🕥 34 minut uku
Казаклар - 3
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 4392
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Мәрьям, акрын гына җырлый-җырлый, кипкән покосларны күбәләп йөри иде. Атасының үзенә таба килүен күргәч, тырма сабына таянып, аның килеп җитүен көтеп торды. Җәләй карт кызының Җаек буенда гына очравы мөмкин булган нәфис сыек тал шикелле зифа буй-сынына сокланып карап куйды. Бу секундта аны эчке бер канәгатьләнү һәм горурлык тойгылары чорнап алгандай булды. Мәрьямнең кояшта янган бит урталары, өлгереп пешкән пар алма шикелле, кып-кызыл булып янып торалар иде. Ап-ак яулыгын артка каерып бәйләгән. Чит-читләре зәңгәр белән каелган кесәле, гармун итәкле ак алъяпкычы Мәрьямнең нечкә гәүдәсен килешле генә тулыландырып тора. Җәләй карт: «Собханалла, собханалла! Инде үсеп җитте, кызыма күз генә тия күрмәсен», - дип сөйләнә-сөйләнә як-ягына төкеренгәләп куйды. Чал керә башлаган куе зур сакалы буенча агып төшкән тир тамчыларын сул кулы белән сыйпап алды да:
- Әйдә, кызым, арттан бай куып тормый әле. Рәхәтләнеп ял итеп алыйк, - диде. Мәрьям, анасы юк вакытларда атасының иркенрәк кыланырга яратуын искә алып:
- Әти, әле берәү дә туктамый бит, иртәрәк түгелме соң? – дип сорады һәм иркәләнеп кенә елмаеп куйды. Җәләй, Мәрьямнең сүзләрен бөтенләй ишетмәгән шикелле итеп, бераз вакыт кояшка карап торды. Аннан соң:
- Ай-һай, эссе! Бүген һава бигрәк бөркү булып тора, - дип өстәде. – Әйдә, төш авышканчы Җаекта су коенып, ашап-эчеп алыйк.
Мәрьям атасы артыннан иярде. Берәр минут алар сөйләшми генә бардылар. Тынлыкны Мәрьям бозды. Ул:
- Әти, кайчан кибән коябыз инде? – дип сорады.
Җәләй, кызына әйләнеп карамыйча гына баруында дәвам итте һәм:
- Алдагы атнаның башы белән керешербез, - диде. – Хисамый күршеләр белән кушылып өяргә булдык. Аларның Гатавы ат йөртер, син чүмәлә җибәреп торырсың.
- Аларның печәннәре бик күп түгелме соң? Алар дүрт пай, без бер генә пай алабыз бит.
- Юк инде, кызым, алар җиде-сигез елдан бирле бер генә пай чабалар. Өч пайның җирен Миңлебайларын Котырыкка биргән елны ук саттылар бит.
Аларның куышлары Үле Җаек буенда иде. Куыш бик гади генә эшләнгән: тал куагы янына куелган арбаның тәртәләре югары күтәреп бәйләнгән дә, аның өстенә эре-эре таллар салып, кояш кызуы һәм яңгыр-фәлән үтмәсен өчен, тал өстеннән калын гына итеп печән капланган.
Җәләй карт чалгысын арба күләгәсенә куйды.
- Кызым, син хәзер Җаек буена төш, коенып ал, - диде ул. – Шул уңайдан бер чиләк су да алып мен.
Мәрьямнең шомарган чабата табаны куыш алдындагы тапталып беткән үлән өстендә таеп китте.
- Әтекәем! – дип кычкырып җибәрде ул.
Җәләй карт, кызын елан-фәлән чакты микән әллә дип куркып, куыш эченә кереп барган җиреннән тукталып калды. Эшнең нәрсәдә икәнен күргәч, иркәләүле генә елмаеп:
- Ипләбрәк йөри күр, кызым! Бер-бер җиреңне авырттырып ала күрмә тагын, - диде.
- Юк-юк, әти, бернәрсә дә булмады, - диде Мәрьям.
Кызы су буена төшеп киткәч, Җәләй карт, кояш эссесенә чыгып, чалгы чүкергә утырды.
Менә ул чалгының бер ягын чүкеп чыкты. Баш бармагының битен чалгы йөзеннән йөртеп, чүкүнең нәтиҗәсен карап алды. Сандал өстенә чалгының икенче ягын әйләндереп салды һәм чүкүен дәвам итте. Өч корычның (сандал, чүкеч һәм чалгы) бер-берсенә сугылуларыннан чыккан саф һәм яңгыравык чыңлау авазлары Җаек буена, якындагы таллар арасына җәелеп торды. Моңардан үзенә бер матур көй хасил була, һәм Җәләй карт әнә шул көйне өзмәскә тырышып чүки иде.
7.
Миңлебай, әле генә салып бетергән чүмәләсе янына биш япьле зур тимер сәнәген кадап куйды да, киң маңгаеннан агып төшкән тир тамчыларын кул аркасы белән сөртеп:
- Фу-у, бу Гарифҗан батып калдымы әллә? Бозлы әйрән китерәм дип киткән иде бит! – диде.
