🕥 36 minut uku
Кол - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 4620
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2088
37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Тукта! Мин бит кичә, бәлки апаларга китәрмен әле дип, кунакханә өчен бер генә тәүлеккә түләп куйган идем. Инде аны озайтырга кирәктер. Акча кирәк... Кичә мин официантка акчаны күбрәк итеп, арттырыбрак биргән идем. Бәлки ул хәзер, мин айныгач, тиешлесен кире кайтарып бирер?
Ресторан залына төштем дә анда утырган бер хатыннан сорадым.
— Гафу итегез, Наташа исемле официант бүген кайчан килер икән?
— Нинди Наташа? Каян килсен ди монда ул Наташа? Бездә андый кешенең гомер эшләгәне юк!
- Соң... Наташа... Кичә мине ашаткан официант?
— Әйттем бит мин сиңа, бездә Наташа юк дип! Ну-ка, кеше башын бутап йөрмә! Бар әле, бар. Чыгып кит моннан, алкаш!..
Мин очып чыгып киттем. Теге юан хатынның «Алкаш!» дигән сүзе колагымда доң-доң килеп яңгырап торды. Баскыч буйлап менгәндә, каршыдагы зур көзгедә үземне күреп, калтыранып куйдым: мине танырлык түгел иде. Йөзем шешенгән, күзләр тәмам кысылып беткән, яңакларым өч-дүрт көн кырынмый йөргән кешенеке кебек.
Юк, мин көзгегә озак төбәлеп тормадым. Үз кыяфәтемне шәйләп алуга ук, күзләремне читкә яшердем.
Бүлмәгә кереп, әйберләремне тиз генә җыештырдым да администратор янына төштем.
— Ашыгыч эш килеп чыкты, китәсем бар...— дип мыгырдандым.
Урамга чыккач, кая таба юл тотарга белмичә, бер урында таптанып тордым. Әйе, хәзер кая барырга? Кесәдәге соңгы кәгазь акчаларны кыштырдатып, кабат барладым. Сыра эчәргә кирәк иде.
Тимер юл вокзалы тирәсендә сыраханә бар. Шунда таба юл тоттым.
Ни өчен нәкъ менә шул якка, нәкъ менә шул сыраханәгә баруым турында мин әле соңыннан кат-кат әрнеп уйланачакмын. Җәяүләп атлаган ул урамнар, ул чатлар минем күз алдыма кат-кат киләчәк. Чөнки алар миңа алдан язылып куйган, алдан билгеләнгән язмыш юлы булып тоелачак. Әйтерсең минем һәр хәрәкәтемне, һәр адымымны ниндидер бер көч — котылгысыз һәм рәхимсез бер көч сагалап-күзәтеп барган.
Сыраханә умарта күче кебек кайный иде. Хәер, умарта күче белән чагыштыруым күпләргә ошап бетмәс. Умарта күченнән андый сасы ис киләмени?!
Чиратка ничек килеп кысылганымны, ничек итеп җан-фәрманга тартышканымны, ике кулыма ике бокал сыра тотып, ничек итеп тирләп-пешеп өстәл янына килеп басканымны сөйләп вакыт әрәм итәсем килми. Портфелемне шушы өстәл янында калган бер аяксыз бәндәгә ышандырган идем. Ул саклап торган. Сизүемчә, аңа да өлеш чыгарырга туры килә шушы ике бокалдан. Ярар, тизрәк тамакны чылатырга, эчнең януын басарга, баш әйләнүеннән котылырга кирәк.
Бер бокалны эчеп куйдым да, икенчесеннән үземә бераз салып, калганын теге бәндәгә суздым. Ул култык таякларын җайлабрак урнаштырды, исән аягы белән сикергәләп, өстәл кырыена ук шуышты.
— Мерси, данкешон,— дип, бокалын чәкештергәндәй итте.— Нәрсә, хәл бик авырмы әллә, туган?
Хәлем чыннан да авыр иде һәм аның авырлыгын бу гарип бәндәдән яшереп торуның кирәге дә юк иде. Мөгаен, минем хәлдә калган һәр кеше үз эчен бушатырга бер җай гына көтеп торадыр. Сөйләп бирдем, зарландым туйганчы.
— Хәлең мөшкел синең, туган,— диде аяксыз бәндә. Каяндыр, таушалып беткән чалбарының эчке кесәсеннән кармалап, акча чыгарды.— Әйдә, миңа булышырсың, бокалларны алып торырсың.
Ул, култык таяклары белән бергә тыйтаклап, чиратны ерып керде. Хәер, ерып түгел, аңа чираттагыларның барысы да берсүзсез юл бирәләр иде.
Сигез бокалны үзебезнең өстәлгә ташып тездем. Күңелгә әзме-күпме җылы керде. Яхшы кешеләр бар бу дөньяда, дип уйладым. Әйе, дөнья гел начарлыктан гына тормый. Менә шушы гарип бер кешенең мине тыңлый белүе, хәлемә керүе дә әрнегән-тырналган җаныма көч өстәп җибәрде. «Ярый,— дип уйладым мин,— ничек тә бер җае чыгар. Әҗәткә акча юнәтеп, Борһан абый кушкан эшне эшләрмен. Аннан өйгә хат язып салырмын... Әйбәтләп язсам, берәр сәбәп уйлап тапсам, хатын акча салмый калмас. Укуны дәвам итәргә кирәк. Төгәлләргә кирәк...»
