🕥 35 minut uku

Колыма Хикәяләре - 13

Süzlärneñ gomumi sanı 4582
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2534
32.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  — Ничек, ошыймы?
  Шаккаттым, телем бәйләнде.
  һичшиксез, карак. Лагерьда мондый итекне кайдан алмак кирәк. Тентү килеп, мине дә алып китмәсәләр ярый, «кәҗә сыйракларын», паекларны борыныңнан чы­гарырлар.
  Ул итекләрен киредән куенына салды да бөгәрләнеп ятып, гырлап та китте. Ә мин әле бер, әле икенче якка әй­ләнәм, һич йокы керми күзгә. Хәтәр кеше булып чыкты бит әле бу күрше, юкка үзенә урын бирдем.
  5
  — Менә шулай, безнең ыру гомер-гомергә Гатчинада тора. «Алтын аяклар» дип йөртәләр безнең нәсел кешелә­рен.
  — Ха-ха! Менә ябыштырдың, Валя, уйлап та тормый­сың... Синең аякларны да алтынга манганнармы?
  — Тукта, нәрсә авызыңны ерасың! Мин дөресеннән ба­рам. Россиянең барлык патшалары безнең башмакларны киеп йөргән.
  — Ха-ха! Алтын башмак аркасында Антибеска кил­дең, ә?
  — Җитәр, бүлдермәгез! Сөйләсен, эченне тишәме. Ва­ля, әйт әле, мондый курчак шикелле итекләрне тегәргә ма­териалны, хромны кайдан аласың?
  — Җүләр, лагерьда әйбер беткәнме? Иске тун, иске бүрек, ташланган куныч. Менә шуларны җыям, тазартам, кыркам, буйыйм.
  — Тукта, тукта, каты киттең. Буяу кайдан? Шурум- бурум түгел, әнә нинди лак. Янып тора.
  Безнең сәкегә җыелган халык Валентин теккән шыгыр­дап торган хром итекләрне кызыксынып, сокланып карый. Кунычларын әйләндерәләр, олтаннарына, үкчәләренә чир- теп-чиртеп карыйлар.
  — Фабричный...
  — Тукта әле, әйтсен, лак кайдан, ә?
  — Кайдан булсын, морҗадан. Анда сине лакларга да җитәрлек корым бар.
  — Әйе, бу булыр-булмас башмакчының эше түгел. Пат­ша киярлек башмак тегү дим.
  — Ә-ә, Антибеска ничек эләккәнеңне яңа төшендем. Романовлар династиясе белән бәйләнештә булган өчен!
  — Юләр, итекче белән патша арасында нинди бәйлә­неш?
  Даң-доң! Даң-доң!
  — Барлау!
  6
  Валентин лагерьның итек тегү цехында эшли. Анти- бестагы барлык түрәләр, бигрәк тә аларның хатыннары, кызлары аны сырып алып, чиратлы-чиратсыз итек, боты, туфли тектерә башладлар. Хәтта Маршинск түрәләре дә Валентинны белеп алганнар.
  — Заказ ун елга җитәрлек! — ди ул, кичен кайтып сә­кегә күтәрелгәч. Әле һаман шаяра. Әмма элекке кебек озак-озак әңгәмәләр корып, патша итекләре турында хикәяләр сөйләми.— Мә, күрше, йөрәк ялга,— дип, ми­на үзенең паегын, анда-санда колбаса кисәген төртә дә бушлатын ябынып гырлый башлый. Арый, бик арый баш­макчы.
  Ничек кенә булмасын, ул миңа зур терәк. Югыйсә, эш­ләрем көннән-көн хөртиләнә башлаган иде. Валентин ар­касында гына бераз хәл алдым.
  Бу арада лагерь түрәләре безгә дә эш тапты — ике цех ачты. Берсе эрләү, икенчесе туку-бәйләү цехы. Беренче цехта сынар аяклылар. Алар шул аяклары белән орчык әйләндерә, мамыктан җеп эрли. Икенче цехта бөтенләй аяксызлар, койрыкларына утырып, ыргак белән мамык җептән оек, бияләй бәйлиләр.
  Мин беренче цехка эләктем. Башта орчыкны әйләнде­рү тансык-кызык булса да, иртәдән кичкә кадәр ялгыз аяк белән берөзлексез эшләү ярыйсы ук арыта башлады. Өс­тәвенә, эрләвемнең юне юк, я юан, төерле була, я неч­кә — өзелеп теңкәгә тия. Кичен эшне тапшырганда йомга-
  гимны бракка чыгардылар. Нәтиҗәдә, паегым өч йөз граммга төште, төшке ашта баландадан сон бирелә торган ярты чүмеч чумардан да колак кактым.
  — Иртәгә дә брак бирсәң—карцер! — диде цех баш­лыгы, минем йомгакны сул яктагы кәрзингә ташлап. Сү­зендә торды, икенче кичне мин үз сәкемә кайта алмадым, карцерда йокладым... Валентин цех башлыгына итек те­геп биреп мине бәладән коткармаса, белмим, карцерда ничә көн булыр идем. Алай гына түгел, фырт эшкә кү­черде.
  — Син цехта мич ягып утырырсың,— диде цех баш­лыгы, мине эрләүдән алып. Көнозын җылыда, җитмәсә, ашханәдән бәрәңге урлап китерәләр. Пешереп бирәм, «өре­се» үземә дә кала.
  7
  Бервакыт төнозын кар яуды. Иртә белән җил чыкты, күз ачкысыз буран күтәрелде. Ул көнне безне эшкә чыгар­мадылар, ишеккә йозак салдылар. Зонага тимерчыбык су­зып, берничә эт җибәрделәр.
