Latin

Казаклар - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4353
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1871
42.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(роман)
Кереш урынына
Мирсәй Әмир. «Казан утлары» – 1975, №5 :
«Сугыш алды елларында Казан педагогия институтын тәмамлап чыгып, Арча ягында укытып йөрүче Нәфикъ Яһудинны мин язучылар сафына ышанычлы адымнар белән килүче, әдәбиятыбызны яңа образлар белән баетырга тиешле өметле каләм иясе дип белә идем. Миңа аның төгәлләнеп бетмәгән бер романы белән танышырга туры килде. Роман Оренбург ягында яшәүче татар казаклары тормышын гәүдәләндерә иде. Гражданнар сугышы чорына багышланган бу әсәр мине әдәбиятыбызга яңалык алып килүе белән генә түгел, теле, стиле ягыннан да үзенчәлекле булуы белән бик нык кызыксындырган иде. Аны әдәби яктан тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен авторга үз киңәшләремне әйттем. Ул аларны хуп күрде һәм әсәрен камилләштерү өстендә бик ныклап эшләргә кереште. Ләкин тәмамларга өлгермәде, сугыш башланды...»

1.
Хисамый Җәләй белән сөйләшеп алырга ашыкты. Ничектер, Хисамыйда шундый теләк бүген иртә белән кинәт кенә кабынып куйды. Әле йокыдан торган вакытта да ул мондый фикердә түгел иде. Әмма, йокысыннан уяну белән үк, аның күңелен нәрсәдер тынычсызлый, ул нәрсә турындадыр борчылып уйлый башлады. Иренең шундый уйчан хәлдә булуын күреп, Мәгузә дә аңа һичбер сүз әйтмәде. Ул, әгәр дә иренә берәр сүз кушса, аның карышып һәм киреләнеп китүеннән курка иде. Әйе, иренең комганына җылы су салганда да, аның өс киемнәрен киендергән һәм кулына чалмасын тоттырган вакытларда да, - Мәгузә аңа бер сүз дә әйтмәде. Бу хәл Хисамыйга, чыннан да, Мәгузә уйлаганча уңай тәэсир итте. Үзалдына борчылып уйлаган саен, Хисамыйның Җәләйне күреп сөйләшү теләге көчәя генә барды. Ә өеннән урамга чыккач ул инде үз-үзенә тәмам ышанып: «Кешеләр азрак вакытта барыйм да, картны аулакта гына күреп әйтим, миңа рәнҗеп йөри күрмәсен», - дип уйлады. Ләкин Хисамый соңгарак калды. Ул килгәндә мәчеткә байтак кеше җыелган иде инде.
Хисамый, үз теләгенә ирешү өчен, ничек тә Җәләйгә якынрак булырга уйлады. Ләкин алдан килеп утырган кешеләрне аралый-аралый үтәргә уңайсызланып калды һәм ишек янындагы мич буена гына барып утырды. Хәзер Хисамыйда башка теләк, - ерактан булса да, Җәләйнең күз карашларын тотып алырга һәм ул карашларның мәгънәсен аңларга тырышу теләге туды. «Нишли икән, Сабан туенда көрәшкә чыгарга җыенуым өчен карт миңа рәнҗеп йөрмиме икән?» – дип борчыла иде Хисамый. Ләкин ул Җәләйнең күз карашларын да тота алмады. Чөнки Җәләй һич тә кузгалмый, артына һәм ян-ягына һич тә борылып карамый гына утыра. Ул хәтта янындагы кешеләр белән дә сөйләшми иде бүген. Баштан ахырга кадәр Җәләйне күзәтеп утырган Хисамый: «Димәк, картның уенда нәрсәдер бар, ул бүген борчыла һәм рәнҗи булырга тиеш», - дигән фикергә килде. Ул күңеленнән генә Җәләйне кызганып та куйды. Хисамый, кичә кичтән үк Җәләй картның өенә кереп, аның белән барысы турында да ачыктан-ачык сөйләшеп куймавына үкенә башлады. Кичә аны бу эшкә ниндидер горурлык, турысын гына әйткәндә, үзен тәкәбберрәк тотарга теләве җибәрмәде. Хатыны Мәгузә дә әйтеп-әйтеп караган иде, юкса:
- Әтисе, сиңа әйтәм, син көрәшкә чыгам дип йөрисең йөрүен дә, Җәләй абзыйның моңар хәтере калмасмы? Ничә әйтсәң дә, байтак еллардан бирле мәйдан тотып килгән кеше бит. Безнең Яңа-Чиркас авылында гына түгел, бөтен әйләнә-тирәдә йөзәр чакрымга аның даны таралган. Оренбург кадәр Оренбургның үзендә ел саен батыр булып килде. Җитмәсә тагын, гомер-гомергә күрше булып, тату гына көн кичереп киләбез үзебез. Егылсаң, үзеңә хурлык, ексаң, Җәләй абзый кызганыч.
