Latin

Казан Могҗизасы - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4459
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2093
37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
(әкият)
Беренче бүлек.
СӘЙДӘШ МАРШЫ, БУЛАТ ҺӘМ ШӨРЧЕК

Авропаның көнчыгыш тарафында, бу кыйтганың иң зур елгасы саналган Идел буенда данлыклы һәм матур кала бар. Аны «Казан» дип атыйлар. Тарихлардан мәгълүм булганча, шәһәрнең борынгы исеме «Казган» дип аталган, диләр. Кем белә, бәлки ул сүзләрдә дә хаклык бардыр?
Китапларда Казан белән бәйле әллә нинди хәбәрләр сөйләнелә. Имеш, борынгы заманнарда аны дошманнардан аждаһа саклаган икән дә хәзерге көндә дә бу шәһәрнең халкы, шул аждаһаның сурәтен ясап, аны тугралары урынына тоталар, ди. Тагын-тагын әллә ниләр, ди. Әмма дә мин сезгә алар хакында түгел, бәлки бүтән бер хәбәрләрне җиткерергә уйладым. Узган тарихлардан бигрәк, бүгенге көн белән бәйләнгән алар.
Шулай итеп, Казан каласының яңа, әле соңгы елларда гына төзелгән районнарыннан берсен үзегез дә беләсездер? Казан-суның төньяк-көнбатышында калкып чыкты. Әйе-әйе, нәкъ үзе — халык аны заманчалатып кына, «Кварталлар» дип йөртә. Элгәрерәк бу урыннарда зур сазлыклар булып, алар эчендәге зур яшел калкулыкларда бер-ике авылдан тыш һичнәрсә дә юк икән. Имештер, анда әллә нинди гыйфритләр яшидер дип белгәннәр дә, ул тирәләрне юньле кешеләр әйләнеп кенә узарга тырышканнар.
Ә хәзер исә — бөтенләй башкача, иртә-кичен аның урамнары кешеләр белән тулып, кояш күтәрелгәндә үк мыжгый башлый, машиналар кайнашырга-чабышырга тотыналар. Кызык та инде. Элекке шикләнүләрен исләренә дә алмыйлар. Тормыш шулай инде ул, иске яралар кебек, элеккеге шик-шөбһәләр дә юкка чыга, онытыла, чөнки аларның урыннарын яңалары ала, кеше күңелен үз заманына хас борчу-борчылулар яулый.
Әмма замана ни кадәрле катлаулы күренсә дә, бу дәвердә яшәүче кешеләр барсы да гади һәм гадәтиләр. Шундый кешеләрнең берсе, әлбәттә, әле берегезгә дә таныш булмаган Булат исемле бер малай. Әнә, ул пианинода ниндидер көй уйнарга дип азапланып маташа. Ишетәсезме? «Там-там-там та-та-та тарам...» Чыгара башлады бугай. Ә, Салих Сәйдәшевнең маршын маташтыра икән. Әйдә-әйдә, менә, булып чыга түгелме?
Булатның әнисе күрше бүлмәдә дәфтәрләр тикшереп утыра. Тагын кемнәргәдер дүртле-бишле билгеләре тезәчәк, ә ялкаулар берле-икелене эләктерәчәкләр. Укытучы апа аның әнисе. Шәһәр мәктәбендә. Бик тә булган, бик тә яхшы, бик тә чибәр кеше, диләр.
— Әни, кил әле монда?..
Аһа, Булатның уены барып чыкмый аптырата икән, ярдәмгә әнисен чакыра. Уйлап та карамый: әнкәсендә аның кайгысы, димени, үзенең эшләре дә хәттин ашкан, бик күп аның.
— Әни, дим, кил инде?..
— Улым, мин моннан да барсын ишетеп утырам, үзең генә уйна инде. Эшем күп шул.
— Яраааар, тагын уйнап карыйм, барып чыкмаса, пианино янына кабат килдем юк, үпкәләмә, ярыймы?
Һе, Булат җаен тапты, гаепне әнисенә ташлап, уенны калдырырга исәбе. Хәйләкәр дә инде, бер дә алдатасы түгел. Нишлисең, малайлар гомергә шулай, әнкәләренә аркаланалар. Хәтта бу әнкәләренә таянулары шуңа барып җитә, әгәр дә яраса, аларны солдатка да үзләре белән алыр иделәр.
Булат тагын бармакларын йөгертә башлады. Бу юлы ноталарны да дөрес алынып, клавишларга кирәгенчә генә баскан төсле иде, әмма күңеле җырлап китә алмады, шунлыктан әле акрынаеп, әле тизләндереп уйнады да ритмнарда ялгышлар җибәрде. Шушы уңмаганлыгының сәбәбен әнисеннән күреп, тагын аны үз янына чакырып шаран ярмакчы гына иде, пианино артына күзе төште: бу нинди чикерткә ул анда? Шәһәр фатирында мондый бөҗәк яши ала, димени? Булмаганны!
Бу чынлыкта йорт чикерткәсе иде. Алар авылларда гына булалар, идән астында, яисә берәр караңгырак урында, почмак ише җирдә яшиләр һәм ямьле җәйге кичләрдә рәхәтләндереп сайрыйлар, кубызларын уйнаталар, сызгы белән сазларын тарталар. Колакларны тондырып бетерәләр. Әбиләренә кунакка барган чакларында күпме ишетте ул аларның төнге туйларын. Бер дә ял белмиләр инде. Аптырагач, өсләренә башмак белән тондырып карыйсың, беразга тынып торалар да тагын башлыйлар. Ә син, иртән торгач, башмакларыңны таба алмыйча гаҗизләнәсең. Анда, авылда, шәһәрдәгечә түгел шул: юыныр өчен дә ишек алдына чыгарга туры килә.
