Latin

Көзгө Моң - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4604
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1879
41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
(хикәяләр йыйынтыгы)
1. Романтика
2. Зәңгәр кыңгырау чәчкә
3. Соңгы очрашу
4. Каһәр
5. Кем уйлаган
6. Көтелмәгән хәл
7. Бер сулыш һава
8. Сәхиулланың күз яше
9. Сюрприз
10. Культурный Әхмәтвәли
11. Алмашыну
12. Балакайларым
13. Бозылды заманалар
14. Ишбулды
15. Шакирйән
16. Гармунсы

1. Романтика
Камил бүген эштән бик йончып кайтты. Гадәттә кайтышлый кафегә кереп капкалап чыга торган иде, бүген анда да керергә кәефе булмады, бик ашыйсы да килеп тормый . Шуңа күрә туры өенә кайтты һәм өйдә генә чәй эчеп алырга булды. Андый очракка өйдә һәр чак коры - сары бар. Бүген күңеленә никтер авыр уйлар килеп тора. Йончыткан. Ни генә димә, ялга китәргә вакыт җиткән. Инде ничә ел генеральный тагын бер ел гына эшлә дип үгетләп калдыра килә. Югыйсә ул бит инде хәзер ун ел пенсиядә. Әммә артабан эшләргә инде яше җитмешкә җитеп килә. Балалары балигъ булганнар, карт көненә мая туплаган, ял итергә дә ярыйдыр. Эшләп йөрүенең бер сәбәбе - ялгызлыгы. Балалары бар барын, алар һәрберсе әти дип өзгәләнеп торалар, әммә тормыш мәшәкате, гаилә турында хәстәрлекләре аларны шундый бөтереп алган, әти белән аралшулары өзек - төртек кенә булып чыга. Өчесе дә чын бизнес кешеләре. Шуңа да аларга үпкәләргә түгел, шундый тырышлыкларын күреп, куанасы гына кала. Телефон шалтырады. Камил эчәр чәен кире өстәлгә куйды да трубканы алды.
- Тыңлыйм, - диде ул.
- Сез Камилмы? - дип сорады хатын - кыз тавышы .
- Әйе, мин Камил булам, - диде Камил.
- Исәнме Камил! Кем шылтыратканны белдеңме? - диде трубкадагы хатын - кыз.
- Тафү итегез, тавышыгыздан кем икәнегезне әйтә алмыйм. Табышмак уйнамыйча булмыймы?-диде Камил.
- Мин Рәхилә, Уфадан шылтыратам, - диде хатын - кыз.
- Нинди Рәхилә? - дип сорады Камил. Дөресе ул Рәхиләнең исемен ишетүгә бераз аптырап калган иде, шуңадыр инде, мәгънәсезрәк сорау бирде.
- Бәрәк алла, синең тормышыңда ничә Рәхилә булды соң? - диде Рәхилә.
- Танадаым, таныдым, бераз аптырап калганнан гына. Исәнме Рәхилә! - диде Камил.
- Камил, син мине эзләдең мени? - .
- Юк, андый теләгем бер дә булмады.
- Сафия апам шулай дигән иде. Телефон номерыңны да ул бирде. - диде Рәхилә.
- Шылтыратуың, ни сәбәп белән генә булса да, бик һәйбәт. . Синең алда гафу үтенәсе бар бит минем, менә шуның җае чыкты. Мин сиңа бер суккан идем. Исемә төшсә, шул юньсезлегем гел эчемне кырып тора иде. Гафу ит мине, Рәхилә.
- Төшләремдә әлләничә кат гафу үтендем инде мин синнән. Тик ул бит төштә генә, - диде Камил.
- Син дә мине төшләреңдә күрәсеңме? Мин сине төшемдә күрсәм, үзеңне күргәндәй шатланам, - диде Рәхилә.
- Булгалый. Бала чак, яшьлек хәтирәләре истә бит инде, - диде Кмил тамагын кырып.
- Синең белән булган бөтен минутларым да минем хәтеремдә. Алар картайган саен якыная баралар. Тик син юкка гафу үтенәсең. Мин үзем гаепле булдым анда. Шул чак мине тотып ярасың булган да бит. Анда да кермәгән
булыр иде миңа акыл, - диде Рәхилә.
Аның соңгы сүзләре бозык потефондагыдай чалулап чыкты. Камил бераз көткәннән соң «алло, алло»дип караса да тавыш булмады. Рәхилә елый иде, күрәсең, телефонда лышык - лышык борын тарткан тавыш ишетелде. Бераз тын торганнан соң, Рәхилә: «Ярый, мин, мөмкин булса, яңадан шылтыратырмын әле, » - диде дә трубканы куйды. Камилда чәй кайгысы китте. Бу звонок аны балалык, яшьлек чорының бәхетле һәм аянычлы истлекләренә алып кереп китте.
* *
...Ул көн үзенә бертөрле аллы - гөлле нурлары белән Камилның күзалдында гомер буе торды. Ул көнне кояш та бүтәнчәрәк, аеруча сихри нурлар белән яктыртты бугай. Шулай булмаса, һаман бүгенге кебек шулай күзалдында балкып торыр идеме?