Чирен яшергән үлгән, дигән сүзне кабатлаган идемме әле бая? Юк шул, кайчак яшерә дә белергә кирәк икән. Кайгы-хәсрәтеңне бер дә белмәгән кешегә, хәтта дусларыңа да ашыгып сөйләмәскә кирәктер. Чөнки синең ул кайгыңнан кемдер бик оста файдаланырга мөмкин... Мин моны хәзер уйлыйм. Ә ул чакта теге аяксыз кешенең һәр сүзе йөрәгемә сары май булып ятты. Минем инде хәл бераз җиңеләя башлаган, салкын сыраның шифалы тәэсире буыннарыма, кан тамырларыма йөгергән иде.
- Мин монда бер дус егетне беләм,— диде миңа аяксыз.— Шәп егет. Аның сүзен тыңласаң, атна-ун көн эчендә каерып аласың акчаны. Югалтканыңны да кире кайтарып аласың, аннан соң әле типтерергә дә шактый калыр. Шабашкасы бар аның. Шәп шабашка. Шуңа кеше эзләп йөргән вакыты.
- Нинди шабашка? Кайда соң ул егет? — дигәнемне сизми дә калдым. Бер мизгел эчендә уйлап-исәпләп өлгердем. Лекцияләргә йөреп тормасам да була, барганына барырмын, бармаганына — юк. Имтиханнарга мин үзлегемнән генә дә әзерләнә алам. Курс эше белән контроль эшләрне тапшыру өчен әллә ни озак вакыт кирәкми. Борһан абыйның дусты язу язып биргән кеше янына мин соңрак та барып чыга алам. Бер атна иртә ни, бер атна соң ни — барыбер түгелмени? һәрхәлдә, минем карамакта нәкъ ун-унбиш көн чамасы вакыт бар. Шабашкада эшләп, акча алсам, апаларга да әллә ни зур әҗәткә кереп торырга туры килмәс. Җитмәсә, әнә бит, бу аяксыз да әйтеп тора, югалтканыңны кайтарып алырсың, артыгы белән эшләрсең, ди.
Аяксыз кеше мине үзе белән ияртеп алып китте. Шунда, сыраханә артында гына, ике катлы агач йорт бар икән. Ярым җимерек баскычлар буйлап мендек тә тар гына бер бүлмәгә кердек. Анда ике кеше табын артында утыра иде.
— Гарри,— диде аяксыз.— Менә бу егетнең бераз авыррак чагы. Акча эшләп аласы килә.
Беренче курста чакта мин бер лезгин егете белән бергә укыган идем. Әйбәт, чиста күңелле, ялганны һич сөйми торган, туры сүзле егет иде. Мин инде аны күптән күрмәгән идем. Ничектер шулай, соңыннан ишеттем, үз ягына кайткач, үтергәннәр икән, дип. Институтка шундый хәбәр килгән бугай.
Табын янында утырган бу ике егет тә миңа йөз-кыяфәте белән әнә шул лезгин егетен, Сосланны хәтерләтте. Мин Кавказ ягы кешеләрен һич аера алмыйм, әрмән идеме болар, грузин идеме — әмма алар миңа Сосланны хәтерләтте һәм мин үземне ышанычлы кешеләр янында дип хис иттем.
— Ташчы эшен беләсеңме? — дип сорады Гарри дигәне.
Ташчы эшенме? Ничек инде белмәскә?! Авылда үскән кеше ләбаса мин! Хәер, сынап сораштырулары бер дә гаеп түгел. Үземнең дә шабашкаларда эшләгәнем бар. Әгәр шунда арага бер булдыксыз, ялкау кеше килеп эләгә икән, шул хәерсезнең бар ялкаулыгы бөтен кешегә йога башлый. Ирексездән, эш кирегә тәгәри, татулык бетә, ызгыш-талаш куба. Болар, күрәсең, эш рәтен дә, кеше рәтен дә тоя белә. Кешеләрне сайлап-сынап ала белә.
Ташчы эшен әйбәт белүемне әйттем дә шикләнмәсеннәр дип өстәп куйдым:
— Минем бетерешкәнрәк чагым, шуңа бераз чандыррак күренәмдер. Ә болай көч бар минем, кулдан эш килә, авыл кешесе бит.
— Монысын шәп әйттең! — дип урыныннан кузгалды Гарри һәм миңа кулын сузды.— Авыл кешеләре белән эшләп була. Ә тегесен, бетерешкән дигән нәрсәне хәзер истән чыгарабыз аны! Башны төзәтәбез, йөрәккә көч өстибез!
Аяксызга да, миңа да стакан тутырып аракы салдылар. Сыраның тәэсире кимеп бара иде, стаканны эһ тә итмичә күтәреп куйдым. Рәхәт булып китте, кайгы онытыла, кими төште. Күңелдә ышаныч бар иде. Инде мине болай яхшы кабул иткәч, сүзне дә башлап була иде:
— Миңа шул бер ун-унбиш көн генә эшләп алырга иде,— дидем.— Эшләвен эшлим мин, кирәк икән җир умырачакмын. Шул, аптыраганнан инде, акчамны урлаттым бит кунакханәдә...
Кичә үз башымнан үткән хәлне боларга да ачып салырга туры килде.
— Ярый, борчылма,— диде Гарри.— Син анлык кына акчаны эшләп алырсың. Барысы да әйбәт булыр. Бүген сәгать өчтә метеор китә. Моннан ерак түгел. Эшләп кайтырсың. Анда әле тагын кешеләр булачак, берүзең генә түгел.
Әле аяксыз кеше чыгып киткәч тә, без өчәү сыйланып утырдык. Гарриның каршында утырганы Соломон исемле икән. Минем баштан кичкән хәлне тыңлаганда, ул башын чайкый-чайкый көлде.