Аһ чукынчык, мөгаен башмак эченә утырып, Булат белән бергә шәһәргә килгәндер әле ул чикерткә-шөрчек. Авылда аптыратуы җитмәгән, монда да колагын тондырмакчымы? Бирер ул аңа хәзер кирәген, өстенә генә басар.
Булат шушы ниятендә урыныннан кузгалмакчы иде, шөрчек-чикерткә, башын боргалап-боргалап аңа карап торды да, кулына сызгысын алып, скрипкА-сазында уйнап та җибәрде. Сәйдәш маршын. Көй ничек башланып китсә, шулай дәвам итте. Булат аптырап калды. Күңеле тәмам әсәрләнде һәм чикерткәнең осталыгына хәйран итте. Явыз ниятен дә онытты. Чикерткә никадәр остарак уйнаган булса, Булат та аның уенына шулкадәр үк көчлерәк кызыкты. Юк, аның бу көйне үз уенында тагын да шәбрәк итеп чыгарасы килде. Ә нигә, әллә булдыра алмас, дисезме?
Һай шулай бик җиңел генә ирешелсә икән ул. Үзенә бик тә ышанган хәлдә, тәмам үртәлеп ябышкан иде дә, хаталанды Булат. Чикерткә-шөрчеккә шул җитә калды, мыскыллап, аңа телен чыгарды да быр-быр селкетте. Ул гүяки:
— Булдыра алмагач, нигә әллә кем кебек борын чөймәкчесең? Элгәре яхшылап өйрән, аннан соң ярышырга да алынырсың!— дигән төсле иде.
Булат тагын уйнарга тотынды. Бу юлы уены яхшы гына барган төсле иде, ахырына килеп җитәм дигәндә генә ноталарны ялгыш алып, икенче бер марштан көйне кушты. Чикерткәгә тагын бәйрәм иде, бу юлы да телен чыгарды һәм аны быдыр-быдыр китерде. Юк, моңа чыдап торырга ярамый иде. Булат кычкырып җибәрде:
— Әни, ул мине үрти, телен күрсәтә...
— Кем ул? Апасы, комачаулама энеңә, имтиханы якынлаша, уйнасын,— дип, тикшергән дәфтәрләреннән башын да күтәреп тормастан, укытучыларча катгый итеп әмер бирде.
Булатның бер көй өйрәнү вакытында гына да әнкәсенә адым саен зарлануына исе киткән һәм явызлыгыннан курка калган шөрчек-чикерткә пианино эченә кире кереп китәргә өлгергән иде инде. «И бу шәһәр малайларын, үзләре елак булырлар, ә борыннарын маңгайларыннан да югарырак тотарлар, мактанчыклар!»— чикерткә-шөрчекнең болай уйларга хакы бар иде шул.
Артыннан бастырып килергә җитешми калганына тәмам ачуы чыкканлыктан, Булат шунда пианино артына йодрыгын селкеде. Ду китереп диярлек идәнне таптады, гүяки табаны астында чикерткәнең сөякләре, скрипкасы һәм сызгылары чытыр-чытыр килеп изелә иделәр.
Ул кабат урынына килеп утырды. Клавишалар өстеннән нәни бармакларын йөгертеп үтте, үзенә яхшы таныш көйләрне елгыр гына уйнап алды да, әле бүген генә өйрәнергә керешкән Сәйдәш маршына әйләнеп кайтты. Юри үчекләгән төсле шул. Әллә тынын үзгәртергә өлгермәде, әллә инде нәрсәдер комачаулый идеме — тукталып калды. Шуны гына көтеп яткан, диярсең, качкан җиреннән чикерткә чыкты да тагын үртәргә кереште. Телен үзеннән дә озынрак итеп чыгарды бугай әле? Булат ялт кына аны эләктермәкче иде дә, җитешә алмый калды, чикерткә кабат кереп шылды.
Болай ук ямьсезләнергә һәм тәртипсез кыланырга ярамый иде. Күренеп тора, ни дисәң дә, авыл чикерткәсе шул: тәрбиясез калган. Әмма скрипкада ничек оста итеп уйный, ә? Тыңлап туймаслык.
Булатның шушы уйларын ишеткән төсле, чикерткә тагын сызгысын йөртергә тотынды. Моңлы көй бөтен бүлмәне генә түгел, күңелләрне дә айкап алган кебек тоелды.
Бу юлы Булат та аны онытылып тыңлады, шунда үзенә дә рәхәт булып китте. Һәм менә могҗиза — көйне тәмам аңлап җиткәнлеген тойды. Клавишларда бармакларын йөгертеп узды да уйнап җибәрде. Май аеның ачык тәрәзәсеннән ерак тарафларга таба, шомырт һәм сирень чәчәкләренең исләре белән хушланып, Сәйдәш маршының дәртле көе таралды. Шушы мизгелдә барча тирә-юнь ниндидер бер сәгадәт эчендә калган кебек булды. Уенын Булат тагын һәм тагын кабатлады. Куркып сеңгән җиреннән чыккан чикерткә дә, скрипкасын сызып, аңа кушылды. Аларны тыңлап торган кешеләр бу көйне нәни музыкант башкарадыр дип уйларына да кертмәделәр. Хәер, алар берни дә күрми иделәр шул. Хәтта Булатның әнисе дә чикерткәнең кушылып уйнаганын сизенми һәм ишетми торгандыр әле?
