Latin

Кечкенә Тоткын

Süzlärneñ gomumi sanı 4859
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1975
36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
УЕНГА КАТНАШУЧЫЛАР:
Роза Шварц - Германия коммунистлар партиясенең члены.
Ганс Шварц - аның улы, пионер.
Клара - Розаның әнисе.
Эрнст Беренгард - Партия заданиесе буенча төрмәдә надзиратель булып эшләүче коммунист.
Адольф Мейер - Гестапо агенты.
Эльза - квартира хуҗасы, калын, симез хатын.
Карл - Гансның иптәшләре, пионер.
Амалия - Гансның иптәшләре, пионер.
Төрмә башлыгы, штурмовиклар, сакчылар һ. б.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Начар җиһазлы, җыйнак жыештырылган бүлмә. Стеналарда төрле пейзаж рәсемнәре эленгән. Түрдә кровать. Сул почмакта язу өстәле. Аның янындагы стенада көзге һәм репродуктор. Уртада аш өстәле. Ишектән сөйләшә-сөйләшә Беренгард белән Роза керәләр. Беренгард хәрби киемнән.
Роза. Минем өчен бик кинәт булып китте бит әле бу мәсьәлә.
Өске киемнәрен чишенәләр, ишек янындагы вешалкага элеп куялар. Роза көзге каршына килеп чәчләрен төзәтә.
Беренгард. Партиянең бу мөһим карарын син дөрес аңларга тиешсең. Бу карар сине подпольедән читкә җибәрү дә, партия эшеннән аеру да түгел.
Сөйләшә-сөйләшә өстәл янына барып утыралар.
Бу карарны, беренчедән- Гамбург шәһәрендәге партия эшен җанландыру, ныгыту дип аңласак, икенчедән - сине Гестапо тырнагыннан коткару дип тә аңларга кирәк. (Пауза.) Шулай, Роза, сиңа китәргә, бик тиз китәргә туры килер.
Роза. Дөрес, Беренгард иптәш, без җаныбыз-тәнебез белән партиягә, аның бөек идеялына бирелгән кешеләр. Партия карары безнең өчен закон. Берлиндә көчләр миннән башка да җитәрлек кала... (Пауза.) Я, синең эшләрең ничек бара, Беренгард? Теге вакыйгадан соң ул-бу юкмы?
Беренгард. Ул операция бик уңышлы булып чыкты. Ләкин үземнең дә эземә чак кына төшмәделәр.
Роза. Уйлап-уйлап торам да, гаҗәп булып чыкты бит ул ә? Фашистлар тырнагындагы өч иптәшне коткару... Сезнең эшнең җимешләре күренә бащлады.
Беренгард. Бераз тынгач, бу вакыйга онтыла төшкәч, эшне икенче төрлерәк итеп кабатлау күздә тотыла, ләкин зур хәзерлек кирәк.
Роза. Билгеле, зур осталык һәм зур хәзерлек кирәк.
Беренгард (сәгатенә каран). Уһу, миңа вакыт икән. (Китәргә җыена башлый.)
Роза. Вакытың сыйдырса, утырсаң шәп булыр иде.
Беренгард. Гафу итәсең, Роза, эшкә барыр вакытым җитә. Ярый, хәзергә сәламәт бул. Хәерле юл телим. Күрешкәнчегә кадәр хуш, Роза. (Күрешәләр.)
Роза. Хуш, иптәш Беренгард. Иптәшләргә миннән сәлам әйт. Минем өчен тыныч булсыннар.
Беренгард. Эшендә уңышлыклар телим. (Киенеп чыгарга барганда, Роза аны туктата.)
Роза. Тукта әле. (Чыгып, коридорны карап керә.)
Беренгард. Ничек, мөмкинме?
Роза. Әйе, коридор тыныч.
Беренгард. Тагын бер кат.
Роза. Исән бул. (Күрешләр.)
Беренгард чыга. Пауза.
Бер караганда Берлиннән аерыласы да килми. Дусл.ар, туганнар, якын шәһәр. Ә китмичә калу партия каршында зур җинаять булыр иде. (Пауза.) Бу турыда ике төрле уйның булуы һич мөмкин түгел. Иртәгә түгел, ә бүген үк мин китәргә тиешмен. (Чемоданына әйберләр сала башлый.) Әни белән Ганс кайтсыннар да, аларны күреп, алар белән саубуллашып китим. (Пауза.) Тукта әле, аларга белгертергәме соң бу эшне? Вакытлы эш белән генэ дисәм? Әнинең күз яшьләре... Ганс, ах, бәгырем Ганс. (Уйлый.) Нигә турысын әйтмәскә соң? Әни бит ул партия тапшырган заданиеләрне үтәүдә бик зур ярдәм күрсәтә торган иде. Монсында да...
Звонок бирәләр.
Әнә үзе дә кайтты. (Йөгереп барьт ишекне ача, йорт хуҗасын күргәч, уңайсызланып артка чигенә.)
Эльза (ишектән мыгырданып керә). Әйткәнне дә белмиләр, нахаллар! (Кереп җиткәч.) Сез кайчан да булса түлисезме, юкмы инде?
Роза. Фрау Эльза, сезнең алачагыгыз бервакытта да бездә калмас.
Эльза. Калмас-калмас. Күпме вакыт үтте бит инде, әзрәк алладан оялырга кирәк иде.
Роза. Алладан миңамы инде оялырга, фрау Эльза? Ярлыны талаучылар оялсыннар иде аңардан.
Эльза (курыккан, кыяфәт белән.). Ах, фрау Роза, немец хатынына монсы бер дә килешми... Бөек тәнрегә ни өчен тел тидерергә...
Роза. Сезгә менә оялырга ярый ул тәңредән, шырпы кабыгы кадәр бүлмә өчен...
Эльза (булеп). Ах алла, риза булмасагыз чыгасыз гына, мин сезне бәйләп тотмыйм ич.
Роза. Беләм, сез бәйләмисез - тормыш бәйли, фрау Эльза, тормыш... Ләкин шулай да сезгэ нерваларыгызны алгы көннәрегез өчен сакларга киңәш итәр идем.
Эльза (ирония белән). Рәхмәт яхшы киңәшегезгә, ләкин миңа иртәгә квартира акчасы түләнгән булсын. Башкача булганда миңа властьларга мөрәҗәгать итәргә туры килер. (Ишекне каты итеп ябып, чыгып китә.)