Аңа каршы Хисамый, җитди генә бер тавыш белән үзенең гадәттәге җавабын кайтарды:
- Сөйләмә әле, әнисе, дөньяда мин дә казачи исемен күтәреп йөрим ләбаса! Чын-чынлап казачи булу өчен нәрсә кирәк? Көмеш кашлы ияре, җиз саплы камчысы, чуклы йөгәннәре белән яхшы ат, бүресен дә, куянын да тота торган озын танаулы эт, шулар өстенә тормыш итүеңнең рәте-башы булырга тиеш. Ә мин нәрсә? Мин боларның берсе белән дә мактана алмыйм. Андый бәхетләр безгә бала-баладан ук насыйп булмады. Мин үземнең бер-бер артлы туган өч ир бала үстерүем белән генә мактана алам. Әйе, менә дигән яшь казачилар үстерәм мин! Ходай аларга күп-күп бәхетләр бирсен.
Мондый сүзләрдән Мәгузә дә кәефләнеп куйды. Ул, иркәләнеп кенә:
- Шул җиткән инде, тагын нәрсә кирәк сиңа! – диде. – Улларың үз бәхетләре артыннан үзләре куарлар.
- Юк, әнисе, җитмәгән шул әле! Дөрес, атын да, башкаларын да булдыру – анысы байлыкка бәйләнгән. Ул безнең кулдан гына килә торган эш түгел. Белмим, аны безнең улларыбыз да булдыра алыр микән. Ә менә үзең казачи исемен күтәреп йөреп, гомерең буенча бер мәртәбә дә мәйданга чыгып көрәшмәү – бу инде бик зур хурлык. Чын казачи өчен оят эш бу.
- Ә егылып куйсаң?
Хисамый кызып китте:
- Егылып куйсаң да егылып куйсаң сиңа тагын! Егылып куйсаң – җир күтәрә, җир астына берәүнең дә төшеп киткәне юк бит әле.
Мәгузә, иренең азрак тынычлана төшүен көтеп торды да:
- Әтисе, шушы гомер түзеп килгәнсең икән, тагын берәр елга гына түзәсеңме әллә? Киләсе елга көрәшер идең, - диде.
- Куйсана, әнисе, башымны катырма әле син минем! – дип җавап кайтарды. – Хәзер инде минем көрәшкә чыгарга җыенуымны бөтен кеше белә. Хәтта чит авыл кешеләре дә ишеткән инде бу хәбәрне. Шуның өстенә, әти мәрхүм үлгән вакытта васыять итеп әйтте бит: улым, сабан туйларында көрәш мәйданына чык, кеше арасына кереп, үзеңне кешеләргә күрсәтеп йөр, диде. Әтиеңне беләсең, мин гомерем буенча көрәшеп килдем, мәче шикелле булдым, дип әйтим инде, берәү дә сыртымны җиргә тидерә алмады, диде мәрхүм.
- Белмим инде, әтисе, ул якларын үзең беләсең тагын. Җәләй абзый рәнҗи күрмәсә ярар иде, дип кенә әйтүем. Әтеки мәрхүм вафат булганнан соң ел саен Җәләй абзый батыр булып килде бит... Үзе белән сөйләшеп алсаң да яхшы булыр иде, бәлкем...
Мәгузәнең тел төбендә әйтелеп бетмәгән башка уйлар да бар. Ул үзе бер нәрсә турында сөйли, ә бөтенләй башка нәрсәләр турында фикер йөртә иде.
Җәләй гаиләсе белән Хисамыйныкылар күптәннән аралашып, байтак еллар буенча аерылмас дуслар булып яшиләр. Ә соңгы елларда, Миңлебай белән Мәрьям якты дөньяга килгәч, бу ике гаилә арасындагы якынлык тагын да ныгый һәм беркетелә төште. Әйе, бервакыт шулай Хисамый белән Мәгузә Җәләйләргә кунакка бардылар. Аларның уллары Миңлебайга өч яшь иде. Аны да үзләреннән калдырмадылар. Җәләйнең Мәрьяменә бер яшь тулып, аның да күңелле генә итеп тәпи йөрергә өйрәнеп килгән чагы. Кунаклардан берсе, идәндә уйнап йөргән балаларга карап:
- Болар икесе дә бик матурлар, бер-берсенә бик пар киләләр икән, - диде.
Икенче берәү:
- Чынлап та, бу балаларны колак тешләтеп куйсагыз, пар күгәрчен шикелле гөрләшеп гомер итәрләр иде, - дип, тегенең башлаган фикерен куәтләп куйды.
Җәләй белән Мөршидә дә бу уйга каршы түгелләр иде. Җәләй, Хисамыйның «кылын» тартып карау теләге белән:
- Колак тешләтү безнең татарларда бик кулланылмый инде үзе. Ул, асылда, казахлар гадәте бит, - диде.
Хисамый исә, үзенең бу эшкә һич тә каршы түгеллеген белдереп:
- Асылда казахлардан кергән гадәт булса да, безнең авылда хәзер күп кеше шулай итә бит, - дип куйды. Күңелле генә елмаеп хатынына таба ымлады да:
- Мин үзем дә Мәгузәнең колагын шушы улым кадәр вакытта тешләп куйган идем. Болай, яхшы гына гомер итеп киләбез бугай, - дип өстәде.
Нәтиҗәдә Мөршидә кызы Мәрьямне үз янына сәкегә чакырып алып утыртты. Мәгузә улы Миңлебайны җитәкләп алып барып Мәрьямнең каршысына бастырды да:
- Я әле, улым, әнә шул матур сеңлеңнең колагын тешләп ал әле, - диде.