  һич көтмәгәндә — бәйрәм. Бөтен барак дерт итеп куз­галды, төрле ярыкларга, тишекләргә, идән асларына ише­релгән карталар, шашкалар, шахматлар, ашыклар кал­кып чыкты. Ыгы-зыгы. Шау-шу! Уен. Сәке өстендә, сәке астында, идәндә өер-өер булып угырган, яткан, аягүрә бас­кан, азарт белән шашкан төркемнәр.
  — Буби валет!
  — Банкада унбиш паек.
  — Яп туз белән!
  — Тукта, чү, хәрәмләшмә!
  — Менә сиңа мат!
  Төтен, пар. Сүгенү. Кычкырышу, сугышу. Тагын ва­летлар, корольләр шапылдый. Барак артында җил, да­выл. Тәрәзәләрне кар баскан. Упкын-упкын җил сукканда, стеналар дерт-дерт итеп китә. Ә баракта бәйрәм. Кем ничек булдыра ала — шулай күңел ача, көлә, кычкыра, сикерә. Гаҗәп, һәрвакыт шат күңелле, кайгыра белми тор­ган күршем Валентин гына күңелсез, бот башларын буш­лат белән төргән дә түшәмгә текәлгән. Әүвәле куркып киттем, әллә инде җан тәслим кылган. Үрелеп карыйм — авыр-авыр итеп сулый. Озын сары керфекләре йомылып- йомылып куя.
  — Валентин, әллә авырыйсыңмы?
  Җавап юк. Җавап бирми.
  — Валентин...
  — Эч поша, күрше... Эч поша,— сулъяк бите тартылып, сикереп-сикереп китә.— Контузиядән... Борчылсам, һәрва­кыт бнт алмаларым сикерә башлый.
  Үземнең сөйләшәсе дә килә. Әмма, тагын сүз катарга базмыйм, нигә комачауларга, ичмасам, бер көн тынычла­нып сагынсын...
  Ә сагынырлыгы, пошынырлыгы бар аның.
  1941 елның беренче маенда өйләнә ул, туе була. Ә егер­ме икенче июньдә сугыш башлана. Валентин фронтта. Раз­ведчик. Кыю һәм батыр хәрәкәт итеп, «кирәкле тел»не алып килгән өчен, аны Кызыл Байрак ордены белән бүләк­лиләр. Аннан соң һөҗүм, контузия, ике аяктан аерылу. Госпиталь. Инде өйгә кайтам дигәндә (дөресен әйткәндә, өй юк. Гатчина немецлар кулында. Кая да булса тылга китү мөмкинлеге генә бар...) кинәт хәрби трибунал. Ун ел төрмә. Антибес.
  Менә бит кеше язмышы нинди чокыр-чакырлы. Сагына ул. Сары сагыш.
  — Со-ло-вей...
  Кинәт барак калтырап, яңгырап китте. Мин торып утырдым. Бу ни? Бу нинди көчле, моңлы, яңгырау тавыш? Барактагы барлык шау-шу, сүгенү, кычкыру тынды.
  Җыр үсте, көчәйде, сандугач булып өзгәләнде. Тышта буран, өермә, җил сызгыра, ыңгыраша. Җил саташып ба­ракка ташлана, аны дер селкетә. Ә монда, барак эчендә, мона кадәр һич күренмәгән тынлык, изге тынлык. Карта­лар, паеклар, сүгенүләр, якага-яка килешүләр — барысы да онытылган. Бөтен барак сихерләнгән, тылсымлы җырны тыңлый. Монда — җәй. Монда иртәнге кояшлы, җофар исле урман. Монда өзелеп-өзелеп, очынып-очынып санду­гач сайрый.
  Соловей мой, соловей, Голосистый соловей! Ты куда, куда летишь, Где всю ночку пропоешь?
  Валентин урыныннан торып тезләнгән, башын артка ташлаган. Ярты гәүдәсе белән дә ул башкалардан биек булып, мәһабәт булып күренә. Ул бар күкрәгенә, бар мә­һабәт тавышына ирек биреп, йөрәген бушата.
  йөрәк! Кеше йөрәге, син нинди бөек һәм илаһи! Ул менә хәзер җыр булып, өмет булып, ерактагы якты азат көн булып ташый:
  Соловей мой, соловей,
  Голосистый соловей!..
  Валентин Маслов безнең баракның гына түгел, барлый колоннаның — Антибесның юанычы, сөенече булды. Кич­ләрен эшкә чыкмаган яңгырлы, буранлы көннәрдә аның җырлавын үтенәләр. Ул кыстатмый, дөресрәге, үзе теләп җырлый, моңая. «Вниз по Волге матушке-реке», «Вдоль по Питерской»...
  Нинди генә җыр җырламасын, ахырында ул, нигәдер, Алябьевның «Сандугач»ын кабатлый... Гаҗәп бер көй, моңлы тавыш белән сандугач булып өзгәләнә ул.
  — Бу көйне Дусям ярата иде... Гел шушы җырны җыр< ла әле дип үтенә иде,— диде Валентин миңа бервакыт, ачылып китеп.
  Теге беренче төн сугышыннан соң, каршыдагы баракта торучы уголовниклар белән пычакка-пычак яши идек. Хәтта безне баланда алырга, паек алырга ашханәгә үт­кәрмиләр, талыйлар, кыйныйлар иде. Бары тик конвой бе­лән генә йөрибез. Бигрәк тә алар Валентинга үчле, аны үтерергә җыеналар иде.
  Гаҗәп. «Сандугач»ны ишеткәч, алар бөтенләй үзгәрде.
  — Валюша, безнең баракка да килеп бер җырла әле,— дип, үтенә, чакыра башладылар.
  Ике барак арасында дуслык урнашты. Ул гынамы?
