🕥 34 minut uku

Колыма Хикәяләре - 06

Süzlärneñ gomumi sanı 4406
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2420
30.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
43.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Мин әле ваба авыруыннан арына башлаган кеше кебек хәлсез, калтыранам. Ә шулай да аңым эшли — Имәнкулов! Чыннан да, бу минем янда яткан тоткын — шул Беренче татар полкының комиссары, гражданнар сугышы батыры, күкрәгендә Кызыл Байрак ордены балкыган мәшһүр ко­миссармы?
  — Ташла, ул турыда сорашма инде. Әнә ишек ачы­ла. Акрынлап саф һавага чыгып керик, хәл өстәлер үзеңә.
  Имәнкулов, култыклап, мине ишегалдына алып чыкты. Камера ишегеннән атлауга, күзләрем чагылды, башым әй­ләнә башлады.
  — Булмаса, утыр монда,— Имәнкулов мине йөрү мәй­данына чыга торган ишек төбенә утыртты да баш надзи­рательгә нидер әйтте. Тегесе кулын селкеде. Утырсын мәгъ­нәсендә.
  Ул арада икенче яктан һава алырга чыккан хатын- кызлар күренде. Гадәттә, бер камераныкылар кергәнче икенчесендәгеләрне тышка чыгармыйлар иде. Бу юлы над­зирательләр вакытны бутаганнар, ахрысы.
  Минем яннан, башларын иеп, кулларын артка куйган хатын-кыз тоткыннар уза. Йөзләре сулган, карашлары сү­рән. Арада яшьләр дә, чал чәчле карт аналар да кү­ренә.
  — Чү, Ибраһим, бу синме?кем пер үтеп барышлый пышылдап кына эндәште.— Исәнме,
  — Сәрвәр апа!
  — Шаулама! Хәлең ничек?
  — Әле генә карцердан.
  — Ишеттем. Барысын да ишеттем. Тугыз тәүлек! Егет икәнсең! Инде бирешмә!
  — Җыланнар, тагын пышылдаша башладыгызмы? Туктагыз! Иртәгә тагын сезнең камераны прогулкадан мәхрүм итәм,— надзиратель хатын ирләрчә өч-дүрт катлы итеп сүгенә, арттагыларны этә-төртә башлады.
  Әле былтыр гына Сәрвәр апа язучылар җыелышында балалар әдәбиятының үсеше турында доклад белән чыккан иде. Тулы күркәм гәүдәле, шат чырайлы, кызлар кебек җыйнак, матур иде ул вакытта. Ә хәзер? Хәзер әнә та­нымаслык булып ябыккан, йөзе саргайган, әмма тавышы көр. Ул, надзиратель хатынның сүгенүенә, куалавына да карамастан, миңа таба борылды һәм инде ачык тавыш белән кычкырды:
  — Ибраһим, өметеңне өзмә! Бу караңгы төн мәңге булмас.— Ул тагын да нәрсәдер әйтмәкче иде, надзира­тель хатын Сәрвәр апаны этеп җибәрде. Сәрвәр апа каме­ра бусагасына абынып егылды.
  Авыр тимер ишек шалтыр-шолтыр килеп ябылды.
  Ана тавышы
  Бу фаҗигале вакыйгадан соң инде кырык елга якын вакыт үтте. Әмма ул йөрәк өзгеч тавыш, чегән хатынының баласын эзләп, зарлап елавы әле хәзер дә колагымда чыңлый. Кайвакыт баласын кочаклап перронда аунаган шул чегән хатыны төшемә керә. Кара тиргә батып куркып уянам.
  1938 елның июне. Уфа. Тимер юл вокзалы. Перрон. Ул шомлы кичтә безне, бер төркем «халык дошманнарын», күп газаплар күреп, ниһаять, Уфа төрмәсенә килеп эләк­кән тоткыннарны, тагын каядыр озатырга дип вокзалга китерделәр. Билгеле инде, «кара козгын» читлекләрендә. Шуның өчен юлда кем белән килүебезне белмәдек. Безне перронда ниндидер, каядыр кигәргә торган поезд янына китереп төшерделәр һәм шундук бер Столыпин вагоны ал­дында тезләндерделәр. Бу юлы төркем кечкенә, егермеләп кенә мәхбүс иде. Яна гына яңгыр явып үткән, перрон пыч­рак. Җитмәсә, безне нәкъ пычракның күзенә тезләндер­деләр. Чалбарлар шундук лычма су булды. Әмма аңа бер тоткын да игътибар итми. Уфаның тоткыннар белән шыг­рым тулы, тынчу төрмәсеннән соң мондый саф һавада булу, иркенләп сулыш алу көтелмәгән рәхәт бит. Дөрес, вокзал-перрон һавасында төтен аралаш күмер, май исе сизелә. Әмма инде бу һаваны камераныкы белән чагышты­рып булмый. Белмәгәнбез генә икән иректә вакытта: вок­залның һавасы да, тынгысыз ыгы-зыгысы да күңелгә ятыш­лы. Әнә ничек кайнап тора ул. Берәүләр чемоданнарын, капчыкларын, әрҗәләрен күтәреп, водокачка ягына таба абына-сөртенә йөгерә, икенчеләре нәкъ шулай тирләп-пе- шеп аларга каршы чаба. Барысы да ашыга. Тик без ге­нә — тоткыннар гына сүлпән. Әйтерсең лә теге дөнья ке­шеләре— пычрак суга тезләнеп, тынсыз утырабыз. Юк, бу тыштан гына шулай. Ә эчтә, менә бу пычрак суга тезлән­гән ертык-керле киемле, ябык-сары, тутлы йөзле тоткын­нар күңелендә — өермә. Алар үзләренең, нәкъ шушы пас­сажирлар төсле, теләсә кай якка бара алган чакларын хәтерли, туганнарын күз алдына китерә. Алай гына да тү­гел, күзләре белән интегеп якыннарын эзли, бәлкем... Бәл­кем, менә шушы шашып йөгергән юлаучылар арасында атасы, хатыны, баласы бардыр... Бәлкем? Аһ, хәзер алар килеп чыкса...