Бер карасаң, әлләни дә булмады сыман. Алар, бала - чага, көндәгечә көтү каршыларга җыелалар. Әле көтү кайтырга әлләни гумер бар, шулай да бөтен бала - чага басу капкасы төбенә җыелган. Чөнки монда көтү сылтавы белән рәхәтләнеп уйнап калалар. Башта малайлар аерым, кызыкайлар үзләренә башка уйныйлар. Малайлар чокыр туп, чебен куу һәм башка төрле уеннар уйлап табалар, күберәге көрмәкләшәләр. Кызыкайларның кайсылары ике кулларына тотып бауны баш аша әйләндерәләр дә шул бау аша тып та тып сикереп торалар, кайсылары җиргә шакмаклар сызып. шакмакларның берсеннән икенчесенә сыңар аяклап сикереп йөриләр. Шул чак берәй малайның берәй кызыкайга ялгыш кына тиеп китүе була, бөтенесе дә уеннарып ташлап куышып йөри башлыйлар. Куышып арыгач, күмәкләшеп тезелеп әбәк уйныйлар. Монысы да шул куышып уйнау инде:берәүсе кемнеңдер аркасына кагылып китә, тегесе кагылучыны куып җитеп, аның аркасына кулын тидерергә тиеш.
Бер көнне Камил монда ят кыз күреп алды. Әллә Камилның ул кызга исе китеп карап торуы, әллә болай гына, шул кызыкай Камилга күз сирпеп алды һәм шул караш Камилның бөтен барлыгын тетрәндерде. Кызыкайның томры кара күзләре әлләнинди, аның карашы ничектер өтеп ала. Камил уеннан туктады, читкә чыгып уйнаучыларга карап тора башлады. Чөнки ул уйнарлык хәлдә түгел - кызыкайдан күзен ала алмый. Малайлар да күбрәк шул кызыкай тирәсендә урала. Берсе әбәкләп өлгерми, икенчесе аның аркасына кагылып кача. Кызыкай исә кызарынып - бүртенеп җан фәрманга йөгерә, әбәкләгәнне куып тотарга тырыша. Киемнәре белән дә ул авыл кызларыннан аерылып тора. Аркылы - торкылы тасмалар белән кулбашына эленгән кыска итәк, кофтасы да бүтән, матросларныкы сыман зәңгәр шляпуры бераз аркасына төшерелгән. Киеме бик матур булып үзенә килешеп тора. Ниһаять басу капкасына көтү якынлашты. Камилның сыеры үзе кайта, ул монда уйнарга гына килә. Ят кызыкай Хәтирә җиңгиләргә килгән икән, шуларның сыерын алып кайтырга тиеш. Тик ул аларның сыерын танымый, күрәсең, сыер үтеп китте, ул һаман нидер карап тора.
- Сыерың үтеп китте бит инде, ни карап торасың? - диде аңа Камил.
- Кайсысы соң апаларның сыеры? - диде кызыкай Камилга карап елмаеп. Ул арада сыер ерак кына китеп өлгергән, кызыкай куып җитеп борырдай түгел. Камил үзе торып йөгерде. Әле Камил куып җиткәч тә сыер баш бирмәскә, Камилны урап узып. кырга чабырга тырышып карады. Сыерны авылга таба борганда, кызыкай да килеп җитте, алар сыерны артабан икәүләп куып алып кайттылар. Камилның бу кызыкайның исемен бик беләсе килә дә бит, сорарга кыймый. Капка төпләренә җиткәч Хәтирә җиңги:
- Рәхмәт, Камил, Рәхилә үзе генә алып кайта алмаган булыр иде, - диде. Җиңгинең ирен читләренә мут елмаю яшерегәнен Камил да сизеп алды, шуңа да ул бик уңайсызланып өйләренә таба торып йөгерде. Ә күңелендә моңарчы беркайчан да булмаган, әйтеп аңлата алмаслык шатлык. Аның күз алдында һәрвакыт Рәхилә елмаеп тора сыман.
Әниләре сыерларны саугач, алар яңадан басу кырына сыерларны ашатырга алып чыгалар. Сыерлар пош та пош килеп улән утлыйлар, бала - чага рәхәтләнеп уйный. Бүген Камил әнисенең сыерны сауып алуын түземсезләнеп көтте - Рәхилә дә чыгар дип өметләнде. Әйе, күп тә үми Рәхилә дә һәш тә һәш дип апаларының сыерын куып алып килде. Камил Рәхиләне күрүгә шатланды, каршы барып сыерын куышып алып килде. Сыерлар ашап туйгач берәм - сәрәм кайтып китә тордылар. Бала –чага уйнавында булды. Ул арада караңгы төшеп күк йөзендә йолдызлар калкты. Ул көнне күк йөзе шундый аяз иде, йолдызлар якын гына кебек тоелалар, менә инде үрел дә тотып кара. Һәркем үзе белгән йолдызны күрсәтә, әйтерсең күк буйлап сәяхәткә чыктылар. Рәис Аркылысак йолдызын табып күрсәтте. Шуннан соң бары да Чулпан йолдызны эзли башладылар.
- Чулпан йолдыз бит ул таң йолдызы, әле күренми, - диде Фәридә.
