- 11nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Мәхәббәттән Җырлар Кала (Кыскартып алынды)
🕥 34 minut uku
Колыма Хикәяләре - 04
Süzlärneñ gomumi sanı 4376
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2507
29.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
42.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
— Карчык минем зиһенле җан. Укытучы. Аларны да «чүпләделәр» бит. Артык тавыш-тын чыгармыйча гына пешеренә башлады. Ул пешерә, мин турап мичкә куям. Төн җиттеме — көтәбез. Әнә киләләр, менә киләләр, йокыдан калдык. Менә шулай көтә торгач, дүрт ай үтте.
«Карчык, мин әйтәм, әллә капчыкны күтәреп үзем барыйммы икән, бик зарыктырдылар»,— дип омтылып та куйгаладым. «Кит, җүләр, өйдә утыру туйдырдымы? Бәлки, синең бәхеткә, безнең бәхеткә кулга алулар тук-: тар»,— ди. Шулай итеп тынычландык. Бәйрәм җитте. Бәйрәм инде кузгатмаслар, дибез.
— Бәйрәм ничек узды, Мөхәммәтгали абзый? — диде Сөббух.
— Ничек диим, дус-иш безгә керергә шүрли. Газетада исемем аталгач, билгеле инде, халык дошманы булабыз. Без аларга керергә базмыйбыз. Кәсәфәтебез тиеп-нитеп калмасын дип. Карчык белән берәр йөзне
төшереп, кочаклашып кына яткан идек, ишекне шакыйлар бит хәерсезләр...
Без көлешеп алдык.
Ул арада стенага чиртә башладылар. Мөхәммәтзариф улы Мөхәммәтгалинең әңгәмәсе өзелде. Алкин, кружкасын алып, «телефонэга күчте.
— ...Га-лим-жан Иб-ра-һи-мов ка-ты а-вы-рый. Төрмә больни-ца-сына сал-ды-лар... Воль-фо-вич ял-ган, по-ка-за-ние-ләр би-рә... То-лым-бай-ский доп-рос-та а-кыл- дан яз ган... Кы-ям Аб-ра-мов 5 доп-рос-тан чык-кан-да бас-кыч-тан таш лан ган... Галим Мө-хәм-мәт-җа-нов про- во-ка-тор... Бү-ген ун ке-ше-не ат-ты-лар...
Тек-тек, тек-тек... «Бестужев» тәүлек буенча тынмый — берсеннән-берсе авыр, шомлы, хәвефле хәбәрләр биреп кенә тора.
Камера ишекләре ачыла да ябыла.
Сорау алырга. Сорау алудан.
11
Яна ел алды төне.
Ниндидер серле, тылсымлы ул. Кем генә булмасын, ирме, хатын-кызмы, яшьме-картмы, һичшиксез, бу төнДә ул кинәт тукталып кала — уйлана, хыяллана, өметләнә. Алдагы туасы унике айда, алай гына да түгел, нәкъ менә шушы төн уртасында, яңа ел туган минутларда, ниндидер бер могҗиза пәйда булыр — «күк капусы» ачылыр да барлык теләкләр кабул булыр төсле. Бер кешегә генә түгел, күп кешегә, бар адәм баласына, бөтен җиһанга, галәмгә. Шуның өчен һәрбер кеше бу төндә, бигрәк тә сәгать уклары уникегә якынлашканда, дулкынлана, каушый һәм... әле булмаган, әмма булачак, һичшиксез булачак сөенеч өчен елмая!
Тиздән 1938 ел туачак.
Бөтен камералар, бөтен төрмә хәзер шушы тантаналы, тылсымлы мизгел алдында.
Тиздән... Утыз җиденче ел капкалары ябылып, яңа елга аяк басачакбыз. Тиздән...
Утыз җиденче ел бөтен ниятләрне туздырып ташлады. Барлык якты өметләрне туплап, ашкынып, ашыгып көткән бәйрәм — Октябрьнең егерме еллыгы тантанасы, да узып китте.
Өмет өзелде.
Юк, өзелми икән ул тоткын өмете. Аның бүгенге көне нинди генә авыр, фаҗигале булмасын, ул әле иртәгә якты сибеләсенә ышана.
Нигә?
Бу сорауга һичбер тоткын җавап бирә алмый. Чөнки аның ышандырып-инандырып әйтерлек дәлилләре юк. Әмма ул ышана, күңеле белән, җаны-тәне белән инана, өметләнә.
Ул көн килер.
Ирек-азатлык килер, һичшиксез, менә бу туасы елда. Яна елда!..
Тиздән Кремль куранты даң-доң итеп унике тапкыр сугар да Советлар Союзы Гимны яңгырар. Иректәге кешеләр бу мизгелдә шатланып шәраб тулы бокалларын күтәрерләр һәм бер-берсенә бәхет теләрләр.
йозак шалтырады. Шыгырдап-чинап ишек ачылды һәм кемнедер камера эченә этеп кертеп җибәрделәр. Ул идәнгә капланып төште. Мин, үзем дә сизмичә, сикереп төшеп, идәндәге кешене күтәреп сәкегә утырттым.
— Мәхмүт... Мәхмүт, бу синме?
Нижегородцев йөгереп килде. Икәүләп күтәреп аны урынга салдык.
Мәхмүт Баһаутдинов нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан иде — авызыннан кара кан атылды.
Бераздан тагын ишек ачылды, көчкә-көчкә атлап Алкин керде.
Бу камерага килгәннән бирле, мин аны беренче тапкыр шундый хәлсез, ватылган хәлдә күрәм. Күз төпләре кара янган.