  Мин дә, тирә-ягымдагы иптәшләрем төсле үк, өзелеп вокзал ыгы-зыгысына карыйм. Көтәм. Кемне? Үзем дә бел­мим. Әмма ашыгып, ашкынып көтәм...
  — Ә-ә, әү-әү...
  Дерт итеп киттем. Якында гына бер яшь бала кыч­кырып елап җибәрде. Нинди нарасый? Кайда? Без инде һәрберебез елдан артык тоткында — гаиләдән аерылган. Шуның өчен бу тавыш, сабый бала тавышы, сәер дә, якын да, газаплы да.
  Бала елый.
  — Ә-әү... Ә-әү...
  Кайда? Кем баласы? Мин башымны артка бордым. Гәү­дә белән борылырга ярамый. Конвой һәр хәрәкәтне качар­га әзерләнү дип исәпли һәм шундук ата. Артта, кырыйда, безнең кебек үк тезләнеп, бер чегән хатыны утыра — ялан­баш, чәчләре тузгыган, яланаяк. Өстендә керле, ертылып беткән кат-кат күлмәк һәм инде төсе уңган зур шәл. Ул шәлен иңенә салып уранган. Шул шәл эчендә кечкенә са­бый күзләр — шомырт күзләр елтырый. Хатын шәлен бер­аз бушатты да, якасын ачып җибәреп, сабыйга имчәген каптырды. Елау басылды. Сабый, чүп-чүп итеп, тәмләп имә башлады. Күзләр йомылды.
  Паровоз кычкыртты. Буферлар бер-берсенә сугылып чыңладылар.
  — Торыгыз! — Конвой башлыгының ачулы тавышы ко­лакны ертып китте. Ул үзе кечкенә, чандыр. Борыныннан кыссаң, җаны чыгар. Мондый ачы тавыш кай җиреннән чыгадыр:— Басыгыз! Тезелегез! Тикшерү!
  Безне төрмә конвоеннан юлныкына тапшыру башланды. Төрмә конвое башлыгы — озын буйлы, тулы гәүдәле, җә­енке битле, кысык күзле башкорт егете янәшәсендәге сол­датка күтәреп килгән зур күн сумкасын җиргә куярга боер­ды. Куйдылар. Ачтылар. Аннан зур-зур папкалар чыга­ра башладылар. Тоткынның формулярын, гамәл дәфтәре­нә язылган хөкем карары һәм башка кәгазьләрен.
  — Иванов, бер адымга алга чыгып бас!
  Уң яктагы ак сакаллы карт профессор әмерне үтәде һәм исемен, туган елын, ничә елга, нинди статья белән хө­кем ителгәнен әйтте.
  Юл конвое башлыгы формулярны алып, тоткынның әйт­кәннәрен тикшереп, формулярдагы язмалар белән чагыш­тырып тора.
  Без барыбыз да бу гадәти, инде ел буена бер төрмәдән икенчесенә йөри-йөри күнегеп беткән «сират күпереннән» үтеп, Столыпин вагоны алдына бастык. Йн соңгы булып чегән хатыны калды. Бая борылып караганда абайла­маганмын икән. Беренчедән, анда мин күбрәк игътибарны сабый балага биргән идем. Икенчедән, хатын бөгелеп ба­ласын имезә иде. Менә ул хәзер торып баскан. Имәнеп киттем. Әллә инде Проспер Мерименың мәшһүр Кармены басып тора? Төз, зифа буй. Матур, килешле гәүдә. Чем- кара, озын, калын толымнар тузып җилкәгә төшкән. Ка­лын кыйгач кара кашлар. Карчыга борын. Хәзер каты кысылган юка иреннәр һәм аз гына алга омтылган ияк. Дөрес, бит алмалары янып тормый, аксыл, суырылган. Бу инде аңлаешлы, ул да безнең кебек тынчу камерадан чык­кан, туяр-туймас паекта торган, җитмәсә, бала имезә. Әгәр хәзер аны иркен таборга җибәрсәң, туйганчы ашарга бир­сәң?.. Мине аеруча сокландырганы — зур шомырт кара күзләр. Алар ниндидер бер көч, ярсу белән бораулап ка­рыйлар. Ә торышы — нәкъ таборда биергә чыгарга әзер­ләнгән төсле иркен, хәтта аз гына куштан да. «Карагыз, сокланыгыз, мин нинди чибәр!»
  Ул бер адым алга атлады да, горур бер караш белән, башын аз гына артка чөеп, шәлгә урап күкрәгенә бәйләгән бәбиен тирбәтә-тирбәтә аз гына чайкала, борын астыннан гына ниндидер бер көй шыңшый. Күрәсең, беренче бала­сы — сөенеп туя алмый.
  — Әй, син нәрсә, Земфира! — Юл конвое башлыгы аңа мыскыллап карап, акырып җибәрде.— Нәрсә чайкаласың? Әллә камерада чәкеп алдыңмы? Сиңа аерым чакыру ки­рәкме, атла.— Ул төрмә конвое башлыгына борылды.— Кайда аның формуляры?
  — Чегән хатынның формуляры юк. Ул әле тикшерелә генә. Озату кәгазе генә бар.
  — Бир монда,— диде дә теге түрә чегән хатынына ка­далды.— Ә нәрсә ул шәлгә уралган? Әллә багарга да өл­гердеңме? Нәрсә ул?
