🕥 33 minut uku
Килә Ява, Килә Ява... - 1
Süzlärneñ gomumi sanı 4353
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1654
39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
(Ике пәрдәле комедия)
КАТНАШАЛАР:
Саҗидә — 35—40 яшьләрдәге хатын.
Фәндәс — Саҗидәнең ире, 40—45 яшьләрдә.
Шәйхи — сантехник, 40—45 яшьләрдә.
Рәшит — 40—45 яшьләрдәге бизнесмен.
Зәйнәп — Фәндәснең сөяркәсе, 25—30 яшьләрдә.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Саҗидәләр фатиры. Саҗидә өй җыештыра. Телефон шылтырый.
Саҗидә (трубканы алып). Алло... Әйе, мин. Юк, танымадым. Рәшит?.. Ә-ә-ә, теге, кафеда танышкан идек... Хәтерлим, исемә төште. (Көлә.) Инде ул гомердән бирле. Ярты ел узды түгелме соң... Әй, сез ирләр гел шулай инде. Ә үзегез мине искә алдыгызмы соң? Шулаймы... Сез, Рәшит, кызык кеше икәнсез... Чынлапмы? (Көлә.) Ышанмыйм. Юк, юк, мөмкин түгел. Нишләп дип... Иң беренче сәбәп — минем ирем бар. Туктале, нишләп ярты елдан соң шылтыратырга булдыгыз? Ә-ә-ә-ә, шулаймыни, чит илләргә командировкага йөрисезмени... Юк, юк, мөмкин түгел. Очрашып сөйләшергә?.. Юк, юк. Ә мин сезнең телефон номерыгыз язылган кәгазьне югалттым. Мин бит ирдәге хатын. Ярый, телефон номерыгызны язып алам, бик ямансу вакытта, бәлки, шылтыратырмын... сөйләшергә кеше булмаганда.
Әйе, ялгыз чагымда. Утыз ике, ундүрт, сиксән биш. Бу өй телефоныгызмы? Ярый. Болай начар түгел шикелле. Чит илләргә йөрүченеке кебек булмаса да, түзәрлек инде. Зарланыр урын юк. (Ишек кыңгыравы зеңгелди.) Гафу итегез, безгә кемдер килде. Ярый, сау булыгыз. Вәгъдә итмим, күз күрер.
Сау булыгыз!
Зур чемодан күтәреп, Фәндәс кайтып керә.
Фәндәс. Өйдәме син, юкмы? (Чемоданын идәнгә ташлый.) Уф, көч-хәл белән менеп җиттем. Лифт эшләми. Исәнме, карчык. (Кочакларын җәеп елмая һәм хатынына таба атлый.)
Саҗидә (салкын гына). Исәнме!
Фәндәс. Әллә шат түгел инде син минем кайтуыма... (Хатынын кочаклап үбә.)
Саҗидә (иренең кочагыннан шуып чыга һәм сынаулы караш ташлый). Мин синең кайтуыңа, бәлки, шатмындыр да, ләкин үзең уйлап кара: кайсы хатын ире ял йортына киткәч, үзе генә шатланып утырыр икән?!
Фәндәс. Шулай килеп чыкты бит. Мин бит сиңа әйттем, отпуск ал, дип.
Саҗидә. Отпускымның җәй ахырында гына буласын бик яхшы белә идең ләбаса.
Фәндәс. Мөмкинлекне ычкындырмаска булдым инде, үзең дә шулай дидең бит.
Саҗидә. Сез ирләр гел шулай, мөмкинлекләрне бер дә ычкындырмыйсыз. Бәлки, сине сынап карар өчен генә ризалык белдергәнмендер?!
Фәндәс (ачуы кабара башлый). Туктале, кайтып керүемә ташланма миңа! Мин бит сине сагынып кайттым.
Саҗидә (киреләнеп). Анда сагынырга бигүк ирек бирмәгәннәрдер.
Фәндәс. Ни сөйлисең соң син! Менә сиңа бүләк алып кайттым. (Төргәк алып бирә.)
Саҗидә (бик исе китмәгән кыяфәт белән бүләкне ала). Рәхмәт.
Фәндәс. Икенчесендә бергә барырбыз, яме.
Саҗидә (йөзе тагын да ныграк караңгылана). Бармыйм мин синең белән беркая да!
Фәндәс (тавышын күтәреп). Ярар инде, нәрсә бала-чага сыман киреләнәсең!
Саҗидә (ярсып кычкыра). Бала-чага сыман? Үзең мине бала-чага урынына күргәч! Җәй уртасында хатынын ташлап китсен дә...
Фәндәс. Шулай килеп чыкты бит инде...
Саҗидә. Кешеләрдән дә оят.
Фәндәс (үзен кулга ала һәм хатынын да тынычландырырга ниятли). Карале, карчык, исән-сау кайтып җитүемә, синең исән-имин торуыңа куанырга кирәк.
Саҗидә. Ай теле. Төчеләнергә оста да инде шушы ирләр!
Фәндәс (кочакламакчы була). Тукта инде, карчык! Бик сагындым үзеңне.
Саҗидә (ирен этә). Кит әле, кит.
Фәндәс (кинәт кырыслана). Ярар. Бик матур каршы алдың. Рәхмәт. Киттем мин.
Саҗидә (күзләрен чекерәйтеп). Кая киттең?
Фәндәс (чыгып китәргә җыена). Әнидә кунам бүген. Тынычлан башта. Аннары кайтырмын. Бераз сүрел.
Саҗидә (кыҗрап). Бөтенләй кайтмасаң да була! Оятсыз!
Фәндәс (тыныч кына). Чемоданда күчтәнәчләр... сиңа.
Саҗидә. Кирәк түгел! (Чемоданга китереп тибә.)
Фәндәс чыгып китә, Саҗидә диванга капланып елап кала. Торып әрле-бирле йөри башлый. Иренең чемоданын актара. Аннан матур кофта ала, затлы коньяк, берничә кап кәнфит чыгара. Аптырап утырганнан соң телефоннан шылтырата.
