- 11nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Мәхәббәттән Җырлар Кала (Кыскартып алынды)
🕥 35 minut uku
Колыма Хикәяләре - 05
Süzlärneñ gomumi sanı 4546
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2456
31.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Татлы да, ачы да син, сагышлы сагыну. Синнән качам, сине онытырга тырышам. Әмма... Әмма үзем тагын-та- гын кочагыңа — кайнар, назлы, гөләп куагы төсле гүзәл, чәнечкеле кочагыңа омтылам. Көнбагыш чәчәге төсле сокландыргыч син, сары сагыну. Синдә кояш чаткылары һәм әрем тәме. Сәкедән берәр арестант төшеп, урыны бушады исә, мин тиз генә аның урынына менеп ятам да, пальтом белән томаланып, уранып, күзләремне йомам. Биш йөз тоткынлы камерада болай да тынчу. Чиркәүнең гыйбадәт үзәгендә. Уранып яткач, тын кысыла, сулыш ала алмый башлыйм, шабыр тиргә батам. Алай да битемне ачмыйм. Уранып яткач тыныч: камера, андагы ыгы- зыгы ераклаша, югала, үземне кеше юк, аулак бер җирдә хис итәм. Рәхәт, тылсымлы бер дөньяга күчәм һәм сине күз алдыма китерәм.
...Исәнме, Зәйтүнә! Я сөйлә әле, зачетлар ничек бара? «Койрыклар» юкмы? Хәзер бит институтта «урак өсте», курстан курска күчүне хәл итә торган язгы зачетлар. Менә бит, борынгы тарихтан, истматтан, диаматтан былтыргы шикелле үзем генә булышкан булыр идем дә, жәл, көтмәгәндә хәлләрем болай булып китте. Ә шулай да, өметсез шайтан диләр бит, бу караңгы төн мәңгелек булмас әле.
Хәтерлисеңме, Зәйтүн гөлем, былтыр язгы зачетларга ничек әзерләнгән идек икебез? һаман әле минем күз алдымда.
...Ботакларын киң җәйгән нәфис алма агачлары, мәһабәт юкәләр шау чәчәктә. Хуш ис! Ә без шул агачлар күләгәсендә — йомшак чирәмдә бер кочак китапларны, конспектларны чәчеп ташлап, аунап укыйбыз, укыйбыз. Башлар томалана башлый — сугышып китәбез. Кыйнашабыз.
— Җитәр! Әнә, кулым кара көеп чыкты! — дип үпкәләп, елаган булып, китә башлыйсың. Мин йөгереп барып кочаклыйм һәм-кайнар иренеңә үреләм. Әле менә хәзер дә аның сихерле-дәртләндерүче тәме иреннәремдә... Аннан, култыклашып, көлешә-көлешә аллеяда йөрибез. Яр астында куаклыкта яшеренеп утырган энҗе таҗлы миләүшә чәчәге табып бирәм — күкрәгеңә кадыйм. Хуш ис — әйтерсең лә иң нәфис, иң кыйммәтле Париж хушбуе ягынгансың.
Төшкене ашап кайткач, тагын юкәләр астына киләбез. Кояш инде бая без яткан җирне кыздыра башлаган, төньякка, яр астына күчеп, сузылып ятабыз да, иртәнчәк укыган китаплар буенча бер-беребезгә сораулар бирә башлыйбыз. Алай күңелле, китап-конспект укыгандагы сыман ялыкмыйсың — хәтердә дә озаграк саклана. Зачетны да алдан бирәбез. Билгеләр дә иң югары. Башка студентлар безгә соклана, кайберәүләре хәтта көнләшә дә иде бит, әйеме? Бигрәк тә Фазыл. Ул гел безнең тирәдә чуала, әйтерсең, паркның башка җирендә ана урын юк. Берәр сәбәп табып яныбызга килә — «ашка таракан булып төшә». Я китабы юк, имеш, я конспекты югалган. Үзе һаман турсайган була. Ышанасыңмы, Зәйтүнә, менә шул дус булып йөргән Фазыл, турсаеп кына калмаган, өстемнән донослар да язып торган. Чын, чын! Кулъязмаларын, әләк хатларын үз күзләрем белән күрдем. Аның кулын әллә кайдан таныйм — кәкре-бөкре шайтан таяклары. Тикшерүче күрсәтте. Нәрсәләр язган бит әле, имеш, мин контрреволюцион оешмада член булганмын. Имеш, аны да шул оешмага керергә өндәгәнмен! Менә бит нинди җаһил!
Ничек инде дөньяда юкны язарга, үзеңнең иптәшеңә яла ягарга кирәк? Оятсыз. Вөҗдансыз! Мөгаен, анда вөҗдан булмаган да. Менә ул ни өчен турсайган, кара көеп йөргән. Син, Зәйтүнә, аның белән сөйләшмә. Ул хаин! Ышанма! Их, жәл, син бит хәзер бу сүзләремне ишетә алмыйсың. Ә шулай да... Шулай да тоярсың, сизәрсең. Бер-берсен бик-бик яраткан кешеләрнең йөрәкләре бер ритмда тибә, бер-берсенең күңел авазларын ерактан да ишетәләр икән ди бөек Фирдәүси үзенең робагыйларында. Мөгаен, син дә ишетерсең бу кисәтүче, сине бәла-казадан сакларга тырышучы авазымны. Ишетерсең бит?!
Их, белсәң иде, шундый-шундый сагындым үзеңне, бәгырьләрем өзелә.
Сызла, сызла, сызла, күңелем!
Сызла бер туктамыйча,
Сызла айлар, сызла еллар,
Сызла төн йокламыйча!—
дип, Сәгыйть Рәмиевнең сагышлы юлларын кабатлыйм.