  Валентин җырлый башласа, аны тыңларга вахтадагы түрәләр килә. Манарада сакта торган солдатлар, автомат­ларын куеп, таң калып тыңлыйлар иде. Ул җырлаганда бө­тен лагерь дерелди. Көчле, көр, музыкаль иде аның та­вышы.
  Ә куллары?
  Куллары, чыннан да, алтын булып чыкты. Валентин теккән итекләр, туфлиләр, иң соңгы фасон, модага әвере­леп, лагерь түрәләре хатыннары арасында көнчелек-ыз- гыш тудырды, һәрберсе Маслов теккән туфлине гына ки­яргә тели. Ул хәзер, күпме тырышмасын, тегеп өлгертә алмый. Ә түрәләр көтәргә яратмый. Ахырында шушы чи­бәр осталык — алтын куллар аның башына җитте.
  Бу вакыйга менә ничек була. Беркөнне конвой коман­дирының хатыны Валентинга итек тегәргә заказ бирә һәм тиз тегеп бетерергә куша — кунакка барырга кирәк. Ә икенче көнне колонна башлыгы Валентинны кабинеты­на чакыра да:
  — Берсекөнгә кызыма туфли тегеп өлгерт. Туй,— ди.
  — Гражданин начальник, миндә әле конвой команди­рының ашыгыч заказы бар бит,— ди Валентин аптырап,
  — Әмерне үтә! — дип, түрә аны куып чыгара.
  Валентин бу ике көнне йокларга да кайтмады, эштә булды.
  — Уф, алла!— дип, икенче көнне көчкә кайтып егыл­ды.— Бер убырдан котылдым. Туфли кызга ошады. Менә бүләк итеп бер пачка «Казбек» та бирде.
  Без папиросны тартып та өлгермәдек, вахтер йөгереп килде, мышнаган.
  — Командир чакыра.
  — Капут! — диде күршем, миңа карап, рәнҗүле ел­маеп.
  — Ярар, телеңгә салынма, тиз!
  Валентин зур бияләй кулы белән минем кулны кысты да койрыгында шуып сәкедән төшеп китте.
  Әйтерсең лә суга батты. Шул китүдән без Валентинны күрмәдек. Вахтерларның әйтүенә караганда, конвой коман­диры Валентин Масловны, лагерь режимын бозуда гаеп­ләп (мастерскойда кунган өчен), әүвәле карцерга япкан, аннан штраф зонасына җибәргән.
  ...Бүлмәмдә Алябьевның «Сандугач» җыры яңгырый. Ниндидер җырчы, фамилиясен ишетә алмый калдым, көч­ле бас белән җырлый, тавыш бер үсә, күтәрелә-очына, бер кинәт төшеп китә.
  йөрәк өзгәләнә.
  Дустым Валентин да ишетәме икән хәзер бу җырны — бу бит минем аңа сәламем, сагыну тавышым.
  Юлның соңы
  1
  ...Ниһаять, ирек!
  Вахта ишегеннән чыгып, әле яна гына явып үткән кү­бек кар өстеннән агач аяк белән бата-чума бер-ике адым атладым да туктап калдым. Өнемме, төшемме? Мин хәзер, чыннан да, иректәме? Хәвефләнеп, шикләнеп кенә артыма әйләнеп карадым. Бу ни хәл? Күләгә булып артымнан калмый «тиз-тиз!» дип этәрмәләп, сүгеп йөргән автоматлы сакчылар да, «һау-һау» килеп өскә ыргылып торган ов­чарка этләр дә күренми. Сәер! Чыннан да, алар инде юкмы? Әллә теге тар ишекле, рәшәткә тәрәзәле вахтада яшеренеп, бу нишләр икән дип сагалап кына торалармы юкса? Ун ел буе канга, тәнгә, сөяккә сеңеп калган бу явыз иярченнәр-тагылмаларның кинәт юк булуына күңел дә, күз дә ышанып бетә алмый. Аптырап, сагаеп, куркып- дерелдәп тирә-якка карыйм. Ат башы хәтле йозак белән бикләнгән тимер капка. Ике кат чәнечкеле тимерчыбык белән уратылып алынган зона.
  Тырпайган чәнечкеле тимерчыбыклар артындагы тәбә­нәк баракларга карыйм — күзләремне ала алмыйм... «Их! Син бәхетле... Ә без? Без ул көнне, азатлыкны күрә алыр­бызмы, әллә монда «такта бушлат» киярбезме... Иреккә сәлам!» — дип анда калган дусларның көрсенеп, елам­сырап әйткән сүзләре, тавышлары колагымда чыңлый.
  — Нәрсә катып калдың, аксак! Әллә лагерьдан ки­тәсең килмиме, контр!
  Вышкадагы сакчының кычкыруына сискәнеп-каушап, ашыгып кузгалган идем, агач аяк таеп китте, мәтәлеп ба­рып юл читендәге көрткә егылдым.
  — Ха-ха! Ха-ха! Әй, ни таптың, аксак? Яртысын миңа да бир... Ха-ха! — Тик торудан иреккән яшь кенә егет эче катып көлә.— Әй, контр кисәге, ирек тәмлеме? Нәрсә, ал­лаңа сәҗдә кыласыңмы? Ха-ха!
  Көч-хәл агач аякны шудырып барып, көрткә терәп кү­тәрелдем, тәнем — шабыр тир. Җилкәдәге капчык әйләнеп килеп күкрәккә төшкән, муенны кысып буып тора. «Биш­тәрне» аркага этеп ташлап, юлга чыктым.