Саҗидә. Алло, Рәшит, сезме? Бу мин, Саҗидә. Бик аптырашта калдыгызмы? Юкмы... Мин бүген үк шылтыратырга булдым әле сезгә. Мин бит ялгызым чакта шылтыратырмын дигән идем. Менә бүген мин коточкыч ялгыз. Сөйләшеп утырыр кешем дә юк. Ирем?.. Ул әнисенә китте. Ял йортыннан кайтты да әнисенә кунарга китте. Юк, сез үзегез миңа килегез. Дуслык урамы, утыз икенче йорт, егерме беренче фатир. Көтәм. (Трубканы куя. Аптырашта калып ары-бире йөрергә тотына.) Җүләр мин, җүләр! Нишлим мин? Минме соң бу? (Барып көзгедән каранып тора.) Кадалып китсен лә!
Саҗидә кинәт катгый карарга килә һәм Рәшит килүенә әзерләнә башлый — киенә, бизәнә, ясана. Шул ук вакытта үзе капмакаршылыклы уйлар белән бимазалана. Бервакыт ишек кыңгыравы зеңгелди. Саҗидә сискәнеп китә, Рәшит килде дип бик нык каушый. Ләкин, аны тагын да ныграк котсыз калдырып, бусагада ире Фәндәс пәйда була.
Фәндәс (читенсенеп). Мин... ни... ачкычымны онытып калдырганмын.
Саҗидә (үзен кая куярга белми). Соң, ачкычыңны ал да инде, бар, чыгып кит.
Фәндәс (бик каты борчылып). Туктале, ачкычтамыни хикмәт! Без бит инде синең белән шактый гомер иткән кешеләр. Шырт-пырт итеп бер-беребезне бимазаларга безгә бит уналтышар яшь түгел!
Саҗидә (иренең кире кайтуыннан бик нык каушый, Рәшит менә-менә килер дип куркып, ни әйтергә дә белми таптанып тора). Үзең гаепле.
Фәндәс. Зинһар, үзеңне кулга ал. Гаепле, гаепле... Атта да, тәртәдә дә бардыр инде, кем әйтмешли.
Әгәренки гаеп миндә күбрәк дип санасаң, гафу ит.
Саҗидә (бер чарасыз кала һәм ирен гафу итәргә теләсә дә аны тизрәк чыгарып җибәрергә тырыша). Бар, әниеңдә кун бүген. Иртәгә тынычлап сөйләшербез.
Фәндәс. Ирем берүзе ял йортында булды дип гаилә таркатмыйлар инде. Улыбыздан оят. (Уйга калып.) Янына барып кайтырга кирәк булыр.
Саҗидә. Менә бит, кайтып җитү белән Казанга барырга сәбәп тә таптың.
Фәндәс. Ярар инде, ә! Гел таларга гына торма инде! Улымны сагындым.
Саҗидә. Аны Казанга олактыруда да син гаепле.
Фәндәс. Укысын, укысын. Казан Казан инде ул. Бөтен зур кешеләр иң элек Казанда белем алдылар.
(Ишек кыңгыравы зеңгелди, Саҗидә бөтенләй коелып төшә.)
Фәндәс. Кем икән бу?
Саҗидә (бик нык каушый). Бу кем... ни... Мин хәзер аңлатам.
Сүзен әйталмый кала, иңенә ачкычлар, шланглар һәм тимер-томыр тутырган иске сумка асып сантехник Шәйхи килеп керә.
Шәйхи. Исәннәрмесез!
Фәндәс. Исәнмесез!
Шәйхи (горур кыяфәт белән һәм кылануын яшермичә). Мин сантехник Шәйхетдин булам. На правительственном уровне сөйләшкәндә Шәйхулла, ә хатын-кыз өчен просто Шәйхи. Сезнең сантехникагызны карыйсы бар икән, имеш.
Фәндәс. Вакытсызрак килдегез, ә шулай да килүегез әйбәт. Безнең рәтлисе нәрсәләр байтак монда.
Шәйхи (фатир эченә уза һәм бармагын зур мәгънә белән өскә күтәрә). Сантехникның килүе беркайчан да вакытсыз булалмый. Бигрәк тә үзегез чакырткач.
Фәндәс. Без бит инде ярты ел элек ЖЭКка шылтыраткан идек, сантехник җибәрегез, дип.
Шәйхи. Менә бит килдем. (Фәлсәфи кыяфәт белән.) Сантехникның аның кайчан килүе түгел, ә бәлки, гомумән килүе хәерле. Озак көткән нәрсә кадерлерәк була ул. Озак көткән, нык теләгән нәрсә барыбер кайчан да бер килми калмый. Сантехник та барыбер килә ул. Дөньяда сантехник килми калган фатир бар микән? Мөгаен, юктыр. Димәк, сантехникның килеп керүе — ул ниндидер котылгысызлык.
Мәхәббәт килүе сыман. Язларның һичшиксез җитүе, сыерчыклар кайтуы шикелле. Туу һәм үлем кебек, ниһаять. Мин килдем! (Шулай сөйләнә-сөйләнә коралларын әзерли һәм эшкә керешә.)
Саҗидә (үзен кая куярга белми). Син, Фәндәс, әниеңә бармыйсың булып чыгамыни?
Фәндәс. Сантехник килгәч, беркая да барып булмый инде.
Шәйхи. Хуҗа, кил, синсез булмый монда. (Шәйхи ванна бүлмәсендә һәм туалетта казына башлый,
Фәндәс аның янына китә.)
Саҗидә (нишләргә белми үзалдына мыгырдана). Нинди җүләрлек эшләдем бит, ә! Хәзер килеп керсә, бетте баш. Урамга чыгып каршы алырга кирәк. (Чыгарга җыена.)
Кулына чәчәк бәйләме тотып һәм шампан шәрабы күтәреп бусагада Рәшит пәйда була. Өстендә кура җиләге төсендәге пинжәк, муенына шактый калын алтын чылбыр таккан, бармагына алагаем зур итеп эшләнгән алтын йөзек кигән.