Ә син, Зәйтүнә? Син дә сагынасыңмы мине? Әллә? Юк, юк! Әйттем исә кайттым — әлгаязе биллаһи. Без бит ахирәт дуслар, ахирәт җаннар...
— Даң-доң! Даң-доң!
Чиркәү диварлары барлык аллалары, фәрештәләре, изгеләре белән чайкалып китте. Минем дә иң кыйммәтле, иң изге уйларым челпәрәмә килделәр. Ыгы-зыгы, шау-шу.
Биш йөз мәхбүс берьюлы сәке, сәндерәләреннән чуен плита идәнгә сикерделәр. Мин дә.
Барлаудан соң түрдәге сәкеләрнең берсе астына чүктем дә — монда ишек төбе — параша янындагы кебек мәхшәр түгел, тынычрак — тагын уйланып бетмәгән уйларымны очларга тотындым.
— Бәй, син монда качкансың ич, эт белән эзләп тә таба алмассың. Чык әле, бер шигырь яздым,— дип, Сөббух мине тартып-йолкып үзе янына чыгарды. (Әрәм калды уйларым, кайдан тапты, хәерсез.) — Менә тыңла.
Исем китте — дүрт юллык кына шигырь укыды — тирә-як яктырып китте. Идел, аккош кебек ак пароходлар һәм җыр. Маяк яндыручы кызның көймәдәге җыры.
— Син, кара әле, миннән нигә качасың? — диде Сөббух шигырен укып бетергәч, миңа үпкәләп карап. Ялганлый алмыйм, серемне ачтым, Зәйтүнәне сагынуымны әйттем.
— Әйдә, бүген икәү параша чыгарыйк. Бүгенге баш дежурный безнең авыл егете. Мин аннан Зәйтүнәне институттан телефон аша чакыртып, иртәгә күрешү оештыруың үтенермен,— диде Сөббух, бер дә көтйәгәндә мине канатландырып.
— Май кап! — дип сикереп тордым.'—Әйдә, тизрәк старостага барыйк. Парашаны башкаларга биреп куймасын тагын!
3
Әйтерсең лә чиркәүнең барлык эреле-ваклы кыңгырауларын кактылар. Казан Кремле астындагы зур чиркәү — биш йөз тоткын утырган төрмә жу итте. Хәбәр яшен тизлеге белән телдән-телгә, сәкедән-сәндерәгә күчте.
— Күрешү!
— Очрашу рөхсәт иткәннәр.
Хәйран калмаслык та түгел бит, бу чиркәү төрмәгә
әйләнгәннән бирле, мондый хәлнең һич булганы юк. Ву« луы да мөмкин түгел, чөнки бу камерада аеруча куркынычлы — илле сигезенче, илле тугызынчы статьялы арестантлар. Аларга нинди күрешү? Ә менә көтмәгәндә — хәбәр! Илле сигезенче статьялы мәхбүскә күрешү биргәннәр.
Бу сөенечле хәбәрне ишетүгә, бөтен камера чират торып мине тәбрикләргә, үземне ничек тотарга, ничек сөйләшергә — очрашу вакытында нинди хәбәрләр алып калу кирәклеген өйрәтергә кереште! Хәтта берсе папирос кәгазе китереп бирде: «Бу кәгазьгә үзеңә кирәкле сүз- ләрне-үтенечеңне яз да бармак арасына кыстыр. Күрешкәндә кызның кулын гадәттәгедән озаграк кыс, чәнчә бармагың белән учын кытыкла һәм кәгазеңне аның кулында калдыр». Алдым. Яздым. Ятып калганчы — атып кал. «Зәйтүнә, минем нахак гаепләнүем турында Сталин иптәшкә хат яз». Кем белә, Сталинга барып җитсә, бәлки «Азат итәргә!» дигән фәрман килер. Тик менә, каушап, идәнгә — надзирательләр күзенә төшереп >ңибәр- мәсәм генә ярар иде инде. Кәгазьне төкерекләп бармак арасына кыстырып йөри башладым — күнегергә кирәк.
— Беренче эшлисе эш,— диде камерадагы блатной- ларның атаманы Папа Пий II, үзенең аеруча булдыклы, ышанычлы «мөрит»ләрен җыеп алып,— көзге һәм каләм 6. Егетебезне тулысынча тәртипкә китерү хаҗәт.
Шундук бер төркем шыр ялангач «мөрит»ләр идәнгә утырып ике биш тиенлек бакырны эшкәртә башладылар. Бер бакыр тәңкәне чуен идәнгә ышкыйлар — ул көзге булачак. Икенче бакыр тәңкәне кисеп шул ук идәнгә кайрый башладылар. Ул каләм * («бритва») булачак. Ул арада әле кичә генә монда килеп эләккән бер «медвежатник» (фатир карагы) килеп, өстендәге өр-яңа күк сатин күлмәген салып бирде.
— Кыз алдында мескен күренмә!
Инде чалбар һәм итекләр кирәк иде. Армиядән киеп кайткан кыек сырлы күк тукымадан тегелгән галифе буй- буйга таралды да төште — бигрәк хәтәр туза икән. Ә итекләр кәвеш булып кына калганнар иде инде. Үрә бастырып куйганда балтырлар шешеп, сала алмагач, кунычларын телгәләгән идек. Бу якны да кайгыртучылар табылды.
