🕥 34 minut uku

Колыма Хикәяләре - 02

Süzlärneñ gomumi sanı 4452
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2378
31.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Ул башта миңа нигәдер түбәннән йокымсырап кара­ды. Мөгаен, хәбәрләрем аны кызыксындырмыйдыр. Уй­ларым, фикерләрем чуала башлады. Ул моны сизде, ахры­сы, башын күтәрде.
  — Гафу итегез, авыруым бераз борчыды. Шулай приступ булып ала. Хәзер менә үтте.— Галимҗан ага, ягымлы бер игътибар белән, миңа күз сирпеде. Зур сор­гылт күзләре ачылып, чаткыланып киттеләр, йөзе як­тырды.
  — Тәрәзәне дә ачып җибәрик әле, иртәнге һава ши­фалы ул.
  Талгын гына җил исеп куйды — яфраклар кыштыр­дады, хуш ис — чәчәкләр исе аңкыды. Пароход кычкырт­кан аваз ишетелде. Бухта монда якын гына бит. Күпме кораблар килә, күпме кораблар китә. Кара диңгез коча­гы киң...
  Галимҗан ага сораулар бирә башлады. Аптырап кал­дым. Башта ул мине тыңламый, авыруына борчылып, игътибарсыз калдыра дип, үпкәләп тә алган идем. Ә хәзер таң калдым — бер кәлимә сүземне дә ычкындырмаган, отып алган. Ул гынамы, Галимҗан ага авыру хәлендә Казанда басылган барлык китаплардан, газета-журнал- лардан хәбәрдар. Ул минем кебек әдәбиятка әле яңа ке­реп килгән яшь язучыларның әсәрләрен дә укып бара икән. Менә шул яшь каләмнәр хәзер нинди әсәрләр өс­тендә эшлиләр, укыйлармы? Кайда, ничек укыйлар — барысын да сорашты. Мин җавап биреп өлгерә алмыйм. Ә кулым костюм кесәсен капшый. Анда — хат. Ничек сүзне-әңгәмәне бүлмичә генә, җайлап — тәкәллеф белән тапшырырга?
  — Галимҗан, чәй әзер,— аш бүлмәсеннән Хәдичә апа­ның тавышы ишетелде. Соңыннан белдем, ул язучының хатыны икән.
  Әңгәмә бүленде. Галимҗан ага мине чәйгә чакырды. Хәдичә апа бик тәмле вареньелар, хәтта үзебезнең мил­ли ризык чәкчәкне дә әзерләгән икән.
  — Кунак белән ризык тәмле була шул,— дип, Галим­җан ага чәйне бик яратып эчте.
  — Сез инде, энем, көн дә килегез. Күрәсезме, сезнең белән агагыз ике касә чәй эчте,— дип, Хәдичә апа да куа­нып, мине кыстарга кереште.
  Чәйдән соң без тагын түр бүлмәгә чыктык. Галимҗан аганың бите алсуланып, рухы күтәрелеп китте. Менә шул уңайдан файдаланып, аңа элек Кави ага Нәҗминең сәламен, теләген тапшырдым, аннан, ниһаять, үзебезнең хатны бирдем.
  — Яшь язучылардан?
  Галимҗан ага хатны ашыкмыйча, игътибар белән укып чыкты да хөрмәт белән өстәлнең түренә — кулъязмала­ры янына сузып салды.
  — Рәхмәт, бик күп рәхмәт яшьләргә,— диде Галим­җан ага ярыйсы ук дулкынланып,— онытмаганнар. Изге теләкләр белдергәннәр. Бу минем өчен зур сәгадәт. Әм­ма,— ул үрелеп хатны киредән кулына алды һәм күз йөртеп кенә эзләнә башлады,— кайда әле... Ә, менә, менә, «бөек әдип»,— Галимҗан ага башын күтәреп, миңа шел­тәле карады,— нигә алай артык мәдех! Ә? Мин бит әле бөек әдип түгел. Язган әсәрләремнең күбесеннән риза тү­гел, дөресрәге, канәгать түгел. Менә «Татар хатыны ни­ләр күрми», «Безнең көннәр»не яңадан төзәтеп язып чык­тым. Әле дә канәгатьмен дип әйтә алмыйм. Юк, «бөек» сүзе артык.
  Ул безнең шул рәвештәге мәдхияләргә ризасызлык белдерде дә ахырында хатны тагы элекке урынына куеп елмайды:
  — Яхшылыкка яманлык, дип рәнҗи күрмәгез, яшь иптәшләргә ихлас күңелдән рәхмәт һәм сәлам. Мөгаен, сез илче буларак,— ул тагын бик ягымлы итеп елмай­ды,— бу тапшыруларымны яшь каләмнәргә җиткерерсез.
   • һичшиксез, Галимҗан ага.
  — Менә рәхмәт... Тик минем табигатем артык мәдхия­не сөйми. Мин бөек түгел, бары тик эшче каләм — иҗат эшчесе. Авыр хезмәт ул каләм эше.
  Октябрьнең егерме еллыгына дүрт альманах чыга­рырга әзерләнү хәбәрен Галимҗан ага бик хуплады.
   • һичшиксез, бу зур һәм зарур мөкяфәт. Яхшы эш башланган. Алдыбыздагы егерме еллык — иң олы бәй­рәмнәрнең берсе. Аның хөрмәтенә әзерләнә торган бүләк альманахта катнашуны мин үземә мәртәбә дип саныйм. Адаш,— минем исемемне белеп алгач, ул миңа бары шу­лай «адаш» дип кенә эндәшә башлады,— сез әле тиз кит-, мисездер?
  — Июнь башында путевкамның срогы тула.