Рәшит (авызы ерык, күзләре мут). Исәнме, Саҗидә! (Шундук түргә уза.)
Саҗидә (өзгәләнеп). Ирем кайтты, чыгып китегез тизрәк!
Рәшит (ишеккә таба юнәлеп). Үзең чакырдың бит.
Фәндәс (туалеттан чыга һәм кунакны күреп ала). Сез кем?
Рәшит (ни әйтергә белми). Рәшит!
Саҗидә (нык каушый). Ул теге сантехникның иптәше. (Рәшиткә.) Безгә сантехник килде... Сез бит шуның янына дип кергәнсездер?
Рәшит (югалып калмый). Әйе, мин аларның участок начальнигы. Мондамы ул?
Саҗидә. Монда, монда, әйдәгез, узыгыз бәдрәфкә.
Рәшит. Рәхмәт. Килү белән бәдрәфкә узарга кушкач әллә ничек, әлбәттә. (Сантехник янына бара.)
Фәндәс (Саҗидәгә). Нишләп соң ул чәчәкләр тотып йөри?
Рәшит (ишетеп ала). Сантехниклар начальнигы торба күтәреп йөрергә тиешмени?! Бер йортны су баскан иде. Шуларны коткардык. Чәчәкләрне шунда бирделәр. Тә-ә-ә-к, ничек эшләр, барамы?
Шәйхи (бәдрәфтән чыга). Бара.
Рәшит (үтә җитди кыяфәт белән). Әйдә, озакка сузма, әле тагын берничә фатирга барасы бар бүген.
Шәйхи (аптырап). Минем бүген бүтән беркая да барасым юк. Син нәрсә минем белән командовать итәсең?
Рәшит (тыныч кына). Чөнки мин синең участок начальнигың.
Шәйхи. Безнең участок начальнигы Тәлгать Бариевич...
Фәндәс (пошаманга калып). Тәлгать Бариевич, ди...
Рәшит. Мин — начальник участка. Кем ул Тәлгать Бариевич? Кайда ул?
Шәйхи. Аны узган атнада бүлнискә салдылар. Үпкәсенә салкын тигән.
Рәшит. Үлде ул.
Шәйхи (күзләрен акайтып). Үлде?! (Хәлсезләнеп китә.) Ул миңа фатир вәгъдә иткән иде.
Рәшит. Үләр вакыты җиткән кеше синең фатир аласың бар дип үлемен кичектерә алмый инде ул. Ә бәлки, сиңа фатир бирмәс өчен ычкынгандыр. Хәзер мин синең участок начальнигың.
Шәйхи (бу хәбәрдән һушына килә алмый утыра). Их, Тәлгать Бариевич, Тәлгать Бариевич... Минем аңа утыз мең бурычым да бар иде әле.
Рәшит. Теге дөньяда бирерсең. Ярар, син монда озак тоткарланма. Мин сине ЖКУда көтәм. (Чыгып китмәкче була.)
Фәндәс. Сез сантехниклар начальнигы булгач, әйдәгез, утырып чәй эчик. Без сезгә хәзер еш мөрәҗәгать итәрбез, ахрысы, чөнки саноборудование бик иске бит инде безнең. Мин бүген генә ял йортыннан кайтып төштем.
Рәшит (авызын кыйшайтып, үзалдына). Мин моңа бик шатмын.
Фәндәс. Бик шәп коньяк алып кайттым. Әйдәгез, авыз итәрсез.
Рәшит (Шәйхигә). Эшең күпме әле?
Шәйхи. Байтак.
Рәшит. Эшлә. Ашыкма. (Өстәл янына утыра.) Коньяк начар нәрсә түгел инде ул.
Фәндәс. Саҗидә, нәрсә катып калдың, капкаларга берәр нәрсә әтмәллә.
Саҗидә (кабаланып өстәлгә ризык ташый). Хәзер, хәзер.
Өстәл янына утырыша башлаганда гына ишек кыңгыравы зеңгелди. Зәйнәп керә.
Зәйнәп (мөлаем елмаеп). Исәнмесез!
Саҗидә. Исәнмесез! (Зәйнәпне башыннан аягына кадәр җентекләп күзәтә.) Сез дә сантехникларның берәр бухгалтеры түгелдер бит?
Зәйнәп (аптырап кашларын күтәрә). Ник алай дисез? Исәнме, Фәндәс!
Фәндәс (шаккатып). Исәнме!
Зәйнәп (түргә уза, сумкасын диванга ташлый). Син нишләп миңа әйтмичә кайтып киттең?! Мин бит сине югалттым.
Фәндәс (торып кыбырсый башлый). Саҗидә, кызарга ашыкма. Бу — Зәйнәп.
Саҗидә (яман усал итеп). Шуннан?
Фәндәс (Саҗидә тирәсендә бөтерелеп). Курортта бергә ял иттек.
Саҗидә. Рәхмәт.
Зәйнәп (Саҗидәгә). Исәнмесез!
Саҗидә (нәфрәт белән карап). Сәлам!
Зәйнәп (берни булмагандай елмаеп). Сез миңа алай кырыс карамагыз. Без Фәндәс белән берберебезне яратабыз.
Фәндәс (кемгә эндәшергә белми). Зәйнәп! Саҗидә!
Рәшит (аягын аякка атландырып киерелеп утыра). Кызык икән сезнең монда. Күптән мондый компанияләрдә булганым юк иде.
Саҗидә. Йә, йә, чибәркәй, тыңлыйбыз.
Фәндәс. Саҗидә, туктале. Зәйнәп, син ник килдең?
Зәйнәп. Беренчедән, миңа әйтмичә кайтып китүең пошаманга калдырды. Икенчедән, шул арада сине сагынырга да өлгердем. Өченчедән... нәрсә санап торам соң мин... Гомумән, синнән башка яши алмыйм.
Саҗидә (тәмам аптырашта калып). Син тилеме әллә?
Зәйнәп. Сез нишләп минем белән дорфа сөйләшәсез? Фәндәс, нишләп мине якламыйсың?