— Мөхәммәтҗанов белән йөзгә-йөз китереп сорау алдылар,— диде Алкин, бераз утырып исен җыйгач.— Ул, күзен дә йоммыйча: «Ни язсалар, шуңа кул куй. Оешма исемлегенә кешеләрне күбрәк язарга тырыш. Ни хәтле күп кешене бутасак, шул хәтле тизрәк тикшерерләр»,— ди хаин. Үзем утырган урындыкны алып башына суктым. Шуның өчен мине изделәр. Су... су... бирегез әле...
Камерада нинди су?
Мин ишекне кыйный башладым. Рәхимле бер надзиратель икән, бер кружка су бирде. Алкин бер-ике йотты. Калган су белән Мәхмүтнең битен юып, аның беразын авызына тамыздык.
Ә тәрәзә артыннан ерактан Кремль сәгатенең сукканы ишетелде.
Бераздан Лебедев-Кумачның «Нинди иркен минем ту« ган илем» җыры яңгырады:
Я другой такой страны не знаю, Где так вольно дышит человек...
12
Башта, бу камерага кергәннең беренче көннәрендә, мондагы тоткыннар барысы да бертөсле, авыр язмышларын бердәй кичерәләр, хафаланалар, дип уйлаган идем.
Алай түгел икән.
Әйтик, менә Алкин. Ул ничектер бу язмышына һич бирешми, алай гына да түгел, камерадагы башка мәхбүсләрне дә моңа игътибар итмәскә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә өнди. Кайчан гына булмасын, хәтта сорау алудан кыйналып-ватылып, хәлдән таеп кайтканда да, аһ-ваһ килеп, камераның рухын төшерми, эченнән кичерә. Хәл алу белән, «җәмәгать» эшенә тотына. Я хәбәр ала, я үзе башка камераларга яңа ишеткән хәбәрләрен тапшыра. Я «балык ауларга» тотына. Папирос кагазенә берәр хәбәр яки берәр сорау язып, шырпы кабына сала да җеп белән тәрәзәдән түбән камера калфагына төшерә яки шундый ук почтаны ала. Ул эш тә бетсә, мәзәк сөйли башлый — грузин, әрмән, яһүд, украин акцентлары белән. Көлә-көлә эчең ката.
— Ибраһим, ашыкма, сабыр ит. «Сабыр төбе — саф алтын», дип, борынгылар белмичә әйтмәгән...— ди Галимҗан ага Нигъмәти бик акрын пышылдап кына. Нәкъ кафедрадагы кебек тыныч һәм ягымлы итеп. Ул урыныңнан тормыйча, ятып, күзләрен йомып уйланырга ярата. Нәрсә уйлый торгандыр инде ул көне-төне.
Тәбәнәк, чандыр, әмма хәрәкәтчән Гомәр Гали:
— Юк, бу һич мөмкин түгел. Монда бер корткычлык бар. Моны иптәш Сталинга җиткерергә кирәк,— дип көннәр буе ишек төбендә надзирательләрдән кәгазь-каран- даш сорый.
— Миңа иптәш Сталинга язарга кирәк,— ди ул, ишек ачылуга.
Аны кире этәләр.
— Кәгазь-карандашны следовательдән сора.
Гыйлем Кам ай:
— Егетләр, вакыт әрәм үтмәсен, мин фән дөньясыннан бер-ике кызыклы мисал китерим,— дип, химия яңалыклары белән мавыктыра, онытылып тыңлыйбыз.
Мәхмүт Баһаутдиов капланып ята да үз-үзе белән сөйләшә:
— Кайда ялгыштым? Кайда?
Ә теге прокурор бер кешегә дә кушылмый, сөйләшми, сәке астында посып утыра да берәр төрмә хезмәткәре керсә:
— Гражданин начальник, монда барысы да халык дошманнары. Мине монда ялгыш утыртканнар. Башка камерага күчерегез,— ди. Елый, сүгенә, ишек кага. Аны инде ике тапкыр ризыктан мәхрүм иттеләр. Тик ул һаман үз «эшендә».
Ардалион Михайлович Нижегородцев туктаусыз елый һәм зарлана:
— Сез төшенмисез. Төрмәгә алыныр алдыннан гына өйләнгән идем. Минем инде балам булырга тиеш. Ә мин аны күрмим. Нигә? Юк, мин бит үз баламны күрергә хаклы! Нинди гаделсезлек бу?
Әхмәт авыз эченнән генә җырлый, сызгыра. Инде берничә тапкыр карцер белән куркыттылар, ә ул һаман җырлый:
Карурманнан чыккан чакта
Кисеп алдым пар каен...
Яңа ел үтте. Җилле-давыллы февраль килде. Сорау алулар көчәйде. Киткәннәрнең күбесе кайтмый. Әллә шулай озак бастырып тоталар, әллә башка камераларга күчерәләр, әллә?..
Менә инде Мәхмүт Баһаутдинов та юк, Гыйлем Ка- май өченче тәүлек күренми. Безне бәйрәм күчтәнәче белән сыйлаган теге «кыш бабай»ны шул ук төнне алганнар иде — әле күренми. Әллә инде безне сөендерер өчен генә килгән Хозер булды микән ул?
Ә «чыбыксыз-телефон» һаман тек-тек итеп берсеннән- берсе хәвефле хәбәрләр бирә:
— Га-лим-җан Иб-ра-һи-мов төр-мә боль-ни-ца-сын- да үл-де... Кә-рим Тин-чу-рин ач-лык игъ-лан ит-те. Би- шен-че көн па-ек-тан баш тар-та... Мәх-мүт Ба-һа-ут-ди- нов а-кыл-дан шаш-кан... Үт-кән төн-дә е-гер-ме җи-де ке-ше-не ат-кан-нар. Ба-ры-сы да хәр-би-ләр„. Га-зе-та- лар-да «ирекле, и-рек-сез дош-ман-нар» ди-гән я-ңа фра- за-лар оч-рый баш-ла-ды...
