Latin

Казаклар - 7

Süzlärneñ gomumi sanı 4211
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1909
38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Сугышырга төбәп килгән исерекләрнең бишмәт җиңнәрендә агач чукмарлары бар икән. Ләкин Акмырза, берсенә чукмары белән файдаланырга да ирек бирмичә, аны якасыннан тотып алды, тиз генә идән уртасына егып салды һәм аяклары белән типкәли дә башлады. Ә Бәхтиярны өч исерек өч яктан камап, чукмарлары белән аны кыйный да башлаганнар иде. Бәхтиярның хәле чын-чыннан мөшкелгә әйләнеп баруын күреп торучы Миңлебай энесе Гатауга кычкырды һәм Бәхтиярга булышырга кирәклек турында ымлап күрсәтте. Гатау ишек тирәсендәрәк чуала иде. Ул, үзенең көчле гәүдәсе белән ныклы сикереш ясап, бер секундның эчендә түр якка килеп җитте. Сәке кырыендагы гармунны ничек эләктереп алуын үзе дә сизми калды. Һәм шул ук мизгелдә Бәхтияр тирәсендәге исерекләрне гармун белән бер-бер артлы дөмбәсли дә башлады. Гармун берсенең башына, икенчесенең авыз-борынына, өченчесенең колак төбенә һәм тагын әллә кайсы җирләренә эләкте. Бәхтияр тирәсендәгеләр бер-бер артлы читкә тайпылды. Аларның чукмарлары уендагы егетләр кулына төште, һәм аларны үз чукмарлары белән үзләрен кыйнарга керештеләр... Гарифҗанның кешеләре берәм-берәм ишектән чыгып кача башлады...
Гатау, урталай өзелгән гармунның ике кисәген ике кулында тотып, идән уртасында басып калды. Егетләр һәм кызлар, күңелле генә көлешеп, аңа карадылар. Аның талчыга төшкән сары йөзендә һәм куе зәңгәр күзләрендә ашкыну, дәртле ашкыну нурлары балкый иде. Кулындагы гармун кисәкләрен ул сәкегә ыргытты. Кемнәрдер көлешә-көлешә аларны тотып алды. Гатау исә, җиңелчә генә хәрәкәт ясап тыпырчынды да идән уртасыннан бер-ике әйләнеп:
- Егетләр, уенны туктатмыйбыз! Кая, кызлар, тарак белән көйләп җибәрегез әле, башлап үзем биим! – диде.
Хатын-кызлар ягында үзара пышаң-пышаң сөйләшүләр булып алды. Хәнифә кызларның әле берсе, әле икенчесе белән сөйләште. Аннан соң, арада оста уйнаучылардан Сәрвәр, Мәрвәр һәм шадра Марзия, башларыннан таракларын ала-ала, бер тирәгәрәк җыелдылар. Хәнифә Гөлсемне дә таракта уйнарга кыстый башлады. Ә Гөлсем, шәле белән нык кына капланып актарына-актарына, күкрәк кесәсеннән кубыз китереп чыгарды. Һәм чаршау кырыендагы тарак осталары янына барып басты. Аның кулындагы кубызны күргәч, уендагылар шатлыктан шау-гөр килеп, уен-көлке сүзләр әйтешә башлады. Гатау исә:
- Булды гына, гармунның кирәге дә юк хәзер безгә! – дип кычкырып җибәрде.
Гөлсем, иреннәрен матур гына бөрештереп һәм кубызны алгы тешләренә терәр-терәмәс кенә куеп, «Әпипә» көен уйнап җибәрде. Юка гына кәгазь куелган тарак тешләрен иреннәренә терәп, башка кызлар Гөлсемгә кушылды. Егетләр такмак әйтергә кереште.
Гатау шактый озак биеде. Аның белән башта Хәнифә, аннан Мәрьям җиңгәсе биеделәр. Ләкин ул һаман дәвам итте. Гөлсем, кубыз уйнаудан туктап, Гатау белән биергә төшү өчен җыена башлады. Ләкин, моны күреп, икенче яктан Сәрвәр төшеп тә китте. Ул шулкадәр ашыга иде ки, шәленең идәннән сөйрәлгән кырыена абынып, чак кына егылмыйча калды. Ләкин ул үзенең хатасын шунда ук төзәтте һәм, орчык шикелле бөтерелгәләп, матур гына итеп биеп китте. Кайберәүләр шактый ук кычкырып көлешеп алсалар да, такмак әйтүчеләр дәртләнеп-дәртләнеп дәвам иттеләр:
Әй икегез, икегез,
Икегезнең битегез,
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез.
Алар бик озак һәм кызып биеделәр. Гатауның маңгаеннан һәм битләреннән бөрчек-бөрчек тир тамчылары ага башлады. Гөлсемнең Сәрвәргә ачуы килде, ул кубызын киредән күкрәк кесәсенә салып куйды. Ә Сәрвәр, ул Гатауны аяктан егарга тели иде булса кирәк, һаман бөтерелепме бөтерелде. Таракта уйнаучылар да, шулай ук такмак әйтүчеләр дә тәмам арыдылар. Алар, көлешеп, берсенә иярә икенчесе акрын-акрын тукталып беттеләр. Ләкин Гатау белән Сәрвәр һаман биеде. Алар уйнаучыларның тукталуын да, кешеләрнең эчләрен уа-уа көлешүләрен дә сизмәде...