  — Ул — минем кошчыгым.
  — Җүләр, нинди кош тагын?
  — Иптәш начальник,— диде башкорт егете,— ул — ба­лалы хатын.
  — Нинди бала?! — Конвой башлыгы, ачуыннан, елан чаккандай, сикереп китте: — Шул гына җитмәгән, юлга ба­ла белән. Бир әле конвоирга, балалар бүлмәсенә тапшыр­сын.
  — Миндә көчек юк!
  — Молчать! — Түрә кеше акырып җибәрде.— Мин си­ңа күрсәтермен тешләреңне. Иптәш Иващенко! — Ул чыл­быр булып безне урап торган конвоирларның чегән хаты­нына якынрак торганына эндәште: — Ал баланы, вокзал­дагы дежур милиционерга бир!
  — Тыңлыйм! — Иващенко мылтыгын янындагы иптә­шенә бирде дә чегән хатынына ташланды. Хатын, ялт, ар­касы белән борылды. Солдат алга чыгып, хатынның күк­рәгенә кул сузган иде, кинәт аның битенә шап итеп хатын­ның кулы төште.
  — Аһ, сөйрәлчек, син әле конвоирга сугасыңмы? — Гай­рәтле түрә, чыпчык кебек сикерә-сикерә килеп, балалы че­гәннең аркасына төртте. Хатын перронга барып капланды, бәбие акырып елап җибәрде. Конвой башлыгы хатынны тагын бер тибеп әйләндерде дә баланы тартып алырга иелде һәм шундук, «А!..» дип яман тавыш белән акырып, артка чигенде. Аның уң кулыннан кан тамчылый иде.
  Ике тапкыр кыңгырау чыңлады. Начальник кесәсеннән яулык алып, уң кулын урады да вагонга йөгерде, тамбур­да басып торган проводницаны чакырып, колагына нидер пышылдады. Проводница ризалык белдереп, башын иде.
  — Әйдә, үләксә, йөгер теге вагонга! — Түрә кеше чегән хатынын куа, ашыктыра башлады.— Тиз, тиз, падла!
  Хатын, баласын кочаклаган килеш мүкәләп, егылган җиреннән торды. Үзе һаман «ә-ә-ә» дип баласын тыныч­ландыра. Аның әле бала имезеп утырган җирендә зур гына капчыгы да бар икән. Бер кулы белән баласын күкрәгенә кысып, икенчесе белән биштәрен өстерәп, яшел вагонга, конвой күрсәткән, проводница басып торган ишеккә таба ашыгып атлады. Начальник арттан аның саен кызулады.
  — Тизрәк, тизрәк, үләксә! Поезд кузгала. Синең арка­да әнә составны тотып торам, адәм актыгы!
  Чегән хатыны абына-сөртенә капчыгын өстерәп баскыч төбенә килеп җитте. Үзе мышный, баласы елый.
  — Әйдә, әйдә, мен вагонга.
  Хатын бер кулы белән баласын кысып, икенчесе белән капчыгын өстерәп, вагонга күтәрелмәкче иде, баскыч биек, аягы җитми. Ул арада, өстә басып торган проводница, ел­маеп:
  — Бирегез балагызны, мин тотып торыйм,— диде.
  — Рәхмәт.
  Чегән хатыны баласын проводницага биреп, үзе ике куллап капчыгын күтәрде — вагонга менәргә азапланды. Шундук шап итеп эчке ишек ябылды. Хатын акырып җи­бәрде:
  — Мишут-ка-а...
  Ул арада күрше вагонның ишеге ачылды һәм аннан теге проводница кызыл чүпрәккә төрелгән баланы конвой башлыгына сузды.
  — Иващенко! — Начальник конвоир солдатны чакырып алды да акырып елаган баланы сузды:—Мә, тизрәк вок­залга детприемникка илт.
  Иващенко бик шыксыз-уңайсыз рәвештә төргәкне алып култык астына кыстырды да вокзалга таба йөгерде. Бала буылып, үксеп елый иде:
  — Ә-әү... Әү...
  Паровоз соңгы гудогын бирде.
  Безне тиз генә этеп-төртеп вагонга керттеләр. Поезд кузгалды.
  Столыпин вагонында тоткыннар өчен дә комфорт җи­тәрлек — купелы вагоннардагы кебек, аерым-аерым бүл­мәләр. Бары тик тәрәзәләре, көзгеләре, радиосы, вентиля­циясе генә юк. Аның каравы, ашау-эчү өчен ресторанга барып йөрисе юк — китереп торалар. Бу купе-камераның истәлекле, күзгә ташланып торган җиһазы — ишек. Ул ти­мер белән тышланган. Югары өлешендә ачыла-ябыла тор­ган тимер рәшәткәле форточкасы бар. Ә форточкада сә­гать телендәге сыман түгәрәк тимер кисәге — «медаль» асылынып тора. Бу — «күз». Коридорда кизүдә торучы конвоир һәрвакыт «күз» янында. Ул аны түргә үткәндә дә, ишеккә атлаганда да ачып карый — сыңар күз белән, әмма җентекләп. Башкача мөмкин дә түгел — устав куша. Купе-камерага бикләнгән җинаятьчеләрдән теләсә нинди «баш китәрлек» эшләр көтәргә була. Мәсәлән, идәнне, тү­шәмне, стенаны тишеп качу яки хат-мазар төшереп кал­дыру, якн асылыну... Шуның өчен «күз» һәр минут ачы- лып-ябылып тора.
  Менә шушындый купе-камераның берсендә без — сиге­зәү. Яныбыздагы кырый камерага теге чегән хатынын яп­кан булганнар икән. Ул бертуктаусыз ишеккә суга, тибә, кычкыра.
