Latin

Казаклар - 5

Süzlärneñ gomumi sanı 4342
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Шул арада бүре чабып килгән яктан биш эт күренде. Алар, үзләре куып килгән бүрене ниндидер чит кеше сугып алганга ачулары килгәнлекне аңлатырлык рәвештә ырылдашып, бер-бер артлы алгы аяклары белән җиргә нык кына таянып туктадылар. Миңлебай бармак янап һәм иркәле сүзләр әйтеп аларны тыйды, бүрегә һәҗүм итәргә, аны өзгәләп ташларга ирек бирмәде. Этләр исә, тешләрен кысып һәм зарлы гына шыңшып, көчкә-көчкә генә түзеп кала алдылар. Алар арасындагы зур торыклы, бүре шикелле үк соры йонлы, очлаеп килгән озынча авызлы бер акыллысын Миңлебай яхшы таный иде. Бу – Мәрьямнәрнең ау эте, авыл халкы телендә бик макталып йөртелә торган эт; ул үзе Бурзай дип атала. Миңлебай: «Димәк ки, аучылар арасында минем бабай буласы кеше Җәләй карт та бар», - дип, мәгънәле генә фикер итеп алды. Ул Бурзайны үзенә чакыргалап та карады. Ләкин, көннең-көн буенча азапланып куган һәм үзе беренче булып килеп алачак бүрене сугып еккан өчен, Бурзайның хәтере бик нык калган икән. Ул, үзенең хуҗасы Мәрьям янына еш кына килеп йөри торган һәм шактый таныш, бөтенләй ияләшеп беткән кешесе булуга карамастан, Миңлебайга якын да килмәде. Хәтта койрыгын да селекми, күзләрен бүре үләксәсенә текәп, таштан коеп куйган шикелле тик тора иде.
Этләр күтәрелгән яр буеннан иярле атларга атланган кешеләр дә килеп чыкты. Миңлебай аларны елмаеп каршылады, алар да егет белән күңелле генә исәнләштеләр.
Аучылар арасында элек-электән үк сакланып килгән гадәт буенча, бүрегә аны сугып алучы, бу урында Миңлебай хуҗа иде. Ләкин моның тагын икенче ягы да бар: әгәр дә бу төркем эчендә иң олысы Миңлебай булса, бүрегә дә ул хуҗа, ягъни ерткычны ул тагып алып кайта; әгәр инде аңардан да олылар бар икән, ул вакытта Миңлебай үзе кемне олы һәм хөрмәт ителә торган дип тапса, бүрене әнә шул кешегә тагуны тәкъдим итәргә тиеш. Аучылар хәзер Миңлебайның нинди карар кабул итүен кызыксынып көтә иде.
Монда ике кеше арасыннан кайсысын сайлау мәсьәләсе кыенрак хәл булып калды.
Бәетче Низаметдинның ап-ак сакалы бөтен күкрәген каплап алган, төсе-бите дә шактый картка охшый. Миңлебай уенча, ул Җәләйдән ике-өч яшькә олырак булырга тиеш. Шулар өстенә, ул әле бәетче дә иде. Аңа тиешле булган хөрмәтне күрсәтмичә калырга Миңлебайның күңеле һич тә тартмый. Аны бөтен авыл халкы хөрмәт итә бит. Шулай булмаска мөмкин дә түгел. Яңа-Чиркас авылында кем генә өйләнмәгән дә, Низаметдин карт кемне генә бәет әйтеп кәләш куенына илтеп япмаган икән? Авылда иң оста бәетчеләрдән Низаметдин һәм аның энесе Гыйльметдин санала. Алар үзләре дә бу эшне бик теләп башкара. Аларда һичбер ялындыру гадәте юк. Билгеле, дөнья булгач, аларның да хәтерләре калган вакытлары, ачулары килгән кешеләре була торгандыр. Андый чакларда да алар ялындырып яки кыстатып-мыстатып тормыйлар, алдан ук кисәтеп, кырт кына өзеп әйтеп куялар:
- Бәет әйтү өчен дип безгә килеп йөрмәсен. Без аның туена барып йөри торган кешеләр түгел.
Бу хәбәр авыл халкына алдан ук ишетелә, шуның белән булачак туйның дәрәҗәсе шактый гына төшеп тә кала.
Шулай булгач, Низаметдин картка тиешле хөрмәтне күрсәтмичә калу бик тә уңайсыз иде. Ләкин Җәләй карт аңа караганда да күбрәк хөрмәткә лаек булып тора. Ул бит сөекле Мәрьямнең атасы, әнә-менә Миңлебайның бабасы булырга торган кеше. Миңлебай, бүре үләксәсен арткы аякларыннан тотып күтәрде дә:
- Җәләй абзый, бу нәрсәне сезнең ияргә тагыйк инде, - диде. Аннан соң, сүзләренә беркадәр уен-көлке төсен бирергә тырышып: - Низаметдин абзыйның да, Җәләй абзыйның да яшьләрен белмим, алай-болай ялгышлык булса, гафуррахим инде, - дип өстәде.
Миңлебайның бит урталары кызарып киткәндәй булды. Ләкин, аның шатлыгына һәм гаҗәпкә калуына каршы, Низаметдин картның йөзендә тамчы кадәр дә ачу һәм көнчелек билгесе сизелмәде. Хәтта ул үзе, егетне тынычландырырга тырышып:
- Ярый, энем, ярый! Бик яхшы, мин бик риза, - диде.