Шул вакыт, бөтен шау-шуны басып үтеп, кемнеңдер ачы тавышы ишетелде:
- Мулла килә, мулла-а!
Ябырылып тәрәзәдән караучылар аның сүзләре дөрес икәнен раслады:
- Егетләр, мулла килә!
- Чукмар башлы яшел таягын болгый-болгый килә, егетләр!
Өй эчендәгеләрнең барысы да ишеккә атылды. Сәрвәр белән Гатау да, икесе бергә бөтерелеп, ишектән тизрәк чыгып калу өчен ашыгучы кешеләргә кушылып китте...
Шулай итеп уен таралды.

21.
Төн шактый гына салкын булып, җил искәләп һәм карларны себертеп тора иде. Пар ат җигелгән иң алдагы чанага, чана өстенә корылган чуар чыбылдык эченә кереп, Миңлебай белән Бәхтияр утырдылар. Гатау аларның кучерлары булды. Икенче һәм өченче чаналарга бәет әйтүгә яхшырак кушылырдай егетләрдән алтысы, дүртенче чанага бәетче Гыйльметдин һәм тагын ике егет, калганнарына да икешәр-өчәр кешедән урнаштылар.
Капканың тышкы ягында, урамда, бәет әйткәнне тыңлау өчен җыелган ирләр, хатын-кыз һәм бала-чагалар шаулый. Аларны ишетеп, бәетче Гыйльметдиннең йөрәге ярсый. Аның тизрәк бәетне башлап җибәрәсе килә. Менә кешеләр чаналарга урнашып беттеләр. Хисамыйның:
- Барысы да булды. Башласаң да ярый инде, Гыйльметдин энем! – дигән сүзләре ишетелде.
Урамда һәм ишегалдында халык тынып калды. Капканың ачылуын да көтмәстән, Гыйльметдин бәет әйтә башлады. (Халык шулай «бәет» дип атый иде. Казахларның «Сәүлемай» көенә тартым, ләкин үзенә аерым бер моң белән әйтелә):
Мөҗарибат якын ирде Диаим бән делләрем,
Рәхатендин җан гүзәл яшь Кызлари бән үтмәдем.
Мәгузәнең бәет әйткәнне тыңлап каласы килә иде. Ул, күзләреннән аккан кайнар яшь тамчыларын яулык почмагына сөртә-сөртә, байтакка кадәр капканы ачмый торды. Ул арада Гыйльметдин бәетнең яңа бүлеген әйтә башлады:
Бел яратмыш хак кәрима
Кызлар оҗмах нигъмәти, - башкалар аны күтәреп алды:
- Мәюсән җиңгән егетләр
Таба җан тик ләззәти.
Мәгузәнең бирелеп тыңлавының чиге юк иде. Хисамыйга хатыны капканы һичбер вакытта да ачмас кебек тоелды. Ул, тиз-тиз генә барып, Мәгузәне читкәрәк этәреп җибәрде һәм капканы үзе ача башлады. Бәет әйтүчеләрнең тамаклары һаман саен көйгә салына һәм дәртләре үскәннән-үсә барды:
Гөлбакчага чыгар таңда Шәлен салып муенына,
Ихтиярсыз гашыйк булып Гизләер сән куенына.
Иштиһа зәүкыни салыр Кальбә нечкә билләри, - атлар капкадан чыга башлады:
- Хәйран итәр гаклымызный Зифа нәзкәй буйлари.
Бәет тыңларга килүчеләр берничә минутка тын калды. Алар, урам буенча өермәле кар тузгытып киткән чаналарның артлрыннан карап, зур игътибар белән тыңлап тордылар. Тынлыкны беренче башлап Өчтерсәк Хәсәннең хатыны Сәлихә бозды:
- Нәрсәгә авыз ачып карап торабыз? Алар барыбер яңадан монда килмиләр инде!
Арадан берсе:
- Тик кенә тор әле, тыңлыйк! – дип, ачуланып әйтте.
- Сүзләре ишетелмәгәч, нәрсәсен тыңлыйсың инде аның?!
Кемнәрдер урыннарыннан кузгала башлады:
- Киттек Җәләй картларга!
- Әйдәгез, әй, малайлар! Мылтык атканны ишетми калабыз.
Төн йокыларын калдырып бәет тыңларга килүчеләр кыз йортына таба киттеләр.

22.
Җәләй картның өе тирәсенә бала-чага кичтән үк җыела башлаган иде инде. Кечкенә капка да, шулай ук зур капка да төбенә кадәр ачып куелган. Кеше шулкадәр күп, урам белән ишегалдын аерырга да мөмкин түгел. Олылар, төркем-төркем өелешеп, әңгәмә кора. Бала-чага ишегалдына үтеп керү өчен эткәләшә. Зур капканың бер ягында Өчтерсәк Хәсән, икенче ягында Габдулла – икесе дә мылтык тотып, кирәкле минут килеп җитү белән үк атарга әзерләнеп торалар. Өчтерсәк Хәсән янында аның бик күп сөйләшә торган хатыны Сәлихә тора. Ул, иренең колагына гына иелә-иелә, сүзләрен тизрәк әйтеп бетерергә теләгәндәй ашыгып, нәрсәләрдер сөйли. Менә кешеләр нәкъ дулкын шикелле чайкала башлый. Төрлесе төрле яктан:
- Киләләр, киләләр!