Миңлебай шунда ук Мәрьямнең сул колак яфрагын нык кына итеп тешләп тә алды. Һәм аның «матур сеңлесе» кычкырып елап җибәрде. Кунаклар исә кызарып пешкән пар алма шикелле чибәр балаларның озын гомерле булуларын, үсеп җиткәч тигез һәм бәхетле тормыш итүләрен теләп, озак-озак дога кылдылар.
Әнә шул көннән алып Миңлебай белән Мәрьямне ике гаиләдә дә үз балалары итеп күрә башладылар. Бу вакыйгадан соң, берсе артыннан икенчесе агып, унбер ел вакыт үтте. Шул гомер буенча Хисамый белән Җәләй дә, шулай ук Мәгузә белән Мөршидә дә бер-берсенә караңгы чырай күрсәткәннәре, берсе икенчесе белән авыр һәм күңелсез сүзгә килгәннәре булмады.
Ә менә быел, шушы сабан туе аркасында, Мәгузәнең күңеле борчылып тора. Хисамый белән Җәләйнең көрәш вакытында сүзгә килүләреннән, кешеләр алдында сүгешеп, моңарчы саклап килгән дуслыкларын югалтып куюларыннан курка иде ул. Ә халык телендә хәзердән үк төрле-төрле сүзләр сөйләнә. Хисамый белән Җәләйне ничек тә сугыштырырга җыенып йөрүчеләр дә юк түгел...
Моны Хисамый үзе дә яхшы аңлый...
Мәчет эчендә тирән тынлык. Кешеләр акрын гына пышылдап намаз укый. Ләкин Хисамыйның уйлары башка нәрсәдә, аның фикере хатыны Мәгузә әйткән сүзләр тирәсендә чуала. Дөрес, Хисамый да кешеләр торган вакытта торды, башкалар белән бергә утырып, алар яткан чагында ул да ятты. Хәлләф мулла белән Габделхалик мәзиннең нәрсәләрдер укыганнарын, ниләрдер сөйләгәннәрен тыңлады. Ләкин үзе бернәрсә дә аңламады, бер хәрәкәтен дә уйлап һәм шулай кирәк булган өчен дип эшләмәде. Аның күзләре һәрвакыт Җәләй картта булды.
Җәләй карт үзен гадәттән тыш җитди, тирә-янындагы эш һәм хәрәкәтләргә бөтенләй игътибарсыз тота. Күрәсең, ул намазын бик нык бирелеп укый һәм үзен көрәштә өстен чыгаруны Аллаһыдан ялынып-ялварып үтенә. Моны күргәч, Хисамый тагын да шомлана төшә, үзенең быелгы сабан туенда көрәшергә уйлавына үкенә башлый. Җәләй карт аңа тагын да олырак булып, Алла ярдәме белән бөтен кешене егып йөрүче бер изге җан булып аңлашыла.
Кешеләр шау-гөр килеп мәчеттән чыга башлады. Хисамый монда да Җәләйнең үзен генә аулакта туры китерә алмады. Мәчет капкасыннан урамга чыккач кына аларга аулаклап сөйләшергә мөмеинлек туды. Әнә, Җәләй карт Хисамыйдан биш-алты адым гына алдан бара: кулында намаз таягы, башында зур ак чалма, өстендә кап-кара җилән. Аның җиләне кояш нурларында елкылдап-елкылдап күренә. Җәләй карт бу җиләнгә аерым бер хикмәтле мәгънә биреп йөри. Кешеләр арасында аны «серле җилән» дип тә, «сихерле җилән» дип тә атап йөртәләр. Җәләй карт ул җиләнне нәкъ ун елдан бирле һәм елына ике мәртәбә генә кия: беренчесе, менә бүгенге шикелле, сабан туе көнне иртәнге намазга барганда; икенчесе – көрәш мәйданына чыккан вакытта. Хисамый, Җәләй картның әнә шул җиләненә карап, эченнән генә көлемсерәп куйды. Әмма адымын кызулатмады. «Сөйләшәсе килә икән, ул үзе адымын акрынайтсын. Ашык-пошык аны куып җитәргә мин дә бит инде бала-чага түгел, - дип уйлады ул. - Ә куып җиткәч нәрсә дип әйтермен? Абзый, мин сине быел көрәштә егам икән, моның өчен миңа ачуланма инде, дип әйтерменме? Әгәр дә ул үзе мине әйләндереп салса?»
Мәгәр Җәләй карт та үзен эре тотарга яратучан кеше иде. Ул, артыннан Хисамый килүен белә торып, аңар әйләнеп тә карамады, адымын да акрынайта төшмәде. Моңар ачуы тәмам кабарган Хисамый: «Алайга калса, Җәләй картта булган тәкәбберлек бездә дә табылыр», - дип уйлады да уң яктагы тыкрыкка борылып китте. Аларның өйләре бер-берсенә киртәләш һәм озын гына тар тыкрык аша иде.
Тыкрык эчендә Хисамыйны Котырык Муллагали куып җитте. Ул, сүз башлап җибәрү өчен генә әйткән шикелле итеп, башта Хисамыйга сәлам бирде һәм аның хәлен сорашты. Аннан соң:
- Шулай, Хисаметдин кордаш, бүген көрәшкә чыгасың икән. Ярый-ярый, бик хуп, бик мәслихәт эш. Җәләй картны әйтәм әле, дөньяда аннан башка кеше юк шикелле итеп, бик кәпрәеп йөргән була бит. Синең хакта көрәшкә чыга икән дип ишеткәч тә, әһә, мин әйтәм, Җәләй картның борынын җиргә бәреп янечә икән инде бу, мин әйтәм, килбәтсез борынын бик югарыга чөеп йөри иде, дим.
