🕥 33 minut uku
Килмешәк - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 4349
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2346
34.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Кабинет бушап, биш минут та үтмәде, елап-чәчрәп Дилә килеп керде:
— Ралия Сагитовна! Миннән булмый! Мине куймагыз бу эшкә! Зинһар, куймагыз!
— Нигә? Нәрсә булды?
— Мин куркам. Фәзилә Хәмитовна ачулана. Бу конкурсны ун ел буе мин үткәрәм, ди. Юлия Сәмиевна минем Лирочкамның укытучысы, син аны җиңдерәчәксең, ди. Мин куркам. Зинһар мине бу эшкә куймагыз. Кулъяулыгы белән яшьләрен сөртә-сөртә елап утырган Дилә дә Фәзилә Хәмитовнаның статусы үзгәргәнен әлегә аңламый иде, ахры.
Тик бу көнне күптән көткән Ралия Сагитовна тиз генә бу мәсьәләгә кул селтәмәде. Кыздан да шуны таләп итте:
— Юк, Дилә, син бүгеннән үк тотынасың бу эшкә! Жюрида мин үзем утырачакмын! Бар дәресләрне дә караячакмын! Юлия Самиевнага иртәрәк әле конкурста катнашырга. Эшләсен, нәтиҗәләрен күрсәтсен иң элек!
— Тынычлан һәм мин кушканны үтә, Дилә. Сөйләштекме?
— Әйе. — Тәмам аптыраган кызыкай ишеккә юнәлде.
Халыкта «ирдавай» сүзен күтәргән, ирләрчә бер сүзле, таләпчән, ачы телле, усал Ралия Сагитовна була торып та, ничә еллар буе баш иеп яшәде ул шул Килмешәккә. Эт тормышында яшәде. Үзәгенә үтте аның Фәзилә. «Башлык бичәсе — беренче леди» исеменә тиң зыялылык та, укымышлылык та, намуслылык, әдәплелек тә юк бит Фәзиләдә. Үз урынын, үз биеклеген аңлап, үз кадерен белеп сабыр гына яшәмәде, ирен дә, үзен дә түбәнсетеп яшәде шул ул бу җирдә...»
Ралия Сагитовнаның уйларын бүлеп, кабинетка тагын Фәзилә Хәмитовна килеп керде. Ярсыган, җенләнгән, ачуыннан нишләргә белми, ишекне селтәп кенә җибәрде, бер гаепсез урындыкларны юлыннан алып, шартлатып як-ягына куя-куя, Ралияның өстенә килде.
— Син нәрсә? Рәхәткә чыдашалмыйсыңмы? Телең чыга башладымы? Миңа сине — чәчен дә тарый, оегын да күтәреп кия белмәгән, чапмаган, юнмаган авыл бичәсен, эткәләп-төрткәләп, ничәмә ел шундый зур урында, йомшак кәнәфидә утыртканга рәхмәтең шулмы? Син беләсеңме, моның өчен үзеңә ни булырын?! Син нәрсә уйлап миңа каршы төшеп маташасың? Мин үземә ихтирам таләп итәм!!! — Фәзиләнең өзеп-өзеп кычкырып яудырган сүзләреннән күптән алыштыруны көтеп калтырап торган иске тәрәзәләр дә, борынгы люстраның сәленгән тамчылары да зыңлап торды. Дуамал байбичә белән аны кызганып та, аннан көлеп тә басып торган Ралия Сагитовна арасын шома йөзле өстәл генә аера иде.
— Ихтирамны таләп итмиләр, аны казаналар: эш, изгелек, яхшылык белән,— дип, акрын гына башлады сүзен җитәкче хатын.— Уян, Фәзиләкәем, мескенкәем, дөнья үзгәрде, ирең юк. Ә ансыз син — буш урын. Беркемгә дә кирәкмәгән кеше син, бик күптәннән үзеңнән биздереп, халыкның тәмам теңкәсенә тигән бер имгәк син. Мин дә үзгәрешләр көтәм. Әмма хуҗа булып районга кем килсә дә, мине эш урынымда калдырсалар да, китүемне үтенсәләр дә, шуңа хәтле мин мәгариф бүлеген синнән арындырам. Сайлап ал: үзең гариза язасыңмы, әллә эшеңдәге әлегә тиклем күз йомып килгән бөтен җитешсезлекләреңне фаш итеп, үзем куып чыгарыйммы?— Ралия Сагитовна, балага яңа дәрес аңлаткандай, иҗекләп сөйләде сүзен. Еллар буе югарыда очып, томаланган аңга барып җитүе, сукырайган күзләрне ачуы, чөелгән борынны төшерүе бик читен икәнлеген аңлый иде ул.
— Я, мин көтәм...
Торган саен төсе үзгәреп, әүвәл караеп, аннан кызарып, һәм, ниһаять, агарып каткан хатын Ралияны ишетте, әмма әлегә күрмәде. Ул, кинәт борылып, үзе алып чөйгән урындыкларга абына-төртелә, бүлмәдән чыгып китте.
Көне буе ялгызы кабинетында утырды Фәзилә. Аның янына беркем кермәде. Шаулашып, көлешеп чәй эчтеләр — чакырмадылар да. Төшке ял вакытында өенә кайтып килде — исәнләшүче дә булмады. Аны күргәч, дәшмәс өчен юлның икенче ягына чыктылар, артларын куеп бастылар, иелделәр, качтылар... Эш сәгате тәмамлангач өенә кайтса, кызы — дөньяда иң сөекле, иң кадерле кешесе — елап шешенеп беткән.
— Әнкәем! Миңа Юлия икеле куйды. Ленага — бишле, миңа — икеле!— Кызы аяк тибеп кычкырырга тотынды.
