- 11nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Мәхәббәттән Җырлар Кала (Кыскартып алынды)
🕥 34 minut uku
Колыма Хикәяләре - 07
Süzlärneñ gomumi sanı 4480
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2283
34.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
— Сезнең җәйге таңда сандугач сайраганын тыңлаганыгыз бармы? Гаҗәп бит ул. Никадәр моң! Никадәр виртуоз маһирлек. йөрәк эри... Күңел дулкынлана, ташый. Онытыласың, илаһи бер диңгездә йөзәсең. Барлык кайгыларың онытыла. Шатлык били сине. Менә шундый сихерле моң ул таң алдындагы сандугач сайравы. Минем Зифам да шулай җырлый, сандугач булып сайрый. Менә нинди җырчы ул минем Гөлзифам.
— Бераз арттырмыйсыңмы? — Ардалион әйтеп тә бетермәде, Гений — аның колак төбенә шап бар көченә... Селедка Ардалион шундук авып китте. Без ни әйтергә, нәрсә эшләргә дә белмичә калдык — кайсын әрләп, кайсын якларга?
Гений кызарып, еларга җитешеп урыныннан торды да тәрәзә янына барып басты.
— Генка, гафу ит, мин бит шаярып кына... Зифа Ба- сыйрованың чыгышларында мин булдым, яхшы җырлый. $ син шундук колакка. Әле дә авырта,— Ардалион, кып- кызыл булган колагын сул кулы белән каплап, уң кулын Республиканецка сузды: — Әйдә килешик. Бигрәк кызу /канлы икәнсең.
Республиканец кулын бирмәде, кискен бер хәрәкәт белән борылып, ашыгып атлап, камераның икенче башына китте. Үзе мыш мыш килә.
Могҗиза булмый диләр. Юк, була икән. Үзем күрдем, ышандым. Менә үзегез чамалап карагыз әле: бу хәл могҗиза түгелме? Нәкъ менә шул төнне изрәп йоклап киткән генә идем, кемдер тарткалый:
— Тор әле, тор тизрәк! Әнә, ишетәсеңме, ул җырлый.
— Кем? Кайда? Җылый?
— Юләр! Еламый, җырлый... Тор инде.
Торып утырдым. Иптәшләр дә торып караватларында утыралар. Каяндыр ерактан җыр тавышы ишетелә — татарча моңлы җыр. Бик-бик ягымлы хатын-кыз тавышы:
Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай, Аерылышу көен җырлады.
Тынга калды урман буйлары да, Рамай, Чишмәләр дә акмый тыңлады...
— Уф алла,— Гений тавышланып көрсенде,— Зифа... Зифа җанкисәгем җырлый бит.
Төрмә ныгытмасы аръягындагы шәһәр мәйданына куелган репродуктордан искиткеч моң-зар түгелде.
— Акрын... Тавышланма инде...— Мәхмүт, үрелеп, Ге- наның күлмәгеннән тартты,— дежурныйны китерерсең.
Ә җыр, аз гына тынып-өзелеп торды да, мөгаен, Зифа анда, ерак Казанда, радиостудиядә күкрәгенә күбрәк сулыш алуга, тагын канат какты:
Сәхраларга чыгып бер сызгырдым, Рамай, Чапкан печәннәрем кипсен, дип.
Безне генә кемнәр каргады икән, Рамай, Гомерләре аерым үтсен, дип.
Гений бер торды, бер ятты — иңрәде. Ә җыр моңлы, көр тавыш аның саен үсте.
Агыйделкәйләрнең яры биек, Рамай, Күренеп тора Казан каласы.
Шушы аерылудан күрешә алмасак, Рамай, Гомерлеккә йөрәк ярасы.
Камера эче моң белән, нур белән тулды. Генаның гына түгел, минем дә, билгеле инде, камерадагы башка иптәшләрнең дә күзләренә яшь тулды. Кайнар яшь. Сагыш. Үзем уйлыйм: Гена бәхетле. Бәхетле! Аның сөйгән яры бар. Ул аны онытмый, сагына. Өметләнә. Чакыра. Көтә. Сөйгәненең илаһи тавышы Себергә, Тубылга, безнең каме- рага хәтле килеп җитте... Ә минем кемем бар? Бердәнбер ышанычым Зәйтүнә хәзер мине чаккан елан кочагында.
Гений иңрәп идәнгә төште.
Җыр өзелде.
Йозак шалтырады. Чинап, камераның авыр тимер ишеге ачылды. Бусагада — баш надзиратель һәм дежурный. Йөзләрендә кан әсәре юк. Иреннәре дерелди.
— Бу нинди фетнә?
— Гражданин надзиратель,— Гений ишек төбенә килеп басты, тотлыкты.— Гражданин... на...чальник... минем хатыным җырчы... Ишеттегезме?
— Камера өч тәүлеккә карцер режимына утыртыла! — диде баш надзиратель, бар тавышына акырып.— Иртәгә иртәнге ашны бирмәгез.
Ишек шалтырап ябылды. Гений иңрәп, үксеп урынына егылды.
5
Башта, кизү торучы надзиратель әйткәндә, бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белми аптыраган идек.
Хәзер менә бишебез дә өстәл янында утырабыз, һәр- беребезнең алдында бер табак ап-ак кәгазь һәм карандаш. Инде елдан артык кулларыбызга тотканыбыз юк иде төрмә өчен куркынычлы бу коралны.
Камера эче тып-тын. Хәтта бер-беребезнең сулыш алуын да ишетәбез. Кул дерелди. Башта уйлар, уйлар, уйлар! Ничек башлап китәргә, нәрсә язарга, нәрсәне калдырып торырга? Рәхәтләнеп күңелне бер ачып җибәрәсе, анда җыелган барлык аһ-зарны түгәсе иде. Ярамый! Ярамый! Ә нәрсә турында гына язарга соң алай булгач?