Бераздан аларның уеннары тукталды. Зур сәхнәдән, бихисап күп тамашачы каршында чыгыш ясап күнеккән оста артист кебек кыландырып, бер дә кемлеген яшермичә, шунда чикерткә, тәмам рәвешен китерә-китерә, башын иеп алды, билдән бөгелгәндәй итенде. Аның кәефе яхшы, йөзендә канәгать елмаю чаткылары иде.
Күрше бүлмәдән:
— Менә, булдырдың улым, афәрин,— дип әйтеп, Булатның әнисе тавыш бирде. Кабаттан эшенә чумды.
Ул да түгел, урам яктан кемнәрнеңдер кул чапканы ишетелде. Чикерткәне онытып, Булат ачык тәрәзә янына йөгерде. Әмма анда һичкем дә юк иде. Бары тик ләйсән яңгыр гына сибәли. Кайчан килергә өлгергәндер? Ә кешеләр, кайсы зонтик астына яшеренеп, кайсысы шул килеш кенә ышыкка, үз фатирларына таба йөгерешәләр. Язгы яңгырның зыянлы түгел икәнлеген белмиләрдер инде. Теге, кул чапканнары ишетелгән идеме, тамчылар булгандыр әле алар?
Әмма Булат ялгышты. Кул чабучылар бөтенләй башка иде. Ул әлегә яңгырдан качкан хәлендә йорт кәрнизендә утыра.
Менә хәзер, явып үтсен дә, килеп җитәчәк әле ул, көтеп кенә торыгыз. Чыннан да шулай булып чыкты. Ләйсән яңгырның хуш исе белән бергә бүлмәләргә чәчәк бәйләмнәре кергән төсле тоелды. Булат, шушыларга исләре китеп, хәйран хәлендә ямьле табигатьне манзара кыла иде. Шунда явым да тукталды, чалт кояш та нурларын уйнатырга кереште һәм әлеге куллар чапкан тавыш кабат ишетелде. Тәрәзә каршысына канатларын җилпи-җилпи нәрсәдер очып килде һәм, һавада эленеп торган җиреннән туктап калып, кинәт аска төшеп китте. Аһ иткән Булат аның артыннан урамга йөгермәкче иде, туктап калды. Ул арада теге нәрсә кабаттан очып күтәрелде дә, рөхсәт сорап тормастан, атылып бүлмәгә узды һәм караватка егылды.

Икенче бүлек.
КАЛАЙТИМЕР, ЧИБЕРТКӘ ҺӘМ ТАБИГАТЬ МОГҖИЗАСЫ

Яңа гына килеп кергән һәм караватка егылган бу затның ни-нәрсә икәнлеген аңларлык түгел иде. Куркуыннан Булат почмакка сеңде, күзләрен йомды. Әле кайчан гына әллә кем булып тел күрсәткән һәм мактанчыклыгы белән теңкә кортырга әзер булган чикерткә-шөрчекнең күзләре исә үзеннән дә зуррак булып ачылдылар, ул гүяки ике үтә күренмәле шардан гына торучы су тамчысына әверелгәндәй иде.
Тавыш-тын чыкмагач, Булат күзләрен ачты, кулларын битеннән төшерде. Урыны кайдалыгын оныткан йөрәге бүлмә буйлап йөгерергә һәм барабанын дөбер-шатыр кагарга әзер иде. Шунда теге чакырылмаган кунак кабат селкенеп алды. Урамда усал малайлар тарафыннан тибелеп йөртелүче консерва калае төсле даңгыл-доңгыл килде, канатларын болгарга теләп чинаткандай итте, әмма шуннан соң бөтенләй дә селкенмәс хәлдә калып:
— Бет-т-тем...— диярәк авазлар сузды.
Ул чыннан да беткән, өнсез калган иде. Инде аның шушы талпынуларына шаһит булып торган Булатның йөрәге күкрәгенә кайтты, күңеле дә бераз тынычланырга өлгерде. Бераздан, батыраеп, ул шушы нәмәрсәгә якынрак килде.
Аның караватында үзе очкычка, үзе тимер кешегә, үзе уенчыкка охшаган бер нәрсә ята, ә аркасында бер кызыл уты вакыт-вакыт янып-янып алгалый иде. Ни-нәрсә икәнлеген уйларлык та, башка китерерлек тә түгел, менә сиңа әкәмәт. Бу Казанда, гомерең булса, әллә нәрсәләрне күрерсең әле. Юкка гына аны җәннәт күләгәсендәге туфракта калкып чыккан кала дип әйтәләрме?
Булатның батыраюын күреп торган чикерткә дә тынычланды һәм, кызыксынуын яшерә алмыйча, пианино артындагы «фатирын» беренче тапкыр калдырып, караватка таба сикереп килде. Әмма моннан, астан аңа һичнәрсә күренми иде. «Кая әле кая?»— дип сөйләнгәндәй авазлар тартты да югарыга таба сикерде һәм Булат белән күзгә-күз очрашты. Әле яңа гына бер-берсен үртәгәндәй маташкан иделәр түгелме? Инде шомлы зат каршында икесе дә үзләрен якын дуслар кебек тоттылар. Шулай була инде ул: чит берәүнең килеп чыгуы хәтта дошманнарны да дуслаштыра һәм бер-берсен санларга мәҗбүр итә. Инде үзара чәйнәшеп ташлашыр дәрәҗәгә җиткән падишаһларны, олуг илләрне дә өсләренә гомум, зур куркынычның ябырылып килүе берләштереп куя. Сулга таба китәргә тиеш булган тарих шул минуттан уң якка карап юл ала.