  — Бик яхшы. Мин үземнең соңгы язмаларымны ка­рап, берсен сайлап куярмын. Ә сез, адаш, вакытыгыз, мөмкинлек бирсә, көн ара килеп торыгыз. Мин дә, Хә­дичә апаң да кунакны яратабыз. Менә бүген сезнең белән ике касә чәй эчтем...
  Минем әле тагын утырасым килсә дә, Галимҗан ага­ның көйсезләнә башлавын (мөгаен, үпкәсе чәнчә) сизеп, саубуллашып чыгып киттем.
  Санаулы көн тиз үтә, диләр. Дөрес икән, сизмичә дә калдым, китәр вакыт та җитте. Әмма Ялтада үткән бу егерме дүрт көн һәр яктан файдалы, шифалы булды миңа. Көн саен Шарко душы, диңгездә коену, яр буенда сәйран чигүләр барлык чирне кырып-юып алды. Рәхәт­ләнеп йоклыйм, кайвакытта йокым туймыйча да кала — торасы килмичә генә торам. Режим!
  «Диңгез кешеләрнең барлык кайгыларын юа!» — дип юкка әйтмәгәннәр икән борынгы юнанлылар. Алай да иң файдалысы һәм гомергә хәтердә кала торганы, һичшик­сез, Галимҗан ага белән очрашулар, озак-озак сөйләшеп- әңгәмәләшеп утырулар булды. Бу очрашулар миңа иҗат хезмәтемнең серле ишекләрен ачты, армый-талмый эш­ләргә, укырга — өйрәнергә, өйрәнергә, өйрәнергә кирәк­леген төшендерде. Мин бер үпкә белән генә яшәгән чир­ле әдипнең, һич аруны белмичә, үзен жәлләми, төннәр, көннәр буена әсәрләре өстендә эшләвен, кабат-кабат кү­черүләрен үз күзләрем белән күрдем.
  — Менә, адаш, Кызыл Армиядән кайтып, авылда яңа тәртип кору өчен көрәштә һәлак булган Гайфетдин ту­рындагы хикәямне альманахка дип бирәм,— диде Галим­җан ага, соңгы тапкыр хушлашканда кулымны каты кы­сып.
  Кичкырын иде. Ялта өстенә инде күләгә — Ай-Петри күләгәсе төшкән. Салкынча. Босфор ягыннан җил кузгал­ган. Кара диңгез тынычсызлана — авыр дулкыннар ярга сугылалар. Аларның тонык тавышы, авыр сулышы монда, без басып торган верандага хәтле ишетелә.
  Галимҗан ага өстенә җылы халат бөркәнгән дә диң­гез ягына карап уйга талган.
  Ә дулкыннар гүләп, ярсып ярга сугылалар.
  — Менә, адаш, тормыш та шулай. Диңгез шикелле. Бер тыныч була, ә бервакыт, менә хәзерге диңгез төсле, ярсып-дулап ярларга бәрелә. Ә кеше менә шушы упкын өстендә дә каушамыйча, югалмыйча, уз теләгенә барыр­га тиеш,— диде Галимҗан ага акрын гына пышылдап. Әллә миңа, әллә диңгезгә?
  Ул тагын да кулымны кысты. Мин баскычтан төшеп киттем. Ул югарыда баскан килеш диңгез ягына карап калды. Ә дулкыннар һаман авыр көрсенделәр...
  5
  — Падла! — Бикчәнтәев кара көеп, урындыгыннан сикереп торды да төкерекләрен чәчә-чәчә кычкыра баш­лады. Ул яңагындагы аркылы-торкылы ябыштырылган тасма-пластырь — пресс-папье белән сугуымның тамга­сы — бер өскә күтәрелә, бер түбән төшә.— Сволочь! Мин сиңа халык дошманы Ибраһимовның контрреволюцион йомышлары турында язарга куштым. Ә син...— ул минем төн буенча тырышып ихлас күңелдән язган биш табак язуны өстәлдән җыеп алды да ерткалап почмактагы чүп- чар әрҗәсенә ташлады.— Менә аларның урыны.
  — Иптәш следователь!
  — Тик тор! Иптәшләрең Брян урманнарында нужа чигә,— ул ачуына чыдый алмыйча, тыпырдап, урынды­гын аударды да бүлмә уртасына чыкты һәм арлы-бирле йөренә башлады. Хром итекләре шыгыр-шыгыр килә.— Тукта, мин сиңа әле күрәчәгеңне күрсәтермен. Бу плас­тырьлар бушка китмәс, кичә камерада егетләр аз бир­гәннәрдер... (Бирүен бирделәр, бөтен тәнем күгәргән. Көчкә күтәрелеп чыктым монда). Бүген тагын өстәрләр!
  Тагын сугамы?
  — Бас!
  Мин язуларыма кул куяр өчен генә утырган идем. Аякларымның, тәнемнең сызлавыннан ыңгырашып, чайка­лып, көч-хәл белән күтәрелдем.
  — Син, падла, халык дошманы Ибраһимовның контрре­волюцион эш кушуларын в конце концов ачасыңмы, юкмы, ә?
  Төкерекләре битемә чәчрәде.
  — Мин бит... Ихлас күңелдән...
  — Ха-ха! Ха-ха-ха! — Тагын гасаби иблис көлүе баш­ланды. Кызарды, бүртенде, пластырьлар кубып төште — кара янган тамга арлы-бирле авышты.— Ха-ха! Мин синең ихласыңны фәлән итәм. Миңа ихласлык түгел, фаш итүең кирәк, фа-аш итүең! Төшендеңме? — Ул минем янымда өермә булып тузынырга-әйләнергә кереште.— Син нәрсә бәбәкләреңне шарландырдың? Следствиене бете­рергә күптән вакыт. Эшне туктатып торасың, корткыч! Язасыңмы, юкмы?
  — Нәрсәне...
  Әйтеп тә бетерә алмадым, әле генә шыгырдап, үчек­ләп торган итекләрнең берсе очы белән тез астыма ба­тып китте. Чалкан барып төштем.