Саҗидә (кычкырып). Кем бу?
Фәндәс (башын аска иеп). Ял йортында танышкан идек.
Саҗидә. Танышсагыз... Танышкан кешенең йортына ияреп кайту мәҗбүримени хәзер?
Зәйнәп. Без бер-беребезне яратабыз, шулай бит, Фәндәс.
Фәндәс (кырт кисеп). Юк!
Зәйнәп (күзләрен акайтып). Ничек инде «юк»?! Яратам дип антлар иткәнеңне, нинди вәгъдәләр биргәнеңне оныттыңмыни? Син нәрсә, мине алдадың гына мәллә? Юк, юк, синең башың гына бераз буталгандыр. Безгә бит чиксез рәхәт булды, без бит бер-беребезне күрмичә бер сәгать тә тора алмый идек.
Фәндәс (кычкырып). Юк! Юк! Юк! Ник килдең син монда?!
Зәйнәп. Ничек инде «ник килдең»?.. Син бит әле әйткән идең, мәңге бергә булачакбыз, дип. Ә хәзер инде ник килдең дисең!
Саҗидә. Үләм, оят, хурлык! (Чыгып йөгерә.)
Фәндәс. Саҗидә, туктале! (Хатыны артыннан чыгып китә.)
Зәйнәп (өстәл янына утыра, авыр сулап куя). Болай килеп чыгар дип уйламаган идем.
Рәшит (шампан шәрабын ачып сала). Син, чибәркәй, чынлап та ял йортыннанмы, әллә җүләрләр йортыннан гынамы?
Зәйнәп (Рәшитнең бокалын ала һәм эчеп куя). Моны мыскыл итү дип аңларгамы, әллә комплимент дип кабул итәргәме?
Рәшит. Син моны мактау сыманрак кабул ит инде.
Зәйнәп (ачу белән). Рәхмәт.
Рәшит. Киявең булсын Нуриәхмәт.
Зәйнәп. Нишләп сез минем белән иронияле сөйләшәсез?
Рәшит (бераз алга таба сузылып). Чөнки ошыйсың син миңа.
Зәйнәп (башын күтәрә төшеп). Мин бик күпләргә ошыйм.
Рәшит (үзенә дип шәраб сала, Зәйнәп аны тагын алып эчеп бетерә.) Син Фәндәснең сөяркәсеме чынлап та?
Зәйнәп (горур кыяфәт белән). Әйе.
Шәйхи. Ачкычларым калып торсын. Краннарны япмый торыгыз. Мин тиз генә ЖКУга барып киләм.
Рәшит. Бар, бар, әбрәкәй сандугачы. Болай да һава начар монда. (Шәйхи чыгып китә.)
Зәйнәп. Ә сез кем буласыз?
Рәшит. Кем дип әйтим икән... Әлегә беркем дә түгел.
Зәйнәп. Фәндәснең туганы түгелме?
Рәшит. Җитешеп булмады әле. Чак кына баҗасы булмый калдым.
Зәйнәп. Ничек инде?
Рәшит. Карале, син берәр аквариумда яшәдеңме әллә моңарчы?
Зәйнәп. Юк, ник алай дисез?
Рәшит. Болай гына. Балык исе килеп киткәндәй булды.
Хәлдән таеп Фәндәс кайтып керә.
Фәндәс. Их Зәйнәп, Зәйнәп. Тормышның астын өскә китердең бит.
Зәйнәп. Бу синең хатының иде мәллә?
Фәндәс (кыҗрап). Юк, сантехникның хатыны иде.
Зәйнәп. Ул нинди хатын иде соң?
Фәндәс (кычкырып). Минем хатыным иде! Ник килдең син монда?
Зәйнәп (шаккатып). Ничек инде ник килдем... Синең яныңа. Үзең бит миннән башка яши алмыйм дигән идең.
Фәндәс. Син бит минем гаиләм барлыгын бик яхшы беләсең!
Зәйнәп. Миңа әйтми-нитми кайтып киткәнеңне белгәч, бик борчылдым. Миңа үпкәләгәнсеңдер дип уйладым. Гомумән, аннары әллә ниләр уйлап бетердем. Мин сине бик сагындым. (Барып кочаклый.)
Фәндәс (муеныннан аның кулларын алып ташлый). Туктале, Зәйнәп. Уф, әйдә бераз коньяк эчик әле. (Рәшиткә.) Гафу итегез, сезнең исемегез ничек?
Рәшит. Рәшит.
Фәндәс. Мин Фәндәс булам. (Рюмкаларга коньяк сала.) Ә теге сантехник кайда?
Рәшит (рюмканы ала). Мин аны ЖКУга җибәрдем. Хәзер килер. Әйдә, туган, борчылма, мондый гына матавыклар килеп чыккалый инде ул. (Зәйнәпкә ымлап.) Мондый тавык-чебешләр бар чагында буталчыкларның бетәсе юк.
Зәйнәп (канәгатьсезләнеп). Сез әллә ничек сәер сөйләшәсез минем белән.
Рәшит (коры гына). Әле синең белән сөйләшүче дә юк. (Эчеп куя.)
Зәйнәп. Фәндәс, нишләп ул минем белән дорфа сөйләшә?
Фәндәс. Сөйләшсен. Чөнки ул сантехниклар начальнигы.
Рәшит (рюмканы күтәреп). Очрашуыбызга бик шат. (Эчәләр.) Нишлисез инде хәзер?
Фәндәс. Зәйнәп, син кичекмәстән китәргә тиеш.
Зәйнәп. Юк, мин синнән башка беркая да китмим.
Фәндәс. Мин үзем синең яныңа барырмын.
Читкә алып китеп нәрсәдер аңлата, күрше бүлмәгә кереп китәләр.
Рәшит (көлә). Кызык бу дөнья.
Сантехник килеп керә.
Шәйхи (Рәшит янына килеп баса, карап тора). Син нишләп алдадың?
Рәшит. Кемне?
Шәйхи. Тәлгать Бариевич исән. Ул — безнең начальник. Син түгел.
