LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Казаклар - 6
Süzlärneñ gomumi sanı 4204
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
41.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Кинәт, көчле тартылудан эчке биге йолкынып чыгып, өй ишеге төбенә кадәр ачылып китте. Аннан Бәхтияр килеп керде, һәм ул ишекне тиз генә ябып куйды. Өйдәгеләр барысы да кинәт айныган кебек булдылар. Ләкин Бәхтияр аларга һичбер шатлык китермәде. Аның йөзе куркудан агарынган, тавышы каушаудан карлыккан иде. Ул:
- Миңлебайны алып киттеләр! – дигән сүзләрне көчкә-көчкә генә әйтеп бирә алды. Аңа шунда ук төрле яктан сораулар яудыра башладылар:
- Нәрсә дисең?.. Миңлебайны?.. Нәрсә өчен?.. Кемнәр?.. Кайда алып киттеләр?..
Бәхтияр:
- Туктагыз әле, кызлар, тынымны алырга ирек бирегез! Туктагыз әле, уф-ф! – диде. – Менә шулай... Станицадан пәлитсәйләр килгән. Шулар, теге урядник тәре белән бергәләп, Миңлебайны станицага алып киттеләр... Туктагыз әле, бүлдерми генә торыгыз әле, кызлар!.. Ни өчен дә ни өчен! Анысын әйтеп торалармыни алар.
Бу вакытта инде, маңгаен беләкләре өстенә куеп, йөзе белән сәкегә капланып яткан Мәрьям кызганыч рәвештә үксеп елый иде. Бәхтиярның йөзендәге әйтеп бетергесез үзгәреш, аңардагы чиксез каушау билгеләре Мәрьямгә гадәттән тыш нык тәэсир итте. Аңа, Бәхтияр барысын да белә, ләкин, Миңлебайның башына төшкән бәла бик зур һәм йөрәкне әрнеткеч булганлыктан – тик менә шуның өчен генә – әйтеп бетерми кебек тоела иде.
Хәнифә Мәрьямнең башын тотты; икенче кулы белән култык астыннан эләктереп, аны акрын гына күтәреп торгыза башлады. Ул, ипле генә йомшак тавыш белән:
- Яле, ахирәт, җылама инде ул кадәр! Үз-үзеңне бетермә, бернәрсә дә булмас әле, - дип, Мәрьямне юатырга тырышты. Ләкин Миңлебайга нәрсә булса да булырмы, әллә бернәрсә дә булмый калырмы – анысын Хәнифә үзе дә белми, хәтта ул болар турында уйларга да өлгермәгән иде әле.
Мәрьям, бер кулы белән Марзияга тотынып, икенчесе белән Хәнифәнең иңбашына таянып, сүзсез генә тора башлады. Аның күзләреннән бөрчек-бөрчек яшь тамчылары тәгәри иде. Шул ук вакытта Миңлебайның соңгы җыры аның колак эчендә, миенең кайсыдыр бик тирән урынында кабатланып, йомшак кына тирбәлеп торды: «Нык тот, бәгырем, күңелеңне, Дошман сүзе кермәсен». Ул яңадан сәкегә ауды.
17.
Мәрьямнең үз гомерендә беренче мәртәбә шундый зур кимсетелүгә очравы иде бу. Ата-анасының бердәнбер кызлары булганлыктан, анасы Мөршидә әйтмешли, Мәрьям аларның «кунаклары булып», «уч төпләрендә генә» үсте. Аның анасы еш кына: «Мин кызымны өрмәгән җиргә дә утыртмыйча кадерләп үстерәм. Күз алмамдай итеп тәрбияләгән баламны Котырыкның мәми авызына биреп хур итәмме соң? Дөньяда андый акылга таманнар күп булыр!» – дип сөйләнә торган иде. Мәрьям үзе дә бик акыллы һәм үз намусын үзе саклый белә торган кыз булып, әйләнә-тирә авыл егетләре әйтмешли, Яңа-Чиркасның тоткасы булып үсте. Матурлыгы белән ул беркайчан да масаймады. Матурлыгы һәм үзен-үзе яхшы тота белүчәнлеге аркасында гына була алган өстенлекләрен һичбер вакытта да кешеләрне кимсетү һәм хурлау өчен файдаланмады. Шунлыктан да булырга кирәк, кайда гына бармасын, егетләр һәм кызлар аңа чиксез хөрмәт белән карадылар. Миңлебай белән Мәрьям арасында кайнар мәхәббәт бәйләнеше барлыгын яхшы белгәнлектән, авыл егетләренең күпчелеге бу мәхәббәткә тап төшермәскә тырышып, хәтта аларны төрле хәвеф-хәтәрдән киртәләп килделәр. Нәкъ менә шунлыктан да, Гарифҗан шикелле бай балаларының, – Миңлебайны тере килеш йотарга әзер торуларына карамастан, – аңа берничек тә тешләре үтмичә килде. Бу яктан Миңлебай белән Мәрьям үзләрен тиңсез бәхетле итеп саныйлар, «йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын» дигән мәкальнең кадерен белеп яшиләр иде...