Булатның караватына егылган бу зат чыннан да тимер машина иде. Инде батырлыгын җыйган малай хәзер куркап калмады һәм аны, кулына алып, әйләндереп карарга да өлгерде. Уңга-сулга боргалап, бу нәрсә икән дип кызыксынып, югарыга күтәрде. Әмма машинаның эченнән агып чыгып, Булатның өстенә гөжләп су акты һәм ул яңгыр астында калган чыпчык кебек шәбәренде.
— Фу, ахмак,— дип караватына ул аны кире ыргытты. Машина, эче тулы калай кисәкләрен шалтыратып, шаңгырдап килеп төште. Бераздан:
— Май бирегез,— дип үтенде ул.
Эченә су һәм ком тутырып кайткан Булатның машиналарына, тәгәрмәчләре тутыкмасын, улы уйнасын, еламасын өчен әтисе май сала торган иде. Малайның исенә шылт итеп шул килде: чыннан да, әгәр майласа, нәрсә булыр?
Майлагыч исә әтисенең кораллар киштәлегендә генә тора иде. Тиз арада аны алып, Булат машина янына килде һәм күзенә беренче күренгән тишеккә майлагычның борын очын тидерде. Май тамызды. Әмма һичбер файдасы булмады. Тагын майлагычны сыкты. Шунда теге затның кулы хәрәкәткә килде дә, бераз селкенергә тотынды. Булат кына түгел, хәтта чикерткәнең дә күзләре маңгаена менде, бераздан авызлары колакларына кадәр җитте. Машинаның җайлы-җайсыз селкенүе гаҗәеп дәрәҗәдә көлке иде.
Артыграк тамызылганлыктанмы, карават җәймәсенә май агып төште. Әнисе күреп алса, Булатның кирәген бирәчәк инде. Өлкәннәр һаман шулай ачуланырга гына торалар. Үзләре тәлинкә ватсалар да, аны-моны белдермиләр, чүплеккә генә чыгарып ташлыйлар. Ә синең кулыңнан төшсә, башыңны ашыйлар, почмакка бастырып куялар.
Бу дөнья бер дә дөрес түгел инде, өлкәннәргә нишләсәләр дә ярый, ә балаларына бер дә ирек куймыйлар. Һай киресенчә булса, ну рәхәтләнер иде Булат, бар нәрсәнең астын өскә китерер иде.
Ул арада теге чакырылмаган кунак, сорап-нитеп мәшәкатьләнмичә, Булатның кулыннан майлагычны тартып алды да, авызына таба китереп, эчендәге майны тамак төбенә койды. Аны-моны аңлап өлгергәнче, торып та утырды, сөйләнә дә башлады:
— Нәрсә карап каттыгыз? Әллә күргәнегез юк идеме? Һи, мине дә белмәүчеләр бар икән әле. Белмәсәгез, белегез, исемем була — Калайтимер. Әй син, кем буласың? Авызың үзеңнән дә зур ачылган, күзләрең шар кадәр. Синең ишеләрне болында күргән бар, чыпчык ризыгы...
Аның болай дип әйтүе чикерткәне тагын да хәйранга калдырды. Әмма ул тел шомалыгында аңа бирешеп калырга теләмәде:
italki
— Мин — өй чикерткәсе, шөрчек, бер дә чыпчык ризыгы түгел, бик беләсең килсә, мин — чикерткә аталмыйм, исемем дә Чиберткә була, аңладыңмы инде, калай баш?
Аның Чиберткә исемле булуы Булат өчен дә яңалык иде. Кара әле бу шөрчек үзен ничек тота: биленә таянган, мыекларын үрә торгызган, әгәр теше үтсә, тимер-томыр дип тормас, чәйнәп кенә ташлар. Менә тамаша.
— Мин дә Калайбаш түгел, әйттем бит инде — Калайтимер, дидем. Шуны да отып калмаска. Ә үзең — Чиберткә, имеш. Яшәгән, ди, Чикерткә, артын-алдын сикертә... Бу синең турындамы? Бездә шулай җырлыйлар.
Әле яңа гына хәлсез рәвештә яткан шушы машинаның бу рәвешле үз-үзен тотасын белгән булса, Булат аның өчен тулы бер шешә майны әрәм дә итмәгән булыр иде. Кара әле ничек телләшә? Тегесе дә бирешеп тормый, чәтер-четер килә.
— Сездә алай җырласалар, бездә болай әйттерәләр: «Башым тимер, йөрәк тимер, шуңа күрә мин — тимер, булма камыр, бул — тимер!..» — Чиберткәне җырлый да белә икән дип Булат уена да кертеп карамаган иде, күр әле, бу чын мәгънәсендә халык җырчысы булырлык икән, әллә нинди хикмәтле такмакларны белә. Тыңлап торсаң, Себер җибәрер, әбисе әйтмешли.
— Туктыйсызмы сез, юкмы?— Булатның болай кычкыруыннан тегеләр шым булдылар. Ул арада икенче як бүлмәдән әнисе дә тавыш бирде:
— Улым, ни булды? Нинди тавыш ул анда?
Хәзер килеп керсә, барысы да «яначак» иделәр. Кешеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә күренергә яратмаган Чиберткә һәм Калайтимер, шунда Булатның әнисенең сүзләрен ишетүләренә, куркуларыннан керер тишек таба алмыйча, бәргәләнергә тотындылар. Аларның берсе тәрәзә пәрдәсе артына чумды, икенчесе исә пианино ягына сикерде. Әмма пианино арты Калайтимер сыярлык урын түгел иде, ә ачык тәрәзәдән искән җил Чиберткәне пәрдә белән бергә чак кына урамга очыртмады. Була иде эшләр!
— Урамга чыгып сөйләш, тәрәзәдән кычкыру — әдәпсезлек ул, ярамый...