- Кияүләр килә! – дип хәбәр бирә.
Кешеләр кинәт кенә тынып кала. Алар чанада килүчеләр тарафыннан әйтелгән бәетне тыңларга керешә:
Җөмлә кайгым заел улды Назина җар куенина,
Җаныңны фида әйләрсең Ышбу кызның җулына.
Иң алдагы кияү чанасы Җәләй картның капкасы турына килеп тә җитте. Менә-менә атлар капка алдында өелеп торган кешеләрне бәргәләп һәм таптап ишегалдына кереп китәчәкләр дип уйларлык дәһшәтле күренеш туды. Хатын-кыз һәм бала-чагаларның кайберләре чыр-чу килеп читкә йөгерделәр. Әмма атларга турыдан-туры гына кереп китәргә ирек бирелмәде. Ике таза егет кияү чанасына җигелгән ике усал атның тезген һәм дилбегә башларыннан эләктереп алдылар. Егетләр, барлык көч һәм авыр гәүдәләре белән асылынып, атларның башларын түбән ияргә, аларны ничек тә үзләренә буйсындырырга һәм киредән борып җибәрергә тырыштылар. Гатау белән Бәхтияр исә, дилбегәне каккалап һәм атларны чыбыркы белән куркытып, егетләрне җиңү һәм ишегалдына кереп китү өчен ымтылдылар. Арттагы чаналар белән дә шундый ук хәл иде... Ләкин, нәкъ умарта кортлары һәм аларның аналары шикелле үк, барлык мәсьәләне кияү чанасының кайда булуы хәл кылганлыктан, әлеге ике таза егет янына тагын берничә ир һәм егет килеп булыша башлады...
Атларның чыннан да баш бирмичә кереп китүләре мөмкин иде. Өчтерсәк Хәсән белән Габдулла, үз урыннарында гына басып, мылтыкларын ату өчен әзер хәлдә тоттылар. Бу вакытта инде, халыкның аяк астына чәчү өчен әзерләнгән һәм зур агач табакка тутырылган бавырсакны алып, Хәнифә дә өйалды түбәсенә менеп басты. Ә бәетчеләр, боларның берсенә дә игътибар итмәгән кебек, бәет әйтүләрен һаман дәвам итте:
Мисле мәҗнүн кылды бәни
Бу гыйшыклык хәлләри,
Зәгъферан тик саргаепдур
Җан фәкыйрьнең йөзләри.
Атларны өч мәртәбә кире борып җибәрделәр. Егетләр үзләренең батырлыклары белән мактанышып, башка кешеләр шушы вакыттагы ыгы-зыгы кызыгыннан һәм бәет тыңлаудан кәефләнделәр.
Аһ, бәнем чын тәлимәм,
Догамыздыр ышбу яр,
Күрмәк өчен гөл йөзеңни
Газиз улдым би карар...
Кияү һәм бәет әйтүчеләр авылның һәрбер урамыннан икешәр һәм өчәр мәртәбә үттеләр. Авылда, туйның булуы турында белмәгән, кабат-кабат әйтелеп йөрелгән бәетне ишетмәгән кеше калмады. Атлар дүртенче мәртәбә килгән вакытта, Җәләй карт үзе чыгып, егетләргә бу уенны туктатырга кушты. Кешеләр барысы да, килүче атларга юл ачып, читән һәм койма буйларына сыендылар. Әйләнә-тирәне искиткеч тирән тынлык каплап алды.
Көчле дәрт белән әйтелгән бәет авазлары ерактан ук яңгырап ишетелеп килде:
Бакчадагы гөл чыбыкның
Башина был-был кунар,
Зифа егет гүзәл яргә
Кочаклашып буй сынар.
Беренче ат капкадан килеп керүгә Өчтерсәк Хәсән белән Габдулла һавага таба мылтыктан атып җибәрделәр. Атлар, кинәт кенә сикергәләп читкә тайпылдылар да, тагын алга ташландылар. Мылтыктан атучылар икенчесен корган арада ике-өч чана ишегалды уртасына кереп туктаган иде инде. Дүртенче ат капкадан кергән вакытта көчле ату тавышлары яңадан кабатланды.
Өйалды түбәсендә басып торучы Хәнифә дә эшкә керешкән иде инде. Ул, беренче ат капкадан кергәннән алып иң актык чана кереп туктаганга кадәр, ишегалдына һәм кешеләр өстенә бертуктаусыз учлап-учлап бавырсак сипте. Бәет тыңларга килүчеләр, ябырылып, берсен-берсе төрткәләшеп, җирдән бавырсак җыярга кереште...
Кияү озата килүче кодалар чаналарыннан озак төшмәде. Алар, кайсылары тезләнеп утырган, ә кайберләре чана өстендә аягүрә баскан килеш, берсен-берсе кочаклап яки берсенең иң өстенә икенчесе таянып, һаман бәет әйттеләр.
Бавырсакларның кар астына һәм чана араларына кереп югалганнарына кадәр эзләп алынды һәм көлешә-көлешә шунда ук ашалып бетелде. Шуннан соң гына кешеләр бәет әйтүче кодаларның чаналары тирәсенә җыелды. Кодалар уртада калды. Ишегалдында һәм урамда бәет тыңлау өчен кирәкле булган тынлык урнашты:
Суларыгыз эзгә үзгә, Кулымда көмеш йөзек,
Күп илләрни гизеп йөреп Тапмадым синдин төзек.