  — Ачыгыз! Ачыгыз дим, җен, пәриләр. Кайда минем улым? Кайда минем Мишуткам! Ачы-гыз! А-чы-гыз! Ише­тәсезме, ерткычлар, ишетәсезме?
  — Җүләр, кычкырма! Уфа инде әллә кайда калды,— ди кизүдәге Иващенко, форточканы шарт-шорт ачып-ябып.
  — Улымны... Улымны кая куйдыгыз? — Йөрәк өзгеч тавыш һәм акырып елау.
  Бөтен вагон бу зардан, елау-каргаудан тетрәнә. Йө­рәк әрни, ташый, түгелә. Ә чегән хатыны һаман ишекне шакый, тырный, суга, тибә һәм яман тавыш белән кыч­кыра:
  — Улымны... Мишуткамны... Кошчыгымны кая куйды­гыз?! Бирегез, бирегез...
  Берәр сәгатьтән соң күрше вагонда баручы конвой баш­лыгының тавышы ишетелде. Ниндидер боерыклар бирде һәм кңзү торучы солдатның чегән хатыны турындагы ра­портына тыныч кына:
  — Еласын, тамагы карлыккач, туктар әле,— диде.
  Түрә чыгып китте. Форточка ачылды. Безгә берәр се­ледка, өч йөз грамм ипи бирделәр — кичке аш. Тамак ял­гарга утырдык. Әмма нихәтле ач булмыйк, ризык бугаздан үтми, тыгыла. Чөнки колакта чегән хатынының зарлы та­вышы, ләгънәте, ялваруы. Өч-дүрт сәгатьтән ишеккә сугу, тибү тукталды, тавыш та акрынланды. Хәзер шыңшып елау, үксү һәм зар...
  — Мишутка, бәгърем... җаным... кошчыгым. Инде ка­рының ачкандыр, имәсең киләдер. Менә имиләремә сөт төште, сызлый. Ми... шут...ка... Аһ...
  Буферлар бер-берсенә сугылып шыңшый. Тәгәрмәчләр рельслар башына сугылып, бертуктаусыз шак-шок, шак- шок итә. Анда-санда паровоз кычкыртып куя. Туктый. Пер­ронда шау-шу, кыңгырау. Буферлар сугыла. Тагын шак-шок^
  шак-шок. Поезд каядыр ашыга. Кая? Безгә билгесез. Нин­ди язмыш, нинди яңа михнәтләр, газаплар көтә безне?
  — Шак-шок, шак-шок.
  Керфекләр эленә.
  Яман бер тавышка сискәнеп уяндым.
  — Мишутка, у-лым, син кай-да-а?
  Әйтерсең лә йөрәкне телгәләп, тоз сибәләр, ул әрни, сызлый, сыгыла.
  —- Ми-шут-ка-а-а-а!
  Карлыккан тавыш тагын тозлы күз яшенә тыгылып ял­варды.
  Төн. Шак-шок, шак-шок һәм кизүдәге конвойчының аяк адымнары. Аннан тагын күрше купеның ишегендә акыру, елау, шаку, тибү, теш шыгырдату һәм ләгънәтләү. Паравоз бөтен даланы шыңлатып кычкырта-кычкырта да чаба бирә.
  — Җеннәр, пәриләр, кая куйдыгыз минем газиз улым­ны, бирегез! — инДе тавыш акрын, гырылдап чыга.
  ' Ниһаять, таң алдыннан күрше камерадагы тавыш тынды.
  — Бичара хатын. Йоклап китте, ахрысы,— диде авыр сулап күршем Мәхмүт Әбҗәлимов.
  — Арыгандыр инде мескен. Әйдә, без дә йоклап алыйк ул уянганчы,— дидем дә, борылып яттым, күзләремне йом­дым.
  Коридорда пыш-пыш сөйләшү, арлы-бирле йөгерүгә уянып торып утырдык. Бар игътибарыбыз — коридорда. Нәрсә? Менә вагонның тышкы ишеге шарт итеп ябылды. Конвоц башлыгының ачулы тавышы яңгырады:
  — Ни булды?
  — Иптәш... начальник... үлгән.
  — Кем үлгән?
  Тагын кизүдәге конвоирның хәвефле һәм пышылдау тавышы:
  — Чегән хатыны, иптәш начальник. Асылынган...
  Таныш түгел дус
  1
  Мин кабат-кабат 1938 елның май аена әйләнеп кайтам. Унбиш-егерме көн эчендә ашык-пошык, аеруча бер сал­кын канлылык, игътибарсызлык, хәтта җирәнүле караш белән, халыкның 1905—1917 еллар революцияләре дулкы­нында күтәрелеп чыгып, шул революция җиңүе өчен фи­дакарь көрәшкән, кан койган, әмма бөгелмәгән, һаман әле бөек көрәш сафында калган газиз уллары һәм кызлары бер гаепсез, нигезсез «халык дошманы» дип гаепләнделәр. Өлкә партия комитеты һәм пленумы әгъзалары, шулай ук Верховный Совет депутатлары, халык комиссарлары, галимнәр, язучылар, артистлар, карт большевиклар, башка совет оешмалары җитәкчеләре күз дә йоммыйча үлем җә­засына хөкем ителде. Азларына гына «шәфкать» күрсәтеп, аларны ун-унбиш ел төрмәгә, әгәр дә инде аннан үлмичә алай-болай чыга калса, биш елга барлык гражданлык хо­кукларыннан мәхрүм итәргә дигән хөкем чыгардылар.
  Мин, мөгаен, яшь булуым аркасында, бәхетлеләр төрке­менә — төрмә җәзасына тартылганнар арасына эләктем. Казаннан соң Бөгелмә, Уфа, Свердловск, Чиләбе, Төмән төрмәләрен кичтем.