Ә, алай икән, әнисе Булатны ачык тәрәзә аша кем беләндер сөйләшә дип уйлаган. Эшен калдырып, монда да кереп тормый инде ул әлегә. Тегеләргә качкан урыннарыннан чыксалар да була.
Әмма пианино артына җиңел генә кергән кебек тоелган Калайтимер аннан чыга алмыйча интекте, башта сыя алмады, аннары — тузанга батып беткән, төчкерергә тотынды. Аның төчкерүен ишеткән Булатның әнисе тагын хафага төште:
— Улым, тәрәзәңне яп, үтәли җил йөри, салкын тидерәсең!— дип әмерен белдерде.
Булат, аны тыңлап, тәрәзәсен ябып, хәтта эчтән келәсе белән бикләп куйса, Калайтимер тоткынлыкта калырга тиеш булыр иде. Әмма малае кирерәк шул, бер әйтү белән генә тыңламас әле.
Ул арада Калайтимер тагын бер мәртәбә каты итеп төчкерде, шунда ук Булатның әнисе дә кереп җитте һәм аның маңгаен тотып карады:
— Һе, барысы да яхшы төсле, — дип, улын ашханә ягына җитәкләп алып чыгып китте.
Ул аңа хәзер вареньелап (элегрәк татарлар вареньены «пикмәз» дип йөрткәннәр) чәй эчертер, дару яки витамин каптырыр, юк хәсрәтен бар итәр. Һәй бу шәһәр малайлары, бигрәк тә нәзберекләр инде, камыш сабагы кебек, җил исүгә дә шыгыр-мыгыр килергә тотыналар.
Чынлап та әнисе аңа пикмәз болгатып чәй эчертте һәм витаминнар каптырды, әмма Булат болай «сыйлануларны» озакка сузмады, бер-ике йотуда чынаякны бушатты да, витаминын тел артына гына сикертеп кабып, тагын үз бүлмәсенә йөгерде. Әмма анда аны Калайтимер дә, Чиберткә дә көтеп тормый иделәр. Кайдан гына эзләп карамады, аларны таба алмады. Әллә бөтенләй булмаганнар да инде? Болай, юри, саташылып кына күренгәннәрдер әле. Тукта, чынлап та авырый түгелме?
Булат, аптыраганнан, үз-үзенә шикләнеп, маңгаен тотып карады, ни хикмәт, ул чыннан да кайнар төсле иде. Аһ, бетте башы, хәзер аны караватка салырлар, култыгына градусник кыстырырлар, әллә нинди дарулар эчәргә мәҗбүр итәрләр. Юк, моңа юл куярга ярамый, сиздермәскә кирәк.
Шунда урамдагы малайларның көлешеп уйнаган тавышлары ишетелде. Алар:
— Салават күпере, салават күпере,— дип кычкырыша-кычкырыша, каядыр шапыр-шопыр йөгерешергә тотындылар. Шунда Булат та, үз хәлен онытып, тәрәзә янына килде. Еракта һәртөрле төсләр белән бизәлгән Салават күперенең бер очы күренеп тора иде.
— Әнә, тагын берәү чыкты,— дип куаныштылар урамдагылар. Әмма ансы Булатка бөтенләй дә күренми иде.
Ул да урамга чыгып чабарга ашыкты.
— Улым, тукта, маңгаеңны тотып карыйм,— дип, артыннан әнисе чакырып калса да:
— Мин хәзер, хәзер керәм,— дигән булып ышандырды да Булат, баскычтан түбән таба йөгерде.
Урамда чыннан да күңелле, һава җылы һәм саф, ә иң кызыгы, еракта-еракта берсе яныннан икенчесе сузылган салават күперләре җемелди иделәр. Булат та, аларга карап, шатлыгыннан ура кычкырды. Әбисе, салават күпере күренгәндә, аңа:
— Бу — күктән иңгән мәрхәмәтле яңгыр өчен газиз Җир-Анабызның Аллаһы тәгаләгә укыган догасы, салаваты, бәбкәм,— дигән иде, әллә чынлап та шулай инде, юкса, аны күрүгә кешеләр дә, һәммә терек һәм табигать тә шушы кадәр куанмаслар иде. Могҗиза, чын мәгънәсендә могҗиза бит ул!

Өченче бүлек.
УЕННЫҢ РӘХӘТЛЕГЕ ҺӘМ НАЯН ПЕСИ БАЛАСЫ

Бер уйный башлагач, тиз генә аерылып буламыни аннан. Кич җитеп, караңгы төшкәнен дә сизмичә каласың.
— Тагын батып кайткан, бу малайлар бер дә матур итеп кенә уйный белмиләр инде!
Булатның әнисе улының тәмам пычранып кайтуыннан зарлана ук башлады. «Белми микәнни соң ул, комда да аунамагач, суга да кермәгәч, нинди уен була ди тагын? Тик кенә басып торгач, тик тору була ул, уен түгел, и әни-әни!..»
Әмма Булат бәхәсләшеп маташмады. Аның үзенә дә шушы кадәр онытылып уйнавы һәм пычранып бетүе һәрхәлдә хәзер тәрбиясезлек булып тоела иде. Утыр да ела инде менә.
Көтеп торыгыз, бик елады, ди. Ачуланыр-ачуланыр да туктар әле әнисе. Беренче тапкыр гына шулай орышамы? Кичә дә әйтте, бүген дә.
— Көн дә тукый-тукый да туйдым инде, улым! Бер сүземне дә тыңламыйсың. Хәзер кайтам дигән идең, әнә, урамга кара, кояш батканга күпме, ай да чыгарга өлгергән!