Гөлбакчада йөргән чакта Башмагыма кар тигән,
Рәхмәт төшсен әнкәсенә, Сөйгәнеңә бар дигән.
Иртә сөбхан җил исәдер, Ярима сәлам диген!
Мәхсудемез хасил улды, Әлхәмделилла шөкер.
Шуның белән бәет әйтелеп бетте. Чана башына менеп баскан Бәхтиярның:
- Әссәламегаләйкем, кодалар! – дигән сүзләре яңгырап ишетелде.
Аңа каршы:
- Мәгаләйкемәссәлам! Әйдүк, хуш килдегез, кодалар!
- Әйдүк-әйдүк, төшегез чаналардан!
- Бик хуш килдегез! – дигән җаваплар кайтарылды.
Бу вакытта Миңлебай белән Бәхтияр өйалды ишеге янына барып басканнар иде инде. Бәхтияр ишеккә куллары белән төрткәләп карады. Ләкин ишек ачылмады. Бәхтияр, үзе белән килүчеләргә мөрәҗәгать итеп:
- Монда әле, егетләр, килүен килдек тә, кайтып китәргә туры килер, ахры, - диде. Башкалар:
- Нәрсә, нәрсә бар тагын анда? – диештеләр.
- Ишекне ачмыйлар, кайтып китәргә туры килмәгәе, дим.
- Ачмасалар ни, тип тә ват! Анлык кына көч юкмы әллә синдә?
- Катып-туңып килгәч, ничек тә өйләренә кереп җылынырбыз инде, егетләр!
- Әйе, нәрсә булса да эшләргә кирәк.
- Бәхтияр үзе ишекнең телен белеп җиткерми торгандыр ул. Кая, үзем барыйммы әллә булышырга?
Шул вакыт ишекнең эчке ягыннан «Ишек бавы» җырын әйтүче кызлар тавышы ишетелде. Җырны Сәрвәр башлый, башка кызлар аңа кушылалар иде:
Ишек бавы бер алтын,
Безнең апай мең алтын,
Җылыныйм дисәң, бер алтын
Бир, җизни, тыш бик салкын.
- Җизни килгән икәнен дә, тышның бик салкын булуын да беләләр, ә үзләре һаман кертмиләр, карагыз әле сез боларны, егетләр! Дөньяда шундый усал балдызлар да була икән тагын, - диде Бәхтияр. Ул ишекне тагын да катырак дөбердәтә башлады: - Ягез әле, кызлар, туңдырып бетердегез бит инде!
Ә кызлар берөзлексез үзләренекен җырлап торды:
Безнең апай гәүһәрдер,
Тәннәре чын мәрмәрдер,
Ләгыль, якут, гәүһәрдер,
Авызы балдыр, кәүсәрдер.
Зур дәүләт ич, җизни, бу.
Тагын моннан зур ни бар?
Торма малың кызганып,
Җан бирсәң дә урыны бар.
Бәхтияр ишекне тагын да катырак дөбердәтә башлады. Ул:
- Мәгез инде, кызлар, бүлешегез шунда үзара, - дип сөйләнә-сөйләнә, өйалды ишегенең өске ярыгыннан кызларга акча бирде.
Ләкин ишек һаман да ачылмады. Кызлар «ишек бавы» өчен акча сорауларын дәвам итте:
Бирсәң күп бир син безгә,
Без разый түгел әзгә,
Яудыр алтын, көмештән,
Бакыр төрмә кәгазьгә.
Бәхтияр тагын ишек ярыгыннан акча сузды, һәм кызлар ишекне ача да башладылар. Әмма Бәхтиярның чамалап алып килгән акчасы бирелеп бетмәгән икән әле. Ул, кеше-кара күргәнче биреп калу теләге белән, калган берничә тиен акчасын тиз генә Сәрвәрнең кулына тоттырды һәм:
- Әй, кодача, алай ашыгып ачмыйлар аны! – дип, тегенең колагына гына пышылдап куйды.
Кунакларны бик зурлап һәм хөрмәт белән өйгә керттеләр.


23.
Кунаклар сәкегә утырышты. Өчтерсәк Хәсән аш өенә кереп киткән иде, ул аннан кечкенә генә җиз ләгән белән гаять зур җиз комган тотып, иңбашына баш-башлары кызыл белән чигелгән киң һәм озын сөлге салып чыкты. Ләгәнне сәкенең уртасына куйды, аннан соң түр почмакта утыручы Миңлебайның алдынарак шудырды да:
- Кияүдән башлап җибәрик әле, - диде.
Ул шулай табындагыларның һәммәсенең дә кулларын юдырып, авызларын чайкатып чыкты...
Ашау әйберләреннән иң элек токмач килде. Токмачтан соң табак тутырып ит һәм куллама («бишбармак» яки «алдама» дип тә атала), аннан соң кияү пилмәне һәм кияү бәлешләре китерелде.