  Бу юл бик авыр узылды, һәрбер төрмә — йөрәктә кан саркып торган төзәлмәс ачы яра булып калды. Әле хәзер кырык елдан соң да ул төрмәләр, камералар, карцерлар төшемә керсә, мин куркып, саташып, шабыр тиргә батып, тетрәнеп уянам.
  Эссе җәй айлары. Тоткыннар белән шыгрым тулы ка­мералар — ятарга түгел, басып торырга да урын җитми. Парашалар тулып ага. Сасы ис бугазны буа. Ашарга коры паек. Су юк. Төрмәдән төрмәгә Столыпин вагоннарының кысрык камера-бүлмәләрендә күчерәләр. Анда да бар ри­зык— балык. Анда да — тәүлегенә бер кружка су.
  Казан төрмәсеннән бу юлны без, «аеруча куркыныч биш җинаятьче», бергә башладык. Беренчебез — яңак сө­якләре калкып торган, зур кара күзле, калын кара чәчле Мәхмүт Әбҗәлимов. һич борын төшерми, кайгырмый, нин­ди дә булса бер кызык уен, сүз табып кына тора. Икен­чебез— Мәхмүткә капма-каршы, тәбәнәк, юан, әмма га­җәеп матур сынлы Гений Измайлович Республиканец — Казанда В. И. Ленин музеен оештыручы, аның беренче директоры.
  Өченчебез — атлет гәүдәле Николай Васильевич Аки­мов.
  Дүртенчебез — Ардалион Михайлович Нижегородцев, киптерелгән балык төсле ябык. Сары чәчле. Зур пыялалы күзлектән. Гел хәвефләнеп, тынычсызланып тора.
  Бишенчебез — үзем.
  Алда бер әйткән идем инде: Мәхмүт тә, Николай да, Ардалион да — бу хәлләр килеп чыкканчы комсомол җи­тәкчеләре булып эшләгән егетләр.
  Без беренче тапкыр 1938 елнын көзендә Казан вокза­лындагы Столыпин вагонының бер караңгы, тар каме­расында очраштык. Менә шуннан башлап бик күп еллар бергә булдык — уртак камерада утырдык, бер кашыктан ашадык. Ахырында Колыма приискаларына кадәр барып җиттек.
  2
  Поезд Төмән станциясенә килеп туктады.
  — Мөгаен, безне монда төшерерләр. Иртәгә Октябрь­нең егерме бер еллыгы бит,— диде Мәхмүт, тимер рәшәт­кәгә колагын куеп тыңлап.— Әнә, овчарка чиный, алырга килүләре анык.
  Әйтеп тә өлгермәде, конвой башлыгы йөгереп килеп, безнең камера-купеның йозагын ача башлады:
  — Чыгыгыз! Әйберләрегез белән! Тизрәк!
  Атылып-бәрелеп тамбурга чыгуыбыз булды, күзләре­без чагылды: перрон ап-ак, беренче күбек кар төшкән. Хуш ис, кар исе. Тынчу камерадан соң сулап туя алмый­быз.
  — Төшегез!
  Ап-ак кар түшәлгән перронга төшәргә өлгермәдек, та­гын боерык:
  — Тезләнегез! Кыбырсымагыз!
  Мондый әмерләргә без инде күнегеп беткән — вагоннан төшкәндә, вагонга менәргә әзерләнгәндә тоткын җиргә тез­ләнергә тиеш. Яңгыр явып, перрон измә пычракка әйлән­гәнме, хәзерге кебек тездән кармы, конвойның эше юк — тезлән!
  Бу юлы да карга чумып тезләндек. Бер генә кат чал­бардан, суык балтырны чеметеп алды — дерелди башла­дык. Паровоз сузып кычкырды да пошкырды, поезд китте.
  — Басыгыз! Берәм-берәм, марш!
  Без — биш тоткын. Ә безне каравыллап төрмәгә алып барырга алты конвоир һәм бозау хәтле бер эт килгән. Бигрәк зур «илтифат»!
  Төрмә капкасы янына җиткәч, конвой башлыгы безне туктатты да, конвоирларга пышылдап кына ниндидер бер боерык биргәч, вахтага керде. Без стенага таба елыштык.
  — Алло, алло,— карлыккан тавышлы конвой башлы­гының телефоннан сөйләшкәне ишетелде.— Иптәш на­чальник, аеруча хәтәрләрне алып килдек. Кая олакты­рырга?
  Без кычкырып көлеп җибәрдек. Конвой шашып калды.
  — Сез нәрсә? Сез? Акылдан шаштыгызмы әллә? — Ан­нан гадәти әмерләрен бирделәр:
  — Тезләнгегез, контр кисәкләре!
  Тагын карга батып көрткә тезләндек, Ә үзебез елмая* быз.
  Инде икенче ел төрмәдә утырабыз, һәрберебезгә зин­данны шәп чәпәгәннәр. Ләкин һаман әле үзебезнең бу хәлгә — арестант булуыбызга, бигрәк тә аеруча куркыныч­лы җинаятьче, халык дошманы булуыбызга ияләшеп бетә алмыйбыз. Менә ни өчен конвой башлыгы «аеруча хәтәр» дигәч, без пырх итеп көлеп җибәрдек.
  Әмма бу көлүебез хәерлегә булмады — кар эчендә тез­ләнеп, сәгатьтән артык көтәргә туры килде. Тешләр тешкә сугылып, шакылдап, калтырап, туңып, күгәреп беттек. Та­гын бераз болай кар эчендә утырсак, бөтенләй катып кала идек.
