Latin

Кеше Кадере

Süzlärneñ gomumi sanı 590
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 482
43.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Чаллы Башына юбилейга чакырдылар. Авылның шәп механизаторы Рәис Нургатинга 60 яшь тула икән. Армия сафларында хезмәт итүгә киткән өч елын санамаганда, илле елга якын гомерен туган авылына багышлаган крестьяннарның берсе ул. Авылны тәмам таркалудан, таралудан нәкъ менә алар саклап тора әлегә. Бераз купшырак әйтелсә дә, асылда дөресе шул.
Хуҗалык җитәкчеләре алышынып килә-китә торды, мулла кушкан аты Рәис булса да, һаман “кара” эштән, үз һөнәре мәшәкатьләреннән бушамады. Һәркайда хаҗәте чыкты аның. Ул утырмаган берәр трактор калдымы икән? ДТ-54, ДТ-74, “Беларусь”лар, тагын әллә ниндиләре. Менә бу соңгы “Беларусь”ны егерме ел чамасы йөрткән. Авыл халкы нихәтле “җайлы”, “камфурт”лы икәнен яхшы беләдер әлеге тракторның. Чатнама кышкы суыкларда кар базында утырган сыман, җәен чүл эсселегендә миләр кайнагандай була. Рәиснең шул “җәһәннәм арбасы”на утырып басу-кырларны гизгән юлын сузып исәпләсәң, айга кадәр җитәр иде, билләһи...
Шундый мөхтәрәм механизаторның олы мәҗлесе бөтен халык, мир алдында мәдәният йортында узачагын күздә тотып, сүз бирсәләр, әнә шулайрак сөйләргә дип телемне дә чарлап барган идем авылга. Элегрәк, колхоз ничек кенә ярлы, фәкыйрь булмасын, хезмәт ветераннарын пенсиягә бик зурлап, затлы, кыйммәтле бүләк-мазар тапшырып озата торганнар иде ләбаса. Хәтта озак еллар идарә итә-итә “җан дустына” әверелгән, инде үзе кебек гамәлдән сызылырга торган техникасына кадәр бүләк итеп. Үсеп килүче буыннарга да үрнәк булсынга эшләнгән нәтиҗәле чара... Кызганыч, Чаллы Башына барып төшкәч, шундый чакларны искә төшереп хыялланып алуым гына булган икән. Күмәк хуҗалыкларның күптән җан тәслим кылуын онытыбрак җибәргәнмен. Хәзер биредә ифрат бай, гайрәтле “Вамин-Татарстан” агрофирмасы хакимлек итә. Яңа Чишмә районының Шахмай, Тубылгы Тау, Үтәмеш кебек сигезләп эре авылын берләштерә, диләр. Шушы авылдан гына да мирас булып 5 мең гектарлап җир күчкән электәге “Алга” колхозыннан. үз ветераннарын, зурдан кубып тантаналы төстә димим, бераз юньлерәк итеп озатырга мөмкинлекләре юк микәнни? Котлау сүзләре язылган берәр “әткриткә”-мазар тоттырсалар да, бу кадәр рәнҗемәс иде кеше күңеле. Югыйсә агрофирма башлыгы Гомәр Сөләйманов ачык күңелле җитәкче диделәр. Казандагы инвестор түрәләр боерыгыннан башка гына ниндидер җылы тәбрикләү сүзләре әйтергә җөрьәт итмәгәндер инде.
Мәҗлесе барыбер ямьле, истә калырлык булды Рәис Нурмөхәммәт улының. Җыелган кунаклар юбиляр исеменә мактау сүзләрен яудырып кына тордылар. Алай да йорт хуҗасының күзләрендә – сагыш, моңсулык. Карашы әледән-әле ишегалдында моңаеп торган, үзе белән искергән, “картайган” тракторга төшкәли. Юк, пенсиягә китү гаменнән генә түгел бу. “Аны үзеңә бүләк итмәделәр инде... Хәзер синнән соң анда кем эшләячәк?” – дип сорадым. “Кем белгән инде аны? Монысыннан башка да әллә никадәр трактор ич авылда. Эшләүчеләре генә юк”, – дип җаваплады ул, әрнеп. “Ничек эшләсеннәр, рәтләп түләмәгәч”, – дип сүзгә кушылды авыл аксакалы Хизбулла ага Кәлимуллин. Абау, күп авылда ир-егетләр техника җитешмәүдән тилмерә, ә биредәге егермеләп тракторның кайсысына йөртүче табылмый, имеш. Хезмәт хакын вакытында бирмичә йөдәтәләр икән. Көзен күпмедер түләгәннәр дә, шуның белән вәссәлам. “Анда да яртылаш натуралата, майонез, сыр ише үтмәс товар белән капладылар”, – диде тагын берсе. “Әле анысына рәхмәт диген, сөтләтә түләсәләр, нишләрсең”, – дип төрттерде авызына шайтан төкергәне. Юбиляр белән дә әлегә соңгы исәп-хисап ясалмаган икән. Кемнеңдер пенсиягә китүендә кемнең эше бар соң кантурда? Шулай гадәткә кереп бара инде, теге заманнарда “хезмәт кешесенең кадере” турында хет тәкрарлап торсалар да, хәзерге вәзгыятьтә олыгайган кешенең кадере китә, аңа хөрмәт-ихтирам бетә бугай. Әнә мәҗлестә ерак каладан кайткан берәү: “Коттеджым мафиозниклар поселогында, снабженец булып эшләдем бит”, – дип масаеп утыра, шуның белән горурлана. ”Фәлән язучы, яисә төгән артист белән янәшә яшим”, – дими ул. Тирәсендәге яшь-җилкенчәк, авызын ачып, сокланып шуны тыңлый, аңа кызыга. Замана җилләренең кая таба искәнен сизәсезме, җәмәгать? Бусы да кеше кадере, бүгенге авылда кемнең дәрәҗәсе барлыгы, базары ниндилеге турында. Теге шомарып баеган адәмнәр көн батырына әверелеп бетте түгелме соң хәзер авылда?.. Шулай икән, тормышта кыйбласын дөрес билгеләсеннәр өчен, уртак мәнфәгатьләрне өстен куйган Рәис Нургатиндай уңган, тыйнак, намуслы замандашларыннан үрнәк алсыннар өчен кирәк ул пенсиягә китүчеләрне лаеклы төстә озатулар.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.