— Дурак ул Юлияң! Икенче укытучы кирәк миңа!
Фәзилә үзе дә кычкырмас өчен тешләрен кысты. Лирасын, төпчеген, иркәсен шулай түбәнсетергә ни хакы бар ул юньсез Юлиянең! «Иртәгә үк, иртәгә үк барам, туздырам ояңны, тычкан койрык!»— дип, ярсыды эченнән Фәзилә.
Кызы бик тиз тынычланып, бүлмәсенә телевизор карарга кереп бикләнде. Төзәткән хаталардан кып-кызыл булган битен ачкан дәфтәрне тезләренә куеп, хатын тын калды...
Түрдәге Тынлыкка шул гына кирәк: ул үз эшен яхшы белә иде. Ул шуыша-шуыша идәнгә җәелгән затлы келәмнең озын йоннары аша килеп, хатынның тулы ботларыннан өскә үрмәләде, кара кан тулы йөрәгенә кереп оялады. Озакка, бик озакка оялады ул монда: кан чистарып үз төсенә, ал төскә кергәнче, Фәзиләнең күзләре нәфрәт утыннан арынып, яктылыкны күргәнче, әхлак чикләреннән шашкан хакимлеккә томаланган аңы, зиһене ачылып, чынбарлыкны таныганчы.
Кешенең дөньяда кылган эшләре чиксез Галәм киңлегенә очырган бумеранг шикелле. Гадел Вакытның уклары кирәкле сәгатен суккач та әйләнеп үзенә кайта. Я кешенең күңелен яктыртыр, иңенә төшкән йөген җиңеләйтер изгелек булып кайта. Я булмаса, кара канын төкерткәнче, кара җиргә тезләндергәнче, җир карасын күргәнче укытыр, тәүбәсен әйттерер, уйландырыр, кыйммәт хакын түләтер өчен кире әйләнеп килә...
...Иртә белән эшкә килгән Ралия Сагитовнаны буш өстәлдә ап-ак булып яткан, калтыравык хәрефләр белән язылган гариза һәм аның өстендәге бүлмә ачкычлары каршы алды.
VI БҮЛЕК. Васыять хаты
Оныттылар Фәзиләне. Бик тиз оныттылар. Дус дигәннәре дә, дошман булып күренгәннәре дә, авызга-авыз терәп гайбәт саткан ахирәтләре дә, еллар буе тәрликә тотып интеккән ялагайлары да, ак йорт тирәли йөргән аксөякләр дә, гади халык та — барысы да онытты. Телефон шалтырамады. Капка шыгырдамады. Онытылды Килмешәк. Әйтерсең лә, ул бу җиргә килмәгән, булмаган, яшәмәгән. Дөнья ансыз да үз хутына тәгәри икән шул, тормыш дәвам итә: көннәр төнне күрергә, төннәр көнгә сәлам бирергә ашыга икән. Өйдә утырган эшсез кешегә генә ул көннәр авыр, озын, төссез, куанычсыз икән. Бер-берсенә тамчы судай охшаган очсыз-кырыйсыз шул озын көннәренең халык ашыгып эшкә йөгергән, шәп-шәп атлап өенә кайткан сәгатьләрендә урамга чыгарга көче җитмәде Фәзиләнең. Тауларны урыныннан күчереп, әллә нинди зур эшләр майтарып кайталармыни: шундый горур, эшлекле, масайган, арыган, бәхетле кыяфәт белән үтеп китәләр... Хатынның йөрәге телгәләнеп, кимсенеп кала. Өстәвенә эндәшмиләр дә, күрмиләр дә. «Күрмәгәнгә салышалар...»
Тукталды Фәзиләнең Вакыты: алга бара алмыйча көпчәге бер урында әйләнеп торды. Вакыт тәгәрмәчләре хатынның гарьлегенә, чарасызлыгына, нәфрәтенә батып тукталдылар. Тындылар. Үзе дә бу көтмәгәндә артын куйган төссез дөньясыннан онытылырга тырышты Фәзилә. Якты көндә элегрәк ялагайлар китергән шәрабларны эчеп онытылды. Караңгы төндә йокы дарулары эчеп саташулы төшләрендә онытылды. Хәтта кызын да онытты. Тегесенә, чиксез иркәләүдән бозылып барган бәләкәй эгоистка, шул гына кирәк иде: бер-ике кабат аяк тибеп елап карады да, ишетмәгән, күрмәгән әнисен башкача интектермәде. Барса барды мәктәпкә, бармаса юк, дәреслеген кулына да алмады, компьютерда уйнап көн уздырды.
Шушы тукталган Вакытны, бу өйдә тулы хокуклы хаким булып алган Тынлыкны, коры җан асрау өчен генә тереклек итүне беркөн шалтыраган телефон тавышы бозды, сүлпән генә булса да хәрәкәткә китерде.
— Алло! Саумысыз?! Фәзилә Хәмитовна! Сезме? Соңлап булса да, сезнең кайгыгызны уртаклашам. Очраклы гына, кичә гәзиттән укып кына белдем. Таныш булыйк: мин Радмир Фазыловичның адвокаты Динар Ишмуллин булам. Февральнең 23ендә сезне мәрхүм тормыш иптәшегезнең үләр алдыннан язып калдырган васыятьнамәсе белән танышырга чакырам. Калган кешеләргә хәбәр ителгән. Көтәм сезне, Фәзилә Хәмитовна!
