🕥 35 minut uku

Колыма Хикәяләре - 09

Süzlärneñ gomumi sanı 4539
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2506
30.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
44.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  — Әйдә, әйдә, такталарны палубага!
  Көч-хәл кузгалып, сәке кырыена хәтле шуышып кил­дем. Кемдер торырга булышты.
  — Ә, син тереме?.. Бир кулыңны,— кемдер сәке өстенә тартып алды.
  Кичкә таба без тагын Мәхмүд белән, бу юлы инде чи­рат буенча, палубага параша алып чыктык. Тик инде яңа мичкә — карамай белән майланырга да өлгермәгән, колак­лары да юк. Төбеннән сүс бау белән элмәкләнгән. Күтәрер­гә җайсыз. Әле бер, әле икенче якка авыша, түгелә. Хәл дә юк. Баскычка куя-куя көчкә алып чыктык.
  Тып-тын. Бөек океан җәйрәп ята, йокымсырый. Әйтер­сез лә өч көн, өч төн шашынып тузынган шторм, унар метр биеклеккә күтәрелгән, корабны йомычка итеп кагып йөрт­кән тау-тау дулкыннар булмаган да. Әмма... үз-үзебезне капшап-чеметеп карыйбыз — бу безме, чыннан да исәнме?
  — Әй, сасыклар, тиз әйләнегез!
  Парашаны көч-хәл күтәреп борт кырыена таба алып киттек.
  Кояш, кып-кызыл кояш, Тын океан эченә төшеп бара. Ә безнең «Джурма», үз артынан ак күбекле койрык кал­дырып, төньякка ашыга, курс — Магадан.
  Линкольн приискасында
  1
  1940 елның көзендә, улакларда су туңып, алтын юу тукталгач, безнең колоннаны Линкольн приискасына кү­черделәр. Колымада Совет заманында Америка президен­ты исемендәге приискамы? Гаҗәп шул. Үзем дә төшенә алмыйм. Ул вакытта, билгеле инде, безнең башта приис­ка исемен төпченү кайгысы юк иде.
  Колонна Томанлыдан төнлә ай яктысында кузгалса да, Линкольнга җиткәнче күз бәйләнә, караңгы төшә башла­ды. Ул арада кар да яварга тотынды. Без, бер-беребезгә кысылып, бушлатларның булыр-булмас якаларын күтәр­дек. Суык.
  Ниһаять, алда, сопка итәгендә, манаралар күренде. Күңелгә җылы булып китте — тиздән барак, бәлкем, кичке баланда да бирерләр...
  Алдан җибәрелгән бригада безгә инде ышанычлы урын — ике рәт чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган, озынлыгы биш йөз, киңлеге ике йөз метр чамасындагы ла­герь да эшләп куйган. Дурт почмакта һәм ике як урта­лыкта манаралары да бар. Анда инде зур ак толыпларга уранып, мылтыкларын безгә таба төбәгән сакчылар да басып тора. Лагерь эчендә бер-берсенә каршы салынган дүрт барак. Әмма, нигәдер, аларның кабыргаларына кар өеп куйганнар. Менә шул инде торагыбыз, без шунда кыш­ларга тиешбез.
  Ләкин анда җитү әле бик мөшкел хәл. Безнең колон­нада ничәмә йөз тоткын. Җитмәсә, барысы да илле сиге­зенче статья белән. Җәзалары да, ким дигәндә, ун ел яки артыграк каты режим. Өстәвенә, һәр мәхбүснең формуля­ры өстенә кызыл кара белән «Аеруча хәтәр!» дип язып ку­елган. Менә шуларның берсен генә югалтып кара — конвой әһеленең башы югалачак.
  Машиналар зона алдына килеп туктауга, алдагысыннан беренче булып конвой башлыгы сикереп төште. Ачулы әмер. Сүгенү. Чинап эт өрү, ыгы-зыгы. Машиналарда бе­рәр генә конвоир калдырып, башкаларын камарга җибәр­деләр. Ул арада манара һәм капка өсләрендәге прожек­торлар кабынды. Конвой башлыгының тавышы яңгырады;
  — Тыңлагыз! Машиналардан төшеп, унардан сафка тезелеп, тезләнергә боерам! Бер адым читкә атлаучылар, качарга омтылучы исәпләнеп, атылачак! Тиз-тиз төшегез!
  Кузгалдык. Көн буенча кысылып, кузгалмый утырудан, суыктан аяклар агач булып каткан. Капылт кузгалып, ал­га омтылуга, атлый алмыйча, бер-беребез өстенә аудык. Машиналарның бортларын ачтылар — карга мәтәлдек.
  — Ууф! Аягым...
  Минем кырыйда гына берәү җан тавышы белән кыч­кырып җибәрде. Борылдым. Скульптор карт Алексей Нико­лаевич икән. Кар өстендә мүкәли, тора алмый. Күтәрим дип бөгелгән идем, җиргә сеңеп китә яздым — аркага при­клад төште.
  — Урыныңа бар!
  Гадәттәге процедура башланды.
  — «А» хәрефләре, өстәл янына!
  Тоткыннар машиналарга фамилияләренең баш хәрефе буенча төркемләп утыртылган иде. Беренче машинадагы- лар, торып, өстәлгә якынлашты да тагын тезләнде.
  — Беоенче номео, өстәл янына кил! Тиз!
  Алдагы рәтнең сул як кырында тезләнгән беренче арес­тант күтәрелде — озын, ябык, әйтерсең лә колга. Аркасын­да нәни генә биштәр. Ул, абына-сөртенә өстәлгә җитеп, үзенең «паролен» кычкыра башлады:
  — Александров Александр Андреевич. 1917 елда туган... Унбиш ел төрмә.
