LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Казаклар - 4
Süzlärneñ gomumi sanı 4290
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1925
40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Сездән хәл сорарга калган көнебез юк әле! Юлыгызда булыгыз! Нәрсәгезгә мине кешеләр алдында көпә-көндез мыскыл итәсез? – диде.
- Мәрьям! Син нәрсә сөйлисең? Бу нинди хәл?
- Бернинди хәл дә түгел. Зинһар өчен, үз юлыгызда гына булыгыз!
- Тукта әле, Мәрьям, син аңлап сөйләшәсеңме?
- Мин барысын да белеп сөйләшәм.
Мәрьям, гармун шикелле сырланып-сырланып торган озын һәм киң күлмәк итәге белән тузан тузгытып борылды да, киредән әле генә үзе килгән якка таба китте. Миңлебай аның зәңгәр белән каеп чигелгән өрь-яңа сары читегенең үкчәсен генә күреп калды.
Бу нинди хәл? Бу Мәрьямнең Миңлебайны кимсетеп шулай кылануымы? Гөл чәчәге шикелле булып киенгән чибәр кызның малайлыкта йөреп үскән ярлы Миңлебайны, аның сарык тиресеннән тегелгән шыксыз калын чалбарын, тупас кына киндер күлмәген һәм тузып беткән киез эшләпәсен мыскыл итүе һәм хурлавымы? Әллә, узган төндә булган хәлләр, берәрсенең аны, бәлки, Котырык ишегалдында күрүе аркасында туган гади бер аңлашылмаучылык кынамы? Кыскасы, Миңлебай артык нәрсә дип әйтергә, Мәрьямнең бу кыланышын ничек итеп аңларга да белмичә аптырап калды. Әмма җирән кашка Миңлебайның исен-акылын җыюын һәм нинди дә булса берәр фикергә килүен көтеп тормады. Ул, егетнең тезгенне ычкындыра төшүеннән файдаланып, урам буенча чабып китте.
11.
Атасы Хисамый ягыннан Миңлебайның бердәнбер якын туганы Фатыйма иде. Аның, Герьял станицасы егетенә кияүгә чыгып авылдан китүенә җиде-сигез ел тула инде. Ләкин ул ире белән рәхәтләнеп яши, бәхетле кешеләр шикелле тигез тормыш итә алмады. Моннан дүрт ел элек аның ирен хезмәткә алдылар. Өч елы тула, озакламый кайтыр инде, дип көтеп торганда гына Япония белән Россия арасында сугыш башланып китте. Ул сугышка Фатыйманың ирен дә озаттылар. Фатыйма өчен ачы кайгы һәм авыр хәсрәт көннәре килде: ике-өч ай да үтмәде, иренең үлүе турында хәбәр алды...
«Начиз» көннәрендә Миңлебай әнә шул Фатыйма апасында торды. Бүген ул соңгы бер ай эчендә беренче мәртәбә яхшылап ял итте. Ул, урманнан утын кисеп кайткандагы шикелле арып, аерата каты һәм тыныч йоклады. Ул Фатыйма апасының иртә белән иртүк торуын да, мичкә ягып кабартма пешерүен һәм күмәч салуын да, гөжләтеп самавыр куеп җибәрүен дә сизмәде. Самавырын кайнатып мич алдына куйгач, Фатыйма Миңлебайның тәмләп һәм рәхәтләнеп йоклавына сокланып карап торды. Һәм аны беркадәр иркәләгән йомшак тавыш белән генә:
- Тор инде, энем, Миңлебай! – диде.
Егет апасының сүзләрен беренче әйтүендә үк ишетте. Ләкин аның шунда ук торасы килмәде. Ул – апасы тарафыннан әйтелгән сүзләрнең, күңелгә шулай ягымлы һәм колакка шундый йомшак тавыш белән әйтелгән иркәләү сүзләренең яңадан кабатлануын тели, ул аны балаларча өмет итеп көтә иде. Һәм ул күзләрен ачмый гына киерелгәләп, сузылгалап куйды. Фатыйма апасы бу иркәләнүләрнең тәмен, ләззәтен белә; моның ул бик тыныч, үз хәленнән үзе канәгать чакларда гына була торган иркәләнү икәнен аңлый иде.
Моннан бер ай элек кенә әле Миңлебай гаять кайгылы һәм күңелсез иде. Ул вакытларда Миңлебай рәтле-башлы йокламый да, кирәгенчә ашамый да иде. Ул – Мәрьям кайгысыннан, үзе белән Мәрьям арасында чыккан аңлашылмаучылык аркасында шундый булды. Китәр алдыннан саубуллашырга дип үз өйләренә кайткач, аны анасы белән атасы да тиргәп, өйдән куып чыгаргандай итеп чыгарып җибәрделәр. Анасы Мәгузә, Миңлебайның йөрәгенә агулы ук булып кадалырлык итеп:
- Оятсыз ук икәнсең, балам! Мин сине бу кадәр өметсез булырсың дип бер дә уйламаган идем. Ул Котырык Сабирасы, кырык мирдән калган сөйрәлчек, синең ни җаныңа хаҗәт булды? Үз балам булсаң да, синнән бигрәк Мәрьям җанашымны кызганам. Шундый акыллы, шундый инсафлы кыз! Ничә еллардан бирле сине көтеп утыра бит. Бер абруйсыз кешенең баласы булса, йөз мәртәбә аты-чабы чыгып бетәр иде инде. Көн саен килеп торган яучылар аның бусагасын таптап туздыралар бит инде, - диде. Шуннан, күз яшьләрен яулык почмагы белән сөртә-сөртә дәвам итте: - Шулкадәр якын, шулкадәр үз булып китте бит ул безгә, җанашым! Килен дип әйтергә дә телем бармас кебек булып тора башлады. Кызым, Мәрьям кызым, дип кенә йөртермен кебек уйлап йөри идем. «Алла бирсә» дип әйтмәгәнмен, күрәсең дә, уйларым фәрештәләрнең «амин» дигән чакларына туры килмәгән икән.