Роза. Елан, эшче канын эчеп дуңгыз төсле симергән. (Уйлый.) Мин китәм, әни белән Ганс калалар. Алар ничек көн итәрләр? Бу ит кибәненә булган бурыч, ах, уйларга да куркыныч!
Звонок. Роза ишекне ача, ишектә кайгылы Клара күренә.
Роза (кинәт үзгәреп). Нәрсә булды, әни?
Клара (эндәшми, кулын гына селти).
Роза. Әни, нинди дә булса начар хәбәр бар ахры?
Клара. Күптән көтелгән хәл.
Роза. Нинди күптән көтелгән хәл?
Клара. Эштән...
Роза. Эштәнмени?
Клара. Әйе, явызлар эштән кудылар. (Кроватька ятып, капланып елый башлый.)
Роза (Клараның янына барып, кочаклап торгыза). Кайгырмыйк, әнкәем, бәгырем, көтелмәгән хәл түгел.
Клара (елый). Бер син генә эшләп ничек туенырбыз инде: квартира, су, электр, газ...
Роза. Бер без генә түгел, ил белән бит, әни.
Клара. Илне хәерчелеккә батырдылар, миллионнарны эшсез калдырдылар, бер телем икмәкләрен тартып алдылар. Ни дисең боларга!
Роза. Көрәш сәгате сугарга якынлаша, әнкәй. Тиздән бездә дә СССР даты кебек бәхет кояшы балкыр, тиздән...
Клара. Ганс кайда соң, кайткандыр бит?
Роза. Юк әле, бүген нигәдер әзрәк соңга калды.
Клара. Бүген аларның хәрби дәрес көне бит, алый киткәннәрдер үзләрен. Әй, җәфалыйлар да соң мескеннәрне!
Роза. Фашистлар үз башларына хәзерлиләр аларны. Яшьләр, кулларына мылтык тотсалар, көпшәсен кемгә таба бора белерләр. (Пауза, халыкка карап.) Үземнең хәлне әнигә ничек белдерергә инде?
Роза. Әни!
Клара. Әу, кызым?
Роза (уңайсызланып). Әни!
Клара. Тыңлыйм, кызым, я, әйт.
Роза. Әни, мин...
Клара. Тыңлыйм, кызым, тыңлыйм.
Роза. Мин, әни...
Шул вакыт звонок тавышы ишетелә, Роза барып ишек ача, ишектән Ганс кайтып керә, җилкәсендә китап сумкасы. Роза Гансның маңгаеннан үбеп.
Нигә бик соңардың, аппагым?
Г а н с. Директорга чакырттылар.
Роза. Нигә?
Ганс. Беләсең инде аларны. Һаман шул бер әйбергә бәйләнәләр. Синең әтиең коммунист булган, концен­трация лагерында үлгән диләр, житмәсә...
Клара (якын килеп). Я, тагын нәрсә?
Ганс (китап сумкасын өстәлгә куеп). Бүген геог­рафия дәресендә III нче империянең чикләрен аларча күрсәтмәдем.
Роза. Ә ничек күрсәттең соң?
Ганс. Чехо-Словакияне, Австрияне, Данцигны Гер­мания мәмләкәте составына кертмәдем.
Клара. Шуннан?
Ганс. Укытучы бер агарынды, бер кызарынды, тәмам бүртенде. Син бу эшең белән III нче империяне хурлыйсың, безнең бөек идеалларыбызны аяк астына салып таптыйсың, - ди.
Роза. Ә син нәрсә дидең?
Ганс. Сезнең идеалларыгыз, укытучы әфәнде, не­мец халкы идеалы түгел. Басып алынган илләрдәге вакытлы хуҗаларны аннан бик тиз куарлар, дидем.
Клара. Яхшы да әйткәнсең, Ганс.
Ганс. Мине директорга алып бардылар. Ә дирек­тор инде эшне кыска тотты.
Клара. Чыгардылармы?
Роза. Башка ни көтәсең инде алардан?
Ганс. Чыгардылар гынамы соң! Директор әле төрмә белән куркыта.
Роза. Ах, варварлар!
Клара. Шулай укымыйча калырсыңмы икән?
Роза. Мин бу хакта бер иптәшкә язу калдырырмын, ул берәр төрле юлын табар. Фашист мәктәбендә барыбер рәтле белем ала алмассың. (Өстәлгә барып язу яза.)
Ганс (әбисен кочаклап). Ә син, әби, юкка күңелсезләнмә.
Клара. Куанырлык эшләр юк бит, күгәрченем.
Ганс. Нәрсә, әллә теге хәбәр дөрес булып чыктымы?
Клара. Әйе, күгәрченем, без бүген икебез дә бер хәлдә кайтып кердек.
Роза (язып бетереп, Ганска бирә). Менә монсы Эрнст Беренгард дигән иптәшкә, сине укуга урнаштыру турында. Бусы да аңа ук, бик авыр хәлгә калганда, шушы адрес белән барырсың. Озын мыеклы Альфред дигән швейцарга бирерсең.
Ганс. Ә син кая буласың, әнкәй?
Роза. Минме? (Гансны кочаклап, Кларага таба килә, икесенең уртасына кереп.) Беләсезме, партия миңа бик зур эш тапшырды.
Клара. Зур эш?
Роза. Әйе, зур эш. Ләкин аны үтәү өчен мин хәзерге минуттан ук Берлиннән китәргә тиешмен. (Ганс Розаны, кочаклый.)
Ганс. Мин сине сагынырмын бит, әни?
Роза. Сагынырсың, ләкин түзәрсең, пионер кеше һэр авырлыкка да чыдам булырга тиеш. Чыдамлык ягыннан син, Ганс, әтиенңән үрнәк алырга тиешсең. Ләкин сер алучы дошманнан сак булыгыз. Үзебезнең кешеләрне шуннан танырсыз: уң кулларының имән бармакларында балдак булыр. Сез: „Балдагыгыз бик ялтырый икән!" диярсез. Ул: „Әниемнән истәлек булып калды" дияр. Пароль шул булыр. Онытмагыз. Ә син елама, әни...
Клара (елый). Ничек еламаска кирәк, өч кайгы бергә туры килде бит, кызым.
