🕙 20 minut uku
Казаклар - 8
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 2578
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1315
44.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Ә менә хәзер, салкында, аның беләкләре кып-кызыл булып, тагын да матурланып торалар. Гатау, лапастан бозау чыгарышуда булышкан булып, Сәрвәрнең уң беләгеннән кысып кына тотып алды. Сәрвәр Гатауның бу кыланышына һичбер каршылык күрсәтмәде. Ул беләген һаман элекке урынында, бозауның аркасында килеш калдырды. Аның соргылт күзләре матур һәм бәхетле елмаялар иде. Гатау, мондый вакытта сүзсез калырга ярамый, нәрсә булса да әйтергә кирәк дип уйлаганлыктан гына:
- Салкын тидерерсең, кодача! Өстеңә киеп йөрергә кирәк, - дигән булды.
Сәрвәр ягымлы гына елмаеп, беленер-беленмәс кенә башын чайкап һәм авыз кырыен тартып куйды. Бу аның: «Ю-юк, кода, мин салкынның нәрсә икәнен дә белмим», - дигән мәгънәне аңлатуы иде.
Шул вакыт малайларның:
- Киләләр, киләләр! – дип кычкырган тавышлары ишетелде.
Сәрвәр бозау яныннан китәргә теләде. Ләкин, беләгеннән кысып тоткан килеш, Гатау аны җибәрмәде. Сәрвәр бу юлы да аңа телдән җавап кайтармады. Башта елмаеп кына карап куйды. Аннан соң, лапас эчендәге тизәк өеменә таба ымлап, күзен кысты һәм кашларын уйнатып алды. Бу: «Озакламый мин тизәк алырга чыгам. Ә син шунда килеп мине көтеп торырсың», - дигән сүзе иде аның. Гатау да моны шулай аңлады һәм кызның беләген шунда ук ычкындырды. Аның кып-кызыл беләгендә юл-юл ак таплар булып, Гатауның бармак эзләре төшеп калды. Сәрвәр, ишегалдындагы кешеләр күрмәсен өчен беләгенең шул урынын сул кулы белән каплады да, кош тоткандай куана-куана йөгереп аш өенә кереп китте.
Капкадан атлар керә башлады. Бәхтияр бер-бер артлы ике мәртәбә мылтыктан атты. Атлар, мылтык тавышыннан куркышып, берсен-берсе тыгызлап туктадылар. Өйалды түбәсендәге Хәнифә атлар һәм кешеләр өстенә бавырсак сипте...
Бу арада Гатау белән Барый да лапастан чыкты. Алар «таянчык бозавын» килен чанасы янына илтеп туктаттылар. Гатау, үзе генә тотмаганы өчен энесенең күңелсезләнүен күреп, бозауның муенчык бавын чана үрәчәсеннән эләктереп алды да Барыйга тоттырды. Ә үзе бераз читкәрәк китеп басты.
Бәхтияр, кар өстенә егыла-егыла бавырсак җыйган кешеләрне көч-хәл белән аралап үтте дә, артлы чана өстенә корылган чыбылдыкның бер кырыен ачып җибәрде.
- Әйдүк, кунаклар, сау-сәламәт кенә килдегезме? – диде.
Миңлебай, дусларча елмаеп кына:
- Бик һәйбәт әле, үзегез сәламәтме? – диде һәм чанадан төшү өчен урыныннан кузгалды.
Улының китүе кайгысыннан Мәгузәнең йөзенә сары коелган, күз төпләре кара көеп калган, аның йөрерлек тә хәле юк иде. Аны, өй ишегеннән килен чанасына кадәр Гатау җитәкләп китерде. Ана, авыру кешенең интегүле юаш тавышы белән сузып:
- Нихәл, килен, исән-сау гына килдеңме? – диде.
Мәрьям әле һаман да чанада утыра иде. Ул биеме килеп исәнләшкәч кенә урыныннан кузгалды. Аның белән ике куллап күрешә-күрешә:
- Аллага шөкер әле, үзегез исән-сау торасызмы? – диде.
Мәрьям, бер кулы белән Мәгузәнең иңбашына, икенчесе белән ала бозауга таянып, чанадан төште. Бишмәт кесәсеннән кечкенә генә бер төенчек алды. Бу төенчектәге көмеш тәңкәләр белән бизәлгән күкрәкчәне ул биеменә, ап-ак дебет перчатканы таянчык тоткан Барыйга бүләк итте.