Миңлебай анасына йөрәген ярып салырга һәм аның сафлыгын ананың үз кулларына тоттырып күрсәтергә әзер иде, ләкин ул үзенең серләрен, яшертен түгәрәк эшләренә бәйле булган хәлләрне аңа сөйләп бирергә һич тә булдыра алмады.
Йокысыз төннән соң Миңлебай, аш өендәге ялчы хатыннан күмәч, сөт алып ашады да, башка вакыттагы кебек Муллагали белән саубуллашып-нитеп тормастан, тиз генә атын иярләде һәм атланып капкадан чыгып та китте. Җирән кашка, башка вакытларда өйрәнгән гадәтен саклап, күл буе урамы белән китеп барды. Ләкин бераздан Миңлебай аны сулга тартты. Бүген ул, гомерендә беренче мәртәбә, ата-анасыннан хәер-дога алып китәргә теләмәде. Бүген ул туры Мәрьям тора торган урамга юл тотты. Аның йөрәге Мәрьямне, шул акыллы һәм чибәр кызның бер генә мәртәбә елмаеп каравын күрәсе килеп ашкына иде. Башка вакытларда аны Мәрьям я капка төпләрендә басып көткән килеш, я пәрдәсе күтәрелгән тәрәзәдән карап озата торган иде. Бүген Мәрьям үзләренең капка төпләрендә дә тормый, аның тәрәзә пәрдәсе дә күтәрелмәгән. Миңлебай алар өе турыннан атын атлатып кына узды, ләкин ул Мәрьямнең шәүләсен генә булса да күрә алмады. Бу хәл аның хәсрәтен арттырды, кемдер аның йөрәген чеметеп-чеметеп алгандай булды. Аңа, бу кайгыны азрак онытып тору һәм җиңеләйтә төшү өчен, юлдагы тузан-туфраклардан өермәле буран тузгытырга, атының тоякларыннан очкыннар чәчрәтеп чабарга кирәк кебек тоелды. Менә ул хәзер, атын уңга борып, Лор-лор тыкрыгы дип аталган тар гына тыкрыкка керәчәк... Әмма Миңлебай атына камчы белән селтәнә алмый калды. Тыкрык уртасында басып торган Мәрьямне күреп, югары күтәрелгән камчысын кире төшерде. Көтүгә сыер куа барган Мәрьям, Миңлебайның шушыннан үтәсен белеп, бу аулакта аны көтеп тора иде. Ләкин ул үзенең көтеп торуын сиздерергә теләмәде. Миңлебайны күрү белән, ап-ак алъяпкычын җилфердәтеп, тыкрыкның бу башына таба килә башлады. Егет, атын кызу-кызу атлатып, кызга таба китте. Барып җиткәч, үзе дә сизмәстән «сез»гә күчеп:
- Исәнмесез, Мәрьям?! – диде.
Атын кинәт кенә борып, кыз белән янәшә бара башлады. Мәрьям аңа һичбер сүз әйтмәде. Ләкин ул артык дулкынланудан кызарган йөзен дә, яшь белән юешләнгән озын керфекләрен дә Миңлебайдан яшермәде. Аның дебет шәле җилкәсенә төшерелгән, сары кашимир яулыгы чәч толымнары астыннан артка каерып бәйләнгән. Чәчүргеч башындагы көмеш тәңкәләре атлаган саен селкенгәләп, чылтыр-чылтыр тавыш биреп баралар, аның кечкенә генә колакларында зур көмеш алкалар селкенгәли. Аның йөзе саргайган, күз төпләре эчкә баткан. Йокысыз үткән төн йогынтысы аның моңсу һәм хәлсез күз карашларында да чагыла. Миңлебай аңа кызганып карап куйды. Аннан соң:
- Мәрьям, сез миңа юкка гына үпкәлисез, - дип сүзгә кереште. – Минем күңелемдә тырнак очы кадәр дә кер юк...
Мәрьямнең сөйлисе сүзләре бик күп, ләкин аның елыйсы, башын Миңлебайның күкрәгенә салып, үксеп-үксеп елыйсы килә һәм хәзер ул бер генә авыз сүз дә әйтә алмый иде. Миңлебай:
- Менә бит ул ничек килеп чыкты, мин кичә дә синең янга бара алмадым, - дип сүзен дәвам итте. – Мине кичтән үк урядник чакыртып алды. Ул мине төн буенча яныннан җибәрмәде... Аның Иван Петрович турында нәрсәдер беләсе килә...