Камил бер урында учактагы утлы куз өеме кебек җемелдәп торган йолызларга күрсәтеп:
- Әнә теге җемелдәгән йолдызлар Иләк йолыз, - диде. Белгәннәр «ие шул» диеште, белмәгәннәр: «Кайда ул ? - » диләр. Шул чак берәү шым гына килеп Камилнең беләгеннән тартып «Кайда соң ул, күрмим бит?» - диде Бу - Рәхилә иде. Аның тавышы үзенә бер төрле моңлы. Бүтән бер кызыкайда да аныкы кебек матур моңлы тавыш юк. Камил Рәхиләне үзенең алдына бастырды да аның кулын күккә төбәп күрсәтте, үзе дә иелә биреп аның кулбашы аша шул турыга карады. Шул чак Камилның күкрәгенә Рәхиләнең какса аркасы тиеп калды һәм Камилның тәнендә ниндидер рәхәт тетрәнү, күңелендә әйтеп аңлатмаслык җилкенү булып алды.
- Ә - ә, күрдем, - диде Рәхилә Камилга Карап елмаеп. Күзләрендәге шатлыгы! Әйтерсең Иләк йолдызны тотып карады. Бу уртак шатлык аларны шул чаклы куандырды, капыл икесе дә кулга - кул тотынышып төнге караңгылык эченә торып йөгерделәр. Бу йөгерү куышу да, каядыр бару да түгел, бер - берсенең елмаюына шатланып торып йөгерү генә иде. Шулай бераз йөгереп бардылар да чирәмгә аякларын сузып утырдылар. Камилның Рәхилә белән сөйләшәсе килә дә бит нидән башларга гына белми. . Шулай да тартынуын җиңеп:
- Иртәгә көтү каршыларга барасыңмы? - дип сорады
- Мин анда көн саен барам, - диде Рәхилә.
- Көн саен дип ни, бүген генә бардың инде, - диде К;амил.
- Юк, мин өч көн бардым инде, мин кызлар артында тордым, син шуңа мине күрмәдең, - диде Рәхилә.
Камил аптырап калды. Ничек ул Рәхиләне күрмәде икән?Ул бит бүтән казлар арасында ерактан балкып күренгән кызыл яулык кебек. Иң гаҗәбе һәм Камилны куандырганы –Рәхилә дә Камига караган икән бит!
...Күпме еллар үтте, ә шушы гади генә бала чак хәтирәсе күңел түрендә. Авылы исенә төшсә, анда әле булса матроска киеп алган Рәхилә йөгереп әбәк уйнап йөридер төсле.
...Ап - ачык булып, бүгенгедәй булып, үсмер чагы күз алдына килде. . .
...Беренче аңлашу. Һәркем үз тормышында бу бәхетле мизгелне кичерә. Әммә ул соңыннан бәхет китерәме, газапмы, аны алдан беркем дә белми. Ә гомер дигәнең, һай кыска шул гомерләр, менә чал чәч баскан картлык та килеп җиткән.
...Алар сигезенчедә укыган чакта «аңлаштылар». Камил бервакыт урман аша үткән юл белән район үзәгенә бараырга чыккан иде. Юл бер кечкенә урыс авылы читеннән үтә. Гадәттә урыс малайлары авыл читеннән үтүче татар - башкыртка таш бәреп, эт өстереп калалар. Шул хәл була калса дип, Камил бер ару гына таяк та алды. Тик бу юлы алай булмады. Ул авылны узып китүгә, авылдан ике кыз килеп чыктылар да Камил артыннан атладылар. Күрәсең, алар да район үзәгенә баралар. Кызлар шундый кызу атлый, тиз арада Камилны куып та җиттеләр. Куып җиттеләр дә арттан килеп Камилга аяк чалып шаярыша да башладылар. Алар безнең кызлар кебек түгел, күзгә тартынмый - нитми туры карыйлар, уйнаганда да тәннәре тиеп калудан тартынып тормыйлар, ах та бах килеп кызарынып - бүртенеп көрмәкләшәләр. Камилга алар белән уйнап бару бик ошады, шулай шаярышып килә торгач, юлның күп өлешен узганнарын сизми дә калдылар. Шаяруын шаярдылар, әммә кызлар арыды, күрәсең, »әйдәгез утырып ял итеп алыйк - » диделәр.
- Ярый, кызлар, сез ял итеп алыгыз, мин бераз ашыгам, китә торыйм, - диде Камил. Кызлар:
- Без бит куркабыз бу урман арасында, - диештеләр иркәләнеп. Күренеп тора, юри курккан булып кыйланалар. Моны белсә дә, Камил аларның сүзен екмады, ял итеп алырга булды. Өчесе дә рәхәтләнеп аякларын сузып үләнгә утырдылар. Кызларның икесе дә зәңгәр күзле. Чәчләре генә берсенеке җирән, икенчесенеке коңгыр. Җирән чәчлесенең йөзе саескан күкәе кебек сипкел генә, шулай булса да бик сөйкемле. Анысы Люба исемле икән. Кызларның икенчесе ял итәргә утыргач никтер тынып калды, үзе яңа күреп алгандай, Камилгә томырылып карый. Әле генә бер дә тартынмыйча Камил белән көрмәкләшкән кыз уйчанланды . Аның Камилнең тулы ак беләкләрен тотасы, кабарынкырак иреннәрен үбәсе килде Ул үзе үк бу акылсыз теләгенең күңеленә килүннән уңайсызланды. Әммә үзе белән берни эшли алмыйча аңа карый. Бу каравы аны бәхетле итә кебек. Аңа әле беркайчан да донъя шундый сихри могҗиза булып күренгәне юк иде. . .