  Нинди матур тирә-як! Җем-җем итә, гүя энҗе сипкән­нәр. Хуш ис, беренче кар исе! Беренче яңгыр — ләйсән яңгыры! Шифалы яңгыр. Бала чакта «үсәбез, үсәбез!» дип шул яңгырда коена идек ич. Ә беренче карны ничек атыйлар соң? Минемчә ул да ләйсән — пакь, йомшак, җирне ничек итеп агарткан—ак җәймә җәеп чыккан. Мөгаен, минем бүген иреккә — азатлыкка чыгуымны хөр­мәтләп, табигать дөньяны алмаз кыйпылчыклар сибеп бизәгәндер. Яңа күтәрелеп килгән кояш нурларында алар күзләремне чагылдыра, салават күпере төсләре белән бал­кыйлар.
  Хуш ис! Беренче кар исе нинди рәхәт, сулап туя ал­мыйм! Үзем ашыгам — Мариинск вокзалына җитеп, Күкчә- тауга билет алырга кирәк! Әле һаман болай конвойсыз баруыма, тимер юл поездына үзбаш билет алырга ашы­гуыма ышанып җитә алмыйм. Бу ашкынулар барысы да төш кенәдер дип куркам, үземне-үзем чеметеп карыйм. Үч иткәндәй, ашыккан саен агач аяк таеп-таеп китә яки юл читендәге көртләргә төртелә. Аякны күтәреп алып, урап атларга туры килә. Әле һаман агач аякка күнегә алмыйм.
  Их, бу бүкән башы урынына үз аягым булса, ничек йө­гереп китәр идем мин...
  Моннан ун ел элек—1937 елның егерме бишенче ок­тябре иртәсендә нәкъ менә бүгенге кебек ашыгып атлый идем түгелме? Юк! Юк, кызганыч ки, бүгенгедәй түгел шул.
  ...Казан. Көз. Томанлы иртә. Урам буендагы агачлар­ның яфраклары әле яңа гына саргая башлаган. Алтын көз. Мин егерме алты яшьлек, таза, типсәм тимер өзәрлек егет, — Казан педагогия институтының дүртенче курсы студенты. Әмма читтән караганда мин әле хәрби. Өстә — хаки төсендәге постау гимнастерка, күгелҗем галифе. Башта өр-яңа фуражка — йолдызы гына алынган. Аяк­ларда— кунычлары ялт-йолт итеп торган хром итекләр, һәрхәлдә, өч еллык хезмәттә полк мәктәбен бетереп, кече командир дәрәҗәсенә күтәрелгән егет идем ич мин! Институтка килгәч тә, мин бу хәрби киемнәрнең кайбе- ресен гади пиджак, чалбарга алыштырмадым. Ошый иде миңа хәрби кием, килешә дә иде. Курсташ кызлар да: «Ибраһим, хәрби кием бик килешә сиңа», — диләр иде...
  Биек, киң ишектән кереп, инде менә бу иләмсез тәбә­нәк вахтаның тар капкасыннан кысылып чыкканчы бары тик ун ел гомер узган. Ун ел! Егерме алты белән утыз алты арасындагы алтын еллар!
  Яшьлегемнең иң гүзәл, иң шаулы, иң мөкатдәс көннә­ре! Алар шушы ике ишек арасында калды... Нигә?
  Юлдан атылып килгән бер «Москвич» чак кына үзем­не таптап китмәде, көч-хәл көрткә авып калдым.
  — Ачыгавыз! Йолкыш! Юньсез аксак! Нәрсә комачау­лап йөрисең! Читтән барырга ярамыймы әллә? Синең ар­када яхшы кешеләр бәлагә юлыгыр! — Машина эчендәге адәм, тәрәзәсеннән башын сузып, әнә шулай тиргәп-сүгеп китте.
  Ә мин көрткә бата-чума көчкә күтәрелдем.
  Тукта, нигә рәнҗедем соң әле мин — дөресен әйтте ич. Сул аяк урынына чыпта белән бәйләнгән бүкән башы. Өстә ертылып-таланып беткән тоткын бушлаты һәм шул ук сорттагы ертык балаклы чалбар. Ялгыз аякта ямалыр урыны калмаган ЧТЗ. Башта—бер колагы йолкынган бүрек кисәге. Иреккә чыгасымны ишеткәч, барактагы ип­тәшләрнең берсе посылка белән алган чалбарын, икенчесе өстендәге яңа бушлатын салып биргән иде. «Безгә ярар, ә син инде — иреккә! Артык мескен күренмә»,— дип сөен­дергәннәр иде, Бүген вахтадан узганда сакчы: «Лагерьдан яңа кием белән чыгарга рөхсәт юк! Яле, хәзер үк сал»,—• дип шундук чишендерде дә, яңаларны үзенә алып, почмакта яткан ертык-портыкны миңа ташлады. «Мә, йол­кыш, мыштырдамый тизрәк эл дә сыздыр. Юкса хәзер.' лагерь милкен урлаган өчен, икенче срок бирдерермен».
  Мондыйлардан булыр да. Каушавымнан, киенер-ки- енмәс, вахтадан атылып чыктым.
  Ә шулай да нигә соң мин аксак? Нигә мин йолкыш? Ун ел элек мин аксак та, йолкыш та түгел идем ич. Нигә?
  — Әй, бабай, Мариинскигамы? — Бер йөк машинасы шып итеп минем янга туктады. — Әйдә, утыр. Иреккә ашы­гасыңмы, батя?
  Кабина ачылды. Мин агач аякны этә-төртә көчкә күтәрелдем.
  2
  Тык-тык. Тык-тык. Вагон бертуктаусыз тыкылдый, чай­кала, буферлар сугылып, зыңлап китә. Поезд Себер ур­маннары, Себер сопкалары аша көнбатышка ашыга.