Мәрьямнең йөзе яктырып киткәндәй булды. Шуннан соң ул сулык-сулык елый башлады. Шәлен башына күтәреп куйды һәм аның белән йөзен каплап:
- Мин сине бүген төн буенча көттем... Тагын шул Сабира белән чуалып калуыңдыр дип уйлаган идем. Алайса, син урядник янында гына булгансың икән? – диде.
- Нишләп алай дисең, Мәрьям? Урядник янында булу бик үк күңелле хәл түгел бит ул.
- Күңелле булмый бирсен. Шулай да урядник сине миннән аера алмас. Тик менә, Миңлебай, синең Сабира белән чуалуыңны да дөрес дип әйтәләр бит әле. Алай бай кызлары белән чуала башлагач...
Кешеләр йөрми торган тар тыкрык бетеп, егет белән кызны адым саен тәрәзә һәм гайбәт күзәтеп торган киң урамга килеп чыктылар да, аларның сүзләре шул урында киселеп калды... Миңлебай атын киредән тыкрык эченә таба борды, Мәрьям аны моңсу гына баш иеп озатты...
Станицага баргач, Миңлебай атна буенча күңелсезләнеп йөрде. Фатыйма апасы аның кайгысын уртаклашырга теләсә дә, Миңлебай аңа үзенең эч серләрен сөйләмәде. Ул һәрвакыт үз эченнән генә янды һәм шуңардан ниндидер тәм-ләззәт тапты. Ләкин бу хәл бер атнага кадәр генә шулай сузыла алды. Аннан соң Миңлебайда үз башында гына кайнаган уй һәм фикерләрне кемгә булса да сөйләү, ачыктан-ачык әйтеп бирү, ул кешедән ниндидер киңәш-фәлән алу теләге туды. Шуның өстенә, бу соңгы «начиз» уены булып, озакламый алар өч еллык хезмәткә алынырга тиеш. Бу турыда сүзләр көннән-көн куера башлады... Димәк, Мәрьямгә өйләнәм, хезмәткә кадәр туй үткәреп китәм, дип йөргәндә генә, аны үпкәләгән һәм рәнҗегән хәлендә калдырып китәргә туры килә.
Миңлебай үзенең эчендәгеләрне Фатыйма апасына ачып салды. Апасы, аны баштанаяк тыныч кына тыңлап утырганнан соң:
- Әй, энем, шушы көнгә кадәр әйтмичә, юкка гына үз-үзеңне уй белән бетереп йөрисең икән, - диде. – Мәрьям моны гына аңламый торган кызмы инде. Синең серләрең минем дә, аның да серләре булыр. Безгә Мәрьямне генә ныгытып алырга кирәк. Ата-анасын ул үзе күндерер...
Яхшылап юынды һәм киенде-ясанды да, Фатыйма шул көнне үк Яңа-Чиркас авылына китте. Миңлебайга озак көтәргә туры килмәде. Ике көн үтеп өченче көн дигәндә апасы әйләнеп тә кайтты. Аны, Җәләй картның җирән чабышкысын җигеп, Җәләй белән Хисамый үзләре озата килгәннәр иде.
Картлар, ишектән керә-керешкә үк уен-көлкеле сүзләр әйтеп, Миңлебай белән күңелле генә исәнләштеләр. Чәй янында аның хәлен, ничек-ничек хезмәт итүен сорашып белделәр, яхшы хезмәт итүе өчен рәхмәт әйттеләр. Кояш күптән баеп, вакыт шактый соң булуга карамастан, картлар икәүләшеп станица атаманы янына киттеләр. Атаманның кәефле чагы туры килгән, күрәсең. Шул ук вакытта Хисамый картның күчтәнәче – ул алып килгән ике каз да, Миңлебайның бик яхшы хезмәт итүе дә үз тәэсирләрен ясаган булса кирәк. Атаман картларның үтенечен җиренә җиткергән. Хезмәткә китер алдыннан туй үткәреп алу өчен картлар Миңлебайны эштән бушатуны сораганнар иде. Станица атаманы моның өчен бер ай вакыт биргән.
Бу хәл моннан егерме көн элек булды. Шуннан соң озакламый Миңлебай Мәрьямнән шатлыклы-куанычлы хат та алды...