Ул кызның карашын Камил да сизде, карашлары очрашкач, икесе дә уңайсызландылар. Бераз тын утырдылар.
- Минем исемем Надя, - диде ул бераздан. А тебя как?
- Камил.
- Сезнең авылыгызда күңелле. Кич сез җырлыйсыз, гармон уйнатып биисез. Бездә андый күңел ачу юк. Кич булса, егетләр еш кына эчеп исерәләр, кайчак сугышалар, - диде Надя .
- Әйе, аларның сугышсалар сүгенгәне безгә дә ишетелә. Якын бит. Ә сез безгә уенга килегез. -диде Камил.
- Килсәк ярыймы?Безне кыерсытмаслармы?Безнекеләр бит сезгә гел таш бәрә, эт һөстерә, - диде Люба.
- Кем тисен! Бездә андый гадәт юк. Авылга килгән кызлар, егетләр бездә кунак кыз, кунак егет санала, - диде Камил.
Бер көн кич, тау башына уенга чыккач, Камил аптырап китте. Теге ике кыз, тагы өч - дүрт кыз ияртеп, кичке уенга килгәннәр. Алар Камилны күрү белән аның тирәсенә елыштылар. Теге чакта бик чая булсалар да, бүген алар уңайсызланыбрак торалар. Авыл кызлары алар килгәгә сагайганнар, килгәннәрен өнәмәүләрен һәртөрле күрсәтергә тырышалар. Чөнки авыл егетләре рус кызлары тирәсендә бөтерелеп салалар. Бу кызларның Камил тирәсендә торулары, барыннан да бигрәк, Рәхиләне сагайтты. Рәхилә күрше авыл кызы. Ул монда җәй көне генә апаларына килеп айлар буе тора. Бу көннәр Камил өчен әйтеп бетергесез бәхетле көннәр. Бөтен кыш буе ул Рәхиләне уйлап, аны сагынып яши. . Рәхиләнең дә Камилны күрү белән шатлыгының чиге булмый иде. Бүген Камил янында урыс кызларын күргән Рәхилә аптырап калды. Ул беренче мәртәбә Камилны көнләште. Моңарчы, Камил гел генә аның тирәсендә уралгач, андый хафасы булмады. Бигрәк тә бер урыс кызы Камилдан күзен дә алмый. Ул гына да түгел, ни сөйләсә дә Камиил дип сузып иркәләнебрәк, аның кулбашына кулын тидереп алып эндәшә. Рәхилә түзмәде, ул кыз белән Камилның арасына барып басты.
- Кемнәрең болар синең? - дип сорамый булдыра алмады.
- Күрше урыс авылы кызлары. Мин аларны үзебезгә уенга чакырдым, - диде Камил-Егетләр, кызлар, күрше авыл кызлары безгә кунакка уенга килделәр, аларны мин чакырдым, - дип барына да ишетелерлек итеп кычкырып әйтте. Камил үзе янындагы кызны биергә чакырырга уйлаган иде, аның омтылышын сизеп, Рәхилә аның кулын кысып тотып алды да
җибәрмәде. Җибәрмәде генә түгел, Камилны читкә тартты Һәм алар уйнаучылардан читкәрәк барып бастылар. Рәхилә башта ни дияргә белми тын торды, ул озак кына кулындагы кулъяулыкны өзлексез бөтәрләде дә бөтәрләде. Камил нидер көтә, чөнки күренеп тора, Рәхилә нидер әйтергә тели. Ниһәять:
- Ул кызлар нишләп синең яныңа җыелдылар? - диде.
- Әйттем бит инде, аларны мин уенга чакырдым. Ул кызларның икесе белән беркөн район үзәгенә бергә барган идек, шунда алар: «Уенга без дә барсак ярыймы?» - дип сорадылар. Мин чакырдым, – диде Камил.
Аннары икесе дә тынып калдылар. Камил сизә, Рәхилә әле әйтәсе сүзен әйтеп бетермәде, шуңа дәшми.
- Ә нигә син аны биергә чакырырга уйладың? - диде ул.
- Күрәсең бит, алар тартынып торалар, мин аларны уенга кушып җибәрергә уйладым. Чакыргач кунак бит инде.
- Син аларның берәйсен яратасыңмы әллә? - дип сорады Рәхилә.
- Син нәрсә! Мин бит сине генә яратам! - дип Камил ни гумер әйтә алмый йөрегән сүзен шулай җиңел генә әйтеп салды. Алар җитәкләшеп торалар иде, Камил бу сүзлләрне әйткәндә Рәхиләнең кулын нык итеп кысты. Рәхилә дә Камилның бармакларын кысып - кысып алды. Аның шулай кысып кулын тотуыннан Камил искиткеч якынлык тойды.
- Мин бит сине теге көтү каршылаган вакыттан бире яратам, - дип пышылдады ул һәм Рәхиләне беренче мәртәбә кысып кочаклады.
- Мин дә - диде Рәхилә - Мин быел кыш буе сиңа хат яздым. Язам да үзем укыйм, шуннан яндырам, язам да яндырам.