  Конвой башлыгы кулындагы формулярны лагерь вәки­ленә бирде. Капка төбендә тоткынны ике конвоир көтә. Тентү.
  — Бушат биштәреңне!
  Капчык чишелә. Кар өстенә үзе эшләгән агач кашык, консерв банкасы — котелок, иске-москы чүпрәкләр чәче­лә. Бер конвоир шулар өстенә ташлана — актара, һәрбер җөйне капшый.
  — Чишен тизрәк! — дип акыра икенче конвоир.— Мыш­тырдама!
  Җил. Ярма булып кар сибелә. Суык. Тоткын шыр ялан­гач көе кар өстендә сикеренә...
  Сигез йөз арестант менә шулай сират күперен кичә.
  Ниһаять, төн уртасы узгач кына алыш-биреш мәшәка­те очланды. Аннан вахтерлар безне икешәр йөздән бүлеп, баракларга камадылар. Инде, ичмасам, бераз җылыныр­быз дип атылып-бәрелеп керсәк — ис китте.
  Барак дигәнебез киндер чатыр булып чыкты. Тышкы як стеналарга кар өеп чыгуның хикмәтенә дә менә шунда гына төшендек. Җылы булсын өчен икән... Әмма бу чатыр­да җылы дигәннең торуы чамалы иде. Идән — җир. Сте­налар, түшәм-түбә — киндер. Ике як стена буенда ике­шәр катлы сәкеләр (такта урынына урталай ярылган каен бүрәнәләр түшәлгән). Сәкеләр арасында, урталыкта — ишек каршында һәм түрдә — таш өстенә куелган ике ти­мер мичкә. Алар мич хезмәтен башкарачак икән: өстә — морҗасы, алда — утын тыга торган тишеге бар.
  Вахтер һәрбер мичкә берәр кочак утын бирде. Ягып җибәрдек. Озакламый мичләр пешерелгән кысла кебек кызарды. Менә кайда ул дөньяның рәхәте — җылынып туя алмыйбыз. Әле ал, әле арт белән әйләнәбез. Бияләйләрдән, бүрекләрдән көек исе чыга башлады. Яныннан һич китә­се килми...
  Ләкин бу рәхәт озакка сузылмады — өстән тамчы тама башлады. Мичләр чыж-пыж итә. Каралып-каралып китә. Бу күтәрелә. Әйтерсең лә беренче тапкыр ягылган кышкы кара мунча. Мич кызган саен палатка түбәсе өстендәге кар күбрәк эри Тамчы шыбырдый гына. Өске сәкеләрдән түбәндәгеләргә күчтек, ләкин анда да ышыкланыр урын юк. Тышта буран, ә палатка эчендә яңгыр — тып-тып тама.
  Бөтен тирә-як ап-ак томан эчендә. Кояш та, таулар да, кәрлә агачлыклар да — берсе дә күренми. Әйтерсең лә Колыма ак кәфенгә уралган. Шылт иткән тавыш юк. Су­лыш алып булмый — тын кысыла. Суык — ут кебек көйде­рә. Бармаклар бияләй белән бергә катканнар, лом тотарга бөгеп булмый. Баскан җирдә тыпырдыйбыз, юкса аяклар ЧТЗга (Чиләбе заводы тракторының көпчәгеннән укмаш­тырылган резин ботинкаларга) ябышып, катып калачак.
  Борынга төтен исе килә. Ара-тирә томан арасыннан кызыл ялкыннар күренеп кала. Анда — учак. Учак янын­да — конвой. Борын кытыклана. Нинди тәмле ис, көйгән ботка исе! Бер генә кашык шул боткадан авыз итеп, учак янында утырсаң... Кинәт томан ярылып китте, нәрсәдер дөп итте.
  — Александр! Саша! Нәрсә булды?! — Янымда гына шурф казып торган озын егет Александров, ломын кочакла­ган килеш, үзе чокый башлаган шурф өстендә ята. Иел­дем. Йөзе күм-күк. Күзләре калайланган. Тарткалыйм: — Саша, Саша! — Эндәшми. Нишләргә? Учак янган якка ка­рап кычкырам.— Гражданин начальник, кеше үлә!
  — Хөрәсәннәр! Контрлар, ата-бабагызны...— Конвой башлыгы сүгенә-сүгенә килде.— Монда да корткычлык эш­лиләр, кабахәтләр. Менә бит, эшләмәс өчен кырык хәйлә табалар. Ә син аның артыннан сөйрәл,— ул Александрны пимасы белән тибеп этәреп карады.— Каткан, үләксә. Ме­нә, халык дошманы, үлгәндә дә халыкка зыян итмичә үл­ми бит ул, сволочь! — Түрә, ачуланып, арлы-бирле йөри башлады. Мин, юл биреп, арткарак чигендем.— Хәзер ме­нә теләсәң нишлә. Калдырсаң, кичкә хәтле таш булып катачак, җавап бир. Зонага озатсаң, сакчыларның икесен алырга туры килә. Ә монда — күзгә төртсәң күренмәслек томан: контрларның көткәне дә шул гына. Ә син нәрсә, бәбәкләреңне миңа терәп каттың?! — Ул, Александрны ташлап, миңа ябышты.— Сиңа әйтәм түгелме? Шурфны кем казый? Пушкинмы? Яле!
  Ул сугарга дип кизәнгән иде, таеп китте, мин, тиз генә ломны алып, шурфны чокый башладым.
  — Гражданин начальник! — Эш кораллары ташый тор­ган чананы өстерәп, бригадирыбыз Имәнкулов килеп чык­ты.— Менә чана китердем.