Әнием әле мин бала чакта ук үлде. Шуның өчен хатны әтигә язам. Менә инде ике ел дигәндә беренче хат. Бу хатны алуга ничек куаныр әткәем. Барлык туганнарга йөгереп йөреп, хатны күрсәтер. Бер көн эчендә бөтен Күкчә- тау исән булуымны ишетеп сөенер.
— Ибраһим, кара әле,— Мәхмүт, хатын язып бетереп, миңа борылды.— Син ничек уйлыйсың, бу хат Казанга ничә көндә барып җитәр икән, ә? Апама яздым, әнкәем күптән үлде бит.
— Ничек әйтергә, минемчә, берәр атна үтәр.
— Нигә бер атна? — Ардалион, хатын борын төбенә китереп (ул начар күрә, калын пыялалы күзлек киеп йөри) кабат укый-укый, сүзгә катышты: — Нигә атна? Атна озак. Әйтик, Тубылдан Төмәнгә бер көн. Аннан поезд белән.,.
— Җүләр.— Николай, язудан туктап, башын күтәрде: — Син әле һаман иректәге сыман уйлыйсың. Бу төрмәдә бер генә камера түгел... безнең камера гына туксан алтынчы, исәпләп кара.
— Син, Николай, артык пессимист.— Ардалион, хатын өстәлгә куеп, кызып бәхәскә ташланды, үз фикерен өскә чыгарыр өчен кычкыра башлады: — һәр нәрсәгә кара күзлек аща карыйсың!
— Ә син ал күзлектән, әйеме?
— Мин... мин,— Ардалион тотлыга башлады, чак кына күзлеге төшеп китмәде, тотып калды.— Мин бик реальный карыйм. Бу хатлар биш-алты көндә адресатлар кулында булачак. Нигә дисезме? Бу төрмәдә хатны камералар чират буенча язалар. Без, мөгаен, иң соңгылардан.
Форточка ачылды:
— Я, хатларны, карандашларны бирегез.
Николай хатының читенә бер-ике сүз язды да надзирательгә сузды.
Мин дә хатны, карандашны бирдем. Республиканец алпан-тилпән килеп, дежурныйга хатын сузды да кире тартып алды:
— Гафу итегез, улыма сәлам язарга онытканмын.
— Җитәр! Вакытыгыз тулды, сәламне киләсе айда әйтерсез.
Надзиратель карандашларны санап, кисеп алып кыс- картмаганңармы дип тикшереп, бер-берсенә куеп үлчәп алды да форточканы шап иттереп япты.
— Беләсезме, егетләр, мин Гөлзифага үткән төндә радиодан аның тавышын, моңлы җырын ишетүемне яздым. Барыбыздан да рәхмәт, дидем.
— Булдыргансың! — Ардалион Генаның кулңн кысты.— Шәп иткәнсең! Зифа, чыннан да, сандугай икән, Аның гүзәл тавышы әле дә колагымда...
6
Белмим, нигәдер, яңа ел якынлашкан саен, күңел иләс- миләс килә. Әллә ниләр уйлыйсың, әллә никадәр өметләр өясең аңа. 1938 ел туар алдыннан, Пләтән төрмәсендә дә күңел шулай җилкенгән иде бит... Нигә начарга юрарга?. Кем белә, 1939 ел кинәт өр-яңа, якты, сөенечле ел булыр.
Бәлкем, иптәш Сталин Яна ел котлавында: «Безнең илдә нахакка төрмәдә утыручылар булырга тиеш түгел! Тикшерегез!» — дияр, һәм 1939 елда барча гаепсез мәхбүсләр иреккә чыгарлар. Ниһаять, хакыйкать өстенлек алыр, явызлык, ялган ялалар җимерелер.
Өметләнәбез. Укыйбыз. Яна ел кичәсенә номерлар хәзерлибез. Мәхмүт — җыр, Гений — шигырь, Ардалион — мәзәк, Николай — чуваш җыры. Ә мин яңа бер шигырь чыгарырга тиешмен. Күңелле булырга тиеш ул Яңа ел алды кичәсе.
Нәкъ утыз бере көнне иртәнге чәйдән соң камераның ишеге ачылып, өч надзиратель килеп керде дә:
— Туксан алты-беренче, тиз киен, коридорга чык,— дип боерды.
Аптырап калдык.
— Йоклыйсыңмы әллә, тизрәк!
— Мәхмүт, киенеп, һәрберебезнең кулын кысты.
Ишеккә атлады:
— Хушыгыз, иптәшләр.
Мәхмүт артыннан, карават саннары буенча, бер-бер артлы Ардалион Нижегородцев, Гений Республиканец, Николай Акимов күрешеп чыгып киттеләр. Кая? Билгесез. Төрмәдәге иң газаплы җәза,— мөгаен, менә шушы билгесезлек. Алып чыгалар, алып китәләр, кая икәнен әйтмиләр. Мәхбүс телгәләнә — нинди язмыш алда?
Менә бу юлы да елдан артык бергә булган, үзләренә бертуган сыман ияләшкән дүрт дустымны кинәт каядыр алып киттеләр. Тагын күрешербезме, юкмы? Күрешсәк—• кайда?
Нинди авыр газап бу — билгесезлек. Шалтырап, чинап ишек ачылды:
— Туксан алты-бишенче, чык!
Соңгы тапкыр зур, якты камерада бушап, үксезләнеп калган биш караватка карадым да күзләремә яшь тулды.