Алар юл буенча төрле уен-көлке сүзләр сөйләшеп кайттылар. Низаметдин карт, тыныч кына куе тавыш белән:
- Безне беләсең инде, энем, кышка керсәк, куян шулпасы эчмәгән көнебез булмый безнең, - диде, ияренең арткы кашагасыннан эләктереп, атының ике ягына аскан куяннарны селкеткәләп куйды: - Бурзайлар бик яхшы бит безнең, барысы да Җәләй чордаш бурзаеның балалары.

14.
Сабира Миңлебайдан ничек тә үч алырга, аның теләк һәм өметләрен кисәргә уйлый, шуның өстенә, Мәрьямнең дә бәхетен күпсенә, алар арасына агулы кара елан булып керергә тели иде. Дөрес, Сабирада Миңлебайны сөю һәм аңа карата үзендә саф мәхәббәт тойгыларын саклау дигән нәрсәләрнең берсе дә була алмады. Мәгәр Сабираның хис һәм уйлары яшен тизлеге белән үзгәреп, өермә шикелле бөтерелеп һәм буталып тордылар. Вакыт-вакыт аның күңеле Миңлебайга да төшеп куя. Бу уңган егетне Сабира үзенә буйсындырырга, аны бары тик үзе теләгән сукмактан гына йөртергә уйлый. Атасының малы һәм байлыгы белән үзенә кияү сатып алучылар Яңа-Чиркас авылында элек-электән була килгән. Ләкин нәрсәдер Сабираның күңелен Миңлебайдан бик нык кире этәрә. Бала вакыттан ук Миңлебай белән талашып үсүләре, ачы теллелек күрсәтеп, үзенең егетне «хәерче» дип, «өтек» дип, «килмешәк» дип хурлау һәм мыскыл итүләреме? Юк. Сабира аларның һәммәсен дә онытырга әзер. Бөтенләй үк булмаса да, Миңлебайны үз кулына төшереп алганчы, аны үз сукмагына салып, үзе теләгәнчә генә йөртә башлаганчы онытыр иде ул хәлләрне Сабира. Аннан соң үзе белер иде әле нәрсә эшләргә, Миңлебайны ничек итеп үз кубызына биетергә. Ләкин монда Сабирага башка бер хәл уңайсызлый. Ул – Миңлебайда булган чиксез горурлык. Хәтта алар арасында берничә мәртәбә ачыктан-ачык әйтешүләр дә булгалап алды.
Бер көнне шулай, Миңлебай ерак юлга барасы атларга солы салып, ә Сабира көтүдән кайткан сыерларны лапаска ябып йөри иде. Берсе атлар ягыннан, икенчесе сыерлар ягыннан килеп, алар икесе дә лапас капкасы янында тукталып калдылар. Сабира, кулларын аркылыга җәйгән хәлдә Миңлебайның юлын кисеп:
- Мин сине чыгармыйм, - диде.
Ләкин Миңлебай һич тә Сабира белән шаярырга җыенмый иде. Ул, Сабирага якынлашыр-якынлашмас кына тукталып:
- Шаярмагыз әле, минем вакытым юк, - диде.
Сабира, аның сүзләрен бөтенләй ишетмәгән шикелле кыланып:
- Миңлебай! Мин сиңа бер сүз әйтергә җыенып йөри идем, - диде.
Миңлебай аны аңламаганга салышты һәм йөзендәге әүвәлге җитдилеген югалтмыйча гына: - Мин сезне тыңлыйм, әйтегез сүзегезне, - диде.
- Әйтегез дип... Егетләр үзләре башлап әйтә торган сүз инде ул... Миңлебай, син ни өчен миңа ачулы-кычулы йөрисең әле? Ә мин сине... сине...
Миңлебай аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
- Турысын әйткәнем өчен гафу итегез... Сез нәрсә, минем мәхәббәтемне сатулашырга уйлыйсызмы? Моның өчен бер Сабираның гына түгел, Котырыклар нәселенең бөтен байлыклары да җитмәс, - диде дә, көлемсерәп, лапастан чыга башлады.
Әмма Сабира урыныннан кузгалмады. Ул Миңлебайның мондый хурлауларына да түзәргә әзер, горур егетнең ирке алдында бай кызының көяз тәкәбберлеген вакытлыча гына буйсындырып калырга да риза иде. Ләкин Миңлебай аның белән артык чуалмады, аны үз юлыннан читкә этәреп җибәрде...
Бу хәл Сабираның ачуын чиктән тыш кабартты. Ул, үзенчә Миңлебайга үч итеп, кемне дә булса башка берәүне сөю, шуның белән үзен-үзе юату, ничек тә йөрәгенең ярсуын басарга тырышу фикеренә килде. Хатыны һәм баласы өстеннән йөреп, «мәхәббәтен» Бәхтиярга «бүләк» итте. Бәхтиярны тәрәзә аша үз янына кертеп, озын да, күңелсез дә, кайгылы да булган төннәрен аның белән үткәрде. Дөрес, кыз башы белән хатынлы ир белән чуалу кешеләр алдында аны хурландыра иде. Ләкин Сабираның башка һичбер чарасы юк... Ул Бәхтиярны көчләп сөяргә, мәҗбүри яратырга, үзен-үзе ирексезләп күңелен шуңа беркетергә тырышты.