Акмырза, барлык авырлыгы белән сәнәгенә таянган хәлдә, чүмәләсенә салып бетерәсе печән күбәләренә карап нәрсәдер уйланып тора иде. Ул, күзләрен печән күбәләреннән акрын гына алды да, таллык буендагы куышка таба карап куйды. Шуннан соң гына, егетнең сүзләренә җавап итеп:
- Китерәме соң ул! – диде.
- Китермәсә, үзебез барыйк, нигә аны көтеп торырга ди монда!
- Барырга ярамый шул, энекәш. Баягынак, син чокырда өеп йөргәндә, Котырык үзе килеп китте. Шушы покосларны өйләгә кадәр чүмәләләп бетерегез, диде.
Миңлебай кызып китте. Ул, киң кырыйлы киез эшләпәсен тиз генә башыннан салды да, аны яңадан киеп һәм җиргә кадаулы сәнәген әйләнеп чыгып:
- Өйлә дә өйлә! Биш өйлә җитеп үткәндер инде! Безнең дә җаныбыз бар ла! – диде. – Әйдә, тотабыз да кайтабыз куышка.
- Ярамый, энекәш, алай ачуланып булмый ул. Ничек тә түзәрбез әле. Көндәгечә, Миңлекамал апай тәртә башына чикмән элеп күтәргәч кайтырбыз. Анда кайтып, Котырыкның эт урынына өреп торуын ишетәсем килеп тормый әле: ач тамагым, тыныч колагым.
Миңлебай аның белән килешмичә булдыра алмады. Ул, инде юашлана башлап:
- Алайса, Җаекка төшеп су эчеп меник. Башларны юып алыйк, - диде.
- Менә монысы ярый. Тик икебез дә берьюлы китмик, бар, башта син барып кил.
Миңлебай, якындагы эт шомырты һәм зелпе куакларын аралап үтеп, Җаек буендагы таллыкка таба китте. Таллык белән куаклык арасында печәне чабылмаган ачыклык иде. Миңлебай, курайларын, чагыр үләннәрен чытырлатып изгәләп, үзенең буе кадәр булып үскән әнә шул печәнлекне үтеп чыга башлады... Кинәт аның йөрәге тибүдән тукталган шикелле булып калды, тын алуы бөтенләй диярлек кысылды, бәхет очкыннары белән дәртләнеп янган кара күзләре алга, таллык буендагы сукмактан Җаекка таба баручы ап-ак күләгәгә карап текәлде. Әйе, ап-ак күләгә, ләкин күбәләк түгел иде ул үзе. Юк, андый зур күбәләкнең булуы һич тә мөмкин түгел... Миңлебайның:
- Мәрьям! – дип кычкырасы килде.
Ләкин аның тавышы чыкмый калды. Муенына елан чорналган шикелле булып, тыны бугазына тыгылды. Мәрьямнең артыннан куып җитәргә тырышып, шул ук сукмактан Гарифҗан бара иде. Миңлебай, аларга күренмәскә теләп, тиз генә җиргә, үлән арасына чүкте. Тегеләр икесе дә Җаек буена төшеп киттеләр.
Миңлебай яшеренеп утырган җиреннән торды. Аңардагы чиксез сөю, көчле мәхәббәт тойгылары көнчелек һәм ачу тойгылары белән бергә кушылып буталдылар. Ул:
- Менә сиңа кирәк булса! Ә соң Мәрьямнең миңа биргән меңнәрчә вәгъдәләре кайда?! Мәрьям булып Мәрьям дә алдар микәнни? – дип уйлады.
Мәче җитезлеге белән алга, Җаек буена таба ташланды. Менә ул, бер минут эчендә, яр буендагы зур гына агач янына барып тукталды. Бу агач яныннан яр астындагы кешеләрнең сөйләшүләре генә түгел, йөгерек агышлы Җаек суының шаулавы да ишетелеп тора. Һәм менә Миңлебай тыңлый.
- Мәрьям, син нигә минем хатларыма бер генә дә җавап кайтармыйсың?
- Нинди хатлар? Мин синең хатларыңны күргәнем дә, алганым да юк.
- Эх, син, кызый! Күрәләтә ялган сөйләп торасың бит... Миңлебайга дигәндә иренмисең син.
- Анда синең эшең юк! Минем кемгә хат язганымны тикшереп торырга дип сиңа кушмаганнардыр бит. Кит моннан, яман кеше юл бөяр, дигән шикелле, юлыма аркылы төшеп торма!
- Кайда ул хәтле ашыгасың, җитез кыз, ә?!
- Бар, җитез булганнарны эзлә! Нәрсәмә миңа бәйләнеп йөдәтәсең? Китче моннан! Хатларың белән аптыратып бетүең җитмәгән, инде артымнан караулап йөри башладыңмы?
- Мәрьям! Шул хәерче Миңлебайны әлләкемгә куясыңмы? Кара аны!
- Акырма да, куркытма да мине! Бар, Хәмчки Хәдичәсенә җикерен, син аның колагын тешләгән бит.
- Ә-ә, син әле Миңлебай колагыңны тешләде дип йөрисеңме? Колак тешләү нәрсә инде ул. Миңлебай үткән ел Сабираны суга баткан җиреннән коткарды. Хатын итеп аласы килмәгәч, нигә коткарган ул аны? Суга бату колак тешләү генә түгел. Шулай булгач, Миңлебай сиңа түгел, Сабирага өйләнергә тиеш.