Менә шул-шул хәлләрдән соң гына Миңлебайның чиксез шатлануы, үзе өчен дөньяның бер генә дә китек урыны калмаган кебек итеп, үзен-үзе тыныч тота, кичләрен каты йоклый башлавы Фатыймага бик билгеле иде. Шулай ук бу тынычлыкның артык озакка сузыла алмавын, егерме дүрт яшенә җиткән егетнең үз гомеренә беренче мәртәбә килгән һәм фәкать вакытлыча гына булган шатлык икәнен дә Фатыйма, ничектер йөрәге белән сизенеп аңлый. Шунлыктан да ул Миңлебайны һәрвакыт иркәләргә, шәфкатьле ана шикелле үк итеп аны юатырга, аның шат һәм тыныч күңеленә һичбер кара тап төшермәскә тырыша. Ул, кулыннан килгән кадәр, энесе янында үзен шат һәм күңелле тота; һәрвакыт Мәрьямне искә алып, аның йөзенә шунда ук яктылык бирә торган сүзләр сөйли. Ул, еш-еш кына үзенең Яңа-Чиркас авылына кайтуын һәм Мәрьям белән сөйләшүләрен исенә төшереп:
- Куйсана, ходай үзен яман күздән генә сакласын инде! – ди. – Бу кадәр дә уңган бала булыр икән! Үземне өрмәгән җиргә утыртмады, иясен яратсаң, этенә сөяк ташла, дигәндәй, күрсәтмәгән хөрмәте калмады. Авызымдагы сүзләремне, мин әйткәнче үк суырып алып, йотардай гына булып тора... Кая ул курку! Миңлебай белән бергә булсам, утына керергә дә, суына төшәргә дә риза, «уф» дип тә әйтмәм, сыртым сынса да, дошманнарыма сынатмам, дип тик тора.
Миңлебайның тормыйча иркәләнеп ятуын күргәч, Фатыйма әнә шуларны хәтерләп алды. Һәм ул, инде өченче мәртәбә кабатлап:
- Тор инде, энем, тор! Соңга калып куйсаң үзеңә яхшы булмас, - диде. Аз гына уйланып торганнан соң елмая төшеп: - Әй, хәтерең коргыры, исемнән дә чыккан икән. Менә, Мәрьямнән тагын хат килде, әле яңа гына китереп киттеләр, - дип өстәде.
Миңлебай өстенә ябынган юрганын тезләре белән күтәреп җибәрде дә тиз генә торып та утырды. Аннан соң, күңелле генә елмаеп:
- Нәрсә, түти? Мәрьямнән хат дисеңме? Әллә юри генә шаяртып әйтәсеңме? – дип сорады.
- Нишләп юри генә әйтим? Менә, хат бар.
Миңлебай аның кулындагы иске генә сары кәгазь төргәгенә йотлыгып карады, һәм аңа Фатыйма апасы юри акрын сөйли кебек аңлашылды.
- Авылдан Лор-Лор Ситдыйк килгән икән, шуның Сәрвәре артыннан биреп җибәргән... Я, сөенечкә нәрсә бирәсең?
Фатыйма бу сүзләрне сөйләп бетергән вакытта Миңлебай ике балагына да буйлатып зәңгәр тасма тоткан яшькелт чалбарын, артык тупас булмаган казак итеген киеп тә өлгергән иде инде. Ул, мич алдындагы калай комганны алды да, сөенечкә яулык алып бирәчәге турында апасына вәгъдәләр бирә-бирә, эчке күлмәктән генә ишегалдына чыгып китте. Фатыйма:
- Ай, энем, өйдә ләгәндә генә юын! Тышта бүген салкын, кар яуган, - дип кычкырып калды.
Миңлебай, өйгә кергәч, өске күлмәген киде һәм биленә каеш буып куйды. Фатыйма аның кайчан да бер яулык алып бирүенә каршы түгел иде. Ләкин, әнә шул булачак яулыкка өстәмә рәвештә, аның хәзер үк биеп алуын сорады. Миңлебай моңа да каршы килмәде. Фуражкасын сул яккарак кырын салып киде дә, уң як чигәсенә тузгып төшкән куе коңгырт чәчен тиз-тиз генә сыйпаштырып, авыз эченнән үз-үзенә такмак әйтеп, кулларын селеккәли-селеккәли биергә кереште. Биеп туктавы белән үк апасы аңа хатны китереп тоттырды.
Хат шактый калын иде. Ул чит-читләреннән һәм урта бер җиреннән ак җеп белән теккәләп куелган. Кара яки сары җеп белән түгел, ә бәлки ак җеп белән тегелүе, бу инде, хатның бик зур шатлыклы хәбәрләр китерүен аңлата. Хатның бер ягына: «Ошбу хат тапшырылса иде Миңлебай Гомәревнең үз кулына», - дип язылган.
Дөньяда иң яраткан һәм өзелеп сөйгән кешесеннән килгән кадерле хатны мондый ашыгыч арада гына укуның бер дә тәме, күңелендәгечә ләззәте булмас кебек тоелды. Шунлыктан, хатны күкрәк кесәсенә салды да, атын карап керү өчен, Миңлебай яңадан ишегалдына чыгып китте.
Беренче кар яуган төннең иртәсе бик матур, һавасы саф, җиле йомшак һәм җылы иде. Табигатьнең бу матурлыгы Миңлебайның шатлыгын тагын да үстереп, йөрәгендәге ашкынулы дәрт хисләрен берничә мәртәбәләргә арттырып җибәргәндәй булды. Ул ниндидер бер җиңелчә көйгә сызгырынып лапаска кергән вакытта җирән кашка тиз генә башын күтәрде; аякларын тыпырчындырып, колакларын уйнаткалап куйды; иреннәрен калтыратып, йомшак кына аваз белән тавыш бирде: бу аның су эчәргә теләвен аңлатып куюы иде. Миңлебай аның маңгаеннан, арка өстеннән, ботларыннан сыйпаштырды. Муеныннан ипләп кенә кочаклап алды да, үзалдына уйнаклап һәм селкенгәләп торган колакларын, әйе, аларның әле берсен, әле икенчесен үпте. Акрын гына пышылдап: «Рәхмәт сиңа, малкай!» – дип куйды. Җирән кашканы кичәге иң катлаулы һәм авыр сикереш вакытында беренчелекне алганы өчен кадерләү иде бу.