  Ниһаять, безне торгызып, иң әшәке сүзләр белән сүгә- сүгә, төрмә ишегалдына керттеләр, аннан приклад белән суга-төртә, карцер бинасына әйдәделәр. Төрмә капкасы алдында болай озак утыруыбызның сәбәбен соңыннан гына белдек. «Аеруча хәтәрләр»не урнаштырыр өчен төрмәнең карцерын ашыгыч рәвештә бушатырга туры килгән икән.
  «Кара козгын» чайкалып кузгалды. Без тагын киттек. Кая? Билгесез. Уйла, борчыл. Газаплан. Вакыт җитәрлек сиңа, арестант. Ун еллык юлың башланды гына бит әле.
  Әүвәл ярыйсы гына иде төсле монда. Әмма, бара тор­гач, тын кысыла, баш чатный башлады. Өстә форточка булган. Ләкин хәзер ул бозланып каткан, тыштан һава керә алмый. Озакламый сару кайнарга тотынды.
  — Ачыгыз, һава җитми!
  — һава! һава! — дип кычкыра башлаган идек, ишек­ләргә шарт-шорт приклад белән сугарга тотындылар.
  — Өнегез чыкмасын! Дөмекмәссез!
  «Козгын» каядыр түбән төшеп китте. Чайкалды. Үпкәм бугазыма тыгылгандай булды — чыдый алмадым, укшып, косып җибәрдем. Дерелдәп туңып күзләремне ачсам, кар өстендә ятам. Тирә-якта, минем кебек үк сузылып, иптәш­ләрем ята.
  Кемдер арт яктан килеп башыма типте.
  — Тере!
  Карасам, конвой башлыгы. Бәрән тиресеннән тегелгән колакчын бүректән. Тездән түбән төшеп торган бөрмә бил­ле туннан, ак пималардан — арлы-бирле атлап, кар өстен­дә аунап яткан тоткыннарның «хәлен» тикшерә — типкә- ләп уза.
  Ул тагын бер әйләнде дә, авызындагы папиросын төке­реп ташлап, әмер бирде:
  >s, — Юләр сатуны туктатыгыз! Торыгыз!
  Конвоирлар йөгереп килеп, тарта-йолыккалый баш­лады:
  — Әйдә, әйдә, кыланма!
  Мин торырга дип кузгалган идем, икеңче якка авып киттем, аяклар җансыз. Конвой башлыгы ашыгып килеп билемә типте:
  — Кара син контрның назлануын!
  ...Бер төн, бер көн сугылып-авырып, үлә язып, икенче тәүлек иртәсендә генә Тубыл төрмәсенә килеп егылдык. «Кара козгын» төрмәнең эчке ишегалдына — коридорына ук килеп туктаган. Шуның өчен без шәһәрне дә, хәтта үзе­без утырачак төрмәне дә тышкы яктан күрә алмадык. «Кара козгын»нан аңгы-миңге, көч-хәл чыгуга, беренче әмер:
  — Чишенегез! — булды.
  Суык ишегалдында шыр ялангач калып чишендек тә бозланып каткан цемент идәнгә бастык.
  Алып килүче конвой башлыгы, кулындагы папкадан безнең гамәл дәфтәрен чыгарып, фамилияне әйтә баш­лады:
  — Әбҗәлимов!
  Инде бу барлауга күнегеп беткән тоткын бер адым ал­га атлый һәм тын да алмыйча тезеп китә:
  — Әбҗәлимов Мәхмүт. 1913 елда Казанда туган, ун ел төрмә, биш ел мәхрүмлек, илле сигезенче статья (фә- лән-фәлән пунктлар).
  — Кулларыңны күтәр!
  Култык астын карыйлар.
  — Колаклар?
  Колак тишекләрен карыйлар.
  — Бөгел...
  Шулай берәм-берәм һәрберебезнең бар җирен тикше­реп карыйлар. Катып, туңып беттек. Тикшерү, тентү тә­мамланганчы киенергә ярамый.
  Ниһаять, алу-бирү, тентү бетте, безнең формулярлар конвойдан төрмә администрациясенә күчте.
  Коридорның аргы башындагы бер ишекне ачтылар. Над­зиратель әмер бирде:
  — Алга марш!
  Я алла, бу көнне дә күрәсебез бар икән — мунча! Ләү­кә. Краннар. Ләгәннәр. Сабын кисәкләре — барысы да би- шәрдән.
  Төрмәгә эләккәннән бирле мондый иркен мунчаны күр­гәнебез юк иде. Бигрәк тә хәзерге кебек, катып-туңганнан соң... *.
  Салкын су, кайнар су. Пар. Җәннәт. Ләүкәдән төшми­без. Барыбызның да тәне кабыкланып каткан. Кайнар су, пар белән җебеткәч, кабык салына башлады. Бер-беребез­не тырнакларыбыз белән кырып юабыз. Бер кат тиребез салынды, ахрысы.
  Юынып бетеп коенгач, икенче бүлмәгә чыктык. Сөлге, күлмәк-ыштан — һәрберебезгә аерым-аерым.
  — Кирәк-ярак алыгыз,— диде надзиратель, ишекне ачып.
  — Выты, багыгыз әле, душаларым,— ди Мәхмүт, юри мишәрчәләп. Үзе, арлы-бирле атлап, өр-яңа формасын күр­сәтә.— Выты, нинди кураж булдым, ә?