7
Озынлыгы өч, киңлеге ике метр чамасындагы камера. Тәрәзә юк. Тәрәзә урынына югары почмакта түшәм кырыенда — форточка хәтле генә бер күз — эченә тимерчыбык челтәр калдырып коелган соргылт пыяла. Аннан кояш нурлары да үтеп төшә алмый, бары тик соргылт бер шәүлә генә төсмерләнә. Камераның сул почмагында цементтан катырылган берсе биек, берсе тәбәнәк тумба. Биеге өстәл, тәбәнәге урындык. Ишек төбендә параша, Ә ятагы кайда сон бу хөҗрәнең? Каранам. Ун як стенаның түбәнге өлешендә ниндидер уем һәм тимер ятьмәләр. Кинәт түшәмдәге электр лампасы өч тапкыр күзен кысты, теге уем эчендәге ятьмәләр сикереп идәнгә төште — ятак пәй- да булды. Өстендә — киез, мендәр, одеял. Шундук ишектәге форточка ачылды. Надзиратель:
— Йокла! Башыңны ачык калдырып, чалкан ят. Кагыйдәне бозучы — карцерга ябыла. Өч яктылык сигналы бирелгәч, тор. Тиз тор. Карават автомат рәвештә җыела! Ят! — дип акырды.
Мин, тиз генә чишенеп, яңа урынга яттым. Арылган. Көне буе әле бер камерага, әле икенчесенә кертеп, озак- озак тотып тинтерәткәннәр иде. Әмма, күзләремне чытырдатып йомсам да, йоклый алмыйм.
Әле иртән генә без бишәү идек. Бергәләп Яна елны каршыларга, «концерт» бирергә әзерләнә идек бит. Сез кайда, дуслар? Сез дә хәзер, минем кебек, бу цемент ләхеттә йоклый алмый газапланасызмы?
Ә Яна ел? Ул кайда? Уздымы? Килеп җитмәдеме? Одеялны башымнан уранып, камераны күрмәскә тырышып, уйга чумдым.
Нинди булырсың икән соң син, яңа 1939 ел?
Шак-шок.
Сикереп тордым. Форточкада надзирательнең ачулы чытык йөзе:
— Нигә тәртипне бозасың? Нигә башыңны урап яттың? Тәртипне тагын бер бозсаң, карцер! Ят!
Шак-шок, шак-шок.
Коридорда йөргән дежурныйның дагалы итеге. Бер ераклаша, бер якынлаша. «Күз» ачыла. Ябыла, Тагын шак-шок. Шак-шок.
8
Дүрт якта да сары таш стена. Кояш нурлары төшми. Иптәшләр дә юк. Таш капчык. Мин япа-ялгыз. Нишләргә? Аптырагач, авыз эчемнән генә җырлыйм:
Уйлый күңелем, уйлый күңелем, Уйлый күңелем барсын да; Уйлама, күңелем, барсын да, . Син уйлап шашарсың да.
Чыннан да, болай беркемне күрми, беркем белән сөйләшми, көне-төне япа-ялгыз утыра, уйлана торгач, акылдан язу да ерак түгел. Нишләргә? Аптырагач, ишекле- түрле йөри башлыйм. Дүрт адым алга, дүрт адым арт-.
ка — шулай баш әйләнгәнче. Күз аллары караңгылана башлый. Тумбочкага утырам. Карават стенадагы уем эчендә. Ул үзенең расписаниесен бозмый — кичен төшә, иртән күтәрелә дә стена эченә кереп ябыла — көн буена. Унсигез сәгать тумбочкада утырырга кирәк. Утырасың — әллә көн, әллә төн. Түшәмдәге лампочка гел чекрәеп тора. Каршыда — тимер ишек. Анда форточка һәм «күз». Форточка тәүлегенә өч тапкыр — иртәнге, төшке, кичке ашны — баланданы биргәндә ачыла. Тагын арлы-бирле атлый башлыйм. Хат барып җиттеме икән, ә? Куанганнардыр. Куанмыйча, мин бит әтинең бердәнбер улы. «Улым, инде син укы. Тырыш. Кеше бул!» — дигән иде ул мин Күкчәтаудан Казанга укырга киткәндә.
Тырыштым. Казан педтехникумына кердем, иске-москы киеп, ачлы-туклы йөрсәм дә, лекцияләрне калдырмадым. Мине әле техникум комсомол комитетының (меңнән артык комсомол) секретаре итеп тә сайладылар. Ул эшне дә кулдан килгән кадәр тырышып алып бардым. Алдынгы, тырыш комсомол дип, партия сафларына алдылар. Әүвәлгедән дә җәһәтрәк йөгерә-эшли, укый башладым. Техникум бетерүгә, өлкә комсомол комитеты мине (беренче секретаре бичара Мәхмүт Баһаутдинов иде) Акташ районына, иптәш Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» мәкаләсе чыкканнан соң, ялгышларны төзәтергә, колхоз оештырырга җибәрде. Илтән-Бута авылында балалар укыттым һәм колхоз оештырдым. Кулаклар мәктәпне яндырдылар. Төнлә тәрәзәдән аттылар — чак кына үлемнән калдым.
Тагын Казан. «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр», «Пионер каләме» редакцияләре. Шигырьләр. Хикәяләр. Беренче китап, икенче китап басылып чыкты. Кызыл Армия. Пединститут. Әти җаным, мин, нәкъ син әйткәнчә, кеше булырга тырыштым. Көннән-көн күтәрелә, үсә бара идем бит...
— Әй, балыкчы! — Форточка ачылгач, сискәнеп, аягүрә бастым.— Ха-ха! Балык тота идеңме? Туры утыр!