- Ә нигә почта аша җибәрмәдең? - диде Камил - мин аларны саклаган булыр идем.
- Кеше алып укыр да көлерләр дип уйладым. Аннары син бит миңа бер сүз дә әйткәнең юк. - Бераз тын торгач - Әйтмәсәң дә беләм инде, - диде башын Камилның күкрәгенә куеп.
- Минем яратканны белә идеңме? - диде Камил аптырап.
- Белә идем шул. Ул бит күренеп тора. Син дә минем сине яратканны белә идең бит, әйеме? - диде Рәхилә елмаеп.
- Белә идем шул. -диде Камил.
Алар шулай бер –берсенә сыенып озак кына тордылар һәм җитәкләшеп уен барган җиргә килеп башкалар арасына
кереп биергә тотындылар. Алар ул көнне бер - берсеннән башка беркемне дә күрмәделәр, бөтен доньяда икесе генә иде.
Шул көннән башлап яшьләр арасында Рәхилә Камилныкы, Камил Рәхиләнеке булып танылды. Кайберәүләр моңа сокланды, кайберәүләр көенде. Чөнки Камилны да, Рәхиләне дә яратып йөрүче бүтәннәр дә бар иде. Тик Рәхилә белән Камилның гына күңелләрендә бүтән беркем дә юк . Ул көнне Надя гына үз гомерендә беренче мәртәбә өметсез мәхәббәтнең ачысын татып кайтып китте. Ул бит монда Камилне күрәм дип йөзе балкып шатланып килгән иде. Авылларына кайтып җитәрәк, иптәш кызларыннан һич тартынмыйча, кычкырып еларга тотынды. Иптәш кызлары аны юатып бер сүз дә әйтмәделәр, чөнки алар әле бары да яшь, мондый очракта нишләргә икәнен бнлмиләр. Камил белән Рәхилә шулай бер –берсе белән куанышып йөреп урта мәктәпне дә тәмамладылар. Камил ерак шәһәргә, Самарага политехник институтка укырга барып керде, Рәхилә-Уфа нефть институтына. Тагын шулай еллар буе каникулларда гына күрешеп яши башладылар. Аның каруы җәйге каникулларда очрашулары әйтеп аңлата алмаслык шатлыклы һәм бәхетле көннәре була иде. Сагынуыннан Камил бер чак мәзәк хәлгә дә тарыды. Бер көнне Самара пристанена төшкән иде Рәхиләгә ошаган бер кыз күреп калды. Ул кызны Камил артыннан гына күрде. Аның гәүдәсе, атлаулары нәкъ менә Рәхиләнеке инде. Камил ул кызның Рәхилә түгеллеген белә, белсә дә арттан Рәхиләгә ошаганлыгы өчен әлләникадәр ияреп барды. Соңыннан, үзеннән көлеп, бу хәл турында Рәхиләгә хат та язып җибәрде.
- Мин алай сиңа ошаган кеше очратканым юк. Бик сагынган чакларымда фотоңны алам да озак итеп карап утырам, шуның белән күңелемне юатам, - дип җавап язды Рәхилә.
Каникулга кайткан чакларында Камил еш кына Надяны да күргәли. Бер чак хәтта авыл артындагы урманда килеп очраштылар. Камил кышлыкка әнисенә утын әзерләргә барган иде, Надя җиләккә килгән икән. Надя да студенка, ул да каникулда. алар икесе дә бу очрашуга бик шатландылар. Надя:
- На охотника зверь бежит, минем бит иртәгә соңга туган көнем, кара аны, килми калма. Син минем иң зур кунагым, - диде.
Бу кичәдән соң Камил анда барганына үкенеп йөреде. Надя өчен аларның бергә булуы бәйрәм булса да, Камил үзен кешене ымсындырып йөрим дип гаепләде. Кайтып киткән чакта аны озатканда Надяның әрнүле карап калуы әлләни гумер бәгырен телгәләп торды. Соңгы курска китәр алдыннан Камил белән Рәхилә, эшкә бер урынга китәр өчен, загска керергә - өйләнешергә сүз куештылар. Камил экзаменнарын алдарак биреп, Рәхилә янына килергә дә, загска кереп өйләнүләрен законлашырып студент туе ясарга булдылар. Моның өчен алар Әти - әниләренең рөхсәтен дә алдылар. Рәхилә бер фатирда тора иде, Камил, поезд соң килү сәбәпле, Рәхиләгә, каршы ал дип, хәбәр итеп тормады, төн уртасында квартираларының ишеген барып шакыды. Ишекне хуҗа хатын Һаҗәр апа ачты. Ул Камилның киләсен белә икән, шикләнеп тормады, кертте.
- Бүген Рәхилә өйдә юк шул, ниндидер туганнарына китте, шунда кунам диде, - дип аңлатты хуҗа хатын. -Чишенеп
һәйбәтләп ятып ял итегез, юлда йончыгансыздыр. Менә монда Сезнең хатыгыз да килде әле, Рәхилә укыган да өстәлдә калдырган, - дип хат китереп бирде. Хат Камилныкы түгел иде. Үзенеке булмагач, берәй туганыннандыр дип кире өстәлгә салып куйды. Шулай да адресы күзенә чалынды. Серафимовкадан килгән. Әйе, Рәхилә шунда диплом алды практикасында булган иде, берәй танышыннандыр.