  — Дежурный!
  Ул арада ишек ачылды да ике солдат йөгереп керде.
  — Камерага! Карцер режимына. Кичә аз биргәнсез. Авызы ачылырлык итеп эшләгез. Алыгыз, нәрсә катып калдыгыз?!
  Ике солдат ике аягымнан өстерәп алып та киттеләр.
  — Ха-ха! — тагын Бикчәнтәевнең кыргый көлүе ка­батланды.— Тукта, мин сиңа пресс-папьены күрсәтермен әле...
  6
  «Кара козгын» чайкалып, әле бер, әле икенче якка авып-авып китә. Ниндидер чокыр-чакырлы урамнан ба­рабыз. Мөгаен, Казанның кырый бистәсенә чыгабыз. Мин табут кебек кысан урында утырам. Шундый кысынкы — кузгалып та булмый, хәтта терсәкләрне куярга урын юк—кулларны күкрәгемә кушырырга мәҗбүрмен. «Та­бут» ауган саен мин дә авам, әмма беркая китеп бул­мый — ишек бик нык ябылган. Җитмәсә, теге якта — уртада мылтыклы солдат утыра, Саклап бара — качып китмәсеннәр! Кая алып баралар соң тагын? Нишләтмәк- че булалар мине? Ни булса да булсын, тик Бикчәнтәев- тән ераккарак алып китсәләр генә ярар иде. Каныкты бит, каһәр суккан. Менә инде тугызынчы тәүлек ни көн­дез, ни төнлә керфек кактырмый, тутый кош сыман, һа­ман бер сүзне кабатлый: «Халык дошманы Галимҗан Ибраһимов кушкан контрреволюцион эшләрне сөйләп бир!» Нинди эшләр? һич төшенә алмыйм. Нинди тозакка төштем? Белмим. Әллә инде илдә контрреволюцион бол­ганыш булган? Алай дисәң, ике сүзнең берендә: «Иптәш Сталин күрсәтмәләре»,— диләр. Ай-Һай, иптәш Сталин бер гаепсез кешеләрне газапларга кушар микән? Бул­мас! Монда ниндидер өер үзләренең явыз ниятләренә юл салмакчы буладыр. Юк, ничек кенә кыйнасалар да, ял­ган күрсәтмәләр бирмәм, бигрәк тә Галимҗан ага ту­рында. «Табут» тагын кыйшайды — маңгаем белән ишек­кә бәрелдем. Шулай кыйшайганда, ичмасам, машинасы авып та китми. Я үләр идем, я качар идем... Тук-тук! Тук- тук! Чү, сул як стенадан кемдер чиртә кебек. Әнә тагын, тук-тук. Колагымны торгызып тыңлыйм,
  — Кем чиртә?
  — Бу мин, Галимҗан...
  Тетрәнеп киттем.
  — Галимҗан Ибраһимовмы?
  — Юк, Мөхәммәтшин. Син кем?
  Мин шашып калдым. Бу ни? Мөхәммәтшин да мон­дамы?
  — Син... Син дә мондамы?
  — Кем, син кем?
  — Мин... Ибраһим... Әллә переворот булдымы икән, ә?
  — Белмим. Безнең камерада Ләбиб Гыйльми, Сөббух Рафиков. Хатка кул куйганнарның барысын да алганнар... Мин инде унбиш тәүлек утырам. Көн дә сорау алырга китерәләр. Галимҗан аганы халык дошманы дип күр­сәтергә кушалар. Бикчәнтәев әйтә, Салахов әллә кайчан таныды, ди... Кыйныйлар... — ул буылып йөткерде,— син инде кул кыйдыңмыни?
  — Юк, юк! — үз-үземне онытып кычкырып җибәргән­мен,— күрсәтмә бирмәдем.
  — Пышылдашуны туктатыгыз,— сакчы ишеккә при­клад белән сукты.— Еланнар! Хәшәрәтләр! Мин сезне хә­зер үк карцерга...
  «Кара козгын» тагын кыйшайды, авып китеп, чинап туктады.
  Шыгырдап ниндидер капка ачылды. Машина кузга­лып китеп бераз барды да тагын туктады. Капка шыгыр­дап ябылды.
  Кемнәрдер арлы-бирле йөгереп үттеләр. «Кара коз- гын»ның уртасында утырып барган сакчы, тимер ишекне ачып, сикереп төште. Кемгәдер рапорт бирде:
  — Сигез контрны китердек.
  7
  Ниһаять, мин — Пләтән төрмәсенең өченче катында­гы арестантлар белән шыгрым тулы камераларның бер­сендә. Казанда ун ел торып, мондый төрмә булуын ише­теп тә белми идем. Менә, уйламаганда, белергә туры килде.
  Следователь Бикчәнтәев алдында үрә катып торган­да, бу шомлы шобага миңа гына төшкәндер, ниндидер бер аңлашылмаучылык белән бары тик мине генә «или» тор­ганнардыр, дип пошына идем. Юк, миннән башкалар да онытылмаган икән. Җитмәсә, камерадагы барлык «фа­тирчылар»— таныш-белеш яки газета-журналлар аша мәгълүм карт большевиклар, район, шәһәр, өлкә партия- совет оешмаларының җитәкчеләре, профессорлар, укы­тучылар, студентлар.
  Әмма камерага беренче тапкыр атлап кергәндә, бу «танышлар» котымны алды — җаным уч төбенә килде.
  Тугыз тәүлек буена камерада япа-ялгыз ятып, бер ке­шене күрми, һичкем белән сөйләшми, бары тик тикше­рүче Бикчәнтәев һәм аның чирүе белән көне-төне тар- тышу-сугышу мине чыгырдан чыгара язган иде инде. Тагын да берничә тәүлек бу хәл кабатланса, мөгаен, акыл­дан шашар идем. Менә шуның өчен дә «кара козгын»- ның ишеген ачып, төрмә ишегалдына төшергәч, куанып киттем, ичмасам, кешеләр күрермен, сөйләшермен.