Хисамый, уйламаганда гына тәнен кигәвен чаккан шикелле, чыраен сытып һәм җилкәсен куырып куйды. Аңарда, кинәт кенә борылып, кулындагы юан намаз таягы белән Котырык Муллагалинең башын сугып яру теләге туды. Ләкин ул моны эшләмәде: салмак кына адымнар белән эре-эре атлап баруында дәвам итте, Котырык Муллагалигә җавап итеп бер генә авыз сүз дә әйтмәде. Әгәр дә Хисамый аңа каты-каты сүзләр әйтеп ташласа, шау-шу зурга китәчәк, хәтта бу эш Хисамыйның олы улы Миңлебайның хәле мәсьәләсенә дә барып кагылачак иде.
Ә Миңлебайның хәле бу соңгы көннәрдә нәкъ кыл өстендә тирбәлә иде.
Закон буенча, һәрбер казак үзенең улын кече яшьтән үк патша хезмәтенә әзерләргә тиеш. Әгәр дә ул моны берьюлы гына булдыра алмый икән, улы ун яшькә җиткәннән алып егерме дүрт яшенә җиткәнче елына ун сум хисабыннан казна банкасына акча сала барырга бурычлы санала. Бу акчалар, хезмәт итәргә барачак яшь казак егетенә ат, ияр, камчы, хезмәткә бару өчен атап тегелгән яңа чикмән, итек һәм башкалар сатып алу өчен тотыла. Әнә шул билгеле сумманы да үз вакытында түләп бара алмаучы була икән, аның улын берәр бай казакка эшкә бирәләр. Патшага хезмәт итү өчен кирәк булган акчаны бай үзе турыдан-туры казна банкасына кертә бара.
Хисамыйның Миңлебае хәзер ундүрт яшендә. Хисамый аның өчен казнага бары тик ун сум гына акча кертә алды. Узган еллар өчен тагын утыз сум бирәсе бар. Хисамый, өен һәм каралтыларын сатып бетерсә дә, бу акчаны түләп чыга алмаячак. Шуның өстенә алдагы ун ел өчен йөз сум бирәсе кала әле.
Авылның уряднигы Миңлебайны Котырык Муллагалигә малайлыкка бирергә тели. Урядникның шундый фикердә булуын да, Котырык Муллагалинең аңа риза булып, хәтта Миңлебайны үзенә бирүләрен сорап йөрүен дә Хисамый яхшы белә. Урядник, Хисамыйны берничә мәртәбә чакыртып, аңа улының хәле турында ачыктан-ачык әйтте. Алай гына да түгел, улын Котырык Муллагалигә илтеп бирергә кушты. Ләкин Хисамый моңа һаман карышып килә. Ул, үзе җитәкләп алып барып, улын Котырык Муллугалинең кулына тоттырырга һич тә җыенмый иде...
Хисамый боларны гаять авыр борчылып искә алды. Ул, үзенең урамда икәнен дә онытып, каты гына тавыш белән:
- Менә сиңа кирәк булса! Кешеләргә сабан туе, ә миңа җәфа өстенә җәфа, - дип, көрсенеп куйды.
Шуннан соң гына ул янында Котырык Муллагали булырга тиешлеген хәтерләп, артына әйләнеп карады. Ләкин Котырык Муллагали күренмәде.


2.
Көрәш яланаяклы, ялангач башлы, кайберләренең әле ботлары да капланмаган кечкенә балалардан башланып китте. Аларны, шаяртып, уен-көлке сүзләр әйтеп һәм мактаган булып, нечкә генә беләкләреннән җитәкләп яки җилкәләреннән этәргәләп, берсе артыннан икенчесен мәйдан уртасына чыгара тордылар. Екканына да, егылганына да батыр исеме биреп, чыккан берсен арзанлы сабын, чигелмәгән кулъяулык, агач саплы пәке һәм конфет кебек әйберләр белән бүләкләделәр. Кешеләр беркадәр көлешеп күңел ачып алганнан соң, мәйданга һаман зурракларны чыгара бардылар. Чират Хисамыйның уртанчы улы Гатауга да килеп җитте. Бу сигез яшьлек бала, үзен бик олысыман тотып һәм матур гына елмаеп, бер халыкка, бер исә үзе белән көрәшкә чыккан ачык изүле юан гына малайга карап торды да, кулындагы сөлгене тиз-тиз генә беләгенә чорный башлады. Кешеләр аңар кызыксынып карап торалар иде. Кемдер:
– Я әле, энекәш! – диде дә, Гатауның аркасына төртеп куйды.
Гатау, тиз генә иелде дә, каршысында басып торган баланың биленнән эләктереп алды. Алар, бер-берсен нык кочаклап, мәйдан уртасында эткәләшеп йөри башладылар. Озакламый Гатау тегене күтәреп тә ташлады. Гатау тын алырга да өлгермәде, каршысында икенче малай әзер тора иде инде...
