Latin

Котадгу Белек

Süzlärneñ gomumi sanı 1541
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 905
27.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
38.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
41.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Тел турында
...Укушка, белегкә бу телмәчи тел,
Йарутгачы ирне йорук телен, бел.
[Укуга, белемгә тылмач ул бу тел,
Кешене нурлаган нәрсә тел ул – бел.]

Кешег тел агырлар, булыр кот кеше,
Кешег тел очызлар, йарыр ир башы.
[Кешене тел хөрмәтле, бәхетле итәр,
Кешене тел очсызлар, башын ярыр.]

Тел арслан торыр, күр, ишекдә йатар,
Әйа эвлүг арсык-башыңны йийәр.
[Тел ишектә (читлектә) яткан арслан кебек ул,
Аның белән бераз гына саксызлык башыңны ашар.]

Телен имгәмеш ир никү тәр, ишит,
Бу сүз эшкә тотгыл, үзеңә иш ит:
[Начар телле ир ни дип әйтә, ишет,
Бу сүзне гамәл кыл, үзеңә иш ит:]

"Мәне имгәтер тел иди үк тәлим,
Башым кисмәсене кисәен телем".
["Мине тел күп бәлаләргә сала,
Башым киселгәнче, (мин) телемне кисәм".]

Сүзеңне күдәзгел, башың бармасын,
Телеңне күдәзгел, тешең сынмасын.
[Сүзеңне күзәт, башың китмәсен,
Телеңне тый, тешең сынмасын.]

Будун теле йаулак – сине сүзләгән,
Кеше кылкы киртүч – итеңне йийгәй.
[Халыкның теле яман – сине сүзләгәй (гайбәтеңне),
Кешенең холкы киртле (начар) – итеңне ашар...]

Исәнлек теләсә синең бу үзең,
Телендә чыкарма йарагсыз сүзең.
[Син үзеңә исәнлек теләсәң,
Телеңнән яраксыз сүз чыгарма.]

Белеб сүзләсә, сүз белегкә саныр,
Белегсез сүзе үз башыны йийыр.
[Белеп сүзләсә, сүз акыллыга (белемлегә) саналыр,
Наданның сүзе үз башына җитәр.]

Үкеш сүздә артык асигъ күрмәдем,
Йәнә сүзләмешендә асигъ булмадым.
[Күп сүздә артык файда күрмәдем,
Янә (күп) сөйләшүдән файда алмадым.]

Үкеш сүзләмә сүз, берәр сүзлә аз,
Төмән сүз төгенен бу бер сүздә йаз.
[Күп сөйләмә сүз, бераз (гына) сөйлә,
Ун мең сүз төенен бер сүз белән яз (чиш).]

Кеше сүз белә купты, булды мәлик,
Үкеш сүз башыг йиргә кылды күлик.
[Кеше сүз белән күтәрелде, хөкемдар булды,
Күп сүз башны җиргә идерде (башны җирнең күләгәсе итте).]

Үкеш сүзләсә, "йаңшады, – тир, – теле",
Йәнә сүзләмәсә, "агын", – тир кеше.
[Күп сөйләсә, әйтерләр: «теле йомшарды (бушка әйләнде)",
Янә сөйләмәсә, "телсез", – дип әйтерләр.]

Кали мондаг ирсә, йорык утру ор,
Йорык утру орса, кешег йөкөтер.
[Әгәр алай икән, урталыкны тот,
Урталыкны тотса, кеше күтәрелер.]

Телег кәд күдәзгел, күдәзелде баш,
Сүзеңне кысыргыл, оза(й)тылды йәш.
[Телеңне кыска тот, баш(ың) сакланыр,
Сүзеңне аз сөйләсәң, гомерең озынаер.]

...Нәчә мондаг ирсә, белеб сүзлә сүз,
Сүзең булсы(н) күрсү карагына күз.
[Әгәр шулай икән, сүзеңне белеп сөйлә,
Сүзең күзсезгә күз кебек булсын.]

Белегсез карагы торыр, билгелүг,
Йөре, әй белегсез, белег ал өлүг.
[Белемсез сукыр торыр, һичшиксез,
Кил, әй надан, белемнән өлеш ал.]