  — Ярар. Салыгыз! Зонага!
  Александрны чанага сузып салдык. Бригадир ике тотч кынны чакырып алды. Алар чанага җигелделәр.
  — Кузгалыгыз.
  Бер конвоир алдан, икенчесе — арттан. Егерме өч яшь­лек студент Александр Андреевич Александров китте. То­манга күмелде. Мәңгелеккә...
  Конвой башлыгына чыннан да мәшәкать өстәлде. Ул бригаданы бер түгәрәккә җыйды. Шурфларны участок буе­на түгел, боҗра-боҗра торып казырга боерды. Камау сы­зыгы тагын да якынлашты. Учак җылысыннан аерылган­га, этләр чинап, улап өрергә тотынды. Кызык холыклы кеше бу конвой башлыгы. Әле генә ул мине теләгәнчә сү­геп, сугып егарга омтылган иде, хәзер инде учакларны кү­черергә кушты. Бу эш ярый калды. Кисәүләрне күчергәндә, арлы-бирле йөренеп, учак кабызып, шактый җылынып ал­дык. Җитмәсә, учак тирәсендә бер-ике икмәк сыныгы да табылды. Билгеле инде, аны йөгергән арада кисәүдә җы- лытып-эретеп ашап бетердем. Хәл керде.
  . Учаклар тагын ялкынланып яна башлады. Этләр ху­җалары белән бергәләп ут янына кызынырга утырды. Мин тагын шурф казырга тотындым. Норманы тутырырга ки­рәк бит. Бер караганда — нормасы әллә ни дә түгел — диаметры утыз сантиметр, тирәнлеге бер метрлы шурф казу. Башта мин үзем дә пүчтәк эш дип тотынган идем — юк икән.
  Менә бүген иртәдән бирле азапланам, ә шурфның ти­рәнлеге кырык сантиметрга да җитми. Җир корыч булып каткан. Суккан саен лом зыңлап сикереп китә. Бар көч белән тагын бәрәсең — тагын сикерә. Шулай азаплана торгач кына бер кыйпылчык кителә. Тагын, тагын сугам.
  — Я хода, ни өчен мине болай газаплыйлар?! Ни өчен?!
  3
  Белмим, әллә инде түрәләрнең рәхиме килде, әллә инде кеше җитешмәү — мине «ипподром»га күчерделәр. Монда да кинәнерлек әллә ни юк, шулай да, шурф казыгандагы кебек, смена буена бер җирдә кадалып тормыйсың. Ә Колыма шартларында бу инде ярыйсы ук җиңел­лек.
  Грунт никадәр генә каты булмасын, тоткын шурфны тиешле тирәнлеккә җиткерергә мәҗбүр. Карцер, паектан мәхрүм итү, ору-сугу, һәрхәлдә, тәэсирсез калмый — мәх­бүс я үлә, егыла, я шурфны бер метр тирәнлеккә төшерә. Шуннан соң бу бригаданы башка участокка, тагын шурф- цокыр казырга күчерәләр. Тегендә шартлатучылар килә. 10 е-408 145
  Җир калтыранып китә. Күк күкрәгән сыман гөрселдәү ишетелә. Аннан җир чайкалып, челпәрәмә килеп, күккә атыла.
  Менә шушы тар-мар ителгән грунтның бер кыйпылчы- гын да калдырмыйча җыеп читкә илтеп өяргә кирәк. Шун­да гына бу участок алтын юу сезонына тулаем әзерләнгән булачак.
  Грунтны ташыр өчен махсус чаналар эшләнә. Аларның табаннары бүрәнә. Аркылы агачлар да шул табанлыктан кисеп куелган һәм болтлар белән беркетелгән. Чана өсте­нә ®ч-дүрт кубометр җир сыешлы әрҗә куела. Ул да ка­лын каен такталарыннан җыелган һәм кыршаулар белән тарттырылып ныгытылган. Менә шушы әрҗәле чана «ко- лымашка» дип атала.
  Грунт шартлатылган участоктан өемгә хәтле — боз юл. Аның озынлыгы ике-өч чакрымга җитә. Бу — үзәк юл. Аңа төрле яктагы участоклардан казылып, чокырланып беткән кушма юллар килә. Безнең участок исә — бу үзәк юлның урта бер җирендә. Шулай булгач, безгә колымаш- каны ике-өч чакрымга түгел, аның яртысына гына илтергә туры килә. Бу да ярыйсы ук отыш.
  һәр колымашкада биш тоткын. Өчәү, аркалыкларга җигелеп, алдан тарта, икәү арттан этеп бара. Менә шулай колымашкага җигелеп җир ташу «ипподром»да эшләү бу­ла инде.
  Бүген көн аяз, болытсыз, томансыз. Тәбәнәк, соргылт күктә — өч кояш. Өчесе дә кызгылт боҗралар эчендә. Бу кояшлар гадәттәге кояш кебек балкып, нур чәчми, бик сүрән кызарып кына торалар. Шунлыктан, көн әле иртә булуга да карамастан, әйләнә-тирә эңгер-меңгер, кояш то­тылгандагы кебек шомлы. Үзе болай чатнама суык түгел, кырык-кырык биш градуслар тирәсендә генә булыр. Колы­ма өчен бу күпмени!
  Безнең «бишлек»тә гел яшьләр, кулга алынганчы ком­сомолның җитәкче оешмаларында эшләгән егетләр. Шу­ның өчен безне кайберәүләр «комсомоллар звеносы» дип тә атый.