— Эләктергәннәр, нык эләктергәннәр сине,— диде. Шуннан соңгы сүзен ул гүя миңа түгел, Гаррига сөйләде.— Йоклатканнар аны, аракысына дару салып йоклатканнар. Хәтерләмим, ди бит. Алар куеныңа юха елан булып үрмәли, кесәңә сасы көзән булып төшә. Син, Гарри, теге Зинаны, Зинуляны хәтерлисеңме?
— Кайсы Зинаны?
— Оныттыңмыни?! Фундамент салганда алып кайткан идем мин аны!
— Фундамент салганда? — дип кабатлап сорады Гарри һәм аның тавышында сагаюлы бер төсмер пәйда булды. Аннан соң ул миңа карап алды. Соломонны бүлдереп, стаканнарга аракы салырга кушты.— Син, давай, кунакны сыйлау турында онытма әле. Без хәзер бергә-бергә эшлисе кешеләр, бер-беребезнең кадерен белергә тиеш. Эш вакытында эчеп булмас, вакыты барда сыйланып калыйк.
Мин тагын сабакташым Сосланны искә төшердем. Аның сүзеннән җан эреп китә торган иде, ул тостларны бик матур итеп әйтә иде. Дуслык турында, бер-береңнең кадерен белү турында сөйләсә, Сослан әллә нинди матур сүзләр таба, хикмәтле риваятьләр китерә иде.
Гарриның да сөйләвендә шуңа охшашлык тойдым. Үземә салынган өлешне эчеп куйгач, Соломонга хөрмәт йөзеннән, сүзен ялгарлык сорау бирдем:
— Зина дигән теге кыз сезне дә алдадымы әллә?
— һа! — дип кычкырып куйды Соломон.— Алдарсың мине, бар! — Аннан соң ул бераз тынычланды, бу юлы инде миңа карап сөйли башлады.— Мин дә урнашкан идем бервакыт ул «Казан»га. Нәкъ сиңа тагылган кебек, тагылды бит берәү. Шул Зина инде. Ну, тагылды дип, үзем дә тагарга әзер тора идем торуын. Болай, төн үткәрергә шунда. Алай да, нисбәтен бу кадәр үк дип уйламаган идем уйлавын, типтерәсе килә кызның, дип кенә уйлаган идем. Соң, зараза, юньләп сораса, бер мендәргә баш куйган өчен акча бир, дисә, жәлләп торыр идеммени мин аннан акчаны, ә?! Ну, әйт, Гарри, жәлләп торыр идеммени?! Ә ул, зараза, акчаны да җилфердәтергә, ыштанын да салмаска уйлаган!
Мин инде үз башыма төшкән кайгыны оныткан идем. Соломонның сөйләвен әллә нинди эчке бер шатлык тоеп тыңладым. Чөнки аның сүзендә алдан ук сизелеп торган бер каһкаһә, яман эшләр өчен тиешле җәза игълан ителү сизелеп тора иде. Әйтерсең мин үзем бу мәлдә шушы Соломон дигән егет урынында. Әйтерсең әлеге угрылык, яманлык өчен үч-җәзаны миңа һич тә таныш булмаган Зина исемле кыз түгел, ә бәлки мине төп башына утыртып, алдап-талап китеп барган кыз татый иде.
— Бүлмәгә алып кердем, нәкъ синең шикелле. «Эчик, эчәсем килә»,— ди бу. Кәчтүмне элгәндә әллә ничек кенә көзгегә карыйсы иттем бит. Чәчләренә, йомшак иңнәренә күз саласы булганмындыр инде. Алда торган рәхәтлекләрне уйлап... Шунда күреп алдым, минем стакандагы аракыга нәрсәдер салды бу. Берни дә эшләмәдем. Минәйтәм, западтагыча итик, башта душ кереп чыгыйк. Тәки үгетлим бит. «Юк, мин үзем генә юынам, соңыннан»,— ди бу. Соң, ярар, алайса, дим. Кертеп җибәрдем моны душка.
Безнең стаканнар икебезнеке ике төрле иде. Соң, кунакханәнеке бит инде! Алыштырып кына куеп булмый. Шуннан соң, болай иттем: аның стаканындагы аракыны шешәгә агыздым, үземнең аракыны аның стаканына салдым да, үземнекенә шешәдән тутырдым.
Бик тиз юынып чыкты бу. «Әйдә, эчик, мин исерсәм генә назлы булам»,— ди. Үзе, душтан чыгуга ук, стаканнарга күз төшереп алды. Ә стаканнарга аларга ни булсын?! Үз урынында алар! Шуннан чәкештереп эчтек без моның белән. Биш минут үткәндерме, юктырмы, гырлап йокыга да китте, кошчыккаем! Шуннан соң мин моңа башта үзем бер алдан, бер арттан визит ясадым. Шуннан соң инде күрше бүлмәдәге дус-ишне чакырып керттем. Вәт, менә шул! Син хәтерлисеңдер ул Зинаны, Гарри! Фундамент салганда алып кайткан идем мин аны. Шул төннән соң үземнән ычкындырмадым мин аны...
Гарри башта Соломонны бүлдерми генә, тыныч кына тыңлап утырды. Ул, күрәсең, аның кәефле чагына, шул кәефле чагында тел шомартырга яратуына күнеккән иде. Тик менә, нигез турында сүз чыгуга, ул аны янә бүлдерде һәм әйтте:
— Син, Соломон, капкаларга берәр әйбер алып керер идең, ичмасам. Ашамыйча эчәбез. Җитмәсә, яныбызда кунак бар.