Гадәт буенча үткәрелә торган туйларга туры китереп, Миңлебайдан башкалар һәммәсе дә өс һәм баш киемнәрен (түбәтәйләр генә үз урынында калды) салып утырдылар. Миңлебай исә, өй эчендә гаять эссе һәм бөркү булуга да карамастан, өстендәге соры чикмәнен һәм аның өстеннән киелгән кара җиләнен салмады. Җилән өстеннән чорнап-чорнап куелган кызыл билбавын да чишмәде, башындагы камалы бүреген тагын да басыбрак куйды. Аның маңгаеннан һәм битләреннән бөрчек-бөрчек тир тамчылары агып торды. Чаршау артындагы кызлар, шаяртып, аның җилкәсенә инә белән чәнечтеләр. Ләкин Миңлебай бер сүз дә әйтмәде һәм чыраен да сытып күрсәтмәде. Кызларның сынауларына каршы ул түзәргә, бары тик түзәргә генә тиеш иде.
Бәхтияр, мәҗлесне күңелле итеп уздырыр өчен үзенең барлык көчен салды. Чаршау артындагы кызлар да аның белән күбрәк шаярдылар, аңа һәрвакыт инә белән кадап, аны кычкыртып һәм сикертеп кенә тордылар. Бәхтияр, тәненә инә кадалган саен:
- Харап итәләр мине монда, егетләр! Бу Сәрвәр кодача бигрәк усал булып чыкты. Туйдырыйк әле шуларны бер, - дип сөйләнә-сөйләнә, аерым табак яки тәрилкәгә салып, кызлар ягына токмач, ит, пильмән чыгарып торды.
Кечкенә подноска катырылган баллы бавырсак иң актыктан китерелде. Аны чыгаручы Өчтерсәк Хәсән, подносны табын уртасына куйды да:
- Менә, кодалар, теләсәгез нәрсә эшләтегез! Пешерүе бездән булды, ашавы – сездән, - диде.
Бәхтияр аның масаюлы кыяфәтеннән көлеп җибәрде, һәм ул шунда ук кодасы белән «сатулаша» башлады:
- Ашавы сездән, дип соң, бу нәрсәне пычаксыз ашап булмый инде аны. Ашатасыгыз килсә, пычак китерегез!
- Бездә пычак юк шул инде, кода, гафу итәсез!
- Әле яңа гына бәлеш кискән пычак та ярый безгә. Үз кеше итеп кенә, син безгә шул пычакны чыгарып бир инде, Хәсән кода!
- Егет кешенең кесәсендә бер сум акча белән бер пәке йөрергә тиеш, диләр бит. Шуның шикелле...
Хәсән кодасы белән эш чыгарлык булмагач, Бәхтияр Миңлебайга карап сөйли башлады:
- Нишлибез соң инде? Монда, туганкай, синнән дә газапланып утырган кеше юк, берәр әмәлен табасыңмы әллә? Кактырып-суктырып та әйтеп куйдылар. Бер сум акчаны ишектән кергәндә биреп калдырдык... Синдә юкмы соң берәр пычак кебек нәрсә?
Миңлебай:
- Бер нәрсә бар иде бугай шунда, казан кыргычы сымак кына, - дип сөйләнә-сөйләнә, кесәсен актарырга кереште.
Аның кесәсеннән ялтырап торган ак калай саплы пәке чыкты. Бәхтияр, бу пәкене кулында әйләндерә-әйләндерә, озак кына мактап торды. Шул арада табындагыларның һәркайсысы өстеннән күз йөртеп чыкты да, пәкене бәетчегә сузып:
- Моны син башкарып чык инде, Гыйльметдин абзый! – диде.
Гыйльметдин табын аша үрелеп кенә пәкене алды. Күзләрен челт-челт йомгалап, ишек янындагы бала-чагага таба ияген һәм кып-кызыл түгәрәк сакалын кагып куйды. Пәкене малайларга күрсәтеп кенә алды да:
- Ай-һай, пәкесе лә пәкесе! Үзе көмеш саплы, үзе алтыннан ясалган икән. Моны кайнеләрнең кайсысы эләктерер икән? – дип сөйләнә-сөйләнә баллы бавырсакны кискәләргә һәм кодалар алдына бүлгәләп куярга кереште. Сәлихә белән Хәнифә исә, түгәрәк чынаякларга каты гына чәй ясап, берәм-берәм кодалар ягына чыгарып тордылар.
Бүгенге көнгә карата Бәхтиярның тагын бер «зур» эше калды. Ул да булса, «үзе көмеш саплы, үзе алтыннан ясалган» пәкене «кемгә әндерек!» кычкыртырга кирәк иде. Бәхтияр ишек катындагы малайларга тиз-тиз генә аңлата башлады:
- Менә шулай. Мин: «Кемгә әндерек?» дип пәкене югары күтәрүгә, «Миңа әндерек!» дигән сүзләрне кайсыгыз элек кычкырса, пәке шуңа була... Кемгә әндерек?!
Ишек катында торучы балаларның һәммәсе дә берьюлы:
- Миңа әндерек! – дип кычкырдылар һәм пәкенең кемгә булса да бирелүен көтеп тора башладылар. Ләкин Бәхтияр пәкене тиз генә ычкындырырга теләми иде. Ул:
- Юк, булмады әле. Кайсыгыз алдан кычкырганны да белми калдым. Я, кемгә-ә әндерек?
- Миңа-а әндерек! Миңа!..