Рәхилә иртүк кайтты. Тышта суык иде, ул үзе белән тышның суыгын ияртеп алып керде, өшегән битен Камилга китереп терәде. Шул чак өстәлдәге хатны күреп калды да тиз генә алып өстәл япмасы астына тыкты.
- Мин хәзер тиз генә институтка барып киләм. Бер генә экзаменым калды. Шуннан без синең белән загска барып гариза калдырырбыз, иртәгә барып язылырбыз. Туй да иртәгәгә тәгаенләнгән. Безнең группада шундый дүрт туй булды инде - диде Рәхилә һәм чыгып та китте. Рәхиләнең хатны тиз генә яшереп куюы Камилга бер дә ошамады. Хатны япма астыннан алып кулында тотып торды. Конвертның япмасы ачык . Конверт эчендәге хатта «Мин дә сине бик нык яр« дигән сүздән соң хат бөкләнгән Камилның тәне эселе - суыклы булып китте. Ул үз - үзен белештермичә хатны алып укырга тотынды. Хатны егет кеше язган. Анысы инде тәбигый хәл, кызларга хат язырлар . Тик менә бер сүзе Камилны тетрәндерде. Анда « Мин дә сине бик нык яратам» - дип язылган иде. Камилның күз аллары караңгыланып китте. Хатның адресын кат - кат карады. Ялгыш түгелме, Рәхиләгә язганнармы?Юк, язсыннар да ди, яратулары да бик мөмкин. Рәхилә бик чибәр кыз. Тик »Мин дә. . . » бит «мин сине яратам» сүзенә генә җавап була ала. Камилны авыр уйлар басты. Нишләргә дип баш ватты ул. Кемгәдер мин сине яратам дип хат яза икән, аның бит чыннан да бүтән кешене яратуы ихтимал. Аның күңелендә бүтән кеше булганда ничек итеп өйләнеп булсын ди. Аның кайтканын көтеп торып, аңлатуны таләп итә башласаң, үзеңне мыскыл итү була. Рәхиләнең кайтканын көтеп тә тормастан, авылга кайтып китәргә кирәк дигән карарга килде. Чөнки ул хәзер Рәхилә белән ни турындадыр сөйләшерлек хәлдә түгел, Хатны алып андагы «Мин дә сине бик нык яратам «сүзенең астына сызды да»Син кыйблаңны бутагансың, синең мондый чагыңда, безнең өйләнешү кирәк тә, мөмкин дә түгел» - дип конверт янына язу салып калдырды һәм, чыгып китәргә җыенып, хуҗа хатын белән саубуллашып, ишккә юнәлде. Хуҗа хатын аптырап:
- Сез кая җыендыгыз? Рәхилә бит туебыз була дигән иде, - диде.
- Шаярткан ул, апа, шаярткан. Я исән булыгыз. Сезгә бик зур рәхмәт, - диде Камил. Хуҗа хатынның күңеле нидер булганын чамалады һәм борчылып:
- Сез бит әле чәй дә эчмәгәнсез. Әйдәгез чәй эчик, аңарчы Рәхилә дә кайтып җитәр, могаен, - дип Камилны Рәхилә кайтканчы тоткарларга тырышып үгетләп караса да Камил бер аягына баскач, кире утырмады .
Камил чыгып китү белән хуҗа хатын өстәлдәге хатны һәм хат янындагы язуны күрде һәм Камилның болай ашыгып чыгып китүенең сәбәбен аңлады. Ул Камилны җәлләде дә, аның бу адымы белән сокланды да. »Берәү булса маңкасын агызып аңлату таләп итеп тавыш куптарып аптырар иде, ә бу әнә кырт кисте дә куйды», - дип уйлады ул. Рәхиләне ул бер дә андый кыз дип уйламый иде. Туй була дип йөреп тә икенче кешегә мин сине яратам дип хатлар язуын үз өстенә төшкән бәлә кебек кичерде. Яшь чагында үзенә дә шундый хыянәтне кичерергә туры килгән иде бит аңа. Камилгә килгән бәлә аның үзенең йөрәк ярасын кузгатты. Ул вакыт үзе башкайлары әйләнеп упкыннарга төшәрдәй булып йөрегән иде. Һаҗәр Камил өчен борчылды, аны бу бәләсеннән йолып каласы килде, тик нишли ала. . .
Рәхилә елмаеп кайтып керде. Һәҗәр Рәхиләнең йөзенә карый алмады, йөзенең карасын коеп борылып үз бүлмәсенә кереп китте. Рәхиләнең:
- Һәҗәр апа, Камил кайда? - дип соравына да капыл гына җавап бирми торды. Рәхилә икенче кат сорагач кына:
- Әнә шунда өстәлне кара, - диде.
Рәхилә Камилның язуын алып укыды һәм тынсыз калды. Өйдә авыр тынлык урнашты. Хуҗа хатын үз бүлмәсннән чыкканда Рәхилә шым гына елап утыра иде. Хуҗа хатын аны юатып бер сүз дә әйтмәде. Тик Рәхиләгә шундый итеп карады, ул караштан Рәхиләнең аркасы чемердәп китте.