Юк, мин хәзер генә нигез сүзенә кат-кат игътибар итеп сөйлим. Барысын да белгәнгә, барысын да аңлаганга күрә. Ә ул чакта мин ул сүзләрдә берәр мәгънә күргәнмени?! Киресенчә, Соломонның теге кызны ничек итеп төп башына утыртуына шатланып-сокланып, аның һәр сүзенә куәт биреп утырдым. Әгәр дә мин ул чакта әлеге Зина исемле гөнаһлы кызның күптән инде нигез ташы астында күмелеп ятуын белгән булсам, алай итәр идеммени?!
Гарриның «Ашамыйча эчәбез» дигәне дә, мөгаен, Соломонның исерә башлавына, артыгын сөйләп ташлавына ишарә булгандыр. Ә мин ул чакта, үземчә аңлап, апаларга күчтәнәчкә дип җибәрелгән каклаган казны искә төшердем.
— Йөрмәгез, Соломон! — дидем мин, портфелемне ачып.— Монда бик шәп закуска бар!
Каклаган казны күргәч, Гарри аны иснәп карады. Аннан соң, бер телем кисеп алып, тәмләп авыз итте. һәм әйтте:
— Ну, рәхмәт! — диде.— Болай булгач, туган, авансыңны бер ярым тапкыр артты дип исәплә...
Без әле тагын шактый эчтек.
«Метеор»ны сәгать өчкә кузгала, дигәннәр иде. Нәкъ вакытында юлга чыктык. Такси белән генә бардык елга портына. Безнең өчен инде билетлар алынган иде. Барысы да тәртиптә, барысы да майлап куелганча бара. Эшнең шулай баруын күреп, мин инде тәмам канатландым. Күңелемдә бер генә борчылу әсәре дә калмады. Болай булгач, мин инде акча эшләп кайтачакмын. Бәлки әле кирәгеннән күбрәк тә эшләрмен. Авылга күчтәнәчләр төяп кайтып керермен.
«Метеор»га кереп утыргач, бер-беребезне санашып таныштык. Гарри белән Соломоннан һәм аның дусларыннан тыш, минем кебек үк шабашкага эшкә ялланучылар тагын биш кеше иде.
6
Юлда да безнең алдан кабымлык белән аракы өзелмәде. «Метеор»ның без утырган почмагы шау-гөр килеп торды. Вакыт җитәрлек иде. Шабашкага алынганнар арасыннан кемдер үзенең сүзен сөйләргә, эчен бушатырга, мактанырга һәм һаваланырга өлгерде. Монда, дөресен генә әйткәндә, гел алдан уйлап эшләнгән кебек, гел аһ-зарлы кешеләр, кайгылылар, ярдәмгә һәм акчага мохтаҗлар җыелган. Хәер, акчага мохтаҗ булмаган кеше шабашкага йөрми дә бит инде ул.
Миннән шул дүрт-биш яшькә өлкәнрәк булган бер ир — Виктор исемлесе, милициядән качып йөри икән. Аның да кайгысы шул ук хатын-кыз аркасында. Викторны аеруча бирелеп, аның өчен борчылып, куәтләп һәм теләктәшлек белдереп тыңладык.
— Стерва! — диптешләрен шыгырдатып сөйләде Виктор.— Мин бит инде аның өчен үз гомеремдә күпме акча туздырдым. Күпме әйттем үз-үземә, бүтән бармам шуның янына, дип. Юк, кесәмә акча керсә, шул акча әтәч булып кычкыра башлый. Теге хатын янына сөйри. Картаеп беткән инде үзе, но җиләк кебек татлы...
Бу юлы бардым, өйгә дә кайтып тормадым. Зарплата белән бергә премия дә алган идек. Төне буе эчтек. Ә ул, стерва, мин килми йөргән арада әллә нинди мужиклар табып өлгергән. Җыелды моның мужиклары, аларны да сыйларга туры килде. Каты сыйландык. Берничә пачка акчаны чалбар төбенә яшергән идем. Кул җитмәслек урынга. Тегенең белән ятып йокладык. Иртән торсам, тагын теге мужиклары җыелган. Таң тишегеннән эчеп утыралар.Миңа да стакан сузалар.Ә мин чалбар төбен карыйм. Берни дә юк. «Ну, Люба,— минәйтәм,— синең генә эш бу! Давай, китер калган акчаны, мин киттем»,— дим. Ә ул, стерва, инде җебеп төшәргә өлгергән. Миңа карап шаркылдап көләргә тотынды. «Любовь сдачи не дает!» — ди үзе, җитмәсә. Шуннан соң тавыш чыкты. Тегенең мужикларын як-якка очырдым. Любаның ике күз арасына берне тондырдым. Мин үзем, болай, ачу килгәндә бик каты куллы. Слесарь булып эшлим, тимерне кул белән бөгәм. Менә шул. Айныган да, милициягә чапкан теге. Участковыйга. Чыгып югалырга туры килде миңа өйдән. Югалып торырга кирәк бераз, дөньялар сүрелгәнче...
Викторны аеруча бирелеп тыңладык, дидем. Моның ничегрәк булуын сез, әлбәттә, аңларга тиеш. Виктор сөйләгән арада мең төрле каргыш сүзе әйтелде, теге Люба дигәннәренең тетмәсе кат-кат тетелде. Викторның сүзе арасында кемдер үз кайгысын сөйләп-кыстырып алырга өлгерде. Мин инде болай гына, сезгә аңлашыла төшсен өчен генә, Викторның хикәятен өзми-нитми җиткердем.
Шулай бер шаулашып, бер тынып барган араларда, мин кайчак айнып киткәндәй булдым. Әнә шулчакларда кайдадыр тирәндә, эчтә әллә нинди әрнүле бер сорау йөрәкне талкый башлый иде: кая барам мин, ник барам? Үзем йөрисе юллардан, үзем атларга тиеш сукмаклардан ник ераклашам? Тәрәзәдән Идел суы өстенә күз салып, ямансулап барганымны кемдер сизенеп өлгерә. Ә, кем дигәнем Гарри икән.