  Звено башлыгы — Әбҗәлимов Мәхмүт. Аның ярдәмче­се — Николай Васильевич Акимов. Ул Мәхмүткә караган­да шактый таза, имән төбе сыман юантык. Лагерьда аны Поддубный дип йөртәләр. Әйтерлеге дә бар. Берничә тап­кыр егетләр көрәшеп карады, ләкин Николайны егучы бул­мады. Бу бит әле ачлы-туклы йөргән хәлендә. Әгәр туй­ганчы ашатсаң! Звеноның өченче әгъзасы — Ардалион Михайлович Нижегородцев. Буе-сыны белән Николайга капма-каршы. Озын. Ябык. Коры сөяк. Сөякләренең та­ралып китмичә укмашып йөрүенә ис китә.
  Дүртенчебез — Гений Измайлович Республиканец. Гәү­дәгә тәбәнәк, юантык булса да, йөзгә чибәр. Киң маңгай. Тпрән утырган зур, соргылт күзләр. Туры борын. Юка иреннәр. Түгәрәк матур ияк.
  Мөгаен, сезне аның исем-фамилиясе гаҗәпләндерәдер.. Чыннан да артык яңгыраулы бит. Юри үзләштерелгән та­гылма исемдер яки кушаматтыр, дип уйлый күрмәгез. Юк, тегесе дә түгел, бусы да.
  Аның ата-анасы бик иртә ачлыктан үлә. Өч яшьлек малай Казан урамында бер кешесез ялгыз кала. Кемдер аны балалар йортына алып барып бирә. Исеме ничек? Ата­сы кем? Фамилиясе ничек? Беркем белми. Малай — хәл эчендә. Менә шунда, Казан балалар йортында, коллектив­ның гомуми җыелышында, табылдык балага исем кушыла; Җыелыш күпчелек тавыш белән карар чыгара: «Малай­ның исеме — Гений, фамилиясе — Республиканец булсын. Татар баласы булуы күренеп торсын өчен, атасы исемен Измайлович дип куярга».
  Озакламый бу балалар йорты, ни сәбәптәндер, тара­тыла. Гений Республиканецны Беренче укчы татар полкы үзенә балалыкка ала. Ул шунда тәрбияләнә, үсә, мәктәпкә укырга йөри башлый. Ниһаять, полк улы Гений, югары белем алып, зур тормышка аяк баса. Башта ул Татар ака­демия театрының директоры булып билгеләнә. Анда бер­ничә ел эшләгәч, Гений Измайловичны Татарстан культу­ра идарәсе башлыгы итеп тәгаенлиләр.
  1936 нчы елда Казанда Владимир Ильич Ленинның мемориаль музеен оештыру мәсьәләсе күтәрелә. Бу аеруча җаваплы һәм әһәмиятле эшне — музей оештыруны кемгә тапшырырга соң? Шобага Республиканецка төшә. Чөнки ул инде башка оешмаларда да үзен оештыру эшләренә сә­ләтле, армый-талмый эшли белүе белән таныткан була. Гений Мәскәүгә Надежда Константиновна янына китә. Владимир Ильичның гомер юлдашы Республиканец кан­дидатурасына бик риза булуын белдерә һәм мөмкин бул­ган кадәр ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә. Республиканец зур дәрт, куаныч белән юлбашчыбызның Казанда торган ел­ларын, беренче революцион адымнарын җанландырып, яңа буын күз алдына бастыру эшенә бирелә. Музейда яңа- дан-яңа экспонатлар, документлар барлыкка килә. Ләкин бу әле аз, бик аз. Ульяновлар гаиләсе торган йортны нәкъ 1884 елгы хәлгә китерү, шул вакыттагыча җиһазлау сора­ла. Ә вакыт аз. Октябрьнең егерме еллыгына өлгертергә кирәк. Шул көнне музейның ишекләре ачылырга тиеш! Гений көне-төне йөгерә, эзли, ашыга.
  1937 елның җәй уртасында Республиканец Мәскәүдән, Крупскаядан телеграмма ала. «Музей оештыру эшләре буенча тиз арада миңа килүегезне үтенәм. Н. Крупская». Гений шул көнне үк вокзалга йөгерә — билет алып вагонга кереп утыра. Поезд кузгалыр алдыннан гына купега НКВД вәкиле кереп, Республиканецны «бер генә минутка» комен­датурага кереп чыгарга чакыра... 8
  Беренче колымашканы тырышып, түбәсеннән өеп төя­дек. «Ипподром»да норма — участок. Менә шушындагы тар-мар ителгән грунтны җыеп, тазартып, өемгә ташып бе­терергә кирәк. Алданрак эшне бетерсәң, учак ягып, ут, янында җылынырга рөхсәт ителә. Мондый рәхәткә кем өметләнми соң?
  Мин, звенога яңа килгән кеше булганга, гадәт буенча урта аркалыкка җигелдем. Уңда — Мәхмүт, сулда — Ни­колай. Арттан колымашканы Ардалион белән Гений этә.
  — Бер, ике, өч, киттек!
  — Яле, тагын бер!
  Ә колымашка урынында. Биш арестантның җан-фәр- ман тырышуына, этүенә ул «эһ» дә итми, кузгалмый.
  — Болай булмый, егетләр,— Мәхмүт аркалыктан чы­га,— табаннар бозга каткан. Ломнарны алып кырыйдан, астан күтәрегез әле. Әйдәгез, бергәләп, взяли!
  Менә бит бәла, колымашкапы боздан һич кубарып алып булмый. Өстерәп килгәндә табаннар кызган, туктагач боз­га ябышып катканнар. Хәзер лом белән дә каерабыз, би­шәүләп җилкәләрне куеп этәбез. Кузгалмый бит, ләгънәт төшкере! Ахырда, бик озак азаплана торгач кына чана кузгалды. Аркалыкларга җигелеп тартып киттек... Колы­машка чинап, сыкрап көчкә-көчкә генә бара. Иң читене — менә шушы тыкрыктан чыгу, ә төп юлга эләксәң, боздан җиңелрәк шуа.