Звонок бирәләр, Роза бик тиз генә чемодандагы браунингны алып, кесәсенә тыга. Клара аптырап тора. Роза, Ганс белән Клараны үбә дә, тәрәзәдән төшеп югала. Клара, Гансның колагына нидер әйтеп, аны кроватька яткыра. Аннан „Кем ул? кем бар?" дип ишекне барып ача. Ишектән өч штурмовик керә.
Штурмовик. Нигә озак ачмадыгыз?
Клара. Нәрсә дисез?
Штурмовик (Клараның колагына). Нигә озак ачмыйча торасыз, дим?
Клара. Нигә озак ятмыйсыз дисеңме? Әле бик иртә ич.
Штурмовик. Роза Шварц кайда?
Клара (кулын колагына куеп тыңлаган була, Ганска таба күрсәтеп). Авырый шул, бернәрсә ашамый, бер тамчы эчми.
Штурмовик. Әй җен карчыгы, кит әле моннан. (Сугып ега.)
Ганс (башын күтәреп). Минем әбиемә сугарга хакың
юк синең!
Штурмовик. Әле сиңа да кирәкме! Эт баласы! (Штурмовикларга.) Ни карап торасыз, тентегез!
Штурмовиклар тентергә тотыналар, тыштан мылтык атылган тавыш ишетелә. Клара „Ах!" дип куя, Ганс ыңгырашыл борылып ята.

ПӘРДӘ

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Шул ук өй эче. Пәрдә ачылганда Ганс һәм иптәшләре радио тыңлап утыралар.
Ганс (радионы көйләп). Москва сөйли, иптәшләр, Москва!
А м а л и я (яңгыраткычка таба якыная).
Радио (сөйли). Бүген пролетариат Ватанының ирекле хезмәт ияләре Май бәйрәмен үткәрәләр.
Карл. Ә безнең Германиядә Майны бәйрәм итү тыелды.
Радио. Көләч йөзле, шат күңелле корыч колонналар Кызыл мәйдан аша агылалар. Бүген совет халкы үзенең сугышчан көчләренә смотр ясый.
А м а л и я. Ганс, әкеренәйтә төш. Москваны тыңлаганны ишетә күрмәсеннәр, сизсәләр беләсең бит ни булганын.
Ганс. Әх, хәзер Советлар Союзында булсаң иде. Көләч йөзле, бәхетле дуслар белән бергәләп, шатланып бәйрәм итсәң иде. Корыч колонналарның берсенә кушылып кызыл мәйдан аша үтсәң иде. Мавзолей трибунасында елмаеп басып торган бөек Сталинны күрсән иде.
Балалар шатланышалар.
Карл (стенадагы сәгатъкә каран). Безгә кузгалырга вакыт икән.
Я мал и я. Киттек, иптәшләр.
Карл. Ә безнең коммунистлар партиясенең радио тапшыргычы эшлиме?
Ганс. Эшли, иптәшләр, эшли, фашистларның аны никадәр тырышып эзләүләренә карамастан, ул эшли. (Радионы башка дулкынга көйли.)
Радио. Германия халык фронты яши. Никадәр генә кысмасыннар, никадәр эзәрлекләмәсеннәр, без үзебезнең эшебезне дәвам итәбез.
Ганс (радионы туктатып). Кулыгызга сачоклар, корзинкалар тотыгыз. Коллекция төзәргә, гербарийләр җыярга баручы балалар төсле булыйк.
Карл. Без хәзер.
Амал и я. Майга багышланган сбор табигатькә экс­курсия төсендә үтәчәк.
Карл. Әйдәгез, киттек.
Га н с. Бер минутка гына туктагыз. (Үз кроватендагы бер мендәрнең тышын салдыра, кызыл сүрүле мендәргә стакан, белән су сибә. Башкалар гаҗәпләнеп, аптырап, каран торалар.)
Карл. Әллә мендәр дә аласыңмы?
Ганс. Бөек бәйрәмгә бездән кызыл байрак, иптәшләр! (Мендәрне ачык тәрәзә төбенә куя.)
А м а л и я. Ха. Ну шәп иттең.
Бар да чыгалар. Бераздан сөйләнә-сөйләнә ишектән Клара керә, кулында корзинка.
Клара. Мең ләгънәт яусын бу фашистларга. (Пауза.) Розадан да хат-хәбәр юк, әллә тоттылармы икән? Исәнме икән, балакаем? Әх, син, хәзергә хыялда гына булган гүзәл тормыш, күрербезме икән без сине! (Уйлый.)
Звонок шалтырый, ишектән штурмовик керә.
Клара (халыкка карап). Тагын тентергә килгәннәр.
Штурмовик (кесәсеннән трубкасын алып, ашыкмый гына тәмәке тутыра.) Кызыл флаг элеп бәйрәм итәбез диген ә?
Клара. Ничек инде ул алай?
Штурмовик (ачык тәрәзәгә күрсәтеп). Ә теге нәрсә соң ул?
Клара. Нәрсә булсын, тәрәзә.
Штурмовик. Аның төбендә нәрсә бар?
Клара. Мендәр.
Штурмовик. Аның тышы ни төсле?
Клара. Кызыл.
Штурмовик. Кызыл шул менә. Капкагызга кызыл байрак эләргә мөмкин булмагач, тәрәзәгә кызыл тышлы мендәр куеп, майны бәйрәм итмәкче буласыз. Хәзәр үк алып ташлагыз!
Клара. Киптерелергә куелган бит ул.
Штурмовик. Карышмаска, хәзер ук алып ташларга!
Клара. Менә, юеш мендәр генә ич ул. Ярый-ярый, сезнеңчә булсын. (Мендәрне алып кроватька кун.)
Штурмовик мыекларын бөтереп, җиңүенә бик канәгать кыяфәт белән, карангалап чыгып китә.
Клара. Куян йөрәкләр, бер мендәр турында никадәр тавышлана бит, ә?
Кулына корзинка тоткан Ганс көлә-көлә кайтып керә.
Ганс. Ха! Әз генә таламады бит!
Клара. Нәрсә талый язды? Этме? Саклан, күгәрченем, котырган эт булмасын.
Ганс. Эт түгел, әби, ата күркә. (Көлә.)