Гатау үз тиңнәреннән һәм үзеннән олырак булганнардан да әле барысы биш малайны екты. Алтынчы булып Котырык Муллагалинең Гарифҗаны Гатауның каршысына килеп басты. Бу хәл кешеләр арасында зур ризасызлык һәм көчле шау-шу тудырды. Алар, төрлесе төрле яктан торып, кулларын селтәнгәләп кычкыра башладылар:
- Аз гына оят кирәк, күсәктәй балагызны бер сабыйга каршы чыгармакчы буласыз!
- Баланың өметен кисәсез бит!
- Чыкмасын!
Икенче бер төркем боларга каршы кабынып китте:
- Чыксын, көрәшә бирсеннәр!
- Батыр егет көрәшүчене сайлап алмый ул.
- Ха-ха-ха, көрәшсеннәр!
Мыскыл итеп көлүчеләрнең шау-шуны зурайта барулары Котырык Муллагалинең күңелен күтәреп җибәрде. Ул, мыек чолгыйларын бөтергәләп һәм гаять зур кара эчлелек белән көлемсерәп, кешеләрнең ачуларын китереп торды. Котырык Муллагали янында авылның кибетче бае Тәбәнәк Хәмчки тора иде. Ул, зур корсагын киереп баскан килеш, үзеннән башкаларның барысын да җиңәргә, һәммәсенең дә тавышын юкка чыгарырга тырышып:
- Җәмәга-ать, - дип кычкырды, - тыныч булыгыз! Әйдә, көрәшә бирсеннәр! Көннең-көн буенча шул көзге әтәчләрне сугыштырып утырырбызмыни? Зурракларга күчәргә кирәк!
Хисамый, башта тыныч кына утырса да, Котырык Муллагали белән тәбәнәк Хәмчкинең канатлануларына түзә алмады: ашыкмыйча гына урыныннан кузгалды, йодрыкларын нык кысып йомарлады да, салмак кына адым белән мәйдан уртасына чыга башлады. Моны күреп, бөтен мәйдан халкы кинәт кенә тынып калды. Бу тынлык эчендә кайберәүләрнең ара-тирә пышылдашулары һәм түзә алмыйча пырхылдап көлеп җибәрүләре генә ишетелгәләде.
- Бу, туганкай, бер бирсә дә берәгәйле итеп, зеңкелдәтеп бирер.
- Тәбәнәк Хәмчкине бер сугуда сытып ташлар.
- Суга алмас дисеңме? Әле син Хисамыйның холкын белмисең икән: дисбителни дә әписәрне сугып еккан кеше бит ул...
Сабан туен карау өчен чит авыллардан килүчеләр дә күп иде. Алар арасыннан берсе:
- Яңа-Чиркаска килсәң, шул булыр инде, сугышмыйча калмаслар, - дип, ризасызлык белдереп куйды.
Миңлебай, энесе Барыйны уйнатып утыра иде. Ул кинәт кенә сикереп торды да, әтисе янына йөгереп килде.
- Әти, көрәшә бирсеннәр. Гатауны екса, Гарифҗанны мин аны үзем атып бәрәм, - диде.
Хисамый азрак тынычлана төште. Аскы иренен тешләре арасына кысып һәм кулын нык кына селтәп, яңадан үз урынына, хатыны Мәгузә янына барып утырды.
Гатау белән Гарифҗан бер-берсенең биленнән сөлге белән эләктереп алдылар. Гатау, үз хәлен үзе сизеп булырга кирәк, Гарифҗанны күтәреп алырга уйламады да. Ул аңа нык кына асылынып, үзен күтәреп алырга ирек бирмичә йөри башлады. Гатауның бу кадәр тырышлыгы, һич тә көтелмәгән хәл буларак, бая гына аны яклап чыгучыларга дәрт кертеп җибәрде. Алар:
- Нык ябыш, Гатау!
- Шулай, энекәш, махы бирергә тырышма! – диешкәләп тордылар.
Байтак кына вакытлар эткәләшеп йөргәннән соң, аякларына ак әрем чорналып, Гатау егылып китте, һәм шул уңайга Гарифҗан аның өстенә авып төште. Ләкин, Гатауның күкрәгенә таянган сул кулы таеп китте дә, Гарифҗан йөзе белән җиргә капланды. Кешеләр шау-гөр килеп көлешә башлады. Юри шаяртып, каршы якны котырту өчен генә:
- Булмады бу, алай аяк чалып екмыйлар аны, - дигән булды берсе. Башкалары аны куәтләп куйды:
- Әйе, аяк чалып екты, эт егышы булды бу.
- Яңадан көрәштерергә кирәк, егетләр, яңадан! Гатау ега аны барыбер.
Котырык Муллагали һәм аның тирәсендәгеләр тынып калды. Гатау белән Гарифҗан, бер-берсенең каршысына басып, нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап торалар иде. Хисамый Гатауны үз янына чакырып алды. Йомшак кына итеп аркасыннан сөйде дә, Гатауның кулындагы сөлгене алып, олы улы Миңлебайга тоттырды.