Ләкин боларның берсе дә Миңлебайны кара елан ачуы белән тешләү, ничек тә аның үзәк-бәгыренә үтәрлек берәр явызлык эшләү теләген юкка чыгара алмады.
Менә шунлыктан да, Миңлебай белән Мәрьямнең туе турында сүзләр куера башлагач ук, Сабира бу турыда агасына хәбәр итәргә ашыкты. Гарифҗан да озак көттермәде, сеңлесенең хатын алгач та кайтырга чыкты.
Иске өйдә Сабира ялгызы гына иде. Ул, зур стена көзгесенең каршысына басып, үзенә-үзе моңсу гына карап тора. Ни өчендер соңгы көннәрдә ул үзен олысыман итеп сизә башлады. Ашау-эчүнең дә һичбер тәмен тапмый. Көннән-көн аяк һәм кул буыннарының хәле китә кебек. Көзге аша ул үзенең эчкә баткан кайгылы күзләренә, яңак сөякләре калкып торган зур битләренә, тузгыган киң кара кашларына карап торды.
Шул вакыт аның янына Гарифҗан килеп керде. Аның кашлары җыерылган, чырае сытык, кыяфәте ачулы иде. Ул туп-туры сәке кырыена барып утырды. Ләкин бер генә авыз сүз дә әйтмәде. Исерек башын түбән иеп, бер кулы белән сәкегә, икенчесе белән тезенә таянганы хәлдә, башлап Сабираның нәрсә булса да әйтүен көтте.
Сабира ул кергәч үк көзге каршыннан читкә тайпылды. Аркасы белән ягылмаган салкын мичкә сөялеп, бераз гына агасына карап торды да:
- Абзый, турысын гына әйт әле, син нигә миңа ачуланып йөрисең? – диде.
Гарифҗан, һаман шулай сәкегә таянып утырганы хәлдә:
- Ачулану гына түгел, мин сине эт урынына кисәр идем әле. Теге хахул Петлюк качкан төнне шушында ниләр булганын да сөйләп бирә алмыйсың бит. Ә үзең мине чакыртып хат язасың. Хәзер минем күпме укуым калды, - диде.
Сабира ялынулы юаш тавыш белән дәвам итте:
- Абзый, минем шикләнгән нәрсәләрем бар да барын, тик мин аларны әйтергә генә куркам. Кыз башым белән урядник янына чакыртып йөрсәләр... Аннан соң, ни... Бәхтияр...
Гарифҗан аңа уендагын тулы ачарга ирек бирмәде. Ул:
- Юкларны сөйләп торма әле син, сеңлем! Син миңа ишеткән-күргәннәреңне әйт тә бир, калганын мин үзем башкарырмын, - диде.
- Мин, абзый, дүрт нәрсәдән шикләнәм, - диде Сабира. – Берсе шул. Мин Бәхтияр белән тәрәзә аша сөйләшкәндә, аның янында кемдер бар кебек сизелде. Мин аңардан, яныңда кеше бармы әллә, дип сорадым да, ул миңа, берәү дә юк, бер эт үтеп китте бугай, диде. Мөгаен генә шунда Миңлебай булгандыр дим мин. Теге кәлпәк турында үзең дә беләсең инде. Бәхтияр бервакытта да урамга кәлпәк киеп чыкмый бит ул. Миңлебайга өйалдына кереп тыңларга җайлы булсын дип мөгаен генә алар баш киемнәрен алмашканнар.
Гарифҗан кинәт әсәренеп китте. Ул, башын җитез генә хәрәкәт белән югары күтәреп:
- Син нәрсә дисең? Син ул сүзләрне кайдан алып сөйлисең? Ничек инде ул – өйалдына кереп тыңлау? – дип, өсте-өстенә сораулар бирде.
Сабира инде үз-үзенә ныклы ышаныч белән дәвам итте:
- Әйе, мөгаен генә кем дә булса өйалдына кереп тыңлап торган. Мин ишегалдында вакытны кемдер шушы бүлмәнең утын сүндерде. Өйгә кереп, курка-курка гына ут яндырып карасам, котым очып, йөрәгем ярыла язды. Менә шушы сәкедәге киез өстенә кемнеңдер аяк эзләре төшеп калган иде. Тузанлы ката эзе. – Агасыннан шикләнә-шикләнә генә: - Мин бу эзләр турында әтигә дә, әнигә дә әйтергә курыктым. Барыбер үземне генә тиргәрләр иде.
Мондый яңалыктан Гарифҗанның йөрәге җилкенеп куйды. Аның өчен барысы да аңлаешлы иде инде. Ул, ярсуыннан түзә алмыйча сикереп торды да, ишекле-түрле йөрергә кереште. Ул түбәндәгечә сөйләнеп фикер йөртә иде:
- Тәрәзә артындагы шәүлә. Кәлпәк белән кәләпүш алыштырып киелгән. Киез өстендә тузанлы аяк киеме эзләре. Болай булгач, шик тә юк, Миңлебай әтиләрнең сөйләшкәнен тыңлап торган, аннан соң хахулга барып әйткән, тегесе шул төнне үк качып киткән.
Гарифҗан ишек катында тукталып калды.
- Тәрәзәнең биге нинди хәлдә иде соң? – дип сорады.
- Гомер-гомергә бикле торган эчке келә ул төнне ачык иде.