Рәшит (утырган җиреннән генә Шәйхине түшеннән йомарлап тота һәм тешләрен шыгырдата).
Син, әбрәкәй сандугачы, күп сөйләшмә. Сиңа барыбер түгелмени — кем нәчәлник. Унитазга башың белән тыгып куюым бар, шуңа күрә мине үзеңнең нәчәлнигең диген. (Янына тартып утырта.) Ярар, ярар, курыкма. Мә сиңа. (Шәйхинең түшендәге кесәгә ачка тыгып куя.) Саласыңмы бераз?
Шәйхи. Салам, әлбәттә. (Рәшит коньяк сала, Шәйхи шундук эчеп куя.)
Рәшит. Бар, эшлә!
Шәйхи. Ярый, рәхмәт. (Туалетка китә.)
Фәндәс белән Зәйнәп икенче бүлмәдән чыгалар.
Фәндәс (Зәйнәпне иңеннән кочып). Мин сине хәзер вокзалга кадәр озатып куям, билет алып бирәм, утыртып җибәрәм.
Зәйнәп (еламсырап). Фәндә-ә-ә-с!..
Фәндәс (өзгәләнеп). Матурым, мин атна азагында үзем киләм синең яныңа. (Шәйхигә эндәшә.)
Сезнең эшегез күпме әле?
Шәйхи (ванна бүлмәсеннән кычкырып җавап бирә). Ике-өч сәгатьлек.
Фәндәс. Алайса, сез эшли торыгыз. Мин хәзер әйләнеп кайтам. (Рәшиткә.) Сез дә китми торыгыз.
Зәйнәпне озатып киләм. Китми торыгыз.
Рәшит. Китмим. Сантехник эшен тәмамламыйча беркая да китмим.
Фәндәс белән Зәйнәп чыгып китәләр.
Рәшит. Әй, җан көеге! Кил, берәр рюмка тотып куй.
Шәйхи (килеп утыра). Син нишлисең соң монда? (Эчәләр).
Рәшит. Бернишләмим. Юлым уңмады әле бүген. Күрәсеңме, нинди матавыккилеп чыкты.
Шәйхи. Һи-и-и, матавык мондый булмый ул. Пүчтәк бу. Мин күп фатирларда булган кеше, әллә нинди кәнитилләр күргәнем бар. Мин синең ни сәбәп белән монда йөрүеңне аңладым.
Рәшит. Бүгенге заманда бик күп аңлау ярамый.
Шәйхи. Мин үземә тиешлесен генә аңлыйм.
Рәшит. Син озаграк маташ, яме. (Сантехникның түш кесәсенә тагын акча тыгып куя.) Миңа монда озаграк торырга сәбәп кирәк.
Шәйхи (бераз исерә). Мин ул хатынны бәреп үтерер идем.
Рәшит. Мин аның Фәндәсен дә бәреп үтерер идем әле...
Еш-еш сулап Саҗидә кайтып керә. Шәйхи туалетка кереп китә.
Саҗидә. Кайда теге кабахәтләр?
Рәшит (авызын кыйшайтып). Минемчә, алар кире ял йортына китеп бардылар, ахрысы.
Саҗидә (диванга салынып төшә). Күңелем сизгән иде аны...
Рәшит. Төкер. Андый хыянәтче ир сиңа лаек түгел. Әйдә минем белән.
Саҗидә. Кая?
Рәшит. Минем бу шәһәрдә дүрт фатирым бар. Кайсына телисең, шунда барабыз. Берсе Химиклар урамында, икенчесе Мурадьяна урамында, өченчесе Бызов урамында, дүртенчесе... м-м-м-м... карале, фамилиясен оныттым... Анысы да беркем белми торган фамилия инде... Татар кешесе... Ярар, кадалып китсен. Әйдә минем белән. Стрессларыңны бетерермен.
Саҗидә. Мин беркая да бармыйм. Мондый хурлыкны күтәреп йөри алмыйм мин.
Рәшит. Нинди хурлык! Була торган хәл. Үтереш-суеш юк. Үлүче-мазар күренми.
Саҗидә. Бу хурлыкны күтәргәнче үлүең яхшырак түгел микән?!
Рәшит. Төкер. Әйдә минем белән. (Кочакламакчы була.)
Саҗидә. Кит әле, кит.
Рәшит. Үзең чакырдың бит.
Саҗидә. Чакырасым килеп чакырмадым мин сине.
Рәшит. Алай булмый инде. Менә тотармын да иреңә әйтеп бирермен кем икәнемне, ничек монда килеп эләккәнемне.
Саҗидә. Сез ирләрдән әллә ниләр көтәргә була.
Рәшит. Кайгырма. Ял йортында сау-сәламәт ир тик ятмас инде ул. Аңа ачу итеп икебез гөжләтеп алыйк.
Саҗидә. Ярар. Рәшит, тыңла, мин бераз хәл алыйм, башымны рәткә кертим. Аннары сиңа үзем шылтыратырмын.
Рәшит. Ярый алайса, син кайчан шылтыратасың соң?
Саҗидә. Бүген.
Рәшит. Ярар, көтәм. (Саҗидәнең кулын үбә һәм чыгып китә.)
Саҗидә (нишләргә белми, фатир буйлап йөри). Нәрсә соң бу? Төшме бу, өнме?!
Фәндәс кайтып керә.
Фәндәс (гаепле кыяфәт белән). Саҗидә!
Саҗидә (җирәнеп башын читкә бора). Менә, үзеннән-үзе исбатланды.
Фәндәс. Гафу ит мине. Кичер. Ихтыярың, теләсәң нишләт.
Саҗидә. Һе, нишләтә алам мин сине? Аерылабыз да, вәссәлам. Шунысы бар — улыбыздан оят.
Фәндәс. Саҗидә, ашыкма. Тормышта әллә ниләр була. Кичер мине. Мин синнән башка яши алмыйм.
Саҗидә. Сайра, сайра. Менә күрсәттең бит инде.
Шәйхи (эшен ташлап карап тора). Бәлки, миңа башка вакытта килергәдер... Монда эш байтак әле.