Форточка шап итеп ябылды. Уйларым таралды. Тагын утырдым. Стенадагы уемга ябылган урын-җирдән бер жеп асылынып тора. Аптырагач, шул җепне тарта башладым. Сузыла. Тагын тартам — сузыла. Кызык. Теге җепне бармакка урый башладым. «Күз» ачылды да ябылды. Мин һаман теге җепне тартып бармакка урыйм. Бераздан «күз» тагын тиз генә ачылып ябылды. Ә бераздан форточка ачылды. Надзиратель бармагы белән ишарәләп мине үзенә чакырды. Пышылдады:
— Нишлисең?
— Бернәрсә дә эшләмим. £
— Ничек бернәрсә дә? Яле, бармакларыңны күрсәт әле!
Ике кулымны да суздым — җеп тартып, бармакка урап утырганымны онытканмын да. Надзиратель кинәт бал корты чаккандай сикереп китте, тавышланып кычкырды:
— Ә бу? Бу нәрсә?
Форточка шап итеп ябылды.
Бер унбиш минуттан, шыгырдап, чинап тимер ишек ачылды. Гаҗәп! Ул иртә-кичен генә ачыла иде.
— Киен!
Бушлатны, бүрекне кидем.
— Чык! Кулларыңны артка куй, марш!
Караңгы коридор буенча бераз атлагач, яңа әмер:
— Тукта!
Туктадым. Алда — баскыч. Бер надзиратель минем алга төште. Бу — саклык чарасы. Мин баскычтан ташланмасын өчен.
— Марш, аска!
9
Күзләремне озак-озак итеп йомып-ачып, йомып-ачып карадым — берәр нәрсә күренмәс микән? Юк, тычкан күзе хәтле дә яктылык шәйләнми. Дөм-караңгы. Шулай да тикшереп карарга кирәк — мин нинди капчыкта? Стена буйлап капшанып, аякларны акрын гына шудырып-шудырып алга таба үреләм. Үзем куркам — алда су тулы баз булып, төшеп китмим! Кем белә, нинди мәкерЛе карцерга китереп тыгуларын. Уйлап та өлгермәдем, сул аягым каядыр төшеп китә язды, тартып алдым. Йөрәк дөп-дөп итә. Тез буыннарым калтырый башлады. Бераз артка чигенеп хәл җыйдым. Аннан тагын «сәяхәтне» башладым. Бая төшеп китә язганым бер чокыр гына икән. Аны уздым — каршы стена! Ниһаять, монда бераз торып тынычлангач, идәнгә бөгелдем — берәр утыргыч юк микән, йөри-йөри арылган. Өстәвенә — күңел тынычсызлыгы. Идән — боз. Карцер идәнен тезләнеп йөреп чыктым — урындык юк. Бастым. Нишләргә? Утырасы иде. Тагын капшана башладым. Чү! Бу нәрсә! Ике кулым белән капшап тикшерә башладым — карцерның түр почмагында, түбәндә — уентык. Утыргыч. Ниһаять, утырдым. Инде бер тынычлап ял итим. Каяндыр җил өрә сыман. Өшетә башлады. Бер дә кеше утырмаганга суыктыр — цемент бит. Утырам. Утыргыч бер дә җылынырга уйламый — өшеткәннән-өшетә генә бара. Өрә, җил өрә. Кайдан? Тирә-якны капшыйм — берәр ярык-ти- шек юкмы? Юк. Ә җил өрә. Аптырагач, торып, урындыкны капшый башладым. Тишек. Стенада нәкъ утыргыч турысында торба сыман тишек. Менә кайдан җил өрә икән. Әйе. Яна төшендем бу хикмәткә. Бик акыллы эшләнгән. Урындык бар — утыра алмыйсың. Җил. Суык. Бу тишек тә төрмә хезмәткәрләренең бер яңалыгыдыр. Артык арыган, йончыган булсам да, суык җил утыргычтан куып торгызды. Дер-дер киләм. Торып, карцер буенча арлы- бирле әйләнә башладым.
Башта өер-өер уйлар. Очы да, кырые да юк. Саташып авыргандагы кебек куркыныч уйлар. Хәтта күз алдында ниндидер хәшәрәт күләгәләр авыша кебек. Юк! Юк! Ничек тә бу уйлардан арынырга кирәк.
Әллә күпкә, Әллә бик озакка, Ахры, мәңге оныта алмамын Тамбов урманнары уртасында Усал яфраклары шаулавын...
Күңелдән, әз генә пышылдап, Такташның «Мокамай» шигырен сөйли башладым. Тынычланып киттем. Уйлар таралды. Тагын-тагын Такташны исемә төшерәм.
Белмим, күпме вакыт үткәндер, телем әйләнми башлады, аякларның хәле китте — стенага тотына-тотына, теге тишек урындыкка барып, лык итеп утырдым. Карцерның ишеге ачылды. Дежурный:
— Чык! — дип боерды.
Чыктым. Надзиратель мине коридор буенча ишегалдына алып чыгып китте. Әллә инде камерага кайтара? Юк, ләгънәт төшкере, икенче якка борды. Эңгер-меңгер. Әле генә кар явып үткән. Хуш ис! Яна кар исе. Рәхәтләнеп сулыйм...
— Тукта!
Туктадым. Каршыда карцер корпусының бер як стенасына бастырып-төреп куйган табутлар. Болай да өшеп торган тән чымырдап китте — нигә дип бу табутлар янына китерде соң мине дежурный? Боерык:
— Менә шуларның берсен күтәр дә камерага!