  Чыктык. Ыгы-зыгы — шәһәр урамындагы сыман. Уң яктан грунт төялгән колымашкаларны өемгә этеп-тартып баралар. Сул яктан буш колымашкалар кире кайта. Кыч­кыру. Сүгенү. Мәхшәр.
  Үзәк боз юл барган саен сөзәкләнеп үргә күтәрелә. Очына барып җиткәндә син инде биек, ясалма тау өстендә буласың. Аста — яр. Менә шунда җиткәч, колымашканы кырые белән борып, йөкне аударасың. Тотып калмасаң, чана үзеңне дә өстерәп алып төшеп китәчәк. Ә инде тү- -бәндә — җәһәннәм чокыры! Юл туктаусыз үргә менә, шу­ның өчен монда гел арттан этеп, сакланып барырга кирәк. Югыйсә, колымашка ычкынса, туктатам дип уйлама. Ул, үз авырлыгы белән басып түбән очачак.
  Безнең аяктагы ЧТЗлар бозланып каткан, тимераяк ке­бек шуа, бер урында басып торып булмый. Без алга ом­тылабыз, аяклар артка китә. Бер урында таптанабыз шу­лай. Аптырагач, бүтәннәргә юл биреп, колымашканы чит­кә чыгарып туктаттык. ЧТЗларны лом белән суккалап, бозларын ватып җиңеләйтеп алдык. Тагын юлга төштек. Аяклар инде таймый, бар көч белән тартабыз. Бара. Тиз­рәк! Ашыгабыз. Участокны тазартып бетерергә кирәк бит. Учак янында җылынуы нинди рәхәт!
  Кинәт өем янында шау-шу күтәрелде. Кычкырулар! Оүгенү! Нәрсә булган? Күтәрелеп карарга өлгермәдек, алдыбыздан барган колымашка, бар грунты белән чигенеп килеп, безнең колымашкага бәрелде...
  Кайбер кешеләрне бәхет дигәнең үзе эзләп таба. Менә архитектор Алексей Николаевичны алыйк. Линкольнга килгән көнне ул машинадан егылып аягын сындырган иде. Шуның аркасында кышның иң зәһәр суыгында өч ай рә­хәтләнеп авырулар чатырында ятты. Инде аннан гына чыккан иде, безнең палаткага кизү итеп куйдылар. Моңа кадәр Колымада ишетелмәгән, булмаган хәл бит, илле си­гезенче статьялы кизү булсын, имеш. Иң шәп вазифа ич бу лагерьда. Аны бары чын җинаятьчеләр генә башкара. Бүтәнчә булуы да мөмкин түгел. Кизү торучы тәүлегенә еч тапкыр конвойсыз гына гомуми зонага чыга. Мәсәлән, иртә белән ул чатырдагы тоткыннар саны буенча паек алып кайта. Ничек кенә әйтмә, икмәк тураган җирдә сынык-са- нык төшмичә, валчык коелмыйча калмый. Кизү менә шу­лерны җыеп ашый ала. Төш вакытында ул ашханәгә ба­ландага бара. Болариы безгә караганда яхшырак ашата­лар. Аларның өстәлендә балык башлары, эчеп бетерелмә­гән баланда да кала. Аларны да җыеп ашарга була бит. Кич белән тагын ашханәгә...
  Кизүнең эше дә — оҗмах рәхәте. Тышта илле-алтмыш градус суык, ә ул чатырда, мич янында без җилкәгә салып ташыган утынны яга. Төнлә инде аяк киемнәрен, чолгау­ларны киптерә. Көндезен — иске-москыны ямый, пима, ЧТЗны төпли яки, чүпрәк тапса, бияләй тегә. Бияләйне са­тып, өстәмә бер паек яки бер-ике төрем тәмәке алырга бу­ла. Тоткынга тагын нәрсә кирәк?
  Дөрес, бу урында Алексей Николаевич түгел, башка берәү булса, аны почмакка кысып яки аерым бүлеккә ча­гып күздән җуярлар иде. Ә Алексей Николаевичка һичбер арестант үчекми. Аны барысы да ярата.
  Ул үзе болай буе-сыны белән әллә нн күзгә ташланыр­лык кеше түгел. Тәбәнәк. Ябык. Җитмәсә, аз гына бөкресе дә бар. Бите озынча. Аны тагын да озынайта төшеп ап-ак кәҗә сакал сузылып төшкән. Яше — җитмешләр тирәсендә булыр. Әмма шуңа карамастан, бик хәрәкәтчән, тынгысыз карт.
  Ул һич тик тормый, һәрвакыт үзенә бер эш таба. Ча­тырда берәр тоткын авырый икән, аның янында, һичшик­сез, Алексей Николаевич. Компресс куя, яфраклар кайна­тып чәй эчерә. Берәү өметсезлеккә бирелеп баш күтәрми ята бдшласа, безнең карт аңа да җитешә — көлә-көлә эчең катарлык мәзәкләр сөйли яки утыз ел төрмәдә-коеда утырган атаклы испан язучысы Сервантес һәм бүтәннәр.
  турында гәп башлый. Мәхбүс үзе дә сизмичә күтәрелә, тернәкләнеп китә.