  Инде, мөгаен, төн уртасы. Вагон уртасындагы «бур­жуйка» каршында карта суккан бер төркем «фырт»лар да, югары сәкегә менеп, калачланып уралганнар. «Бур­жуйка» инде сүнгән. Мариинскига минем кебек лагерьдан азат ителгән байтак тоткын җыелган икән, күбесе уголов­никлар. Барыбызны бергә җыеп, җимерелеп беткән бер товар вагонына тутырдылар да аллага тапшырдылар.
  Лагерьда вакытта: «Ни булыр, азат итәрләрме, юкмы?» дип, тәшвишләнеп, өч-дүрттөн йоклый! алмаган идем. «Ин­де вагонга эләксәм, аю йокысы белән йоклармын»,—дип уйлаган идем. Менә хәзер мин вагон эчендә, күзләргә йо­кы гына кунмый. Күңел ашыга, ул инде әллә кайчан Күкчәтауда...
  Кем каршы алыр икән? Билгеле инде, әти, үги булса да әни, сеңелем Разия. Әй, куанырлар! Ул арада тирә-күр­ше, дус-иш килеп җитәр. Иптәшләр күп иде дә күбен, сугыштан кемнәр генә исән-сау кайта алды икән? Бар­дыр, бардыр әле бергә ат-ат уйнап үскән малайлар. Их, сагындым үзләрен!
  Тик менә өс-баш бик хөрти. Җитмәсә, бет сырып алган. Әле монда, вагонда, суыкта да я бер, я икенче җирне теш­ләп, кычыттырып теңкәгә тияләр, каһәр төшкерләре. Әй, оныта да язганмын, әти: «Хәзер без Сафаларда торабыз. Аңа өй салып бирергә сөйләштем. Кайтсаң, туп-туры шу­ларга төш»,— дигән иде бит бер хатында. Ә Сафа җизни­ләрдә борын-борыннан мунча бар. Әни, һичшиксез, мин кайтуга, мунча ягып җибәрер. Күлмәк-ыштанны шартла­ганчы бер кыздырырмын инде, барып җитсәм.
  Их, рәхәтләнеп бер чабынырга! Юк, бер чабыну белән генә ун ел каешланган арка бирешмәс. Аны өч-дүрт тап­кыр каезларга туры килер, һичшиксез.
  Әти өс-башка берәр кием алып куйса ярар иде, хатым­да язган идем язуын. Хәзер сугыштан соң кием-салымы да юктыр, солдат иске-москысы булмаса. Булса, анысы да ярап торыр иде. Нәләт, теге вахтадагы сакчы өр-яңа бушлат белән чалбарны тартып алып калды бит... Аны инде бер «ярты»га әллә кайчан шуыткандыр.
  Әгәр аз-маз рәтле кием табылса, шунда ук эш эзләргә китәм, алтмышка җиткән атаның җилкәсен кимереп ятып булмас. Нинди эш булыр икән? Билгеле инде, мәктәпкә укытучы итеп алмаслар алуын. Илле сигезенче статьядан соң биш ел мәхрүмлек тә бар ич әле. Бәлкем, редакциягә урынлашырмын, хәбәрче кебек йөремсәк эш уңайсыз бу­лыр булуын. Тик нишлисең, кайда да йөрергә кирәк. Әй, ярар, нәрсәгә монда бүрәнә аша бүре куып ятам. Кайткач күз күрер. Туган җиргә кайтам бит. Туганнар да, дус-иш- ләр дә җитәрлек ич анда.
  — Ту-у-уу!
  Паровоз бөтен тирә-якны шыңлатып кычкыртты. Мөга­ен, берәр станциягә якынлашабыз булыр. Ашыйсы да ки­лә... өч көнгә бирелгән коры паекны вокзалда ук ашап бе­тердем бит. Яхшы эшләгәнмен. Булмаса, мондагы уголов- никлар хәзер талап алырлар иде. Әнә теге аскы сәкедә ят­кан картның сумкасын күз алдында «шуыттылар». Мес­кен акырып-акырып елады: «Соңгы паегым иде. Тагын дүрт көн кайтырга кирәк», — ди.
  — Ту-уу...
  Паровоз, тагын кычкыртып, ухылдап, станциядә тукта­мыйча гына алга омтылды. Әйдә, әйдә, корыч атым, ашык, тизрәк йөгер! Алда минем туган Күкчәтавым...
  3
  йөрәк дөп-дөп итә. Бу ни — каушаумы, әллә куанумы?
  Ай болытлар арасыннан йөзеп килеп чыкты: тирә-як яктырып китте. Менә каршымда инде җиргә сеңеп барган, кыйшайган кәс түбәле өй — Сафа җизниләрнең йорты. Безнең өй әнә теге каршыдагы мәчетнең аръягында, поч­макта иде. Утызынчы елларда, калада тормыш авырай- гач, әти, ул өйне сатып, алтын приискаларына киткән булган. Хәзер тагын Күкчәтауга күчеп кайткан да, әнә, вакытлыча, үзенә яңаны салып алганчы, Сафа җизниләрдә тора икән.
  Бу ике бүлмәле иске өй миңа кечкенәдән таныш. Мин бит ялгыз гына бала идем, уйнарга абыем да, энем дә булмады. Ә монда, җизниләрдә (әтинең бертуганы Әшрәф апаларда) бер көтү бала-чага. Җизни Күкчәтау — Акмул­ла— Кызылъяр арасында йөк ташый, ә апа — йомшак та­бигатьле, безне орышмый. Тирә-күрше балалары белән бергә өйне ду китереп уйныйбыз. Төннәрен апаның өлкән улы Хәсән, без сыер астын, ат абзарын тазарткан, көрә­гән өчен, «Алтынчәч»не сөйли, һәр төнне шул бер үк әки­ят, әмма кызык!..
  — Сөйлә, сөйлә инде, Хәсән абый.
  — Иртәгә өлкән кураны тазартып, тиресне түгәсезме?