Читтәге бер табутка килеп тотындым. Ярыйсы ук авыр — калын, чи чактадан эшләнгән. Каһәр төшкерене көч-хәл карцерга өстерәп керүгә, ишек ябылды. Отбой. Йокларга! Аска да, өскә дә, баш астына да — бер бушлат. Шулай булгач, аны салып тормадым, киенгән килеш кенә табут эченә кереп сузылдым. Ичмасам монда тере килеш ятып хәл җыйыйм, йокы ястык теләмәс, диләр бит. Күзләремне йомдым. Дер-дер киләм. Баягыдан да көчлерәк туңа- калтырый башладым Астан суык килә. Ята торгач такта җылыныр дигән идем. Юк, һаман өрә. Аптырагач торып утырдым. Табутның төбен капшый башладым — бу ни бу? Исем китте. Табутның төбендәге такта тишек-тишек. Гаҗәпләнеп тишеккә бармак тыгып карыйм — йомычка. Яңа төшендем суыкның кайдан килүен. Барысы да бик акыллы эшләнгән, Бу ястык ике төпле икән. Арасына йомычка тутырылган. Ул көнозын тышта торып суык җыя, ә монда керткәч, шул суыкны чыгара... Менә шундый ястыкта йоклап кара.
Өченче тәүлек дигәндә мине төрмә башлыгы кабинетына китерделәр.
— Сез, йөз алтмыш сигезенче тоткын,— диде өстәл артындагы тирән креслога утырган түрә, ниндидер кәгазьләргә кул куя-куя, башын күтәрми генә,— төрмәнең эчке кагыйдәсен бозган өчен өч тәүлеккә карцерга ябылган идегез, срок тулды. Мин сезне чыгарам. Ләкин, карагыз аны, тагын да тәртипне бозсагыз, моннаң да катырак җәза кулланырмын. Төшендегезме?
— Төшендем.
— Алып китегез.
Үземнең йөз алтмыш сигезенче икәнемне белеп, каме* рама кайттым. Кара, нинди якты, нинди иркен икән минем бу куышым.
10
Иртәнге чәйдән соң шәфкать туташы күренә башлады. Билгеле инде, ул ялгыз гына түгел, йөзен чыткан надзиратель янында күләгә булып басып тора.
Форточка нибары ике-өч минутка гына ачыла. Менә шушы минутлар хәзер минем өчен иң кадерле, иң сөенечле минутлар. Бу минутларда мин барлык кайгы-хәсрәтем- не, хәтта үземнең төрмәдә икәнемне дә онытам, камерам кинәт яктырып, балкып китә. Изге минутлар! Форточка ачыла да ябыла. Шатлык сүнә. Камера караңгылана. Мин тагын егерме дүрт сәгать шул изге могҗизаны көтеп, өметләнеп яшим. Нинди бөек көч икән ул сагыну, көтү, өметләнү!
Бары тик ике-өч минут. Әмма аларда никадәр илаһи көч һәм тылсымлы канатлар...
һәр иртәдә паекны икегә сындырып, яртысы белән бер кружка чәйне эчәм дә ишек янына басып көтә башлыйм —
Жаным, тәнем белән көтәм. Тыңлыйм. Менә коридор башындагы ишек ачылып ябылды. Керделәр. Ике кеше. Берсе дөп-дөп итеп тупас атлый. Икенчесе нәфис. Тык-тык Итеп җырлап килә. Алар бераз киләләр дә туктыйлар, киләләр дә туктыйлар — күрше камераларга. Тагын дөп-дөп« Тагын тык-тык. Менә алар тынып калдылар.
! Надзиратель форточканы ачты.
Менә ул зур, соргылт күзләр. Бик нәфис, бит алмалары алсуланып торган түгәрәк йөз. Алсу иреннәр һәм гаҗәеп бер елмаю. Ул якты да, татлы да, тылсымлы да.
— Хәерле иртә!
Нинди ягымлы, иркәләүче саф тавыш. Әйтерсең лә көмеш кыңгырау чыңлады.
Мин рәхмәтемне әйтеп бетерергә өлгерә алмыйм, тагын тылсымлы чың:
— Берәр җирегез авыртмыймы?
Менә шушы мөкатдәс минутларны бик азга гына булса да сузарга тырышып, мин тәүлек буе әзерләгән «авыруларымның берсен — көн дә бер үк чирне атап булмый ич — әйтергә ашыгам:
— Тамагым авырта... төн буенча йөткереп чыктым. Әһе-әһе.
Ул, аптечка сумкасын форточка капкачы-өстәленә куеп, даруларны эзли. Мин аның йөзенә карап туя алмыйм — сокланам. Ул буйга артык озын түгел, башы нәкъ форточка биеклегенә туры килә. Шуның өчен һәрвакыт туп- тулы бөтен йөзе белән күренә. Ә аның белән беррәттән торган дежурный озын буйлы. Камераны күрер өчен аңа бөгелергә туры килә. Бөгелү — эш, шуның өчен дежурный үзен артык «мәшәкатьләми» — бөгелми. Миңа бит шул гына кирәк.
— Мәгез,— нәфис бармаклар миңа ачык пакетта порошок суза,— эчеп җибәрегез.
Мин пакетны алып, порошокны авызга салам да кәгазьне кире дежурныйга бирәм. Менә шуның өчен дә шәфкать туташы янында дежурный йөри — мәхбүс кулында кош теле хәтле дә кәгазь калдырырга ярамый. Шарт итеп форточка ябыла.
Ә камерада никадәр хушбуй исе, яктылык, нур кала... Мин, сихерләнгән кеше кебек, ишек яныннан китә алмыйча торам.
Иртәгә тагын килер микән?