Миңлебай, куян шикелле җиңел генә сикереп торды да, як-ягына карангалап торучы Гарифҗанның каршысына ук барып басты. Бу хәл Котырык Муллагалигә ошамады. Ул, тынычсызлык белән кашларын җыергалап, иләмсез озын мыекларын селкеткәләп куйды. Тәбәнәк Хәмчки дә, нәрсәдер әйтергә теләп, торган урынында тыпырчынгалап алды. Ләкин Миңлебайның Гарифҗанга каршы көрәшкә чыгуына алар һич тә тоткарлык итә алмый иде. Күп еллар буенча сакланып килгән гадәт шулай: энесе егылган икән, аның урынына агасы чыгарга тиеш. Бу урында Миңлебай үзенең бертуган энесе егылганнан соң үз нәселенең дәрәҗәсен саклау өчен дип мәйданга чыкты. Шуның өстенә, Миңлебай белән Гарифҗанның яшьләре дә бертигез. Алар икесе дә бер елны, хәтта икесе дә урак өстендә туганнар. Аерма фәкать шунда гына: Гарифҗанның анасы йөкле килеш авыр эшләр эшләп йөрмәгән, баласын үзенең өендә, һәрьяктан да яхшы тәрбияләр күреп тапкан. Мәгузә исә, Котырык Муллагалигә урак урган вакытта, көлтәләр бәйләп йөргәндә авырып, шунда ук, бодай көлтәләре төбендә, улы Миңлебайны «дөньяга китергән». Ире Хисамый аңа «кендек әбисе» булган.
Миңлебай белән Гарифҗан арасында көрәш башланды. Миңлебайның тыны шактый иркен иде. Озак та үтмәде, Гарифҗанның күкрәк челтәре аның күкрәгенә менеп утырды, аяклары югары күтәрелде, арт сыны аның уң аягы өстенә салынды. Миңлебай үзенең бөтен гәүдәсе белән селкенеп алды, уң аягын кинәт кенә күтәреп, сул кулын сөлгедән ычкындырып җибәрде. Гарифҗан очып киткәндәй булды, әйләнгәләп-әйләнгәләп барып, йөзе белән җиргә капланды.
Миңлебай, масаюлы гына бер кыяфәт белән елмаеп, мәйдан уртасында басып калды. Мәйдан читендә атасы Хисамый белән көрәшче Җәләй сөйләшеп торалар. Аларның йөзендә шатлыклы елмаю сизелә, күзләре белән Миңлебайны иркәләүләре, аның тулы тәнле таза гәүдәсенә канәгатьләнеп караулары аңлашыла.
Мәрьямнең кечкенә йөрәге Миңлебай белән үзе арасында ниндидер бер якынлык барлыгын сизенеп тибә. Нәрсә өчен шулай икәнен ул үзе дә аңлап җиткермәстән, Миңлебайның үзен, аның һәрбер хәрәкәтен ярата, аның һәрбер кыланышына сокланып карый, аның ата-анасын һәм туганнарын үзе өчен якын кешеләр итеп, нәкъ үз туганнары шикелле итеп хис кыла. Миңлебайның менә бу көрәш мәйданында туган шатлыклары аның, кечкенә Мәрьямнең дә шатлыклары булып әверелде. Ул, ата-аналарының гына түгел, барлык кешеләрнең, хәтта барлык кешеләрнең дә Миңлебайны мактауларын, аның турында һаман яхшы сүз генә сөйләп торуларын тели. Миңлебай да аерым нык дикъкать биреп Мәрьямгә карый, аның шатлыктан нишләргә дә белмәвен күреп сөенә иде. Менә аларның күз карашлары бер-берсе белән очрашты...
Шулвакыт сабан туен алып бару өчен куелган кешеләрдән берсе Миңлебайның иңбашына баш-башы кызыл белән чигелгән зур сөлге салды. Миңлебай, зурларча эре генә кыяфәт белән кулын изәп энесе Гатауны үз янына чакырып алды һәм батырлыгы өчен бирелгән бүләк сөлгене аңа тоттырып:
- Мә, әнигә алып барып бир! – диде.
... Ниһаять, халыкның көткәне Хисамый белән Җәләйгә дә чират килеп җитте. Мәйдан уртасына Җәләй чыгып, рәттән алты кешене екты. Шуннан соң аны ял итәргә утырттылар да, кулына сөлге тоттырып, көрәш мәйданына Хисамыйны алып чыктылар. Ул, үзе көрәш өчен әзерләнеп килгән булса да, ни өчендер башта каршылык күрсәткәндәй итеп торды. Мәйдан алып баручылардан ике кеше аны ике ягыннан култыклап, төрлечә уен-көлке сүзләр сөйләп, аны ирексезләп чыгарган шикелле итеп чыгардылар... Хисамый да, Җәләй шикелле үк, алты кешене һичбер кыенлыксыз гына ыргыткалады...
Батырларны шул рәвешчә ял иттерә-иттерә көрәштерү берничә мәртәбә кабатланды...
Оренбург кадәрле Оренбургның үзеннән килгән Җаппар батыр белән көрәшәсе булгач, Хисамыйның кашлары җыерылгалап, сакал һәм мыеклары селкенгәләп куйды. Җаппар батыр үткән ел Җәләйне дә ега язган иде. Җәләй карт, әнә шул үткән елгы хәлләрне исендә тотып булса кирәк, быел Җаппар белән очрашмаска тырышты һәм аны Хисамыйга калдырды. Тәҗрибәле мәйданчылар моны ачыктан-ачык сизенеп торалар иде. Кешеләр арасында тирән тынлык урнашты. Шул тынлыкны бозып:
- Хисамыйны ял иттереп алырга кирәк.