Тугуглы үлер, күр, калыр билгесез,
Сүзең идгү сүзлә, үзең үлгесез.
[Туган (кеше) үләр, күр, калыр билгесез,
Изге сүз сөйләсәң, үлмәссең үзең.]

Ике нәң белә ир карымаз үзе,
Бер – идгү кылынычы, бер – идгү сүзе.
[Ике нәрсә белән кеше үзе картаймас,
Бере – күркәм холкы, бере – изге сүз.]

Кеше тугды, үлде, сүзе калды, күр,
Үзе барды йаңлук, аты калды, күр.
[Кеше туды, үлде, сүз калды, күр,
Үзе киткәч тә (яхшы) исеме калды, күр.]

Тереглег теләсә үзең үлмәгү,
Кылынчың, сүзең идгү тот, әй бәгү...
[Үзеңә бетми торган тереклек теләсәң,
Холкыңны, сүзеңне изге тот, әй акыл иясе...]

Белем турында

...Белег бирде йаңлук бэдүде бу көн,
Укуш бирде өтрү йазылды төген.
[Белем бирде, (шуның белән кеше) бу көн бөеклеккә иреште,
Уку аркасында күп төеннәр чишелде...]

...Белегне бәдүг бел, укушны олуг,
Бу икке бәдүтер өдүрмеш колуг.
[Белемне бөек, укуны олуг бел,
Бу икегә коллык кылган бөек булыр...]

...Белек мәгънәсе, бел, никү тир белег:
Белек белсә өтрү йырар ирдә иг.
[Белем мәгънәсен бел, ни дип әйтер белем:
Белем белгән кешедән бәла-казалар ераклаша.]

Белексез кеше барча иглиг булыр,
Игиг имләмәсә, кеше тәрк үлер.
[Надан кешеләрнең барчасы авыру була,
Чирен дәваламаса, кеше бик тиз үлә. ]

Йөре, әй белексез, игеңне ута,
Белексез онытсән, и билгә кота.
[Кил, әй надан, авыруыңны дәвала,
Белемсез (икәнсең)-түбән син, белемле (икән)-бәхетле.]

Укуш ул борындык, аны йитсә ир,
Теләккә тигәр ул төмән арзу йир.
[Белем ул (гүя) тезген (йөгән; ияр), әгәр дә кеше аны эләктерсә,
Теләгенә ирешеп, күп максатларын гамәлгә ашырыр.]

Укуш булса иргә, күр, аегы үкеш,
Белек белсә, өтрү булыр ир көшеш.
[Белем булса кешедә, күр, (ул) күп файдалыдыр,
Белем белсә, кеше кадерле буладыр.]

Укуш берлә эшләр камуг эш көдүг,
Белек берлә бикләр бу булмыш өдүг.
[Белем белән барлык эшләр гамәлгә ашар,
Гыйлем белән бикләр максатларына ирешә.]

Шагыйрьләр белән аралашу турында

...Баса килде шагыйрь – бу сүз тергүче,
Кешег үггүчеләр йәмә йәргүче.
[Янә килде шагыйрь – ул сүз тезүче,
Кешене мактаучы һәм дә сүгүче.]

Кылычта йэтигрәк боларның теле,
Йәнә кылда йинчкә бу хатыйр йулы.
[Кылычтан үткенрәк боларның теле,
Янә кылдан нечкәрәк хәтер юллары.]

Татыг, йинчкә сүзләр укайын тисә,
Болардин ишет сүз, укылгай баса.
[Татлы, үткен сүзләр белим дисәң,
Боларны тыңла, аларның сүзләре җиңел төшенелә.]

Тиңизгә керер күрсә күңлен төгәл,
Гүһәр, йенҗү, йакут чыкарыр мәсәл.
[Күрсәң: алар күңел диңгезенә тәмам керерләр,
(Аннан) гәүһәр, энҗе, якутларны чыгарырлар.]

Улар үксәләр, үкде илкә барыр,
Калы сүксәләр, аты артыб калыр.
[Алар мактасалар, мактаулары илгә таралыр,
Әгәр сүксәләр, (кешенең) яманаты калыр.]