  Ул арада кара киемле, караңгы чырайлы, телсез над­зирательләр, ым белән генә юллап, мине тар тимер бас­кычлардан төрмәнең югары катына алып менеп китте­ләр.
  Озыннан-озынга сузылган тар коридор. Бһры тик ике очында гына тәрәзә. Алары да тимер челтәр белән кир­тәләнгән. Түшәмдә кызарып кына өч лампочка яна. Ике якта—тимер белән тышланган ишекләр. Барысына да калын тимер «билбау» каптырылган, һәм ат башы хәт­ле йозаклар эленгән. Тынчу. Ярым караңгы. Шылт ит­кән тавыш та юк. Шомлы тынлык.
  Алдан барган колга надзиратель, кулындагы бер ко­чак ачкычларны тәсбих төсле тартып барды да бер ка­мера алдына килеп туктады, нигәдер йозакны арлы-бир­ле тарткалады, аннан, бер ачкычны сайлап алып, йозак­ны ачты да ишекне тартты. Авыр тимер ишек чинап, акрын гына ачылды.
  — Бар!
  Мин бу сүзнең мәгънәсенә дә төшенеп җитә алмадым, надзиратель аркамнан төртеп кертеп җибәрде:
  — Бар, бар!
  Ишек шалтырап шундук ябылды. Әллә төтен, әллә то­ман. Әллә инде мунча? Астылы-өстеле сәкеләрдә бер- берсенә укмашып, тыгызланып утырган шыр ялангач ке­шеләр. Сакал-мыеклары җиткән, күзләре акайган, үзлә­ре шабыр тирдә. Әллә чынлап та мунча ләүкәсеме бу? Алай дисәң, ләгәннәре, себеркеләре күренми. Бәлкем, акылдан шашкан кешеләрдер? Бу уй мине бөтенләй чы­гырымнан чыгарды — бизгәк тоткандагы кебек, туңа-де- релди башладым һәм, үзем дә сизмичә, ишекне аркам бе­лән этеп, аякларым белән тибә башладым.
  — Ачыгыз! Ачыгыз! Мин... Мин...
  Арттан, коридордан, надзиратель ахры, ишеккә сукты:
  — Шыпырт! Карцерга атлыгасыңмы әллә, корчаңгы?!
  — Ибраһим,— алдагы сәкедән, томан эченнән кем­дер миңа таба үрелде.— Ибраһим... бу син түгелме?
  Имәнеп киттем. Алдымда — институтның тел-әдәбият факультеты деканы, профессор Галимҗан Нигъмәти. Ка­федрага ул һәрвакыт бик шома кырынып, пөхтә киенеп, галстук тагып килә торган иде. Хәзер минем алдымда сап-сары сакаллы, чәчләре тузган, бары тик трусиктан гына калган бер тоткын басып тора.
  — Сине дә алдылармыни? — Тавышы үзгәрмәгән, нәкъ элеккечә йомшак, басынкы, бик ягымлы. Кинәт ты­нычлана калдым. Ишеккә тибүдән туктап, хәлсезләнеп, шуып төшеп идәнгә утырдым.
  — Кайчан алдылар?
  — Допроста булдыңмы?
  — Газеталарда ни язалар?
  — Амнистия турында сөйләмиләрме?
  — Менә амнистия,— кемдер югары сәндерәдән калын тавыш белән кычкырып көлде.— Менә амнистия: ректор янына студентлар килә башладылар.
  — Ташла әле, Шәйхи, иблислегеңне. Син бит райком секретаре.
  — Төшерелгән! —диде каһкаһәле тавыш.
  — Тсс...— ишектәге «күз» ачылды. Бүренекедәй кан баскан бер яман бәбәк карады.— Тагын бер тавыш ишет­сәм, камераны карцер режимына куям.
  — Ибраһим,— Галимҗан ага Нигъмәти минем яны­ма идәнгә утырып аркамнан какты.— Я, тавышланмыйча гына сөйлә әле... Институтта ни хәл? Тагын кемнәрне кулга алдылар?
  Мин, ниһаять, аңыма килеп, белгәннәремне сөйләргә керештем.
  Бу камерада дүрт тоткын утыра торган бүлмә булган. Менә быел, «урып-җыю» артык «уңышлы» баргач, төрмә­ләрдәге комфортка — караватта ятуга чик куелган. Алар чыгарып ташланган, караватлар урынына камераның бу- еннан-буена ике катлы сәке-сәндерә эшләнгән. Хәзер инде монда дүрт түгел, егерме дүрт тоткын утыра. Ятканда ян бе­лән генә яталар икән. Сәке башкача сыйдырмый, һава җитми. Шуның өчен мәхбүсләр үзләре тәрәзә өлгеләрен ватып бетергәннәр. Тимер рәшәткәле тәрәзә белән «кал­фак» 2 арасында — кар. Хәзер аннан ишелеп суык керә.
  Ә камерада егерме дүрт хан. Алар сулый. Менә ни өчен монда тынчу һәм мунчадагы кебек парлы икән.
  Сөйләшә торгач, камерага да, мәхбүсләргә дә ияләш­тем. Мин китергән «соңгы хәбәрләр» тәмамлангач, Га­лимхан ага Нигъмәти мине култыклап торгызды да сәке кырыена утыртты. Кемдер торып, параша янына китеп, миңа урын бирде.
  — Утыр, энем, бераз ял ит, бигрәк йончыгансың.
  Өске сәкедән кемдер бер сынык икмәк сузды.
  — Сез допростан бит... Бераз тамак ялгап алыгыз.