Саҗидә. Үзеңә кара. Ник бездән сорыйсың?
Шәйхи. Юк, мин гаилә матавыкларына комачауламыйм дип кенә әйтүем.
Саҗидә. Син безгә комачауламыйсың. Ашыйсың киләме?
Шәйхи. Минем гел ашыйсым килеп тора.
Саҗидә. Әйдә утыр.
Шәйхи (өстәл янына килеп утыра, шундук ашарга тотына). Рәхмәт, бигрәк тәмле. (Тончыгып ала.)
Саҗидә. Әнә коньяк, салып эч. (Шәйхи үзе салып эчә. Тагын ашый. Бераз исерә.)
Шәйхи (ашый-ашый). Маегызга чыдый алмыйсыз. Минем шкурада яшәп карасагыз иде сез. Мин бит инженер. Дипломымны ярты миллионга саткан кеше мин. Кайчандыр КХТИ тәмамлаган идем, механический факультетны. Сокращениегә эләктем.
Фәндәс. Дипломыңны ник саттың соң?
Шәйхи. Акча кирәк булды да. Хатын үтерә язды бер турны, акча эшлә, дип. Каян алыйм мин акча
— заводтан чыгардылар, урлый белмим, таларга йөрәк җитми. Мин ярый әле хет ярты миллионга саттым. Минем белән бергә укыган Хәмит дипломын дүрт ваучерга алыштырган булган. Тинтәк!
Чубайска инде кырыкка якын хат язып җибәргән. Ни җавап килми, ди, ни акча җибәрмиләр икән.
Хәмитнең ерунда. Технологический факультетта укыган бер танышым бөтенләй дөнья куйды.
Дипломын базарда алты банка тушенкага алыштырган булган. Шул тушенка белән агуланып үлде.
Кырык сигезенче елгы тушенка булган. Мәрхүм үзе дә кырык сигезенче елгы иде. Менә хәзер сантехник булып эшлим. Шунысы әйбәт — кеше арасында. Кеше арасында ачка үлмисең инде ул.
Хатын гына көнләшә. Төс-битең матурланып китте, ди, рәхәт эшкә күчтең, хатын-кыз белән фатир саен шаярасыңдыр, шуңа тамагың туктыр синең, ди. Ач булсаң да яратмый, тук булсаң да битәрли. Сезгә ни җитми соң?
Фәндәс. Миңа бик уңайсыз шушындый хәл килеп чыгуына. Җитмәсә, чит кешеләр алдында.
Саҗидә (елый). Минем борчылуларым, нервылануларым тикмәгә булмаган икән бит.
Фәндәс (ярсып). Туктале син! Синдә генәмени нервы! Инде теңкәмә тидең бит соңгы вакытта! Ник талыйсың син мине?!
Саҗидә. Кычкырма миңа! Тикмәгә шикләнеп йөрмәгәнмен икән бит, кайгыруларым урынсыз булмаган!
Фәндәс (кыҗрап). Тик кенә утыр! Туйдым! (Әрле-бирле йөри.)
Саҗидә (кычкырып). Мин дә туйдым! (Сикереп тора.)
Алар тузынганда Шәйхи тыныч кына тәмләп ашап утыра. Көтмәгәндә тагын Зәйнәп килеп керә.
Шәйхи (мыскыллы тавыш белән). Тагын килдеңмени, балакаем? Ыслушай, мин синнән туя башладым. Әле беркемнән дә болай тиз җаным бизгәне юк иде.
Фәндәс (шаккатып карап тора). Зәйнәп, мин бит сиңа билет алып бирдем. Ник китмәдең?!
Зәйнәп. Әллә ничек... китәсем килмәде.
Фәндәс. Ярар. Алайса, үзем чыгып китәм. У-у-у-у-ф, киттем мин! (Йөгереп чыгып китә.)
Ике хатын бер-берсенә нәфрәт белән карап каталар.
Шәйхи (ашый-ашый). Сез Фәндәсне үпкәләтмәгез. Әле ачыклыйсы бар — кем гаепле. Кая китте икән ул?
Саҗидә. Каян белим мин!
Шәйхи. Куып җитим әле мин аны. (Тиз генә Фәндәс артыннан чыгып китә.)
Саҗидә. Ну... нишлибез?
Зәйнәп (биленә таянып). Мин дә шул ук сорауны бирмәкче идем, нишлибез?
Саҗидә. Син махсус рәвештә безнең гаиләбезне таркатырга килгәнсеңдер шикелле.
Зәйнәп. Ә миңа, киресенчә, Фәндәс белән миңа комачауларга килгәнсездер шикелле сез бу дөньяга.
Саҗидә. Сөйрәлчек! Шлюха! Себерке! Оятсыз!
Зәйнәп (мыскыл итеп). Су эчеп алыгыз, дәвам итәргә җиңелрәк булыр.
Саҗидә. Үләксә!
Зәйнәп (тыныч кына). Сезгә дәваланырга кирәк.
Саҗидә (истерикага күчә). Оят, хурлык! Шушы көнгә кал инде, ә! Кем син? Кайдан син?
Зәйнәп (һаман тыныч). Мин — Зәйнәп.
Саҗидә. Зәйнәп икәнеңне мин инде хәзер мәңге онытмаячакмын.
Зәйнәп. Мәңге яшәргә җыенмыйсыздыр бит?
Саҗидә. Ә син үзең, пумала, озак яшәргә хыялланасыңмы?
Зәйнәп. Һәрхәлдә, сездән соң да яшәячәкмен, чөнки мин сезгә караганда яшьрәк. (Чәчләрен төзәткәләп куя.)
Саҗидә (аптырагач капланып елый башлый). Кем каргышы төште соң миңа?!
Зәйнәп. Уф, арыдым үзем дә. (Диванга барып ята, баш астына мендәр куя.) Мин бер-ике сәгать йоклап алам әле, яме.