Уса, идгү тотгыл боларны, кадаш,
Боларның теленгә эленмә, адаш.
[Уйла, яхшы тот боларны, кардәш,
Боларның теленә эләкмә, адаш.]

Калы идгү үгде теләсә үзең,
Боларны сэвендер, киселде сүзең.
[Әгәр яхшы мактау сүзләре теләсәң үзең,
Боларны сөендер, бетте-китте сүзем.]

Никү кылса, биргел боларка төгәл,
Боларның телендин үзең сатгын ал.
[Ни сорасалар, бир аларга төгәл,
Боларның теленнән үзеңне коткарып кал.]

Һөнәрчеләр белән мөгамәлә кылу турында

...Тәкый бер котысы бу узлар торыр,
Терелгү теләб үзгә узлук кылыр.
[Янә бер төркеме бу һөнәр ияләре торыр,
Яшәр өчен (алар) осталык кылыр.]

Кирәклек кешеләр йәмә бу сиңа,
Йакын тот боларыг, тосулгай тоңа.
[Болар сиңа шулай ук кирәкле кешеләр,
Аларны якын тот, (алар сиңа) файда китерерләр.]

Тимерче, итекче йәнә кырмачы,
Йә сырчы, бидезче, йә укчы, йачы.
[Тимерче, итекче һәм дә кыручы (столяр).
Йә буяучы, бизәүче, яисә ук-җәя ясау остасы.]

Бу дөнья йитеге болардин торыр,
Ажунда таң эшләр болардин торыр.
[Бу дөнья байлыгы алардан торыр,
Галәмдә таң (калырдай) эшләр болардан булыр.]

Боларның белә ма катыл һәм карыл,
Сэвендер уларыг сэвенечен терел.
[Болар белән катыш һәм аралаш,
Аларны сөендер – (үзең дә) сөенеч белән яшәрсең.]

Эшең кылсалар, тәрк тирен тигрү бир,
Йийдыргыл, эчергел ашың киңрү бир.
[Эшеңне башкарсалар, бик тиз тиешле хакын бир,
Ашат, эчерт, ашларын мул итеп бир.]

Әйеңләмәсенләр сине халык ара,
Атың артмасын моны кәд күрә.
[Сөйләмәсеннәр синең хакта (гайбәт) халык,
Яманатың чыкмасын, моны яхшы бел.]

Йәмә йакшы әймеш белеклек сүзег,
Будунга багырсак, ни күңле төзек:
[Ничек яхшы әйткән белек иясе сүзне,
Халыкны яратучы вә күңеле төзек кеше:]

"Тереклек теләмә, ат әдгү телә,
Ат әдгү кирәк бу терекле, белә.
["Тереклек түгел, ә изге ат (исем) телә,
Бу тереклеккә изге ат кирәк.]

Үзең үлгү, ахыр бу атың калыр,
Атың әдгү булса, тереглек татыр.
[Үзең үләрсең, ахырда изге исемең калыр,
Атың изге булса, тереклек татлыдыр.]

Кемең аты әсиз булыб артаса,
Аңар йегрәке ул терек тормаса.
[Кемнең аты яман булып калганчы,
Аның өчен тере тормавы яхшырактыр.]

Мүн – ул тереклек, телә әдгү ат,
Эсиз кылма, әдгү кылын мәңү ат".
[Бу тереклек – бозыклык, телә изге ат,
Үзеңне пычратма, изгелек кыл, (шунда сиңа) – яхшы исем!"]

Яшьлекне сагыну һәм картлык турында

Йөрегле болыт тик, йегетлекне идтем,
Төби йил кичәр тик, тереклек төгәттем.
[Аккан болыт кебек, яшьлекне үткәрдем,
Искән җил-давыл кебек, гомерне уздырдым.]

Эсизем йегетлек, эсизем йегетлек, –
Тота белмәдем мин сине, тәрк качыттым.
[Яшьлегем үкенечле, яшьлегем үкенечле, –
Тота белмәдем мин сине, – тиз качырдым.]

Йәнә килгел имди, йегетлек, мәңа син,
Айада тотайын, агы, җөз түшәттем.
[Янә кайт инде, яшьлегем, миңа син,
Кадерләп тотармын, ефәк-парчаларга гына салып.]