Әмма уен малайлар өчен шактый ук күңелсез бетте. Малайлар янында, үзенең әле сөйләшә дә белмәгән баласы Хөсәенне күтәреп, Сәлихә тора иде. Туйның билгеле тәртипләре буенча, Мәрьямнең иң якын энесе шул Хөсәен булганлыктан, бавырсак пәкесе аңа тиеш иде. Бәхтияр да:
- Булмады, бу егетләр кычкыра да белми икән. Әнә Хөсәен, ичмасам, булдырды, - дип сөйләнә-сөйләнә, пәкене Хөсәенгә тоттырды...
Баллы бавырсактан бушаган подноска, хәлле-хәленчә дигәндәй, һәркайсысы үзенең өйдән үк әзерләп алып килгән акчасын салды. Бәхтияр, төрле уен-көлке сүзләр әйтеп, подносны Өчтерсәк Хәсәнгә алып бирде. Аның аш өеннән әйләнеп керүен көтеп торганнан соң:
- Ярый, егетләр, хуш иттек, - диде...
Кунаклар, яшьләргә исәнлек-саулык, бәхетле тормыш теләп, таралыша башлады...
Алар икәүдән-икәү генә калгач, бераз вакыт өй эчендә тирән тынлык хөкем сөрде. Гадәт буенча, беренче башлап Мәрьям чыбылдык эченнән чыгарга, Миңлебай белән ике куллап күрешергә һәм аңардан хәл-әхвәл сорашырга, ахыр килеп, Миңлебайның чуалтып-чуалтып бәйләнгән кызыл билбавын чишәргә һәм аның киемнәрен салдырып алып куярга тиеш иде. Ләкин, Сәлихә җиңгәсе кабат-кабат өйрәтеп кертүгә дә карамастан, ул гадәтләрнең барысын да шулай кушылганча гына эшләргә уңайсызланып, Мәрьям чыбылдык эченнән чыкмый торды. Барысын да шулай алдан кушканча гына итеп эшләү, ничектер, бик тә коры һәм гаять мәгънәсез кебек тоела иде аңа. Аның күңеле башкачарак бер хәл булуын көтә иде.
Миңлебай исә, шушы тынлыкның үзеннән аерым бер тәм табып һәм ләззәтләнеп, ишек янында баскан килеш кузгалмыйча гына торды. Ләкин ул берничә секундка, бары тик берничә секундка гына шулай түзә алды. Ул, бүреген салып сәкегә ыргытты да, маңгаендагы тир тамчыларын чикмән җиңе белән сөртә-сөртә, чыбылдыкка таба бара башлады. Менә ул барып җитте, менә ул чыбылдыкның бер кырыен ипләп кенә күтәрә башлады.
Нәкъ шул вакытта Мәрьям дә чыбылдык эченнән чыгып килә иде. Ул, шундый кинәт очрашудан сискәнеп куйды да, бер генә авыз сүз дә әйтмичә, Миңлебайның кочагына ташланды. Берсе өчен икенчесе утка керергә дә әзер торган ике яшь кешенең кайнар иреннәре бергә кушылды. Һәм алар, берсен-берсе кысып кочаклаган килеш онтылып, озак кына вакыт тын тордылар. Мәрьямнең күзләреннән шатлык яшьләре, кайнар һәм татлы яшь бөртекләре акты. Ул, Миңлебайның көчле күкрәгенә башын салып, балаларча гамьсез һәм эчкерсез иркәләнү белән аңа сыенды, акрын-акрын гына аның куенына сеңә барган кебек булды...

24.
Җәләй карт кияве белән кызын кунак итүгә бер атна, аларның килеп-китеп йөрүләренә бер ай вакытны чамалап, шул турыда Хисамый кодасы белән дә сөйләшеп куйган иде. Ләкин аңа үзенең бу уйларын тормышка ашырырга мөмкинлек булмады.
Миңлебай белән Мәрьямне «кияү мунчасына» уяткан вакытта таң да атып җитмәгән иде әле. Мунча Җәләйнең үз ишегалдында гына булганлыктан, кияү белән кызны илтер өчен ат җигүнең кирәге булмады. Шулай да, кияү җиңгәсе Сәлихә аларны мунча ишегенә кадәр озата барды. Ул, яшьләр уйный-көлә мунчага кереп киткән вакытта:
- Оза-ак итеп, рәхәтләнеп керегез! Эссесе дә бик һәйбәт, суы да җитәрлек, - дип, үз хезмәтен үзе мактап калды.
Миңлебайлар чыккач, Сәлихә тиз генә мунчага керде. Мунча яккан җиңги өчен дип, кияүнең тәрәзә төбенә куеп калдырган бер сум акчасын алды. Мунчаны яхшылап җыештырды. Шуннан соң мунчага Бәхтияр белән Хәнифә киттеләр.
Кода һәм кодачаларны кияү мунчасына кертү эше кояш чыкканга кадәр дәвам итте. Өчтерсәк Хәсән берөзлексез ат белән йөреп, тиешле кешеләрне ташып торды. Ләкин Хисамый белән Мәгузә кияү мунчасына килмәделәр. Моны ишеткәч, Сәлихә төкерекләрен чәчә-чәчә ирен тиргәргә кереште:
- Алар ни өчен шулай итәләр дисең? Барысы да синең аңгыралыктан. Кем дә кем төп кода белән кодагыйны адәм актыгына калдыра? Әйттем бит мин сиңа, кияүләрдән соң ук кода белән кодагыйга әйтик, дидем.