Саҗидә (торып утыра һәм аңа шаккатып карап тора). Әстәгъфирулла! Нәрсә бу? Оят, читенсенү дигән нәрсә юк микәнни бу кешедә? (Телефон шылтырый. Саҗидә сискәнеп китә. Барып трубканы ала.) Алло. Әйе. Юк, юк, сез нәрсә. Минем өйдә шундый мәхшәр, ә сез... Нинди очрашу?! Рәшит, сез бит бала-чага түгел, бу халәттә миңа хәтта сөйләшергә дә авыр. Белмим. Аптыратмагыз! (Трубканы ташлый.)
Саҗидә кайгыга батып утыра. Торып йөри, нишләргә белми. Телефон кат-кат шылтырый, Саҗидә трубканы алмый.
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Шул ук фатир. Зәйнәп көзге каршында буянып-ясанып утыра. Шәйхи керә.
Шәйхи (коры гына). Хәерле көн!
Зәйнәп (тиз генә карап ала). Исәнмесез!
Шәйхи. Халык кайда?
Зәйнәп. Нинди халык?
Шәйхи. Хуҗалар кайда?
Зәйнәп (бизәнүен дәвам итеп). Фәндәс бөтенләй монда кунмады. Саҗидә каенанасы янына китте.
Шәйхи. Ә син нишләп утырасың монда?
Зәйнәп. Бизәнеп.
Шәйхи. Тфү, сине монда ничек калдырды ул?
Зәйнәп. Кем?
Шәйхи. Саҗидә.
Зәйнәп. Куып чыгарып карады да ул мине, булдыра алмады.
Шәйхи (якын килеп карап тора). Кит син!
Зәйнәп (гаҗәпләнеп). Кая китим ди мин?
Шәйхи. Каян килдең, шунда кит!
Зәйнәп (күзләрен акайтып карап тора). Ә сез кем әле шулчаклы минем белән алай сөйләшергә!
Шәйхи. Мин нейтральный кеше — сантехник. Утыз икеле ачкыч белән маңгаеңа бер генә бирермен! Кеше тормышын бозып йөрисең!
Зәйнәп. Биреп карагыз!
Фәндәс кайтып керә. Исерек.
Фәндәс (алпан-тилпән килә). Исәнмесез! Бу — мин. Нишләп ят кешеләр бар монда? (Шәйхигә.) Син кем?
Шәйхи. Сантехник.
Фәндәс. Очень приятно. Ә бу — мин.
Шәйхи. Аңлыйм.
Фәндәс (диванга таба атлый). Нәрсә аңлыйсың соң син, бичара?
Шәйхи. Кем бичарадыр бит әле монда...
Зәйнәп (йөгереп килә). Ой, Фәндәс, нәрсә булды сиңа?
Фәндәс. Әйтер идем инде... сантехник янында яхшы түгел.
Шәйхи. Әйт, әйт.
Фәндәс (Зәйнәпне этеп). Саҗидә кайда?
Зәйнәп. Китте.
Фәндәс. Кая?
Зәйнәп. Белмим.
Фәндәс (диванга ята). Син дә кит. Берегез дә кирәк түгел. Барыгыз да күземнән югалыгыз.
Шәйхи (аптырап). Мин дәме?
Фәндәс (башын калкытып карап тора). Ә син кем соң әле?
Шәйхи. Шәйхи.
Фәндәс. Нинди Шәйхи?..
Шәйхи. Сантехник.
Фәндәс. Әле генә мин кергәндә бер сантехник бар иде бит инде. Что-то күбәеп киттегез әле сез.
Шәйхи. Шул мин идем бит инде ул.
Зәйнәп. Өстеңә юрган ябыйммы?
Фәндәс (йокымсырый). Әнә сантехникның өстенә яп.
Зәйнәп. Бу мин бит, Зәйнәп.
Фәндәс (йокы аралаш). Килеп керде Зәйнәп, кәҗә ... чәйнәп.
Зәйнәп (кочаклый, үбә башлый). Фәндәс! Матурым, бу мин бит!
Фәндәс (күзләрен ача). Ә сантехник кайда?
Зәйнәп. Ул туалетта.
Фәндәс. Уф, йөрәгем жу итте, өстемә сантехник менә дип.
Зәйнәп (җилтерәтеп). Фәндәс, бу мин, Зәйнәп.
Фәндәс. Ә бу мин, Фәндәс. (Йокыга китә.)
Рәшит килеп керә. Кочагында чәчәкләр, шампан шәрабы, бер кап кәнфит.
Рәшит. Шылтыратам, шылтыратам... Нишләп трубканы беркем дә алмый? Үзең генәмени?
Зәйнәп. Сантехник монда.
Рәшит (кулындагы әйберләрне өстәлгә урнаштыра). Ул монда пропискага керергә маташамы әллә?
Саҗидә кайда?
Зәйнәп (ачуланып). Нишләп бөтенегез дә миннән сорыйсыз?
Рәшит. Урамдагы кешедән сорыйммыни инде! (Диванга ымлап.) Бу теге Фәндәс мәллә?
Зәйнәп. Әйе. Сез, сантехниклар начальнигы, монда еш киләсез әле никтер...
Рәшит. Менә син ул әллә каян килеп кердең монда. Ә син миңа ошыйсың, зараза. (Зәйнәпнең иягенә бармагы белән кагыла.)
Зәйнәп (аның кулын читкә этеп). Ну, ну, саграк кыланыгыз.
Рәшит (Зәйнәптән күзләрен алмый). Мин бит ЖКУдан түгел. Мин сөяркә-налетчик. Сине күргәч әллә нишләдем.
Зәйнәп. Ә мин хәзер Фәндәсне уятып әйтәм синең кем икәнеңне.
Рәшит (Зәйнәпнең сарафаны эченә, күкрәкләре турысына ун доллар кыстырып куя.) Тик кенә утыр.
Мин ошыйммы сиңа?
Зәйнәп (читкә карап). Ошасаң ни...
Рәшит. Әйдә киттек минем белән.
Зәйнәп. Мин Фәндәс янына килдем.
Рәшит. Син аңа кирәк түгел, ахрысы.