«Әйе, әйе»,— дип торудан башкача хәле булмаган ярым исерек хатынның аңы шәраб парларыннан бик тиз айныды. «Әйе, шул! Нишләп мин үземне тереләй күмеп, һаман шул шыксыз Курагачта җан асрап ятам. Шәһәрдә фатирларым, иремнең калган акчалары бар. Кая барып урнашсам да була бит. Әй, юләр мин! Түземсезләнеп көтеп алган рәхәт көннәремне Ралия кебек Курагач юньсезләренә рәнҗеп, шул булдыксызлардан түбәнсенеп өйдә зая үткәргәнмен!» Хатын үзен битәрли-битәрли мунча ягып керде, кыяфәтен, битен-күзен тәртипкә китерде, өен җыйды, кызын тәрбияләп ашатты, киендерде. Үзе туктаусыз уйланды: «Нишләп мин шул үзем күрә алмаган курагачлыларның кыланышыннан югалып калдым әле? Искә алмасалар, онытсалар соң? Аларның миңа ни кирәге? Минем бит ирекле булып яшисем килә. Күпме еллар көттем бу көнне. Ә үзем бикләнеп өйдә ятам. Юләр инде, юләр...»
Гомерендә бер күрмәгән, барлыгын да белмәгән Динар Ишмуллинның бүлмәсенә кергәндә ул элеккеге Фәзилә Хәмитовна иде инде: баш югары, гәүдә төз, кием байларча — затлыдан. Тик тезелеп утырып үзен көткән кешеләрне күргәч кенә, биек үкчәләрдә басып торган аяклары чайкалып тигезлеген беразга югалта язды хатын. Бүлмәне тутырып Радмирның соңгы елларда районда иң яхшы урыннарда эшләгән бихисап күп бер, ик, өч буын туганнары, өч сөяркәсе, тагын бер таныш булмаган хатын һәм Алиса утыра иде. «Сез нишләп йөрисез монда?»— дигән караш белән Фәзилә боларның барысын да күзеннән кичерде. Уена икеләнү керсә дә, үзен-үзе бик тиз кулга алып, түргә узды. Адвокат белән күреште һәм аның эргәсендәге кәнәфигә утырып көтә башлады.
— Хөрмәтле Фәзилә Хәмитовна! Алиса Радмировна! Мәрхүмнең туганнары, дуслары!— дип башлады сүзен адвокат, кырык яшьләр чамасындагы, ярым пеләш башлы, сары кашлы, сары керфекле, сап-салкын зәңгәр күзле ир.— Сез бүген хөрмәтле Радмир Фазыловичның исән чагында үз кулы белән язылган, нотариус тарафыннан расланып, сакланган документ-васыятьнамә белән танышыр өчен шушы бүлмәгә җыелдыгыз. Сезнең барыгызның да исем-шәрифләрегез шушы кәгазьдә — мәрхүмнең соңгы хатында атала, шуңа күрә мине игътибар һәм сабырлык белән тыңлавыгызны үтенәм.
Шул кереш сүздән соң ир зур гына конвертны сейфыннан алып, тигез итеп читләрен кисеп ачты. Бүлмәдә тынлык урнашты. Ияреп килгән иде шул Тынлык бу тамашага. Ул, Фәзиләнең йөрәгенә куркыныч шом салды да, хатынның костюм изүеннән башын чыгарып, озын өстәлне уратып утырып, таш сын булып катып калган кешеләрне күзәтә башлады. Никадәр өмет, көтү, ышаныч, нәфес азгынлыгы, комсызлык иде бу таныш йөзләрдә, күзләрдә!
— «Хәлләрегез ничек, исәннәр?!— дип укый башлады сары кашлы Динар Ишмуллин. Бүлмәдәге тынлыкны ярып, әйтерсең лә, адвокатның түгел, ә Радмир Фазыловичның үзенең мыскыллы тавышы яңгырады.— Яшәүдән бизгәннәрне, пычракта йөзгәннәрне Газраил абзый озак тотмый имеш, ди, килеп алып китә, ди, теге дөньяга. Миңа да озак калмагандыр. Сизәм. Беләм. Сез мине бер аңгыра, юләр урынына тотып, төрлегез төрле якка тарткалап, үз максатларыгызда файдалансагыз да, мин күп нәрсәне аңлыйм бит. Тик үзгәрергә генә соң инде, көчем җитми. Өстәге, әлегә тиклем ашатып килгән, байлык яраткан Түрәләрне өлешсез калдырсам, шул минутта ук алып чөячәкләр. Ә аларны ашатыр өчен үзең таларга кирәк. Дөньясы шундый ямьсез бит. Үз гомерендә бернәрсә дә урлашмаган кешене күрсәтегез миңа төртеп! Бармы ул? Хуҗасыз яткан әйберне ничек иелеп алмый атлап китәсең инде, дисезме? Шулай шул. Шул бәләкәйдән башлана да, зурайганын сизмисең дә. Ә үзең үстергән икмәкне, төзегән стеналарны, башкарган эшләрне, ясаган изгелекләрне өлешләп-өлешләп талагач, шул җиргә Хуҗа булып, халык белән җитәкчелек итеп буламы соң? Кем сиңа ышана да, кем артыңнан бара? Киресенчә, чыбыркы тотып үзеңә артларыннан куарга кала шул. Халык көтүгә әйләнә. Мин дә Хуҗа була алмадым шул, Көтүче генә булдым. Көтүченең дә юньсезе, яманы: бәрәннәрне төнлә суеп ашый торганы, үгезләрне көтүдән югалтып, читкә озата торганы...
Исеңдәме, Фәзилә, өйләнешкәч тә, япь-яшь чакта, күңелләр саф, куллар чиста вакытта, бер җәйдә умарталыкка, Балбабай янына барган идек. Яңа суырткан балны кабып, хуш исле мәтрүшкә чәе эчкән идек...
Ак сакаллы, чал чәчле, бәләкәй генә битле, җиңел гәүдәле, ак күңелле Балбабай әле дә исән икән бит. Беркөн генә очраттым. «Ташла ул эшеңне! Кил яныма, улым! Һөнәрнемне өйрәтеп, бал кортларымны ияләштереп сиңа калдырырмын»,— ди...