- Китче моннан, әллә нәрсәләр лыгырдап торма минем каршымда!
- Җитезләнми генә тор!.. Әгәр дә Миңлебай безнең Сабирага өйләнми икән, әти аңа хезмәткә киткәнгә кадәр өйләнергә ирек бирмәячәк. Менә син көтеп утыр аның хезмәттән кайчан кайтканын. Әбигә әйләнеп бетәрсең. Хәзер дә син бик яшь түгел бит инде. Синең кебек чибәр кызлар унбиш яшьтән кияүгә чыга. Хәзер инде сиңа өч-дүрт бала анасы булырга кирәк иде.
Мәрьям Гарифҗанның битенә төкерде. Гарифҗан учы белән битен сөрткән арада тиз генә үтеп китмәкче иде, теге яңадан кызның каршысына төште:
- Юк, мин сине җибәрмим! Әле мин сине!
- Китче әле! Суымны түктерәсең бит! Кагылма миңа кулың белән! Ә-ти-и!
Мәрьямдәге ныклык Миңлебайның күңелен үстереп җибәрде. Көн буенча эшләп арыган булуы да, салкын су эчәсе килүе дә онытылды. Ул, үзеннән бер генә адым ераклыктагы текә ярдан аска сикереп төште. Яр бик биек һәм текә иде. Миңлебайның аяклары ком өеменнән генә торган җиргә батып керде, каталарының эченә, оекларының тишек-тошыкларына ком тулды. Авыр эш белән хәлсезләнгән аякларының тез буыннары бөгелеп китте; һәм ул, егылып йөзе белән җиргә капланмас өчен, куллары белән эссе комга таянды...
Яр башыннан Миңлебай сикереп төшкәч тә, Гарифҗан Мәрьям яныннан читкәрәк тайпылды. Аннан соң, үзенең куркып, каушап калуын сиздермәс өчен, ясалма бер кыланыш белән шаркылдап көлгән булды да:
- Син өтеккә монда ни калган тагын?! Кара, чалбар аламаларыңа ком тулган бит! Үзең кызлар артыннан йөргән буласың тагын, - диде.
Миңлебай исә, җиргә төшкән эшләпәсен алып киде дә, Гарифҗанның янына ук барып һәм аның яшькелт зәңгәр күзләренә туп-туры карап:
- Ә син селәгәйгә монда нәрсә калган? – диде. – Үзең эшләүчеләргә салкын әйрән алып киләм дип киттең, ә үзең әллә кайларда югалып йөрисең, тинтәк малай!
Миңлебайның бу сүзләре Гарифҗанның йөрәгенә агулы ук булып кадалды. Ул, чиктән тыш хурланып һәм ачуыннан еларга җитешеп:
- Сиңа әйрән ташып йөрергә мине хатыннар дип белдеңме әллә? Әнә, теге йолкышны хатын итеп алгач, әйрән китерергә аңа кушарсың. Тик ул вакытта әйрәнегез генә булмас, - диде.
- Анысын синнән сорамаслар!
Гарифҗан, йодрыгын Миңлебайның борын төбенә үк куеп:
- Анысын сорамасаң, менә монысын сорарсың! Эшләми йөрергә сиңа кем кушты? Менә мин әтигә әйтим әле.
Миңлебай аның йодрыгын читкә этәрде.
- Кулыңны җыебрак тот! – диде ул. – Синең ул кулың авызыңнан аккан селәгәеңне сөртү өчен генә ярый бит. Бүгеннән башлап син түгел атаң да миңа кагыла алмас, менә күр дә тор!
Гарифҗанны «үрдәк авыз» дип тә, «селәгәй Гарифҗан» дип яки «Котырыкның селәгәе» дип тә атап, мыскыл итеп йөртәләр иде. Яшьләр арасында әйтелеп йөртелә торган шул сүзләрнең монда, Мәрьям бар урында кабат-кабат искә алынуы Гарифҗанның түзәр хәлен калдырмады. Ул:
- Ай-һай, гайрәтләнгәнсең икән, - диде дә, күзләренә килеп тыгылган яшь бөртекләрен Миңлебай белән Мәрьямгә күрсәтмәс өчен, тиз генә читкә борылды. Текә ярны кисеп эшләнгән тар сукмакның баскычларыннан сөрлегә-сөрлегә атлап, югарыга менеп китте...
