Latin

Көймәдә

Süzlärneñ gomumi sanı 2138
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1128
42.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Бакчада җәйге чык бөртекләре кибеп җиткән, бер-бер артлы тезелгән каен агачлары әкрен генә җанланган, бөтен бакчаны хуш ис каплаган иде. Җәйнең июнь башындагы матур, ачык көннәреннән берсе, шәһәрнең мәхшәр кебек кайнаган бер вакыты, тәнендә җаны булган кешенең бүлмәсенә капланып ятуы мөмкин түгел иде.
Хәниф тә, таягын кул очында уйната-уйната, бакчаның капкасыннан кереп, ераграк бер почмагына таба адымнарын юнәлтте. Ул, аякларының атлаганын да сизмичә, тирән бер уйга талып, әкрен генә бер эскәмиягә барып утырды.
Бакча буш, кешесез иде. Ялгыз каеннарның ак сабаклары аша гөл үстерә торган түтәлләр, аның тирәсендә бакчачының ике баласы уйнап йөргәне күренә иде.
Хәниф бакчаның дүрт ягын да сузылып кына карап чыкты да күзен түбәнгә текәп, күзе текәлгән җирне таягы белән чокый, анда сызыклар ясый башлады. Үзенең күңеле чымырдап, эче бик тәмле генә кытыклана башлады. Әллә нәрсәнең булганын да, булмаганын да телисе килми. Күңелендә тын гына бер көрәш китте.
Аның күңелендәге шөбһәләр бер сәгатькә сузылды. Ул арада бакчаның тынлыгы, бушлыгы кимеде. Хәниф бап: күтәреп күз сирпүгә, алдында ерак та түгел, зонтик тоткан бер туташның бу утырган эскәмиягә карап килгәнен күрде. Аның йөзенә кинәт кызыллык йөгерде. Өстенә салкын су койган кебек урынында тынычсызлана башлады. Җаны кысылды, тамырлары көчләнделәр. Ләкин туташның адымнары якынлашкач, үзендә булмаган бер көч ярдәмендә аякка торып ихтирам илә аңа кулын сузды.
— Әминә туташ, сез бик озак тордыгыз, мин көтә-көтә зарыгып беттем.
— Әнкәй вак-төяк йомыш табып, әзрәк соңга калдырды. Мин 9 сәгатьтә үк килергә уйлаган идем!
— Бүген бәйрәм көн бит. Көн яхшы. Бар да катаниягә чыгалар, көймә бетмәсен, без дә тизрәк барыйк, Әминә туташ!
— Кара әле, Хәниф! Мин бит бүген бәйрәм мөнәсәбәте белән әнкәйдән көн буе йөрергә рөхсәт алдым.
— Шулаймыни? Рәхмәт Сәгыйдә абыстайга! Бу көнге кояшның минем бәхетемә туганын мин иртүк белгән идем. Тизрәк көймә алып калыйк, алайса әйдәгез.
— Әйдәгез.
Алар әкрен генә Ак Иделгә таба төшеп киттеләр. Бакчада — халык, ком сипкән юкә аллея буенча кайсы пар, кайсы ялгыз гына йөри торган кешеләр ешайган, бакча, төрле күбәләкләр белән бизәлгән болын төсле чуарланган иде. Халыкның кайсысы бакчаның эчендә үк әйләнеп йөри, күбесе Идел буена төшә торган юлдан түбән китә. Күпнең бер өлеше булып, Хәниф белән Әминә дә китте. Алар да куш кешеләргә тиң, ялгыз кешеләрдән артык булганлыкларына куаналар, эчләрендә салмак кына янган бер пакь шатлык тойгысыннан изеләләр иде.
Башына кечкенә флаг элгән бер өйгә барып, көймә сорадылар. Көймәче:
— Дүрт көймә генә бар. Бүтәннәр бар да чыгып беткән. Алар да бик зурлар. Монда үзебезнең кечкенә бер көймә бар, сәгатенә [5]0 тиен бирсәгез, шуны алырсыз,— диде. Хәниф риза булды. Алар агач баскычтан тотынышып төшеп киттеләр.