— Син нәрсә, Сапог?! Нишләп күңелсезләнеп калдың әле? — дип, миңа аракы салынган стакан суза. Мин үземне Сөббух дип таныштырган идем, ә юлдашларым аны бик тиз генә «Сапог»ка әйләндерде. Үземә тигән өлешне эчеп куюга, миңа янә көч керә, дәрт өстәлә, борчулы уйларым каядыр читкә — томанлы тарафларга китеп югала. «Нәрсә булган соң әле ул кадәр?! — дип, үз-үземне битәрлим.— Бер син генә түгел бит, әнә ничә кеше берьюлы чыкты юлга. Аларга да акча кирәк. Алар да нәкъ синең кебек үк кешеләр. Әнә, бер дә аптырап тормыйлар, борчылмыйлар да. Димәк, эшнең барып чыгачагына ышаналар. Барырсың, эшләрсең, умырып акча алырсың. Кемнән килеп, кемнән китмәгән?..» Менә шундый уйлар иде минем башта.
Ничек йоклап киткәнемне хәтерләмим. Әллә нинди сәер һәм ямьсез төш күреп, калтыранып уяндым. Безнекеләр һаман да уяу, һаман да табын тирәсендә иде әле. Хәер, мин йоклап торган арада Соломон да изрәгән икән. Гарри һәм аның янә дә ике егете исерүнең дә, аруның да ни икәнен белми. Әйтерсең аларга бу хәмер дигәннәре бөтенләй тәэсир итми. Гарри сүзгә сирәк кушыла. Безнекеләр сөйләгәндә йә хуплап, йә җөпләп бер-бер сүз кыстыра. Аның бу сүзсезлеге Соломон йоклаган чакта аеруча нык сизелә. Бөтен шау-шуны, бөтен сүз уртаклыгын шушы Соломон гына тотып торган икән. Хәер, безнекеләргә инде сүз уртаклыгы әллә ни кирәкми дә. Уртаклык — табында, уртаклык — без барып җитәргә тиеш бер урында, уртаклык — акча эшләп кайтуда.
Гарриның ике егете бөтенләй диярлек сөйләшмиләр. Сизелеп тора, урысча бик начар беләләр, бәлки шуннан читенсенәләрдер дип уйладым мин ул чакта. Алар сөйләшми, ә безнекеләрнең туктап торганы юк. Инде туйдырды кебек. Беркемне дә тыңлыйсым килми.
Мин беренче тапкыр «безнекеләр» дип кабатладым. Юк, моны мин репортер Невзоровча итеп әйтәм. Миңа ул — безнекеләр: каяндыр Казан урамнарыннан, сыраханәләрдән, вокзаллардан җыелып, шабаш акчасы эшләргә дип юлга чыккан ир-атлар. Мин инде хәзер аларның йөзләрен аерам, исемнәрен беләм, язмышлары, кайгы-хәсрәтләрен чамалыйм. Бер уйлап карасаң, алар миңа бөтенләй чит-ят кешеләр, уйлау рәвешләре, фикер сөрешләре гел бүтән... Икенче яктан килеп уйлансаң, бу кешеләрнең ниндидер җан җылысы, яшәүгә өмете, килер көнне яхшырак итеп күзаллавы бар. Алар үзләрен кеше итеп хис итәргә тели, алар хәтта менә шушы салмыш-исерек хәлдә дә тормыш турында, яшәү турында, мәхәббәт турында, нәфрәт һәм газап турында акыллы итеп, ярсып һәм кайнарланып сөйли.
Минем инде сүзгә катышасым да, тыңлыйсым да килми. Гарри сузган аракыны эчеп куйдым да, томат суында изелгән кильки балыгын чәйнәп, күзләремне йомдым.
Нинди төш күрдем мин? Күптән инде мондый ямьсез, авыр төш күргәнем юк иде. Күптән инде әткәй мәрхүм төшемә керми иде. Элегрәк тә, әле төшләргә кереп сагындырган чакларында да, мин болай ук калтыранып-куркып уянмый идем.
Авылдагы иске өй. Без каядыр күченергә җыенабыз. Юк, әткәй мәрхүм җиткереп китәргә өлгергән яңа йортка да түгел бугай. Тик каядыр күчәргә, китәргә җыенабыз. Мин ашыгам, нәрсәдер ташыйм. Ә әткәй бер почмакка утырган да, урыныннан да кузгалмый. Мин аңа эндәшәм, ул җавап бирми. Үзе миңа таба рәнҗеп-рәнҗеп, ачулы итеп карап ала. Шуннан соң ул урыныннан күтәрелде, һәм әллә нинди ят тавыш белән сыкрап әйтте:
— Менә минем бит тәмәкелек тә акчам калмады,— диде. Ни өчен шулай дип әйтте ул? Нинди төш күрдем мин? Әткәй мәрхүм исән чагында акчага тилмереп яшәмәде.
Соңыннан, авырып киткәч, тәмәке тартуны да ташлады. Ул бик көчле ихтыярлы кеше иде. Бервакыт, ул тәмәкесен ташлап йөргән вакытта, мин өйгә исереп кайткан идем. Шул исереклегем беләндер, аның алдында тәмәке кабыздым. Әткәй сүз әйтмәде. Әмма мин кат-кат кабызып тарта башлагач, түзмәде:
— Улым, син анаң алдында тартма,— диде.— Анаң тартканны яратмый...