Яз килде. Зәңгәр күзле күлләр, елгалар белән, аллы- гөлле чәчәкләр, хуш исле болыннар белән, зөбәрҗәт урманнар, сандугачлы таңнар белән яз килде — 1938 елның язы.
Ә төрмәләр? Камералар? Ә мәхбүсләр? Тимер рәшәткәләр, биек, калын таш стеналар, чәнечкеле тимер чыбыклар, мылтыгын тотып, бертуктаусыз әйләнеп йөргән сакчылар, туктаусыз абалап-улап өргән этләр белән уратылып алынган төрмәнең бет, борча, кандала тулы тынчу, сасы камераларда тилмереп утырган гаепсездән гаепле мәхбүсләр өчен дә язмы? Алар да яз хисләре белән дулкынланалар микән?
Ерактан, Идел-Ослан ягыннан, пароходларның бер- берсе белән очрашып, сәламләшү-хушлашу гудоклары анда-санда ишетелеп, озак яңгырап, күңелләргә сагыш, моң өсти. Очынып, шаярып очкан чыпчыклар тәрәз калфагына килеп куналар да, «чык-чык» дип, тоткыннарны үчекләп китәләр.
Кай көннәрдә җылы яңгыр — ләйсән яңгыры явып үтә. Камерадагы тынчу һава алышынып, күкрәкләр-үпкә- ләр җиңеләя.
Күңел ярсый, тыпырчына, канатлана һәм оча. Иреккә, Иделгә, өзелеп сагынган изге мәхәббәт кочагына!
Бүген инде унберенче май. Былтыргы бишенче ноябрьдән бирле мин менә шушы Пләтән төрмәсендә. Өченче каттагы тар камерада. Ә бер тапкыр да төрмә ишегалдына атлап чыкканым юк. Әллә оныттылар инде, сорау алырга да чакырмыйлар. Камерадагы мәхбүсләр дә алышынды. Мин кергән вакытта утырган тоткыннарның берсе дә юк. Китәләр. Кайтмыйлар. Алар урынына башкаларны, яшьрәкләрне—«1938 елгы набор»ны китерәләр. Камерада мин инде карт арестант — староста.
Ә шулай да нигә мине сорау алырга чакырмыйлар икән, нигә?
йозак шалтырады. Ишек ачылды.
— «С» хәрефенә кем?
— Салахов Ибраһим Низамович.
— Әйберләреңне ала чык.
Әйбер дигәннәре — итек кунычыма кыстырылган китек агач кашык.
— Хушыгыз, иптәшләр.
Камерадагылар ашыгып кулымны кысалар.
— Хәере белән.
— Бәлки иреккәдер.
Мин ишеккә атлыйм. Я хода, нинди язмыш көтә мине алда — яктылыкмы, әллә дөм-караңгылыкмы?„
Кояшлы бүлмә
«(■ Билгеле инде, мине, түбәнге катка төшү белән, коридорның эченә үк кереп торган ябык машинага — «кара козгын»га төртеп керттеләр. Тоткыннарны көне-төне сорау алырга ташучы бу түләүсез таксиның эчке төзелеше миңа бик таныш. Анда кара-каршы өчәр-өчәрдән алты кеше көчкә сыеп утыра торган, бастырып куелган табуг төсле тап-тар бүлмә. Тоткыннар керер-кермәс ишек шап итеп ябыла да бикләнә — тын да ала алмыйсың.
Бүлмәләр арасында уртада — сакчы. Мине соңгы, алтынчы «табутка» тыктылар. Димәк, калган биш бүлмә инде тулган.
Гаҗәеп бер хәл. Әгәр дә адәм баласы маңгай күзләре белән күрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителсә, күңел күзләре белән тоеп, күрә башлый икән. Менә мин хәзер дөм- караңгыда. Ә шулай да машинаның кайсы җирдән, кайсы якка, хәтта кайсы урамнан баруын беләм-тоям. Менә аз гына барды да туктады. Капка. Шалдыр-шолдыр тимер чыңы — йозакларны ачалар.
Машина капка төбендәге чокырга уң тәгәрмәче белән төшеп китте. Көчкә генә уңга борылды — Печән базарына таба юл тотты. Шул чак күрше «табут»тан чирткәләп аваз бирә башладылар. Стенага авызымны куеп эндәштем:
— Син кем?
— Галимҗан Мөхәммәтшин.
— Син... син исәнмени?
— Эһе-эһе...— Буылып йөткерү.
Күршем буылып йөткергәндә, машина чаттан борыл* ды — Болак күперенә таба барабыз.
— Бездән Ләбибне, Сөббухны алдылар. Галимҗан Ибраһимов инде яңа ел башында ук төрмә больницасында үлгән. Толымбайский сорау алганда акылдан шашкан. Кыям Абрамов баскычтан ташланган. Галимҗан Нигъмәти...
— Шыш, контрлар! — ишеккә приклад белән суктылар. Башым чыңлап китте.— Еланнар, монда да пышылдаша башладыгызмы?
Күрше «табут» ишегенә дә приклад төште.
«Козгын» чинап-улап күтәрелә башлады. Бауман урамын үтеп, тауга — Чернышевский урамына күтәреләбез. Аннары кинәт ашыгып җилдерде — түбән төшәбез. Хәзер машина туктарга тиеш. Шыгыр-шыгыр капка ачылдьһ Уздык.
— Чык, җәфа! — Конвой «табутының ишеген ачты: —• Төш, контрик!