Көчем җитмәде инде. Качасы иде дә бит...
Дөрес яшәмәдек без, Фәзилә. Сине дә бәхетсез иттем, ахры. Үземне дә, җиремне дә. Берегезне дә гаепләмим. Беребезне дә... Җыйган акчаларымны көтеп утырасыз инде, минем сүзләрне ишетмисез дә... Үз башың белән барып җитмәсәң, йөрәгең аша уздырмасаң, кеше сөйләгән сүз буш инде ул... Үземнән беләм.
Юк, пычратмыйм мин сезнең киләчәгегезне, язмышыгызны ул акчалар белән.
Фәзилә! Курагачтагы өебез сиңа. Аннан башка берни дә калдырмыйм. Синең үзеңнең минекеннән мең кабат артык көчең, дәртең, башың бар. Эшләп ашасаң, ипекәй дә тәмлерәк була ул. Бар әйтер сүземне шуннан аңларсың. Бәхетле булырга тырыш инде. Бәлки, син булдыра алырсың...
Фатирлар — кызларыма. Алиса кызым, син бүген үк ачкычларны кулыңа алырсың. Ә Лира егерме яше тулгач кына хуҗа булыр минем бүләгемә. Өч бүлмәле фатирында яши алыр. Ул көнгә тиклем әниең янында бул, кызым.
Мин үлгәч, иң авыры сезгә булыр, «Башлык сөяркәсе» исемен күтәргән, кадерле кешеләрем. Сезнең өчегезгә дә, гомеремнең төрле елларында җаныма җылы бүләк иткән кешеләремә бишәр йөз мең сум акча калдырам. Тормышыгызны җайга салырга ярдәм булсын.
Туганнарым! Машиналарым, мылтыклар коллекциям, ял палаткалары, көймәләрем, ауга йөрү машинасы, ун биш кортым һәм атым сезгә булыр. Кайдалыгын беләсез, барып алып үзегез бүлешерсез. Төсем итеп саклагыз!
Калган акчамны — аның күләме кычкырып әйтелмәсә яхшы булыр,— документта язылганча соңгы тиененә кадәр инвалидлар йортына васыять итәм. Ул йортның директоры сезнең арада булырга тиеш. Студент чагымдагы иң якын дустым анда яши.
Юк, ярлыкау да, аңлау да өмет итмим. Әмма гомеремне зая үткәреп җыйган мөлкәтемнең изге максатка хезмәт итүен телим. Соң булса да уң булсын...»
Адвокат укуыннан тукталды. Бүлмәдәге тынлык колакны ярырлык кискен иде.
Бераздан Динар Ишмуллинның салкын күзләре иң элек Фәзиләне, аннары Алисаны, алардан кала туган тиешле кешеләрне, күзләреннән яшьләре аккан сөяркәләрне озатты. Адвокат белән бердәнбер кеше — иң азакка калган, инвалидлар йорты директоры булып эшләүче мөлаем марҗа хатын гына саубуллашты.
VII БҮЛЕК. Олы кыз
— Алиса! Кызым!
Фәзилә машина белән килеп көтеп торган ире янына ашыккан олы кызы артыннан иярде. Алиса борылмады да, тукталмады да, ябык гәүдәсен төз куеп, иреннәрен тешләп, озын аякларына сылашып торган кунычлы итекләренең нечкә үкчәләренә келт-келт басып атлавын белде.
— Кызым, тукта әле! Тыңла мине! Чит кеше түгелмен бит, әниеңмен!
— Исемең генә әни, үзең чит шул...
Кызының әрнүле сүзләре калтырап чыкты да, өзелеп һавада эленеп калды.
— Нишләп чит булыйм, ди? Нәрсә сөйлисең син? Әйдә, аңлашыйк әле. Мине гаепләргә синең хакың бармы соң? Миңа синең ярдәмең кирәк, кызым!
Бәләкәй буйлы, түгәрәк кенә гәүдәле Фәзилә һаман йөгерә-атлый үзеннән ике башка озын кызы артыннан калышмаска тырышты.
Алиса түзмәде, барган җиреннән шып туктап, артына борылды. Бар көченә аны куып җитешергә ашыккан әнисе чак кына өстенә килеп менмәде.
— Ә-ә-ә, ярдәм кирәкмени?! Ә миңа яратканымнан аерып, күрмәгән, белмәгән кешегә кияүгә биргәндә, үзем теләмәгән университетка мәҗбүри укырга керткәндә, миңа охшамаган, сиңа гына яраган кешеләрнең балаларын дус итеп сайлаган чагыңда, беренче мәхәббәтем белән елатып аерганда, миңа ярдәм кирәкми идеме? Син минем нинди тәмугта яшәгәнемне беләсеңме? Син минем генә түгел, әтинең язмышын да сындырдың бит! Син тәгәрәттең аны, син этеп төшердең упкынга! Син үтердең! Ки-ит!!!
Кыз инде үз-үзен белми ярсып елый, тирә-ягында бу сөйләшүне әле генә бүлмәдән чыккан халыкның шаккатып тыңлап басып торганын күрми дә, күрергә дә теләми иде.
Каршысына йөгереп килеп, Фәзилә Хәмитовна белән коры гына исәнләшеп, үзен җитәкләп машинага өстери башлаган иренең кулларыннан ычкынып:
— Ярдәм итәчәгем дә, кайтасым да юк! Үзең дә килеп йөрмә! Мин әтиемә охшаганмын шул, шуңа син мине гомер буе яратмадың. Кичерә алмадың алар нәселеннән булганымны! Гел өттең дә төрткәләдең, хәлемне дә сорый белмәдең! Килеп йөрисе булма минем өемә!!!— дип, кычкырып елап, әйтәсен әйтте дә, йөзен каплап, ирен узып йөгереп, машинасына кереп бикләнде.