Мин шул сүздән соң гына аңлап алдым: тартуын ташлап йөргән, ташларга мәҗбүр булган кеше алдында тәмәке кабызу иң зур гөнаһларның берсе икән бит.
Әткәй сабыр кеше иде. Ә бу төш, бу төш соң каян шулай килеп керде әле миңа? Нәрсә әйтергә теләде әткәй бу сүзләре белән? Нигә шулай рәнҗеп карады ул миңа? Бер уйлаганда әллә ни куркырлык сәбәп тә юк иде кебек. Әмма ни өчен мин шулай калтыранып, тетрәнеп уянып киттем? Шушы уяну минем бөтен тынычлыгымны алды, җанымны актарып ташлады. Гарриның аракысы да хәзер тәэсир итми кебек иде. «Авылга әйләнеп кайту белән әткәйнең каберенә барам,— дип, үз-үземә сүз беркетеп куйдым.— Югыйсә аның рухына хәер дә биргән юк бит күптән...»
Шушы уй мине бераз җылытып җибәрде. Мин инде юлдашларымның сүзенә колак салырлык хәлдә идем.
— Килеп йөри башлады бу шулай, участковыйны әйтәм...— монысын минем янәшәдә утырган керәшен татары Николай сөйли икән. Аңа ни өчендер без юлга чыкканда ук «Мөштек» дигән кушамат тагып өлгерделәр. Төпчекләрне янып-каралып беткән агач мөштеге белән тарта ул. Әлбәттә, шунын өчен тактылар бу кушаматны. Менә ул хәзер дә шул мөштеген кулында тоткан килеш сөйли.— Ник килә бу, минәйтәм, ник килә? Күрешкән саен, миңа бәйләнә үзе. «Озатам мин сине, дәваланырга озатам, чамала»,— дип. Ел буена шулай. Янаудан башканы белми, сабака. Ә мин, дур-рак, ул күренгән саен, качкан булам бит әле! Берсендә шулай тәрәзәдән шәйләп алдым бит моны, салган чак булса да. Хатынга әйттем: «Теге мөртәт килә, чыгып ычкындым мин, өйдә юк ул, дип әйт!» — дидем. Көн юеш иде, андый көндә янгыр астына кемнең чыгып китәсе килсен?! Хатын кухня ягында иде. Өскә бишмәтне кидем дә, хатынга шулай күренеп, ишекне шапылдатып япкан булдым да, шалт — карават астына!..
Николайның мөштек тоткан кулы һаваны ярып алды, мөштеге шапылдап аяк астына тәгәрәде. Тик ул үзе моны сизмәде кебек. Юк, сизде, әмма мөштек артыннан үрелгән кулы Гарри сузган стакан янында тукталып калды һәм ул, күзләрен усал акайтып, башын артка ташлап, эчеп җибәрде.
— Шалт — карават астына! — дип кабатлады ул аннан соң. Без аның карават астына ничегрәк кереп киткәнен тулысынча күз алдыбызга китердек: Николай шул мәлдә аяк астына тәгәрәгән мөштеген эзләп, утыргычлар астына, безнең аяк арасына чүмәләде.— Ятам шулай качып, тынны чыгармыйча,— дип дәвам итте ул, кире күтәрелгәч,— хатын кухня ягыннан атылып чыкты, ишекне бикләп үк алды. Әһә, молодец, минәйтәм, хатын, кертмәскә исәпли тегене! Юк бит сабакы! Теге ишекне шакуга, янә дә йөгереп барып ачты ишекне. Килеп керде участковый: «Өйдәме?» — ди. Хатын шунда чырык-чырык килеп көлмәсенме?! «Юк, өйдә юк, сине күрүгә үк чыгып ычкынды!» — ди. «Тиз генә кайтмасмы соң?» — ди тегесе. «Кайтамы соң?! Сине күрсә, шундук ыштанын чылата бит ул!» — дип чәтелдәп тора хатын.
— Аңлашылды...— дип сузды берәү Викторның күршесеннән. Юл буенча берни дә сөйләшмичә, сүзгә катышмыйча килгән ул сакаллы егетнең исемен дә, үзен дә мин әле юньләп белми идем.
— Шул-шул менә! Миңа да шуннан соң аңлашыла башлады,— дип күтәрелеп бәрелде Николай.— Үзем әле ышанып та бетмим. Чап та чоп иткән нинди тавышлар бу дип аптырап ятам. Ул арада карават өстенә килеп тә аудылар болар. Караватның сиртмәсе башыма ук килеп терәлде.
— Аңлашылды...— дип кабатлады сакаллы егет.— Боларның беренче тапкыр гына шулай кылануы түгел...
Мөштегенә төпчек кыстырган Николайның авыз тирәсендә шырпы кабызырга үрелгән куллар пәйда булды, шырпыларның кайсы кабынмады, кайсысы кабына язып сүнде, алар уртасында Гарриның зажигалкасы гөлт итеп ялкын чыгарды.
— Балта белән икесен тиң туракларга иде, нәрсә карап яттың анда, карават астында?! — дип зәһәр көлемсерәде Гарри. Моңарчы әле аның алай ук зәһәр йөзен күргәнем юк иде.