— Карчыгам, бер дә кайгырма,— диде камера старостасы, кап-кара сакаллы, кара ■ бөдрә чәчле чё^ән Роман (ат карагы!), һәм шуднук сәкегә утырып, аягындагы хром итекләрен салып миңа тоттырды.— Ки, минем төсле биеп китәрсең... Чалбар да жәл түгел, ләкин, үзен күрәсең, бу чалбарга син башың белән кереп чумасың. Әй, Петушок,— дип ул яныбыздан узып барган ярдәмчесен, минем чамалы блатной егетне туктатты һәм аны, ярминкәдә ат сайлаган сыман, әйләндереп-тулгандырып карады да: — Күгәрченем, яле, сал чалбарыңны,— диде.
— Ә мин?..— диде Петушок, аптырап,— минем трусик та юк ич.
— Ярамаган тагын, монда кызлар юк, бераз җилләрсең.
Ул минем трусикны аңа бирде дә, кара постау чалбарны миңа кидерде һәм сакалын дерелдәтә-дерелдәтә көлде: — Менә, карчыгам, бөтенләй бүтән кошка охшадың.
— Даң-доң!
— Барлау!
Камерага һау-һаулап этләр, алар артыннан сакчы солдатлар керде.
Барлаудан соң Папа Пий II нең шәхси чәчтарашы «Чикерткә» мине тулы тәртипкә китерә — сакал-мыекны кыра, чәчне кырка башлады.
Эш байтак озакка сузылды: бер-ике сыздырып алган саен «каләм»не идәнгә кайрарга туры килде, юкса битнең тиресен каезлый башлый. «Чикерткә», дөресен әйтергә кирәк, хәленнән килгәнчә авырттырмыйча, шома итеп, төкләрне калдырмый кырырга тырышты һәм нигездә бу теләгенә иреште дә бугай. Биттә, борын астында әллә ни күзгә чекерәеп торган кылчыклар күренми. Минем кулда әле генә барлыкка килгән «көзге» — шоп-шома ялтырап торган биш тиенлек бакыр тәңкә. Аны эш барышын күреп, тикшереп торыр өчен «Чикерткә» үзе бирде. Билгеле, биттә, ияк астында, муенда кәгазь өстенә кәгазь ябыштырылган «ямау»лар барлыкка килде. Әчетә, сызлый. Шулай да кыяфәт яхшы якка үзгәрде. «Ямау»лар иртәгәгә хәтле бөтәеп рәтләнер. Папа Пий II үзе килеп тикшереп, «Чикерткәнең эшен яхшы дип тапты. Аннан соң староста, баш надзиратель белән сөйләшеп, бер чиләк су алдырды — ул кичләрен аяк-кулларын юып ята торган иде. Бу юлы да шул максат беләндер дип уйласам, мине чакырды:
— Карчыгам, кызың янына хуш исле булып бар, мә бер чиләк су: яхшылап юын.
Кемдер сабын белән мунчала да китерде. Суд алдыннан бер юындырганнар иде, шуннан бирле тән су күрмәгән. Юыну түгел, эчәргә җитми бит су.
Ә монда — мөлдерәмә тулы бер чиләк!
Кичке аш вакытында староста миңа үз «хәзинәсеннән (аерым җамаяктан) өстәмә рәвештә бер өлеш баланда, бер өлеш галушки бирде. Ашап бетерүгә тагын бер сюрприз.
— Кил, карчыгам, монда,— ул үзе янында гына йоклата торган Петушокны куып төшерде дә миңа шул урынны күрсәтте,— ят рәхәтләнеп, аяк сузып, йокла, кыз белән күрешер алдыннан сине идәндә аунатып булмас.
Мин чиркәү түрендәге изге такта түшәккә менеп, аягымны сузып яттым...
4
Иртәнге баландадан соң киенү байтак вакытны алды. Старостага берсе дә ошамый. Имеш, итек кунычлары көзге кебек ялтырамый, чалбарда җыерчыклар. Күлмәкнең ике төймәсе юк икән... Мөритләр ярдәмендә барысын да рәткә китерергә туры килде. Староста мине әйләнде- реп-тулгандырып карады да, ниһаять: «Кунак кызы кебексең,— диде.— Бар, бар, кит, ишек янында бөтерел, сакчы чакыруга әзер тор! Юкса алар, бер кычкырыр да, чыкмый дип, ишекне ябып та куяр. Бар, бөгелмә, төз тор. Төрмәгә эләгүгә җебегән, димәсен! Бар инде!»
Ишек янында әйләнәм, хәзер үк чакырмасалар гына ярар иде. Уйларым белән җыенып беткәнем юк. Юкса, төн буена да гел шул турыда уйлап чыктым бит. Ә шулай да әйтеп каласы сүзләр уйлаган саен өстәлә бара. Күрешүгә бары ун минут вакыт бирәләр. Менә шул ун минутта, сигез ай буе җыелган бөтен уйларны, сагынуымны, сагышымны — барысын-барысын да әйтеп бетерергә кирәк. Юк, алай ярамый. Хисләр соңыннан. Иң элек менә бу бармак арасындагыны озатырга. Тукта, төшеп калмаганмы үзе? Юк, төшмәгән әле, бар. Кая, төкерекләп ябыштырыйм, ашыкканда шуып төшеп кала күрмәсен, тфү, тфү. Аннан өс-башны кайгырту кирәк бит. Радиодан, «Кызыл яшьләр», «Яшь ленинчы» газеталарыннан аласы гонорарлар бар иде, шуларны алырга дежурный алдында Зәйтүнә исеменә доверенность язармын. Бәлки, менә шушы доверенность язган арада язуны да бирергә? Алай уңайлырак булмасмы? Менә шул гонорарларга Зәйтүнә Печән базарыннан ботинкалар, костюм- чалбар, эчке киемнәр алсын. Тагын нәрсә? Ә-ә, башка фуражка да кирәк бит әле... Тагын нәрсә? Әйе, бер-ике передача да китерсен — ашамлыклар һәм тәмәке. Тәмәке күбрәк кирәк. Камерадагы иптәшләрне аз булса да сыйларга. Менә бит алар мине ничек ялт итеп киендерделәр. Бәйрәм ашы — кара-каршы. Аннары әле бит институт хәлләрен сорашмадым. Хатип Госмановның хәле ничек? Аны кулга алмадылар микән? Тагын нәрсә турында? Күкчәтаудан, әтиләрдән хат юк микән?