Курагачтан китеп, азга гына, андагы өйне сатып, шәһәрдә торыр урын алганчы гына Алисага дип Радмир калдырган фатирда яшәп торасы килгән иде Фәзиләнең. Аңламады кызы. Әтисенең сөяркәләре, туганнары, мир алдында оятка калган әнисенең хәлен аңламады. Бәлки, аңлап, шулай иткәндер. Сизгер бит ул, башлы, бәләкәйдән кирәкмәгәнне дә күреп, бар нәрсәне белеп үсте шул. Аз сүзле, үз эченә бикләнеп уйлана, хисләнә торган тыныч бала булды Алиса. Бер кабат та Фәзилә белән Радмирга кыенлык китермәде: күзләренә чалынып, тавыш куптарып, игътибар таләп итеп, сораулар биреп җәфаламады. Әйе, курчак кебек киендерде, тәмле ашатты, яхшы билгеләргә генә укытты, әмма кызының күңелен аңламады Фәзилә. Бер кысып кочаклап сөйде микән? Юктыр. Бәләкәй чагында үз максатында кулланып, биетеп, җырлатып караган иде дә, кечкенә кызы, күптән көткән, үзенә охшаган Лирочкасы тугач, игътибар уртасында, халык арасында булырга яратмаган, дәшмәс-сөйләшмәс Алиса бөтенләй онытылып тормышның арткы планына күчте. Кыз шул көннән алып үзенең дөньясында яшәде. Ул дөньяга беркем дә ишек шакып мәшәкатьләнмәде.
Гашыйк булганын, сайлаган яры белән бер-берсен өзелеп яратуларын да мөмкин булганча озаграк яшерергә тырышты кыз. Белә иде, сизә иде сөйгәненең әтисенә дә, әнисенә дә ошамасын. Ялгыз әнисе очын очка ялгап кына укыта иде Мөнирне университетта. Егет үзе дә кичләрен эшләп, төннәрен дәресләрен укып яшәде, акчага да киемгә дә сак булды. Соңгы курсның азагында гына сизде әнисе Алисаның үзгәргәнен. Кыз егетенең гаиләсендә үз кешегә әйләнеп, саф, матур мәхәббәтнең җимеше яралгач кына. Һава шартлады, җир тетрәде. Әнисе дулады, кычкырды, әйтмәгән сүзен калдырмады. Әйтерсең дә, Алиса бервакытта да әти-әнисенә яхшы, тәртипле кыз булмаган, ә аз гына гомерен гел түбәнлектә, азгынлыкта, пычракта уздырган. Әнисе тузынды, ярсыды, әтисе һәрвакыттагыча ызгыштан, талаштан качу ягын эзләде. Тиз генә мәҗбүри рәвештә аборт ясалды. Алисаның ике ягына ике сакчы куелды. Аны машина белән экзаменга алып бардылар, шунда ук кире утыртып алып кайттылар. Көн саен түбәнсетте, җае чыккан саен битәрләде аны әнисе. Һәм тәмам дөньяга чыгарлыгы, кеше йөзенә күтәрелеп карарлыгы, яшәрлек көче калмаган кызын өлкәнең иң бай гаиләләренең берсенә, зур вазыйфа биләгән кирәкле кешенең бердәнбер улына кияүгә бирде.
Үткәннәрен яңадан кичереп, берни күрмәгән карашы белән машина тәрәзәсенә төбәлгән килеш өенә кайтып барган Алисаның ачы күз яшьләре яңакларын өтте...
Ә Фәзилә Хәмитовна һаман баскан җиреннән кузгала алмады. Ул, күзләрен алмыйча, машина киткән юлдан кызының әйләнеп килгәнен көтте. Ул яхшылап уйлар, аңлар, бәлки, әнисен кызганыр да кире килер төсле, кире килергә тиеш кебек иде Фәзиләгә. «Изгелегемне аңламагансың, кызым. Мин бит сине байлыкта, рәхәттә яшәсен дип тырыштым. Син бөтенләй мине аңламагансың. Ялгыштым микәнни? Нигә болай ерагайды безнең ара? Син бит минем ике ел буе елап, Аллаһыдан үтенеп сорап, куркып, әрнеп көтеп алган беренче сабыем! Синең тууың белән мин Хәмдүнәнең борынына ничегрәк чирткән идем, әй, шатланган идем! Радмирның чын хатынына әйләндем, әни булдым, дип куанып, очып йөрүләрем... Ник ерагайдың соң син миннән, кызым?!»
Үчле, усал, каты күңелле, хискә бирелә белмәгән, күпме кешене елатып үзе бер генә кабат та еларга уйлап карамаган Фәзилә Хәмитовнаның да битләрен кайнар яшьләре пешерде.
VIII БҮЛЕК. Йолдыз — Бүре
Мәңгелекнең бер тылсымлы сәгатендә дөньяда чәчкәләр, чебеннәр, чәүкәләр, бүреләр, кешеләр һәм йолдызлар барлыкка килгән. Бәләкәй генә чәчкәнең дә күз явын алып утырган гүзәле, үлән арасында күренмәгән дә гадие, чәнчеп ала торган кырмавыгы булган кебек, кешеләрнең дә төрлесе бар бу катлаулы дөньяда.