— Өстенә бастың! — дип, Гаррига бармагы белән төртте Николай.— Нәкъ өстенә бастың. Башта чынлап та түзеп яттым. Ну, хатын ыңгыраша башлагач, үзәгемне-эчемне ачу-үч кимерә башлады. Җитмәсә, нәрсә ди! «Шушы җонлы күкрәгеңне яратам»,— ди бит! Тегесе үгез булып үкерә, өстемә ишелеп төшәләр дип торам. Ачудан идәнне тырнап ятам. Шунда, әйтәм бит — өстенә бастың! — кулыма балта килеп эләкмәсенме! Карават астыннан сикереп чыктым да...Ну, түлке... Хатынны кызгандым... Тегесенә эләкте. Балта түтәсе белән бирдем башына. Үтерерлек итеп түгел. Кызгандым... Икесе дә котлары алынып күзгә карап яталар иде, буар еланга тарган куян баласы кебек. Аның каравы, телевизорны чәлпәрәмә китереп чыгып киттем, күптән түгел генә алган идек, шабашка акчасына. Төслене, кыйбатлыны, японныкын...
— Телевизорны түгел, тегеләрне чәрдәкләргә кирәк ие!
— Туракларга!
— Кызгандым...— дип кабатлады Николай.
— Керәшеннең акылы — керәле дә чыгалы,— дип уфтанды сакаллы егет.— Хәзер син исбатлый алмыйсың үзеңнең гаепсез икәнеңне. Шунда караватта яткан килеш тураклаган булсаң, берни булмас иде үзеңә. Ә хәзер юк, исбатлый алмыйсың...
«Метеор» яр буена якынлашты. Гарри Соломонны төрткәләп уятты.
Анда безне ике «Жигули» машинасы көтә иде.
7
Кырык чакрымлап ара узганбыздыр. Әле пристаньда чакта ук, «җиргә аяк басу хөрмәтенә» дип, безгә янә дә йөзәр грамм өлеш тиде. Монысы, мөгаен, Соломон тәкъдиме белән эшләнде, дип уйладым. Йоклап алгач, башы авыртып киткәндер. Ә минем әле ныклап изрәр вакытым җитеп кенә килә иде. «Жигули» эченә кереп төялүгә күзләремне йомдым. «Метеор»да килгәндә туган борчуларым тәмам юкка чыккан иде. Пристаньнан соң кайсы тарафка таба юл тотканлыгыбызны да, ниндирәк авыллар, ниндирәк җирләр үткәнебезне дә хәтерлим. Кая барасыбызны, нинди хәлләргә тарасыбызны белгән булсам, мин бит һәр урынны, һәрбер авылны, һәр калкулыкны, һәр куак төбен хәтерләп калырга тырышкан булыр идем.
Инде килеп җиткәндә генә игътибар иттем: кырык-илле хуҗалыклы кечкенә бер авыл читеннән үттек тә, шул авылдан ике-өч чакрым ераклыктагы бер урынга килеп тукталдык. Монда шактый зур бер корылма төзелеп ята иде. Мөгаен, сыерлар торагы дип уйладым мин. Чыннан да шулай икән:
— Менә безнең эш фронты шушы булачак, егетләр! — диде Гарри.— Шушы нәрсәне төзеп бетерсәк, колхоз сыерлары һәммәбезгә рәхмәт укыячак.
Ерак түгел җәйләү күренеп тора. Әле көннәр җылы, әле маллар җәйләүдән кайтмаган. Авыл күренеше күңелне кузгатып куйды. Ләкин үземне тиз тыйдым: «Сөйләшкәнчә булыр, озакламам, бер ун-унбиш көн ныгытып кына, бар көчемә эшләрмен дә, тиешле хакын алып, Казан аша авылга кайтырмын»,— дидем.
Безне дә бик кунакчыл каршыладылар.
Кич җитеп килә иде инде. Иске өй бүрәнәләреннән җыеп корылган зур гына алачыкка кереп урнаштык. Иркен генә бүлмә. Без шушында яшәячәкбез, шушында йоклаячакбыз. Түр якта — бердәнбер тәрәзә. Тар гына булса да, яктысы җитәрлек кебек. Бүлмәнең уң ягында тагын бер ишек. Анысының аш бүлмәсенә алып чыкканын чак кына соңрак белдек. Әйе, монысын безгә Соломон әйтте; ул инде бөтенләй үзгәргән, юынып алган, айныган, тавышына көрлек иңгән иде.
— Кичке табынга рәхим итегез! — диде ул, әлеге дә баягы ишекне киереп ачып.— Зифуля! Кунакларны каршыла!
Безне кунакчыл каршыладылар, дидем мин. Чыннан да шулай. Бүлмә буйлап сузылган агач өстәл ризык белән тулган, өстәлгә шешәләр күпләп тезелгән иде.
Үз кайгысы белән миңгерәгән, әле үзенең Казанда чактагы хәл-халәтеннән арынуына ияләшеп өлгермәгән ирләр өчен бу табын гаҗәеп бер күренеш булып тоелды. Соломон ның «Зифуля» дип эндәшкәне — кап-кара куе чәчле, кара кашлы, моңсу һәм ягымлы карашлы, татарлыгы йөзенә үк бөркелеп чыккан, егерме ике яшьләр тирәсендәге бер туташ иде. Безне күргәч, ул бик үк шатланмады кебек. Әллә миңа гына шулай тоелдымы?
Безнекеләрнең кәеф күтәрелде. Шаулашып, табын янына тезелешеп утырдылар. Урын киң иде. Гарридан, Соломоннан һәм безне озата килгән ике егеттән тыш, өстәл янында янә дә биш кеше — аларның дус-ишләре урын алды. Монда төп хуҗаның, төп җитәкченең кем булуы бераздан аңлашылды. Ашлар салынып стаканнар тутырылганнан соң, нәкъ менә әлегә без белмәгән бишәүнең берсе урыныннан калыкты. Безгә ул игътибар белән күз йөртеп чыкты. Аннан соң ниндидер калын, гөбердәвек тавыш белән әйтте:
— Эшне башлап җибәрү хакына бүген бәйрәм игълан итәм,— диде.— Иртәгә — эшкә! Тәртип нык булсын. Төзелештән читкә китеп йөрү юк. Авылга китеп-кайтып йөрү катгый тыела. Шушы кагыйдәләрне бозган кеше эшсез дә, акчасыз да калачак.