  Мин чыннан да ачыккан идем. Өченче көнге насыйп булмаган ризыктан соң, мине карцер рехимына куеп, тәүлеккә дүрт йөз грамм паек бирә башлаганнар иде. Бары тик куркуымнан гына онытып хибәргәнмен икән. Хәзер икмәк күргәч, йолкып диярлек алып, авызыма кап­тым — чәчәдем. Кемдер крухка төбендә калган чәен бирде. Бары ашап бетергәч кенә, рәхмәт әйтү исемә төште.
  — Аптырама, Ибраһим, монда тәкәллефкә урын юк. Бераз хәл хый, ичмасам.
  Миңа үз сыныгын сындырып биргән теге кеше юга­ры сәкедән идәнгә сикереп төште. Түм-түгәрәк, кара са­каллы. Чандыр. Буйга миннән бик аз гына озынрак бу­лыр, ахрысы. Ничектер таныш сыман. Бигрәк тә яңгырау, ачык тавышы, һәм бик якты саргылт күзләре. Кайда күрдем соң бу кешене?
  — Таныйсыңмы? — диде Галимхан ага Нигъмәти, теге кешегә карап.— Бу бит иптәш Алкин, ВКП(б)нын Казан шәһәре Бауман район комитетының беренче секре­таре.
  Хәтерем ачылып китте. Әйе, әйе! Әле яз башында гына Академия театрында язучыларның һәм артистлар­ның берләшкән хыелышында ул Октябрьнең егерме ел­лыгына әзерләнү, яңа әсәрләр язу, сәхнәгә кую турында бик дәртле, ялкынлы доклад сөйләгән иде бит. Бу чыгыш барлык тыңлаучыларда тирән эз — рухлану калдырган иде.
  — Габдулла, син «бүре күзе»н каплап тор әле. Соң­гы хәбәрне,— ул миңа карап елмайды,— шагыйрьнең ки­лүен иптәшләргә белдерергә кирәк.
  Мин хәйран калдым. Кемгә, ничек белдерергә? Ул ара­да Габдулла, бөтен камерада бердәнбер сакал-мыексыз яшь егет, тиз генә ишеккә таба атлап, аркасы белән «күз»- не каплады. Ә Алкин, хәһәт кенә идәнгә чүгеп, су йөри торган хылыткыч торбага сак кына бер-ике тапкыр чиртте
  һәм шундук иелеп колагын куйды — тыңлады. Аннан тагын катырак чиртте. Камерадагы халык нигәдер арлы- бирле кузгала, сөйләшә, тавышлана башлады. Ә Габ­дулла кузгалмый, аркасы белән һаман «бүре күзе»н то­малап тора.
  Алкин идәнгә җайлабрак утырды да торбага янә чир­тә башлады. Бер чиртә — пауза, ике чиртә — пауза. Әй­терсең лә Морзе аппаратында телеграмма бирә.
  Ә камерадагылар, тынычсызланып, күзләрен ишектән алмый.
  Алкин аеруча бер дикъкать белән йодрык буыннары­на карап чиртә.
  — Тык, тык-тык, тык-тык, тык...
  Ләкин мин аларны бүтән күзәтеп тора алмадым, сә­кедә урын табылуга, изрәп йоклап киттем.
  Камерада берничә көн торгач кына, мин бу серле чир­түнең Бестужев алфавиты дип аталуын, декабристлардан бирле төрмәләрдә бердәнбер сөйләшү-хәбәрләшү ысулы икәнен белдем. Нигездә, Морзе ысулы. Рус алфавиты авазлары йодрык буыннары исәбеннән, бишәрләп юллар­га бүленә. Артык күпкә китмәсен өчен, егерме дүрт аваз файдаланыла икән.
  Баштагы чиртү — юл саны. Беренче, икенче, өченче юл. Икенче чиртү шул юлдагы авазның урынын белдерә. Мәсәлән, А хәрефе болай бирелә, башта бер чиртү — бе­ренче юл, тагын бер чиртү — беренче юлдан беренче хәреф.
  Шулай сүзләр, җөмләләр, исем-фамилияләр барлыкка килә икән.
  Алкин шулхәтле маһирланган бу сөйләшүгә. Аерым хәбәрләрне тапшыру белән генә канәгатьләнми, хәтта йө­рергә яки параша түгәргә чыкканда кулга төшкән газе­та хәбәрләрен дә тапшыра һәм торба буенча бирелгән җавапларны бер ялгышусыз «укЫй».
  Бу һөнәргә ул мине дә өйрәтә башлады. Әмма аны туктаусыз сорау алырга йөртүләр, аннан кыйналып ки­лүләр бу «сабакны» тәртипле рәвештә дәвам итәргә мөм­кинлек бирмәде. Шулай да Алкин юк вакытта «соңгы хә­бәрләрне» мин тапшыра башладым.
  8
  Алкин, әле яңа гына укырга өйрәнә башлаган бала сыман, иҗекләп «укый»:
  — Га-лим-җан И-бра-һи-мов ка-ты а-вы-рый. Би-шен- че ка-ме-ра-га Әб-жә-ли-мов-ны, Рес-пуб-ли-ка-нец-ны
  ^и-тер-де-ләр... То-лым-бай-ский дүр-тен-че тәү-лек с-той- ка-да. Тин-чу-рин 3...
  — Тсс! — Ишек төбендә дежурда торган Габдулла баш бармагын авызына капты.— Тсс...
  Коридорда ыгы-зыгы, йөгергән, ыңгырашкан тавыш­лар ишетелде.
  Алкин сикереп торып сәке кырыена утырды. Ул ара­да ишектәге йозак шалтырап ачылды. Кемнедер сөйрәп камерага керттеләр. Ишек шыгырдап ябылды. Габдулла белән Алкин идәнгә егылган кешене күтәреп алдылар.
  — Урын!