Гарифҗан яңадан ишекле-түрле йөри башлады. Ул, Сабирага күтәрелеп карамыйча гына:
- Сиңа боларны күптән әйтергә кирәк иде. Ничава, хәзер дә артык соң түгел әле! Миңлебайны кәләш куенына керәм дип йөргәндә генә төрмәгә илтеп тыгарга бик мөмкин әле. Бәхтияры да ачуымны күп китерде, аның белән бергә китәр, - диде.
Ишек янындагы агач чөйдән камчысын алып, аны беләгенә киде; биленә кылычын тага башлады. Сабира аңардан:
- Абзый, син кайда барасың? – дип сорады.
- Айгырҗалга, станица атаманы янына барам.
- Абзый, кара әле...
- Я, карап торам, нәрсә әйтәсең бар тагын?
Сабира акрын гына почмак якка таба атлады. Яулык кырые белән яшьле күзләрен каплый төшеп:
- Абзый, зинһар өчен дип әйтәм, Бәхтиярны гаепле итеп йөри күрмә инде, - диде.
- Ни өчен ул тагын? Бәхтияр кебек затсыз белән башыңны бәйләмәсәң, үзеңә тиң табылмас дип куркасыңмы әллә?
Сабира, почмак сәкедәге түшәк һәм мендәрләр өстенә йөзе белән капланды да, елый башлады. Гарифҗан, сеңлесенең янына ук барып:
- Нәрсә булды тагын сиңа? Нигә елыйсың? – дип сорады.
- Абзый җаным, миңа хәзер үземне-үзем суга ташлыйсы гына инде. Хәзер минем кеше күзенә күренерлегем дә калмады. Абзый, минем синнән башка эч серемне сөйләр кешем юк...
- Я, нәрсә, нәрсә булды тагын? Әйт сүзеңне.
- Абзый! Минем... Минем йөгем бар...
- Кемнән? Шул Бәхтиярданмы әллә?
- Әйе, аңардан...
Гарифҗан сул кулы белән кылыч сабын, уңы белән камчысын кысып тотты. Аның Сабираны шушы урында я кыйнап ташлыйсы, я кылыч белән чапкалап бетерәсе килде. Ул, тешләрен шыкырдатып кысты да, тиз генә ишеккә таба борылып өлгерде.
Юл буенча ул үз-үзенә түбәндәге уйларны тукып барды:
- Менә хәзер мин станица атаманын ничек ышандырырга белермен. Хәзер ул минем юкка гына уку калдырып йөрмәгәнемне аңлар. Шулай, Миңлебай чалкасыннан әйләнеп төште дигән сүз инде хәзер.


15.
Ярату һәм сөю тойгылары, кайнар ташкын, көчле дәрт булып, Мәрьямнең бөтен тәнен, миенең иң нечкә җепчекләреннән алып аяк һәм кул бармакларының очларына кадәр өретеп алган иде. Аның йөрәге ярсып һәм ашкынып, кеше кулыннан ычкынырга ымтылган тургай шикелле тилпенеп-тилпенеп тибә. Аның күңелендә оеп яткан талгын рәхәтлек, чын сөю һәм саф мәхәббәт җылысы аша туган бу хозурлык, ярсу йөрәгенә азмы-күпме тынычлык та, шул ук вакыт нәрсәдәндер беркадәр борчылу да биреп тора.
Әйе, Мәрьям гадәттән тыш зур шатлыклар алдында тора. Ләкин, бер генә тәүлек вакыт калуга да карамастан, ул шатлыкның килеп җитүе өметле дә, шул ук вакыт һичбер өметсез дә кебек иде. Котырык Гарифҗанының нәрсәдер иснәнеп йөрүен Мәрьям ишеткәләп тора. Шул исенә төшкән саен аның йөрәге үзалдына жулап куя. Әйтерсең, аның күкрәк куышы эченә ниндидер куркыныч җанвар кереп оялаган да, йөрәген бер кырыйдан гына тырнап һәм кимергәләп тора иде. Шулай булмаска соң! Миңлебайга ул нәкъ унике яшеннән, теге зур сабан туе булып үткән көннән үк күңелен салып куйды бит. Аның бу мәхәббәте еллар узган саен көчәя һәм ныгый барды. Ул үзенең алдагы барлык өмет һәм юанычларын Миңлебай белән бергә бәйләнгән итеп күрә. Ул һәрвакыт: «Минем башка һичбер теләгем юк. Ни генә күрсәм дә, аның белән бергә күрәм. Утына да аның белән, суына да аның белән бергә төшәм», - дип уйлый.
Хәзер Мәрьямгә егерме ике яшь тула. Яңа-Чиркас авылында егетләрне болай озак көтү гадәте юк иде әле. Уналты-унҗиде яшькә җиттеме, тормышы тигезрәк булган хәлле кешеләр үзләренең улларын өйләндерә, кызларын кияүгә бирә башлый. Унтугыз яшь тирәләре ул инде иң актыккы баскыч булып танылган.