  — Петлицаларында алтын йолдызлар гына юк, мар­шал булыр идең,— ди Акимов көлеп. Мин дә яңа формага төрендем. Үзеңдәге күренми, кеше өстендәге чекрәеп тора. Безгә өр-яңа төрмә киемнәре: бушлат, гимнастерка, чалбар, колаклы бүрек бирделәр. Алар барысы да күксел калын киндердән тегелгән һәм барысында да канәфер тө­сендәге «ямаулар». Чалбарның тезләрендә, гимнастерка­ның якаларында, бушлатның да шулай ук якасында, җиң очларында, бүрекнең колакларында. Бу «ямау»лар, билгеле инде, киндер җитмәүдән түгел, алай-болай качып китсәләр, әллә кайдан аның кемлеге кычкырып торсын өчен. Ботинкалар да бирделәр, тик шнуры гына бер то­тым. Озын ярамый, асылынуыбыз ихтимал бит.
  3
  Сез Федор Михайлович Достоевскийның «Үле йорт яз­малары» исемле китабын, һичшиксез, укыгансыздыр. Нин­ди фаҗигале күренешләр, нинди газаплар, вәхшәтлекләр күз алдыннан үтми аны укыганда. Йөрәк тетри, әрни. Кот­очкыч ул — Тубыл төрмәсенә багышланган бу китап. Икенче тапкыр кулга алырга да куркасың аны — җаның өши. Менә шул китапта тасвирланган — Ф. М. Достоев­ский җәфаланган төрмәдә — Тубыл зинданында миңа да 1938 елның ноябреннән 1940 елның маена хәтле ел ярым­га якын утырырга туры килде.
  Башта Федор Михайлович михнәт чиккән иске төрмәдә әсир булдык. Аннан 1939 елның мартында безне, «җәм­гыять өчен аеруча куркыныч политик җинаятьчеләрне», әле яңа гына салынган махсус корпуска күчерделәр. Кеше, бигрәк тә тоткындагы кеше, һәрбер үзгәрешкә, хәтта бер камерадан икенчесенә күчүгә дә сөенә. Якалык! Надзира­тельдән башка камерага күчәчәгебезне ишеткәч, без дә сө­ендек— кабындык. Кем белә, яңа төрмәдә бәлки тормы­шыбыз яңача — җайлырак китәр.
  Әмма... Әмма кышын ашыгыч салынган яңа корпусның тар тимер баскычларыннан күтәрелеп, әле цементы да ки­беп җитмәгән, тар, ярым караңгы коридорыннан узгач, ике яктан тезелеп киткән камераларның авыр тимер ише­ген ачып, бусагасыннан атлауга, бар өметләр челпәрәмә килде.
  — Әйе... Федор Михайлович утырган борынгы төрмә оҗмах булган икән,— дидем мин ачынып, шыңшып-чинап камера ишеге ябылгач. Җаным өшеп-тетрәнеп китте. Әй­терсең лә тере килеш ләхеткә куйдылар мине.
  Хәер, болары әле алдарак... Әлегә безнең бу төрмәгә' яңа аяк басу...
  — Бу минуттан башлап исем-фамилиягез формулярда гына кала. Все! Бу минуттан башлап сез бары үзегез уты­ра торган камера саны һәм ятак саны белән генә атала­сыз. Все! Аңлашыламы?
  — Аңладык!
  — Все!
  — Бер сорау бирергә мөмкинме?
  — Тондыр!
  — Безгә туганнарыбыз белән хат-хәбәр алышырга мөм­кинме?
  — Мин сезгә төшендердем, Тубыл төрмәсе гади төрмә түгел. Ул полит-и-зо-ля-тор! Төшендегезме?
  — Юк.
  — Менә юләр. Барысын да монда мин хәл итәм. Инде төшендеңме?
  — Әйе.
  Төрмә башлыгының безне — аеруча куркынычлы биш сәяси җинаятьчене — беренче кабул кылуы шуның белән тәмамланды. Баш надзиратель безне төп торакларга алып китте. Коридорның урта бер төшендәге таныш камера ал­дына килеп туктадык. Туксан алтынчы номерлы камера.
  Әүвәле йозак, аннан камераның авыр ишеге ачылды.
  — Керегез.
  Монда атлауга, күзләребез чагылып китте — каршы стенада зур-зур өч тәрәзә. Рәшәткәләр дә башка төрмәләр­дәге төсле бөтен тәрәзәне томалап тормый, шпага рәве­шендәге уклар рамнарның урта күзләренә генә җитеп тук­тый. Өске як — рәшәткәсез, ачык. Бу камераның озын­лыгы сигез, киңлеге биш метр чамасында. Биеклеге дә әйбәт, өч метр ярым булыр кимендә. Түшәм һәм стеналар бик яхшылап известь белән акшарланган. Бу бүлмә һич төрмә камерасына охшамаган. Әйтерсең мәктәпнең класс бүлмәсе. Бигрәк тә хәзер, иртәнге кояш нурларында, бүл­мә ялт итеп тора.
  Ул гынамы? Тагын бер сюрприз. Менә шушы киң, биек, якты бүлмәдә унике карават. Шуларның бишесе бик пөх­тәләп урын-җир: яңа одеял, ике җәймә, киез, мендәр белән җыелган, һәр карават башында ап-ак сөлгеләр.
  Исебез китте. Әллә инде безне иреккә чыгарырга җые­налармы?
  Ул гынамы? Форточка ачылды: _
  — Төшке аш алыгыз.
  Сөенечтән әле әйтергә дә онытканмын: бүлмә уртасын­да озын өстәл, өстәл тирәли — ике эскәмия. Билгеле инде, караватларның, өстәл-урындыкларның аяклары идәнгә болт белән ныгытылган. Менә шушы өстәлгә ризык кил­де— зур җамаяк тулы уха. Кечерәгендә — солы боткасы. Бер чәйнек чәй, берәр шакмак шикәр. Паекка исә — алты йөзәр граммлы бодай күмәче!
  Мондый тәмле уханы, мондый тәмле ботканы, мондый тәмле күмәчне, мондый тәмле чәй-шикәрне минем моннан соң төрмәдә дә, төрмәдән чыккач та һичбер җирдә аша­ганым, эчкәнем булмады.