Клара. Ата күркә? Шәһәр урамына нигә чыгарганнар аны? Берәрсе тотып суяр әле үзен!
Ганс. Муенымдагы кызыл шарфыма бәйләнде бит: „Май бәйрәме итеп, юри тагып йөрисез сез аны!" ди.
Клара (төшенеп). Ә, әнә нинди күркә икән әле ул. Берсе монда кереп минем дә башымны әйләндереп бетерде.
Ганс, Тәрәзәдәге мендәргә бәйләндеме әллә?
Клара. Әйе, мендәргә бәйләнә.
Ганс (корзинкасына күрсәтеп). Беләсеңме, әби, минем сумкада нәрсәләр бар?
Клара. Белмим шул, күгәрченем.
Ганс. Алай да әйтеп кара әле.
Клара. Икмәк?
Ганс. Юк, ашау әйбере түгел.
Клара. Ялай булса, газеталар.
Ганс. Якынына килдең, ләкин газеталар түгел - брошюралар. (Сумкасын, ачып, кулына бер брошюра алып.) Менә монсы Коминтерн конгрессында иптәш Димитров сөйләгән доклад.
Клара. Кайда, кайда? (Өстәлдәге күзлеген киеп, брошюраны карый башлый. Брошюраны укъш да кычкырып көлә.) Бу бит кулинариядән кулланма! Котлет пешерергә өйрәткән китап.
Ганс. Эчен ачып кара син аның, әби.
Клара (китапның бер битен ачып). Йорт хозяйкаларына файдалы киңәшләр. (Көлә.) Син ахры ялгыш алып кайткансың, күгәрченем, һаман шул ич...
Ганс (җитди). Тагын бер-ике битне ач, әби.
Клара (Китапны ачып). Ә... чыннан да шулай икән... Нигә соң аны болай итеп эшлиләр?
Ганс. Синең шул, әби, газета сатучы булып эшләгәнең юк. Эшләгән булсаң, белер идең. Минем өчен бер дә гаҗәп түгел. Әби, син аларны яхшы сакла.
Миңа аны, тиешле урынына илтеп тапшыру өчен, сбордан биреп җибәрделәр. (Пауза, уңайсызланып кына.) Минем ашыйсым килә, әби, берәр нәрсә бармы?
Клара. Әз генә икмәк бар, башка берни дә юк, күгәрченем.
Ганс (шкафтан икмәк кисәген альт килеп, урталайга бүлеп, берсен кире илтеп куя). Мин әни калдырган адрес белән барып чыгыйм, әбекәем. Ә син, әби, (сумканы күрсәтеп) бу әйберне ерак җыя күр. (Язу өстәлендәге бер калын китапны актарып, аннан бер язу тартып ала.) Менә ул әни калдырган язу. (Укый.) Вилһельмштрассе- 12, подъезд - 2, квартира 225, озын мыеклы, Альфред дигән швейцарны күрергә, „Мин Эрнст абыйга" дияргә. Ярый, мин киттем, әби, хәзер кайтырмын. (Ашыгып чыгып барганда кире кайтып.) Син, әбекәй, теге әйберне ераграк җыя күр.
Клара. Ярый-ярый, тыныч бул, балакаем. (Уйлана башлый.) Улымны сугышта үтерттеләр. Киявемне кон­центрация лагерында черттеләр, олы кызымны каядыр сөрделәр. Шулай ук соңгы кошчыгым Розаның да башына җиттеләр ахры. (Елый.) Эх, Роза, киттең дә безне оныттын, хат кына да язмыйсың бит! (Пауза.) Тукта, нигә мин аны гаеплим? Роза ул бервакытта да безне онытачак түгел. Бәлки хат язарга аңа бөтенләй мөмкин дә түгелдер. Бәлки инде ул Гестапо тырнагына эләккәндер? Кем белсен, бәлки инде ул дөньяда да юктыр! (Елый. Звонок шалтырый. Клара, ашыгып-ашыгып, бро-шюралар тутырылган сумканы пичкә тыгып куя. Күзләрен сөртә-сөртә ишекне барып ача. Ишектән хәрби формадан Беренгард керә. Клара аптырап кала.)
Клара (халыкка карап). Розаны эләктергәннәр ах­ры, тагын тентү...
Беренгард. Хәерле кич, фрау Клара.
Клара (уңайсызланып). Сезгә дә.
Беренгард. Гафу итәсез, ялгышмасам, мин хәзер Роза Шварц квартирасында?
Клара (уңайсызланып). Әйе, ул элек биредә тора иде, ә хәзер күчте.
Беренгард. Күчте димәгез. (Әкрен генә итеп.) Революцион эш белән башка шәһәргә китте диегез.
Клара. Нинди эш белән киткәндер, ансы безгә билгеле түгел.
Беренгард. Мин сезгә йомыш белән килгән идем. Мин партия оешмасыннан. (Кулындагы перчаткасын сала, уң кулының имән бармагында балдак. Клара аны күреп ала.)
Клара. Гафу итәсез, балдагыгыз бик ялтырый икән.
Беренгард. Мин аны әниемнең истәлеге итеп, киеп йөрим.
Клара (ачыла, кулын сузып). Алай булса, яңадан күрешик. Рәхим итәсез, утырыгыз, утырыгыз.
Беренгард. Рәхмәт.
Клара. Розадан бер дә хат-хәбәр юк, исәнме икән ул?
Беренгард. Роза исән.
Клара. Исән?
Беренгард. Әйе, сезгә менә аңардан кечкенә генә бер хат та бар.
Клара (хатны тиз генә алып укый, укыган саен йөзе ачыла бара). Мең-мең рәхмәтләр сезгә. (Беренгардның кулын кыса.) Карт ананы шатландыруыгыз өчен рәхмәт. Димәк, Роза исән, бу минем өчен иң зур шатлык.
Беренгард. Шатлык хисе белән онытылып, тынычланырга ярамый. Аннан да мөһимрәк мәсьәләләр бар.
Клара. Сөйләгез, күгәрченем, сөйләгез, рәхәтләнеп тыңлыйм.
Беренгард. Монсы бик рәхәтләнеп тыңларлык түгел. Тиңдәше күрелмәгән коточкыч бер җинаять хәзерләнә.
Клара. Нинди җинаять?