Мәрьямнең шатлыгы эченә сыймый иде. Ул, Гарифҗан бөтенләй китеп күздән югалу белән үк кулындагы сулы чиләген җиргә утыртты. Кыюсыз гына адымнар белән Миңлебай янына килде. Аңа нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин һичбер сүз таба алмады һәм җайсызланып калды. Ә Миңлебай, барысын да аңлыйм, сүзнең кирәге дә юк инде хәзер, дигән шикелле итеп елмайды да, аның алъяпкыч бавы кысып торган нечкә биленнән ипләп кенә кочаклап алды. Бу – ничәмә еллар буенча сөешеп, хатлар аша һәм төннәрен тәрәзә пыяласы аркылы гына вәгъдәләр бирешеп йөргәннең соңында – беренче мәртәбә шулай бер-берсенә якын килү, беренче мәртәбә шулай тиңе булмаган ләззәт һәм рәхәтлекләр табу иде. Мәрьям, кулларын Миңлебайның муеныннан урап алып, башын аз гына арткарак тайчандырды. Миңлебайның башы түбән иелде. Тәмам кипкән, сусызлыктан хәлсезләнгән иреннәре Мәрьямнең кайнар, дәртле иреннәре белән бергә кушылды. Берничә секундка, бары тик берничә секундка гына алар икесе дә тынсыз калды һәм бөтен дөньяларын онытты... Беренче башлап Мәрьям айныды һәм иреннәрен читкәрәк тартты, аннан соң гына Миңлебай башын күтәрде. Ул, күзләрен Мәрьямгә текәп елмайды да:
- Су сорасаң ширбәт бирә безнең Җаек кызлары, дигәннәре шушы күрәсең инде, - дип куйды.
Шул арада Мәрьям Миңлебайның кочагыннан чыкты. Аның озын керфекләре астындагы соргылт күзләре сөйкемле генә елмаялар иде. Ул:
- Кара аны, Миңлебай, моннан соң болай итәсе булма, - диде.
- Син миңа үпкәләмә, Мәрьям, мин бит яратып...
Мәрьям, кыйгачланып торган нечкә генә кара кашларын уйнатып, алай булса ярый, дигән мәгънәдә елмаеп һәм башын иеп куйды. Аның кояшта янган кып-кызыл бит урталары, бөтерелеп-бөтерелеп аккан Җаек суының уелмалы урыннары кебек, уйдык кына чокырланып торалар иде.
8.
Көз. Печән эшләре күптән беткән һәм онытылып бара инде. Ашлыгы күп булмаган кешеләрнең сугу эшләре дә тәмамланган. Байларның исә, кыш көнендә һәм язгы сабаннан соңгы буш арада сугыла торган өлеше кибән һәм эскертләргә салып куелган. Авыл әйләнәсендә, авылдан унар-унбишәр чакрым ераклыкка кадәр, шундый бик күп кибән һәм эскертләр утыра. Петлюк, - шәһәрдән килеп, Муллагалигә ялланган яңа хезмәтче, - әнә шул байлыкларга карап ымлый да:
- Я, Акмырза, синең эшләр ничек соң әле, ашлыгың кышка калу куркынычы юкмы? – дип сорый.
Акмырза аның шаяртуын аңлый һәм, бер дә иренмичә генә:
- Байларның шул булыр инде аларның – һаман кеше актыгына калып йөриләр. Ә менә минеке тып-тыныч. Быел үсәчәк ашлыкларым моннан әллә ничә ел элек үк чабылган да, сугылып та алынган, ашалып та беткән, - дип сөйләнә.
Муллагалинең Карбыз тавы битендәге утыз биш гектар җире көзге сөрүгә калдырылган иде. Акмырза, Петлюк һәм Миңлебай, ике атнадан бирле әнә шул җирне сөреп, авылга бөтенләй кайтмыйча салам куышта яшиләр. Аларның өчесенә алты пар үгез, өч сабан. Миңлебайның хезмәткә бара торган аты да шунда үзе белән, ләкин ул аны җикми дә, атланмый да. Алар, сабан саен икешәр пар үгез җигәләр дә, берсе артыннан берсе төшеп, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр буразна буенча акрын гына әйләнеп йөри бирәләр. Аларның эше авыр һәм ялыктыргыч... Шулай булса да, Петлюк үзенең бер генә минут вакытын да бушка үткәрми. Ашаган-эчкән вакытларда, утырып тәмәке тарткан араларда гына булса да һәртөрле китаплар яки кулдан гына язылган кәгазьләр укый. Укыганнарын Миңлебай белән Акмырзага да сөйләп аңлата. Ул бик күпне белә, тормышның ул таныш булмаган бер генә тармагы да юк кебек. Ул байлар һәм ярлылар турында, байларга каршы көрәш белән җитәкчелек итүче яшертен партия булуы һәм революция турында сөйли. Ул боларны бик җиңел һәм аңлаешлы итеп, үзенең карашларына һәркемне дә ышандырырлык итеп аңлата. Аның сүзләрен тыңлап утырганнан соң Миңлебайда аерым бер дәрт һәм кыюлык туа бара. Ул, моңарчы үзе өчен бик буталчык кебек күренгән тормышка ачык һәм барысы да аңлаешлы итеп карый башлый.
Менә хәзер дә. Алар куыш алдындагы учак әйләнәсендә, кичке ашны пешергәннән соң калган утлы күмер өеме янында утыралар. Акмырза, сорау-фәлән бирмичә тыңлап кына утыра. Миңлебай исә, теге яки бу мәсьәләләр буенча кызыксынып, әңгәмәне һаман куерта бара.
Озак кына шулай сөйләшеп утырганнан соң Петлюк, куыш алдына эленеп куелган чолгауларын үрелеп алды да, аягына итеген кия башлады.
- Ярый, мин юнәлим инде, үгезләр берәр якка кереп китмәсен тагын, - диде ул. – Ә син, туганкай, Мәрьямең янына кайтырга тырыш. Өченчекөннән бирле кайтканың юк, тәмам сагынып беткәндер инде үзеңне.