Бу хәлдән соң Һәҗәр бөтенләй үзгәрде. Рәхилә каникулдан соң елмаеп килеп җитсә дә Һәҗәр апасы үзгәрмәде. Элек сөйләшеп сүзе бетми торган кеше, Рәхилә белән бөтенләй диярлек сөйләшми башлады. Рәхилә артабан мондый хәлгә түзмәде, обшеҗитиягә күчәргә мәҗбүр булды.


* *
Камил кайтып кергәч әнисенең беренче сүзе:»Ә килен кайда?» - булды.
- Исәнем, әнкәй! Ару гына тордыгызмы? - дип әнисенең соравына туры гына җавап бирмәде, сүзне читкә борырга тырышты. Камил үзе әйтмәгәч, әнисе артабан төпченмәде, нидер булганын аңлап алды. Нидер булганы Камилның йөзенә үк чыккан иде. Чәй эчәргә утыргач әнисе уратып - уратып булса да шул загс турындагы хәлне төшенергә теләп сүз башлады.
- Ничек, балам, укуларың?Имтиханнарыңны бирә алдыңмы?
- Бары да ару, әнкәй, - диде Камил.
- Мин монда көн саен Ходайдан балама тел ачкычлары бир, дип сорап догалар кылам. Аллаһ тәгалә ишеткән икән алай булгач, минем теләгән теләкләрем кабул булган, - диде әнисе.
- Ишетте, әни, ишетте. Группабызда берүзем экзаменнарымны алдан биреп бетердем, - диде Камил.
- Шуны әйтәм шул, имтиханнарымны алдан бирәм дә, Рәхилә янына килеп, загска керәбез дигән идең лабаса. Анысы ничек соң, балам?
- Анысы, әни, бераз торып торсын. Башта эшли башларга, торыр урын әзерләргә кирәк. Ник ашыгырга, шулай бит?
- Шулаен шулайдыр да бит, балам, күңел эшеңә тыгыла дип уйлама берүк, яраткан кешең дә берәү генә була бит.
Мин күреп торам, ниндидер тырым - тырагай килеп чыккан.
- Әнекәем, и арыганмын мин. Чәеңә рәхмәт, ял итеп алыйм әле. - диде Камил.
- Ярый, ярый, балам, ял ит.
Шулай берничә көн үтте. Әнисе дә төпченүдән туктап торды. . Читтә укыган студентлар авылга кайттылар, җыелышып күңел ачып йөри башладылар. Бер көнне Камилны колхоз канселяриясендәге телефонга чакырдылар. Барса, Рәхиләнең әтисе чакырткан икән. Ул исәнлек –саулык сорашты да килеп китәргә кушты. Рәхилә кайткан, күрәсең. Көз бит алар әти - әниләреннән кыш язылышырга рөхсәт сорап киткәннәр иде. Билгеле инде, алар туй була дип көтеп торганнар. Туган - тумача белән дә хәбәрләшкәннәр булыр. Һәм менә - берни юк. Әлбәттә әти кеше аңлатуны сораячак. Шулай булды да. Камил барып керү белән Хәйбулла абзый Камил белән Рәхиләне икесен ике ягына утыртты да:
- Я сөйләгез, аңлатыгыз, ни булды? - диде. Камил да Рәхилә дә тын утыралар. Камил чын хәлне аңлатып бирер иде Рәхиләнең әнисе белән әтисен рәнҗетүдән курка. Рәхилә ни уйлыйдыр, әтүе кыен.
- Я. нәрсә авызыгызга су каптыгыз?Ни теләсәгез, шуны эшләгез, безгә туган - тумача, күрше –күлән алдында аңлатырлык булсын. Сез безнең турыда да уйларга тиеш идегез -, диде Хәйбулла абзый. Артабан дәшми тору чыннан да мәгънәсезлек иде, Камил:
- Без үзебез генә бераз аңлашып алыйк әле, - диде.
- Ихтиярыгыз, - диде Хәйбулла абзый.
Рәхилә белән Камил ишек алдына чыгып киттеләр.
- Ничек аңлатабыз, әйт, - диде Камил.
- Син башладың, син үзең әйт, Минем бер гаебем дә юк, - диде Рәхилә.
- Мин сине гаепләргә җыенганым юк. Син ирекле кеше.
- Миңа андый ирек кирәкми! - диде Рәхилә еламсырап.
- Яратуыңны белдереп хат язуыңны ничек аңларга соң?
- Мин аңа шаярып кына яздым.
- Тапкансың уен.
Рәхилә тын гына елый иде, ул башка бер сүз дә әйтә алмады.
- Нигә елыйсың? Яраткан кешеңне тапкансың. Мин каршы түгел. Минемчә сиңа шатланырга гына кирәк.
- Минем хәзер елаудан туктаганым да юк. Гафу ит мине ахмаклыгым өчен, Камил. Өйләнмәсәң дә гафу ит. Тик әти белән әнигә ул ахмаклыгымны әйтмә.