Миңлебай атын ишегалдына алып чыкты. Бер кулын чалбар кесәсенә тыккан, ә икенчесе белән озын каеш тезгеннең очыннан тоткан килеш, җирән кашка өчен күптәннән таныш бер көйгә сызгыргалап торды. Җирән кашка озак ялындырмады, күпереп торган йомшак кар өстенә ипләп кенә ятты да, рәхәтләнеп, аякларын селкә-селкә ыңгырашып ауный башлады... Аунап туйганнан соң торды. Аякларын җәя төшеп, бөтен гәүдәсе белән селкенеп куйды – өстендәге кар һәм балчык кисәкләре кагылып ташланды. Миңлебай аны, эчереп кайтыр өчен, күлгә алып төшеп китте.
Миңлебай эшләрен бетереп өйгә кергән вакытта сәкегә кызыл шакмаклы ашъяулык җәелгән, аның өстенә самавыр һәм кечерәк агач табакны тутырып кабартма утыртылган иде инде. Фатыйма, кабартманы Миңлебай утырасы урынга табарак этәреп:
- Я, энем, утыр! Җылы көенчә генә ашап алыйк әле, - диде. – Әйдә, син үзең сындыр инде, ир-ат барында хатыннарга көлчә сындырып утыру килешми ул.
Миңлебай, кайнар кабартманы сындыра-сындыра:
- Түти, сиңа бик зур рәхмәт инде... Җылы күмәчең дә булгач, көлчәсен пешереп тормасаң да яраган булыр иде, - диде.
- Аша, энем, туйганчы аша. Бар вакытта сыйлап калыйм әле.
Кабартмаларны тагын да егетнең алдынарак этәреп, майлыракларын астан алып өскә куйды. Аннан соң:
- Хатыңны укыдыңмы соң әле? Авылда нинди яңалыклар бар дигән? – дип сорады.
Миңлебай, Мәрьямнең хатын шулай озак укымавы өчен апасы алдында уңайсызланып куйды. Аның түгәрәк йөзенә алсу кызыллык йөгерде.
- Мин ул хатны иркенләбрәк укырмын дигән идем, түти.
Чәйдән соң Миңлебай хат укырга утырды. Хатның җепләрен тешләре белән өзә-өзә аның байтак вакыты узды. Бу арада Фатыйма самавырын алып куйды, чынаякларын кайнар су белән чайкады; аларны кызыл шакмаклы тастымал белән сөртә-сөртә:
- Бигрәк тә инде, бер дә кеше ачып укырлык итмәгән, - диде.
Хат бер дә иренмичә һәм күп итеп язылган. Аның чит-читләре чәчәксыман кәкре-бөкре кызыл һәм ал сызыклар белән бизәлгән. Фатыйма моны күреп:
- Һай, җан кисәгем, иннек буяуларына кадәр калдырмыйча буяп бетергән икән, - дип куйды.
Миңлебай хатны игътибар белән генә укый башлады. Анда:
«Сәлам хат, хуп күрсәң укып бак, хуп күрмәсәң утка як, - дип, гадәттә һәрбер хатта була торган баш куелган иде. Аннан соң: - Сезки гыйззәтле вә хөрмәтле күрүче җанкаема, безки сезләрне бер күрергә зар вә интизар булып, сезнең өчен көн-төн утлар йотып, бик сагынып вә бик саргаеп торган җанкаеңнан күптин-күп вә янә чуктин-чук сәламнәремне күктәге йолдызлар, җирдәге чәчкәләр санынча итеп, иртәнге искән салкынча җилләр белән син җанашым торган Айгырҗал станицасына таба очырып җибәрәм, - дип сәлам бүлеге язылган. Аннан соң: - Әй, җанашым, энҗе ташым, каләм кашым, син җанымның дәвасы, ике күзем карасы, йөрәгемнең пәрасы, син был-был кош баласы...» – кебек сүзләр белән егетне мактау бүлеге дәвам иткән. Боларның барысыннан соң бик күп итеп җырлар язылган. Хатның иң ахырында, онытып калдыра язганы өчен бик-бик гафу үтенеп, һәр ике якның да кызу-кызу туй хәзерлеге алып баруын, шушы көннәрдә генә атасы Җәләй белән Миңлебайның атасы Хисамыйның Оренбург шәһәренә барып, аннан туй кирәк-яраклары җитештереп кайтуларын әйтеп язган.
Миңлебайның бу хатны укыгач туган шатлыгын язып та, сөйләп тә бетерә алырлык түгел иде. Ул, күзләрендәге шатлык яшьләрен туктатып кала алмаганы хәлдә, Фатыйма апасыннан уңайсызланып, тиз генә ишегалдына чыгып китте.
12.
Кояш, һаман саен яктырак балкып, акрын-акрын гына югары күтәрелә. Ләкин яңа яуган йомшак карлар аның иркәләвен һич тә күтәрә алмый. Кояш ягымлырак елмаеп, ул йомшаграк караган саен аяк астындагы карлар да юкарганнан-юкара һәм соргылт комсу җирнең куенына һаман ныграк сеңә бара.