  Күптән түгел ул бетен баракны шаккатырды. Хәйран калдык. Эштән кайтсак, аш өстәлендә ак һәм кара шахмат фигуралары, парадтагы сыман кара-каршы тезелеп тора­лар. Менә кызык. Буш вакытларда чиратлашып уйный баш­ладык. Күңелле. Уен кызыгына бирелеп, кайда икәнеңне дә онытасың. Ара-тирә бригадалар арасында, аннан ча­тырлар арасында турнир да оештырырга керештек. Әмма бу күңел ачу озакка бармады. Чираттагы тентүләрнең бер­сендә шахматларны табып мичкә яктылар. Безнең чатыр өч тәүлек карцер режимына куелды.
  Тик Алексей Николаевич бирешми. Тагын да кызыграк яңалыклар уйлап таба. Шуларның берсе тагын бөтен ла­герьны куандырды, әмма аның да соңы фаҗигале булды.
  5
  Сезнең йолдызлар тавышын ишеткәнегез бармы? Мө­гаен, юктыр, чөнки аларның сөйләшкән тавышлары бары төньякта гына ишетелә бит. Тыңлап карагыз әле, алар хә­зер менә минем янда сөйләшәләр.
  — Тып-тып! Тып-тып!
  Ишеттегезме, ә бит минем янда беркем юк. Күктә кал­тырап торган йолдызлар һәм ярты ай. Ай сөйләшми. Ул ялгыз. Ә йолдызлар, күрәсезме, алар никадәр! Әйтерсең лә күк йөзенә алмаз кыйпылчыклары сипкәннәр. Менә шул куштаннар кызлар кебек пыш-пыш киләләр, серләрен бү­лешәләр:
  — Пып-пып! Пып-пып!
  Бер урында басып торып булмый, суык. Авыз-борын­нан чыккан сулыш — пар бөртекләре һавага таралып китә алмыйча зәһәр суыктан шартлыйлар: «пып-пып». Шушы тавышны якутлар «йолдызлар тавышы» диләр. Менә бүген дә шундый, йолдызлар сөйләшә торган суык кичләрнең берсе. Эш бетте. Ә зонага һаман кайтармыйлар. Торган саен суык көчәя. Әллә инде зәмһәрир учакларына утын өстиләр. Ялкыннары бөтен тәнне ялап, көйдереп ала. Бер урында сикерәбез. Ниһаять, тилмереп көткән боерык: «Те­зелегез!» Зонага йөгерәбез. Ян яктан этләр дә юырта. Өр­миләр. Колаклары салынып төшкән. Баскан саен кар шы­гырдап китә. Сулыш тыгыла. Тын алып булмый. Яндыра. Керфекләрдә — боз. Борын агара. Авыз корышкан. Атла­ган саен абынабыз. Конвой сүгенә, акыра, егылганнарның аркасына — приклад. Йөгерәбез.
  Көчкә генә зонага килеп җиттек. Ярый әле яхшы де­журный туры килде. Тентеп маташмады, тиз генә санады да капканы ачты.
  Үзебезнең палаткага якынлашкач, гаҗәпләнеп туктап калдык. Бу пи бу? Кайдан килеп чыккан соң монда Төнь­як шаһзадәсе! Туңуыбызны онытып, аның тирәсендә әйлә­нә башладык. Гаҗәп! Зона эчендә, безнең чатыр алдында, тармаклы мөгезләрен артка ташлап, башын югары күтә­реп, һава иснәп, мәһабәт болан басып тора.
  — Карагыз әле, иптәшләр,— диде Алексей Николае­вич, кичке баланданы чөмереп бетереп, шау-шу басыла төшкәч,— әгәр дә вахта капкасыннан чатырларга килә тор­ган юлга аллея эшләсәк, ничек булыр?
  — Нинди аллея тагын? — Аптырашып калдык. Әллә инде карт саташа башладымы?
  Палатка эчендә, бомба шартлаган төсле, ха-ха-халап көлу күтәрелде.
  — Туктагыз! Туктагыз әле! — Карт, кулларын селкеп, ачулы кыяфәт белән кычкыра башлады.— Нигә көләсез, мин сезнең белән киңәшергә телим бит.
  — Иң яхшысы: бер чүмеч баланданы ничегрәк артык чәлү турында киңәшик.
  — Баланда! Баланданың җитмәгәнен мин үзем дә бе­ләм. Ул — корсакка. Күңелгә дә азык кирәк бит...
  — Баш катырма әле, корсак буш булгач, күңел күзе лә сукырая.
  — Әйдә, Алексей Николаевич, сөйлә әле.
  — Мин кардан, су сибеп катырып, төньяк хайванна­рының сыннарын эшләп куярга уйлыйм.
  — Әйбәт ич, нигә эшләмәскә?
  — Әйе, әйбәт булыр иде. Ләкин...— Мин икеләнеп кал­дым.— Аларны эшләргә байтак кар кирәк булыр. Аны кайдан алабыз? Зонадагы карны инде эчеп бетереп килә­без ич.
  — Менә шуның өчен дә сезгә эндәшүем.
  — Булмаса, болай итик,— диде бригадирыбыз Зариф Имәнкулов.— Ягарга ботак-санак алып кайтабыз бит. Икенче култыкка кар-боз кантары кыстырыйк.
  Бу эшкә күрше чатыр тоткыннары да кушылды. Зона бер, урам бер. Аллея да бер булачак бит. Имәнкулов бу турыда лагерь һәм конвой башлыкларына әйтеп рөхсәт алды. Алар өчен дә кызык бит, зонада — җанварлар ал­леясы.