Көн ачык. Күктә им өчен бер кисәк болыт күренми. Җәйнең җылы, матур кояшы ләтыйф нурларын һәр нәрсәгә бертигез сибә. Көзге кебек тигез су өстендә кояшның шәүләсе уйный. Иркәләнә, көймәдәге кешеләрне бәйрәм белән котлый кебек иде.
Кечкенә ак көймә яр буеннан аерылды. Көймәдәгеләрне су өстенә мәхсүс[1] йомшак, җиңел бер һава чолгады. Күңелләрдә мәхәббәт, ләтыйф бер тойгы артты. Әминә бик матур гына иркәләнеп:
— Мин дә ишимме, Хәниф! Мин ишкәкләрнең су өстендә шаяруларын бик яратам,— диде дә, рөхсәт көтеп торган төсле, Хәнифкә көләч бер чырай белән карады.
— Сез ишмәгез, Әминә туташ, сез менә су өстенең матурлыгын карап барыгыз. Кара әле нинди тигезлек! Бүген су өсте дә бәйрәм итә ахры.
Су өсте көмеш төсле, тигез, уенчак. Иртәнге чык тамчыларыннан җыелган төсле пакь һәм саф. Су өстендә нур уйный, нур коена иде. Яр читендә күзгә ике дөнья күренә: берсе җир өстендәге табигый дөнья, икенчесе шул өстәге дөньяның судагы шәүләсе, хыялый дөнья. Бу ике дөньяның күкләре, кояшлары бер-берсенә каршы тора, агачлары, ярлары, манаралары тискәре торалар. Боларның астагысы тагы да матуррак. Тагы да уенчанрак. Ансы хыялыйрак, тирәнрәк. Су өстендәге көймә дә өске дөньядан астагы йомшак, хыялый дөньяга кичүдән чыгып бара кебек. Бер җиргә дә тимәгән кебек бара. Көймә йомшак кына йөзә, тирбәлә. Артыннан җанлы бер эз озая, киңәя. Аның күкрәге тын су өстен кисеп бара. Сулар аның күкрәге турысында лыгыр-лыгыр уйный.
Хәнифнең Әминәсе дә уйный. Ул да ак кулларын суга мана. Җып-җылы йомшак су аның кулларын иркәләп үбә иде.
Бу минутта Хәниф бәхетле иде. Ул үзенең иң зур теләгенә иреште. Ул Әминәне сөя, сөя генә түгел, аның өчен ул үлә, яна иде. Аның дөньяның ялганын татымаган яшь, беренче мәхәббәте Әминәгә кунган, аны пакь күңел үзенә кәгъбә иткән, шуңа юнәлгән. Әминәнең бер карашы аны үтерә, тергезә. Аның бер сүзе Хәнифкә вәхи[2]: Хәниф ул сүзгә күңеле уйлый алган мәгънәләр биреп, соңыннан йә шатлыгыннан яна, йә кайгысыннан көя. Хәниф өчен Әминә матур, бар матур Әминә генә, Әминә сөекле кыз, бар сөекле Әминә генә. Хәнифнең яшь күңелен Җазибәле[3] Әминә үзенә бәйләгән. Тәҗрибәсез күңел бу гүзәллек ханына бирелгән, табынган иде. (...)
— Хәниф, Идел өстендәге бүгенге матурлык кадәр матурлык булырмы?
— Мин моңардан да матуррак бер нәрсә күрмим, Әминә, нәрсә диик?
— Нәрсә?
— Менә минем каршымда утырган, куллары белән суда уйнап тора торган кеше боларның барысыннан да матуррак. Барыннан да ямьле һәм сөемлерәк.
— Әй, Хәниф, син шулай дип мине кызартасың, оялтасың. Дөрестән, мин әллә нигә шундый сүзләрне синнән ишетсәм кызарам.