Станица йортларының төрле капкаларын ачып, аның киң урам яки тар гына тыкрыкларыннан атларын юырттыра-юырттыра, уеннар мәйданына казак яшьләре җыела. Алар, үз урыннарын үзләре белеп, килә-килешкә үк сафка тезеләләр. Аларның һәммәсенең дә сул ягында ияр өзәнкеләренә тиеп-тиеп торган ялтыр кара кыннары, ул кыннар эчендә үткен корыч кылычлары бар. Ул кылычларның сары җиз саплары кояш нурларында җем-җем итеп елкылдап тора. Саф каршында, әле берсенә, әле икенчесенә бәйләнеп һәм өсте-өстенә төрле приказлар биреп, зур гәүдәле биек кара айгырга атланган сотник йөри. Мәйданның бер кырыеннан икенче кырыена кадәр, кара-каршы ике саф итеп нечкә сыек таллар утыртып чыгылган. Тамаша белән кызыксынучы карт-коры һәм бала-чагалар мәйдан тирәсендәге өй һәм таш коймалар яныннан карап тора.
Мәйдан станица атаманын көтә. Тынлыкны бозып, анда да монда чапкалап торучы сотник айгырының тояк тавышлары гына ишетелә; үзен бөтен мәйданга хуҗа итеп сизгән сотникның карлыккан тавышы әле бер, әле икенче урында яңгырап кала.
Атаман кызыл калай түбәле биек агач йортлар ягыннан килеп чыкты. Ул, мичкә кебек түгәрәкләнеп кабарган корсагын көч-хәл белән генә күтәреп, сөт шикелле ап-ак бия өстендә утырып килә. Атаманның уң һәм сул якларында берәр офицер, алар артында дүрт-биш казак булып, болар һәммәсе дә уйнаклап торган таза бияләргә атланган. Һәммәсенең дә бияләре, атаманныкы кебек үк, ап-ак.
Боларны күреп, сотник аптырап калды. Ни өчен атаман бүген генә биягә атланып чыккан? Башка вакытларда ул я җирән айгырга, яки кара туры кашкага атланып чыга иде бит. Бүген әллә ул сотник өстеннән шаяртып алырга уйлаганмы? Ләкин сотник өчен башка һичбер чара да юк иде инде. Ул, ажгырып торган көчле айгырының тезгеннәрен нык кына тартып тотты да, бөтен саф буенча:
- Смир-рно! – дип боерды.
Сафка тезелгән атлар да, алар өстендәге казаклар да торган урыннарында катып калды. Сотник, айгырның корсагын шпорлары белән тиз-тиз кытыклап, үзен мәйдан уртасында көтеп торган атаманга таба чаптырып китте. Ул, атаманга берничә метр җитмичәрәк туктап, сотняның әзер булуы турында белдерергә тиеш иде. Ләкин ул кирәкле урында тукталып кала алмады. Аның айгыры, алгы һәм арткы аяклары белән дулап, бөтен мәйданны тутырып кешнәп җибәрде дә, атаманның биясе өстенә ыргыла башлады. Таза гәүдәле, калын җилкәле сотникның айгырга көче җитми иде. Моңа атаманның ачуы кабарып китте. Ул, кулындагы җиз очлы юан каеш камчысы белән башта айгырның нәкъ маңгаена, аннан соң сотникның аркасына сугып җибәрде.
Сафта торучылар кинәт кенә җанланып, бер-берсенә карашып алдылар. Озын буйлы, чибәр йөзенә ниндидер өстәмә матурлык биреп торучан зур кылыч борынлы Васильев Миңлебайга таба башын һәм фуражка козырегын кагып куйды. Миңлебай аның уйларын, ул моны сүз белән әйтмәсә дә, кояш кебек балкып торган йөзеннән укып белде.
Станицага җыелган яшь казаклар арасында Миңлебай ай буенча беренчелекне алып килде. Моңа бай балаларының ачулары чыга һәм аларның көнчелек тамырлары өзлексез рәвештә кузгалгалап тора иде. Ләкин берсе дә Миңлебай кулындагы алдынгылыкны ала алмады. Шулай да бай малае Михаил ара-тирә беренчелекне алгалап куя. Сотник исә һәрвакыт Михаилны яклый, ничек тә беренче урында итеп аны күрсәтергә тырыша. Бүген таллар кисү номеры үтәләчәк. Бу – актыккы сбордагы соңгы уен, һәм ул атаман күз алдында эшләнә. Шушы соңгы уенда өстен чыккан кеше барлык өч ел буенча да беренче булып килгән исемен алачак. Васильевның Миңлебайга башы белән ымлап куюы һәм чын күңелдән елмаеп каравы: «Но, туганкай, булды! Хәзер инде атаман сотникның сүзләренә колак та салмаячак. Кара аны, беренчелекне бүген дә син алырга тиеш», - дигән мәгънәне аңлата иде.