Ә менә бу соңгысы! Бу соңгы хәл, чиктән тыш авыр һәм хурлыклы кимсетелү булып, әле яңа гына чәчәккә бөреләнгән яшь тормышның бөтенләй өзелеп ташлануы булып аңлашылды. Шунлыктан, иптәш кызларының юатулары да, ата-анасының еламсыраган тавыш белән ялынып газапланулары да – болар берсе дә Мәрьямнең күзләреннән өзлексез аккан кайнар яшь чишмәсен туктатырлык көчкә ия була алмадылар.
Ул өзгәләнеп, маңгаен сәке тактасына бәргәли-бәргәли елады. Барысының да чыгып китүләрен, аның фәкать ялгыз үзен генә калдыруларын үтенде. Әнисе:
- Әй балам-балам, гөл бөртегем! Сине ялгызың гына калдырып буламы соң инде? Әти-әниеңне кызгансаң, дошманнарның куанычы артмасын дисәң, үзеңне-үзең кулга ал, тынычланырга тырыш, - диде.
Бераздан Мәрьям тынычлана төште, ләкин берәү белән дә сөйләшмәде. Нәрсә эшләргә, ничек итеп уй һәм фикер йөртергә икәнен үзе дә белә алмыйча тып-тын гына ята бирде.
Җәләй карт, салынып төшкән башын күтәреп тә карамыйча, сәке кырыенда тик кенә утырды. Ул бәлки шулай бер сүз дә әйтмичә уйланып тәүлек буе да утырган булыр иде. Ләкин Мөршидә карчык аңа бу хәлдә озак калырга ирек куймады. Ул, Җәләйнең терсәгеннән ипләп кенә тотты да:
- Әтисе, әйдә, без чыгыйк әле, - диде. Аннан соң, кызларга карап: - Мәрьям янында Хәнифә ахирәте генә калсын да, сез, балалар, өйләрегезгә кайтыгыз инде, - дип өстәде.
Кызлар сөйләшми-шаулашмый гына кайтырга җыена башлады. Мәрьям белән шыпырт-шыпырт кына саубуллашып, Җәләй карт артыннан чыгып та киттеләр.
Бәхтияр ишегалдында тора иде. Җәләй карт аңа:
- Энем, минем бер дә йөрер-нитәр хәлем юк, бу балаларны өйләренә озатып куй инде, - диде.
- Була ул, Җәләй абзый, - диде Бәхтияр. – Мин әле, дошманлык белән йорт-җиргә берәр хәл эшләп ташламасыннар, дип саклап тора идем.
Җәләй карт кызларның урам буенча баруларын күздән югалтканчы карап калды. Шуннан соң, урам бакчаның читәненә сөялеп, яңа яуган йомшак карларга, күктәге кисәк-кисәк ак болытларга, алар артыннан күренеп-күренеп калган айга һәм йолдызларга карап торды. Урамда җил. Салкын. Әле кыш суыгына өйрәнеп җитмәгән битләрне, колак яфракларын өшетә. Җәләй карт башындагы түгәрәк кама читле мескен бүреген ике куллап нык кына басып куйды. Тәрәзәгә күзе төште. Бер пәрдә кырые азрак кына ачык калган икән. Җәләй карт шул тәрәзә янына килде. Куллары белән салкын бүрәнәгә таянды. Өй эченә күз ташлады.
Мәрьям торып утырган иде. Ул, куллары белән аякларын кочаклаган да, билен нык бөгеп, башын тезләре өстенә салган. Хәнифә аның чом-кара чәч толымнарын сыйпап утыра.
Өй эчен авыр тынлык басып алган. Җаннарны тетрәндереп җибәрә торган тынлык, гаять дәһшәтле бер тынлык иде бу. Нинди генә куркынычлар вакытында да каушамый торган атаның йөрәге, эсселе-суыклы булып, калтыранып китте. Аның борын очын ниндидер ачы нәрсә әрнетеп үткәндәй булды. Аның иреннәре дерелди башлады. Аның бөтен гәүдәсе, кинәт кенә көзән җыергандай, тартылып һәм куырылып куйды. Аның хәлсез карт күзләреннән, вак-вак кына бозлар шикелле, салкын яшь тамчылары тәгәрәп төште. Кызгану да, азрак кына юана төшү дә, шулай ук әрнү һәм кимсенү дә бар иде аның бу хәлендә. Әйе, азрак кына юана төшү дә! Бу минутларда карт атаның сынык күңеле: «Болай булгач, артык куркыныч юк инде. Акыллым шул ул минем, кирәк урында үзен-үзе кулга да ала белә», - дип уйлый, шулай дип юана иде.
Шул көннән алып Җәләй бермә-бер картайган һәм исен-акылын югалткан шикеллерәк булып калды. Ни өчендер, ул мөмкин кадәр кызы белән очрашмаска тырышты. Ашаган-эчкән вакытларда бергә туры килсәләр дә, ул Мәрьямнең йөзенә күтәрелеп карамады, аңа бер генә авыз сүз дә кушмады, аның күз алдыннан тизрәк югалу өчен юллар гына эзләп тора торган булды. Аңа, нәрсә генә әйтсә дә, ул бик мәгънәсез сүз булыр, кызының йөрәгенә барып кагылыр да, аңарда ялгышлык белән яңа авыртулар кузгалтып куяр кебек тоела иде. Ул үзенең күбрәк вакытын абзар-кура тирәсендә, мал-туарлар арасында үткәрә. Я аш өендә, я лапастагы печән өемендә ятып ял итә. Хатыны Мөршидә Җәләйнең шундый итеп йөрүен һич тә яратмый, аңа башын күтәребрәк йөрергә куша. Аны ешрак мәчеткә барырга өнди. Боларга каршы Җәләй танавын җыерып һәм кулларын селтәп кенә җавап кайтара. Кайбер вакытларда:
- Үзең белмәгәнне миңа өйрәтмә әле син, хатын! – дип тә кырт кистереп әйтеп куя.