Чәчкә кебек тирә-юньгә бары матурлык сибәр өчен генә туганы да, чебен кебек колак төбендә безелдәп кемнеңдер үзәгенә үтүчесе дә, чәүкә кебек бары-югы да беленмәгән, игътибар җәлеп итми, артыгына өметләнми, акрын гына кулыннан килгәнчә көн күрүчеләре дә, бүреләр кебек явызлары, көчсезләрне тотып ашарга торганнары да бар. Арада гади һәм сабыр гына яшәп Кеше булып калучылар да күп. Кешелеккә кара заманнарда юл күрсәтеп Йолдыз булып янучылар да булгалый. Сирәк кенә булса да.
Аларның барысы да кирәк. Чәчкәләр — сокланыр өчен, Чебеннәр — тынычлык кадерен белергә өйрәтер өчен, Чәүкәләр — чагыштыру фоны өчен, Бүреләр — көнләшер һәм юк итәр өчен, Кеше булып кала белгәннәр үрнәк алыр өчен кирәк. Берсе генә булмаса да, табигатьтәге үзара бәйләнеш өзелә. Бәйләнеш өзелү коточкыч фаҗигаләргә китерә. Бу очракта хәтта Йолдызлар да ярдәм итә алмаска мөмкин.
Кем булып туганың, ни өчен җир йөзенә килгәнең маңгаеңа языла, диләр. Дөрестер. Шуны белеп, ничек тиеш шулай яши аласың икән — син бәхетле. Вакытында күрми, мәңгелек тарафыннан язылган урынны таба алмыйча, Чәүкәләр һәм Бүреләр, Кешеләр һәм Йолдызлар арасында адашып йөрисең икән — гомереңнең кадерле минутлары заяга уза. Кайтарып алып булмый — поезд киткән. Син бәхетсез бу очракта. Маңгайга язылганны көзгедән карап күреп булмый. Аның өчен күңел күзе кирәк. Анысы да сирәк очрый торган затлы әйбер — дефицит.
Гомум алганда, Чәчкәләр һәм Чебеннәр дә, Чәүкәләр һәм Бүреләр дә җәмгыятькә артык зыян китерми. Хәтта адашып урыннарын алышсалар да. Зыянны күңел күзләре күрмәгән сукыр Йолдызлар китерә. Янар өчен дөньяга туганнар бары тик Чәчкә генә булып сокландырып та, Чебен генә булып бушка безелдәп тә, төссез Чәчкә булып төссез минутларга шөкер итеп тә яши алмый. Гади генә, үрнәкле Кеше тормышын көтәргә аларга сабырлык җитми. Бөек тарафлардан бирелгән тынгысызлык, көч, ялкын белән я Йолдыз булып янасы, я Бүре булып ашыйсы гына кала. Әнә шул Йолдыз-Бүреләрнең иң күрә алмаганы да үзләренең Йолдыз булып туганнарын белеп Йолдыз булып янып яшәүчеләр инде.
Фәзилә дә Йолдыз булырга тиеш иде. Янарга, адашкан җаннарга юл күрсәтеп, халкыннан яратылып яшәргә килгән иде ул бу җиргә. Булдыра алмады. Ялгышты. Адашты. Бүреләр рәтенә басты. Үзе шуны соңлап аңлагач, гомер буе эчтән сызып, әрнеп, көнләшеп, «ашап» яшәде...
IX БҮЛЕК. Йортсыз
Йокысызлыктан интекте Фәзилә. Кайчан гына әле тәмле төшләре, йомшак ястыгы белән ләззәтләндергән киң караватын иңләде дә буйлады, үрсәләнде, пошаланды хатын. Төннәр буе үзе кебек боек айга карап уйланды. Тәрәзә алдына басып таңнарның сарысын каршылады. Офыкларның алланганын, төнге тын агачларның яфраклары уянып, шыбырдашканын көтте. Йортында, тар гына асфальт сукмакларда йөренеп, яңа туган көннәрне сәламләде. Биек капкалар, кәртәләр артына яшеренеп авыл иртәсенең, кызу эш көненең тавышларын тыңлады: кемнәрдер чиләк шалтыратты, чыжылдатып сыер сауды, кычкыра-кычкыра көтү куды. Кемнәрдер елак баласын җитәкләп бакчага, эшкә ашыкты. Машиналар гүләде. Тормыш шаулады. Зур тормыш. Биек капкалар артында
Алсу офыктан күкнең биегенә омтылып ашыгудан җирне җылытырга оныткан Кояш капканың бу ягын да күрде, ниһаять. Куллары белән үз-үзен кочкан ялгыз хатын чәчкәләре белән серләшә иде. Горур һәм матур, бу салкын кышлы якларда сирәк очрый торган роза гөлләре, түтәл-түтәл булып, бу тын өйне тирәләп алган. Ал, ак, кызыл розалар күзләрнең явын алып, шау чәчәктә утыралар. Тиздән җылыкай нурларын эшкә җиккән Кояшкай аларның нечкә таҗларына кунган көмеш чык тамчыларын киптереп юк итте. Фәзиләнең генә куе кара керфекләренә эленгән сирәк, ни төшәргә, ни тәгәрәргә белмәгән саран күз яшьләре кипмәде. «Сез дә минем кебек килмешәкләр бит бу якларда. Саклаганга, иркәләгәнгә генә чәчәк атасыз. Ничек ташлап китим икән сезне, килмешәкләрем минем?» Йортын, өен, авылын яратмаса да, чәчәкләре бик якын иде Фәзиләнең күңеленә. Бары алар гына тоеп яшәгәндер бу чит-ят җирдә Фәзиләнең ихлас күңел җылысын. Алар гына белә иде, ахры, хатын йөрәгендә, тирәндә яшеренгән матурлыкны. Тоймасалар, чәчәк атмаслар иде, мөгаен.
Фәзилә, телефон шалтыраган тавышны ишетеп, өенә йөгереп керде.
— Килегез. Күрерсез. Өйдә булам. Көтәм. Әйе.— Хатынның тавышында өмет, сабырсызлык чагылып калды.