  Гаҗәп тантаналы бер сый булды бу Тубылдагы беренче ашыбыз. Сыйланып туйгач, өс-башыбызны салып, ап-ак җәймәләр ябынып ял итәргә яттык. Өнме бу? Төшме?
  Изрәп йоклап киттек.
  — Торыгыз! Кичке аш!
  Сикерешеп тордык. Бу ни бу! Төн. Кояш сүнгән. Лам­почкалар кабынган. Нинди рәхәт йоклаганбыз.
  Кичке ашка зур гына җамаяк туп-тулы солы боткасы. Изелеп пешкән, сөтләнеп тора. Бер чәйнек чәй, шикәр биш шакмак. Төшкедән калган яртышар паек күмәчләр дә бар иде. Туйганчы ботка ашадык, аннан тәмләп-шикәрләп чәй эчтек. Кайдан килде бу рәхәт?
  Кичке аштан соң озакламый тикшерү булды:
  — Туксан алты-беренче, туксан алты-икенче...
  — Урынында.
  Менә шунда гына инде без, үзебезнең исем-фамилия- ләребезне югалтып, бары тик санга калуыбызны төшен­дек.
  Тикшерүдән соң түшәмдәге лампочка өч тапкыр «кү­зен кысты».
  Отбой.
  Без тагын йокларга яттык. Караватта одеял ябынып, башны мендәргә салып йоклавы нинди рәхәт.
  4
  Гений Измайлович икенче көнне иртәнге чәйдән соң, чират буенча кружкаларны юып, өстәлне сөрткәч, бик җит­ди кыяфәт белән:
  — Беләсезме, егетләр,— диде,— минем башта бер даһи план туып килә. Көне буе монда бот күтәреп яту эш тү­гел.
  — Әйдәгез, егетләр,— яткан урыныннан Николай си­кереп торды,— хәзер начальниктан чаңгылар сорап алыйк та Иртеш артына походка китик.
  Кемдер көлә башлаган иде, Гений, «күз»гә күрсәтеп, бармак янады.
  — Тсс... Тик тормаган телдә бәла бар, ди. Көләбез дип карцер режимына эләкмик.
  — Үзең башладың,— Ардалион, кызарып-бүртенеп ачу­ланырга кереште: — Синең даһи планыңнан башка да сару кайный.
  — Поход — киләчәк эше,— диде Гений, Николайга ка-. pan, Ардалионны ишетмәгәнгә салышып.— Анысы да бу­лыр. Ә хәзергә мондый план — расписание тәкъдим итәм. Тыңлагыз...
  — Әйдә инде, сузмыйча гына сөйлә.
  — Ә сез бүлдермәгез. План мондый: һәр иртәдә — физ­зарядка. Аштан соң — дәрес.
  — Менә бусы даһиларча, инде мәктәпкә йөри башлый­быз,— диде Ардалион мыскыллы көлеп.
  — Йөрмәскә дә була. Менә шушы бүлмәдә.
  — Укытучылар?!—диде Ардалион, һаман каныгып.
  — Беренче укытучы — син, физикадан. Ибраһим — ша­гыйрь, әдәбияттан, Николай математикадан, Мәхмүт та­рихтан. Ә мин культура тарихыннан лекцияләр укый алам.
  — Чыннан да, план гениальный, тик мөмкинлекләре­без... чамалырак,— диде Николай, мыек астыннан гына кө­леп (ул инде мыек җибәргән иде).
  Дөресен әйткәндә, башта мин үзем дә, Генийның бу «даһи планы» эшкә ашуына шикләнеп, башкалар төсле көлеп караган идем. Ләкин көйләнде бит.
  «Дөнья культурасы тарихы» буенча беренче лекцияне Гений Измайлович үзе башлады. Буйга кечкенә, гәүдәгә тулы, йөзе нурлы, борынгы грек скульптураларына охшаш
  матур сынлы (ярыйсы ук зур «тубал» баш). Ул, өстәл янына килеп басып, бик җитди кыяфәт белән:
  — Иптәшләр, без тыңлаячак лекцияләрнең кереш те­масы...— дип, профессорларча вәкарь белән сөйли башла­гач, колакларыбыз торды.
  — Кара әле, тубалбаш, сине юкка гына Гений дип ата­маганнар икән,— аркасыннан кагып, Мәхмүт аны мактап та алды.
  Беренче лекция тирән эчтәлеге белән барыбызга да ошады.
  Икенче көнне кафедрага Ардалион чыкты. Математи­ка тарихыннан башлады. Аннан Мәхмүт, Николай, мин...
  Шулай итеп, безнең биш факультеттан торган универ­ситет эшли башлады.
  Уянгач ук — физзарядка. Аннан барлау. Иртәнге аш. Аннан соң барыбыз да өстәл янына тезелеп утырабыз. Ба­ры тик конспект язар өчен кәгазь, карандаш кына юк. Лек­ция— төшке ашкача. Аннан соң ирекле уеннар. Мәхмүт ипидән бик матур итеп шахмат сыннары эшләде.
  Уеннан соң уку. Төрмә китапханәсе бик бай икән — барлык классиклар да бар. Кичке ашка хәтле һәр кеше үзе яздырып алган китапны укый. Аштан соң — әңгәмә.
  Башта һәркем чират белән үзе укыган китабының кыс- кача эчтәлеген сөйләп чыга.
  Ә аннан соң — «Истәлекләр кичәсе». Кем нәрсә сөйли. Монда инде беренче мәхәббәт тә, беренче өметләр дә, мә­зәкләр дә. Җаның ни тели — барысы да... Ассортимент киң...
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.