Аннан соң, куыш кырыенда яткан юан зур чыбыркыны иелеп ала-ала:
- Ә безгә, карт кешеләргә, ярар шунда, үгезләр тирәсендә генә чуалсак та... Шулай, туганкаем, син Мәрьямеңне ничек та кулыңнан ычкындырмаска тырыш, - диде. – Кем әле, теге юнкерлар мәктәбенә укырга киткән? Гарифҗан бит әле? Күзеңне ачыбрак йөрмәсәң, яшь офицер киемнәрен киенеп кайтыр да Мәрьямеңне каптырып та куяр...
Вакыт төнгә авыша һәм караңгылана бара иде инде. Акмырза, зур гына яңалык ачкан шикелле итеп:
- Карагыз әле, кемдер килә! – дип күрсәтте.
Чыннан да, эскертләр ягыннан берәү кызу-кызу гына килә иде. Аның кем икәнен таныгач та, Миңлебай:
- Васильев! Соң, дустым, бик соңга калдыгыз бит, - диде.
Озын гына буйлы, зур кылыч борынлы Васильев, башындагы фуражкасын рәтли-рәтли алар янына килеп җитте дә, өчесенә берьюлы җавап кайтарып:
- Бездә күңелсезлек килеп чыкты әле. Бүген хуҗа, Григорий Григорьевич, үзе килде. Улы Михаилны чакырып алды да, куыш янында бик озак сөйләшеп утырдылар, - диде. Петлюктан бераз җайсызланыбрак торганнан соң: - Иван Петрович, алар кемнедер эзлиләр, сезнең маңгаегызда ниндидер яра эзе булырга тиеш дип шикләнәләр, - дип өстәде. – Бая Михаил сезнең янда булды түгелме? Хәзер ул авылга кайтып китте. Безгә монда килмәскә кушты. Беләм мин сезнең ни өчен йөргәнегезне, ди.
Васильев, үзе белдергән яңалыклардан соң тегенең исе-акылы китәр дип уйлап, Петлюкның зур кара күзләренә йотлыгып карады. Ләкин Петлюк гадәттәгечә үк тыныч һәм салкын канлы иде. Ул, кызык кына итеп көлемсерәде дә, Васильевка якынрак килеп һәм аның җилкәсенә кулын салып:
- Хәбәр итүегез өчен рәхмәт, - диде. – Михаил сезне янап китте дисез? Бер дә курыкмагыз. Ул бу мәсьәләдә нәкъ балаларча эш итә икән әле... Ярый, сез хәзер үк иптәшләрегез янына кайтыгыз да, тагын бер мәртәбә исләренә төшереп куегыз: ишеткән-белгәннәре турында тешләреннән дә чыгармасыннар, үзегезгә җайсыз булыр...
- Ә сез, Иван Петрович?
Петлюк, Васильевны җилкәсеннән сөя-сөя:
- Ах, бик яхшы дуслар булдыгыз әле сез! Мин сезне һич тә онытмам, - диде. – Ә минем турыда тыныч булыгыз. Хәзер инде алар мине тота алмаслар...
Васильев китте. Петлюк Миңлебай янына килде. Гаять тыныч һәм җитди тавыш белән:
- Ә син, туганкаем, Мәрьямең янына тизрәк кайт! Ләкин бүгенгә аны күрмәсәң дә ярар. Урядникның планнарын беләсе иде. Ул, мөгаен, Муллагалидә булыр. Үзеңне сак тот, синең бүген авылга кайтуыңны Акмырза белән миннән башка берәү дә белмәскә тиеш. Артык озаклап каласы булсаң, миңа сине көтәргә туры килмәс. Ярый, туганкаем, сәламәт бул, - дип, Миңлебайның кулын нык кына кысты да, чыбыркысын болгый-болгый, үгезләр киткән уңайга таба атлады.
Миңлебай аңа нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Ул караңгылык эченә кереп югалганчы карап торды-торды да, үзендә көчле бер эч пошуы сизеп, теләр-теләмәс кенә сулга борылды һәм авылга кайтып китте.
9.
Көз аеның салкынча төне. Һава тын. Ай, качышлы уйнаган шикелле, әле бер болыт артына, әле икенчесе артына яшеренә. Вак ташлы комсу юл, айның шулай кылануын һич тә яратмагандай, ай күренү белән әллә кайларга сузылып ялтырый да, ул яңадан болыт артына яшеренгәч, чыраен сытып, тиз генә күздән югала башлый. Ләкин бөтенләй үк түгел...
Миңлебай алга таба атлап барган саен, аның алдында кыска гына аксыл тасма һаман сузылуында дәвам итә. Юлның бер ягында карбыз-кавыннары алынган буш бакча, икенче ягында печәне чабып алынган ялан. Ара-тирә сөрелгән урыннар да очрый. Юлның ике ягы да, ай болытлар артына яшеренгән минутларда, куе караңгылык пәрдәсе белән каплап алына. Әмма теге аксыл тасма, Миңлебайның алдында сузылып барган комсу юл тасмасы, ул һич тә бетми һәм кара пәрдә белән дә каплап алынмый. Әйтерсең лә, Миңлебайның алдында гаять зур йомгак, чыннан да аксыл тасма йомгагы булып, Миңлебай аның сүтелгән урынына баса-баса атлаган саен, йомгак тагын да күбрәк сүтелә һәм алга таба тәгәри дә тәгәри иде. Менә ай кинәт кенә болытлар артыннан чыгып куя да, әлеге йомгак күз ияргесез җитезлек белән алга йөгерә...