Ике ай инде Фәзилә Хәмитовна йортын сатарга тырышып гәзитләргә игълан бирә, телефон төбен саклый, сатып алучылар белән очраша. Тик уңышсыз. Өйне күреп, ошатып, мактап китәләр дә, кире килмиләр, юкка чыгалар. Тәмам аптырады хатын.
Менә бүгенгеләре дә килеп җитте.
— Әйдәгез, узыгыз. Рәхим итегез! — Ерактан килгән кунакларын өенә чакырды, чәй эчерде Фәзилә. Этажлар буйлап бүлмәләрне күрсәтеп йөртте, җылыту үзенчәлекләре, су юллары белән таныштырды. Мунчаны, саунаны, бильярд залын күреп, балконнан ачылган матур тирә-якны күзәтеп «аһ!» иттеләр, җыйнак йортны, чәчкә түтәлләрен күреп сокландылар сатып алучылар. Хакына да килештеләр. Иртәгәсен очрашып эшне төгәлләргә сөйләштеләр. Бу юлы Фәзилә Хәмитовна әрсез булып күренүдән курыкмады, кунакларының телефон номерын сорап, язып алды.
Иртәгәсен тагын шул ук хәл кабатланды. Килмәделәр. Бер көн, ике көн көтте хатын. Инде түземлеге беткәч, шалтыратырга уйлады.
— Алло! Исәнмесез! Бу сезне кызыксындырган йортның хуҗабикәсе иде. Сезнең килүегезне көтәм дә...
— Зинһар, гаепләмәгез,— дип бүлдерде аны ир тавышы.— Без сатып алмаска булдык сезнең йортны...
— Нигә? Бәлки, хакы...
— Юк, юк. Хакы өчен түгел... Ә-ә-ә... Үзегез аңлыйсыз, читтән килгән кеше буларак, мондый очракта халыктан сорашасың... Өй турында, аның хуҗалары, утырган җире турында. Безнең урында булсагыз, сез дә шулай итәр идегез.
— Аңлыйм, әлбәттә. Шуннан?
— Менә шул... Без дә сораштык, сөйләштек күпләр белән. Кыскасы, Фәзилә ханым, безгә халык ләгънәт укыган, каһәрләгән, каргаган йорт-җир кирәкми. Гафу итегез...
Фәзилә Хәмитовна берни эндәшә алмады. Акланырга, киресен исбатларга сүз тапмады. Ул бу кадәресен көтмәгән иде. Өен сатып, шәһәргә барып урнашасы, яхшы итеп яшисе килгән иде. Үзен читкә типкән курагачлыларга үч итеп....
«Димәк... Димәк, мин бу өйне сата алмаячакмын. Вакытны бушка уздырасы юк. Соңгы әйберләрне сатып туплаган акчалар беткәнче китәргә кирәк. Эш эзләргә, яшәр урын табарга. Иртәгәдән билгесезлеккә чыгып китәргә... Тормышны яңадан башларга...
Кире кайтмас өчен, өен ташлап, Курагачта бердәнбер кадерле җан ияләре — чәчкәләре белән саубуллашып, авыр сумкаларын күтәреп фатирлы олы кызы яшәгән зур шәһәргә фатирлы бәләкәй кызын ияртеп юлланган Фәзилә Хәмитовна чынында исә йортсыз иде бу сәгатьләрдә. Лирасына әле нибары унике генә яшь иде шул...
Х БҮЛЕК. Шәһәрдә
— Әнә-ә-ә! Горонодан килгәннәр! Бик әйбәт! Койрыгын басарлар азрак!
— Сөйләмә дә! Тәмам шашты бит. Нинди яхшы кешене юлдан яздырып бара...
— Мәктәптә бит, мәктәптә. Балалар укыган урында. Исең китәр...
— Ни булып беткәнен белми өйгә кайтмаска инде... О-о-о! Ничегрәк атлый матуркачыбыз? Фаворитка, имеш! Директор сөйрәлчеге...
Озын мәктәп коридоры буйлап тезелеп баскан укытучыларның үзенең артыннан пышылдап калган сүзләрен ишетте Фәзилә Хәмитовна. Әмма керфеген дә селкетмәде, башын горур күтәреп директор кабинетына таба атлавын белде. Оялырга, кыенсынырга урыны юк, чөнки намусы чиста.
Ишегенә алтын төсле хәрефләр белән «Директор Тамердин Фәрит Фәнирович» дип язылган бүлмәнең «Т» хәрефе кебек итеп урнаштырылган өстәлләре артында Фәзилә Хәмитовнаны яше олыгаеп, башы ярыйсы гына пеләшләнеп барган, майлы күзләре уйнап торган директор һәм ябык, озын гәүдәле,акаеп караган зур күзле, бизәнү-буяну күрмәгән сары йөзле, барлыгы-юклыгы да беленмәгән төссез коры иренле хатын-кыз — горонодан килгән инспектор каршы алды.
— Менә, Рима Кадыровна, таныш булыгыз, безнең коллективның иң актив укытучысы, горурлыгы Фәзилә Хәмитовна,— дип, бер утырып, бер торып, кабаланып таныштырырга кереште Фәрит Фәнирович.— Узыгыз! Урын түрдән! Рима Кадыровна горонодан килгән кунак, сезнең белән кызыксына. Рәхим итегез.
— Я, булды, утыр, тынычлан, Фәрит Фәнирович. Мин кызыксынмыйм. Менә монда, хатта бик кызыксынганнар. Өстегездән шикаять язганнар. Бөтен коллектив имза куйган. Хәтта сезнең тормыш иптәшегез дә, Фәрит Фәнирович. Ни әйтә аласыз?— Инспекторның тавышы да йөзенә килешле ямьсез: ирләрнеке кебек калын, бик таләпчән һәм коры иде.