  Шулай итеп, кич белән эштән кайтканда, җилкәгә бо­так-санак күтәрсәк, култык астына кар яки боз йамарла- мын кыстыра торган булдык. Ил төкерсә, күл була, диләр бит, аз-азлап ташысак та, чатырыбыз алдында кар-боз өеме көннән-көн үсә башлады. Алексей Николаевич эшкә тотынды. Төнлә ул кизү вазифасын башкара: — мичкә яга, аяк киемнәрен, чолгауларны, бияләйләрне киптерә, ә көн­дезен, палатканы тиз генә себереп-тазартып чыга да, сын эшләргә керешә. Баланда, паек алып кайтып өләшкәч — тагын шул эшкә.
  Башта Алексей Николаевич карны палаткага кертеп, тагаракка сала да су коеп изә. Аннан ул бу измәне өстәл­гә алып, камыр әвәләгән кебек әвәли, өя. Кар өеме акрын­лап сын рәвешенә керә башлый Баш, койрык, аяклар бар­лыкка килә. Бәйләүче, ныгытучы материал итеп таяк, чы­бык-чабык, чүпрәк-чапракны да файдалана. Менә шушы хәлендә сын чатыр алдына чыгарыла. Ул анда шыкырдап ката. Шуннан соң инде скульпторның төп эше башлана. Җанварга «кием» киендерергә, күзләрен ачарга һәм тик аңа гына хас бер хәрәкәттә — позада туктатып калдырыр­га кирәк.
  Төньяк җанварлары, кошлары күбрәк ак төстә — буяу кирәкми. Ә менә боланнар, пингвиннар һәм башкалар өчен соргылт, кара төсләр кирәк ич. Оста аптырамый. Аллага шөкер, корым бар, көл бар...
  Алексей Николаевич, консерв банкасына борын куеп, комган сыман бер савыт эшләп алган. Менә шушы «тыл­сымлы» комган бөтен сыннарга җан иңдерә. Комган эчен­дәге су кирәк икән кара, кирәк икән соры була. Менә шул хикмәтле су сын өстенә бөркелә. Көн — суык. Сын өстенә сибелүгә, су бөрчекләнеп катып кала. Менә шул рәвешле тире-йон, каурый барлыкка килә. Барлыкка килә, дип әй­тергә ансат. Ә чынында — михнәт.
  Сыннарны «терелтү» эше, иң нечкә хезмәт тышта эш­ләнә. Ә суык кырык биш-илле градустан да ким түгел. Менә шунда су белән, кар белән сәнгать әсәре тудырып кара! Берничә көн ул, кулына кашык та тота алмыйча, балан­даны савыт читеннән чөмереп кенә йөрде — бармакларын өшетте. Ләкин аңа карап, карт эшен ташламады. Каяндыр балык мае табып, бармакларын майлап, чүпрәк белән урап, тагын үзенең «остаханәсенә» чыкты.
  Бу эш ике айдан артыкка барды, һәм, ниһаять, яңа елга — 1940 елның утыз беренче декабренә — «мәрмәр сыннар аллеясы» әзер булды.
  Бәйрәм бәйрәм инде ул — әзерлек кирәк. Тоткын да аңа әзерләнә. Бер ике көн кала гына түгел, бер ай ал­дан.
  Безнең түлеклек рацион: биш йөз грамм икмәк. Иртә- кичен берЪр чүмеч (ярты литр) баланда. Төшкегә баланда һәм ярты чүмеч арыш камырыннан чумар. Чумары эләк­сә, бик яхшы, күбрәк чумар суы гына була. Менә шушы ризыктан соң илле-алтмыш градус суыкта унике сәгать буе лом белән чуер җирне чокырга яки колымашкага җигелеп грунт ташырга — норманы тутырырга кирәк. Паекны тил­мереп көтәсең, инде кулыңа тигәч, ашаганыңны тоймый да каласың — әллә булды, әллә юк. Корсак һаман буш, һаман сорый... Тагын көт!
  Менә шушы паектан бәйрәм өлешен дә чыгарырга ки­рәк. Кирәк! Бәйрәмдә, Яңа елны каршылаганда, ичмасам бер туйганчы ашарга. Ә ничек? Ничек булса да! Декабрь башлану белән без, авызыбыздан өзеп, берәр кыйпылчык- ны үзебездән үзебез яшерә башладык. Кая яшерергә? Ул икмәк кыйпылчыкларын чатырда калдыру һич мөмкин тү­гел, аны шундук «сугалар». Кая? Кечкенә янчыкка сала­сың да, күзне йомып, бушлат кесәсенең иң төбенә төшереп җибәрәсең. Юкса — кул калтырый, күз йотып алырга то­ра. Шулай итеп, янчык иң ышанычлы җирдә — кесәдә. Йөргәндә, утырганда, бөгелгәндә ул тәнгә бәрелеп кытык­лый. Авызга су килә. «Бер генә бөртек, бер генә валчык­ны алып кап инде! Рәхәтләнеп китәрсең. Хәл йерер!» — ди шайтан нәфес, вәсвәсәли. Кайвакытта үз кулыңны үзең кесәдә бурлыкта тотасың. Кулны тартып аласың да ачу­дан сикереп торып колымашкага җигеләсең.
  Яңа елга әзерлектә мин башкалардан уздыра төштем. Әйтмәгәнем булсын: конвой башлыгы ничектер миңа рә­химлерәк карый. Анда-монда йөгерергә, чыбык-чабык җы­ярга, учак ягарга булса, миңа куша. Мин инде хәл кадә­ренчә җитез, йөгереп эшлим. Учак та тиз кабына, утын да ярыйсы була. Менә шул чыбык җыйган арада куаклык­та яфраклар очрый. Мин аларны кесәгә, кесәгә. Палатка­га кайткач киптерәм. Менә дигән чәй.
  Утыз беренче декабрьдә, эштән кайту белән, безнең чатырларның ишегенә йозак салдылар. Этләрне зона эче­нә җибәрделәр. Саклык. Кем белә, монда гел «илле сигез­ләр» ич. Яңа ел алдыннан аларның әллә нинди усаллык эшләүләре дә мөмкин.