Озынлыгы өч, киңлеге ике метр чамасындагы камера. Тәрәзәсе юк, җир астында ул. Түшәмдә челтәр эчендә кечкенә бер лампочка яна. Цемент идәнгә беркетелгән карават. Аның өстендә — киез. Сары одеял, ап-ап җәймә. Ак тышлы мендәр. Аптырап калдым. Сигез ай буе Плә- тәң төрмәсендә тыгыз камераның идәнендә ятарга урын таба алмый, күп төннәрне ишек төбендә яки параша өстендә калгып үткәргән тоткынга бу урын-җир оҗмах көрсие булып күренде. Караватка утырдым. Тордым. Тагын утырдым, сузылып ятып карадым — нинди рәхәт. Бер кеше кысмый-этми, сүгенми, теләгәнчә сузыл...
Йозак шалтырады. Ишек ачылды. Надзиратель белән бергә камерага ак халат кигән берәү керде. Врач! Ялгыштым, халатлының кулында чәч алу машинкасы. Сигез ай буена бритва күрмәгән сакал-мыек, гәрчә үзем күрмәсәм дә, бер ел мәгарәдә ятып чыккан Әбүгалиси- наныкыннан калышырлык түгел иде, мөгаен.
Сакал-мыекны алдырып, җиңеләеп, кәефләнеп утыра гына идем, тагын ишек ачылды.
— Чык! — дип ымлады надзиратель, матур гына яшь егет. Мөгаен, әле күптән түгел генә эчке гаскәр сафына алынган солдат.
Ярым караңгы коридор буенча барып сулга борылдым — ачык ишектән кердем. Душ. Тагын рәхәт: сигез айда беренче тапкыр җылы су белән сабынлап юындым. Бер кат тирем кубып төште, ахрысы. Камерага кайтсам, тумбочкада ике җамаяк. Берсендә итле токмач, икенчесендә— бәрәңге боламыгы белән ике зур котлет йомарламы. Ул гынамы. Күзләремә ышанмыйм, бармакларым белән капшап карадым—өч папирос! Ну нинди җәннәт?
Ниһаять, сигез ай дигәндә кырынып, юынып, этешми- чә-төртешмичә, сүгенмичә таза урын-җир өстенә утырып чиста эмаль савыттан ашый башладым. Токмачлы шулпа шундый тәмле, телеңне йотарсың. Әни мәрхүмә шулай тәмле итеп пешерә иде токмачлы ашны. Аштан соң бер папиросны кабыздым. Билгеле инде, монда утырган тоткынга шырпы хәтле шырпыны ышанып бирә алмыйлар. Тимер ишекнең форточкасын шакыдым, коридордагы надзиратель «күз»не ачып карады да, кулымдагы папиросны күргәч, ни гаҗәп, бер дә ачуланмыйча йозакны, ишекне ачты һәм шырпы сызды. Бу да — беренче тапкыр. Әче тәмле зәңгәр төтенне суырган саен җаным рәхәтләнә, башым әйләнә. Нинди рәхәт! Кайгы дигәннең әсәре дә
калмады. Мөгаен, мине иреккә чыгарырга әзерлиләрдер Тәмәкене тартып бетереп, төпчеген парашага ташла дым да, чишенеп, караватка яттым — бер рәхәтләнеп йоклыйм әле. Мондый йомшак иркен урынга да ятасы бар икән!
Күзләрем эленеп кенә бара иде, шалтыр-шолтыр ишек ачылды һәм шунда ук надзирательнең ачулы тавышы колакны кисте,
— Тор!
Аптырап аягүрә басарга өлгермәдем, камерага хәрби киемдә ике кеше атлады. Алдагысы ишеккә көчкә сыеп, кысылып, бөкрәеп керде. Мәһабәт. Камера тап-тар булып калды. Шинеленең петлицаларында — икешәр ромб. Арттагысы аның култык астыннан гына. Петлицаларында — шакмаклар.
— Мин — хәрби прокурор,— диде ромблы ир калын тавыш белән миңа ачулы төбәлёй.— Жалоба бармы?
— Мин үземнең нигә монда булуымны төшенмим,— дидем исемне җыеп.
— Капитан, сез аңа гаепләү кәгазен бирегез,— диде прокурор артта папка күтәреп торган ябык кешегә кырын карап. Теге, папкадан бер бит кәгазь алып, миңа сузды.— Прокурор ишеккә атлады һәм инде миңа бөтенләй карамыйча гөрелдәде: — Укы! Нигә утыруыңны төшенерсең.
Ишек шыгырдап чинап ябылды.
Мин бер генә табак кәгазь дип уйлаган идем — монда машинкада интервалсыз басылган өч битле гаепләү акты. Укый башлауга — чәчләрем үрә торды.
«...Контрреволюцион милләтче оешманың актив члены. Оешма совет хөкүмәтен җимереп, Бөек Туран дәүләте төзергә әзерлек алып барган. Мәкерле максатларына ирешү өчен бу явыз милләтчеләр партия җитәкчеләрен, беренче чиратта, иптәш Сталинны физик юң итәргә план корганнар. Шушы явыз ниятне тормышка ашыру юлында оешманың актив әгъзасы Салахов Ибраһим Низамо- бич яшь язучылар, студентлар арасында контрреволю- ; цион үгет җәелдергән...» һәм башкалар.
Ахырда — статья, пунктлар.
«Явыз ниятләрен, контрреволюцион эшләрен өстенә алмаса да, студент Алмакаевның күрсәтүләре белән аның җинаятьләре исбат ителә һәм ул РСФСР Җинаять кодексының илле сигезенче статьясы нигезендә гаепләнә».
Бу ни бу? һич төшенә алмыйм. Куркыныч төшме, ^ллә?..
Төн буена камерада арлы-бирле йөреп чыктым, йоклау түгел, утырып тора алмыйм. Йөрәк ярсый, сызлый, сыгыла.