Сотник яңадан казаклар янына килде. Ул ачулы һәм көлке бер кыяфәттә. Ләкин казаклар, ул инде үзе килгәч, аңардан ачыктан-ачык көлә алмыйлар, бары тик эчтән генә кеткелдиләр иде. Бу аларның шаян якты йөзләреннән, көлемсерәп ерылган авыз кырыйларыннан, бер-берсенә күз очлары белән генә карашып куюларыннан аңлашыла. Сотник моны үз күзләре белән күрә һәм бөтен йөрәге белән сизенеп тора. Ул, башка берәү дә түгел, монда сотник Петров үзе,бары тик ул үзе генә хуҗа икәнлекне тагын бер мәртәбә кисәтеп куярга теләгәндәй, бугазының төбеннән карлыгып чыккан калын тавыш белән кычкырып җибәрде:
- Сот-ня-я!.. Марш-ма-ар-рш!.. Стой!
Тал кисү уены башланып китте. Михаилга кадәр бу эшне берсе дә яхшы итеп үти алмады. Кайберләре бер-ике талны кисеп өлгерә алмый үтеп китә; икенчеләре артыннан тал утыртылган агач станнар аугалап кала; өченчеләре талны тиешле урыннан я югарырак, я түбәнрәк кисәләр. Менә чират Михаилга җитте. Ул, үзенең ак бәкәлле җирән атын уйнаткалап, башкалардан аерылып чыкты. Кылычын кыныннан тиз генә суырып алды да, аны тантаналы кыяфәттә югары күтәрде. Ак бәкәл өчен артык бернәрсә дә кирәк түгел иде инде: ул шунда ук чабып таллар арасына кереп китте. Михаил баштан ук атаманга ошап куйды булса кирәк. Башкаларга ул күзенең кырыен-кырыен гына төшергәләп ала иде. Михаилның берничә селтәнүе булды, атаман аны җентекләбрәк күзәтә башлады. Сотник та җанланып һәм канатланып киткәндәй булды. Әйе, әгәр дә ул ахырга кадәр шулай уңышлы итеп үтәп чыга алса, беренчелекне Михаил алачак; сотник аны теше-тырнагы белән яклаячак, атаман да моңа каршы килмәячәк. Ләкин аларның бу шатлыклары артык озакка бара алмады. Михаилның кулы, ничектер, калтыранып куйды; аның кылычы, йөзе белән түбән әйләнеп, бик аз гына үзенең юнәлешен үзгәртте дә, ак бәкәлнең сул колагын кисеп үтте. Моңа Михаилның шулкадәр ачуы килде ки, аның тик бер генә талны кисәсе калган иде, ул аны кисеп тә тормады. Кылычын туп-туры итеп югары күтәрде дә, атын тагын да ныграк чаптырып үтеп китте. Ак бәкәлнең киселеп төшкән ярты колагы тояк эзендәге пычрак кар суына батып калды.
Атаман бу хәлләрне башыннан ахырына кадәр карап торды. Ул, ачуыннан кемне дә булса кыйнап ташлар инде, дип көткән вакытта, бөтен гәүдәсе белән селкенеп һәм һич тә тыела алмыйча көлә башлады.
Сафтагы казаклар да шаулашып көлешәләр иде...
Чират Миңлебайга да җитте. Ул, сотник приказы буенча башкалардан аерылып чыгып, киселәчәк таллар тезмәсенә якынлашты. Кылычын кыныннан суырып алып югары күтәрде. Корсагын итек үкчәләре белән кытыклап алуга җирән кашка йомылып алга чапты. Миңлебайның уң кулындагы авыр кылыч, җиңел генә уйнаклап, бер уңга, бер сулга селтәнә башлады. Җирән кашка үткен кылычның бер яктан икенче якка селтәнү ритмына шунда ук җайлашып алды. Ул, беленер-беленмәс кенә, башын әле бер якка, әле икенче якка авыштыргалап барды. Аның муены һәм башы алга сузылган, колаклары тигез генә сыланып артка ятканнар; корсагы нык кына эчкә тартылып, ул үзе бөтенләй нечкәреп калган. Миңлебай актык талны чабып өзгәнгә кадәр ул шулай барды.
Мәрьямнең хаты, Васильевның һаман дәртләндереп йөрүе һәм әле генә Михаилның көлкегә калуы – болар һәммәсе дә Миңлебайның күңелен үстерде, аның үз-үзенә ышанычын ныгытты.
Менә Миңлебай иң соңгы талны кисеп үтте. Аны түземсезлек белән карап торган атаман, камчысын һавада кискен генә селтәп, нәрсәдер кычкырып җибәрде. Сотник саклык белән генә атаманга якынлашты. Атаман аңа:
- Гомәровны минем янга! – дип боерды.
Миңлебай шунда ук атаман янына килеп тә җитте. Атаманның кулында көмеш саплы яхшы кылыч иде. Ул, күзнең явын алырдай булып елкылдап торган кыйммәтле кылычны Миңлебайга сузып:
- Менә бу миннән бүләк булыр, - диде. – Киләчәктә бөек патша хәзрәтләренә турылыклы, аның дошманнарына каршы рәхимсез булуыңны телим.