Миңлебай кинәт тукталып калды. Аңардан берничә адым гына ераклыкта ике бүре ята иде. Гаять зур бүреләр. Икесе юлның ике ягында, алгы аякларын юлга салып, башларын аяклары өстенә куеп һәм үзләре Миңлебайга таба карап яталар. Аларның икесе дә, ай яктысында ялтырап күренгән комсу юл шикелле үк, аксыл-соргылт төстә иделәр. Миңлебай, күктәге ай һәм болытларга карап килә торгач, бүреләр янына килеп җитүен сизми дә калган...
Моннан байтак еллар элек, Котырык Муллагалигә ялланып эшли башлавының нәкъ беренче елында, Миңлебай шушындый ук хәлгә очраган иде. Анда да көзге сөрү вакыты булып, шушындый караңгылы-яктылы төндә ул Мәрьямне күрергә кайтып бара иде. Ул вакытта әле, чын-чыннан егет булып, кызлар белән йөрүнең барлык тәмен һәм ләззәтен белеп йөрү түгел иде. Юк. Үзенең авылдагы бердәнбер акыллы һәм чибәр кыз белән йөрүен кешеләргә сиздереп масаю шикеллерәк тойгы белән йөри иде әле Миңлебай ул вакытта. Шунда ук: «Котырыкка ялчы булу белән генә минем кешелегем юкка чыкмас. Акмырза агай, гомере буе Котырыкка эшләп йөреп, хатынсыз һәм йорт-җирсез калган икән, мине һич тә андый хәлгә төшерә алмассыз. Мин яшәрмен һәм үземнекен итәрмен әле», - дигән кебегрәк бер фикердә булып, ул фикер Миңлебайны өзлексез тынгысызлап тора иде. Һәм бу фикер егет булып үскән саен киңрәк тамыр җәя һәм ачыклана барды. Завод эшчесе Петлюкның Яңа- Чиркас авылына килеп чыгуы һәм аның белән булган әңгәмәләр мондый фикернең көчәя һәм билгеле бер эзгә салына баруына ярдәм итте...
Хәзер ул бүреләрдән дә курыкмый кебек. Ә ул чакта Миңлебай алардан шундый курыккан иде... Әйе, бүгенге кебек үк ул төнне дә Миңлебайга ике бүре очрады. Башта ул катып калды. Бераздан, анасының бүреләр турында кабат-кабат сөйләгәннәрен хәтерләп, үзенең курыкканын бүреләргә сиздермәс өчен, туп-туры аларга таба китте. Аның уң кулы чалбар кесәсендә иде. Ул, бүреләргә якынлашу белән, кесәсендәге кечкенә пәкесен учына кысып тотты. Ләкин ни өчендер кулын кесәсеннән чыгара алмады. Шул хәлдә бүреләргә якынлашты. Бүреләр, юлдан аз гына читкәрәк тайпылып, яңадан юлга карап һәм койрыкларын читкә ташлап яттылар. Миңлебай бүреләрнең нәкъ уртасыннан үтеп китте. Мондый вакытта кешенең өне алына икән дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар иде Миңлебайның. Аңарда да шундыйрак бер хәл туды, күрәсең. Аның тәне кызышты, уйлау һәм нәрсәне булса да аңлау куәсе бетте...
Бүген, үзенең каршысында яткан ике зур бүрене күргәч тә, Миңлебай әнә шул кечкенә вакытында булган хәлләрне исенә төшерде... Бүген ул үзенең курыкканын да, курыкмаганын да сизми калды. Әйтерсең лә ул ниндидер тылсымлы дөньяга барып кергән иде. Шул тылсым эчендә сихерләнеп, ул үзенең бүреләр янына ничек килеп җитүен, аңар юл бирү теләге белән бүреләрнең читкә тайпылуларын, үзенең Карбыз тавы биеклегеннән ничек итеп төшүен һәм авылдан ерак булмаган ындырларга якынлашуын сизеп тә, аңлап та өлгермәде. Башында, хәзергене онытырга тырышып, төрле-төрле уйлар кайный; аяклары үзләреннән-үзләре җиңел атлыйлар. Миңлебай, теге вакыттагы шикелле үк, бүреләрнең үзе артыннан ияреп килүләренә ышана, ләкин ындырларны узып киткәнгә кадәр артына әйләнеп карамаска тырыша иде. Салам һәм ашлык өемнәре белән тулы ындырларны узып бераз баргач кына - нәкъ шул вакыт ай да болытлар арасыннан борынын сузды - Миңлебай артына әйләнеп карады. Бүреләр, икесе юлның ике кырыеннан акрын гына атлап һәм койрыклары белән җир себереп, чыннан да аның артыннан киләләр иде...