Инде хәзер Мәрьямнең өйгә керәсе, үзе килен булып төшкән йортның бусагасын беренче мәртәбә атлап үтәсе калды. Аның кулында – ал, сары, зәңгәр ефәкләр белән чукланган зур гына ак кулъяулык. Монысы, бием һәм биатай бусагасыннан беренче атлап керү истәлеге итеп Миңлебайга биреләчәк бүләк. Мәрьям әнә шул кулъяулыкны бишмәт җиңеннән чыгару белән, аңа өйгә керер өчен юл ачып, кешеләр тиз генә як-якка тайпылды. Миңлебай кулъяулыкның бер почмагыннан тотып алдан, Мәрьям исә, икенче почмагыннан тотып аңа ияргәне хәлдә, алар өйгә кереп киттеләр. Кияү белән килен артыннан кодачалар, алар артыннан кодалар керде...
Мәҗлеснең башыннан алып ахырына кадәр – кодалар ягында да, шулай ук кодачалар ягында да – сүз Миңлебай турында, Мәрьям турында, аларның бик кызганыч рәвештә, туйлары да бетеп җитмәс борын аерылулары турында барды...
Мәрьямнең, ефәк күлмәк киеп, әллә нинди шәһәр хатын-кызлары шикелле эчке киемнәрен кешегә күрсәтеп йөрисе килми иде. Ул, Хәнифә ахирәте аша сүз җаен туры китереп кенә:
- Илдә-көндә булмаганны кыланып, кеше көлдереп булмас инде анысы, - дип ишеттерде.
Мәгузә карчык та:
- Нишләп яратсын ул аны? Акылсызмыни ул – ефәк күлмәк киеп, гәүдәсен сурайтып йөрергә?! – диде.
Моннан ун ел элек, ат чабышы вакытында, Җәләй карт Миңлебайга бүләк иткән күлмәклек ефәкне, авылда алучы булмагач, Оренбург шәһәренә илтеп саттылар. Аның урынына җите зәңгәр өстенә саргылт бизәкләр төшкән ситсы алып, изүенә әйләнмәле-әйләнмәле укалар тоткан, ука әйләнмәләре өстеннән тәңкәләр тезгән һәм җиде итәкле итеп тегелгән күлмәк, Мәгузә карчык әйтмешли, бик затлы һәм күңелгә ятышып торган бүләк, кияү бүләге әзерләделәр.
Мәрьям бүген әнә шул матур гына бүләк күлмәген киде, аның өстеннән «кетерләп торган» ап-ак алъяпкыч бәйләп алды. Кунак булып бер-ике чынаяк кына чәй эчте дә, күлмәк җиңнәрен аз гына сызгана төшеп, кызу-кызу эшкә кереште. Ул – үзен озата килгән агалары, җиңгәләре алдында эш белән сыналырга, үзе камырын басып һәм токмачын кисеп ашын өлгертергә, чәен куеп эчерергә тиеш иде.
Киленгә су юлы күрсәтәбез дип, Мәрьямне бүген суга җибәреп азапламадылар. Әмма өй эчендәге эшләрнең берсендә дә ул сынатмады. Нәрсәгә генә тотынса да, куллары килешеп, ал да гөл итеп эшләп куя иде.
Яшь киленне шаярту, бүләк бирмәгән яки аз биргән өчен дип, җәеп куйган токмачын үзе күрмәгәндә ертып китү кебекләр, гадәттә, Мәрьям шикелле уңган киленнәргә карата да эшләнә. Әмма Мәрьямне алай шаяртып йөдәтүләр һич тә булмады. Мәгузә карчык:
- Киленнең болай да борчулы вакыты. Аның тирәсендә чуалып йөрисе булмагыз. Аңарда сезнең кайгы гына түгел, - дип, Гатауын да, Барыйын да, башка туган-тумачаларының бала-чагасын да алдан ук кисәтеп куйган иде.
26.
Ә менә хәзер төн. Тышта җил дә, буран да юк. Ләкин чатнама суык. Бу – тәрәзәләргә каткан боздан да, өй бүрәнәләренең шартлап-шартлап куюыннан да аңлашыла.