— Әминәкәй, кара әле, мин хәзерге минутта йөрәгемдә сакланган чын сүзләремнең барын һич буямый турыдан-туры гына әйтәсем килә. Мин шушы минуттагы иреклелектән файдаланып, иркенчә сиңа әйтәчәк серләремне яшермичә барын чишәсем килә. Рөхсәт ит, җаным. Кара әле, Әминә, син яңа гына бар нәрсәгә дә уен күзе белән генә карый торган бер бала идең. Ике-өч кенә еллар элек син, мондый җылы көнне Идел өстенә чыгып уйный торган чабак шикелле, уенчак, күңелчәк бер кыз идең. Хәзер бөтенләй башкаланып, бөтенләй алмашынып киттең: салмакландың, чынлаштың. Әлеге уенчак табигатең уйчанга әйләнгән. Хәзер кешенең һәрбер сүзенә бер игътибар, бер дәрәҗә бирә башладың. Мин синең яшьлегеңне ничек белсәм, син дә, бәлки, шулай ук мине беләсеңдер, онытмыйсыңдыр. Әминә туташ, хәтерлисеңме? Без бит балалы-гыбыздан ук бергәрәк, бер җирдәрәк булдык. Минем дөньяга чыгып, кешегә аралашкан көнемнән бирле, һәр көндә күңелемнән бер тамчы дуслык сиңа тама килгән. Синең шул балалык көннәреңдәге пакь күңелеңнән әйтелгән дуслык сүзләре минем күңелемә язылып килгәннәр. Син анда яшь идең, бала идең, пакь идең. Әйткән сүзең, эшләгән эшең бәлки бер балалар фәрештәсенең кушуы буенча, шуның күңелгә сызган ишарәсе буенча булгандыр. Син шул вакытта ук мине нурлы чыраең, үткер сүзең, сөйкемле карашың белән аптырата торган идең. Шул көннәрдән бирле йөрәгемнең уң як битенә язылып килгән мәгънәләрне мин хәзер укыйм, хәзер кабатлыйм, ятлыймын. Мин шунда укхйомшак, көчсез идем. Син бала чагыңда ук минем ихтыярымны үз кулыңда уйната идең. Шунда ук көлү катыш үткер бер карашың белән минем башымны аска идерәдер идең. Мин бик яшьтән үк сүзгә саран, уйга бай, көләргә ялкау, еларга уңган идем. Һәм хәзердә дә шул табигатем, шул күңелем. Син, Әминә, минем Хәниф икәнемне беләсең, әмма эчемдә яшеренгән нөктәләрне[4], язылган мәгънәләрне белмисең. Минем эчем үзе бер дөнья — уй дөньясы. Андагы уйлар, андагы серләр үзем белән Тәңремнән башканың һичберенә белдерелмәгән, менә бүген шушы ямьле Ак Иделнең киң битендә, тынлыкта, алдымда балалык дустымны күргәч, үземдә бер батырлык сизеп, бар серләремне күңел хәзинәмнән бушатасым, коясым килә. Әминә җаным, тумыштан дустым, сөеклем! Минем бар сүзем ике-өч кенә сүз белән бетә торган кыска сүз, ләкин кыйммәт сүз, авыр сүз...
— Мин сине сөям, җаным.
Менә икебезне дә тәрбияләгән, сугарган, ялтырап яткан пакь су моңа шаһит. Икебезнең дә күңелебезне белгән, тынычлыктагы сердәш — бөек Тәңре моны белә, бәгърем.
— Мин сине сөям...
Хәниф бу сүзләрен әйткәч, үзендәге авыр бер йөкне бушаткан кебек, җиңеллек сизде. Тагы әллә ничек, кинәтрәк булган кебек, сизенеп оялды. Әминәнең йөзе, кояш баеганда күктә торган болыт төсле, янып алланган, күзләре суга текәлгән, керфекләре кургашынлаган кебек авырайган иде. Ул үзенең яшь тамырларына бар көчен җыеп, иптәшенә бер күз сирпе-мәкче булган иде, Хәнифнең карашы да моныкына очрады. Ике күз бер-берсендә әллә нинди серләр аңлаштылар да, кинәт тартынып, тагы элекке урыннарына кайттылар. Әминә инде үз күңеленнән бер сүз әйтергә үзен бурычлы санады. Кыенсынды, кызарды, борчылды, ни эшләсә дә, аңа балалыгыннан бүләк ителгән кыюлыгы аларның барын җиңде. Озын, сөйкемле керфекләрен күтәрә төшеп:
— Синең бу сүзләрең минем йөрәгемә сызылып баралар, Хәниф. Бу сүзләрең синең бик авыр да, бик тәмле дә. Син инде әллә ничек кенә бик килештереп әйтә беләсең шул. Мин бол ай үз күңелемдәген һич әйтә белмәс идем һәм белмим. Аһ, мин дә күңелемдәген шулай әйтә алсам иде!