Мөршидә үзе дә Җәләй кебек үк авыр кичерешләр белән яши, аның шикелле үк кайгы һәм хәсрәт утлары эчендә яна, кешеләр арасында кимсенә һәм чиксез дә хурлана, ләкин ул эчендә кайнаганнарның берсен дә тышка чыгарырга яратмый. Шунлыктан да ул барасы җиренә бара, йөрисе урыннарына йөри, күрәсе кешеләрен күрә һәм сөйлисе сүзләрен сөйли. Әмма үз йортында ул да юашланып кала. Аш өендә теге-бу эшләр белән чуалган чагында да, соңгы вакытларда Мәрьям ялгызы гына көн кичергән ак өйгә кергәндә яки ишегалдында йөргәндә дә – һәрбер урында Мөршидә акрын йөри, юан гәүдәле булуына карамастан, күләгә шикелле тын гына шуышып үтә. Әйтерсең лә, һәрбер каты һәм урынсыз тавыш Мәрьямне рәнҗетәчәк, аның нәкъ йөрәгенә барып тиеп, аңа кирәге булмаган артык сыкранулар тудырачак иде.
Буш вакытларын Мөршидә намаз укып, догалар кылып, һәртөрле теләкләр теләп үткәрә. Ләкин ул нәрсә тели, кемнең исәнлеге өчен хәер-дога кыла? Әле кияү булып та өлгермәгән бер егетнең бәладән котылуы өченме? Яки кызының башка юллар белән бәхеткә ирешүен теләпме? Ул якларын Мөршидә үзе дә аңламый, хәтта ул аларны аңларга да, белергә дә теләми. Ул бары тик дога кыла, сәгатьләр буенча намазлык өстендә утырып, алласының азрак шәфкатьле булуын үтенә. Кызы бәхетсезлеккә төшкәннән соң намаз укуын бөтенләй ташлаган ире Җәләйне тиргәштереп ала, аңа үзенең рәнҗүен белдерә:
- Әй-й, аллам! Нинди генә гөнаһе шомлыкларым бар икән тагын? Кара инде син бу картлачны: кешеләргә ачу итеп, аллага үпкәли бит. Шулай булгач, бу өйдә нинди бәхет торсын, бу өйгә нинди бәрәкәт кунсын?!
Миңлебайны ике атналап вакыт станица төрмәсендә яткырдылар. Аны яшерен оешма әгъзасы Остап Петлюк белән бәйләнеш тотуда, Петлюкны качырып җибәрүдә гаепләргә тырышып карадылар. Петлюкның кайда китүен, кайсы юнәлешкә таба юл алуын белергә теләп сорадылар; көн саен, сәгать саен сорау алып, йоклатмыйча, ял иттермичә теңкәсенә тиеп беттеләр. Акмырзаны котыртып карадылар, тик Акмырза бер дә алар кушканча итеп сөйләмәде. Бәхтиярны чакыртып сорау алудан да эш чыкмады...
Ахыр килеп, бик озак азаплангач кына, Петлюк качып киткән төнне гармунчы Нәбиулланың Миңлебайны авылда күрүен әйттеләр. Мондый көтелмәгән хәлдән Миңлебай башта аптырап калды. Шулай да ул бик тиз арада исен җыйды, фикерен туплап өлгерде. Ул, Нәбиулланың күзләренә туп туры карап: «Алдыйсың! Котырыклар сине сатып алган», - дип әйтергә булды.
Ләкин Миңлебай белән Нәбиулланы кара-каршы очраштырып сөйләтә алмый калдылар. Өчтерсәк Хәсән бу ялганны ачып салды. Ул төнне Өчтерсәк Хәсән белән Нәбиулла тегермәндә, Яңа-Чиркастан унсигез чакрым ераклыктагы Алабайтал авылында булганнар икән...
Бу хәйлә дә барып чыкмагач, Гарифҗан һәм аны яклаучылар тәмам коралсызланып калды. Миңлебайны станица атаманы үз янына алдырып, бик озак «үгет-нәсихәт» укыды, «киңәшләр» бирде. Ата-бабасының йөзенә «кара якмаска һәм казаклык исемен пычратмаска» кушты да, Миңлебайны кайтарып җибәрде.
Миңлебайга авылына җәяү кайтырга туры килде. Күптән үк кич булган. Авыл өйләрендә берәм-сәрәм генә лампа утлары яна. Миңлебай, үзләренә кайта торган тыкрыкка борылмыйча, турыдан-туры Мәрьямнәр өенә таба китте.