- Әйе, Хисамыйга авыргарак туры килә, - дигән тавышлар ишетелде.
Ләкин мәйдан алып баручылар моңа артык игътибар итмәде. Бу, Яңа- Чиркас кешеләренең Хисамыйны яклап һәм аңа дәрт бирү өчен генә әйткән сүзләре иде. Шулай ук Хисамый үзе дә ял итеп алуны кирәксенмәде. Ә инде Җаппар белән көрәшә башлагач, Хисамый үзенең аңардан көчлерәк булуын бик тиз сизеп алды...
Җаппар батыр да егылгач, мәйдан хуҗалары булып Җәләй карт белән Хисамый торып калды... Арттан караганда аларның кайсысы Хисамый, кайсысы Җәләй икәнен дә аеру кыен. Икесе дә бертигез урта буйлы, юан гәүдәле, киң җилкәле булып, икесенең дә өстендә кара җилән иде. Аерма фәкать шунда гына: Хисамыйның җиләне, яшь вакытында ук тегелгәнлектән, аз гына кыскарак та, Җәләйнекенә караганда искерәк тә – шомарып, терсәк турылары тишелгәләп беткән. Җәләйнең җиләне яңарак булганлыктан, кояш яктысында елкылдап, җентекләп караучы күзләргә беленер-беленмәс кенә яшькелт төс чагылгалап үтә.
Әмма алдан караган вакытта бу ике батырның бер-берсеннән аермасы бик зур. Беренче карашта ук Җәләйнең олылыгы, Хисамыйның яшьрәк кеше булуы күзгә бәрелә. Дөрес, икесенең дә күзләре соргылт, сакаллары куе һәм түгәрәк булып үскән. Ләкин Хисамыйның сакалы кара һәм кыскарак булып, күзләре үткенрәк карый, маңгаенда һәм колак яфракларында тап-тап чуарлар бар. Үзеннән-үзе өйрәнелгән гадәт буенча булырга кирәк, Хисамыйның, тик кенә торганда да, ияк асты кузгалгалап, сакалы селкенгәләп куя. Җәләйнең исә куе һәм озын сакалы күкрәк челтәрен тулысы белән каплап алган. Шул ук вакытта аның сакалы соргылт, күзләре юаш һәм сабыр карыйлар.
Менә шул ике кеше, сөлге белән бер-берсенең биленнән кысып тоттылар да, сөзешкән вакытта сак һәм акыллы кыланучан карт үгезләр шикелле, мәйданның бер читеннән икенче читенә этәрешеп йөри башладылар. Хисамый үзен-үзе аерата сак тотарга, һәрбер адымына кадәр уйлап атларга тырышты. Моңарчы Җәләй белән көрәшеп караганы булмаса да, Хисамый аның кайбер гадәтләрен белә иде инде. Көче һәм сәләте белән хисаплашырга туры килгәнрәк кеше булганда, Җәләй карт аны һич тә башлап үзе күтәрми. Ул, зур хәйләкәрлек белән, элек тегенең күтәрүен көтеп йөри. Әлбәттә, яңа кеше гадәттән тыш озак түзә алмый. Чыдамы бетеп, тиздән ул Җәләйне күтәрә башлый. Ләкин ул моны булдыра алмый. Моңар Җәләйнең авыр булуы да, хәйләкәрлеге дә, аркасында шуып йөри торган кара җиләне дә уңайсызлый. Кеше аны биленнән тотып күтәрә башласа, кулы шуып, ул аны муеныннан кочаклап кала. Шулвакыт теге кешенең гәүдәсе турылана төшә һәм ул: «Мә, мине күтәреп ал да олактыр инде!» - дигән шикелле, үзе дә сизмәстән, Җәләйнең кочагына барып керә. Нәкъ шул вакыт Җәләй аны бик нык итеп кыса һәм күтәреп ала да, сырты белән капландырып җиргә сала.
Хисамый әнә шуларны исәпкә алды һәм үзе башлап Җәләйне күтәреп карарга һич тә җыенмады. Ләкин Җәләй дә аны күтәреп карап үзенең чамасын белергә ашыкмады. Шулай итеп, шактый гына минутлар буенча егучы да, егылучы да булмады. Батырларның икесе дә тәмам арып, тирләп беткәннән соң аларга биш-алты минут чамасы утырып ял итәргә ирек бирелде.
Ял итеп алгач, икесе дә җиләннәрен салып, күлмәк җиңнәрен терсәк өстенә кадәр сызганып керештеләр. Икесе дә ярсып һәм кызурак хәрәкәт итә башлады. Йөри торгач, Хисамый Җәләйне шулкадәр нык көч белән кызу этәреп алып китте ки, алар мәйдан кырыенда утыручыларның өстенә менеп китә яздылар. Кешеләр тиз-тиз торып, көчкә-көчкә генә артка чигенеп өлгерделәр. Үзенә бер күңелле шау-шу күтәрелеп алды. Әнә шул арада, бөтен гәүдәсе белән селкенеп куйды да, Хисамый Җәләйне күтәрергә чамалап карады, һәм ул карт көрәшченең тагын бер хәйләсен ачты. Күтәрә башлауга, бөтен авырлыгын салып, Җәләй кешенең уң беләгенә ята һәм күтәреп алырга ирек бирми икән.