  Сәкедән ике кеше сикереп төште. Шул бушаган урын­га— түбәндәгесенә, теге сорау алудан килгән кешене ят­кыздылар.
  — Бу бит Мәхмүт Баһаутдинов,— диде Алкин яныма килеп.— Комсомолның өлкә комитеты секретаре. Мескен, аңын югалткан. Шул кадәр кыйнаганнар.
  Тагын йозак шалтырады. Камера тып-тын калды. Кем­нең чираты? Ишек ачылыр-ачылмас надзиратель башын сузды.
  — Алкин, допроска!
  Камера калтыранып киткәндәй булды — сулыш өзел­де. Ә Алкин, сәйранга гына җыенгандай, пальтосын киеп, эшләпәсен кулына алды, елмайды.
  — Я— пока!
  Өстән бер йөк төшкәндәй җиңеләеп киттек.
  — Булдыра алсаң, тикшерүчедән карандаш урларга тырыш...
  — Тырышырмын,— Алкин тагын ягымлы елмайды да тышка чыгып китте.
  Камерадагылар, авыр сулап, үз урыннарына тарала башлаганнар гына иде, тагын йозак шалтырады. Әйтер­сең лә электр тогы сукты, калтырап, туктап калдык. Ишек ачылды, әмма нигәдер берәү дә кермәде. Бары тик пышылдап кына сөйләшкән тавыш ишетелде, һәм шунда гаҗәеп бер хәл булды. Камерадагылар барысы да урын­нарыннан торып ишеккә таба үрелделәр — йотылып ис­нәделәр.
  Хуш ис! Шундый тәмле, тәнгә рәхәт бирүче хушбуй исе борынны кытыклый. Камера яктырып киткәндәй бул­ды. Төрмә артында терәлеп торган, элек кадере белеи- мәгән гади тормыш, ә хәзер уй җитмәс ерак-гүзәл ирек үзе ишелеп монда керде, дөресрәге, төрмә ишеге ачылып китте сыман. Туя алмый үрелеп-үрелеп сулыйбыз. Рә- хәт тә, күңелле дә, артык газаплы да булды бу көтел* мәгән очрашу.
  — Барлау!—Ачулы калын тавыш рәхәт калгудан уятты. Барыбыз да параша янына тыгызландык. Сыйма­ганнар өске сәндерәгә утырдылар.
  Ишек киңрәк ачылды.
  Камерага ашыгып атлап төрмә башлыгының ярдәм­чесе килеп керде. Озын буйлы, атлет гәүдәле яшь егет. Өстендә өр-яңа, үзенә ятышып-сыланып торган форма — кыек сырлы кара тукымадан тегелгән френч, галифе чал­бар, ялт-йолт итеп торган хром итекләр. Аның йөзе түгәрәк, бит алмалары тулы, кызарып тора... Бар гәүдә­сеннән хушбуй исе аңкып тора.
  — Исәнмесез! — Аз гына елмая төшеп, тавышын кү­тәрмичә генә эндәште.— Ничек, жалобалар юкмы?
  — Гражданин начальник,— Габдулла кысыла-кысыла алга чыкты,— камерада бик тыгыз, ятарга урын юк.
  — Борчылмагыз.— Башлык ярдәмчесе тагын көлем­серәп, камерага күз йөртеп алды.— Чыннан да, тыгызрак икән. Борчылмагыз. Бүген бушатырга тырышырбыз.— Ул бармагы белән төртеп саный башлады: — Бер, ике, өч, яле, атакай, син өскәрәк күтәрел... (миңа эндәшүе), дүрт, биш... егерме бер.
  — Өч арестант допроста,— диде надзиратель каба­ланып.
  — Арестант түгел,— диде санаучы каты кисәтеп,— под-след-ствен-ный.
  Надзиратель кашларын җыерды, каралып китте.
  — Хушыгыз.
  Башлык ярдәмчесе тикшерү нәтиҗәсен блокнотына язды да кергәндәге кебек ашыгып атлап чыгып китте. Ә камерада хушбуй исе катыш ниндидер билгесез күтәрен­келек калды.
  — «Бушатырбыз», диде бит, ә? — диде Габдулла.
  — Кем белә. Берсекөнгә бәйрәм. Бәлки, егерме ел­лыкка амнистия булыр,— диде өске сәкедән карлыккан тавыш.
  — Тот капчыгыңны!
  — Юк, егетләр,— диде аскы сәкедән берәү өметлә­неп,— иптәш Сталин безне бу хәлдә калдырмас.
  Камерада шау-шу, бәхәс башланды.
  Пләтән төрмәсендәге иң газаплы һәм куркынычлы төннәрнең берсе, һичшиксез, җиденче ноябрьгә каршы төн булды. Арестантлар арасындагы тынычсызлык инде ай башыннан ук кузгалган иде. Бәйрәм якынлашкан саен ул көчәя барды.
  Бәйрәм алды һәрбер кешенең күңелен дулкынланды­ра, җилкендерә бит ул. Бәйрәм көнне ниндидер сөенечле бер үзгәреш булыр төсле тоела. Көтелмәгән яңалык-шат- лык өмет итәсең. Яна көн туган саен әнә шул сөенечкә якынлашкан кебек сабырсызланасың. Тизрәк-тизрәк бәй­рәм җитсә иде, дисең. Зарыгып көтәсең ул өметле көнне.
  Ә төрмәдә? Бер гаепсез тоткынлыкка дучар булган кеше .нишләргә тиеш бәйрәм алдыннан? Бигрәк дә Ок­тябрь бәйрәме алдыннан? Октябрь революциясенә егерме яшь тулу көннәрендә, иң демократик Конституция — Ста­лин конституциясе кабул ителгән чорда?!
  Нинди уйлар, нинди хисләр, нинди өметләр аны як­тыртырга, хәл бирергә яки җәрәхәтләргә тиеш соң? Бу соңгы, хәл итүче төндә. Я? Я?!