Беренгард. Ләкин аларның планнары сизелде. Клара. Нинди җинаять соң ул, кошчыгым, кемнәр хәзерлиләр аны?
Беренгард. Безгә ашыгыч рәвештә аларга каршы чара күрергә кирәк.
Клара. Ах, ерткычлар, ни эшләмәкче булалар соң?
Беренгард. Розаның улын урламакчы булалар.
Клара. Розаның улын, минем күгәрченем Гансны, нигә кирәк булган ул аларга?
Беренгард. Әйе, Гансны тоткын итеп, Розаны кулга төшермәкче булалар алар.
Клара. Явызлар, минем соңгы күгәрченемне дә... (Елый.)
Беренгард. Монда елау файда бирми, фрау Клара, безгә ашыгырга кирәк. (Куен кесәсеннән блокнот чыгарып, кәгазъ ерта да яза.) Ганс кайтуга менә шушы ад­рес буенча йөгерсен. (Кларага язуны бирә.)
Клара. Чын күңелемнән рәхмәтләр укыйм мин сез­гә, күгәрченем.
Беренгард (сәгатенә карый). Миңа вакыт.
Клара. Бераз утырыгыз.
Беренгард. Рәхмәт. Менә болар сезгә бераз ярдәм.
Клара (шатланып). Нигә миңа шул кадәр, моның яртысы да житәр. Башка кирәкләрегезгә тотыгыз.
Беренгард. Бер дә күп түгел, шулай тиешле табылды.
Клара. Нинди генә рәхмәтләр укыйм икән мин сез­гә, күгәрченем.
Беренгард. Бу рәхмәтләрегез сезнең, фрау Клара, Германиянең бөек Коммунистлар партиясенә әйтелергә тиеш.
Клара. Дөрес, бөтенебезне дә якты азатлыкка җитәкләүче партиягә әйтелергә тиеш бу рәхмәт.
Беренгард. Ярый, фрау Клара, миңа китәргә рөхсәт итегез.
Клара. Безне шатландыруыгызга бөтен йөрәгемнән тагын бер кат рәхмәт. (Беренгардның кулын кыса.) Розага ничек хат язып булыр икән, улым? Бу шатлыгыбызны аңа да белгертәсе иде, ул да тыныч булсын.
Беренгард. Хатыгыз булса, миңа шул элеккеге адрес белән тапшырырсыз. Ярый, хәзергә хушыгыз. (Ишеккә таба атлый да, кире кайтып.) Ләкин Ганс мәсьәләсенең җитди икәнлеген хәтерегездән чыгара күрмәгез. Хушыгыз.
Клара (кул сузып). Хушыгыз. (Беренгард чыга.) Ничек әле, „бик җитди мәсьәлә" диме? (Уйлый.) Җитди шул. Ах, ерткычлар! (Комодтан барып акчаларын ала да, санап.) Тукта әле, теге Эльзага квартира өчен акча кертеп чыгыйм. (Звонок шалтырый.) Әнә Ганс кайтты ахры. („Айһай, озакладың Ганс!" дал ишекне ачса, штурмовик белән Эльзаны күргәч, куркып кала.)
Эльза (тезеп китә). Алты ай буена бер пфенниг та түләгәннәре юк бит, әфәндем. Менә сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. (Клара, гаепле кеше шикелле, эндәшми генә башын түбән иеп тора.) Түлиләр икән, менә хәзер түләсеннәр, түләмиләр икән, хәзер үк сөрергә кирәк үзләрен.
Штурмовик. Я, фрау, сез нигә алай квартира акчасын түләмисез?
Клара. Үзем эшсез, кызымның улы газеталар сатып йөрсә дә, ул акча нигә җитә. Тамагыбыз да туймый. Менә кичә туй балдагымны сатып акча юнәттем. Бүген бурычның барсын да түли алам. (Эльзага акча бирә.)
Эльза (акчаны тиз генә алып, кат-кат саный, акаеп Кларага карый). Берәү булса, бу кадәр озак түләми торгам өчен, процент сорар иде, ә миндә ул юк. (Тавышын йомшартып, штурмовикка.) Монсы сезгә хезмәтегез өчен. (Акча бирә, штурмовик башын иеп честь бирә, чыгалар.)
Клара. Үзләренчә хуҗалар, имеш! (Пауза.) Ә Ганс нигә бик озаклады икән? Тизрәк кайтсын иде дә, бәбкәем, явызлар тырнагыннан исән-сау ычкынсын иде.
Ганс керә.
Клара. Кайттыңмы, күгәрченем?
Ганс. Уф, тәмам йөдәп чыктым, әбкәем. Җәяүләп көчкә барып җиттем. Кат-кат звонок бирдем. Аннан гына теге озын мыеклы швейцар чыкты да: „Ул моннан күчте" диде, хәзерге тора торган урынын өйрәтеп җибәрде. Анда барып чыксам, ул өйдә юк икән. Я, әби, ни эшлибез инде?
Клара. Булды, күгәрченем, бар да булды.
Ганс. Нәрсә булды?
Клара. Ашарга да, квартира өчен түләргә дә, суга да, электрга да, газга да - барсына да.
Ганс (шатланып). Ничек, кайдан юнәттең?
Клара. Әниеңнең фикердәшләре ярдәм иттеләр.
Ганс. Менә шатлык. Белмиләрме, әнием бәгырем исәнме икән?
Клара. Беләләр. Исән, ди, күгәрченем, исән, ди.
Ганс. Ура! Яшибез алайса, әби. (Кулларын күтәреп, җырлап бүлмәне әйләнә.)
„Булдык без каты
сугышларда,
Үттек без туплар ялкынын.
Алга бардылар безнең сафлар
Дошман утлары аркылы".
(Әбисенең кайгылы йөзен күргәч, кинәт туктый.) Шушындый шатлык вакытында, Беренче Май, әнинең исәнлек хәбәре ишетелгәндә, әби, син нигә тагын кайгылы күренәсен?
Клара. Юк, кайгырмыйм, болай гына, күгәрченем.
Ганс. Әллә берәр хәл бармы? Әйт, яшермә.
Клара. Шатлык та бар, улым, кайгы да.
Ганс. Әллә әни турындамы?
Клара. Юк, синең турында.
Ганс. Минем турыда кайгы?
Клара. Безгә аерылырга туры килә, күгәрченем.