Мәрьям, ун ел буена Миңлебайны көтеп, бик күп егетләрнең тәкъдимнәрен кире кага килде. Үз авылыннан яки чит авыл һәм станицалардан килгән күп яучыларның кайберләреннән ул ансат кына котыла иде. Ләкин арада шундый яхшы кешеләр килеп чыга ки, ата белән ана аларның яучыларына берничек тә каршы сүз әйтә алмый. Яучыны тегеләй-болай юаткалап чыгарып җибәрәләр дә, ул киткәч тә Мәрьямне үгетләргә керешәләр. Мәрьям исә үзенең Миңлебайны көтүен, сабый чагыннан ук колагы аңа тешләтелгән булуын ачыктан-ачык әйтеп, ата-анасына ялынып һәм ялварып еларга тотына. Ул, әгәр дә Миңлебайдан башка кешегә бирсәләр, барыбер дөньяда тормаячагын, үзенең гомерен үзе һәлак итәчәген яшермичә белдереп куя. Мәрьямнең бу сүзләренә ышанмаска мөмкин дә түгел иде. Яңа-Чиркас авылында андый күңелсез хәлләр булгалап тора: яратмаган иреннән котылу өчен, бер яшь хатын үзен-үзе коега ыргытты, ә икенчесе асылынып үлде. Әнә шуңа күрә дә, Мәрьямнең кайнар күз яшьләре аша әйткән сүзләреннән соң ата белән ананы сагышлы кайгы һәм курку баса. Бердәнбер балаларының тормышын фаҗигале вакыйгалар белән чикләргә ата да, шулай ук ана да риза түгел, әлбәттә...
Булачак туйны алар шулай көтеп алдылар.
Бүген Җәләй карт мал-туарларын көндәгедән иртәрәк карап эшен бетерде. Ишегалдын һәм капка төпләрен тагын бер кабат җыештырып, карларын көрәп һәм себереп куйды. Ләкин күзгә күренмәгән башка вак-төяк эшләр дә килеп чыкты: өй түбәсеннән ит чаба торган тагаракны төшерәсе, казларга ашарга чыгарып бирәсе, мунча ишегенең тупсасы купкан икән, аны кагасы, урам бакчаның читәнен төзәткәләп куясы булды. Җәләй, әнә шуларның һәммәсен эшләп бетергәч кенә, тәмам арып йокларга ятты. Дөресрәге, аш өе сәкесенең бер кырыена гына башын терәп, берәр сәгать черем итеп алмак булды.
Ләкин аның күзләренә йокы кермәде, ул берсеннән-берсе тынгысыз уйларга бирелеп ятты.
Аның хатыны Мөршидә, үзенең бертуган апасы Фәрхиҗамал карчык белән бергәләп, туй кирәк-яраклары әзерли. Алар көндездән үк инде табак-табак бавырсак һәм коштел пешерделәр, дүртпочмаклы озынча җиз подноска баллы бавырсак катырып куйдылар. Ә хәзер, Мәрьям янына кич утырырга киләчәк кызлардан пилмән ясатып алу өчен, ашыга-ашыга ит төяргә керештеләр. Җәләй аларның пычак белән кыштыр-кыштыр ит турауларын, туралган итне тагаракка салып төюләрен, аны йоклый дип белеп, пышаң-пышаң гына сөйләшүләрен ишетеп ятты. Апалы-сеңелле карчыклар булачак туйга кагылышлы теге яки бу мәсьәлә турында кайгыртып серләшәләр. Хәтта Җәләй карт уйлап яткан нәрсәләр турында ук фикер алыша башлыйлар.
Фәрхиҗамал карчык:
- Мулла никах укырга риза булды микән инде, кияүдән сорашмадыңмы? – дип кызыксынды.
Мөршидә:
- Никах укыган өчен бәрәнле сарык бирергә булгач, ризалашкан. Тегеләр аны котыртып кына торалар бит, таң атканчы тагын кырык төрле уйга төшеп бетмәсә ярый инде.
Җәләй карт та нәкъ шул турыда уйлый иде: «Габделхалыйк мәзин белән алданрак сөйләшеп куймый ялгыш иттем. Хәзер ул кайдадыр башкырт ягына китеп барган. Ә Хәлләф мулла бер дә ышанычлы кебек итеп әйтмәде бит. Котырык – аның кияве. Шулай булгач, ул кемнең җырын җырларга тиеш? Иртәгә ул никах укымаса, я бара алмыйм-фәлән дип авыру-мазарга салышып калса – бөтен әзерләнгәннәрең юкка чыкты дигән сүз инде».
Мәрьям ялгызы гына ак өй ягында. Ул, өйне берничә мәртәбә җентекләп җыештырып чыкты. Киштәдәге кием-салымнарны, почмак яктагы зур яшел сандык өстенә өелгән ястык һәм мендәрләрне, тәрәзә төпләрендәге матур-матур чәчәкле гөлләрне, ишектән кергәч тә сул якка урнашкан һәм алды белән урам як тәрәзәгә карап торган шкафтагы савыт-сабаны – барысын һәм барысын да кабат-кабат кузгалткалап, үзенең күңеленә ошаганча килешле итеп урнаштырды. Кич утыра килгән кызларга ашату өчен әзерләп куелган карбыз һәм кавыннарны өстәл өстеннән алып өстәл астына куйды; чачаклы зур ашъяулыкны өстәл кырыеннан салындырып төшереп, өстәл астындагы әйберләрне тәрәзәгә килгән егетләр күрмәслек хәлгә китерде. Аннан соң, ишек белән мич арасындагы зур җиз ләгән эченә җиз комганны утыртып, хуш исләре аңкып торган йомшак сабын белән кулларын һәм битен юды.