Минем өчен иң авыр, газаплы көн — якшәмбе. Якшәмбе — ял көн. Иртәнге чәйдән соң инде гадәттәгечә форточка ачылмый. Мине кара-караңгы уйлар баса. Үземне кая куярга белми өзгәләнәм. Акылдан шашармын дип куркам ул дәһшәтле якшәмбеләрдә. Дөньяда ип авыр газап — сөйләшмәү икән. Бу камерага күчүнең беренче көннәрендә мин әле бу дәһшәтне сизеп бетермәгән идем. Ә хәзер көннэн-көн баса. Ялгызлык. Бер кешене күрмәү, беравыз сүз алышмау. Ичмаса надзирательләр дә сөйләшмиләр.
Бу кабер тынлыгы, ялгызлык кайчанга хәтле сузылыр? Бер ай? Өч ай? Бер ел? Ун ел?
Юк! Юк! Ун ел бу ләхеттә түзә алмам, акылдан шашармын! Шашармын!
Менә шушы фаҗигале язмышта зур соргылт күзле кыз! Ул — фәрештә! Ул мине дөньяда яшәргә өндәүче бердәнбер изге көч! Мин аны көтәм, һәм аның күренүенә юанып кына яшим... Ул килер. Ул елмаер. Ул миңа, «хәерле иртә», дияр, һәм касә тулы җеньшень шәрабы — әбелхәят суын бирер. Мин йотылып эчәрмен бу күзгә күренми торган илаһи шәрабны!
Ниһаять, китап укырга рөхсәт иттеләр. Көне-төне укыйм.
Тормышымда тагын бер яңалык — шигырь ятлау. Пушкинның «Евгений Онегин» поэмасын күңелгә биклим. Иртә белән чәйгә хәтле бер бүлеген әкрен генә сөйлим. Төштән соң тагын бер бүлеген. Шулай һәр көн. Поэманы сөйләп бетергәч, яңадан башлыйм. Дөрес, берничә тапкыр надзиратель:
— йөз алтмыш сигезенче! Кисәтәм, тавышланмагыз! Карцер! —дип бармак янады.
Нишлим. Карцер булса, карцер. Анда да укырмын.
— Хәерле иртә!
Менә шушы шәфкать туташы күренә башлаган көннән башлап, үземдә гаҗәп бер үзгәреш сиздем. Иртә белән автоятактан сикереп төшүгә, элеккедәй йокымсырап утырмыйм — гимнастика белән шөгыльләнәм. Юынырга чыккач та, элекке кебек, битне арлы-бирле чылату белән канәгатьләнмим, чын-чынлап сабынлап юынам, тешләремне дә чистартам. Гимнастерка белән чалбарымны да киез астына җәеп үтүкли башладым...
11
Көтмәгәндә тагын бер бәхетсезлек. Бар таянычым, юанычым китап иде. Аннан да аерылдым.
Бүген, бәхетсезлегемә, катырак йоклап киткәнмен — лампочка күз кысканны сизмичә калганмын.
— Нигә ятасың?! — дип надзирательнең акыруына, атылып-бәрелеп тордым да, тумбочка өстендәге чалбарны алам дип, күзлегемне цемент идәнгә төшереп җибәрдем. Челпәрәмә!
Хәзер күзләрем кызарып китте. Уку түгел, күтәрелеп тә карый алмыйм — яшь ага.
— Хәерле иртә.
— Рәхмәт.
— Сезгә ни булды, һаман түбән карыйсыз?
— Ялгыш күзлегемне ваттым. Хәзер күзлексез карый алмыйм.
— Алайса, мин сезне күз врачына язам.
Форточка ябылды.
Тумбочкага утырдым. Күзләрем кырып, чәнчеп авырта, яшь ага. Я алла, бу нинди газап тагын...
Шул ук. көнне төшке аштан соң надзиратель мине икенче корпустагы күз врачына алып барды. Врач, күзләремне карап, күзлек алырга рецепт язды да кырыс кына:
— Счетыгызда акчагыз бармы? — диде.
— Юк,— дидем аптырап һәм борчылып.
— һәрбер арестантка күзлек алып бирергә төрмә приют түгел.— Врач, маңгаенда янып торган ялгыз «күзен» салып, ачу белән эндәште: — Төшендеңме?
— Әйе.
— Алып китегез!
Мин Александр Марлннскийның (Бестужев) Себер төрмәләрендә, Кавказда язган хикәя, романнарын, бигрәк тә «Амалотбек» романын кызыксынып укый идем. Бу әсәрләр миңа ничектер якын, сердәш. Бәлки, аны язучының да минем төсле мәхбүс булуы тәэсирне көчәйткәндер. Плә- тән төрмәсендә Алкиннан өйрәнеп калган «Бестужев әлифбасы» әле дә миңа ара-тирә күрше камералар белән бәйләнешергә ярдәм итә бит...
Менә шул бердәнбер сердәш тә хәзер әнә укылмыйча ята. Укыйсы килә, китапны алып, күзләремә китерәм — томан. Яшь ага, кыра. Сызлый.
12
Форточка ачылды. Теге йомшак, нәфис тавыш:
— Сез күзлек алдыгызмы?
Күзләремнең авыртуына чыдый алмый, сөлге белән башымны урап утыра идем, сикереп тордым — сөлгем төшеп китте.
— Юк. Счетымда акча юк бит.
Зур соргылт күзләр миңа текәлде. Нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, бик серле итеп, яратып, пошынып карады алар миңа.
Форточка ябылды. Күзләремнән мөлдер-мөлдер яшь ага башлады. Әллә авыртканга, әллә...