Эсиз бу йегетлек каны, канча барды? –
Теләб булмадым мән ничә ма теләттем.
[Бу яшьлек эзсез генә (сиздермичә) кая, кайчан китте?-
Эзләп таба алмадым, – никадәр теләсәм дә.]

Тереклеккә татгы сөчек, җан сәвенче,
Йегетлек тик әдгү йук ирмеш әйеттем.
[Яшәешкә татлы эчемлек, җан сөенече
Яшьлектән башка нәрсә юк икәнен белдем инде.]

Кечеклек татыгы, йегетлек эрәҗе
Йиттердем мән им ди тотарда күрәттем...
[Сабыйлык татысын, яшьлекнең рәхәтен
Мин инде югалттым, тотар мәлдә качырдым...]

...Әсиргәб ачырмән сәңа, әй йегетлек,
Камуг күркеме сән йыраттың, йыраттым.
[Үкенәм, ачынам сиңа, әй яшьлегем,
Һәммә күркемне син үзләштереп качтың, (ә мин) югалттым.]

Тәмам аргуван тик кызыл миңзем ирде,
Бу көн зәгъфәран оргын иңдә тарыттым.
[Тәмам алсу төстә иде минем йөзем.
Бу көн аңа инде сары төсне сиптем.]

Йыпарсыг кара башка кафур эшедем,
Тулун тик талу йөз кайука иләттем?
[Җөфардай кара башыма (ак) кафур бөркедем,
Тулган айдай матур йөземне кайда калдырдым?]

Йарук йаз тик ирдем төмән тү чәчәклек,
Хәзанмы түшәттем, – камугны корыттым.
[Күп чәчәкле нурлы яз кебек идем,
Көз җилеме исте, – барысын корытты.]

Каен тик будым, ук тик көни, төз,
Йә тик игри булды, игелдем, төңеттем.
[Каендай буем ук тик туры төз (иде),
(Хәзер ул) җәя кебек бөкрәйде – иелдем, хәлсезләндем...]

...Кечеклек кичердем, йегетлек йитердем,
Көнем чалпаладым, үземне чөкеттем.
[Балачакны уздырдым, яшьлекне калдырдым,
Көннәремне (бушка) үткәрдем, үземне чүктердем.]

Йимәк, эчмәк ирсә – йийдем, эчтем уд тик,
Теләк сөрмәк ирсә, төмән туг тузыттым.
[Ашарга, эчәргә булса, сыер кебек ашадым, эчтем,
Теләкне үтәү өчен, күп вакыт уздырдым (тузан туздырдым)...]

...Теләк арзу берлә йөгердем ничә мән,
Котырмыш бүре тик ажунны улыттым.
[Теләгемне үтәү өчен күпме йөгердем мин,
Котырган бүре кебек дөньяны шаулаттым.]

Кешег тоттым, алдым көчен йармакын мән,
Кемег сөрдем ирдем, кеме ма ачыттым...
[Кешеләрне тоткын кылдым, көч белән акчасын алдым,
Берәүләрне сөрдем, икенчеләрен газап кылдым...]

Никү аегы? Ахыр йәнеш йиргә булды,
Тору калды, дөнья ике бәз эләттем.
[Ни файда? Ахырда җиргә кайтасы булгач,
Дөнья торып калды, (мин) ике бәз (кәфенлек) алып китәчәкмен.]

Йалың килдем ирде, йалың кирү йиргә,
Нилүг дөньяка үзңе монча исетдем.
[Ялангач килдем инде, җиргә дә (кабат) ялангач керермен, –
Ни өчен дөньяга исем китте!]

Кичәр дөнья кичте түби йил кичәр тик,
Кичәр дөньяка үз осалын басыттым.
[Кичәр дөнья искән җил-давыл кебек китте,
Фани дөньяга үземне бастырдым...]

...Никү иктем ирсә, аны ургу ахыр,
Никү урдым ирсә, аның үз сөчеттем.
[Ни чәчкән булсам, аны (хәзер) урам,
Ни урган булсам, аның (белән) үземне (хәзер) юатам...]
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.