Бу нинди хаксызлык?
Кайда, кайда син, дөреслек?!
Камера караңгылана. Соры таш стеналар чайкалып өстемә авып килгәндәй була. Мин, сикереп торып, тимер ишеккә ябышам. «Күз» ачыла, кан сауган бәбәк карый һәм ачулы тавыш:
— Ишектән кит! — дип боера.
Әлсерәп, хәлсезләнеп караватка килеп егылам.
Мин нигә бу тынчу камерада? Хәзер бит май уртасы, табигатьнең иң гүзәл чагы. Күкчәтау даласы хәзер шау чәчәктәдер. Ә мин? Кинәт бит алмаларым көеп китте, кайнар яшь коела.
«Син — хыянәтче! Халык дошманы! Син туган илеңә хыянәт кылган өчен каты җәзаланырга тиеш! Сине үлем җәзасы көтә...»
Бу коточкыч авазлардан колагым тона, йөрәгем сулкылдый. Соңгы көчемне җыеп күтәреләм һәм, акылдан шашкан кебек, кычкырам:
— Ялган! Ял-ган! Мин һичбер вакытта да, һичбер вакытта да туган илемә хыянәт итмәдем! Хыянәт итмәдем, ишетә-сез-ме...
Хәлсезләнеп цемент идәнгә егылдым.
Шалтырап камера ишеге ачылды. Бары тик озак вакыт төрмәдә утырган арестантларга гына хас бер сизе- нү-куркыну белән сикереп тордым. Күзләрем әле ачылмаган.
— Чык! — Уянып киттем. Күзләремдәге томан таралды. Надзиратель — камерада. Ишек төбендә — тагын ике яшь солдат.
— Нәрсә катып калдың, атла!
Ниһаять, исемә килеп, камерадан коридорга чыктым.
Бер конвоир алга чыкты, икенчесе артта.
— Атла!
Атлыйм. Тар гына коридор. Бер якта — тимер ишекләр, икенче якта — таш стена.
— Уңга борыл!
Борылдым. Тар гына таш баскыч өскә күтәрелә.
— Алга, марш!
Тагын борылдык, тагын күтәрелдек.
— Туры алга!
— Тирә-якка каранмаска! Тавышланмаска!
Нәрсәгәдер сөртендем. Шундук мәсхәрәле тавыш:
— Корсаклы хатын, тизрәк!
Бер-ике борылып күтәрелгәч, изыннан-озынга сузылган коридорга чыктык. Идәндә — йомшак палас.
Коридорның ике ягында ниндидер кечкенә-кечкенә ишекләр, мөгаен, кием шкафлары. Алдан барган конвоир, кинәт туктап, шул ишекләрнең берсен ачты.
-- Кер!
Мин бу сүзгә төшенеп тә җитмәдем, артымнан килгән конвоир кулындагы мылтыгының приклады белән этеп җибәрде. Мин сөртенеп шкаф эченә кердем. Ишек ябылды.
Бу ни бу? Табутмы? Ләхетме?
Нигә әле мине монда яптылар? Нишләтмәкче булалар? Чү! Янымдагы икенче әрҗәнең ишеге ачылды. «Чык!» диделәр. Димәк, анда да минем төсле бер мәхбүс камалган булган. Ишек ябылды. «Атла!» Берничә дагалы итек дык-дык китеп барды. Ниһаять, ярты елга якын төрмәдә әүмәкләнгән тоткынның зиһене ачылды, бу «тыз- быз»ның хикмәтенә төшенә башладым, ахрысы. Коридорның ике ягы буйлап тезелеп киткән бу ишекләр кием шкафларыныкы түгел — яшерен тукталгычлар. Коридорның ике башыннан арлы-бирле йөртелә торган тоткыннар үзара очрашмасын, күрешмәсен өчен берсе узып киткәнче икенчесен шушы әрҗә-табутка ябып торалар икән. Үзенә күрә «мини камера».
— Чык! Алга атла!
Ярым караңгы коридор буенча дүрт-биш адым үтәргә өлгермәдем,тагын әмер:
— Тукта!
Каршыда ике кеше биеклегендәге өлгеләп эшләнгән, ак буяуга буялган куш ишек. Алдан барган конвоир аларны ачып җибәрде.
— Кер!
Бусагадан атлауга, күзләрем чагылып, чайкалып киттем — егыла яздым. Ишек яңагына тотынып калдым.
— Тизрәк!
Бик зур бүлмә. Ике якта өчәрдән — дәү-дәү алты тәрәзә. Күтәрелеп килгән язгы кояш әнә шул тәрәзәләрдән бүлмәгә үрелгән.
— Нәрсә катып калдың, атла! Атла!
Күзләремне кулларым белән уа-уа атладым.
— Тукта!
Алдымда — кызыл постау ябылган өстәл. Кояш нурларында ул янып-ялкынланып торган учак булып чагылды. Аның артында өч кеше утыра. Өчесе дә хәрби киемнән. Әле «энәдән генә төшкән», хаки төсендәге постау гимнастеркалар. Яка кыекларындагы петлицаларда — очкынланып торган ромблар. Димәк, иң югары чиннар. Уртадагысы юан, гимнастеркасына көчкә сыеп тора. Кара сакал. Пеләш баш. Ике яктагылары гәүдәгә кечерәк, ябыграк. Сакал-мыек пөхтәләп кырылган. Уң яктагысы Җирән чәчле. Сул яктагысының чәче сүс сыман — дулкынланып тора. Өчесе дә алларында өелеп торган папкаларны актаралар. Күз кабаклары төшкән, йөзләре суык.
— Конвой, коридорга! — диде кинәт калын бас белән уртада утыручы пеләш башлы юаны, алдындагы бер папканы ачып-ябып.