Әмма өйдә җылы, хәтта эссе. Төннең-төне буенча алар сөйләшеп, берсен-берсе иркәләп һәм юатышып чыктылар. Алар икесе бер түшәктә, икесе дә бер юрган астында ята. Миңлебай чалкан яткан, Мәрьям аның киң күкрәгенә башын салган да, аңа иркәләнеп, бөтен буе белән аңа сыенып ята. Аларның ялангач тәннәре бер-берсенә тиеп торудан рәхәт таба.
Алар таң алдыннан гына йокыга киттеләр...
Мәрьям ишекне каты гына дөбердәткән тавышка уянды. Миңлебай, бер кулы белән Мәрьямнең муены астыннан, икенчесе белән аның күкрәк өстеннән уратып алып кочаклаган килеш, тирләп кенә йоклый иде. Мәрьям күзләрен ачты. Ул үзенең кайда булуын, башыннан нинди хәлләр кичүен хәтерләргә тырышты.
Бу – Миңлебайларның зур өе иде. Кичә кич белән Мәрьямгә үз урыннарын шушы өйгә җәяргә куштылар. Башкалар аш өендә йокларга булып, тик Гатау гына үзенең дус-ишләреннән берәрсенә барып куну өчен дип урамга чыгып китте. Мәрьям боларны, башын юрган астыннан чыгарып карау белән үк хәтерләп алды.
Яшь килен бүген бик иртә торырга, мунча ягып бием белән биатайны хөрмәтләргә, алар мунчадан чыгышка ашын әзерләргә һәм чәен кайнатып торырга тиеш иде. Болар турында уйлагач, Мәрьямнең күңеле куркып куйды. Ләкин ул шунда ук Хәнифә ахирәтенең вәгъдәләрен хәтерләде. Кичтән үк ул:
- Мунчага үзем ут төртеп җибәрермен. Гатау мичкә белән су китерер. Син инде, ахирәткәем, тыныч кына йокла, болай да рәхәтләнеп тора алмадыгыз, - дигән иде.
Ишек кагу тавышын ишетеп урыныннан кузгалган вакытта Мәрьям шуларны исенә төшерде. Һәм ул:
- Нәрсә генә булды икән? Оятка гына калмасам ярар иде, - дип борчылды.
Ишек кагу тагын кабатланды. Мәрьям, Миңлебайны уятмаска тырышып, аның кулын үзенең күкрәге өстеннән акрын, бик акрын гына алып куйды. Юрган астыннан шуышып кына чыгып, өстенә күлмәген, ялангач аягына гына киез итеген киеп алды. Башына шәлен каплады да ашыга-ашыга ишеккә таба китте. Ишекнең эчке келәсен ачып, тиз генә өйалдына чыкты.
Ишек кагучы Хәнифә икән. Ул, Мәрьямне күрүгә аны кочаклап алып:
- Я, ахирәтем, исән-сау гына йокладыгызмы? Әбәү, җаным, әле тәнеңдәге тирләрең дә кипмәгән икән, - диде.
Мәрьям, Хәнифәнең бишмәт суыгыннан чымрап киткән тәнен куырып:
- Хай, ахирәт, син дә иртәрәк уятмагансың! – диде.
Хәнифә аны тынычландырырга ашыкты:
- Юк-юк, ахирәт, бер дә хафаланма! Мунчаны үз вакытында булдырдым. Күптән үк керә дә башладык инде. Хәзер әтиеңнәр кереп ята.
- Шуңарчы уятмагансың икән! Аш-су яклары ничек соң?
- Барысы да әзер. Тизрәк киенегез дә, әтиеңнәр артыннан мунчага сез барырсыз...
Мәрьям, ишек тоткасына кулын салып:
- Рәхмәт инде, ахирәт, бу яхшылыкларыңны гомеремдә дә онытмам, - диде дә, ишекне акрын гына ачып, өйгә кереп китте.
Миңлебай һаман йоклый иде әле. Мәрьям аның киң маңгаен каплап торган коңгырт куе чәченә, сулыш алган саен калкып, сулыш чыгарган саен түбән тартылып кузгалгалап торган көчле күкрәгенә карап, берәр минут уйланып торды. Мәрьям аны уятырга, аны шундый тәмле йокысыннан аерырга кызгана иде.