Ә ай чыннан да чыккан идее. Булат үзе дә болар хакында яхшы белә, әле күктәге йолдызларны да санадылар алар. Ай-йай күп икән, хисабына чыгарлык түгел аларның!
— Әни, анда инде йолдызлар да чыкты, йөзне санадым... Күп-күп алар. Ничә булырлар икән, барысы да чыгып беткәч?
Улының болай аптыратуын әнисе үзеннән көлү дип кабул иттеме, әллә үчекләве дип аңладымы, баштарак бер дә яратып бетермәде, бераздан соң гына, авызы ерылып:
— Бар, ванна бүлмәсендә чишен, ишек катында күп сөйләнеп торма, җеннәрне котыртып,— диде.
Һай, аяк киемнәренең эченә кадәр ком тулган икән шул, әйтәм аны кысан була башлаган иделәр. Кара инде бу кесәләрен. Кем тутырды икән?
Булат шушы саксызлыкларыннан үзе үк үчекләнде. Әнисе дөрес әйтәдер, болай ук ярамыйдыр шул. Чиста киемеңне киеп чыкканда бер дә пычратмам дип уйлыйсың да, уйный торгач, онытыла тагын.
Хәтта кесәләреннән коелган комны да Булат ванна бүлмәсендә бер почмакка гына аягы белән этеп куйды, яңабаштан киемнәрнең пөхтәсен киеп, аш бүлмәсенә килде. Тамагын туйдыргач, рәхәтләнеп телевизор карады. Инде вакыт соң булуга карамастан, аның йоклыйсы килми иде.
— Әни,— диде ул,— ә кечкенә һномнар чыннан да буламы? Алар кайда яшиләр соң?
— Ә нигә, улым?— дип аптырады әнисе.
— Әнә, яңа гына телевизордан күрсәттеләр. Әкияттер әле, минем укыганым да бар алар турында!
— Ә бәлки Һномнар чыннан да бардыр? Әйтә алмыйм, ә бәлки әкияттер? Юри, кызык өчен генә аларны уйлап чыгарганнар булыр.
— И, алай кызык өчен генә булса, чынлыкта кызык түгел ул. Булсын иде алар. Менә ул вакытта кызык булыр иде, әйеме?
— Әйе шул, кызык булыр иде,— шунда Булатның әнисе уйланып калды, бераздан сүзен дәвам итеп:— Ә минемчә, бар алар, улым,— диде.— Әгәр дә могҗизага яисә хикмәткә ышанмасаң, әкиятнең дә кызыгы бетәр иде, шулаймы? Әмма һномнар һәм башка шундый кызыклы адәмчекләр бары тик яхшы кешеләрне генә яраталар, усалларны өнәп бетермиләр.
— Ә мин яхшы кешеме соң?— Улының соравы урынлы иде. — Кеше, дип инде улым, әле син бала гына шул, бишкә төрләнер чагың.
Булат әнисенең бу сүзләрен бик үк аңлап бетермәде, ә шулай да аның бик тә яхшы кеше буласы килә иде.
— Ә нигә мин яхшы кеше түгел?
— Мин бит алай димәдем.
— Яхшы кеше дип тә әйтмәдең шул0— Булат, үпкәләп, иреннәрен салындырды.— Ә нәрсә ул бишкә төрләнү?
— Улмы?— Ана ничек кенә шушыны сабыена аңлашылырлык итеп әйтсен икән?— Ул... Ни, үсеп җитмәдең, кеше булмадың әле, дигән сүз.
— Ә кайчан мин кеше булам?
Берьюлы бирелгән шушы кадәрле аллы-артлы, олы һәм җаваплары ачык булмаган, билгесез мәсьәләләрне ачыкларга тиешле сорауларга ана үзе дөрес кенә хәбәр бирә алмас та иде, әмма аларны икенче вакытка калдыру шулай ук килешеп бетмәс. Шунлыктан ул тырышып карарга булды:
— Кайчан кеше буласыңмы? Әгәр дә «яхшы» яки «бик яхшы» билгеләренә генә укып, югары белем дә алсаң, бер-бер һөнәргә дә өйрәнеп, шуның файдасын күрсәң...
— Әгәр дә безнең сыйныфтан Хәмит кебек «икеле»гә укысам, кеше булмыйммыни? Безнең Хәмит, нәрсә, маймыл булырмы? Аның койрыгы үсеп чыгар микәнни?— Булат уйланып калырга мәҗбүр булды. Аның якты йөзе, олы күзләре аптыраш белән тулы иделәр. Әмма сүзне дөрескә борып җибәрү өчен әнисенең дә мөмкинлеге юк, нәрсә әйтергә белми аптырады да калды хәзер.— Аны укытучы апа болай да маймыл дип атый... Әни, Хәмит тә кеше булсын инде, ә?..
Улының үтенече ананың хәтерен тәмам таркатты, шулай да ул бу юлы җавапсыз калырга тиеш түгел иде. Булатның мөлдерәмә тулы кара күзләре, кинәт сагаеп калган йөзе әүвәле аны елмаерга, кочып алып, аркасыннан сөяргә, яратып иркәләргә мәҗбүр итсә дә, бераздан тынычландырырлык җавап бирү кирәклеген дә алга чыкты. Ана белән бала аңлашмыйча калмаслар, билгеле.
— Ә син беләсеңме, улым, кеше булу өчен иң беренче нәрсәне эшләргә кирәк?— Әнисенең, шаяртып, шушы рәвешле бармагы белән борыныннан сыйпап куюын Булат ярата иде.— Беләсең килсә, әйтәм: әниеңнең сүзен тыңларга кирәк, аңладыңмы?