  — Түгәбез.
  Мондый кызык әкиятне тыңлар өчен тирес түгү түгел, утын ярырсың.
  Ләкин бу йорт миңа кызыклы әкиятләр белән генә тү­гел, ә фаҗигале бер хәл белән дә истә. Бу йортның буса­гасы төбендә минем кадерле әнием Маһиҗамал фаҗигале рәвештә вафат булды.
  Безнең әти белән әни Татарстанның Балтач ягыннан, әүвәле бабай, аның артыннан әти Себергә эш эзләп кил­гәннәр дә Күкчәтауда төпләнеп калганнар. Әти, солдатка каралырга кайткан вакытында өйләнеп, әнине дә Күкчә­тауга алып килә. Башта алар үзләренә оя табу нияте бе­лән көне-төне эшлиләр, авылга кунакка кайту турында уйларга вакыт та булмый. Инде өйне салып бетереп, «уф алла» дип тынычланганда гына Герман сугышы башлана. Әти фронтка китә. Аннан революция. Аннан Колчак, ата­ман Анненков баскыннары, кулаклар фетнәсе һәм, ниһа­ять, дәһшәтле ачлык. Егерме беренче елда, ваба авыруы белән бергә, Идел буе халыкларын кырып салган коточ­кыч ачлык.
  Менә шулай итеп, әнием, килен булып төшкәннән бир­ле, ун елга якын туган бусагасына атлап керә алмый, ата-ана, туганнарын күрә алмый.
  Ниһаять, 1922 елда дөнья бераз тынычлангандай була, игеннәр уңа. Безнең күршедәге Бану әби (ул Түнтәрдән икән) авылына кунакка кайтырга җыена. Моны ишетеп, әнием дә җилкенә. «Сиңа әйтәм, әти-әнине бик сагындым. Бану әбигә ияреп барып кайтыймчы. Улымны да алып ба­рыйм»,— ди. «Сала башлаган өем бар, эшне ташлап китә алмыйм, алайса, Ибрай белән үзең генә барып кил. Өйнен акчасын алданрак сорарлар, юллык сәмән генә бирер­мен», — дип, әти- бу сәфәргә каршылык күрсәтми. Әни юл­га әзерләнә башлый. Күчтәнәчләр ала, аш-су пешерергә тотына. Ә мин инде урамда, дусларым Галәү, Фәйзи, Го­мәрханнарга мактанам:
  — Беләсезме, мин Казанга китәм бит.
  — Шартлатасың, андый еракка сине кем алып барсын?
  — Валлаһи, — дим.
  — Борчак сибәсең, — диләр.
  — Барам дигәч барам, әни белән барам.
  Бу хәбәргә безнең урамдагы барлык балалар шак­катты.
  Чыннан да, ышанырлык хәбәрмени, балтачы Низами­ның улы Казанга барсын, имеш.
  Ә әни инде авылдашларга күчтәнәчкә дип чәкчәк, кош теле, тукач, бавырсак, тагын әллә ниләр, әллә ниләр пеше­рә. Үзе: «Аш-суым бик уңа, юлыбыз, иншалла, уң бу­лыр!»— дип сөенә, очып-кунып йөри. Ару-талуны белми, көтү куганнан алып караңгы төнгә хәтле йөгерә, һаман юлга әзерләнә. Бану әби кереп:
  — Ходай боерса, җомга көн Кызыл Ярга кузгалыр­быз, килен, иншалла,—дип, юлга кузгалу көнен дә бил­геләп чыкты.
  Нәкъ шул көнне әти эштән гадәттәгегә караганда күп соңга калып кайтты. Әни аны капка төбендә үк кар­шылап:
  — Сиңа әйтәм, нигә болай озакладың? Самавырымны өч тапкыр яңарттым, — диде.
  — Яман хәбәр ишетелеп тора әле,—диде әти салкын гына, капка төбендәге бүрәнә өстенә утыра калып, балта­сын бүкәнгә чапты. — Ревкомга барган идем.
  — И...раббым, — әнием коелып төште, — әллә тагын сугышмы?
  — Казаклар тагын фетнә күтәргәннәр. Күкчәтаудан пропускысыз берәүне дә чыгармыйлар, ди.
  Ул төнне әни йокламады, намазлыгын җәйде дә бик озак намаз укыды, елады, пышылдап ниндидер догалар укыды.
  Ул вакытта әле Күкчәтауга тимер юл килеп җитмәгән иде. Казанга барыр өчен әүвәле йөз сиксән чакрымдагы Кызыл Яр каласына барырга, шунда поездга утырырга кирәк иде. Ә менә хәзер анда барыр өчен ВЧКдан про­пуск кирәк. Аны ничек алырга? Менә бит, инде кузгалам дигәндә генә...
  Бер төндә әнием танымаслык булып суырылды, ап- ак булып калды. Күзләре эчкә баткан, иреннәре күгәр­гән.
  Мин дә аптырадым. Әгәр алай-болай Казанга бара ал­мый калсак, малайлар күзне ачырмаслар, «буш куык* дип кенә йөртерләр.
  Әти иртәнге чәйдән соң, гадәттәгечә, алъяпкычын киеп, пычкы-балтасын алмады.
  — Булмаса, Сафага барыйм әле. Ул түрәләр белән та­ныш. Может пропуск алып бирер.
  — Әти, мин дә барам.
  Өчебез дә Сафа җизниләргә киттек.