Менә Мәрьям аның янына утырды. Ул, сизелер-сизелмәс кенә итеп, Миңлебайның тир белән юешләнгән маңгаен һәм каты гына чәч бөдрәләрен үпте. Аннан соң:
- Я, торасыңмы инде? – дип иркәләп кенә әйтте.
Миңлебай акрын гына күзләрен ачты, һәм Мәрьям аны кулларыннан тартып торгыза башлады...
Алар мунчадан чыкканчы Җәләй белән Мөршидәгә чәй эчерә тордылар. Хисамый, Җәләйнең чынаягына чәй ясап бирде дә:
- Заманалар бик үзгәреп китте хәзер, кода, авырлашып китте! Ярлы казачиларның хәлен патша белми микәнни? Күр инде, кичә туй, бүген хезмәткә, - диде.
Җәләй карт сакланып кына әйтеп куйды:
- Кеше сүзенә ышансаң, кода, әллә нәрсәләр бар хәзер дөньяда. Күрәсең, патшаның үз хәле дә мөшкел булса кирәк... Фатыйма кодачаның иреннән хат бар, диме?
- Әйе, хат та килгән, яныннан кеше дә кайткан. Ул Япон сугышыннан каты гына яраланып чыккан. Сәламәтләнү белән аны кайсыдыр бер ерак шәһәргә җибәргәннәр. Ә анда ике айдан артык эшчеләр кузгалышы бара икән. Менә шунда, тегеләрне тәртипкә салу өчен, казачилар кирәк булган.
- Аның елы да тулды бугай инде? Кайту турында әйтмәгәнме соң?
- Юк. Хәзергә Оренбурга гына кайткан әле. Менә шул буталышлар булып торгач, кайту яклары да кыен күрәсең инде. Фатыйма шул ире янына киткән бит, шуңа күрә туйга да килә алмады.
Шул вакыт шыгырдап капка ачылды. Кем дә булса урыныннан кузгалып тәрәзәдән карарга да өлгермәде:
- Өйдәләрме-е? – дигән калын тавыш ишетелде.
Бу – авылның уряднигы Великороднов Степан Степанович иде. Хисамый, башына бүреген, аягына кыска кунычлы киез итеген киеп, бишмәтен җилкәсенә генә салды да, ишегалдына чыкты. Урядник аны күрү белән үк:
- Я, Хисамый Фатыйхович, Миңлебай чыгып киттеме әле? – дип сорады.
- Юк әле, господин урядник, җыенып бетә алмадык әле.
Урядник атының тезгеннәрен тарткалап куйды. Аның озын торыклы биек җирән аты тыпырчынып, бер алга таба ымтылып, бер исә артка чигенеп алды. Урядник:
- Бер минут та торгызасы булмагыз, Хисамый Фатыйхович! Башка авылныкылар үтеп китте инде. Безнекеләр дә хәзер чыгып бетәләр. Иртәгә иртә белән Оренбургта булырга кирәк аларга.
Урядник килеп киткәннән соң аш-суның тәме һәм ләззәте югалды. Ашыгыч рәвештә Миңлебайны озату чараларын күрү, кайгырып елашулар башланды. Бәхтияр белән Гатау, атларны юлга әзерләп куярга дип чыгып киттеләр.
Мунчадан чыгып, Миңлебай белән Мәрьям дә килеп керделәр.
- Әйдә, улым, утыр! – диде Хисамый. – Килен дә ашап-эчеп алсын. Әле генә урядник килеп китте.
Җәләй, сөяк кимереп майланган кулларын тастымалга сөртә-сөртә:
- Син инде, кияү, уңны-сулны аера белә торган кеше. Үзеңә кирәген үзең аңлап, хезмәтеңне яхшы гына үткәреп кайтырга тырыш. Безгә дөнья малы кирәкми. Әнә, барысы да сезгә кала...
Бераз вакыт тын гына ашап утырдылар. Аннан соң Миңлебай:
- Әти, мин үзем генә китәрмен микән, берәрсе озата барырмы? – дип сорады.
- Килен белән Гатау Оренбурга кадәр озатып кайтырлар, - диде Хисамый. Тәрәзәдән үрелеп кенә карап алды да: - Әнә, Бәхтияр Җәләй коданың атын җигеп алып килде. Килен белән син чанага утырырсыз, Гатау синең атка атланыр...