Аңламаган кая ди ул, тоталар да шулай диләр, тоталар да шулай диләр. Бер Булат кына әтисенең дә, апасының да, әнисенең дә сүзен тыңларга тиеш, ә үзләре? Ә үзләре — колакларына да элмиләр, дусты Аязныкы кебек мылтык алып бирегез дип күпме әйтте, һаман оныталар.
— Ә сез — минекен, әйеме?
Әнисе моны ук көтмәгән иде бугай, сүзен шунда ук шаяртуга борды:
— Аһ, син, шаян песи баласы!..
Тагын да Булатның борын очыннан бармагы белән сыйпап алды, янына утыртып яратты. Әмма улы сүзне шушында өзеп калдырасы итмәде:
— Мин — песи баласы, ә син — песи анасы, әйеме?— диде.
Әнисе чын мәгънәсендә рәхәтләнеп үртәлде, һичбер уйлап тормастан:
— Әйе,— диде һәм шуның белән отылды да, чөнки Булат аңа:
— Алай булгач, син дә кеше булмый калгансың икән әле,— дип әйтте дә куйды. Шушы рәвешле дөрес сүз уенга әверелде, алга таба гәп куертуларының мәгънәсе юк иде.
— Әни, тагын шулай ит әле?
— Ничек?
— Борынымны бармагың белән менә шулай сыйпа...
— Аһ син, песи баласы, наяным минем...


Дүртенче бүлек.
КОМ МАЛАЙЛАРЫ, ЧИБЕРТКӘ ҺӘМ ҺНОМ БАБАЙ

Ни генә димәгез, әмма Казан каласы Казан инде ул. Татар халкының кендеге дә, йөрәк-бавыры да. Казанда авырсалар — бөтен татар милләтен сырхау баса, әгәр дә казаннар таза-сау булсалар — барысы да сәламәтләнә, ныгый һәм өскә үрмәли башлый. Шулай инде, һәр халыкның шундый кыйбла тоткан урыннары бар, хәтта әмерекәннәрнең дә!
Кичен кесәсеннән һәм киемнәреннән Булат каккан ком өемнәре ванна бүлмәсендә җыештырылмый калдырылганча тик ятты дип белдегезме әллә? Һай шулай гына булса, хафаланыр урын да күренмәс иде.
Кайчан йортлардагы утларны сүндерделәр, ул ком өемнәре белән әллә нәрсәләр булып бетте. Иң әүвәле — кечкенәрәк өемнән адәм ышанмаслык нечкә һәм елак тавышлар ишетелде:
— Минем аягым кая? Нәрсә, аны үземә кирәк булмасс, дидеңме әллә? Китер монда, юкса, ишет, елый башлыйм!
Әмма аңа кайтарып бер генә дә сүз катучы күренмәде, гүяки әйткәннәрен һичкем ишетмәде һәм ишетергә дә теләмәде. Теге тавыш исә тагын кабатланды. Ванна ишеге ачык булса, аның шулай җикергәненә йорттагы һәммә кеше уянырга тиеш иде. Тырнак гөленең төбенә йомшак урын җәеп, алма пеш, авызга төш дигән кыяфәттә моңа кадәр рәхәткә чумып йоклап ятучы кечкенә Һном бабайны да, пианино артында скрипкасының сызгычын биетергә җайланган Чиберткәне дә айнып китәргә мәҗбүр итте ул тавышлар. Әйе, кем-кем, әмма алар яхшы ишеттеләр:
— Китерегез монда аягымны, кайсы ахмагыгыз алды инде аны тагын? Үзенеке юкмыни?
Бу юлы аңа ачык итеп җавап та кайтаручы икенче берәү табылды:
— Бу ни хәл инде тагын? Көн дә шушылай аптыратмасаң, бүтән эшең беткәндерме, мокыт!— Монсының тавышы адәм рәтлерәк иде.— Мә, тот, башыңа кундырганчы. Урамда дип белдеңме әллә үзеңне, шушы кадәр акырып бакырмасаң...
— Кайда соң без?— Теге елак тавыш бу юлы пышылдабрак сөйләшә башлады.— Кая минем аягым?
— Әбиеңдә кунакта.
Әмма алар чынлыкта әбиләрендә кунакта түгел, бәлки Булатларның фатирында, аның да ванна бүлмәсендә иделәр, шулаймы? Болай шаулашулары әлбәттә йорт хуҗаларын да уятмый калмады. Булатның әтисе, торып, ванна бүлмәсенең ишеген ачты, ут кабызды. Әмма анда ком өемнәреннән бүтән һичбер сәер әйберне күрмәде. Иң элек шушы комнарны себереп чиләккә тутырырга уйлаган иде дә, төн уртасында мондый гамәлнең киңәш ителмәвен исенә төшереп, ниятеннән кире кайтты. Шулай да кулына себеркене бер алгач, аз булса да җыештыргалап куюны кирәк тапты.
Ут сүнүгә, ул ком өемнәре тагын хәрәкәткә килделәр. Бу юлы бик сак кыланып, мыштым гына сөйләшүләре сәбәпле бер-берсенә нәрсәләр әйтешкәннәрен аңлап алырлык түгел иде. Шулай да Чиберткә үзенең яшеренгән җиреннән, Һном бабай исә гөл төбеннән ни дә булса ишетмәбезме дип колакларын тота-тота тыңлый иделәр. Чиберткәгә ничектер, әмма Һном бабайга бик тә җайсыз булып чыкты. Әмма кызыксынуын ул тыя алмады. Ишетелгән иҗекләрдән сүзләр, ә сүзләрдән хәтта җөмләләр төзергә күнеккәнлегеннән, бик тә мавыгып китеп онытылды һәм гөл төбеннән егылып ук төште. Күзеннән чыккан утлары гүяки күккә йолдыз булып чәчрәделәр, бераздан йомшак җирен уарга тотынды ул һәм, биеп:
— У-ю-ю...— дип алды.