Шулай да Хисамыйның моңа ачуы килмәде. Киресенчә, Җәләйнең һаман хәйләгә сабышып кына йөрүен белгәннән соң, Хисамыйга дәрт һәм көч өстәлгәндәй булды. Аның үз-үзенә ышанычы артты. Ул: «Димәк, Җәләйне егарга телисең икән, аны кинәт кенә күтәреп алырга һәм шул ук уңайга бөтен эшне дә бетереп куярга кирәк», - дигән фикергә килде. Менә хәзер, кешеләрне чыр-чу китереп мәйдан читенә барып чыкканнан соң, Хисамый Җәләйгә үзен этәреп барырга ирек куйды һәм мәйдан уртасына кадәр кире чигенде. Шуннан соң, тагын бик нык этәреп алып китәргә җыенгандай итте дә, тик үзе моны эшләмәде, ул Җәләйне кинәт кенә күтәреп алды һәм аның чуен шикелле авыр гәүдәсен үзенең югары чөелгән уң аягы өстенә утыртып, тиз генә сулга борылды да, карт көрәшчене җиргә салды.
Халык, бөтен мәйданны көчле яшен бәреп үткән шикелле, тын булып калды.
Атасының көрәш мәйданында егылуын беренче мәртәбә күргән Мәрьямне ниндидер курку һәм рәнҗү тойгылары чорнап алды. Аның кечкенә йөрәге ашкынып һәм өсте-өстенә «лепелдәп» тибә башлады. Нәрсә булыр? Әгәр дә аның атасы белән Миңлебайның атасы арасында талаш-кычкырыш чыгып китсә?..
Бераздан халык айнып киткәндәй булды. Кешеләр арасыннан:
- Ялгышрак булмадымы икән соң бу?
- Яңадан көрәштереп карарга кирәк иде.
- Чынлап та, картның күңелендә калырлык булмасын, - дигән сүзләр ишетелә башлады.
Җәләй, егылган урыныннан акрын гына кузгалып торды да, ничәмә еллар буенча тарап-сыйпап кына үстерелгән сакалындагы чүп-чарларны һәм өстендәге тузан-туфракларны какты. Янына ук килеп баскан кызы Мәрьям белән хатыны Мөршидәгә карады. Аларның куркудан йөзләре агарган һәм тәннәре калтырана иде. Җәләй, мәйдан әйләнәсендәге барлык кешеләр өстеннән күзләрен йөртеп чыкты да, уң кулын салмак кына югары күтәреп:
- Кардәшләр, барыгыз да тыныч булыгыз! Хисамый күрше мине дөрес екты, бик һәйбәт итеп екты, - диде.
Ул, әнә шул сүзләрне әйткәннән соң, үзенең сул ягындарак басып торган Хисамыйга кулын сузды; чын дуслык һәм татулык билгесен белдереп, аны кочаклап ук алды. Баш-башлары бик киң итеп чигелгән зур мәйдан сөлгесен Хисамыйның иңбашына салды да:
- Бүгеннән соң Җаек һәм Сакмар буйларының батыр көрәшчесе булып син калырсың, энем. Көчеңнең һәм сәләтеңнең игелеген күр! – диде.

3.
Җәләй егылганнан соң сабан туеның көрәш өлеше бетте. Аякка капчык киеп йөгерү, катык тутырылган зур табакка башны тыгып, табак төбендәге көмеш акчаны авыз белән алу шикелле кызыклы уеннар башланды. Бу уеннарның нәкъ кызган вакытында гына мәйдан әйләнәсендә уйнап йөргән бала-чага:
- Атлар килә, атлар килә! – дип шаулаша башлады.
Авылдан ике-өч чакрым ераклыкта гына җәелеп яткан бер тау булып, бу якта аны Карбыз тавы дип атыйлар. Карбыз-кавын бакчалары ел саен шул тау өстендә булганга күрә аңа шундый исем кушылып калган. Чабышкы атларның килүләре турындагы хәбәрне ишеткәч тә кешеләр арасында буталыш һәм шау-шу туды; берсен-берсе эткәләшеп, алар барысы да әнә шул Карбыз тавы ягына таба агыла башладылар. Атлар чыннан да килә иде. Бу әле беренче әйләнү генә. Сабан белән сөреп чыгылган зур әйләнмә буенча атларның тагын ике мәртәбә ярышып киләселәре бар...
Атлар көрәш мәйданына тәмам якынлашып калды. Кешеләр хәзер кемнең аты алдан, кемнеке арттан килүен дә аера башлады. Иң алдан нечкә-озын торыклы ябык кына күк ат, Оренбург аты килә иде. Икенче урында Герьял чабышкысы, өченче булып Котырык Муллагалинең аты, дүртенче булып Җәләйнеке. Котырык Муллагалинең атына улы Гарифҗан, Җәләйнекенә Миңлебай атланган.
Халык алдыннан атлар әнә шулай үтеп китте. Җәләй картның чиксез дә борчылуын күреп, аның өчен Хисамый кычкырып калды:
- Улым, ныграк куа төш!
Миңлебай, аяклары белән тибенгәләп, камчысын селтәп җибәрде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Казаклар - 2
  • Büleklär
  • Казаклар - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4353
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1871
    42.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4278
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1947
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4392
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4290
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1925
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4342
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4204
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    41.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4211
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1909
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 2578
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1315
    44.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.