йозакны шалтыраталар — ачалар!
Тукта, иң алдан нәрсәне әйтергә булдым әле? Әй, шайтан алгыры, онытып та өлгердем бит, ә! Хат! Хат!
Ишек ачылуга, дежурный йөгереп керде дә мине этеп җибәрде:
— Кит моннан. Тыңлагыз, фамилиясе аталганнар әйберләрен алып ишек алдына! Староста! Монда кил, билге ясап тор.
— Иванов Иван Петрович!
— Мин!
— Рамазанов Сабир!
— Мин.— Уртадагы сәкедән сары сакаллы бер карт төште, капчыгы балкага кысылып калды, ала алмый.
— Чык! Нәрсә корсаклы хатын төсле тулганасың?
Мин капчыкны ычкындырып җибәрдем. Карт ишеккә йөгерде,
— Базарбаев Аманбай.
Моны ишетүгә, башым әйләнеп китте, Аманбайдан — тагын бер якын дустан аерылдым бит. Кая алып китәрләр инде аны? Янә очрашырбыз микән?
— Джапаридзе...
— Хәсәнов...
Камерадан ике йөз иллеләп тоткынны этапка алды-, лар. Әйтүләренә караганда, Норильскига. Аннан каршыдагы — Кремль астындагы икенче төрмәдән тагын ике йөз иллеләп мәхбүсне безнең камерага китерделәр. Китте ыгы-зыгы, урын өчен талашу-сугышу. Ярый әле староста мине онытмады. Түрдәге икенче кат сәкедән урын бирде.
Ә күрешү?
Мондый мәхшәрдә нинди күрешү булсын, ди. Юкка гына җилкендем. Инде менә нишләргә дә белмим. Киемнәрне салып хуҗаларына тапшырырга кирәк.
— Ба-лан-да!
Кизү торучы унбашылар ишек төбенә җыелды. Ишек ачылды. Ике колагыннан ике мәхбүс күтәргән кисмәкләр камерага керә башлады. Әче кәбестә исе борынны
ярып китте. Безнең унлыкка да миски килде. Мин дә кон- серва банкамны алып чиратка бастым.
— Салахов,— ишеккә!
Банкам кулымнан төшеп китте.
— Күрешү вакыты биш минут. Очрашуга килгән кешеләргә якынлашырга, кул бирергә ярамый, һичбер нәрсә алырга, бирергә рөхсәт юк. Бары минем аркылы. Политика турында сөйләшергә ярамый. Төшендеңме?
— Төшендем.
— Атла!
Кузгалдым—тез буыннарым калтырый. Я, алла, өнемме, төшемме? Чыннан да, хәзер мин аны... күрерменме? Зәйтүнә! Нихәтле әйтелмәгән сүзләр, хисләр... йөрәктә. Шуңа, ахры, ул дөп-дөп итә. Юк, юк, каушамыйм. Каушама, күңелем! Син, син бәхетле. Ул, ул саф мәхәббәт, керсез-изге мәхәббәт бу ишек артында бит. Ул, мөгаен, минем кочагыма ташланыр. Аңа аны эшләмә, моны эшлә дип кисәтүче дежур надзиратель юк бит...
Ишек ачылып китте.
Мин бусагадан атладым да сын булып катып калдым.
Бу ни бу? Әллә инде күзләрем буыла? Нинди оятсызлык бу, нинди мәсхәрә?
— Нигә ул монда? — дип кычкырып җибәрдем ачу- ымнан-әрнүемнән калтыранып.
— Зәйтүнә — минем хатыным,— диде Фазыл күзләрен тозландырып. Ә аның янында басып торган Зәйтүнә башын иде.
— Булмас, булмас! — Бер-ике адым алга атладым да, бизгәк тоткандагы кебек туңып, чирканып, дерелди башладым.— Ул — хаин! Ул минем өстән ялган әләк язган.
— Хатыным алдында хурлама! — диде Фазыл, кара көеп.
— Ә-ә, хурламамы? — бүлмә уртасында миңа утырырга куелган табуретканы күтәреп алып Фазылның башына сугарга омтылган идем, надзиратель, йөгереп килеп, кулымнан тотып калды.
Зәйтүнә кычкырып елап җибәрде.
— Күрешү тәмамланды! — диде дежурный надзиратель, табуретканы идәнгә куеп.
Очрашу бүлмәсеннән мине туп-туры карцерга алып киттеләр.
...Зәйтүнә белән вафасыз күрешүдән соң, биш тәүлекне карцерда уздырдым, аннан чыгаргач тагын шушы йортка китерделәр.
Бердән ачлык, икенчедән сөйгән кызымның хыянәте мине ярыйсы ук йончыткан иде. Ашыйсым килә. Уйдан- гарьләнүдән баш чатный. Кайда, кемгә зарны түгәргә? Аптырагач, бердәнбер дус Сөббухны эзләп киттем, этапка кумаган булсалар гына ярый инде үзен. Алтарь тирәсендә каранып йөргәндә, өстән берәү кычкырды:
— Әй, күзлекле!
Туктадым. Баксам, өске сәндерәдә аякларын салындырып утырган кара сакал — староста, бармагы белән ишарәләп, мине үзе янына чакыра икән.
— Кил әле монда, карчыгам. Хәлләр ничек?