Директорның әле генә балкыган йөзе башта сагайды, аннары куркак күзләре бер хатыннан икенче хатынга туктаусыз күчеп йөрергә кереште. Ниһаять, бераз телсез торганнан соң, кызарып-бүртенеп, тотлыга башлады:
— Ничек? Ни... өчен? Сез... ни сөй... сөйлисез, Рима Ка... ка...—Кадыровна?
— Белмисез инде? Аңламыйсыз?— Рима Кадыровна аларның икесенә дә мыскыллы елмаюын бүләк итте.— Башта шунысын әйтеп үтәм: хат гороно начальнигы исеменә язылган. Ул миңа бу мәсьәләне бүген тикшереп, кирәкле чараларны күреп кайтырга боерды. Хәзер тыңлагыз: «Без, мәктәп коллективы, түбәндә язылачак хәлләр турында сезгә хәбәр итүне кирәк дип таптык. Безнең мәктәпкә укытучы булып Фәзилә Хәмитовна килгәч, коллектив өчен авыр көннәр башланды. Ул кешегә ел башыннан ук иң күп дәресләр, төрле түгәрәк сәгатьләре, иң алдынгы сыйныф җитәкчелеге бирелү генә түгел, аның белән директорыбыз Фәрит Фәнирович арасында ярамаган мөнәсәбәтләр барлыкка килде. Көн саен директор кабинетында озын-озак «киңәшмәләр», урынсыз мактау, аннан да олы, тәҗрибәле укытучылар бар чагында үрнәккә кую, ачыктан-ачык, коллектив һәм укучылар алдында игътибар билгеләре күрсәтү: чәчкәләр бүләк итү, комплиментлар әйтү, булышу, озату, хәтта авыр әйберләрне күтәрешеп йөрү — болар барысы да гаиләле, вазыйфалы ир тарафыннан эш урынында, балалар тәрбияләү учагында булдыра торган, юл куела торган нәрсәләр түгел, безнеңчә... Гаилә бозылганчы, хөрмәтле, әлегә тиклем мәктәп белән яхшы җитәкчелек иткән Фәрит Фәнирович түбән тәгәрәгәнче, килеп тикшерүегезне, чара күрүегезне үтенәбез. Безнең уебызча, Фәзилә Хәмитовна кебек тәрбиясез, ямьсез холыклы кешеләрнең урыны балалар арасында түгел».— Инспектор хатны читкә алып куйды.
— Һәм барлык укытучыларыгызның имзалары тезелгән. Я, хәзер ничек аңлатырсыз, Фәрит Фәнирович? Сезне тыңлыйм...
Директор Фәзиләнең туры карашыннан күзләрен яшерергә тырышты.
— Мин... Мин... Юк... Мин түгел. Ул... Ул үзе... — Ир һаман тотлыга иде.
— Әле генә яхшы иде, тиз генә яманга да әйләндемени?— Рима Кадыровна мыскыллы күз карашын Фәзилә Хәмитовнага күчерде.
— Ә Сез ни әйтә аласыз? Ничек акланырсыз, тыңлап карыйк. Утсыз төтен чыкмый диләр бит...
— Минем акланасым юк, чөнки бер пычрак эш тә кылмадым. Мактамагыз, дип әйтә килдем бит, Фәрит Фәнирович. Чәчкәләрегезне дә алмадым. Матур сөйләп, сандугач булып сайравыгызны да кабул итеп елмайсам иде, ичмасам. Хатыныгыз көнләшеп, бөтен коллективны миңа каршы котыртканда да дәшмәскә, бу каршылыкны җайларга тырыштым. Сез үз чамагызны үзегез белмәгәнгә нишләп хәзер мин гаепле булыйм, ди? Ә сәгатьләргә килгәндә инде, мин ялгызым бала үстерәм. Миңа яшәр өчен акча кирәк, шуңа иртәдән кичкә кадәр мәктәптәмен, бер сәгатемне дә гайбәт сатып заяга үткәргәнем юк. Тыныч кына эшләрмен, күренмәм, беленмәм, кеше күзенә чалынмам, алга да китмәм, артта да калмам, дип килгән идем бу мәктәпкә...— Фәзилә Хәмитовнаның күзләре Фәрит Фәнировичка әрнеп, гаепләп карый иде. Тик «чаралар күреп»,— «тәртип урнаштырырга» яраткан инспектор күзләр, хисләр мәсьәләсендә көчсез иде. Шуңа ул сүзне озакка сузмауны аңлаткан йөзе белән:
— Болай булгач тыныч эшләп булмады инде, кадерлем. Һәм булмас та. Китәргә туры килер. Еллар дәвамында үзен яхшы җитәкче, үрнәкле гаилә башлыгы, бала атасы итеп күрсәткән ирне эшеннән бушатып булмый бит инде... Фәрит Фәнирович кебек кадрлар юлда ятмый. Ә сез соңгы вакытта директорларны да, мәктәпләрне дә бик еш алыштыргансыз. Юкка гына түгелдер... Иртәгә гаризагыз белән горонога килерсез!— диде.
— Ел уртасында урамга куып чыгарасызмы? Кая барырга тиеш булам инде мин хәзер?
— Анысы сезнең эш... Ә сезгә, Фәрит Фәнирович, кисәтү булыр... Булыр... — Рима Кадыровна Фәзилә турында оныткан иде инде. Алар тотлыгуы ычкындырган Фәрит Фәнирович белән икәү гороно хәлләрен сөйләп көлешә, серләшә башладылар. Күптәнге танышлар бүлмәдән чыгып киткән Фәзилә Хәмитовнага игътибар да итмәделәр.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.