Әтигә хат язганга инде бүген сиксән алтынчы көн, һаман җавап юк. Нигә икән? Әллә адресны дөрес язмадыммы? Алай булса, мин бит Күкчәтауга Сафа абзыйлар адресына яздым. Ул өйдә туганнарның берсе булмыйча булмас. Әллә? Әллә инде... Юк! Юк! Нигә алай начар-, га юрыйм. Бәлки, инде хат килгәндер, төрмә өстәлендә алганны көтеп ята торгандыр. Хат белән, бәлки, аз-маз акча да җибәргәннәрдер. Күзлек алырга. Менә әйбәт булыр иде.
Шулай бер көнне төшке аштан сон форточка ачылды да баш надзиратель миңа ниндидер кәгазь сузды. Мөгаен, хат! Сөенечемнән егылып китә яздым.
— Сезнең лицевой счетка илле сум акча килде. Әгәр эчке тәртипне бозмасагыз, аена ун сумлык ашамлык, тәмәке алдыра аласыз. Менә карандаш. Кирәк әйберләрегезне бу бланкка языгыз.
Форточка шап итеп ябылды. Кәгазь, карандашны тоткан килеш катып калдым — өнемме, төшемме?
Тагын форточка ачылды:
— Нәрсә карачкы сыман басып торасың? Бир бланкны, карандашны.
Шунда гына исемә килеп, бер генә сүз яздым да бланкны, карандашны надзирательгә кайтарып бирдем. Я алла, теләгем кабул булган. Хатым барып җиткән! Камера буенча әйләнәм, йөгерәм, сикерәм.
— Йөз алтмыш сигезенче! Тәртипне бозмагыз.
— Юк, юк! Зинһар мине заказымнан мәхрүм итмәгез, Мин шатлыгымнан.
— Утыр!
Утырдым. Тын да алмыйм.
13
Күзлекне бер киям, бер салам. Әле ишеккә, әле түшәмгә— лампочкага карыйм... «Амалотбек»ка күз салам. Кү- рәм, күзләрем авыртмый. Укыйм! «Әти җаным, сиңа меңмен рәхмәт. Мине иң авыр газаптан коткардың. Рәхмәт. Тик менә, нигәдер хатыңны бирмәделәр. Бәлкем? Тукта, син бит бары гарәп хәрефләре белән генә язасың. Шуңа күрә аны, конспирация дип, утка якканнардыр. Алай да син инде исән икәнлегемне беләсең. Мин дә тере икәнеңне беләм һәм бәһасез бүләгең өчен сөенәм — башым күккә тия. Яшә, әти җаным!»
Форточка ачылды.
— Ничек күзләрегез, авыртмыймы?
Көлеп җибәрдем. Бу камерага күчкәннән бирле беренче тапкыр форточкадагы гүзәл кыз да елмайды. Ап-ак энҗе тешләрен күрсәтеп, яктырып елмайды. Я алла, мондый да гүзәл җан булыр икән дөньяда!
— Җитәр! — диде безнең елмаю-көлүне күреп тырпай- ган надзиратель.— Утыр!
Форточка ябылды. Камерада яктылык, көләч елмаю калды.
Нинди илаһи кыз бу шәфкать туташы. Үзе сылу, күзләре сылу, иреннәре сылу. Күңеле сылу. Әнә күз врачы. Ул да медицина әһеле. Ә үзе аю кебек акырып тора. Сүзләре — ук. Ә бу кызның һәр сүзе, һәрбер авазы — касә тулы терек суы. Аның «хәерле иртә» дигән бер генә сүзе дә тәүлек буена көч, егәр, өмет өсти.
Исеме кем икән? Вера? Надежда? Любовь? Ничек кенә булса да, аның исеме җисеменә хас матур, яңгырашлы булырга тиеш, һичшиксез шулай!
Яшә, Вера! Яшә, Надежда! Яшә, Любовь!
Мин сиңа бәхет-сәгадәт телим. Язмышың якты, бик якты булсын. Бәхет кошы сине бервакытта да, бервакытта да ташламасын!
Нигә, нигә синең соргылт күзләр
Күзләремә болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, әй аппагым, Керфек очларыңнан тамалар?
Хөрмәтле Һади абый, син инде мине гафу ит, шигыреңне аз гына үзгәрттем. Синең урман кызың—Әминәң кара күзле булган. Минем өметем соргылт күзле. Шуның өчен мин кара күзләрне соргылт иттем. Бар юанычым да шул гына бит, ачуланма инде, Такташ абый.
14
— Хәерле иртә! Үзегезне ничек хис итәсез?!
Тагын сагынып көтелгән көмеш кыңгырау чыңлады. Якты, изге күзләр. Чү, алар нигәдер йомылып алдылар төсле. Сул каш нәрсәгәдер ишарәләп, сикереп алды түгелме? Кайчандыр кызлар шулай кашлар, керфекләр белән сөйләшә иделәр түгелме? Бәлкем хәзер дә!.. Шәфкать туташы — өметем форточканың нәкъ каршына баскан. Ул үзенең нурлы-мөлаем йөзе белән миңа карый. Ә надзиратель — кырыйда, аның усал күзләре бары тик миндә, күршесенә игътибар итми.
Шәфкать туташы форточка өстәле өстенә аптека сумкасын куеп актара башлады һәм миңа карап, сул күзен кысты:
— Әле дә башыгыз авыртамы?
— Инде өченче төн йоклый алмыйм...
— Яхшы, хәзер мин сезгә анальгин бирәм.— Нәфис бармаклар сумкадан кәгазь пакетка төрелгән порошок алдылар:— Мәгез.— Сул күз тагын кысылып, баш әз генә иелеп тә алды:—Тиз генә йотып җибәрегез.