— Синең шул табигатең минем күңелемне артык сиңа бәйләде, Әминә. Син кешене үзеңнең матур сүзләрең белән телсез ясыйсың. Минем күңелемдә тагы дөньялар кадәр сиңа әйтәчәк сүзләрем бар. Ләкин мин аларны синең алдыңда шома, тигез чыгара алмыйм. Ул сүзләр, минем телемнән бигрәк, күңелемдә күп сөйләнәләр. Аларны мин ни хәтле чибәрләп әйтергә тырышсам да, синең күз карашың минем телемне кормый, буталдыра. Әй, Әминәкәем бәгърем, минем күңелемне син белә алмыйсың. Мин дә белдереп бетерә алмыйм. Бу чирле күңел бер дәрья — мәхәббәт дәрьясы. Дәрьяда ниләр булмый дисең. Бу күңелдә синең ничә төрле сурәтең бар. Синең уйларыңа багышлы ничә төрле бүлем бар. Минем күңелем күгендә синең нинди матур йолдызларың юк? Аларны мин ничек барын сөйләп бетерә алыйм? Булмый, булмас. Мин бүген нинди бәхетле, нинди ирекле. Ярдан ярга, таудан тауга сузылган Ак Идел мине өстендә уйната, тирбәтә. Менә алдымда тезелгән агачлар, камышлар, хуш исле гөлләр, чәчәкләр миңа баш ияләр, каршы алалар, әнә чалт күкнең нәкъ бәгырендәге нур бәйләме миңа нур бирә. Ул минем җаным ханы, кадерле Әминәмнең йөзен миңа күргәзә, аны сөя, аны нурга коендыра, бүген моңлы күңелем үзенең балалыгыннан ятлап килгән догалар, теләкләрен чын ирек белән үзенең сөеклесенә сөйли, моңардан да артык изге, бәхетле көн бу дөньяда миңа туармы? Алла белә, мин бәхетле, Әминәм, мин шат. Минем шатлыгым син, бәхетем син, чөнки мин сине күк мәхәббәте белән сөям...
Бу арада су өсте чуарланган, бәйрәм мөнәсәбәте белән су өстендә йөрүчеләр, тугайга чыгучылар кайсы Иделнең аръягында, кайсы уртасында, кайсылары чыгып, көймәләрен бәйләп яталар иде.
Хәнифләрнең ак көймәләре дә, әкрен генә озын яшел камышларны аралап, ягага5 елыша башлады. Әминә камышларны тотарга дип кулын сузса, камышлар бөгелеп, Әминәдән качалар, ул тагын сузылынкырап бер камышны тота да, очына хәтле кулын шудыртып, иң очын гына өзеп ала, Хәниф ишкәкләрен көч беләнрәк терәп, көймәне читкә чыгарырга тырыша иде. Көймәнең бер башы күтәрелеп кырыйга менде. Әминә дә итәкләрен җыеп кына тотып, кырыйга сикереп төште дә йомшак кына куллары белән көймәнең бавыннан тотып тарта башлады. Аның артыннан Хәниф тә чыгып, шундагы күп еллардан бирле көймәләр бәйләнеп килә торган карт өянкегә көймәсен бәйләп куйды.
Яхшы ук җылы иде. Кояш төшлектән авышып көнбатышка карады. Күк бите зәп-зәңгәр булып тора. Агач башлары кайчакта гына әзрәк тибрәнеп куялар. Тугайлар бөтен яңалыкка өретенгән. Кабарып торган ямь-яшел үлән, кайсы чәчкә аткан, кайсы төймәләнгән яшь чәчкәләр тугайга сыеша алмый торалар. Хуш исле саф һава, чак-чак кына кузгалып, йөзгә сирпелә. Кәрбер сулыш күкрәкне йомшарта. Бөтен тән күбек кебек көпшәкләнеп, җилбердәп тора. Хәниф белән Әминә дә, тынычрак бер аланны эзләп, эчкә таба киттеләр. Күп тә үтми зур агачлар белән әйләндерелгән түгәрәк аланга керделәр дә күперелеп торган исле үләннәр эченә утырдылар.