Мәрьямнәрнең ак өйләрендә ут балкып яна. «Әһә, бик әйбәт, кич утыралар икән», - дип уйлап алды Миңлебай. Менә ул аларның урам як бакча читәне янында тукталды. Өй эченнән тонык кына тавышлар ишетелә. Ләкин нәрсә турында сөйләшкәннәре бик аңлашылмый. Миңлебай тәрәзә янынарак килергә булды. Шулчак өйдә утыручы кызлардан берсе, Мәрьямнең икетуган сеңлесе Сәрвәр:
- Минем күңелем бүген әллә ничегрәк булып, үзалдына куанып тора!.. Мәрьям түти, әгәр дә Миңлебай абзый хәзер кайтса, сөенечкә нәрсә бирер идең? – диде.
Аңар каршы Мәрьямнең сагыш белән юашланган, ләкин күтәренке тавышы ишетелде:
- Әгәр дә юравың юш килеп шушы ике-өч көн эчендә кайтса, сеңлем, сиңа мин үземнең әдрәс камзулымны бүләк итәм!
Сәрвәр куанып кулларын чапты. Ул, нәкъ балаларча беркатлылык белән:
- Кайта, Мәрьям түти, менә күр дә тор, кайта! Хәсән абзый миңа иртә белән үк әйтеп куйган иде инде, - диде.
- Әйдә, бер үзең яраткан гына җырны башлап җибәр әле, Мәрьям, - диде Хәнифә ахирәте.
Мәрьям назландырмый гына җыр башлады, башкалар аңа кушылды:
Агым суларның агуы,
Дагалы атның баруы.
Кайсы илләрдә бар икән
Янган йөрәк даруы?
Миңлебайның кызларны озак моңландырып утыртасы килмәде. Ул, үзенең куе калын, тыңлаучыларга яхшы тәэсир итә торган тавышы белән җырлап җибәрде:
Ач тәрәзәң, күтәр пәрдәң,
Гөл күрмәгән гөл күрсен.
Орма башың, түкмә яшең,
Без күрәсен кем күрсен.
Кызлар Миңлебайның тавышын шунда ук танып алды. Мәрьям тәрәзәнең пәрдәсен зур итеп ачып җибәрде. Куе гөл яфраклары өстеннән тышка карады. Тәрәзә янында, чыннан да, Миңлебай тора иде. Ул, уң терсәген тәрәзә кырыена терәгән дә, үзе тәрәзәгә яны белән тора.
Менә Миңлебай җырлап бетерде. Һәм ул, кинәттән генә борылды да, туп-туры Мәрьямгә карады. Ул киң итеп елмайды, бүреген кул аркасы белән күтәреп куйды. Мәрьям аның саргая төшкән ябык битләренә, шактый гына үскән сакал һәм мыекларына карап, бер сүз дә әйтә алмыйча байтак вакыт аптырап торды. Аның тәрәзә аша урамга, Миңлебайның кочагына ыргытыласы, ә Миңлебайның исә, тәрәзәне рамы-ние белән куптарып ташлап, Мәрьямне үзенең көчле күкрәгенә кысасы килә иде...
18.
Көн иртә иде әле. Акрын гына буран кузгалып тора. Битләрне чеметтереп ала торган ачы салкын җил исә. Мәрьям белән Сәрвәр, шәлләрен битләренә үк төшергәннәр дә, ярым атлап, ярым йөгергәләп баралар. Озакламый алар, киң урамны үтеп, мәчеткә каршы булган тар тыкрыкка керделәр. Бу тыкрык бер ягыннан Тәбәнәк Хәмчкинең, икенче ягыннан Хафиз байның биек читәннәре, озын-озын лапаслары һәм таш сарайлары белән камалган. Киң урамга караганда тыкрык эче тын да, шактый гына җылы да кебек иде. Шунлыктан, тыкрык эченә кергәч тә шәлләрен бераз күтәрә төшеп, кызлар битләрен ачып җибәрделәр. Хәзер алар акрын гына атлап һәм сөйләшеп бара башладылар. Мәрьям:
- Туй көнне Габделхалыйк мәзиннең оннары очмаса да ярап торыр иде инде, - дип, күңелле генә көлемсерәп куйды.
Моннан күп еллар элек Габделхалыйк мәзин, тегермәннән кайтып килешли буранда адашып, далада кала. Чананың астын өскә әйләндереп, шуның куышына кереп ятарга туры килә. Төне буе бүреләр улап чыга. Иртән торып чыкса, мәзиннең капчыкларын бүреләр ерткалап бетергән. Ике олау оны җилгә очкан. Шул вакыттан бирле Яңа-Чиркас авылында буран көнне «Габделхалыйк мәзиннең оннары оча» дигән әйтем яши. Мәрьям дә әнә шул гадәт буенча әйтеп куйды. Сәрвәр:
- Сезнең никахны мәзин укый диләрме? – дип сорады.
- Әйе. Хәлләф мулла укымыйм дип әйтеп җибәргән, - диде Мәрьям. – Ә безнең өчен кайсысы да барыбер.
- Бу Габделхалыйк мәзин, - диде Сәрвәр, - мулла карышкан урында һәрвакыт ул җайлап җибәрә. Һаман саен муллага кире төшә дә йөри.
Мәрьям, каршы якта кеше күләгәсе күреп, сискәнеп куйды.
- Кара әле, Сәрвәр, ул нинди кеше икән? Бер дә урыныннан кузгалмый.