  Гаҗәп икән ул тоткындагы кеше. Хәйран калдым. Элек әйтсәләр, һич ышанмас идем. Ә хәзер...
  Тоткын ул бар гәүдәсе белән күрә, бар гәүдәсе белән ишетә, бар гәүдәсе белән тоя-сизә икән. Тәрәзәләре ти­мер рәшәткәләр белән ныгытылган, тимер ишекләре зур йо­заклар белән бикләнгән, тышкы дөньядан биек, таш ди­варлар, чәнечкеле тимер чыбыклар, көне-төне йокысыз күзәтеп торучы уяу сакчылар, этләр, мылтыклар, пуле­метлар белән аерылган, бүленеп алынган кап-караңгы төрмә камералары яңадан-яна хәбәрләр белән тулып кына тора. Кайдан гына, ничек кенә килмиләр алар. Су йөри торган җылыткыч торбалар буйлап, калын, таш стеналар аша, югары каттан түбәнгесенә тегәрҗеп белән төшерелгән шырпы капларында, юынырга чыкканда бәд­рәф диварларына беленер-беленмәс кенә сызгаланган «тавык тәпиләре» эзендә. Параша чыгарганда игътибар­га алынган надзирательләрнең күз карашында, эндәшү­ләренең тонында, ниһаять, әле сөйләрлек хәле калган булса, сорау алудан кайтучылар аша һәм башка бик күп, иректә бөтенләй игътибар бирелми торган, беренче карашка бөтенләй әһәмиятсез күренешләрдә, билгеләрдә.
  Алкин сорау алудан көч-хәл белән кайтып керде. Бит- авызы күгәргән, сул күз кабагы канаган иде. Инде ул да, Баһаутдинов сыман, сәкегә егылыр да камера тор­мышыннан ваз кичәр, дип уйлаган идем. Юк! Ул, сәкегә утырып, аз гына хәл җыйды да елмайды. Тезелеп торган ап-ак тешләр камераны яктыртып җибәрде. Тирә-якта- гыларның йөзләре ачылды. Мин дә җиңеләеп киттем.
  — Я, дуслар,— диде дә, елмая биреп, түбән иелде. Ахрысы, итеген салмакчы булды, әмма кире турайды, йөзе чытылды.— Булмый икән. Сул итекне салдырыгыз әле.— Мин йөгереп килеп итекне салдырырга омтылган идем, кая. Балтырлары шешеп, итегенең кунычын киер­гәннәр. Тәнем тетрәнеп китте. Аны да төнозын бастырып тотканнар ахры, кансызлар.
  — Булмаса, кунычын җөеннән сүтеп җибәрегез. Габ­дулла, теге пыяла кыйпылчыгы кайда? — диде Алкин, тирә-якка каранып.
  Габдулла йоклый икән, уяттылар. Ул параша астына кыстырылган кыйпылчыкны алды. Көч-хәл кунычны сүт­тек.
  — Менә, иптәшләр, гозерегезне үтәдем,— диде Алкин, итекләрен салдыргач, сул аягының чолгавы арасыннан чәнти бармак хәтле генә карандаш чыгарып.— Галимҗан ага, озынрагын алырга кулым җитмәде.
  — Монысына да...
  Ул арада «күз» чайкалды. Алкин юри, ахры, аякла­рын сузып җибәреп, сүгенә башлады. «Күз» ябылды — надзиратель китте. Алар, нигәдер, мәхбүсләрнең сүгенү­ләренә игътибар итмиләр генә түгел, кул селтиләр иде. Сүгенә бирсеннәр, янәсе.
  Галимҗан ага Нигъмәти карандаш төпчеген ыштан бөр­мәсенә яшерергә өлгермәде, күрше дивардан чакыру сиг- налы чирттеләр. Алкин шундук идәнгә шуып төшеп стена­га колагын куйды. Камера тып-тын булып калды.
  — Кружка!
  Кружка бирделәр. Алкин кружканы стенага каплап тыңлый, теге яктан биргән хәбәрне ятлый башлады.
  — Октябрьнең егерме еллыгы хөрмәтенә моңа кадәр һич күрелмәгән зур амнистия әзерләнә. Барлык сәяси тот­кыннар азат ителәчәк. Указ җиденче ноябрьдә игълан ителәчәк.
  — Ура!
  — Әйттем бит була дип.
  — Тавы-ыш! — «Күз» ачылды — кан сарган ачулы бә­бәк күренде.— Бу нинди шау-шу?
  Надзиратель, кисәтүен ныгытыр өчен ахрысы, ишек­кә итеге белән бер-ике типте дә авыр атлап башка ка­мераларга таба китте. Күрәсең, аларда да тынычлык юк.
  Ә бездә — тантана. Камерадагыларның барысы да сөйли, һәр тоткын бу гадәттән тыш хәбәр турында нигез­ле фикерен ишеттереп калырга тырыша.
  Дөресен әйткәндә, әле яңа гына Алкин кружка аша күрше камерадан алган хәбәр яңа түгел, ул инде ай буенча кабатлана. Әмма хәзер, бәйрәм алды төнендә! Октябрьнең егерме еллыгы тантанасы алдында! Бусы инде, һичшиксез, нигезле өметләнү.
  Бөек Октябрьгә егерме ел тулганда, ничек инде шул революцияне үз куллары белән барлыкка китергән, аны саклап калу өчен кан түккән ветераннар, аларның эз­басарлары — яшьләр, комсомоллар төрмәдә утырсын? Акылга сыймый.
  Бу хәбәр — амнистия турындагы сүзләр — ничә генә тапкыр кабатланмасын, һәрвакыт, беренче тапкыр ишет­кән сыман, тын алуны өзеп, онытылып тыңлыйбыз. Күңел яктыра, күзләр нурланып китә, хәтта сулган-саргайган йөзләргә алсулык сирпелә. Сулыш иркенәя.