Мәрьямнең эшләре моның белән генә төгәлләнмәгән иде әле. Ул, кершән һәм инлекләрен шкафтан алып өстәлгә куйды да, зур стена көзгесенә киң өстәл аркылы карап, көзгедәге үз шәүләсенә үзе сокланып кына елмаеп торды. Аның чом-кара чәчләренең калын һәм озын толымнары калку күкрәге аша алга төшкән. Мәрьям аларны ипләп кенә сыйпап куйды. Аннан соң, ашыкмыйча гына чулпылы чәчүргеч белән үреп, чәч толымнарын яңадан артка ташлады; өй эчендәге тирән тынлыкны бозып, чулпы тәңкәләренең бер-берсенә бәрелеп чыңлаулары ишетелде. Мәрьям әле һаман да көзгедән күзләрен алмыйча карап тора. Ул үз матурлыгыннан үзе канәгать. Аның күзләре сөрмәле соргылт, күз алмалары төсле үк керфекләре озын һәм тип-тигез, нечкә генә кыйгач кашлары шомырт кара. Аңа каш карасы тартып торуның да, кашларын нечкәртү өчен вакыт үткәрүнең дә кирәге юк. Болай карап торуга аның битләренә кершән дә, юка гына алсу иреннәренә һичбер төрле инлек-фәлән дә кирәкми кебек иде. Шулай да ул кершән һәм инлек кулланудан бөтенләй үк баш тартмады... Шуннан соң ул күлмәк якасын һәм муенындагы эре-эре сары гәрәбәләрен рәтләде, аягындагы чәмчәле читекнең җыерыла башлаган кунычын тартып куйды, беләзек һәм йөзекләрен киеп алды. Аның зәңгәр ахак кашлы көмеш йөзек киелмәгән бер генә бармагы да юк иде.
Шулар белән Мәрьямнең бизәнү-төзәнүләре бетте. Ул, бәйли торган шәлен алып сәке түренә менде дә, урам як бакчага караган ике тәрәзәнең арасына барып утырды.

16.
Кызлар шаулашып килеп керделәр. Алар, нәрсәдәндер кызык тапкан булып, үзләреннән-үзләре чырык-чырык көлешәләр, бер-берсенә уен-көлке сүзләр әйтәләр, ишектән кергәндә берсен-берсе төрткәләп җибәргән булалар. Монда, Хәнифәдән башка, барысы дүрт кыз иде. Алар һәммәсе дә бәйрәмчә матур киенгәннәр, берсеннән-берсе уздырырга тырышып бизәнгәннәр.
Алар дөберләшеп килеп керүгә, башындагы уй һәм фикерләре таралып, Мәрьямнең дә күңеле күтәрелеп китте. Ул, бәйләп утырган шәлен тиз генә сәкегә куйды да, урыныннан сикереп торды. Күлмәгенең озын итәген куллары белән күтәрә төшеп ишеккә таба бара-бара:
- Килерләр инде, нишләп болай соңладылар икән, дип кенә утыра идем әле, - диде. Кайсыларының шәлләрен алып почмак яктагы киштәгә элде, кайберләренә бишмәтләрен салышырга, киез итекләрен алып мич алдына куярга булышты. Шул эшләрне кызу-кызу башкарган арада:
- Әвекәйләр, ничек соң әле сез болай барыгыз да бергә киләсе иттегез? – дип сорады.
Кызлар арасында шаярып сөйләнүләр һәм бер дә кирәге булмаган урыннарда да көлгән булып кыланулар дәвам итте. Арадан берсе:
- Менә Хәнифә ахирәтең бит, Бәхтиярын иярткән дә, безнең барыбызны да җыеп чыкты. Әйдәгез дигәч, әйдәгез, ди, бизәнеп маташмагыз, анда сез кунак булып утыру өчен бармыйсыз, дигән була.
Икенчесе аңа өстәп:
- Шулай ди, әү! Әллә инде тагын бездән таш кистерергә җыена.
Арада күп сүзле һәм усалрак теллесе шадра Марзия иде. Ул:
- Бәхтияры тагын, сөмсез сыер шикелле! Капка төбенә килеп җиткәч тә безнең арттан калмыйча аптыратты. Әй алла, кызлар күрдеме, сагыз инде менә, ябышырга гына тора, - дип, Хәнифәгә төрттереп әйтеп куйды.
Хәнифә Марзияның үзенә нәрсәдер кадабрак әйтмәкче иде, акыллы кыз Гөлсем тизрәк сүзне башка юнәлешкә борып җибәрергә ашыкты:
- Бу Бәхтияр абзый бигрәк кызык кеше инде. Сезне, ди, мин үз өстемә аманәт итеп алдым. Шулай булгач, барыгызны да санап, Җәләй абзыйга үз кулым белән тапшырып чыгам, ди.
Марзия да, үзенең урынсызрак ычкындыруын аңлап, Гөлсемнең сүзләрен куәтләде:
- Сезнең өчен, дигән була, әти-әниләрегез алдында мин җавап бирәчәк. Сез, дигән була, Мәрьямгә ияреп, бер төн эчендә барыгыз да кияүгә китеп бармагыз тагын анда, дигән була.
Арадан берсе:
- Хәнифә тутагызны да аздырып куймагыз тагын, ди әле ул, - дип өстәде.