Ганс. Ни өчен? Әллә әни мине үз янына алдырамы?
Клара. Юк, сине урлап китәргә йөриләр, ди.
Ганс. Мин акча янчыгы түгел лә. Минем белән ни эшләмәкче булалар икән?
Клара. Сине тоткын итәргә, шулай итеп әниеңнең эзенә төшәргә уйлыйлар икән.
Ганс. Акыллары алтын икән, мине алай тиз генә эләктерә алмаслар.
Клара. Ашыгырга куштылар, күгәрченем. Менә шушы адрес белән барырга. (Язуны Ганска бирә.) Ә мин күрше кибеттән сиңа кайбер кирәк-яракларны алып керим дә, аннан без синең белән саубуллашырбыз. (Сумкасын алып, чыга.)
Ганс (күкрәгенә сугып). Менә ул кыйммәтле әйбер. Урлыйлар диген, ә? Әнинең эзенә төшә алмагач, нинди хәйләгә керешкәннәр. Белмим, Гансны тиз генә алдап булырмы икән соң?
Звонок шалтырый, ишектән Адольф керә.
Адольф. Кечкенә кеше, Роза Шварц шушында тора идеме?
Ганс. Шушында, ә Сезгә кем кирәк?
Адольф. Миңа Розаның анасы, Клара, яисә аның улы кирәк иде.
Ганс (күкрәгенә сугып). Менә мин Розаның улы - Ганс Шварц, таныш булыйк. (Кулын суза.)
Адольф. Мейер. (Күрешәләр.)
Адольф. Мин әниеңнәр оешмасыннан, сезгә ярдәм белән, ә бусы сиңа. (Ганска бер плитка шоколад бирә.)
Ганс (шоколадны шикләнеп кенә ала). Ничек инде партия оешмасыннан шоколад? (Шоколадны кире биреп.) Рәхмәт, абый, мин шоколад ашарга өйрәнмәгән.
Адольф (халыкка каран). Ашамады бит каһәр, ашаса хәзер йоклап китәр иде. (Ганска.) Ә менә монсы әниеңнән хат! (Хатны сузып) Хатны ышанычлы кешеләр артыннан гына йөртергә туры килә, югыйсә эзгә басалар.
Ганс (конвертны әйләндереп-әйләндереп карый). Абый, нигә моның адрес язуы бер дә безнең әни кулына ошамаган?
Адольф. Әниеңне бу арада бик каты бизгәк тота, ул мескен калтырана-калтырана язгандыр.
Ганс. Әле күптән түгел генә аның исән хәбәрен ишеткән идек.
Адольф. Исән дигән идеме? Һем... Шулай бит ул авыру дигәнең, бүген исән, ә иртәгә аяктан ега. Әниең сине, Ганс, үз янына бик чакырды. Хатында да шуны язган булса кирәк.
Ганс (хатны эченнән генә укып). Язган шул, бик өзелеп чакырган. (Халыкка карап.) Нигә анда әни янына, миңа монда да бик яхшы ич.
Асольф. Әллә әниеңне бер дә сагынмыйсыңмы?
Ганс. Сагынам да бит...
Адольф. Ул тора торган җирдә зур бакча бар, анда бер туктамый сандугачлар сайрыйлар. Төрле-төрле җиләк-җимешләр пешеп тора. Ә монда ни бар? Ганс. Монда минем сөекле әбием бар. (Звонок шалтырый, Ганс барып ишекне ача, сөенгән тавыш белән.) Әби, кунак бар, сине көтеп тора. Мине әни янына алып китәргә килгән.
Клара (шикләнеп карый). Саумысыз, кунак. (Күрешә. Халыкка карап.) Кулында бернәрсә дә юк, димәк, безнең кеше түгел, әллә мин күреп бетермимме икән?
Адольф. Хәерле кич, фрау Клара, ялгышмасам сез Розаның анасы буласыз?
Ганс. Әйе, ул минем әниемнең анасы һәм минем кадерле әбием.
Адольф. Шулай, фрау Клара, мин оешмадан сезгә ярдәм белән.
Клара. Ул нинди оешма соң? Мин һич белмим.
Адольф. Нәрсә белмәмешкә салышасыз, аны инде хәтта Ганс та яхшы белә. Мин Роза иптәштән хәбәр китердем. Роза иптәш исән-сау, улын үз янына китерүне миңа тапшырды.
Клара. Сез, әфәндем, болай яхшы сайрыйсыз сайравын, ләкин тел төбегезнең кая баруын мин бик яхшы аңлыйм.
Адольф. Аңласагыз алайса менә шул. (Кесәсеннән наган чыгарын аларга төзи.) Ә син киен, көчек баласы! (Гансны кулыннан читкә тарта.)
Ганс. Әбием! (Әбисенә ташлана.)
Клара. Ах, күгәрченем, тозакка эләктең бит! (Һуштан яза.)
Пәрдә

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Караңгы камера. Рәшәткәле тәрәзә. Кровать, тумбочка, башка берни дә юк. Пәрдә ачылганда Ганс кулы белән тумбочкага таянып уйланып утыра.
Ганс. Көннәр монда өйдәгегә караганда ике өлеш озын булалар икән. Әнинең кайдалыгын әйтмәгән өчен өч көннән бирле тозлы балык кына ашаталар, ә бер тамчы да су эчертмиләр. (Иренен ялый.) Әх, хәзер бер чүлмәк салкын су эчеп җибәрсәң иде. (Пауза.) Әткәй, син күргән газапларны улың да татый башлады. Аңладым, күп нәрсәләргә төшендем. Зурлар шикелле уйлый башладым. Я, пионер Ганс, сиңа да сынау көннәре җитте. Чыдамлыгыңны күрсәт. (Пауза.) Ах, әнкәй, кайгыра торгандыр, бичара. Ә әбекәем ни эшли икән инде? (Җырлый.)
Әнием, мине сагынасыңдыр
Кояш баеганда,
Атасы кебек зур үсте
Сөйгән балаң да,
Канлы бәрелешләр вакытында
Атасы үчен,
Дошманнардан алыр өчен
Туплый ул көчен.
Ишекнең аръягыннан „Җырларга рөхсәт ителми" дигән тавыш ишетелә. Ганс аның саен:

Канлы бәрелешләр вакытында
Сыйныфы үчен,
Дошманнардан алыр өчен
Туплый ул көчен.