- Мин әйтмәм, әммә үзең вакыты белән дөресен сөйләргә тиешсең. Әти - әнине алдаудан да зур юнсезлек юк, - диде Камил Алар шактый озак сөйләшми тордылар. Икесе дә нидер уйлый. Рәхилә арты белән үк әйләнеп басты. Ул шым гына елый. Аның күз яшен күрү Камилны бөтенләй аптыратты. Ул шунда ук Рәхиләне кочаклап алды
- Ярый бетте - бетте. Булды, җитәр сөрт күз яшеңне. Бүтән бер дә алай шаярма. - диде. Рәхилә яш аралаш елмаеп аны кочаклады һәм алар кереп киттеләр. Аларның елмаюлы йөзләрен күреп Хәйбулла абзый:
- Күптән әнә шулай аңлашасы булган сезгә. Бүтән алай безне хафага төшереп йөремәгез, - диде.
- Рәхилә сигезенче мартта минем янга Самарага килергә булды. Эшкә тәгаенләү март азакларында гына була, өлгерәбез әле без -, диде Камил. Һәм алар каникулларының калган көннәрен элеккечә җитәкләшеп йөреп уздырдылар.
Каникул да үтеп китте, укулар да башланды, яз тынын бөркеп күңелләргә дәрт өстәп сигезенче март та якынлашты. Камил кичә үткәрер өчен акча эшлим дип бер базада йөк бушатучы булып эшләп йөреде. Иптәшләре дә тапкан –тарыганнарыннан бераз өлеш чыгаргаладылар. Бер сүз белән, бары да һәйбәт булырга тиеш. Рәхилә җиденче мартта ук килергә тиеш иде, тик килмәде. Камил аны сигезендә көтте. Группадагы иптәшләре белән алар сигезендә Уфа поездын каршыларга барганнар иде, Рәхилә сигезенче мартта да килмәде. Аптырап тормадылар, группалары белән туй урынына бәйрәм иттеләр дә куйдылар. Камил гына ул кичәдә Рәхилә өчен борчылып ут йотып утырды.
Камил бик нык борчылып Почтага барып Хаҗәр апа фатирына шалтыратып ни булганын белергә теләгән иде, Һәҗәр
- Ул хәзер монда тормый, обшеҗитиегә күчте, - диде. Камил институтларына адреслап «Ни булды?Аңлатып хәбәр бир» дип телеграмма сукты. Рәхиләдән: « Китәргә җыенгач та аппендисет пристубы булды, шуңа бара алмадым», - дип җавап килде. Камил түзмәде, Уфага чыгып китте. Рәхиләнең обшеҗтиесен эзләп тапты, бүлмәләренә керде. Рәхилә өйдә юк иде. Бүлмәдә бер кыз гына иде. Ул утырырга тәкдим итте, Камилның Самарадан килгәнлеген белгәч
- И, сез Раяның абыйсы икәнсез. Ул сигезенче мартта Самарага абыем янына барам дигән иде дә көтмәгәндә егете килде шул, бәйрәмне монда гына уздырды, - диде.
- Ул аппенисет пристубы булды дип зарланмадымы? - дип сорады Камил.
- Әллә тагы, мин аның авырыйм дип зарланганын белмим. Элек кенә булмаса, безнең белән торганда андый – мондый приступлары булганы юк бугай. Сез утырыгыз, мин тиз генә чәй кайнатып алам. Сез бит юлдан, сусагансыздыр.
- Рәхилә әле кайда соң. белмисезме. ?
- Ой тиз генә кайтмас ул. Егете килгән иде, шуның белән ниндидер кичәгә киттеләр. Кайтыр ул, но тиз генә булмас, - диде кыз аклангандай-Сезнең аны бик күрәсегез киләме?Беләсезме без нишлик? Мин институттагы кичәгә җыенам. Без чәй эчик тә шул кичәгә барыйк. Без кайтканда бәлки Рая да кайткан булыр. Шулай эшләделәр дә. Тик алар кайтканда да Рәхилә кайтмаган иде әле. Камил рәхмәт әйтеп Любаны озатып куйды, аңа хәерле төн теләде дә үзе Рәхилә кайтканчы шушы тирәдә чуалырга, Люба сөйләгән хәбәрне үз күзе белән күрергә булды. Инде яз җиткән булса да төнен аяк асты шыгырдап туңа. Камил йөри торгач өшеп бетте. Рәхилә белән бер егет төнге сәгат өчләр тирәсендә генә кайттылар. Обшеҗитиегә җиткәч ишек төбендә туктап үбештеләр, аннары кочаклашып тордылар. Камилның иң беренче теләге бер штакетник актарып алып икесен дә ярып ташларга иде. Әммә ул шунда ук үзен кулга алды, аның моңа хакы юк. Рәхилә үзенә - үзе хуҗа. Тик менә алдашуы гына. . . Дөресен әйтсә дә Камил аңлаган булыр иде инде. Үзенең мондалыгын белдермәде, төнге Уфа буйлап тимер юл вокзалына таба атлады.
Самарага кайтып берничә көн үтүгә Рәхиләдән хат килде. Ул:»Нигә инде көтмәдең? Мин апаларга гына киткән идем, шундук кайттым», - дип язган. Камил җавап биреп тормады. Менә бит кемне сагынып яшәгән. . .
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Көзгө Моң - 2
  • Büleklär
  • Көзгө Моң - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4604
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1879
    41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзгө Моң - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4598
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзгө Моң - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4538
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2149
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзгө Моң - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4455
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2141
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзгө Моң - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4574
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2119
    35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзгө Моң - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 3316
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1768
    29.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    39.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    45.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.