— Ярый шунда.
— Яраса, кил, утыр.
Мин теләр-теләмәс кенә аның янына күтәрелдем. Ул бөтен йөзен каплап алган кара, куе сакал-мыегын ике куллап тарап-купшыланып алды да, сул күзен кысып, хәйләле бер караш белән сорау бирде:
— Сине китап яза диләр, дөресме?
— Элек дөрес иде, хәзер юк!
— Ничего, хәзер дә була, батя... Мин сиңа бер эш таптым, үзе ашлы, үзе тузансыз, кичен яныма кил, туйганчы ботка ашарсың. Килештекме?
— Килештек.
Нинди эш тапты икән миңа бу ат карагы?
Менә бит, уйламаганда эшләр җайланды да китте. Көн дә — өстәмә бер паек икмәк. Аш та баланда түгел — ит шулпасы, ботка, кайвакытта котлет, староста казаныннан. Үземә генә түгел, Сөббухка да өлеш чыгар...
Ә эше? Эше, староста үзе әйтмешли, тузансыз да, өреле дә. Нәрсә эшлим дисезме? Сөйлим. Көн дә, кичке баландадан соң, йокы алдындагы тикшерү-барлауга хәтле, хикәят сөйлим. Кече яшьтән үк «Әлфе ләйлә вә ләйлә», «Кырык вәзир», «Шаһнамә», «Әбүгалисина», «Тутыйна- мә», «Салсал» кебек гарәп әкиятләрен укып үскәнгә, запас җитәрлек. Менә хәзер ул ярап куйды. Көн дә бер яңа әкият сөйлим — тоткында утырган халык гарәп әкиятләренең гүзәллегенә, андагы батыр шаһзадәләргә, сылу кызларга, бигрәк тә тәмледән-тәмле «әнваг-әнваг нигъмәтләргә», шәрабларга хәйран калып, хыял дөньясында йөзеп, үзенең бүгенге кызганыч хәлен бик азга гына булса да онытып тора, шуның өчен минем әкият сөйләр вакытны көтеп җиткерә алмыйлар. Бу әкиятләрем бигрәк тә камераның хуҗасы — ат карагы чегәнгә ошый: йотылып тыңлый...
— Алтын кеше бит син, бөркетем. Авызыңнан энҗе- мәрҗәннәр коела. Синең урын монда түгел, җәннәттә бит, җаным,— дип, аркамнан кагып, үсендереп куя.
Камерадагы биш йөз мәхбүс мине белә, килә башласам, торып, сәкесеннән урын бирә. Мин хәзер сәке астында — кандала оясында түгел, алтарьда, староста янында — якты, киң урында ятам.
Менә бит, бәхет, киләм дисә, күктән төшә.
Сигез ай Пләтән төрмәсендә көне-төне сорау алуга йөреп, карцер паегында торып, коры сөяккә калган идем. Хәзер чиркәүдәге бер ай эчендә тазарып, тулып киттем.
— Сөбханалла,— ди Сөббух, әллә көлеп, әллә инде чынлап.— Син көннән-көн матураясың.
Ахрысы, Сөббух күз тидерде. Бер төнне мине уяттылар да ашыгыч рәвештә каршыдагы икенче төрмәгә алып киттеләр. Нәрсәгә? Билгесез.
6
— Сез җинаятьчеләрне төрмәдән качарга өндәгәнсез һәм, шул явыз ниятегезне тормышка ашырыр өчен, төркем туплагансыз, чиркәү идәне астыннан Казанка елгасына таба подкоп ясарга әзерләнгәнсез. Бу җинаятегезне таныйсызмы?
— Гражданин тикшерүче...— Өстәл артында ниндидер бер папка ачып, кәгазьләр актарган күзлекле кешегә аптырап карадым. Әллә инде башка берәү белән бутый? — Гафу итәсез, мин бернәрсә дә белмим. Нинди подкоп?
— Молчать! — Тикшерүче, берәү энә чәнчеп алгандай, кинәт чәчрәп торып кычкырып җибәрде, папкадан бер табак язылган кәгазь алды.— Менә гаебең! Сез берәү дә сизми дип уйлагансыздыр. Безнең күз җир астыннан да күрә. Номерыгыз барып чыкмады! Яндыгыз. Соңгы тапкыр сорыйм: җинаятегезне таныйсызмы, юкмы?
— Гражданин...
— Җитәр! Конвой! — Ишек ачылып, мине монда алып килгән солдатларның берсе атылып керде.— Менә бу адәм актыгын карцерга! Гаебен өстенә алганчы чыгармаска. Марш!
— Бар, бар!
Надзиратель этеп-төртеп карцерга тыкты да, тимер ишекне шалтыратып ябып, бикләде. Мин бусагада басып калдым — узарга урын юк. Озынлыгы биш, киңлеге өч метр чамасындагы таш капчык — тәрәзәсез дүрт цемент стена. Түшәмдә тузанга, пычракка катып беткән бер лампочка кызарып тора. Тынчу. Ярым караңгы. Бала-чага тавышы. Башта мин үземнең күзләремә дә, колакларыма да ышанмадым — саташам, ахры. Тора торгач бераз күз ияләште. Анадан тума ундүрт-унбиш яшьлек үсмер малайлар берсе өстенә берсе атланып тартышалар, сикерәләр, егылалар, сугышалар.
— Әфәнделәр! — Почмактан нечкә бер тавыш колакны кыеп китте һәм шуннан ук җирән сакаллы берәү күтәрелде. Бусы трусиктан. Күкрәгендә ялангач кыз сурәте һәм язу: «Мәхәббәт өчен җан фида!» Шау-шу акрынлап тынды. Теге җирән сакал алга чыкты: — Әфәнделәр, безгә яңа барон килгән, баш иегез.