Ишек артыннан: „Җырларга ярамый диләр бит сиңа, эт баласы!"

Җырламагач та, еламагач та, ничек уздырыйм мин ул көнне! (Ишеккә якын килеп.) Сез, әфәндем, бәлкем, еларга да рөхсәт итмәссез! (Көлә.) Юк әле, Гансның тиз генә еларга исәбе юк. (Пауза.) Ах, эчем яңа, су бирегез. (Ишекне ике кулы белән дөбердәтә.) Болай җәзалаганчы үтерегез... Су, су... су. (Иреннәрен ялый.) Су, су... (Ишекне дөбердәтә.)
Адольф керә.
Адольф. Хәлләр ничек, кечкенә кеше?
Ганс. Гадәттәгечә, Гитлер эте.
Адольф. Алай кызарга ярамый, кечкенә кеше. Олыларның әйтүенә карышмаска кирәк. Без сораган әйберне әйтсәң, сиңа су түгел какао да бирерләр иде. Мин сине кызганам. Шуңа күрә бик яхшылап бер сыйламакчы булдым.
Ганс. Шушы сыең, да җитте инде.
Адольф. Дөрес, сине бу йортка алып килүче мин булдым. Билгеле, син моның өчен миңа ачуланасың, ләкин сине моннан котылдыручы да мин булачакмын. Мин үзем дә коммунист кеше бит, әниең минем якын танышым.
Ганс (ирония белән). Ялган, мең кабат ялган! Минем әнинең синең белән нинди алыш-биреше булсын. Кармагыңны салма, карт бүре, мин аңгыра балык түгел.
Адольф. Сез, кечкенә кеше, кызарга бик яратасыз икән. (Пауза.) Ярый, болар калып торсын. Мин бит әле синең белән кычкырышырга килмәгән идем, чибәр егет. Мин синең белән (як-ягына карана) бик әһәмиятле нәрсә турында сөйләшергә килдем.
Бер сакчы подносларга төяп аш һәм эчәргә китерә.
Я, кадерле кунак, рәхим итеп табынга борылып утыруыгызны үтенәм.
Ганс (ирония белән). Түбәнчелекле булуыгыз өчен рәхмәт, әфәндем. (Суны эчеп җибәрә.)
Адольф. Менә шулай.
Пауза. Ганс ашыгып су эчә, аннан аш ашый.
Их, тыштагы һаваның ямьлелеген белсәң иде, Ганс.
Ганс (эндәшми).
Адольф. Кояш кыздыра, кошлар сайрый, чишмәләр чылтырап ага. Балалар су керәләр. Менә шундый вакытта син монда утырасың. Ләкин сиңа моннан җинел котылырга була бит. Тик син үзең генә котылырга теләмисең. Их балалык, бик күп мөмкинлекләрдән колак кактыра бит ул. Ярый, болар калып торсын. Бүген безнең эш хат язудан торачак.
Ганс. Берьюлы ике эшне эшләп булмый, элек ашыйм, эчим әле - хат качмас.
Адольф. Менә сиңа карандаш, кәгазь, конверт.
Ганс. Хат, кемгә?
Адольф. Роза Шварц иптәшкә, ягъни сезнең анагызга.
Ганс (ашап туя). Минем күңелне булдырдыгыз, өч көннән бирле ашаган-эчкән юк иде. Тамакны туйдырдыгыз. Күңелегез булсын, сезнең дә теләгегезне үтим алайса.
Адольф. Ләкин хатның бер сүзе дә мин әйткән сүзләрдән читкә чыкмаска тиеш, юкса анаңа авырлык килүе бар. (Хатны әйтә башлый.) „Дөнья йөзендә барлык әйберләрдән дә кадерле булган әнкәем. (Ганс башын бер якка салып яза, Адольф хатның сүзләрен берәмләп әй­тэ тора.) Сиңа үземнең иң кайнар сәламемне юллыйм. Үзем исән-сау. Берлиндәге 5 нче номерлы тоткыннар йортында тәрбияләнәм. Әни, сиңа минем иң соңгы бер үтенечем бар. Мин сине өзелеп-өзелеп сагынам. Син мине сагынасыңмы? Әгәр дә сагынсаң син мине кайтып күрергә тиешсең. Кайт, әни, кайт, сиңа берни дә булмаячак. Улыңны кызганырсың һәм котылдырырсың дип уйлыйм.
Битеннән үбеп,
сөйгән улың Ганс".
Адольф. Булдымы?
Ганс. Булды.
Адольф. Менә шулай, олылар сүзенә итагатьле булырга кирәк. Бүген сиңа кичкә тагын аш бирерләр. (Хатны алып.) Ә нигә конвертка адресын язмадың, мә яз. (Ганска бирә, хатны укый.)
„Дөнья йөзендә барлык әйберләрдән дә кадерле әнием! Сиңа үземнең кайнар сәламнәремне юллыйм. Үзем исән-сау. Берлиндәге 5 нче номерлы төрмәдә утырам. Әни сиңа минем бер соңгы үтенечем бар. Сагын­саң да син мине күрер өчен кайтырга тиеш түгелсең", тукта әле, син нәрсә язасың, эттән туган! (Тагын укый.) „Кайтма, әни, кайтма. Мин сине көтмим, кайтсаң үтерә-чәкләр. (Төсенә ачу чыга бара.) Эшчеләр сыйныфы каршында синең юлың саф.
Битеңнән үбеп,
сөйгән улың Ганс".
(Ачуланып.) Ә адрес?
Ганс (эндәшми).
Адольф (аның алдындагы конвертка ташланып), Берни язмаган, ах эт баласы! (Гансның яңагына бик каты суга. Ганс кычкырып егыла.) Яздырырбыз, барыбер яздырырбыз. (Чыгып китә, Ганс һушына килә алмыйча ята.)
Сакчы кереп тумбочка өстендәге әйберләрне алып чыга. Ганс бераздан һушына килеп башын тота. Әкрен генә тора.
Ганс. Ләгънәт яусын сиңа, эт токымы! (Күзендәге яшьләрен сөртә.) Әх, белсәң иде, әни, улыңның... (Елый, күз яшьләрен сөртә.) Тукта, тукта мин елап үземнең антымны бозам ич. Пионер Ганс, нинди генә авырлык күрсә дә еларга тиеш түгел. (Көч-хәл белән торып, кроватька утыра, ишектән сакчы керә.)