Мине камерадан бу якты бүлмәгә алып килгән конвоирлар ялт борылып чыгып та киттеләр. Ишек ябылды.
— Гаепләү кәгазен алдыгызмы?
Төксе эндәшү. Кайсысы сорады, аптыраудан абайламый да калдым. Алай да җавап бирергә ашыктым.
— Мин халык дошманы түгел, бервакытта да...
— Җитәр!
Әйтерсең лә кылыч белән чаптылар, иңге-миңге булып киттем.
— Кара, кара,— уртада утырган хәрбинең кара сакалы сикереп китте, тавышы гасабиланды,— син әле суд алдында да җинаятьче булуыңны танырга теләмисең!
— Мин...
— Молчать!
Өстәлдәге кыңгырау чыңлап китте. Күз алларым караңгыланды.
— Судка нинди үтенечегез бар?
Тагын ачулы бас. Уянып киттем. Суд! Язмышымның соңгы күпере. Я ирек. Я зиндан. Хәзер менә шушында, шушы мизгелдә бөтен киләчәгем хәл ителәчәк. Димәк, ашыгырга! Акылны, зиһенне җыярга, һәм үземнең гөнаһсыз булуымны, ялгышлык белән генә кулга алынуымны сөйләргә. Яла белән чын җинаятьне аерырлар һәм гадел хөкем чыгарырлар. Шулай булгач, барысын да, барысын да яшермичә әйтергә — тикшерүченең кыйнауларын, уйдырма документларга кул куйдырырга тырышуларын, ялган шаһитлар китерүләрен... Үземнең балта остасы малае булуымны. Пионерда, комсомолда, партия сафларында тәрбияләнүемне, барлык иҗатымны Совет иленә багышлавымны...
— Соңгы тапкыр сорыйм: судка үтенечегез бармы?
— Мин... мин...— нигәдер калтыранам. Тешем тешкә сугыла.— Мин... гаеп-гаепле тү-гел... Мин... Совет...
— Җитәр! — Калын бас башыма тукмак белән ордымыни, тагын күз алларым караңгыланды.— Соңгы тапкыр сорыйм: җинаятегезне таныйсызмы?
— Мин... мин... гаеп-сез...
— Конвой! — бүлмә калтыранып китте. Ишек ачылды. Аяк адымнары.— Алып китегез.
Уртадагы юан хәрби кеше кулындагы папканы — минем «гамәл дәфтәрен» сулга ташлады.
Ике конвоир ике кулымнан алып, борып-кысып ишеккә таба эттеләр.
— Тиз! Тиз!
Мине коридорга алып чыгып, тагын теге табутка яптылар. Әллә нәрсә булды — хәлем китте. Ярый әле ишек ябык, кысып тора. Зиһенем таралды. Уйның очын-очка бәйли алмыйм. Бу ни? Чыннан да, шул суд дигәннәре... Хәрби коллегия дигәннәре шушымы? Мин бит судта сорашырлар, аз булса да сүзләремә дә колак салырлар, хакыйкатьне ачарга тырышырлар дип өметләнгән идем ләбаса.
— Чык!
Ишек ачылып китте.
Мине тагын теге якты бүлмәгә — суд залына китереп, кызыл постау ябылган зур өстәл алдына — салкын, чытык йөзле хәрбиләр каршына бастырдылар. Конвоирлар ашыгып чыгып киттеләр. Шундук өстәл артындагылар аягүрә басып кадалып калдылар. Уртадагы хәрби кеше алдында яткан кәгазьне үрелеп алды да боз төсле салкын бас белән, сүзне сүзгә бәреп, ашыгып укый башлады:
— «СССР Югары суды Хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе председатель..., әгъзалар... (исем-фамилияләре хәтеремдә калмаган — башта алар кайгысы идемени!) составында Совет Социалистик Республикалар Союзы исеменнән...»
Тезеп китте— аяз көндә боз явамыни! Ә ачык форточ- кадан тынлы оркестр тавышы ишетелә. Танго. Салмак. Тыныч. Әйтерсең лә кичке йомшак җилдә назлы чайкалучы диңгез йомшак кына ярларга сугыла. Күңелне, хәтта бөтен тәнне иркәләүче сихри музыка. Мин бу тылсымлы моң астында Зәйтүнә белән онытылып-сөенеп әйләнергә бик ярата идем бит.
Каршыда — бакча. Бу сихри музыка шуннан агыла. Мөгаен, бүген ял көне — кордашлар илаһи моң астында берсен-берсе кочып, гамьсез тирбәләләрдер. Гүзәл танго! Иркәләүче, назлы ритмнар! Анда минем кордашларым. Нигә мин алар белән бергә рәхәт диңгезендә тир- .бәлмим? Нигә?!
Музыка тынды.
Мин айнып киттем. Ә суд рәисе һаман борынын тар- та-тарта укый: «...илле сигезенче статьяның беренче, җиденче, сигезенче, унынчы, унберенче, унҗиденче пунктлары буенча гаепләнеп, ун ел аерым режимдагы төрмәгә ябылу һәм, төрмә срогын тутырганнан соң, биш елга барлык гражданлык хокукларыннан мәхрүм калдыруга хөкем ителә».
Алла йортында
1
Судтан соң мине икенче төрмә каршындагы кызыл чиркәүгә күчерделәр. Ни өчен чиркәүгә, диярсез. Шәһәрнең барлык төрмәләре тоткыннар белән лык тулган. Тоткыннарның шактыен атарга хөкем итәләр. Төрмә ишегалдындагы баганага беркетелгән «кара табак» — радио бертуктаусыз сәфәр юнәлешләрен игълан итә:
— Котласка! Ак диңгез каналына! Норильскига!