Җирән сакал алдымда яртылай сыгылып төште.
— Барон,— диде теге җирән сакал иелгән килеш,—ч безне гафу итегез, киләсегезне белмәгән идек!..
Арттан берсе кычкырып җибәрде.
— Баронга көзге кирәк, үзен күрәсе килә.
Ул арада минем алда басып торган бер пумала башлы малай ялт борылып, нәкъ минем борын төбендә туңкайды.
— Музыка!
Теге туңкайган малай шатыр-шотыр җил чыгара башлады.
— Ха-ха-ха!
Акылдан шашкан кебек акыру, хихылдау, кычкыру. Мин нишләргә белми аптырап торганда, теге җирән сакал тагын команда бирде:
— Парад!
Ул әйтеп тә бетермәде, әле генә минем алда туңкаеп торган малай сикереп җилкәмә менеп утырды, башкалар аның артыннан тезелделәр.
— Шагом а-арш!
Әмер ишетелүгә, җилкәмдәге бала, аяклары белән күкрәгемә тибеп, кузгалырга боерды.
— Бер-ике, бер-ике.
Мин теге пумала башны күтәргән килеш алдан, калганнар арттан...
— Ходаем, падишаһны сакла...
Җилкәмә атланган малай нечкә кызлар тавышы белән патша дәүләте гимнын башлады, башкалар күтәреп алдылар. Алар улый, ә минем тыным кысыла. Җилкәдәге пумала баш үзе албасты сыман авыр, җитмәсә, ботлары
белән муенны кысып, үкчәләре белән күкрәгемә тибеп куя: «Тизрәк!»
Кайда тизрәк, мин абына-сөртенә камераны ике тапкыр әйләндемме-юкмы, әлсерәп егылдым. Арттагылар барысы да минем өскә аудылар. Шаркылдап, хихылдап көлү, акыру. Ә мин изелеп-ватылып, инде һуштан язам дигәндә генә, тагын әмер яңгырады:
— Җитәр, баронны өйләндерергә вакыт!
Өстемдәгеләр этешә-төртешә тордылар.
Ә мин кузгала алмыйм.
— Кияү егет,— теге җирән сакал, алдыма тезләнеп, мыскыллап көлә башлады,— поп сине кем дип чукындырган иде?
Минем телем дә әйләнми.
— Күсе, тукта әле,— җилкәмә атланып йөргән пумала баш миңа карап-карап торды да кычкырып җибәрде.— Бу бит чиркәүдәге әкиятче!
— Син каян беләсең? — Күсе чыннан да күсе сыман сузылып пыяла күзләре белән карады.— Бәлки, ул түгелдер?
— Үткән атнада мин үзем тыңладым. Менә дигән әкиятләр белә,— ул баш бармагын күтәреп телен шартлатты.— Да, ул язучы, яңа таныдым.
— Писарьмы?
— Юк ла, китаплар язган.
— Ә-ә-ә! — Җирән сакал миңа аптырап, икеләнеп карады да кинәт кычкырып җибәрде: — Тамаша бетте. Әкиятчегә урын бирергә!
Пумала баш йөгереп килеп мине күтәреп торгызды да Король утырган җиргә — түргә алып барып утыртты.
— Гафу итегез, язучы абый, мин башта сезне танымыйча калдым.
Ул арада тагын ишек шалтырады. Ачылды. Тагын ике кешене этеп-төртеп керттеләр. Берсе ишектән көчкә сыеп керде — дәү, юан; икенчесе — тәбәнәк, ябык.
Ишектән керүчеләр башларын да күтәрергә өлгермәделәр, шәрә үсмерләр алар өстенә ташланды. Алдарак торганы дәү җилкәләрен күтәреп, өстенә ташланганнарны атып бәргән иде, бөтен карцер аның өстенә ябырылды. Ектылар да таптый-изә башладылар.
Артта калган тәбәнәк буйлы моны күреп, куркуыннан, ахры, үзе егылды. Теге дәү озак көрәште, әле бер, әле икенче малайны алып атып карады, әмма җиңелде. Җирән сакал үзе аның өстенә менеп кунды. Калганнар параша капкачы белән суга-суга йөдәттеләр.
Дәү ахырда егылды.
Шуннан соң аны «өйләндерә» башладылар — поп кушкан исемен әйттерделәр, кайда, кем булып эшләвен аныкладылар. Ул бер районда прокурор булып эшләгән, имеш — җирән сакал үзе таныды. Менә ни өчен аңа каныгалар икән. Авыз-борыны кан булуга карамастан, прокурорны әүвәле утырттылар. Аннары чалбарын салдырдылар һәм һәр малай тимер кашык белән өч тапкыр аның «йомшак» җиренә сугып үтте.
Прокурор тәмам хәлдән таеп егылды. Шуннан соң гына «өйләндерү» тукталды. Тәбәнәк тоткын иректә укытучы булып эшләгән икән, аңа тимәделәр.
— Менә сиңа кадак, прокурор әфәнде,— дип, Король параша өстендә көчкә утырган дәүгә зур бер кадак сузды. Пумала баш кадакны алып прокурорның борынына төртте, теге башын күтәрмичә генә алды. Карышырга җөрьәт итмәде, ахрысы. Король, күзләре белән бораулап, сүзен ялгады: — Подъемга хәтле ишекнең ике тупсасын казып чыгар. Ә син, Пумала баш, карап тор. Казымый башласа, параша капкачы белән җилләтеп ал.