Менә Миңлебай авыл кырыена килеп җитте. Шулчак ул егетләрнең гармун уйнап, җырлашып килүләрен ишетте һәм тукталып тыңлап торды. Артына әйләнеп караса, бүреләр дә чүгәләгәннәр һәм, балчыктан коеп куйган шикелле, кузгалмый гына утыралар иде. Миңлебай, бүреләргә таба шаян ымлап: «Ярый, озата килүегез өчен рәхмәт... Сез минем авылга кайтуым турында кешеләргә шаулап йөрмәссез инде», - дип, эченнән генә көлемсерәп куйды.
10.
Акмырзаның колагына кемнеңдер сүгенүе, нәрсәдер эзләнеп, куыш әйләнәсеннән актарынып үтүе ишетелде. Ләкин ул озак кына уяна алмый ятты. Ул үзенең күзләрен ача һәм кузгалып тора алырлык хәлдә түгел иде. Күз кабакларын тырышыбрак киерү белән, әллә нинди ачы агу кергән шикелле булып, күзенең эче әрни һәм авырта башлый. Татлы йокы барыбер үзенекен итә – күзләр яңадан рәхәт кенә йомыла башлый.
Шулай да башта Акмырза уянды. Ул, яткан җиреннән генә күзләрен ачып җибәрүгә, куышның тишек-тошыкларыннан саркып торган аксыл кояш нурларын күрде. Акмырза, өстендәге каеры тунын аяклары белән этәреп җибәрде дә, сарык тиресеннән тегелгән калын чалбарын кия башлады. Шул ук вакытта:
- Энекәш, тор! Тор әле, без йоклап калганбыз, - дип, Миңлебайны уята башлады. – Әлләкемнәр сүгенеп йөри анда...
Соңгы сүзләр Миңлебайның йокысын шундук ачтылар. Ул, тиз генә торып утырды да, авызын Акмырзаның колагына ук куеп:
- Без бернәрсә дә белмибез, кичтән үк ятып йокладык...
Котырык Муллагали, зур гәүдәсе белән куышның авызын бөтенләй каплап басты да:
- Сез, эттән туган нәрсәләр! Шушы көнгә хәтле нишләп ятасыз? – дип кычкырып җибәрде. – Үгезләрегез ындырдагы ашлыкны таптап бетергән. Бар, хәзер үк күземнән югалыгыз!
Акмырза ашыга-ашыга чабата бауларын бәйли иде. Ул, аптырап кына әйткән шикелле итеп:
- Менә, Иван Петрович һаман килмәгән, Муллагали абзый. Йоклап-нитеп калды микән әллә берәр җирдә? Без, ул уятыр әле дип ята биргәнбез, - диде. Ә үзе тиз генә урыныннан кузгалып куыш эченнән чыкты һәм ындырга таба китте.
Акмырзаның әйткәннәре чын булырга да мөмкин иде. Андый хәлләр башка вакытларда да булгалап тора иде бит. Ләкин Муллагалинең күңеле нәрсәдәндер шикләнде. Акмырзаның тавышы артык тыныч һәм дулкынлы иде. Ул, бер мәртәбә күз төшереп алу белән, Миңлебайның авыз кырыенда кечкенә, бик кечкенә генә елмаю, ниндидер мәгънәле һәм шатлыклы елмаю билгесе барын күреп калды. Янында торган урядникка карап, серле генә каш сикертте һәм ияге белән Миңлебайга таба ымлады да, үзе ындырга китте.
Куыштан чыгуга Миңлебайның күзләре кояш нурларына чагылды.
- Бүген үгезләрне көтү кайсыгызның чираты иде? – дип сорады аңардан урядник.
Миңлебай, инде төшлеккә якынлашкан кояшка карап нык кына төчкереп җибәрде дә, Акмырзаныкы шикелле үк сарык тиресеннән тегелгән авыр ак чалбарын күтәреп куйды. Шуннан соң гына:
- Бүгенме? Бүген Акмырза агайның чираты, - дип җавап кайтарды.
Урядник Миңлебайның юри аңлап җиткермәгән булып кылануын сизеп алды. Ул, ачулы гына калын тавыш белән:
- Юк ла! Бүгенгең миңа нәрсәгә? Кичә, менә үткән төнне? – дип соравын кабатлады.
- Иван Петровичның чираты иде, менә бу үткән төнне, - диде егет.
- Ә ул хәзер кайда булыр?
- Кем белсен инде аны. Даладагы бүреләр һәм ябалаклар гына белмәсә...
- Җитәр сиңа! Патша хезмәтендә торучы казак, имеш! Минем каршыда туры гына басып тор, сорауларыма әдәпле генә җавап кайтар. – Ул, җиз башлы юан камчысын һавада селтәп җибәрде дә: - Кая, куыш эчендәге әйберләрне чыгар әле монда! Жи-во! Барысын да чыгар! – диде.
Миңлебай карышмыйча гына куыш эченә кереп китте. Андагы үзенең чикмәнен, Акмырзаның каеры тунын, түшәк һәм мендәр урынына түшәлгән арыш саламын – һәммәсен дә берәм-берәм куыш авызыннан тышка ыргытып бетерде. Куыш эчендә ачы, чыдап булмаслык тузан күтәрелде. Миңлебай, күзләрен йомгалап, борынын учы белән каплый-каплый ачык һавага чыкты. Урядник бераз тузанның басылуын көтеп торды. Аннан соң, камчы сабы белән төрткәләп, куыш эченнән нәрсәләрдер эзләргә кереште...