  Әни нигәдер бик акрын, туктап-туктап кына барды. Җизниләргә килеп җиткәч тә: «Тыным кыса. Менә шушын­да гына утырыйм әле», — дип, ул баскыч төбенә утырып калды. Әти белән мин эчкә, өйгә кердек. Пропуск турында әйткәч үк, җизни торып җиләнен киде: «Әйдә, түрә анда- монда киткәнче, барыйк. Фетнә булгач, алар өйдә утыр­маслар»,— дип, кабаланып чыгып та китте. Олы кызы Рабига: «Мин дә барам»,— дип, әтисенә иярде. Мин урамда бер малайны очратып, кичен далага ат багарга бару турында сөйләшә, киңәшә калдым.
  Мин инде әтиләр турында оныткан да идем. Рабига йөгереп килә, бөтен урамны яңгыратып кычкыра:
  — Сөенче! Сөенче!
  — Нинди сөенче?
  Ул арада Рабига баскыч төбендә утырган әни янына килеп тә җитте, баягыдан да катырак кычкырып, тезеп китте:
  — Апа, апа, сөенче! Начальник, пропуск бирәм, диде!
  — Ә... ә! — Әни сискәнеп күтәрелеп карады, пышыл­дап кына тагын: — Ә... ә,— диде дә, ике кулы белән күк­рәген кысып, авып китте...
  Икенче көнне, җомгадан соң, безнең урамнан күл якка ике олау кузгалды. Алда әни, аның артында Бану апа. Ул — Казанга, әни — зиратка. Зират күл буенда, Кызыл Ярга бара торган олы юл каршында иде.
  Әле менә хәзер дә әнием бу өйнең баскычы төбендә хәл җыеп утыра кебек...
  Чымырдап өшеп киттем, вокзалдан җәяү килеп тир­ләгән идем, инде, кузгалмый басып торгач, тир каткан. Күкчәтауда әле кар төшмәгән икән, шулай да суык, көз­ге кара суык.
  Болыт арасына кереп качкан ай тагын күренде. Туз­ган, кыйшайган иске өй кинәт яктырып: «Нихәл, исән- сау кайттыңмы? Сине күрмәгәнгә байтак булды бит...» — дип, минем белән исәнләшкәндәй булды.
  Кайттым, кайттым, ага-йорт! Үзем дә сизмичә, калын, карт бүрәнәләрне капшый-сыйпый башладым, сагынып кайттым сезне, сабый чак бишегем.
  йорт кинәт юк булды. Дөм-караңгыда калдым. Әллә куркынып, әллә инде туңып дерелди башладым. Нишләп торам соң, шакырга, уятырга кирәк. Тәрәзәгә якынлаш­тым. йөрәгем ярсып китте, кулымны күтәрәм дә, дерел­дәп, шакый алмыйча, кире төшерәм.' Кемнәр тора икән хәзер бу өйдә? Танырлар микән? Ашыгып, каушап тә­рәзәне шакырга үрелгән идем, агач аяк нигездән таеп китте дә тәрәзә яңагына барып сугылдым.
  — Әй, кем анда?
  Әти тавышы.
  — Мин... бер мосафир... кунып чыгарга рөхсәт бул­масмы? '
  Өй эче яктырып китте, кысып куйган лампаның фил­тәсен күтәрделәр. Өстәл янында озын, чандыр бер кеше, ак күлмәк-ыштаннан. Әти! Сәкегә иелде, мөгаен, өстенә кияргә эзли. Йөрәк дөп-дөп итә. Чыннан да, бу минем туган әтиемме?
  — Хуҗа...
  — Ибрай! — Әти кычкырып, тәрәзәдән атылып чы­гардай булып, йөгерә-аксый мин торган тәрәзә ягына килде: — Ибрай... син кайттыңмы?..
  Ул үксеп елап җибәрде.
  4
  Ирек ул иркенлек-тиңлек түгел икән әле. Минем өмет­ләр, язгы гөрләвекләр өстендәге иртәнге юка боз кебек, атлаган саен чатный, челпәрәмә килеп ватыла бара.
  Күкчәтауда рус телендә өлкә газетасы чыга икән. Бер­көнне редакторга кердем, үземнең Казанда республика газеталары редакциясендә эшләвемне, шигырьләр язуым­ны, инде басылып чыккан өч китабым булуын сөйләдем. Редактор, урта яшьләрдәге күзлекле кеше, өстәленә ие­леп, минем сүзләрне «алай икән» дип җөпләп, дикъкать белән тыңлады да, мин сөйләп беткәч, кинәт тураеп, кашларын җыерды:
  — Гафу итегез, бездә сезгә лаеклы эш табылмас,— диде һәм телефон трубкасын алып кемгәдер шалтырата башлады. Бу киде — сүз бетте, китәргә мөмкин дигән ишарә.
  Шәһәр мәгариф бүлегенә барып, үземнең педтехникум тәмамлавымны, пединститутның дүртенче курсыннан ки­түемне әйтеп, башлангыч мәктәптә урын табылмасмы дигән идем. Сап-сары бөдрә чәчле, мөлаем ханым, сөр­мәле кашларын җыерып:
  — Балаларыбыз язмышын без халык дошманнары ку­лына тапшыра алмыйбыз,— диде.
  Бала вакытта бергә ат-ат уйнап, аннан мәктәптә бер­гә укып үскән Нигъмәтулла исемле иптәшем бар иде. Ул хәзер Күкчәтауда заготскотның өлкә конторасында директор булып эшли икән. Бу хәбәрне ишетүгә күңелем яктырып китте, менә кем миңа бер эш табып бирер. Тиз­рәк барып күрешергә, сөйләшергә кирәк. Ул әле минем кайтканымны ишетмәгәндер, югыйсә, әллә кайчан йөге­реп килеп җиткән булыр иде бит.
  Иркенләбрәк сөйләшеп утырырбыз дип, конторасына бармадым, кичне көттем. Аның атасы Фәсхетдин абый да (мин читтә йөргәндә үпкә авыруыннан вафат булган икән) балтачы иде, әти белән бергә эшли иде. Өйләрен дә бергә салганнар иде. Шуның өчен мин аларның өйләрен беләм, Кызыл урамында, чат башында ике бүлмәле, ал­тыпочмаклы өй.