Әйе, аның тавышы нык һәм калын, таләпчән һәм ышанычлы иде. Менә шундый кешеләр белән эш оештырып була. Мондыйлар эшләтә дә беләләр, эш өчен түли дә беләләр. Ул чакта шулай дип уйлап куйдым мин. һәм аның «Шуңа ризамы?» дигән сүзенә каршы, башкаларга ияреп:
— Риза! — дип кычкырдым.
Шуннан соң китте... Нәкъ менә безнең яңа хуҗабыз әйткәнчә булды: арып-исереп йоклаганчыга кадәр бәйрәм иттек: «Метеор»да килгәндә бераз тыелыбрак, сүзсезрәк утырганнар да үзгәрде. Сүз күп булды, шул сүз безнең һәммәбезне таныштырды, ныклап, бик якыннан аралаштырды.
Аштан соң безгә берәр кап «Астра» сигареты тараттылар. Тәмәке тартып керәбез дә, янә утырабыз. Табында аракы җитәрлек. Сүз тәмәке тартканда да, табын артында да агылып кына тора.
Өстәл яныннан кубып, бер шулай тартырга чыккан арада, без теге сакаллы егет, юл буенча сөйләшмичә, аз-маз гына сүз кыстыргалап килгән егет белән икәүдән-икәү калдык. Күпме генә эчсә дә, ул бер дә исерми кебек иде. Хәер, үзем исерек булгач, миңа ул аек күренгәндер инде. Без аның белән бер-ике генә сүз алыштык. Юк, ул үзе бер-ике генә сүз әйткән икән. Мин үзем һаман шул инде: янә дә нинди хәлләрдә калуымны, бөтен кайгым тизрәк акча эшләп кайту икәнне лыгырдадым. Егеткә дә сораулар бирдем, нәрсәдер сораштырдым бугай. Ул һаман дәшмәгәч, сүзгә керешмәгәч, һаваланып әйттем:
— Болар акчаны жәлләмәс, күренеп тора, беренче көннән үк ничек сыйлыйлар бит,— дидем.
Егет тәмәкесен аяк астына ташлады, аны каты итеп изде. Шуннан соң теш арасыннан гына әйтте:
— Шунысы яман шул менә,— диде.— Беренче көннән үк каты сыйлыйлар...
Мин аның сүзен дә, үзен дә аңламадым. Ул чакта аңламадым. Ләкин соңыннан, яши торгач, барысы да әкренләп аңлашыла барды. Аңлашыла барды, ләкин соң иде инде...
Без аш бүлмәсенә әйләнеп кердек. Монда хәлләр туйдагыча бара. Кемдер җырлый, кемдер кочаклаша. Виктор исә Зифуля тирәсендә бөтерелә. Аның өзек-өзек сүзләрен аңлап та булмый. Аңлашылган кадәресе шул: Виктор, монда акча эшләп алгач, кызны үзе белән алып китәчәк. Виктор үзе болай эш кешесе, ул хәтле эчкече дә түгел. Виктор бер яратса, мәңгегә ярата. Тагын-тагын шундый сүзләр. Кыз чытлыкланмый, Виктор кагылганга кулын тартып алмый, йә булмаса елмаеп-нитеп көязләнми. Аның халәтенә, шактый исерек булсам да, ничектер аерым игътибар итеп куйдым мин: йөзендә битарафлык та, өнәмәү дә, шик тә, курку да, кызгану да бар иде кебек бу кызның. Юк, юк, аның кыяфәтендә, битарафлык һәм өнәмәүдән бигрәк, борчылу-кызгану күбрәк сизелә. Мин үзем әле шулчакта уйлап та куйдым кебек: юлдан чыккан кешегә исәпли инде бу безне, читкә китеп эшкә ялланырга калган кешеләр, дип уйлый. Ярый, андыйлар да бардыр арабызда. Әмма менә мин... Мин! Мин?..
Уйларым хәтергә шул рәвешле генә эләгеп калган.
Бу кичне безгә беркем дә «отбой» игълан итмәде. Кемнең кайда ничек йоклап киткәнен, кайсы почмакка барып түнгәнен без иртән генә күрдек.
Иртән безне сәгать алтыда уяттылар. Аның алтымы-җидеме икәнен кем белгән, башлар чатный. Йокы туймаган, мендәрдән башны аерып алып булмый. Әйе, баш... Соломон да иң беренче булып шул сүзне кычкырды:
— Кемнең баш төзәтәсе килә, торсын! — диде. Кемдер үзе торды, кемнедер төрткәләп уяттылар. Бары тик Викторның гына, күпме генә җилтерәтсәләр дә, күзен ачтыра алмадылар.
Башны төзәттек, юынып алгандай иттек. Иртәнге ашка утырдык. Бу юлы Зифуля урынында башка бер кыз иде. Монысы тагын да яшьрәк, тагын да чибәррәк булып күренде. Юк, күренде генә түгел, бу чынлап та шулай иде. Әмма монысының йөзендә кичә минем хәтердә калган шомлану, борчылу, өнәмәү галәмәте юк. Монысы уйнап-челтерәп кенә тора. Мин үзем ашыйм, үзем безгә аш салган кызны уйлыйм. Чибәр, каһәр. Чибәр, әмма аның йөзендә кичә минем хәтердә калган матур, сәер моңсулык юк...

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.