Кызлар аңа шикләнә-шикләнә генә якынлаштылар. Толып эченә яшеренгән кеше Гарифҗан булып чыкты. Ул, кызларның юлына аркылы төшеп:
- Туйларыгыз котлы булсын, Мәрьям! – диде.
Мәрьям:
- Рәхмәт, шулай булсын, - диде дә, Гарифҗанны тиз генә узып киткән Сәрвәр артыннан йөгермәкче булды. Гарифҗан, җилкәсендәге толыбын читкә ыргытты һәм Мәрьямнең юлын бүлде.
- Кайда ул хәтле ашыгасың?! Хәерче Миңлебайларда кайнар әлбә пешереп куймаганнардыр бит, суынмас!
Бу сүзләрне Гарифҗан шулкадәр ачу белән әйтте ки, ул Мәрьямнең өстенә ыргылудан, аның бугазыннан алудан үзен көчкә-көчкә генә тотып кала алды кебек тоелды. Гарифҗанның иреннәре, куллары, бөтен гәүдәсе калтырана иде. Мәрьямнең аны мондый ук хәлдә күргәне юк иде әле. Ләкин ул үзенең куркуын Гарифҗанга сиздермәскә тырышты. Ул, үзен-үзе мөмкин кадәр тынычрак тотып:
- Урамда очраган кеше саен тукталып тора алмыйм, йомышым бар, - диде.
Бу сүзләр Гарифҗанны тагын да зәһәрләндереп җибәрде. Аның йөзе-кыяфәте бозылып, аксыл күзләреннән нәфрәт очкыннары чәчелде. Ләкин ул, эчке ачуын Мәрьямгә белдермәскә тырышып һәм ялагайланып кына:
- Мәрьям, мин синең белән соңгы мәртәбә сөйләшәм. Мин Оренбурга китәргә җыендым. Тыңла, хәзер үк чанага утыртам да алып китәм үзеңне. Рәхәтләнеп шәһәрдә торырсың... Бай хатыны булып, ялчыларга эш кенә кушып йөрисең килмиме әллә синең? – диде.
Мәрьям аңа:
- Юкны сөйләнеп оятсызланма әле, Гарифҗан! Үгезебез үлгән, уртагыбыз аерылган, дияр идем, синең белән минем уртак үгезебез дә булганы юк бит, - дип кырт кистереп кенә әйтте.
Әмма Гарифҗан чигенмәде. Ул, Мәрьямне читән буенарак тагын да кыса төшеп:
- Тукта, ул хәтле кәпрәймә әле! Миннән узып син барыбер рәхәт күрә алмассың. Кара аны, әле уйларга соң түгел!.. Әгәр дә миңа килсәң, урының түрдә, авызың бал да майда гына булыр.
Мәрьям:
- Мин синнән урын да, бал белән май да сорамыйм! – диде дә, Гарифҗанны этеп җибәреп, тиз генә юлга ташланды. Ләкин ул үзе дә сизмичә тирән көрт эченә барып керде. Аның аяклары тезенә кадәр карга батты. Чәмчәле читек өстеннән кигән кунычлы калошына кар тулды.
Гарифҗан аның күпереп торган зур дебет шәленнән эләктереп алды. Ул, чиксез бер ачу белән, Мәрьямне яңадан артка таба этәреп җибәрде. Сәрвәр, бу тупаслыкка инде түзеп тора алмыйча, башта яхшылык беләнрәк алдырмакчы булды:
- Ай алла-а, Гарифҗан абзый, бу нишләвең тагын синең? Без сиңа бәйләнмибез лә, тик кенә барган кешедә синең ни эшең бар иде соң әле?
Ул, Гарифҗанның калын итеп чорналган кызыл путасыннан һәм бишмәт итәгеннән тартып, Мәрьямне алга таба уздырып җибәрергә тырышып карады. Ләкин Гарифҗан Сәрвәрне күкрәгеннән этәреп җибәрде. Кыз аркасы белән көрткә егылды. Ул, куллары белән карга таянып тора-тора:
- Миңа суккан өчен, илаһи, кулың черсен, чучка авыз! Синең кебек җүләргә кыз бирәләрме соң?! – дип, Гарифҗанны мыскыл итәргә, аны хурларга кереште.
Гарифҗан Сәрвәргә борылып кына карады да:
- Син, сеңлем, ачуымны китереп торма әле! – диде.
Сәрвәр аңа каршы:
- Ачуың килсә!.. Кешедә синең ни эшең бар, Котырык җүләре! – дип җавап кайтарды.
Шул вакыт тыкрык башыннан бер чаналы ат килүе күренде. Моңардан Мәрьямнең куркуы тагын да артты. Аның, кинәт кенә йөрәгенә кан коелгандай булып, йөзе агарып ук китте. Ә Гарифҗан масаюлы эре кыяфәткә керде. Ул чыннан да үзенә ат һәм ярдәмгә кеше килүен көтә иде. Аның үз кешесе белән сөйләшеп куюы шулай. Бүген ул Мәрьямне ирексезләп булса да алып качарга җыенды. Аның кешесе әле яңа гына Хафиз байның читәне аша карады. Гарифҗан аңа ачуланып йодрыгын күрсәтте. Бу Гарифҗанның тегеңә тизрәк килеп җитәргә кушуы иде. Мәрьям дә, шулай ук карга егылган Сәрвәр дә моны күрми калдылар. Хафиз байның ишегалдында җигүле торган әзер атны китереп җиткерергә вакыт иде инде...
