🕙 5 minut uku
Китәм Инде, Китәм! - 4
Süzlärneñ gomumi sanı 610
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 395
58.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
76.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Гүзәлия (ихлас күңелдән борчылып). Тынычланыгыз! Ильяс, синең бит йөрәгең авырта, сиңа дулкынланырга ярамый.
Роберт. Беләсегез килсә, сезнең Америкадан кайтуыгыз ул — җиңелү билгесе. Димәк, сезне анда танымаганнар!
Гүзәлия. Алай сөйләшмә! Ник алай дисең?!
Ильяс, бүлмәсенә кереп, үлү турында таныклыгын алып чыга.
Ильяс (гасаби киеренкелеген көчкә йөгәнләп). Барыгызга да соңгы тапкыр әйтәм. Мин кайтмадым.
Мин китеп барам. Менә бу үлү турында таныклыгымны алырга кайттым. Шул тартты мине монда.
Менә, чүпрәк философ, күрәсеңме, минем үлүем турында таныклыгымны?! Синең юк ул. Ә минем бар.
Син шулкадәр пүчтәк кеше ки, хәтта үзең үлгәч тә мондый таныклыгың булмавы ихтимал. Ә минем исән килеш бар!
Наил. Кызма, Ильяс туган, ник шул җүләрнең сүзенә игътибар итәсең?! Чыннан да, үзеңне сакларга тырыш әле син.
Рәзинә. Әйе, Ильяс абый, бигрәк йөрәгегезгә якын аласыз әйткән сүзне.
Ильяс. Минем китүем — мескенлектән китәргә омтылуым. Мин инде бүтән кайта алмам. Чөнки кайтсаң, дөрестән дә җиңүче булып кайтырга кирәктер. Состояться итеп. Ләкин мине бер фикер тынычландыра һәм аклый. Мин килмәдем. Минем үтеп барышым. Мин кайтмадым. Бу — киткәндә кереп чыгуым.
Гүзәлия. Үзеңне-үзең бетермә. Җиңүләрең алдадыр әле.
Ильяс. Кызганмагыз мине. Роберт әфәнде әйткән сүзләрдә хаклык бар. Алла сәхнәне яратмыйдыр.
Ул гомумән сәхнәне яратмыйдыр. Талант ул бүләк түгел, талант ул җәза, җан газабы. Берәр бәхетле талант иясен күргәнегез бармы? Талант ул — бәхетсезлек. Дар божий дигән булалар, нинди дар божий, талант ул — җәза. Талант иясе хөкем ителгән кеше сыман ул. (Пауза.) Сез таралмый торыгыз. Мин хәзер чыгам. Чак кына хәл алам да... Хәл бетеп китте, чак кына ятып торам. Тик сез бер биш минут таралмый торыгыз инде, зинһар. (Кереп китә.)
Наил. Син, Роберт абый, давай, Ильяска авыр сүз әйтмә. Мин Ильяс өчен башыңны ашыйм синең.
Рәзинә. Ярар инде, Наил.
Наил. Бар бүлмәгә, анда бала егылып төшмәсен.
Рәзинә кереп китә.
Гүзәлия. Күңелем шомлана минем.
Роберт. Минем күңелем шомланырга тиеш. Минеке! (Коридор буйлап йөри.)
Наил. Башта бик яраткан идең бит әле үзен. Шәп, күршебез биюче була дигән идең!
Ильяс затлы киемнән чыгып баса. Горур кыяфәт белән күршеләрен күзәтә. Күршеләр аптырап карап тора.
Ильяс. Ә Рәзинә кайда? Мин бит үтенеп сорадым, таралмагыз дип.
Наил (кычкыра). Рәзинә, чык тизрәк!
Рәзинә. Нәрсә? (Баласын күтәреп чыга һәм, Ильясны күргәч, шыпырт кына барып урындыкка утыра.)
Ильяс. Леди и джентльмены! Сезнең өчен Америкадан махсус яңа бию алып кайттым.
Музыка. Бию. Барысы да таң калалар. Биюнең уртасында музыка кинәт тына. Ильяс йөрәген тотып егыла. Үлә. Күршеләре нишләргә белми аның тирәли йөгерешә башлыйлар.
УНӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Күршеләр коридорда тып-тын утыралар.
Рәзинә. Менә бушады бүлмә.
Наил. Бу бүлмәне сатып, акчасын аның хатыны белән кызына бирергә кирәк. Каян табарга икән аларны?
Гүзәлия. Мин беләм адресларын. Ильясның әйткәне бар иде.
Роберт. Сатып торуның кирәге юк, бүлмәне аның хатынына бирергә кирәк тә, вәссәлам. Үзе карасын — сатаргамы, юкмы.
Гүзәлия. Чынлап та, үзе белер нишләтергә кирәклеген.
Роберт. Карале, китте дә барды егет, ә!
Наил. Ул бит әйтте: «китәм» диде. Ул буш сүзле егет түгел иде.
Рәзинә. Нинди талант әрәм булды!
Роберт. Талантлы кешеләрнең язмышы фаҗигале була инде аларның.
Наил. Мыгырдап утырган булма инде. Аңа ниләр әйткәнеңне оныттыңмыни?!
Гүзәлия. Тавышланмагыз! Ник гел тавыш күтәрергә торасыз сез! Ичмаса, бүген тыныч утырыйк.
Шул вакытны бер сәер зат килеп керә, өстендә плащ, якасы күтәрелгән, йөзе күренми диярлек, зур виолончель күтәргән.
Сәер зат. Ильяс, бүлмә сатам, дигән иде.
Наил. Бүлмә ачык.
Сәер зат. Рәхмәт. (Бүлмәгә кереп китә.)
Музыка. Виолончель уйный.
Роберт. Ә ул барыбер ничектер матур китте. Китүе матур килеп чыкты аның...
Гүзәлия. Мин ышанмыйм! Ничек китә ала инде ул?! Нишләп ул гомер уртасында китеп барырга тиеш?! Әллә соң алар үзләре китәргә теләгәнгә Күк аларны берәм-берәм үзенә алып торамы?!
Ышанасы килми!
Наил. Минем дә ышанасым килми.
Рәзинә. Мин дә ышанмыйм.
Гүзәлия. Менә ишек ачылыр да якты елмаеп ул килеп чыгар төсле! (Урыныннан сикереп тора.) Әнә ул!
Бүлмә ишеге кинәт ачыла һәм аннан ап-ак кием киеп Ильяс чыга. Музыка. Бию. Овация!
Тәмам.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.