Хәсән:
- Мин аларга яхшылык ягыннан уйладым бит. Артык кызу мунча карт белән карчыкка ярамас, дип.
Хатыны аңа тынын алырга да ирек бирмәде:
- Уйладым да уйладым! Мондый вакытта уйлап кына калмыйлар аны. Үзләреннән сорарга иде... Юк, мин моны өйдәгеләргә кереп әйтә алмыйм. Бар, ничек кенә итеп булса да алып кил үзләрен!
Хәсән аларга өч мәртәбә барды, ләкин Хисамый һаман үзенекен әйтте:
- Без бара алмыйбыз, кода! Бу бер дә үпкәләүдән түгел. Уйламаган зур кайгы килеп чыкты. Җәләй кода үзе безгә килсен дә, аның белән аңлашып аласы эшләребез бар.
Шулай итеп, бу мәсьәлә зурга күтәрелде. Сәлихә уйлаганча шома гына үтеп китмәде. Бу турыда Җәләй картка әйткәч:
- Хисамый кода алай мунча-мазар өчен генә үпкәләп йөрмәс. Нәрсә булса да башка берәр эш бардыр, - диде дә, тиз-тиз генә киенеп, ашыга-ашыга чыгып китте.
Ул киткәч, Мөршидә Сәлихәдән сакланып кына сорап куйды:
- Әллә кияү белән Мәрьямнең арасы бозылганмы, килен? Араларында ул-бу хәл сизмәдеңме?
- Юк-юк, җиңги, ул турыда уеңа да китерә күрмә! Киявебез бик матур, бик күңелле генә йөри.
Мөршидә карчык, авыр гына көрсенеп:
- Шулай була күрсен инде, я рабби! – диде.
Озакламый, Хисамый кодасын ияртеп, Җәләй үзе дә әйләнеп кайтты. Сәлихә аларны тәрәзәдән күреп калды һәм тиз генә чыгып китте. Мөршидә яулыгы белән йөзен каплады, киштәдә элүле торган чаршауны төшереп, үзе почмак якта бүленеп калды. Тегеләр ишектән килеп кергәч тә, ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән:
- Әйдүк, кода, исән-сау гына торасызмы? – диде.
Хисамый сәке кырыена барып утырды. Ул, сүзне бәлки Җәләй кодасы үзе башлар дип көтеп торганнан соң:
- Бик күңелсез хәлләр бар әле безнең, кодагый, - дип сөйләргә кереште. – Менә Миңлебай киявегезгә, берсекөнгә хезмәткә китәргә дип әйтеп язу килеп төште. Берәр айсыз да китмәс әле дип уйлап йөри идек, - диде.
Мөршидә тыела алмыйча үксеп елый иде инде. Ул, күз яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртә-сөртә:
- Ходаем! Бәхетсез балалар! Куй инде, бу кадәр боларга гына туры килеп торыр икән, - диде.
Җәләй карт башта аны юатып карады. Мөршидә алай да тыелмагач:
- Син, әнисе, үзеңнең хатынлыгыңа барма әле! Еламагаең, гомерең буена улап торсаң да безнеңчә булмаячак бит, - дип тиргәп тә, үпкәләп тә әйтте. – Менә шушы ике көн эчендә нәрсә эшләргә? Туйның эшен ничек итеп бетереп алырга? Ана кеше булсаң, син менә шуны әйт!
Хисамый да Җәләй әйткәннәрне куәтләде:
- Кодагый, һәркайсыбызга да уңайсыз инде бу хәл. Ни эшләмәк кирәк бит, авыр булса да түзәргә туры килә.
Ул, сүзен бүлеп, бераз гына уйланып алды. Аннан соң, бер Җәләйгә, бер Мөршидә ягына карап, дәвам итте:
- Минем уемча, килен төшереп, туйның эшен бетереп алу яхшы булыр иде. Вакыт бик кысынкы инде кысынкысын. Бары белән әмәлләрбез әле шунда...
Мөршидә елавыннан тукталырга тырышты. Ул, ирексезләп аккан күз яшьләрен яулык почмагына сөртә-сөртә:
- Килен төшерүне калдырып торсак та инде... Ике йорт арасында йөрер иде әле шунда, Мәрьямне әйтәм, - диде.
- Алай итәргә ярамый! – дип, хатынына каршы төште Җәләй.
- Әйе, килен төшерми калсак бик күңелсез була ул, - диде Хисамый да. – Дус-дошман арасында да яхшы түгел. Ул бит, киявегез, бүген барып иртәгә кайтыр өчен генә китми. Өч елга китә, нәкъ өч елга!
- Аптыраганнан әйтүем инде, кода, күңелеңә авыр ала күрмә тагын. Ничек итеп әйтсәң дә вай инде моңа, - диде Мөршидә.
Җәләй, мәсьәлә тәмам хәл кылынган кебек кискен генә:
- Мондый хәл булгач, кеше гайбәте, фәләне-фәсмәтәне дип торып булмый инде, кода. Мөмкин булган хәтлесен генә әзерләнерсез дә, иртәгә бетереп тә алырбыз. Без дә күп кеше җибәрмәбез...