Ләкин шул ук вакыт Мәрьям Бәхтиярның кара юргасын танып алды. Ул, шатлыгыннан тиз генә кирегә борылды да, ат белән килүчегә каршы йөгерде. Бәхтияр атын туктатырга да өлгермәде, Мәрьям аның чанасына менеп тә утырды. Кулындагы шәле белән битен каплап, акрын гына елый башлады. Аның артыннан Сәрвәр дә килеп утырды. Бәхтияр:
- Нәрсә, ни булды бу сезгә? – дип сорады.
Мәрьям аңа җавап кайтармады. Ул:
- Атыңны тизрәк ку! Безне Ситдыйк абзыйларга илтеп ташла! – диде.
Гарифҗан яныннан узып киткән вакытта эшнең нәрсәдән торуын Бәхтияр үзе үк аңлап алды.
19.
Хафиз байның Харисы бары тик бер генә минутка соңга калды, һәм шуның белән, үзе аны һич тә теләмәгән хәлдә, Мәрьямне тиңе булмаган бәхетсезлектән, гомерлек үкенечле булган күз яшеннән һәм бәла-казалардан коткарды.
Гарифҗан белән Харис, Котырыкларга кайтып, мунчада аракы эчәргә утырдылар. Гарифҗан, дустын тагын да ныграк әрләү өчен, бик үк «тупас әйтелми» торган сүгенү һәм хурлау сүзләре эзли иде. Ул, Харисның кабарып торган килешсез шадра битләренә, килбәтсез зур борынына карап алды да, инде әллә ничәнче мәртәбә:
- Иштең син дә ишәк чумарын! Син үгезгә ышанган мин җүләр, - диде.
Гарифҗан шактый ук исерә башлады. Ул, үзенә тагын бер кечкенә генә чынаяк өсте аракы салып эчте дә:
- Аңгыра түгел диген инде сине! Шундый уңай килеп чыккан иде бит. Кызлар тыкрык эченә кереп киткәч тә артларыннан ат белән төшәргә иде бит сиңа.
Харис, үзенең тубал кадәр зур башын түбән иеп, байтак вакытлар дәшми утырды. Шуннан соң гына:
- Нишлисең. Үзебезнең сөйләшү шулай булды бит. Мин һаман синең әйткәнне көтеп тордым, - диде.
- Син бит әле мин әйткәч тә бик озак чыкмадың. Анда да әле син Бәхтиярга кадәр өлгерә идең.
- Син кушкач та мин тизрәк ат янына йөгердем. Барсам, ни күзем белән күрим, атымны лапас ягына борып керткәннәр дә, алдына печән салып, аркалыгын чишеп куйганнар. Дилбегәсен читәнгә чияләндереп-чияләндереп бәйләп бетергәннәр.
- Әһә! Соң, бу кайсысының эше булыр дип уйлыйсың?
- Вәлидән башка берәүнең дә эше булмас. Лапас тирәсендә ул гына чуала иде.
- Соң, син аңардан сорамадыңмы, бу кем эше дип?
- Сорау гына түгел, мин аңа төбәп әйттем. Син, мин әйтәм, кушмаганга нигә куштанланып йөрисең? Бу атны, мин әйтәм, ни өчен монда китереп бәйләдең?
- Соң?
- Юк, дигән була. Кайсысы шулай иткәнен мин үзем дә күрми калдым, дигән була.
Гарифҗан, күп аракы эчүдән бүрткән кып-кызыл танавын җыерып, кашларын кинәт күзләре өстенә төшереп һәм тагын күтәреп куйды да:
- Аңардан башка берәү дә түгел, әлбәттә! Миңлебайның кордашы, икесе бергә хезмәткә баралар.
Харис:
- Мин әле, без лапас буенда сөйләшкән вакытта ул эчке яктан тыңлап та тормады микән дип шикләнәм, - диде.
Гарифҗан ачынып тешләрен шыкырдатты:
- Инде нәрсә эшләргә? Барысын да шул килеш кенә калдырабыз да, мин үз юлыма китә биримме?.. Бу тәмам җиңелү булыр иде.
- Нишлибез соң?
- Синең янга тагын таза гына җиде-сигез егет табарга кирәк. Кияү уеннарының астын-өскә китереп, барысын да кыйнап, канга батырып чыгарсыз.
- Кешеләре табылыр. Тик менә син үзең дә барсаң яхшырак булыр иде инде ул.
- Юк, миңа ярамый. Үзең беләсең, офицер кеше...
- Ярый алайса, без үзебез дә...
- Ә Бәхтиярны, кадерне белмәгән ул кара ишәкне, үтереп салырга тырышыгыз.
- Бәхтияр дигәннән, Сабира белән алар мәсьәләсе ничек булып калды инде?