Миңлебай белән Мәрьям юл киемнәрен киенеп алдылар. Мәгузәнең аларны озата чыгарлык хәле юк иде. Авыру ана улын үз янына чакырып китерде дә, аны муеныннан кочаклап алып:
- Исән-сау гына йөреп кайтырга язсын инде, балам! Шушы яшеңә кадәр дөнья рәхәтен күреп үсмәдең инде, - диде. Ул үксеп елап җибәрде.
27.
Миңлебай Мәрьям янына чанага менеп, аның белән бер юрганга төренеп утырды. Гатау исә, күңеленнән бик риза булып, Миңлебай абзыйсының яхшы иярле атына атланып алды. Кулындагы җиз башлы зур камчыны селеккәләп, авылдан чыкканчы кешеләргә күрсәтеп һәм очынып барды.
Башка авыл егетләре Красногор күперен үткән һәм текә генә биек яр буендагы зур авылга якынлашып баралар иде инде. Миңлебай аларны куып җитәргә ашыкмады. Ул, егетләргә якынлаша башлагач та дилбегәсен тартарак төште. Карт җирән чабышкы, шунда ук юыртуыннан туктап, акрын гына атлап бара башлады.
Төнге тынлык хәзер юкка чыккан. Каршы яктан салкын җил исеп, юл буенча карны себертеп тора. Мәрьям Миңлебайның аяклары тирәсендәге юрган кырыен кыстыргалап куйды, ә үзе аңа тагын да якынрак сыенды. Ул, чеметеп-чеметеп ала торган ачы җилдән капланып, битләрен Миңлебайның күкрәгенә куйды.
Атларга атланып алдан баручы егетләрнең һәммәсе дә исерек. Анда руслар өчен русча, татарлар өчен татарча көйгә гармун уйнап баручылар да бар. Миңлебай белән Мәрьямгә һәр ике гармунның да өзек-өзек авазлары гына ишетелеп, колак төпләрендә кышкы салкын шикелле үк шыксыз «гоңгылдау»лар яңгырап тора. Гармун тирәсендәгеләрнең кычкырып җырлаулары ишетелә.
Җырны яхшырак тыңлау өчен дип, Мәрьям акрын гына башын күтәрде. Шул вакыт Миңлебай аңа елмаеп кына карап куйды. Ләкин Мәрьямгә бу елмаю һич тә ошамады. Миңлебайның җитди кыяфәтенә мондый ясалма елмаю бөтенләй килешми иде. Бу елмаюдан аның битләре һәм күз тирәләре җыерчыклана, күз карашы юашлана һәм ул үзе кызганыч бер хәлгә керә. Мәрьям, яшь белән бозланып каткан озын керфекләрен күзләренә төшереп, яңадан Миңлебайның күкрәгенә йөзен салды.
Атлылардан дүрт-биш кеше, ниндидер онытылган әйберләрен кинәт хәтергә төшергәндәй итеп, тиз генә артка борылдылар. Шулар арасыннан ук берсе, гармунчыга таба камчы изәп, нәрсәдер кычкырды. Аның әллә нинди начар сүзләр кушып сүгенүе ишетелде. Гармунчы һәм башка кайбер егетләр дә тукталып көтә башлады.
Җирән чабышкы аларга атлап кына барып җитте, һәм егетләр Миңлебай белән Мәрьям утырган чананы як-яктан камап алдылар.
Алар һәммәсе дә Алабайтал авылы егетләре булып чыкты. Барысы да форма буенча тегелгән хезмәт киеменнән. Өсләрендә мамыктын сырып эшләнгән күк гимнастерка, ботларында шундый ук сырган чалбар, башларында зәңгәр тасмалы күк фуражкалар. Аякларында күн итекләр.
Алардан берсе:
- Ә-ә, Миңлебай! Син нәрсә, болай юрганнарга төренеп туйга барасыңмы әллә? – дип кычкырып җибәрде. Калганнары шаркылдап һәм Миңлебайны мыскыл итеп көлештеләр.
Арттан икенче бер калын тавыш:
- Бирегез әле миңа шунда үтәргә! Нәрсә ул анда суфыйланып бара? – диде.