— Соловкига! Тайшет — Абакан юлына!.. Колымага!
Шул тарафларга Казаннан эшелоннар, баржалар, Столыпин вагоннары агыла.
Шулай да шәһәр төрмәләрендә халык дошманнарына урын җитешми. Ә Кремль астындагы икенче төрмәнең нәкъ каршында, урам аркылы гына чиркәү бар. Стеналары колач җитмәс калын, идәннәре, ишекләре тимердән, тәрәзәләре шулай ук тимер рәшәткәле. Әйтерсең лә ходай үзе әзерләп куйган!
Тоткыннарның бер бригадасы атпа-ун көн эчендә бу чиркәүне такта киртә белән әйләндереп, койма өстеннән чәнечкеле тимерчыбыклар сузып, чат-чатка биек манаралар утыртып бирә.
Төрмә башлыгы, надзирательләр, бер взвод конвой — яңа төрмә әзер. Рәхим итегез!
Менә шушы өр-яңа төрмәнең — кызыл чиркәүнең авыр тимер ишекләре шыгырдап-чинап ачылгач, «алла йорты»- на беренче атлап кергәндә, хәйран калдым.
Я ходай, бу нинди мәхшәр!
Ыгы-зыгы, шау-шу. Камера түгел, ниндидер зур ярминкә! Кайдан бу хәтле халык?
— Кара әле, Ибраһим, бу синме?
Кемдер җилкәмә төртте. Таныш тавыш. Борылдым. Кочаклаштык. Бик озак бер-беребездән аерыла алмыйбыз.
— Кара, бу синме, Сөббухмы?
— Ә мин сине атканнардыр дип уйлаган идем.
Сөякләр чытырдый...
— Әлегә без исән! Исән!!!
— Әйдә, аулаграк җиргә барыйк әле, мин сиңа бер нәрсә сөйлим,— дип, Сөббух мине алтарьга таба алып китте. Кайда монда аулаграк урын — һәр җирдә кырмыска оясы. Шулай да түрдәге бер почмакка чүктек.
— Судтан соң мине подвалга алып төштеләр дә зур гына бер камерага керттеләр,— дип Сөббух пышылдап кына сөйли башлады.— Исем китте. Безнең обком секретарьлары, наркомнар барысы да шунда...
— Беренче секретарь да бармы?
— Ул да, Лепа да, Разумов та. Безнең Ләбиб, Фатих ага Казанлы, Шамил Усманов, тагын әллә кемнәр. Мин каушап калдым. Кайсы елый, кайсы: «Бу нинди хаксызлык, Сталинга, Сталинга язам»,— дип кычкыра. Ләбиб йөгереп килеп мине кочаклап балавыз сыга башлады: «Сөббух, җанкисәгем, сине дә атарга хөкем иттеләрме?»— ди. Ул арада камераның ишеге ачылды да мине киредән тартып алдылар...
Даң-доң! Даң-доң!
Кызыл чиркәүнең бу чаңы бүген инде гыйбадәткә түгел, тоткыннар качмаганнармы, асылынып үлмәгәннәрме икәнен белер өчен кичке барлауга — сафка тезелергә куша. Кыямәт көнемени, чиркәү эченең өсте-астына килде. Ыгы-зыгы, шау-шу, сүгенү, акыру, елау. Ул арада шалдыр-шолдыр ишекләр ачылды — унлап надзиратель һәм бозау хәтле өч эт ишелеп керде. Тоткыннарны күрүгә, этләр тагын да ярсып-үрсәләнеп өрә башладылар. Якын- ңанрак узган берничә мәхбүснең җиңнәрен-балакларын да талап алдылар.
— Җитәр, шау-шуны бетерегез! — Конвой башлыгы, бар тавышына кычкырып җикеренү өстенә, үтемлерәк булсын өчен, ахры, нәкъ блатнойларча, өч-дүрт катлы итеп сүгенеп тә куйды.
йөзәр-йөзәрдән биш сафка тезелдек. Надзирательләр һәр сафны икешәр-өчәр тапкыр санап чыктылар, аннары сәндерәләргә менеп, барлык хәзинәләрне туздырдылар — берничә капчыктан карта, инә, биш тиенлек бакыр акчадан кисеп, шомартып эшләнгән бритва, көзге кебек чүп-чарны казып чыгардылар. Конвой башлыгы:
— Төрмә тәртибен бозган өчен иртәгә барыгызны да прогулкадан мәхрүм итәм. Әгәр дә кәгазь-карандаш табылса, карцер режимына куям! — дип каты гына кисәтте һәм тагын бер кат сүгенде дә командасын алып чыгып китте. Этләр, өрүне онытып, алдан атылдылар, күрәсең, камерадагы һава аларга ошамады. Чиркәү кинәт чайкалып киткәндәй булды — биш йөз мәхбүс берьюлы кузгалып, һәркайсы алданрак урын алып калырга тырышып, сәкеләргә үрмәләде. Тагын ыгы-зыгы, сүгенү, этү-төртү китте. Ул арада берәүне бишенче кат сәндерәдән атып та бәрделәр. Тимер идәнгә кан җәелде.
Ишек ачылды. Тагын этләр, надзирательләр....
Теге мәетне алып чыгып, бераз шау-шу тынгач, Сөббух минем янга килеп:
— Ә без кая ятарбыз икән? — диде.
Чиркәүне йөреп чыктык, бер буш урын юк.
— Әйдә, булмаса, сәке астына — идәнгә ятыйк! Салкынчарак та булыр.