Отбойдан соң кем кайда торса, шунда утырып, чүгәләп йоклап китте. Камера-карцерда бары Король, Пумала баш һәм мин «оста әкиятче» генә сузылып яттык. Бары хәзер генә мин үсмер малайларның нигә шыр ялангач булуына төшендем. Бөтен киемне бет сарып алды. Күлмәк үзеннән-үзе кыймылдый. Шундый үзәккә үткәзеп тешлиләр, чыдап булмый. Аптырагач, мин дә чишенеп ташладым.
Ә ишек бусагасында кытыр-кытыр штукатур, кирпеч вагы коела. Прокурор карцер ишегенең тупсаларын чокый...
Җәй. Көмеш толымнары белән чайкалып-дулкынланып яткан дала. Еракта ап-ак киез өйләр күренә. Әчкелтем кымыз исе борынны кытыклый. Ә мин кылган эчендә сузылып ятып хәл җыям. Талгын гына җил исә. Нинди рәхәт... Менә кул астында гына кып-кызыл булып пешкән җир җиләге. Авыз итим әле дип кулымны сузган гына идем, ниндидер тавышка сискәнеп уяндым.
Карцер буп-буш, бер кеше калмаган. Ишек каерылып ташланган. Коридорда яткан тимер ишек өстендә надзиратель басып тора: күзләре акайган, әле бер, әле икенче якка карый.
— Әй, мондагы тоткыннар кайда?
Мин аптырап сикереп тордым да ялангач икәнемне тоеп, яңадан чүктем.
— Белмим.
— Ничек белмисең? Итекне кем җимерде?!
Ул арада тагын берничә надзиратель йөгереп килде дә сүгенә-сүгенә кире борылды.
Алдан килгән надзиратель аптыраудан, ахры, идәндә яткан ишекне бераз күтәреп торды да ташлады һәм мине кисәтте:
— Әй, син, кара, беркая да китмә!
Мин киенә башладым.
Төрмә ишеге алдында шау-шу. Этләр өрә. Ике тапкыр мылтыктан аттылар.
Бераздан төрмәнең столяр цехында эшләүчеләр килеп, каерылып ташланган ишекне киредән урынына куя, цементлап ныгыта башладылар. Алар миңа надзиратель күрмәгәндә бер паек икмәк, өч-дүрт төремлек махорка бирделәр.
Озакламый карцердан качкан яшүсмерләрне берәм-берәм өстерәп-кыйнап китерә башладылар. Прокурор белән укытучыны бәйләп бәдрәфкә ташлаган булганнар икән, аларны да китерделәр. Ишек, урынына куелып, тагын ябылды, аркылы тимер билбау-болт белән кысылып бикләнде. Карцер тагын тулды. Бары тик Король белән Пумала баш кына күренмәде. Әллә инде алар төрмәдән чыгып, качып өлгерделәр, әллә инде аларны башка җиргә яптылар. Кире китерелгән үсмерләрнең барысының да диярлек кул-аяклары яраланган, тәннәре кара көйгән иде. Әмма берсе дә еламый, бары тик сүгенәләр, ишекне кагалар. Ул арада карцерның түшәмендәге люк ачылды да шлангтан су сиптерә башладылар. Озакламый су билдән булды.
Төнозын бил тиңентен суда тоттылар. Каты кыйналудан җәрәхәтләнгән, хәлсезләнгән өч малай басып та тора алмыйлар. Аларны иптәшләре, алмаш-тилмәш, стенага сөяп, күтәреп тордылар. Бара-тора минем аякларны да көзән җыера башлады. Тагын бераз су эчендә калсам, егыла идем.
Ниһаять, подъемга чаң какканнан соң, карцерның ишеген ачтылар — су, буа ерылгандай, коридорга җәелде. Җиңеләеп киттек.
Надзирательләр мине алырга килгәннәр икән. Шул юеш, өстән су саркып торган килеш, төрмә кәнсәсенә алып киттеләр. Өч тимер капка ачылып ябылды. Ниһаять, тәрәзә рәшәткәсе күгәреп беткән озынча бүлмә. Ярым караңгы. Өстәл. Кәгазьгә төртелгән күзлекле тикшерүче, башын да күтәрми, миңа:
— Ничек, җинаятегезне таныйсызмы? — дип эндәште, — Нинди җинаять?
Күзлекле урыныннан сикереп торды да акырды:
— Конвой, алып китегез, карцерда чересен!
Хәзер җәйнең иң матур чагы — июль уртасы. Мондый чакта кемнең генә күңеле табигатькә талпынмый. Тәнгә сихәт, күңелгә рәхәт бирүче яшел урманнарда, хуш исл$ чәчәкләр белән балкыган болыннарда кемнең буласы кил* мәс?
Ә мин менә инде сигезенче тәүлек тынчу карцерда җәфаланам. Көн дә тикшерүче чакырта. Хәзер инде төн уртасында, йокы басканда, төрмә шомлы тынлыкка батканда алдыра башлады, һаман бер сорау.
— Төрмәдән качу чараларын кемнәр белән, ничек әзерләдең син, халык дошманы? Әллә кайчан инде сине атарга кирәк иде. Әгәр бу җинаятеңне дә өстеңә алмасаң, сиңа котылу юк! Әйт, төркемеңдә кемнәр бар иде?
Ә минем башым әйләнә, күз алдым караңгылана — нинди качу? Нииди төркем? Нинди җинаять?
Кинәт ишек ачылып китә. Ике таза егет — конвоирлар мине кыйнарга тотыналар. Ә тикшерүче һаман бер сүзне кабатлый:
— Әйт, төркемеңдә кемнәр бар? Кемнәр?
Менә бу карцерның калын таш стенасы артында өч- дүрт адымда гына урам. Кремль астындагы бу урамнан Казанкага коенырга йөри идек без. Их, хәзер менә ичмасам бер генә тапкыр шул суга чумып чыксаң. Бөтен кер, бар кайгы юылыр иде...