- Ничек булып калганын күреп торасың бит. Башта ул Сабирага өйләнергә йөрде. Әти дә моңа күнгән иде инде. Миңлебай мәсьәләсе куера башлагач та без һаман Бәхтиярны яклап килдек. Шуның аркасында Миңлебай өстеннән дә кирәгенчә тулы күрсәтә алмадык. Ә хәзер, күрәсең бит, Бәхтияр Миңлебайның кияү егете булды да китте. Ул Сабираны чын-чынлап алдады дигән сүз.
Шул вакыт ишегалдында ниндидер шау-шу күтәрелде. Кемдер, ачы тавыш белән өзгәләнә-өзгәләнә елап:
- Үлгән! Үзен-үзе харап иткән! – диде.
Бу тавыш мунча тәрәзәсеннән аерым-ачык ишетелде. Ләкин Гарифҗан ләүкә кырыена утырган җиреннән кузгалмады. Ул, Хариска үзенең болганчык су төсле тонык күзләрен текәп:
- Карап кил әле, нәрсә бар икән анда? – диде.
Харис шунда ук чыгып китте, һәм ул берничә минуттан әйләнеп тә керде. Ул, булган хәл турында кинәт кенә әйтергә уңайсызланып:
- Сабира... Ак серкә эчкән, - диде.
Гарифҗан, сикереп торып, ишеккә таба берничә адым атлады. Ишек тоткасына ябышкан хәлдә тукталып калып:
- Син хәзер үк кирәкле кешеләрне җый. Җиң эчләренә тыгып, тимер башлы чукмарларын алсыннар. Сезнең белән мин үзем дә барам, - диде.
20.
Кияү уенына егетләр һәм кызлар тиз җыелды. Бәхтияр, уенны тәмам оештырып җибәргәч, уенга кияү белән кызны алып килергә тиеш иде. Ул, зур гына артлы чана өстенә чуар чыбылдык корып, Хисамый йортына китте. Миңлебай аның килүен тәрәзәдән карап көтеп утырган икән. Ул, тиз генә йөгереп чыгып Бәхтиярга капка ачты. Миңлебай капканы киредән яба башлаган иде дә, Бәхтияр:
- Үзең әзерләнеп беткән булсаң, мин өйгә керә тормыйм, - диде.
Миңлебай, Бәхтиярга бер мәртәбә күз төшерү белән ниндидер күңелсезлек булып алуын аңлады. Аның чырае сытык, танавы җыерылган, киң сары кашлары нык кына төелгән иде. Ләкин Миңлебай аңардан нәрсә булганын сорашып-нитеп тормады. Әйдә, үзе рәтләсен, үзе кичерсен – шуның өчен дә ул кияү егете бит. Әгәр дә хәл кылынмаган берәр зур вакыйга булса, ул вакытта Бәхтияр үзе башлап Миңлебайга әйтер иде.
Миңлебай әнә шундыйрак фикердә булып алды. Ул бүреген баскалап һәм кызыл билбавын рәтләп торган арада, ишегалдын әйләнеп чыгып, Бәхтияр атны борып китерде. Миңлебай:
- Әйдә, киттек алайса! – диде дә, чанага менеп, чыбылдык эченә кереп тә утырды.
Мәгузә карчык Бәхтиярны чәйгә дип чакыра чыккан вакытта урам буенча карлар тузгытып, чыбылдыклы чана шактый ерак киткән иде инде.
Бәхтиярга кызларны чакыру өчен дә өйгә кереп йөрисе булмады. Тәрәзәдән карап утырган Сәрвәргә кулын гына болгады. Сәрвәр белән Мәрьям шунда ук чыгып та җиттеләр. Алар, Бәхтиярның әйтүен дә көтмичә, чыбылдык эченә, эндәшми генә утырган Миңлебай янына чумдылар. Бәхтиярның куллары дилбегәне аз гына күтәрә төшүгә, кара юрга ачык капкадан чабып чыгып та китте. Бәхтияр, атын урамның нәкъ уртасына борып төшерде дә, дилбегәсен каккалап, аны тагын да кызурак чаптыра башлады. Ачы салкын җил Бәхтиярның йөзен кисә, аңа күзен ачарга да ирек бирми. Ул, ара-тирә башын артка ташлап:
- Сез анда тотыныбрак утырыгыз, егылып калмагыз тагын, - дип шаяртып куя.
Миңлебай, үзен уртага алып утырган кызларның әле берсенә, әле икенчесенә карап, күңелле генә елмаеп куйды. Мәрьямнең алсу юка иреннәренә, озын керфекле соргылт күзләренә иркәләп карады. Ләкин ул бер генә авыз сүз дә әйтмәде. Шулай тып-тын гына бер-береңә терәлеп утыру күңелле дә, рәхәт тә кебек иде.
Алар барып җиткәндә уен шактый гына кызган иде инде. Гармун тавышы һәм кызып-кызып әйтелгән такмак авазлары урамга ук ишетелеп тора иде. Бәхтияр атын капкадан кергәндә бик нык чаптырып керде дә, «тыр-р!» дип һәм дилбегәсен каты тартып, ишегалды уртасында аны туктатып та өлгерде...