— Илаһым, нинди рәхәт, ямьле бүген тугай! — дигән сүз Әминәнең иреннәрендә тибрәнде. Хәниф аңа каршы бер сүз әйтә алачак түгел иде. Аның теле хәзер сүз сөйли алудан гаҗиз, ул күңелендәген күзләре белән генә аңлата иде.
Хәниф, бөтен барлыгын күзләренә җыеп, Әминәнең тыныч, шаянга маил йөзенә, яшел үлән арасында әз генә бөгелеп торган зифа буена карады.
Әминәнең кул белән сызып куйган кебек кара кашы, озын керфекләр арасыннан күккә карап торган уенчак, уйчан күзләре, пешкән алма кебек тулы һәм алсу йөзе, ал гөл чәчәге кебек селкенер-селкенмәс торган иреннәре, иң очы гына бер нокта белән беткән кечкенә ияге Хәнифнең карашларын тутырдылар. (...)
Икенде вакыты җитте. Кояш әкрен генә йөзеп, агач башларына ышыклана башлады, һава тымылды[6]. Агач башлары, арган кебек, бер тынычлык көтә башладылар. Тугайда хуш ис бөркелде. Үләннәр, чәчәкләр салмак кына бап:ларын көнбатышка иделәр. Әминә белән Хәниф тә су буена килгәннәр иде. Әминә үзенең җыйган чәчәкләрен Хәнифнең йөрәк турысына кадады. Хәнифнең аңа каршы биргән букетын үзенең йөрәге турысына кадады. Күп тә үтми, кечкенә ак көймә, Ак Идел өстендә җиңел бер дулкын ясап, ярдан аерылды. Кояшның яфраклар арасыннан челтәрләнеп төшкән соңгы нурлары су өстендә алтын кебек җемелдиләр. Офыктагы кояш батканда калка торган болытлар, ярты кызыл, ярты кара булып, тын гына торалар. Зәңгәр күк карасуланып китте. Тугайда төрле кошларның җырлары башланды. Ак көймә дә, өстендәге бәхетле кешеләрнең күңеле булсын өчен кебек, тирбәлә-тир-бәлә йөзеп китте.
Көймә читкә җиткәч, Хәниф сикереп төште дә Әминәне кулыннан тотып чыгарды. Иркә Әминә үзенең тизрәк кайтачагын белдереп, исәнләшергә кулын сузды.
— Хуш, минем бәхетем Әминәм! — диде дә Хәниф Әминәнең кулын кысты. (...)
Әминә бакчага менеп китте. Хәниф аның күләгәсе югалганчы артыннан сузылып карап калды. Күләгә күздән югалгач, яр читеннән суга таба борылды.
Кояш баткан иде. Ялгыз көнбатыштагы куәтле кызыллык бөтен әйберне ал төскә буяп тора, ул да әкрен-әкрен генә тарала. Су өсте минут саен караңгылыкка яшеренә. Агачлар еракта төсле каракучкылланып кына күренәләр. Ак Идел буенда томан күтәрелә башлады.
— Әй, матур кояш, син бүген минем бәхетемә туган идең. Иртәгә дә шулай ачык туарсың микән? Әй, матур, киң тугай, син бүген куеныңда минем беренче мәхәббәтемә җылы урын бирдең. Иртәгә дә шулай кабул итәрсең микән? Пакь су, Ак Идел, син бүген мине һәм сөйгәнемне өстеңдә тирбәттең. Моннан соң да шулай иркәләрсең микән? — дип, Хәниф уйлана-уйлана башын тотты да көнбатышка карап, җансыз кебек катып калды.
Кояшның соңгы кызыллыклары да таралып беттеләр. Киң тугай һәм агачлар «исән бул инде» дигән кебек баш иделәр дә караңгылыкка чумдылар. Сулар да кара төскә буялып, тын да алмыйча агып киттеләр.
Хәнифнең беренче мәхәббәте дә шул кояш, шул агачлар, шул сулар белән бергә караңгылыкка кереп югалды, тынды, агып китте.
Икенче андый бәхетле көн аңа кайтмады.
1918


[1] Мәхсүс — үзенә хас булган.
[2] Вәхи — изге.
[3] Җазибәле — сөйкемле.
[4] Нөктә — серле мәгънә.
[5] Яга — яр.
[6] Тымылу — тымызыклану.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.