Ә аның хәле чыннан да бүре булып уларлык иде. Әй бабай, ярыймы инде шулай онытылырга? Малай чагың булса, бүтәнчә булыр, сизми дә калыр идең! Карт көнеңдә, ничә гасыр яшәп, тәки башыңа акыл кермәгән икән үзеңнең.
Ул арада тегеләр дә аяк-кулларын бүлешеп бетерделәр булса кирәк, тынычланып калдылар.
Ә, юк икән шул, тагын тарткалашырга тотындылар. Бу юлы тавышлары ачыграк ишетелде:
— Китер, дим, минем аякны. Икесе дә сул бит болары! Нигә мин гел сул аякларда гына йөрергә тиеш?— Әһә, монысы — нечкәрәк тавышлысы, һаман канәгать түгел.— Китер, дим!..
Әллә төрткәләшеп тә алдылар инде? Ай-һай, гаярь егетләрдән тоелалар болар. Аллаһ сакласын, минеке түгел дип тормаслар, үзеңнекен дә тартып алырлар. Тегесе дә бирешеп тормый шул, сүз өчен күршеләргә керүчеләрдән түгел:
— Мә сана, мин ул синең мәңге юылмаган сасы аягың белән нишлим? Уңы, дигәч тә, барыбер дөрес атламый, ал, үзеңә булсын... Китер, нигә минекен анда ыргытасың? Ничек барып алыйм ди мин аны, юньсез...
Алар тагын чак кына сугышып китмәделәр.
— Мин гаеплемени?— Теге нечкә тавышлысы акланырга тотынды.— Ул үзе шунда очты. Яхшы булсаң, үзеңнән аягың качмас иде...
— И хәсис, әйтер идем инде кемнеке кая качканын. Аягымны китереп бирмәссең дип куркам... Бар, инде, бар. Эшлә абыеңа бер яхшылык, гомерең үтеп китә бит бушка!..
Югарыгы катларның берсендә кемнеңдер йөргәне, аның аяк тавышлары ишетелде. Бу ике башкисәргә җитә калды, шым булдылар. Әйтешкәндә әллә нинди баһадирлар кебек кылансалар да, аяк тавышыннан да куркалар икән үзләре, ахмаклар. Мәгәр шулай икән, бер дә әллә кем түгелләрдер әле. Юкка куркып калды Чиберткә. Һном бабайга да гөл савытыннан егылып төшмәгән булса да ярар иде.
Озак көттермәделәр, тегеләр ванна бүлмәсеннән чыгып, шабыр-шобыр йөгерешә дә башладылар. Әле, килеп, Булатның аяк астында калган уенчык машиналарына шак-шок бәрелделәр, әле ниндидер кәгазьләрне табып, шатыр-шотыр шыгырдатырга керештеләр. Әмма моның белән генә бетмәде, кайда нәрсә эшләп йөргәннәрен онытып, тавыш чыгарырга, тарткалашырга тотындылар:
— Юк, рульгә мин утырам, нигә һаман син генә!..
— Көтеп тор алабута чәчәк атканын, бирермен!..
— Һе, ышанды дип белдеңме әллә, алабута чәчәк атамы?..
Бер-берсенең башларына да кундыргаладылар булса кирәк, уңнан-сулдан утлар күренеп, шунда күзләреннәнме очкыннар чәчелгәләп алды. Боларның бу кадәр тәртипсез булуларыннан һичшиксез урам малайлары икәнлекләрен төшенергә мөмкин иде. Шулай инде, гомерләре урамда гына үткәч, нәрсә күргән дә нинди әдәп дәресе алган алар?
— Кабыз инде, минем дә утырып йөрисем килә...
Әмма дә афәрин булып чыктылар үзләре, ничә көннәр почмакта онытылып торган машинага җан керттеләр һәм, аның фараларын-утларын яндырып, идән буйлап чаптырырга, ду килеп йөртергә тотындылар. Бу кадәр галәмәтне моңарчы күргәннәре булмаганлыктан, Һном бабайның да, Чиберткәнең дә күзләре маңгайда иде. Ә теге ахмаклар аларга һичбер игътибар биреп тормадылар, акырып-бакырып шаулашуда булдылар. Бәтәрәендәге барлык егәрне сыгып бетермичә туктамаячаклары ачык иде.
Боларның тәртипсезлеге йоклап яткан Булатны да уятты. Ул, күзен ачар-ачмас:
— Нәрсә бу?— дип аптырап калды.
Әмма тегеләр, аның тавышын ишетүгә, машинаны сүндереп, тизрәк карават астына посу ягын карадылар.
— Ә, берни дә юк икән. Күземә генә күренгәндер...
Шушы сүзләрен әйтүгә Булат йоклап та китте.
Тегеләр, качкан урыннарыннан чыгып, машина янына кабат якынлаштылар. Әмма бу юлы аны кабыза алмадылар.
— Әй, синнән буламыни? Кая әле үзем,— дип әйтә-әйтә, шунда ук тагын тарткалашырга һәм кычкырышырга тотындылар.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Казан Могҗизасы - 2
  • Büleklär
  • Казан Могҗизасы - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4459
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2093
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казан Могҗизасы - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4400
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2027
    34.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казан Могҗизасы - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 2143
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1251
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.