Кияү белән кыз килеп керүгә уен тагын да җанланып китте. Башта кияү егете Бәхтияр белән аның хатыны Хәнифәне биетеп алдылар. Аннан соң, гадәт буенча почмакка, хатын-кыз арасына кереп утырган Миңлебайның биюен сорый башладылар. Ул артык кыстатып йөдәтмәде. Идән уртасына чыгып, Мәрьям биргән чуклы кулъяулыгы белән маңгай тирен сөртә-сөртә, үзе өчен Бәхтиярның гармунчыга акча түләвен көтеп торды. Кияү акчасы гармунчының дәртен үстерерлек, карап торучыларның күңелләрен хуш итәрлек иде. Камалы бүрек эчендәге ике тиенлекләр өстенә, чыңлап, илле тиенлек көмеш төшеп ятты.
Миңлебайның нинди көйгә биюен гармунчы үзе дә белә иде. Ул өздереп-өздереп уйный башлады. Миңлебай ишек ягыннан бер әйләнеп килүгә Мәрьям дә биергә төшкән иде инде. Ул, шәл кырыен нәкъ күзләре турыннан куышлап тотып алган да, терсәкләрен канатсыман итеп җәеп җибәргән. Миңлебай шунда ук аның каршысына барып басты. Уң кулының бармак очлары белән генә кызның сул җилкәсенә таянып, аяклары белән тыпырчынып һәм гәүдәсен килешле селкеткәләп, биюен дәвам итте. Алар шулай – әле әйләнгәләп һәм бер-берсеннән аерылып, әле яңадан кушылып – бик озак биеделәр. Такмак әйтүне Акмырза башлый, тагын биш-алты егет аны күтәреп ала:
Бас, дустым, эзенә,
Күз тимәсен үзеңә,
Фәрештәләр канат җәйсен
Синең баскан эзеңә.
Уен гадәттә була торган уеннар шикелле үк дәвам итте. Үзләре яраткан егет белән бию өчен кызлар арасында тарткалашлар, ирләре белән биегән кызларны яшь киленнәрнең тиргәүләре бугалап алды. Шул ук вакытта, бер генә кыз яки хатын да биергә төшмичә, кайбер егетләрне көлкегә калдырып бетерделәр. Миңлебайның бертуган энесе Гатауга хәзер унсигез яшь. Аның бер дә арымыйча биюенә бөтенесе хәйран калырлык булды. Ул, еш һәм оста биюе өстенә, бер төшкәндә икешәр-өчәр кыз белән биеп, тәмам тирләп һәм арып беткәч кенә туктый иде.
Төш вакытлары якынлаша иде инде. Ишектән Хәнифәнең энесе Бикбулат килеп керде. Ул туры почмак якка үтте дә, ашыга-ашыга сөйләп, никах укылганлыкны әйтте. Миңлебай җизнәсе аңа сөенечкә агач саплы матур гына пәке тоттырды. Малай, шатлыгыннан кайда басканын да белмичә сикергәләп, уен бара торган өйдән чыгып та китте.
Никах укылу турындагы хәбәр уенның барышын тагын да җанландырып җибәрде. Такмак әйтүчеләр дә, бер-бер артлы төшеп биючеләр дә күбәеп китте. Моңарчы кычкырышып алган катын-кызлар да, ничектер, кинәт кенә барлык ачу-кычуларын онытып җибәрде. Тагын, инде алтынчы мәртәбә, кияү белән кәләшнең биюен сорый башладылар...
Уенның шундый кызган гына вакытында гармунчы Нәбиулланы өйалдына чакырып чыгардылар.
Өйалдында җиде-сигез исерек егет белән бергә Гарифҗан басып тора иде. Күп эчү һәм йокысызлыктан аның күзләре кызарып беткән, яңак итләре суырылып эчкә баткан. Ул, Нәбиулланы күрү белән күзләрен ямьсез кысып, тешләрен шыкырдатып куйды. Бераз шулай сүзсез генә карап торды. Аннан соң, сарык өстенә ыргылган ач бүре шикелле кинәт кенә ташланып, аның чикмән якасыннан эләктереп алды. Йодрыгын гармунчының борын астына ук илтеп терәде. Үләргә җитешкән кешенең карлыгулы тавышы белән:
- Хәзер үк күземнән югал! – диде. Артына тибеп, гармунчыны өйалды ишегеннән чыгарып җибәрде.
Бәхтияр нәрсәдәндер шикләнде, ләкин ул гармунчыга өйдән чыкмаска куша алмый калды. Ә инде үзе гармунчы артыннан чыга башлагач, аны киредән эчкә бәреп алып керделәр...
Өй эчендә сугыш башланып китте. «Чыр-чу» килгән хатын-кыз шау-шуы күтәрелде. Эшләр иң соңгы чиккә үк барып җитмәсә, Миңлебайга сугышырга һич тә ярамый иде. Ул, унлап хатын-кыз белән Мәрьямне почмак як сәкегә мендерде дә, үзе аларның алдына чыгып басты.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Казаклар - 7
- Büleklär
- Казаклар - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4353Unikal süzlärneñ gomumi sanı 187142.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.66.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4278Unikal süzlärneñ gomumi sanı 194738.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4392Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198538.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4290Unikal süzlärneñ gomumi sanı 192540.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4342Unikal süzlärneñ gomumi sanı 205138.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 6Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4204Unikal süzlärneñ gomumi sanı 195841.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 7Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4211Unikal süzlärneñ gomumi sanı 190938.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 8Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 2578Unikal süzlärneñ gomumi sanı 131544.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.66.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.