  Төн. Барак тирән тынлыкка чумды, һәр тоткын сәке­дә — үз урынында. Кайсы яткан, кайсы ярым кыйшайган, кайсы сәкедән аякларын төшереп, башын иеп утырган. Тып-тын. Йоклыйлар. Юк. Мондый төндә йокларга мөм- кинме соң? Алда—1941 ел... Ул мәхбүсләргә нәрсә алып киләчәк? Амнистия? Яңа срок? Ирек? Кабер?
  Тоткын уйлана. Башы чатный, ярыла яза. Уйлана.
  ...Төрле ашамлыклар, эчемлекләр белән тулы өстәл. Шат күңелле, якты чырайлы дуслар. Балалар. Ата-ана- лар. Хатының...
  — Даң-доң!
  Сәгать уникене суга. Өстәл янындагы кешеләр барысы да аягүрә басалар. Шешәләр ачыла. Бокалларда янып тор­ган шәраб.
  — Яна бәхет, яна шатлык өчен...
  — Шак-шок!
  Тоткын сискәнеп айнып китә, тәмле уйларыннан ае­рыла.
  Ишектә конвой.
  — Ятыгыз, үләксәләр, нәрсә көтәсез? Отбой!
  6
  Иртәгесен, яңа ел көнне, каравыл башлыгы үзе килеп ишектәге йозакны ачып, иртәнге тикшерү-барлауны үткәр­гәч, лагерьга чыгып йөрергә рөхсәт итте.
  Әкият кебек матур көн. Ашыкмыйча, калгып кына тәң­кә кар ява, әйтерсең лә күктән йолдызлар коела... Алар күзләрне чагылдырып җем-җем итәләр.
  Караңгы, тынчу палаткадан чыгуга, күз чагылып, баш әйләнеп киткән иде... Хәзер инде сулап туеп булмый — сал- кынча хуш ис! Гаҗәп икән ул яңа явып торган тәңкә кар исе — шәраб эчкән кебек тәмле исертә, тәнгә егәр өсти, дәрт өсти. Бар кайгы-хәсрәтең онытыла.
  Барыбыз да аллеяга атладык. Юлның ике ягында метр биеклегендәге мәрмәр нигезләр... Алар өстендә — тундра­ның гүзәл җанварлары, кошлары. Каядыр ашыгып бар­ган очкан җирдән алар монда бик азга кына ял итәргә туктаганнар, кунганнар.
  Вахта капкасыннан килгәндә сезне беренче булып бо­лан каршылый. Ул, чабып барган мизгелдә, кинәт сагаеп туктап калган. Зур, тармаклы мөгезләр артка ташланган, колак шәм булып торган. Аның каршында арт аякларына басып, тундрага хәйран калып карап торган ак аю. Аннан төлке, бүре, шакал, куян, пингвин, акчарлак, морж...
  һәрберсе үзенә генә хас рәвеш алып тукталганнар. Без­нең белән танышырга килгәннәр, хәзер-хәзер күтәрелеп юк булырлар кебек... һәммәсе дә үз зурлыгында, үз тө­сендә.
  Кар һаман ява. Йолдызлар коела. Ул йолдызлар постаментлар өстенә, аларга басып торган сыннарның иңе­нә куналар һәм тылсымлы бер нур белән балкыйлар. Га­җәеп матурлык.
  Арестантлар аллея буенча акрын гына әле вахтага, әле палаткаларга таба атлый, сыннар алдында туктап кала. Нинди матур, нинди гүзәл бу дөнья!
  7
  Бу аллея лагеребызны җылытып, яктыртып җибәрде. Җанварлар, кошлар иртә белән безне эшкә озатып кала, ә кичен алар, ерактан үрелеп карап, безне каршы ала. Без ашыгабыз, әйтерсең лә анда безне туганнарыбыз көтә. Аена бер була торган ял —мунча керү көнендә лагерьда­гы барлык тоткын шушы аллеяда була.
  Берәүләр кайчандыр, кайдадыр күргән зоопаркны искә ала, икенчеләр үзләренең ау маҗараларын хәтерләп-сөй- ләп, тыңлаучыларны көлдерә, ә өченчеләр, сынга табыну­чылар кебек, тукталып, башларын иеп торалар.
  Мин үзем дә, аз гына буш вакытым булды исә, аллея­га чыгам. Озак, бик озак карап торам бу салкын, әмма күңелгә бик җылы сыннарга. Еракта, Тын океан артында, тайга артында, казакъ далаларында калган туган Күкчә- тавым күз алдыма килә минем. Дөнья нинди зур, нинди гүзәл. Анда хайваннарга, кошларга урын бар. Ә кеше­ләргә? Ә кешеләргә нигә тар бу киң дөнья?
  Мин үзем ешрак болан алдына килеп туктыйм. Нигәдер ул мина бик якын. Аның белән сөйләшәм, иң яШерен, изге серләремне бүлешәм. Уйга, хыялга батам... Менә шушы боланга атланып иреккә, туган җирләргә очсаң иде, Анда барып җитәр өчен ничәмй-ничә диңгезләрне, ничәмә-ничә тауларны, кара-караңгы урмайнарны кичәргә кирәк бит. Озын юл. Авыр юл. Куркыныч юл. Сиң абынмассыңмы? Син арымассыңмы, толпарым? Юк! Юк! Син бит бар җан­варлардан түзем, бар йөгерекләрдән йөгерек. Мин ыша­нам сиңа, җанварым. Оч, алып оч мине, толпарым, туган якларга!
  8
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.