Муллагали килеп, урядник белән нәрсәдер пышылдашып алды. Шуннан соң, читкәрәк китеп баскан Миңлебайга таба борылып:
- Сине станицага начиз уенына чакыралар. Иртәгә үк барырга. Хәзер авылга кайт, кирәк-яракларыңны үзерләп, җыенып куй, - диде. – Кич белән әллә кайларга китеп йөрмә, господин урядник синең белән сөйләшергә тели.
Миңлебай шунда ук үзән буенда курпы ашап йөргән атына таба ашыкты. Бу озын торыклы җирән кашканы атланып йөрү, аның белән уенга бару һәм һәртөрле сугыш һөнәрләренә йөрәнү, шул вакытларда аяктагы зур сабан катасын, боттагы калын һәм авыр тире чалбарны, өстәге иске чикмәнне, баштагы тишкәләнеп-тузып беткән киез эшләпәне салып ташлау, алар урынына форма буенча тегелгән яңа һәм тәнгә җиңел киемнәр кию – болар барысы да Миңлебайда аерым дәрт һәм күңел ашкынуы тудыра иде. Мондый вакытта ул ничек тә Мәрьямне күрергә, җирән кашкасын матур гына уйнаткалап, Мәрьям торган өйнең каршысыннан, ягъни алар урамыннан үтеп китәргә тырыша. Бүген, менә хәзер генә авылга кайту аны бигрәк тә шатландыра. Ни өчен дисәң, Муллагали белән урядникның колак төбендә быжылдауларыннан азга гына булса да котылып тору иде бу. Шуның өстенә, Мәрьямне күреп сөйләшү мөмкинлеге иде. Аның белән аңлашырга кирәк иде. Нигә әле төнлә авыл егетләре Сабира белән Миңлебай турында җырлап йөри иде?
Миңлебай атын йомшак кына юырттырып олы юлга барып төшүгә, сул яктагы сукмактан Васильев килеп чыкты. Ул да үзенең хезмәт атын иярләп атланган иде. Олы юлның комсу тузанын тузгытып, аларның атлары янәшә юырта башлады. Миңлебай:
- Нихәл, дустым! Синең дә начизга юнәлешме? – дип сорады.
- Әйе. Үзегездә хәлләр ничек соң?
Ни өчендер, алар икесе дә кинәт кенә артларына әйләнеп карады. Анда, куыш әйләнәсендә, Акмырза сабанга үгезләр җигә, Муллагали белән урядник биек читәнле тарантас һәм кыңгыраулы атлар тирәсендә чуала иде. Миңлебай күңелле генә елмаеп куйды:
- Әмма утлы табага бастырдык та соң үзләрен!
- Димәк, барысы да шома гына үтеп китте? – дип сорады Васильев.
- Бу кадәр уңышлы чыгар дип һич тә уйламаган идем. Бигрәк кызык икән бу эш! Ләкин бездән әле каты гына сорау алачаклар. Нык торырга кирәк.
- Әлбәттә. Үз күзләре белән күрмәгәч, алар безгә бернәрсә дә эшли алмаячак... Безнең егетләрдән сүз чыга торган түгел. Акмырза гына нык булсын инде.
- Акмырзамы? Ул синең белән миннән дә хәйләкәр икән андый чакта...
Алар авылга якынлашты. Васильевка авылның руслар тора торган як яртысына борылып керергә кирәк иде. Ул, атының сул як тезгенен тартып:
- Ярый, хәзергә исән булып тор, - диде. – Иртәгә миңа тукталырсың, бергә китәрбез.
Миңлебай аңа җавап кайтарырга өлгермәде. Уң яктагы киң урамнан Мәрьям узып бара иде. Әнә, кызу-кызу гына атлап, ул Хәнифә ахирәтенең өенә якынлашып бара. Миңлебай аны чачаклы зәңгәр шәленнән, яшькелт күлмәгенең гармун итәген җилбер-җилбер китереп вак-вак кына атлап баруыннан һәм, гомумән, озын гына зифа буй-сыныннан танып алды. Миңлебай аны куып җитәргә һәм бер генә авыз булса да сүз кушып үтәргә теләде. Һәм ул, атын кинәт кенә уңга борып, Мәрьям артыннан китеп барды. Тезгеннәрен тарткалап һәм аякларын тибенеп атын куды. Җирән кашка кызу гына җилә башлады һәм, ат өстендә утырган кешенең тукталыбрак өч-дүрт мәртәбә сулыш алуы кадәр вакыт эчендә Мәрьямне куып та җитте. Миңлебай, атының тезгеннәрен тартып һәм аны туктата төшеп:
- Сиңа хәерле юл булсын, Мәрьям, хәлләрең ничек? – диде.
Кызу гына чабып килгән ат, кинәт туктаган уңайга борылып китеп кызның каршысына чыкты да, үзенең биек озын гәүдәсе белән аның юлын кисте. Мәрьям дә тукталып калды. Шул вакыт, терсәге селкенеп китеп, аның шәл почмагы бик аз гына ачылды; Миңлебай кызның курку һәм ачудан агарынган йөзен, калтыранып торган юка гына яфрак иреннәрен күреп калды. Мәрьям:

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.