Сөббухның биштәрендә бер җәймә кисәге дә бар икән. Мүкәләп сәке астына кердек тә, җәймәне җәеп, икәү янәшә яттык. Инде ике-өч көн рәтләп йокламаганлыктан, ятуга күзләр-керфекләр бәйләнә башлады. Әмма Сөббух та, мин дә йоклап китә алмыйбыз, арлы-бирле әйләнәбез. Өстәге сәкедән нәрсәдер ком төсле шыбыр-шыбыр коела. Бөтен тән кызышып кычыта.
— Син йоклыйсыңмы?
— Кайда йоклау, әллә нәрсә чеметә.
— Мин дә чыдый алмыйм. Кашысаң, нәрсәдер сытыла. Кулдан сасы ис килә.
— Юк, булмас, әйдә ишек төбенә барып бераз утырыйк.
— Синдә тартырга юкмы?
— Мин суд алдыннан бирелгән папиросның берсен кесәгә төреп салган идем.
— Булдыргансың!
Сәке астыннан үрмәләп чыгып, җәймәбезне тартып алсак — исебез китте. Ул кып-кызыл төскә кергән! Сәкедән ком түгел, кандала коелган икән. Менә кем безне йоклатмаган.
Камера гырылдый, мышный, сүгенә, саташа. Ә без Сөббух белән икәү параша төбендә утырып икебезгә бер папиросны төтәтәбез. Шулай да монда япа-ялгыз камерада ятуга караганда күңеллерәк.
Кемнәр генә юк, ниләр генә эшләмиләр бу гыйбадәтханәдә.
Алтарь почмагындагы сәке-сәндерәләрнең иң түбәнгесенә җирән чәчләре иңнәренә хәтле төшеп торган бер поп тезләнгән дә, Гайсә пәйгамбәрнең тәрегә кадакланган сурәтенә карап, бертуктаусыз чукына, ял-чәчләре әле бер, әле икенче якка чайкала. Сөйләүләренә караганда, поп, ял-чәчләрен кырдырмас өчен әллә никадәр җәфалар чиккән — кыйналган, атнадан артык карцерда утырган. Әмма чәчен алдырырга бирмәгән. Иртәгә ул этапка озаты- лачак, ди. Хәзер менә ихлас чукынып, Гайсәдән озын- озак юлга көч-мәдәд ялвара, күрәсең.
Язмышның мыскыллап көлүеме, нәкъ менә шул поп чукынып яткан сәке өстендәге сәндерәдә ап-ак сакаллы бер татар карты, тастымалын намазлык итеп җәеп утырган да, кулларын күкрәгенә кушырып, күзләрен йома төшеп — бу дөнья шау-шуыннан китеп — пышылдап кына дога укый, ара-тирә сәҗдәгә китә. Ә алар өстендәге сәкедә бер төркем күлмәк-ыштансыз тоткын акырып-бакы- рып карта суга. Киемнәр оттырылган инде, чиратта — ун, унбиш көн алда биреләчәк паек, баландалар... Ә каршыдагы бер сәкедә карт партизан үзенең Гражданнар сугышындагы маҗараларын сөйли. Берәүләр йоклый, икенчеләр елый, өченчеләр тыела алмый көлә. Кайсы акылдан язган — һич төшенерлек түгел.
Алтарь каршындагы мәйданда алыш-биреш, сәүдә. Ни генә сатмыйлар! Тәүлеккә бирелә торган биш йөз граммлы паек икмәк — «кибән башы» дисеңме, суынган арыш чумары — баланда дисеңме. Каяндыр шикәр, конфет, хәлвә кебек ләззәтле нигъмәтләр дә тапканнар. Тәмәке, папирос — берәмләп, учлап, төремләп — җаның ниндиен тели. Монда күлмәк-ыштан-гимнастерка, итек-ботинка, оек, тәмәке янчыгы кебек кирәк-яраклар да алырга була. Бу базарның бәһа нигезе доллар да түгел, фунт-стерлинг та түгел, сум да түгел. Төп үлчәү — паек. Бер паек, ярты паек, чирек паек... Менә шулай сатулашалар һәм шушы бәягә алыш-биреш ясыйлар.
Тәрәзәгә якынрак төштә — көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләр: ямаучылар, тегүчеләр, итекчеләр. Хәтта монда бер төрем тәмәкегә сакал-мыегыңны кырып, яшәртеп җи- бәрәл әр.
Монда үтенеч язып бирүче адвокатлар да, законны яттан белүче прокурорлар да бар.
Җырчылар, биючеләр, таракта уйнаучы музыкантлар...
Соңгылары — һәвәскәр артистлар күбрәк түрдәге иң киң, иң якты сәке тирәсендә әйләнә. Чөнки монда камераның патшасы — староста ята. Урга буйлы, тыгыз бә дәнле, кап-кара сакаллы, тузган бөдрә чәчле чегән — ат карагы. Унбиш елны алган. Төрмә түрәләренең таянычы. Ул монда хуҗа — теләсә, хөкем итә: яткызып суктыра яки туйганчы икмәк, баланда белән сыйлый ала. Старостага аш-суны ашханәдән аерым савытта, капкачлы кечерәк җамаякта китерәләр.
2
Сагыну!

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Колыма Хикәяләре - 05
- Büleklär
- Колыма Хикәяләре - 01
- Колыма Хикәяләре - 02
- Колыма Хикәяләре - 03
- Колыма Хикәяләре - 04
- Колыма Хикәяләре - 05
- Колыма Хикәяләре - 06
- Колыма Хикәяләре - 07
- Колыма Хикәяләре - 08
- Колыма Хикәяләре - 09
- Колыма Хикәяләре - 10
- Колыма Хикәяләре - 11
- Колыма Хикәяләре - 12
- Колыма Хикәяләре - 13
- Колыма Хикәяләре - 14
- Колыма Хикәяләре - 15
- Колыма Хикәяләре - 16