Сакчы. Әй бәхетле малай да икәнсең. Ит пирогы китергәннәр бит, ит пирогы.
Ганс (эндәшми).
Сакчы. Нәрсә эндәшмәгән буласың?
Ганс. Ашыйсым килми, бик яхшы сыйлап чыктылар.
Сакчы. Ит пирогы ашыйсың килмиме?
Ганс (пирогны алып тумбочкага куя). Рәхмәт сезгә сакчы иптәш.
Сакчы. Иптәш... Ничек әле, иптәш дисеңме? Мин сиңа ничек иптәш булыйм ди?
Ганс. Син абый да миңа.
Сакчы. Мин төрмәдә утыручыларның берсенең дә иптәше түгел. Дәүләткә хыянәт итүчеләрнең иптәше була алмыйм мин. Ләкин шулай да мин сине кызганам. Син минем үлгән улыма бик ошыйсың. Аның да күзләре нәкъ синеке төслеләр иде. Ай, кызганыч үлем белән үлде соң, мескенем. Газ заводы шартлаганда һәлак булды.
Ганс. Ә син соң, абый кеше, дәүләткә хыянәт итүчеләр турында ныклырак уйлап караганың юкмы? (Пи­рогны сындыра, аның эчендәге кәгазь кисәген күреп тиз генә яшерә.) Алар бит якты тормыш өчен көрәшүче кешеләр. Мин бит бернинди хыянәтче түгел. Әнием эшчеләргә туры юл күрсәтүче - революционер. Фашистлар аны тота алмыйлар, шул ачудан мине җәзалыйлар. (Сакчыга пирог кисәген, суза, сакчы башта алмый, уңайсызлана, тирә-якка караганнан соң гына пирог кисәген алып, тиз-тиз ашый башлый.)
Абый, бу пирогны ни эшләп алай тишкәләп бетергәннәр?
Сакчы. Пирог эчендә төрле язулар кертмәсеннәр дип шулай эшлиләр. Әле пирогны сиңа бөтенләй бирмәскә уйлаганнар иде, дежурный надзиратель генә яклады үзеңне. (Пауза.) Егет син! үзең кечкенә булсаң да, зур эшләр турында сөйлисең, ә мин менә зур булсам да, нәни фикерләр тирәсендә генә әйләнәм. Ярый, хуш хәзергә, кечкенә кеше.
Сакчы (ишеккә җитәр алдыннан). Ничек ди әле, алар турында ныклабрак уйлап караганың бармы диме? (Туктап уйлый да, тиз генә ишектән чыгып китә.)
Ганс (елмаеп озатып кала, яшергән хатны укьт башлый).
„Тыныч бул, күз нурым мин сине өзелеп көтәм. Тиздән күрешүебезгә ышанычым зур. Мангаеңнан үбеп, әниең". (Хатны күкрәгенә кыса.) Әни язган хат. Димәк, әни исән, димәк, әни кайткан. Тиздән күрешүе­безгә ышанычым зур. Менә монсы аңлашылмый. Монда килеп күрмәкче буламы әллә? Юк, аңар монда килергә һич ярамый. (Хатны тагын укый.) „Тыныч бул, күз ну­рым, мин сине өзелеп көтәм. Тиздән күрешүебезгә ыша­нычым зур. Маңгаеңнан үбеп әниең". (Шатлыгыннан әрле-бирле йөри башлый һәм, кинәт туктап, уйга кала.) Тукта, Ганс, артык шатланма. Бусы да шул ук фашист этләренең берәр хәйләсе түгелме икән...
Ишек ачыла. Ишектән сакчы белән надзиратель керәләр.
Надзиратель. Ганс Щварц, сезнең өстегездән, олыларга буйсынмый дигән бер жалоба бар.
Ганс (эндәшми).
Надзиратель. Безнең шартларга риза булмаганың өчен, безнең тәрбияләүчеләргә карышканлыгың өчен, без сине башка төрмәгә күчерергә булдык. (Сакчыга.) Бар, әйт, автомобильне хәзерләсеннәр. (Сакчы чыга.) Дәүләткә хыянәт итүчеләрнең балалары да үзләре төс­ле үк булалар инде. (Әкрен генә.) Ганс, пирог эченнән хатны алып укыдыңмы?
Ганс (эндәшми).
Надзиратель (кычкырып). Әгәр дә Адольф Мейерның әйткәннәре дөрес булса... (Әкрен генә.) Тиз әйт, укыдыңмы?
Ганс (эндәшми).
Надзиратель (көлеп). Онытканмын да бит. Күрешик әле. Балдакны онытмагансыңдыр?
Ганс (күрешә, парольне искә төшерә). Балдагыгыз ялтырый икән.
Надзиратель. Әнием истәлеге итеп киеп йөрим мин аны.
Ганс. Абый! (Кочагына ташланмакчы була, Эрнст аны читкә этәрә.)
Надзиратель. Ярый, әзерләнегез, Ганс Шварц.
Ганс. Димәк, син, абый, минем әниемнең фикердәше?
Ишек ачыла, аннан сакчы керә.
Надзиратель. Кечкенә хыянәтче Ганс Шварцны алып чыгарга!
Сакчы. Тыңлыйм.
Алдан надзиратель, аның артыннан Ганс һәм сакчы чыгалар. Камера ишеге ачык тора. Ишек алдында автомобильләрнең кычкырту тавышлары, мотор тавышы. Бераздан Адольф һәм төрмә башлыгы йөгереп керәләр.
Төрмә башлыгы (башын тотып). Уф, башым бетте, башым. Хур булдым, харап булдым.
Адольф. Бу кечкенә этләренә кадәр калдырмаганнар бит. Менә әйткән идем бит, ул надзирательгә ышанмагыз, ул Беренгард дигән коммунист дип. Мейерның пәйгамбәрлеге тагын дөрескә чыкты.
Төрмә башлыгы. Алты коммунист, әйтергә генә җиңел. Йөгер, Мейер, харап, бетте баш, бетте, йөгер. Гестапога шалтырат. (Йөгереп чыгалар.)
ПӘРДӘ
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.