Ул, атының тезгеннәрен тарткалап, алга үтә башлады. Аның зур гәүдәле кара аты, киң күкрәге белән башка атларны этәрә-этәрә чанага якынлашты.
Миңлебай аны тавышыннан ук таныган иде инде. Бу – Гәрәй исемле усал һәм үзсүзле егет иде. Ул, тупас кына зур кулы белән Миңлебайның чикмән якасыннан эләктереп алды да, аны күтәреп торгыза башлады. Аның икенче кулында аракысы яртылаш эчелгән шешә иде. Ул, шешәне Миңлебайга сузып:
- Нәкъ синең өчен генә калдырылган иде бу, туган! Авызыннан гына эч тә җибәр! – диде.
Миңлебай аңа ачуланмый гына елмаеп карады да, Гәрәйнең баш бармагын бик нык каерып, аның кулын чикмән якасыннан ычкындырды һәм киредән чанага утырды.
Гәрәй, Миңлебайның бу эшенә сокланып караганы хәлдә:
- Но, уңган егет син, туган! Көч тә бар, акыл да бар синдә. Мин синең кебекләр белән сугышырга яратмыйм, - диде.
Башкалар тагын көлешеп алды. Тик бу юлы инде алар Миңлебайдан түгел, бәлки үзләренең авылдашы Гәрәйнең тапкыр сүзле булуын яратып көләләр иде.
Миңлебай да көлеп җибәрде. Ул, бу хәлдән күңеле күтәрелә төшеп:
- Син әллә чынлап та минем белән сугышырга дип килгән идеңме? – диде.
Гәрәй, һичбер уен-көлкесез генә итеп:
- Синең урында башка кеше булса, валлаһи, кыйнап ташлый идек, - диде.
- Нәрсә өчен?
- Әллә кемнәргә ачу килә. Аракы йөрәкне талый. Менә шуның өчен!
Гәрәй сүзеннән кинәт кенә тукталып калды. Ул, Миңлебай янында утырган Мәрьямгә таба ымлап:
- Син шул арада өйләнеп тә алдыңмы әллә? – дип сорады.
Миңлебай, башы белән генә ымлап һәм елмаеп, «әйе» дигән мәгънәне аңлатты.
Гәрәй, кулындагы шешәне һавада селтәп, авылдашларын кисәтеп куйды:
- Ипләп кенә, егетләр, сүгенәсе, начар сүз әйтәсе булмагыз анда!
Ул, аты чана кырыеннан атлап барган хәлдә, шешәсендәге аракыны тиз-тиз генә эчеп бетерде. Гармунчы җиңел генә бер җыр көенә уйный башлады. Егетләр җырлап җибәрде.
Гәрәй аракыдан бушаган шешәне ыргытып калдырды да, исерек башын ияр кашагасына салып, җырга кушылмыйча гына тыңлап барды. Ә тегеләр җырлап бетергәч, башын кинәт кенә күтәреп һәм бөтен гәүдәсе белән артка чайкалып:
- Эх-х! Тапкан маллар, сөйгән ярлар бар да ятларга кала, - дип, бөтен даланы яңгыратып кычкырып җибәрде.
Егетләр өченче мәртәбә шаркылдап көлеште. Әмма хәзер алар үзләренең дустын кызганып, аның белән бергә һәммәсе дә ачынып көләләр иде. Аларның исерек көлү авазлары кар белән капланган киң далада шыксыз һәм авыр тойгылар калдырып яңгырады.
Гәрәй һәм аның иптәшләре атларын чаптырып алга үттеләр. Миңлебай, юлга чыкканнан бирле үзен изеп килгән күңелсез уйлар эченә чумды. Ул бүген – туган авылы, ата-анасы, туган-тумачасы һәм сөеп алган тормыш иптәше белән генә түгел – яшьлеге белән дә, егет булып йөрүләре һәм кайбер хәлләрдә өстәнрәк карап эш итүләре белән дә саубуллаша иде...
Ә буран көчәйгәннән-көчәя. Бер минут та үтмәде, барлык юлчылар да – атлары, чаналары, гармуннары һәм җыр-моңнары белән – әнә шул буран өермәләре эченә кереп китеп күздән югалды.
1937–1941 еллар, Олы Әтнә, Татарстан.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.