  Ирек! Азатлык! Синнән дә татлырак, синнән дә кадер­лерәк, кыйммәтлерәк тагын нәрсә бар дөньяда? Әмма синең иксез-чиксез киң, җылы, мәрхәмәтле кочагыңда ва­кытта без кадереңне генә белмибез икән, бөек бәхет!
  Инде күп калмады. Аз гына, бик аз гына түзәргә, са­быр итәргә кирәк. Озакламас, бу авыр ишекләр ачылып китәр. Без тагын да кешелекнең бөек куанычы — азатлык кочагына ташланырбыз һәм туйганчы иркәләнербез.
  Барыбыз да ул көннең тууына ышана идек, иманыбыз камил иде. Без бит ят түгел, үги түгел. Барыбыз да со­вет иленең тугрылыклы, фидакарь балалары. Шулай бул­гач...
  Тиздән! Тиздән!
  Бөтен камера шушы изге уйлар белән дулкынланды:
  — Даң-доң! Даң-доң!
  Тоткыннарның йөрәген өшетә торган, нервларын өзе­лердәй итеп какшата, акылны томалый торган чаң! Шом­лы, кара каргышлы чаң! Бу ни бу? Гадәттә бу чаң кичке чәйдән соң — тикшерү алдыннан сугыла иде. Хәзер бит әле сәгать, күп булса, биш-алты чамасында гынадыр.
  — Даң-доң! Даң-доң!
  Коридорда ыгы-зыгы. Әллә янгынмы? Әллә инде бе­рәрсе качарга маташканмы? Хәер, тимер рәшәткә, калын тактадан эшләнгән «калфак», таш стена, чәнечкеле ти­мер чыбык, этләр, сакчылар, мылтык, пулеметлар кир­тәсе аша мөмкинмени бу?!
  Әллә? Әллә берәрсе, бу хурлыкка чыдый алмый, асы­лынганмы? Бу хәлнең булуы бик мөмкин. Әмма бер тот­кын асылынган өчен бу хәтле ыгы-зыгы тумас. Даңгыл­дау туктар-туктамас, камераның ишеге ачылып китте» Надзиратель бар тавышына акырды:
  — Торыгыз! Басыгыз! Тикшерү. Тизрәк!
  Упыр-тупыр бер-беребезне кысып, параша янына өерелдек.
  Камерага атылып ике хәрби кеше керде. Өсләрендә — озын соры шинель, яка очларында янып торган берәр шпал, димәк, майорлар. Башларында өр-яңа колакчын бүрекләр. Икесе дә урта яшьләрдә, тулы гәүдәле. Йөз­ләре суык. Күзләре, бораулап, ачу белән карый. Әле күптән түгел генә барлау ясаган төрмә башлыгы урын­басары бусага төбендә «смирно» баскан, өлкән түрәләр­нең боерыкларын көтә.
  — Тикшерү,— диде майорларның берсе, камераны сө­зеп карап, ачулы тавыш белән.— Тизрәк! Берәм-берәм минем алга басыгыз да исем-фамилиягезне, кулга алын­ганчы кайда, кем булып эшләвегезне әйтеп, сәкеләргә менеп капланып ятыгыз. Кара, монда бүтән карыйсы бул­магыз. Я, я, башладык. Син?
  — Алкин, ВКП(б)ның Казан шәһәре Бауман район комитетының беренче секретаре.
  — Марш! Син?
  — Галимҗан Нигьмәти, профессор.
  — Марш! Син?
  — Сөббух Рафиков, шагыйрь.
  — Имәнкулов Зариф, беренче татар полкы комиссары.
  — Син?
  Түбәнге сәкедән озын буйлы, таза гәүдәле кеше күтә­релде. Майор сискәнеп артка чигенде, күрәсең, сугып җи­бәрер дип курыкты һәм икенче тапкыр, бу юлы инде акрын гына эндәште:
  — Сез?
  — Камай Гыйлем, профессор, Владимир Ильич Уль­янов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты рек­торы.
  Майор тагын артка чигенде.
  — Стенага карап басыгыз. Следующий?
  — Сәләх Атнагулов, профессор.
  — Өскә! Син?
  — Баһаутдинов Мәхмүт. Комсомолның Татарстан өл­кә комитеты секретаре.
  — Өскә!
  — Менә алмыйм. Аякларым шешкән.
  — Ярар алайса,— майор нәфрәтле караш ташлады.— Ярар, түбәнгә ят. Син?
  — Акимов Николай Васильевич.— Татпросвет секре­таре.
  — Син?
  — Нижегородцев Ардалион Михайлович — өлкә ком­сомол комитетының бүлек мөдире.
  — Ә син нәрсә анда менеп кунакладың? Төш1 л Өске сәкедән җиңел генә сикереп, атлет гәүдәле берәү төште.
  — Чанышев.
  Әле һаман артта басып торып, килүчеләрне блокноты­на язып торган майор, кинәт блокнотын төшереп җибәрә язып кабаланып алга атлады:
  — Якуп?
  — Юк. Ул минем абыем. Ул комдив. Мин җайдаклар эскадроны командиры.
  — Өскә!—Алда торган майор кашларын җыерды, йөзен чытты: — Барыгыз да елан Тухачевскийның койрык­лары.
  Чанышев нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан иде, бусагада басып торган төрмә башлыгы ярдәмчесе бар­мак янады:
  — Тсс! Молчать!
  Чанышев башын чайкады да бер сикереп иң өске сәндерәгә менеп китте.
  — Син?
  — Гомәр Гали, әдәбиятчы, редактор.
  — Ә син, чулак?
  — Мыскылламагыз,— Николай чулак кулын селкеп алды.— Тумыштан.
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.