Бу вакытта, аларны картлардан бер генә стена аерып торуга карамастан, Миңлебай белән Мәрьям бернәрсәдән дә хәбәрле түгелләр иде әле. Миңлебай, кайнар тары коймагы белән чәй эчкәннән соң, чыбылдык эчендә рәхәт кенә хәл җыеп ята. Мәрьям чынаякларны почмак якка чыгарып йөри иде. Мәрьям, әле «әй» дип тә, «әтисе» дип тә әйтергә күнекмәгәнлектән, Миңлебайны берничек тә атамыйча гына сорау бирде:
- Сине бик тиз җибәреп куймаслар микән инде?
- Кимендә бер ай тотарлар әле. Бәлки, безнең бәхеттән, биш-алты айга да сузарлар. Кайбер елгыларны шулай соң да алалар бит.
Мәрьям, Миңлебайның биш-алты айга калуы тәмам хәл кылынган шикелле аңлап:
- Әмма шулай булса! Әмма сине тагын бер елга калдырып куйсалар! – диде.
Нәкъ шул вакыт, Миңлебайның берсекөнгә китәчәк икәнен әйтү өчен, алар янына Сәлихә керде...

25.
Төш вакытлары якынлашты. Ишегалды һәм капка әйләнәсе туй карау өчен килгән кешеләр белән тулды. Кинәт кенә:
- Киләләр, киләләр!
- Килен килә! – дигән тавышлар әйләнә-тирәне шаулатып җибәрде. Малайларның берсе, шул арада йөгереп барып, капканы ачып та куйды. Гатау:
- Капканы ачарга кем кушты сезгә? Әле беренче килүдә генә кертәләрмени! – дип, бала-чаганы тирги-тирги капканы ябып куйды.
Иң алдагы килен чанасына Җәләйнең карт чабышкысы белән Лор-Лор Ситдыйкның көрән аты парлап җигелгән. Алар, җиңел генә җил капканы бәреп кереп китәрдәй булып, туп-туры Бәхтияр белән Гатауның өстенә килә башладылар. Бәхтияр тиз генә аларның тезгеннәреннән эләктереп алды, сул кулындагы мылтыкны Гатауга сузып, атларны киредән урамга борып төшерә башлады. Ат башында унике-унөч яшьләр тирәсендәге юаш кына бер малай иде. Ул өйдән үк өйрәтелеп җибәрелгән булса кирәк, Бәхтиярның кыланышларына аның бер дә исе китмәде. Киресенчә, атларны яңадан урамга борып төшерүдә ул үзе Бәхтиярга булыша башлады.
Миңлебай белән Мәрьям чыбылдык эчендә иде. Бәхтияр, үзенең шаян сүзләрен аларга да ишеттерергә тырышып:
- Барыгыз әле, бераз туңыбрак килегез! – дип кычкырып калды. Аннан соң янындагы малайларга борылып:
- Менә инде капканы ачып җибәрсәгез дә була, - диде.
«Таянчык бозавын» Барый, Миңлебайның кече энесе тотарга тиеш иде. Ләкин ул, Барый, кечкенә генә ябык ала бозауны лапастан алып чыга алмыйча аптырап бетте. Тагын аз гына азапланса, Барыйның кычкырып елап җибәрүе, ә бавырсак чүпләргә килгән малайларның аңардан көлүләре, аны мыскыл итүләре мөмкин иде. Моны барысыннан да алда Сәрвәр күреп өлгерде. Ул:
- Һай-й, үземнең кечкенә генә акыллы кодамны берсе дә күрми, - дип сөйләнә-сөйләнә Барыйның күңелен күтәреп, бозауны чыгаруда аңа булыша башлады.
Күңеле белән һәрвакыт Сәрвәрне эзләп, күзләре белән аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, адым саен аңа сокланып йөргән Гатау, уңайлы моменттан файдаланырга һәм Сәрвәргә нәрсә булса да әйтергә, берәр сүз кушарга, күңелендәген аңа сиздереп, аңлатып калырга теләп, кызу-кызу гына Барый белән Сәрвәр янына барды.
Сәрвәр, Мәрьям апасы шикелле үк килешле генә таза тәнле, ак чырайлы, сызылып кына торган нечкә кара кашлы, куе соргылт күзле бер кыз булып, Мәрьямгә караганда шаянрак, һәрвакыт шат күңелле һәм уйнап-көлеп йөрергә яратучан. Аның аз гына кыланыбрак, шул ук вакытта үзен-үзе түбәнсетмичә бераз гына эрерәк тотып сөйләшүендә дә, көйдереп алырлык итеп карый торган үткен күз карашында да Мәрьям белән нык охшашлык бар. Бишмәтсез генә, күкрәген кабартарак төшеп, Миңлебай төрмәдән котылып кайткан көнне Мәрьям сөенечкә биргән укалы камзул өстеннән ак алъяпкыч бәйләп йөрү аңа бигрәк тә килешә. Мондый вакытларда Гатау аны тагын да ярата, аңа тагын да соклана төшә, аңардан күзләрен ала алмыйча, озаклап-озаклап карап тора. Моны Сәрвәр үзе дә яхшы сизенә. Һәм ул, юри Гатауның күзләрендә ут уйнатыр өчен, бишмәтсез генә һәм күлмәк җиңнәрен сызганып, тыгыз беләкләрен күрсәтеп йөри.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Казаклар - 8
  • Büleklär
  • Казаклар - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4353
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1871
    42.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4278
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1947
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4392
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4290
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1925
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4342
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4204
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    41.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4211
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1909
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 2578
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1315
    44.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.