып аяклардан салдырды да, тамчыларын санап өлгерергә тырышкан кыяфәттә аларны сыгарга тотынды. Кроссовкаларны юешләткән яңгырның бөтен үчен шул оеклардан алды. Оекларын сүтеп караса – берсе урталай өзелгән булып чыкты. Тотты да, янында гына мышнаган сыерның мөгезенә селтәде. Оек ертыгы шул мөгездә эленеп тә калды.
Төпчек башындагы юеш кроссовкаларга карап торды Заһит: ну, нишләтергә сезне, кияргәме, киптерергәме? Ничек киптерергә? Сарык көтүе генә булса, учак ягып утырыр идең, киптереп тә өлгерер идең. Ләкин сыер көтүе бер урында озак терәлеп тормый шул!
Аяк киемнәрен таяк башына элеп калдырып кара да ди... Яланаяк чабасыңмы аннары сыерлар артыннан? Чыбыклы-ботаклы сукмаклар буйлап! Камышлы-кычытканлы аланнар, болыннар аркылы! Ташлы-еланлы чытырманнар арасыннан? Шул шул менә! Юк шул, чабасың килмәс!
Шул турыда тирән көрсенүле уйлар белән башы тулган Заһит сыңар оекны, бөкләп, чалбар кесәсенә тыкты. Кроссовкаларның әле берсен, әле икенчесен кулына алып, аларның чылану дәрәҗәсен чамалады. Аннары, көтүдәге хайваннарның тынычланырга уйлап та карамаганын аңлагач, юеш дип тормады, төпчеккә утырды да кроссовкаларны яңадан киеп куйды. Юк, иртәгә нинди генә эссе көн булмасын, ул итек киеп чыгачак инде көтүгә.
Бөтен нәрсәнең үз урыны бар икән. Бәйрәмгә чабата ярамаган кебек, эшкә дә патша читекләре килешми икән шул!
"Безнекеләр бит ул!" китабыннан
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.