Шәйхи (алар янына килә). Сөйлим барысын да Фәндәскә. Хәзер уятам да әйтәм кем икәнеңне.
Рәшит. Яшисең килмимени?
Шәйхи. Юк, туйдым дөньясыннан.
Рәшит (сантехникка бер мескенгә караган сыман карап тора). Ә синең кем икәнеңне хәзер үк үзеңә әйтимме? (Уйлап тора.) Әйтмим. Йә ванна бүлмәсендә хурлыгыңнан асылынып үләрсең. Аннары бәддогасы миңа булыр. Мин сиңа хәер генә бирим әле. Мә. (Акча бирә. Шәйхи акчаны алып чалбар кесәсенә тыгып куя.)
Шәйхи (Зәйнәпкә). Әйтәм Фәндәскә.
Зәйнәп. Нәрсә әйтәсең?
Шәйхи. Бу кеше белән гыйшык-мыйшык киләсең дип.
Зәйнәп (күзләрен акайтып). Кайда? Кайчан?
Рәшит. Нервыланма юк өчен. Ун доллар бир дә котыл.
Зәйнәп. Нахал!
Сумкасыннан акча ала һәм сантехникка бирә. Шәйхи акчаны ала да үз эшен дәвам итәргә китә.
Рәшит (Зәйнәп каршына җайлабрак утыра). Сөйлә әйдә.
Зәйнәп. Нәрсә сөйлим?
Рәшит. Ничекләр итеп шушы көнгә калдың? Аннары, шунысы сәер, ничек сине берәр җирдә бәреп үтермиләр икән?
Зәйнәп. Хам! Менә сезне ничек үтермиләр икән?!
Рәшит. Мине инде әллә ничә тапкыр үтереп караганнары бар, ләкин ничектер барып чыкмый.
Зәйнәп. Кешесенә туры килмисездер. Үзегезне белегез, оялмыйча утырасыз бит әле шушында.
Рәшит. Нишләп әле оялырга тиеш мин? Мине, җанкисәгем, чакырып китерделәр. Ә менә сине монда көтүче генә түгел, күрергә теләүче дә юк бугай.
Зәйнәп (үзен кая куярга белми). Мин туйдым сездән.
Рәшит. Нишлисең бит, мин, мәсәлән, синнән генә түгел, бөтен дөньясыннан инде күптән туйдым.
Син кем?
Зәйнәп. Ничек инде «кем»?!
Рәшит. Атаң-анаң, Ватаның бармы синең?
Зәйнәп. Минем бөтен нәрсәм бар.
Рәшит. Синдә оят кына юк.
Зәйнәп. Җиттеме сезгә, юкмы! Фәндәс!
Рәшит. Кычкырма, йокласын. Сиңа ничә яшь соң, тавык баш?
Зәйнәп (башын читкә борып). Хатын-кызга андый сорау бирмиләр.
Рәшит. Мондый ситуациядә ярый. Ничәнче елгы син?
Зәйнәп. Ә ничә яшь бирер идең?
Рәшит. Бирмәс идем. Әле булганын да кире алыр идем.
Зәйнәп. О-о-о, острить иткән була!
Рәшит. Син бер илледә бардыр инде.
Зәйнәп. Нахал! Күзегезгә берәр нәрсә үсте мәллә! Сезнең шаяруларыгыз үзегезгә, әлбәттә, килешә, ләкин бер дә кызык түгел!
Рәшит. Минем белән барасыңмы?
Зәйнәп. Кая?
Рәшит. Абзар артына! Кая булсын инде... Минем бу шәһәрдә алты фатирым бар. Теләсә кайсына барабыз.
Зәйнәп (күзләрен чекерәйтеп). Миңа илле яшь бит, нишләп әле мине чакырасың?
Рәшит. Сиңа карап утыргач, мәрхүмә әбием искә төште. Бала чакта әбием белән йоклый идем. Бик җылы була торган иде.
Зәйнәп. Фәндәс! Мине монда мыскыл итәләр!
Фәндәс (йокы аралаш). Нишләтәләр?
Рәшит. Кычкырма! Тавышың тавыш түгел, общежитие вахтерыныкы шикелле — җан биздергеч.
Зәйнәп. Җитте! (Рәшитнең яңагына сугып җибәрә.)
Рәшит (аның кулын тотып ала һәм шатырдатып кыса). Яхшы чакта гафу үтен. Әле соң түгел.
Зәйнәп (ялварып). Җибәрегез, чыгырымнан чыгардыгыз мине.
Рәшит (кулын шытырдатып кыскан килеш кайнар итеп иреннәреннән үбә, Зәйнәп каршы тормый).
Себерке! Кайнар нәрсә син үзең.
Зәйнәп (йомшак кына). Нахал.
Рәшит. Синдә миңа бер сыйфатың ошады.
Зәйнәп. Кайсысы?
Рәшит. Ул синең иң матур сыйфатың — синдә оят юк. Синең кебекләргә яшәве рәхәтрәк. Ләкин тормышта оятның кайчан да булса бер кирәк булып чыгуы бар. Шалт, мәсәлән, кичекмәстән оят кирәк!
Ә ул юк! Менә шунда синең бетүең ихтимал.
Зәйнәп (тәкәбберләнеп). Бүтән кайгың булмаса, аптырама бер дә.
Рәшит. Бүтән кайгым юк, шул синең кебек тавык-чебеш өчен кайгырып кына йөрим инде мин көнетөне.
Фәндәс (уяна). Үләм!
Рәшит. Үлмисең. Вәгъдә итәсең генә. Әйдә баш төзәтәбез.
Зәйнәп (янына йөгереп бара). Фәндәс, бик читенме?
Фәндәс (аптырап карап тора). Син китмәдеңмени әле?
Зәйнәп. Мин мәңгегә килдем.
Фәндәс (торып утыра). Күңел болгана.
Рәшит. Синеке генә түгел, минем дә саруым кайный башлады инде монда.
Фәндәс (өстәлгә ымлап). Анда эчәргә берәр нәрсә бармы?
Рәшит. Бетеп килә.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.