Шалтырап ишек ачылды.
— Следовательгә!
Әүвәле ике тәүлек, бигрәк тә иртән паек һәм баланда алганда, ашказаным борып-авыртып теңкәгә тиде. Башкалар ашаганны күрмим дип, күзләремне йомып ятам. Староста: «Утыз тугызынчының паегын, баландасын кире алыгыз. Ул ачлык игълан итте»,— ди. һәр иртәдә. Бүген инде дүртенче тәүлек. Инде ашыйсы килүдән бигрәк эчәсе килү җәфалый. Иреннәрем ярылды. Температурам күтәрелде. «Бер генә тамчы су...» Әмма мин бирсәләр дә эчмим, үзем- не-үзем газаплыйм. Үлемгә дучар итәм. Авызда инде төкерек тә юк, ахрысы. Тел кабарган, эчәсе килә. Бер генә йотым...
Соңгы сорау алуда аңымны югалтканчы кыйнап, мине карцерга китереп ташладылар. Бөтен тәнем кара янган, сул кулымны күтәрә дә алмыйм — сызлый. Әллә сынган, әллә чатнаган. Бары соңгы сорау алуда гына «подкоп»ның
кайдан килеп чыгуын төшендем. Чиркәүдә әкият сөйләгәндә мин, тыңлаучыларны мавыктырыр өчен, пиратлар турында, аларның замоклардан, ныгытмалардан качуларын да тасвирлый идем. Кемдер «чирткән». Менә шуны инде «подкоп»ка хәтле күперткәннәр. Ә мин хәзер шул юк «подкоп»ны, «төркем»не табып бирергә тиеш.
Табалмыйсың, яшерәсең икән — яңа срок!
Ун ел төрмә. Биш елга хокуктан мәхрүм булу! Инде өстемә җинаять — төркем белән төрмәдән качуны җитәкләү... Караклар, кеше үтерүчеләрне генә түгел, ә хөкүмәтнең, халыкның кан дошманнарын төрмәдән алып чыгарга «җыенган» кеше бит мин... Ә бу җинаять тагын кимендә ун ел төрмә өстәячәк миңа. Булмаса — ату!
Менә ни өчен мин аңлы рәвештә ашау-эчүдән ваз кичтем. Бу — соңгы таянычым. Мин инде икенче яланы — нахак гаепне җентекләп тикшереп, аклауны таләп итәм.
Карцерда инде берничә тапкыр тоткыннар алышты. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, мине бер генә карак та, бер генә рецидивист та рәнҗетмәде, киресенчә, миңа ятарга урын бирделәр. Паекларымны, ач булуларына карамастан, гадел рәвештә кире кайтаралар һәм хәзер чиратлашып ишекне кагалар:
— Кеше үлә, врач килсен!
— Доктор!
Иреннәремдә — кан. Авызымда — тоз тәме. Их, бер генә йотым су...
— Мәгез, эчеп җибәрегез.
Бер стакан су, саф салкын су! Чайкалып, түгелеп миңа килә.
— Башын күтәрегез.
Кемдер башымны күтәрде. Стакандагы салкын, шифалы суның дымы инде иреннәремдә тоела, уф алла! Моны да күрер көн бар икән! Бар хәлемне җыеп үреләм. Өстәл! Өстәл янында — күзлекле кеше.
— Эчеп җибәрегез!
Сылык итеп кире егылдым. Стакандагы су чайкалып түгелеп китте. Мин аңымны югалттым...
— Ибраһим, ач күзенне. Менә, бераз су йот. Курыкма, мин, мин бу. Имәнкулов Зариф. Хәтерлисеңме, Беренче татар полкы комиссары, Имәнкулов. Йотып җибәр.
Су тамгач, иреннәрем җәелеп киткәндәй булды.
— Ибраһим, тагын, тагын бер йот.
Имәнкулов... Имәнкулов... Бу фамилия каядыр күктә әйләнеп йөрде дә сүнде. Мин тирән бер упкынга төшеп киттем.
Бу камерада әле Имәнкуловтан 7 башка, Татиздат буенча таныш журналистым Кәримов Хәмзә дә бар икән. Ул да, рәхмәт яугыры, ярдәмгә килгән — атнага якын миңа кашыктан аз гына шикәрле суда изелгән икмәк ашатып, булышып торган.
7
— Безнең камерага алып килгән надзирательнең әйтүенә караганда, сине ике тапкыр следовательгә күтәреп алып барганнар. Ул сиңа су тәкъдим иткән. Син эчәргә дип омтылгансың да, аңыңа килеп, стаканны этеп җибәр- гәнсең. Тугызынчы тәүлектә температураң кырыкка күтәрелгән. Төрмә врачы сине, карцердан алып, больницага салырга кушкан. Әмма тикшерүче, ул гаебен өстенә алмады дип, рөхсәт бирмәгән... Менә ни өчен безнең камерада син, Ибраһим,— диде Имәнкулов.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Колыма Хикәяләре - 06
- Büleklär
- Колыма Хикәяләре - 01
- Колыма Хикәяләре - 02
- Колыма Хикәяләре - 03
- Колыма Хикәяләре - 04
- Колыма Хикәяләре - 05
- Колыма Хикәяләре - 06
- Колыма Хикәяләре - 07
- Колыма Хикәяләре - 08
- Колыма Хикәяләре - 09
- Колыма Хикәяләре - 10
- Колыма Хикәяләре - 11
- Колыма Хикәяләре - 12
- Колыма Хикәяләре - 13
- Колыма Хикәяләре - 14
- Колыма Хикәяләре - 15
- Колыма Хикәяләре - 16