  Бала вакытта Нигъмәтулланы «черки» дип атый идек, тәбәнәк, ябык, авырудан чыкмый иде. Хәзер, өйләрендә каршыма килеп баскач, имәнеп киттем: миннән калку, та­за, хәтта аз гына корсагы да бүлтәеп тора. Әллә ул, әллә башка...
  — Ә, кайттыңмы? Яхшы булган,— диде ул салкын гына, теләр-теләмәс кенә кулын биреп.
  Күрештек. Утырдык. Ул нигәдер, тиз генә аш бүлмә­сенә чыгып керде. Мөгаен, хатынына самавыр куеп җи­бәрергә кушкандыр. Тәмәке тарттык. Инде йомышым турында сүз башлыйм гына дигән идем, аш бүлмәсеннән хатын-кыз тавышы ишетелде:
  — Әй, Нигъмәт, без инде кинога соңга калабыз ич.
  Нигъмәт сул кулын күтәрде, карады — алтын сәгате ялтырап китте.
  — Әйе, әйе, Бибиҗан,— ул, торып, шифоньердан кос­тюмын алып кия башлады.— Ибраһим, син инде гафу ит, без билет алып куйган идек. Бик кызык картина ди бүген.
  Капка алдына чыктык. Нигъмәтулла нигәдер ялт-йолт тирә-якка карады, мина тиз генә кулын сузды, хушланр ты һәм пышылдап кына эндәште:
  — Син инде, Ибраһим, безгә килеп йөрмә, күршеләр бик алама. Мин, наверное, вакыт булса, үзем сезгә ба­рып чыгармын. Сафа абзыйларда торасызмы? Ярый, хуш.
  Ул ашыгып кире өенә кереп китте.
  Үги әнинен йөзе көннән-көн караңгылана башлады. Үземә турыдан-туры әйтмәсә дә, күршеләргә кереп: «Кайтканына өченче ай китте. Эш турында уйламый да, һаман атасының җилкәсен кимерә»,— дип зарлануын ише­тә башладым.
  Нишләргә? Кая, кемгә барырга? Аптыраган. Яна ел, 1948 ел якынлаша, ә мин һаман эшсез.
  Кая гына барып гозеремне әйтмим, паспортымны ка­рыйлар да йөзләрен чыталар.
  Нигъмәтулланы көтеп өметләнгән идем, ул да күрен­ми. Бүтән иптәшләр дә бар иде, берсе-бер килеп хәлне белсәче.
  Әтинең йөзенә карарга оялам. Әни болай да күтәре­леп карамый, кабаклары төшкән. Без җизниләрнең мун­часында торабыз.
  Тик Әшрәф апа гына анда-санда чәйгә чакыра, иске- москыны рәтләп мине киендерә — чалбар, пиджак рәт­ләп бирде, иске тунны кыскартып, «москвичка» ясады, рәх­мәт төшкере.
  Ә мин һаман әле иртә торам да, кайвакытта чәй дә эчмичә, әтидән оялып, урамга чыгам. Буран. Суык. Кая барырга икән бүген?
  Аяклар сау булса, берәр складка йөк ташырга-буша- тырга керер идем. Бүкән башы белән үз-үземне дә әле көчкә йөртәм — атлаган саен көрткә батып, чыгып китә алмыйча җәфаланам бит, коргыры. Кайвакытта бер ишек­тән икенче ишеккә кагылып, «Сезгә лаеклы эш юк!» җа­вабыннан җан өшегәч, өйгә ничек тә соңрак кайтыйм дип, Күкчәтауны урап алган, бала вакытта уйнап йөргән кал­кулыклар артына чыгам, берәр таш куышына ышыкла­нам, уйланам... Нигәдер, Тукайның һаман бер шигырен кабатлыйм:
  Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы...
  Үксеп елыйм. Туйганчы елыйм. Монда, таш куышын­да, суык булса да, аулак — берәү дә күрми.
  Кай көннәрдә зиратка барып, әнием кабере янына утырам да күңелемне бушатам.
  Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,— Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!
  Шулай яңа ел алдыннан беркөнне әти кичке чәйдән сон: «Әйдә, тәмәке тартып керик»,— дип мине ишегалды­на алып чыкты. Анда Сафа җизниләрнең үрәчәле чанасы тора иде, шунда утырдык. Әти янчыгын чыгарып тәмәке төрә башлады. Сизәм, нидер әйтергә тели. Күрәсең, яшь хатыны алдында күңел серен ачасы килми.
  Әти яшь вакытында бик таза булган, көрәшләрдә дә, кабак сугышларында да бирешмәгән. Үзе мәчет салышып йөрсә дә, мәчет ишеген елына ике тапкыр, корбан гаете белән ураза гаетендә генә ачкан. Шуңа, ахры, аны кыер­сытып «Урыс Низами» дип атаганнар. Әмма Күкчәтауда аннан оста балтачы-столяр булмаган. Күкчәтаудагы иң матур, челтәр кәрнизле, өлге тәрәзә капкачлы өйләр — аның эше... Менә шул атаклы оста хәзер тәмәке кабыза, Тәрәзәдән төшкән җиделе лампа яктысында ул бигрәк тә мескен күренә, ябык, арка бөкресе чыккан. Заманын­да аның мыеклары, нәкъ маршал Будённыйныкы сыман, кабарып, колакларына уралып, йөзенә ниндидер бер мә­һабәтлек сирпеп торалар иде. Хәзер инде әнә ул мыек­лар да сәлперәйгәннәр, юкарып, сыланып тора.
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.