Миңлебай атын атаманга якынрак китерде. Көмеш саплы кылычны бер кулы белән генә алды да, аны күкрәгенә кысты һәм башын иде. Ләкин ул бүләк кылычын үпмәде һәм бер генә авыз сүз дә әйтмәде. Атаманга Миңлебайның ант итеп вәгъдә бирмәве дә, авыз кырые белән генә көлемсерәп куюы да, үзен-үзе тәкәббер тыныч кыяфәттә тотуы да ошамады.
Бу хәлләр атаманны айнытып җибәргәндәй итте. Хәтта ул үзенең исерек баштан сотник өстеннән шаяртулар оештыруыннан үкенеп куйды. Бүләкне бит, һәрвакыттагыча, тантаналы рәвештә саф алдында бирергә иде. Менә шунда Миңлебай ант итеп вәгъдә бирмәсен һәм кылычны үпми калсын иде әле! Ул вакытта күрсәтер иде атаман аңа...
Атаманның миеннән әнә шундый кайнар уйлар йөгерде. Хәтта ул, кулларын Миңлебайга таба сузып, әле генә биргән бүләк кылычын кире тартып алудан көчкә-көчкә генә тыелып калды. Ләкин хәзер соң һәм эш беткән иде инде.
Атаман, камчысын ачу белән һавада селтәп, күк биянең алгы ботына каты итеп сукты да, чаптырып кайтып китте. Янындагы офицер һәм казаклар да аңа иярде.
13.
Миңлебай шул көнне үк кайтырга чыкты. Төрле-төрле уйларга бирелеп бара торгач, ул үзенең Чиркас елгасына килеп җитүен сизми дә калган. Ике кылычның да бер якка тагылган булуы беркадәр уңайсызлый, алар, бер-берсенә бәрелгәләп, борчып бара иде. Миңлебай бер кылычын уң якка тагарга уйлады. Вак кырчын ташлар өстеннән чылтырап аккан саф елга суын чыкканда һәм атын атлатып кына тауны менгән вакытта Миңлебай әнә шул эш белән шөгыльләнде.
Тауны менгәч ул кызурак кайтырга теләде. Аякларын селкеткәләп, ияр өзәнкеләре белән җирән кашканы кытыкларга кереште; тезгенне дә тарткалап куйды. Ләкин ул артык озак юырттырып бара алмады. Миңлебайның алдыннан гына юлны аркылы кисеп чыгу теләге белән чабучы ерткыч аның игътибарын үзенә юнәлтте. Тезгенне тиз генә тартып кую аркасында җирән кашка тукталып калды.
Бу – зур гына гәүдәле бер карт бүре иде. Ул бик-бик тырышып чаба, һәм арткы аякларын җиргә каты-каты этәреп сикерә. Ләкин аның алга баруы һич тә үрчеми. Әйтерсең лә, ул арткы аяклары белән җирне каты этәреп алга сикерә дә, нәрсәдер аны коерыгыннан тартып арткарак, ул төшәргә теләгән ноктадан чигенебрәк төшәргә мәҗбүр итә. Аның калын муены аз гына бөгелеп, башы уң якка таба карап каткан, тәне юеш, авыз-ирен тирәләре ап-ак күбек. Миңлебай бу бүренең кемнәр тарафыннандыр күптәннән үк куылып килүен һәм инде аның тәмам арыган булуын аңлады. Ул: «Башы уң якка карап каткан, сул ягыннан барасың икән, ул бернәрсә дә күрә алмый. Маңгаена кылыч сырты белән генә сугып алырга була», - дип уйлады. Сул кулында атның тезгенен уйнатып, уң беләгенә эленгән камчыны селеккәләде, хәтта атның алгы ботына берне сугып та алды.
Җирән кашка җан-фәрманга йомылып чабып китте. Миңлебайның уң кулы тураеп югары күтәрелде һәм аның ялангач кылычы һавада чайкалгалап бара башлады. Менә җирән кашка бүренең артыннан куып та җитте. Алар бергә, янәшә үк бара башлады. Шул ук минутның эчендә дип әйтерлек Миңлебайның уң кулында югары күтәрелгән кылыч кискен генә селтәп җибәрелде, һәм бүре әйләнеп-әйләнеп барып җиргә ауды. Ул – судан алып корыга ыргытылган зур балык шикелле – башын, койрыгын һәм аякларын нык тыпырчындырып, барлык гәүдәсе белән сузылып чирәмгә ятты. Миңлебай, аз гына узып киткән җирән кашканы киредән борып бүре янына китерде дә, үзе шунда ук җиргә төште. Бүре үлеп бетмәгән иде әле. Миңлебай, кылыч сырты белән аның маңгаена, колак төпләренә һәм муен тамырына суккалап, бүрене тиз-тиз генә үтереп ташлады.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Казаклар - 5
- Büleklär
- Казаклар - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4353Unikal süzlärneñ gomumi sanı 187142.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.66.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4278Unikal süzlärneñ gomumi sanı 194738.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4392Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198538.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4290Unikal süzlärneñ gomumi sanı 192540.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4342Unikal süzlärneñ gomumi sanı 205138.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 6Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4204Unikal süzlärneñ gomumi sanı 195841.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 7Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4211Unikal süzlärneñ gomumi sanı 190938.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Казаклар - 8Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 2578Unikal süzlärneñ gomumi sanı 131544.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.66.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.