Гадәттә, кагыйдә буларак порошок кабы ачык килеш бирелә. Мәхбүс порошокны шундук эчеп-йотып, кәгазен дежурныйга кайтарырга тиеш. Бу юлы да порошок миңа ачык килеш бирелде. Тоткын сизгер була бит ул, порошок пакетын алуга, бармакларым тойды: кәгазь ике кат!
Кыз юри, ахры, дежурныйга нидер әйтте — игътибарын миннән алды. Шул вакыт мин порошокның аскы кәгазен төшереп җибәрдем, порошокны авызыма салдым, калган капны дежурныйга бирдем.
Форточка шап итеп ябылды.
Аяк тавышлары ераклашуга, идәнгә иелдем, порошок кәгазен алдым — язу! Ишекнең төбенә үк утырып — «күз» ачыла калса, кулымдагы кәгазь күренмәсен дип, дулкынланып укый башладым. Вак кына хәрефләр: «Боекмагыз. Үз-үзегезне саклагыз. Хаклык килер».
Адымнар! Кәгазьгә тагын бер кат күз йөртеп чыктым да авызыма каптым.
— Нишләп торасың?
— Парашага чыгам.
Күз ябылды. Мин «изге» кәгазьне чәйнәп йотып җи« бәрдем. «Боекмагыз! Үз-үзегезне саклагыз! Хаклык килер!»
— Килер! Килер! Килер!
— Нәрсә, акылдан шашасыңмы?!
Мин елмайдым, бөтен тәнем җиңеләеп китте.
15
Яшьлек, күксел таулар төсле, Киткән саен матур, ягымлы; Томаннарга төренер яшьлегемне Мин онытмам — кайнар чагымны...
{7 Әллә кайчан инде, Күкчәтауда вакытта язган шигыремнән бу бер куплетны соңгы көннәрдә кат-кат кабатлый рашладым. Сагынам. Ярсыйм. Дулкынланам. Миңа инде егерме сигез яшь. Иптәшләрем инде укуларын тәмамлап, өйләнеп, балалар тәрбиялидер. Ә мин?..
— Киен дә чык.
Ишек ачылып, дежурныйның камерага керүен дә сизмичә калганмын.
Зур, якты бүлмә. Дүрт өстәл, һәр өстәл артында ап-ак халат кигән кешеләр утыра. Барысы да ирләр.
Мине кырыйдагы өстәл янына китереп бастырдылар. Өстәлдә бик күп папка-формулярлар. Күзлек кигән урта яшьләрдәге кеше, бер папканы ачып, миңа карамыйча гына сораулар бирә башлады:
— Исем, фамилия, әтиең исеме? Туган ел? Статья, пунктлар, срок?
Барысын әйткәч — папка ябылды. Мине күрше өстәлләргә күчерә башладылар. Нәкъ армиягә алгандагы кебек, анадан тума калдырып тикшерә башладылар. Үпкәне, йөрәкне, күзләрне, колакларны...
Берсе-бер сөйләшми, әйтерсең лә чукраклар. Карыйлар да язалар — ниндидер карточка-бланк тутыралар.
Тагын камерага китерделәр.
Әллә инде армиягә алырга җыеналармы? Мин бит инде өч ел хезмәт иткән кеше. Политрук. Әллә? Тумбочкадан сикереп торып, арлы-бирле йөри башладым. Бәлкем? Бәлкем... безнең болай нахакка төрмәдә утыруыбыз иптәш Сталинга барып җиткәндер дә...
16
Бу ни бу?
Коридорда шыгырдап, чинап, камера ишекләре ачыла башлады. Ыгы-зыгы, шау-шу. Кычкырып сөйләшкән тавышлар. Хәтта көлүләр. Ул арада минем камераның да ишеге ачылып китте. Надзиратель, камерага кермичә, бусагадан тыныч кына:
— Чык! — диде һәм тукталмыйча узып китте.
Камерадан чыгуга, зур-зур сакаллы өч кеше мине кочаклап алды, сөякләрне чытырдатып кысалар, үбәләр.
— Сез кем? Сез кем?
— Ә син кем?
— Кара, син нәкъ Карл Маркс шикелле булгансың ич, Ибраһим, сакалың билеңә җиткән.
Тагын кочаклаштык. Көчкә таныдым үзләрен. Мәхмүт, Ардалион, Николай.
— Ә Гений кайда? Нигә ул күренми?
Әйтеп өлгермәдем, туп төсле тәгәрәп, Республиканец килеп чыкты, уртабызга ташланды. Күтәреп алдык, чөя башладык.
— Ирек!
— Ирек!
Бу төрмә, аның ярым караңгы коридорлары бервакытта да мондый күңелле шау-шуны ишетмәгәндер, мөгаен. Нинди генә тавышлар юк монда. Көлү, кычкыру, акыру, үкереп елау һәм шатлыклы җыр, ирек турында җыр.
Читтән карасаң, мөгаен, исең китәр иде — барысының да чәчләре җиткән, сакаллары үскән, йөзләре агарган, үзләре акылдан шашкан төсле тавышланалар, коридорның әле бер, әле икенче ягына чабалар, егылалар, кочаклашалар.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Колыма Хикәяләре - 08
- Büleklär
- Колыма Хикәяләре - 01
- Колыма Хикәяләре - 02
- Колыма Хикәяләре - 03
- Колыма Хикәяләре - 04
- Колыма Хикәяләре - 05
- Колыма Хикәяләре - 06
- Колыма Хикәяләре - 07
- Колыма Хикәяләре - 08
- Колыма Хикәяләре - 09
- Колыма Хикәяләре - 10
- Колыма Хикәяләре - 11
- Колыма Хикәяләре - 12
- Колыма Хикәяләре - 13
- Колыма Хикәяләре - 14
- Колыма Хикәяләре - 15
- Колыма Хикәяләре - 16