Алар һәммәсе дә көлешеп алдылар. Шуннан шау-гөр килеп сәке түренә тезелеп утырдылар да шәл бәйләргә керештеләр. Ишектән Мәрьямнең анасы Мөршидә килеп керде. Ул, кайсысының аркасыннан сөеп, кайсысына килгән өчен рәхмәт әйтеп, кызлар белән берәм-берәм күрешеп чыкты да, Хәнифәне аш өенә чакырып алып чыгып китте.
Берничә минуттан Хәнифә яңадан кызлар янына әйләнеп керде. Ул бер кулына зур гына коштабак тулы төелгән ит, икенче кулына, иләк белән, дүрткелләп киселгән камыр кисәкләре тоткан иде. Ул, куана-куана көлеп:
- Ягез әле, кызлар, кул эшләрегезне куеп торыгыз. Кул-кулдан гына тизләтеп пилмән бөгеп алыйк, - диде. Шунда ук киредән борылып чыгып китте дә, куна тактасы һәм, ясалган пилмәннәрне тезеп бару өчен, зур-зур ике ашъяулык алып керде.
Кызлар, сәкегә куелган куна тактасы әйләнәсенә утырышып, эшкә керештеләр. Мәрьям, өйнең почмак һәм түр якларын бүлеп торган чаршауны төшерде дә:
- Егетләр күрмәсен әле үзегезне. Өмәләр котлы булсын, дигән булып, үчекләргә керешерләр тагын, - дип куйды.
- Әй-й, үчекләмәсәләр тагын! – диде Марзия. – Аларның инде, төне буенча тәрәзә янында катып-туңып тора торгач, телләре кычытып бетә торгандыр.
- Әле дә рәхмәт инде ул мескеннәргә, - диде Гөлсем дә. – Төннәр буенча безне сагалап чыгалар бит. Урам гына әйләнеп киләләр дә, тагын шул тәрәзә төбендә торалар.
Берничә минут өй эчендә тирән тынлык хөкем сөрде. Аннан соң, исенә төшерүдән үзе дә куанып, Марзия кинәт кенә кычкырып җибәрде:
- Анысы да монысы, кызлар! Без әле бик кирәкле нәрсәне онытып җибәргәнбез. Тозлы, җепле, камырлы, күмерле, балдаклы пилмәннәрне безгә кем ясап бирер? Туй көнендә кияүне сынамыйча булмый инде анысы.
Гөлсем бу урында да Марзия әйткәннәрне куәтләде:
- Чынлап та! Әгәр дә кияү әче телле булса – аңа тозлы пилмән, юкка-барга бәйләнеп эч пошыра торган булса – җепле, җебеки булса – камырлы, кара эчле булса – күмерле...
Марзия Гөлсемгә әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Ул, елмаюлы кысык күзләре белән Мәрьямгә карап:
- Әгәр дә мәгәр кияү бик яхшы, бик күңелле һәм бәхетле кеше булса – аңа балдаклы пилмән чыгар. Балдак урынына үземнең ахак кашлы чын йөзегемне салам, - диде.
Хәнифә аларны каты гына тиргәп әйтте:
- Кызлар, кыбырсымый гына эшегездә булыгыз! Безнең кияүне бер дә сыныйсы-нитәсе юк, аны без биш былтырдан бирле сынап киләбез инде, чүп-чарларыгыз белән ашны пычратмыйча гына утырыгыз! Аулак өйләрдә егетләрне сынау өчен генә килешә ул андый чурт-чураманнар.
- Йөзек кенә салырга да ярамыймы, Хәнифә түти? – дип сорады Марзия.
Хәнифә, бу юлы инде тавышын шактый йомшарта төшеп:
- Артык йөзекләрегез булса, ник тә йөзне салмагансыз! Бер сүзем дә юк. Тик карагыз аны, йөзекләрегез кире кайтарып бирми торган кешегә чыкса, соңынтын үпкәләшеп йөрисе булмагыз, - диде.
Марзия:
- Салабы-ыз, салабыз! Йөзек тә салмагач, аның ни кызыгы була соң? – диде дә, сул кулының кечкенә бармагына киелгән яшел кашлы матур йөзекне салып, куна тактасы өстенә куйды. Гөлсем дә, аның артыннан Сәрвәр белән Мәрвәр дә берәр йөзекләрен салдылар.
Мәрьямне көчле шатлык дулкыннары яулап алды. Аның соргылт күзләре бәхетле елмая. Бу сөйкемле күзләрдән, булачак кияүне шулай хөрмәт иткәннәре өчен, иптәш кызларына рәхмәт очкыннары бөркелә. Мәрьям: «Кызлар, йөзекле пилмәннәрегезне билгеләбрәк куегыз, аларны кияү табагына салып кертерләр», - дип, хәтта тегеләрнең исләренә дә төшереп куя язды. Тик, нигәдер уңайсызланып, ул үзенең бу фикерен әйтүдән тыелып калды. Шул арада кызлар моңлы гына итеп җырларга кереште:
Казлар оча, казлар оча, казлар оча тезелеп,
Алма булсам төшәр идем алларыңа өзелеп.
Бу җырга кушылучыларның берсе дә үзе турында, үзенең сөйгәне турында уйламый. Бу җырны алар Мәрьям өчен, аның тирән күңеленнән алып җырлыйлар. Моны Мәрьям үзе дә аңлый, һәм ул эченнән генә җырга кушыла.
Кызлар тагын бер җыр башламакчылар иде, Мәрьям, уң кулы белән һавада хәрәкәт ясап:
- Чүегез әле, кызлар! Урамда гармун тавышы ишетелә түгелме соң? – диде.
Хәнифәдән башкалары барысы да, эшләрен ташлап, урам як тәрәзәләргә йөгерде. Хәнифә почмак якта килеш пилмән бөгүен дәвам итте. Ул, тынын аз гына кыса төшеп, сагыз чәйнәвеннән бәтенләй үк тукталып, колакларын урам якка таба салып утырды. Мәрьям исә, уң терсәге белән тәрәзә яңагына таянып, башка кызлар шикелле үк башын пәрдә кырыеннан аз гына тыга төшеп тыңлады. Урамда, өздереп-өздереп уйнаган дәртле гармун көенә кушылып, егетләр җырлый. Арадан берсе шул ук көйгә бик нык сызгыра. Кайсыларыдыр кулларын шапылдата...
Кинәт җыр тынып калды. Тик гармун гына өзгәләнеп-өзгәләнеп көйләвендә дәвам итте. Кызлар сулышларын да алмыйча тыңлап тордылар. Ләкин аларга гармун тавышыннан башка бернәрсә дә ишетелмәде. Шулай булса да кызлар бу тукталуның төп серен яхшы аңлый. Гадәт буенча, Мәрьям тәрәзәсе турына якынлаша башлагач та, җырны Миңлебай башларга, ә башкалар аңа кушылырга гына тиеш. Һәм ул җырлар фәкать сөелүче кызга, бу урында, бары тик Мәрьямгә генә каратып җырланырга, аның йөрәгендәге дәрт, мәхәббәт тойгыларын тагын да ныграк кузгалта торган булып яңгырарга тиеш иде.
Озакламый, гармунның аеруча дәрт белән сайрарга керешкән тавышына кушылып, Миңлебайның ягымлы авазы, дулкынланып, бөтен авыл өстенә җәелеп китте:
- Ач тәрәзәләреңне,
Күтәр пәрдәләреңне, - аңа кушылып, җырның икенче бүлеген барлык егетләр дә күтәреп алды:
- Күтәрсәң пәрдәләреңне,
Күрәм гәүдәләреңне.
Тагын Миңлебай башлап, баягысы шикелле үк ахырын барлык егетләр күтәреп алды:
Атымның дагасы алтын, сынмаса, алдырмамын.
Үлмәсәм, гүргә кермәсәм, ятларга калдырмамын.
Мәрьям, сул кулы белән Гөлсемнең муенын кочаклап, җырларның һәрбер авазын су урынына эчеп һәм йотып торгандай итеп тыңлады. Бүген Миңлебай үзенең кечкенә вакытыннан ук сөеп җырлаган җырларын кабатлый. Соңгы ун ел эчендә ул бу җырларны һәр көн саен диярлек җырлап килде, ә Мәрьям аларны ишеткән саен яратып һәм куанып тыңлады. Менә хәзер дә, күңеленнән Миңлебай шикелле үк ант итеп, Мәрьям эченнән генә кабатлап торды:
- Үлмәсәм, гүргә кермәсәм, ятларга калдырмамын.
Егетләр Мәрьямнәр өе турына килеп җиттеләр. Гармунчы һич тә ялыкмыйча өзлексез уйный иде. Егетләр аны уратып, бер-берсенең иңбашларына таянышып туктадылар. Миңлебай уртага, гармунчы янына ук кереп басты да, тагын җыр башлап җибәрде:
Бакчаңа сулар кермәсен, чәчкән гөлең чермәсен.
Нык тот, бәгырем, күңелеңне, дошман сүзе кермәсен.
Җырның ахыргы өлеше ике мәртәбә кабатланырга тиеш иде. Ләкин, ни өчендер, ул артык кабатланмады. «Нык тот, бәгырем» дигән сүзләрне икенче мәртәбә әйтү белән, Миңлебайның да, башка егетләрнең дә тавышлары өзелеп калды. Өй эчен дә, шулай ук урамны да шомлы тынлык биләп алды. Ләкин ул тынлык бер минут чамасына гына сузылды. Озакламый урамда ниндидер буталыш башланды, әлләниткән шау-шу күтәрелде, кемнәрнеңдер сүгенүләре ишетелде.
Шуннан соңгыларын Мәрьям тыңламады. Ул, куркынып башын тәрәзәдән алды да, пәрдә кырыен тиз генә ябып куйды; нәрсәдер үтенгән, нидер сораган кебек итеп әле Хәнифә ахирәтенә, әле Марзияга, әле Гөлсемгә карап торды. Аның йөзе кинәт кенә күгәреп киткәндәй булды, иреннәре һәм куллары, бизгәк тоткан кешенеке кебек булып, дерелдиләр, калтыраналар иде. Ләкин аңа җавап бирү турында уйлап та караган кеше булмады. Чөнки өйдәгеләрнең барысы да, нәкъ Мәрьям шикелле үк, үзләре чиксез бер аптырашта калган иде.
Байтак вакыт шулай узды.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Казаклар - 6
  • Büleklär
  • Казаклар - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4353
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1871
    42.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4278
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1947
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4392
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4290
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1925
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4342
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4204
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    41.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4211
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1909
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Казаклар - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 2578
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1315
    44.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.