🕙 18 minut uku

Кайтаваз - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 2294
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1600
31.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Була иде язылган.
  Булмый иде ул елларда
  Бер кәгазь дә «сызылган»!
  «Коммунизм төзү» эше
  Күп алды көчебезне.
  Күпме илләр гаепләде
  Шушы юл өчен безне.
  Ә сайлаулар гөрләп барды
  Партия кул(ы) астында.
  Депутатка сайланганнар
  Качты «Каф-тау» артына.
  Мәскәүдәге депутатның
  Эше юк иде бездә, –
  Кызыл мандатын кулланды
  Ял йортында, диңгездә.
  «Бердәм блок» төзеп яшәде
  Партбилетлы һәм ансыз.
  Карьерист булган адәмгә
  Юллар ачылды сансыз.
  Артык белем кирәкмәде,
  Партбилетың булганда;
  Шул катыргы йолып калды,
  Авыр хәлгә калганда.
  Сайлауларны бәйрәм итте,
  Гади халык, шатланып,
  Үз тавышын бирер булды,
  Күп уйламый, ышанып.
  Ышанычлар акланмады –
  Куәтле ил таралды.
  Коммунизм төзибез дип,
  Биргән тавыш югалды.
  25 октябрь, 2016 ел
  Җанварлар
  Кешеләрне җанварларга тиңләп,
  Күп язылган шигырь юллары.
  Һәр шигырьче, үзе теләгәнчә,
  Сурәтләгән аны ни бары.
  Төлке, бүре, куян һәм йомраннар
  Яши, тулып урман-кырларга.
  Һәркайсының монда үз дөньясы,
  Азык таба, булса «тырнарга».
  Төлке хәйлә кора, кирәк булса,
  Бүре ерткычлыгын күрсәтә,
  Куркак куян ничек көн күрүне
  Йомран үрә басып күзәтә.
  Урман ешлыгында һәркайсының
  Табигатьтән килгән бурычы
  Күзәтергә куша тирә-юньне,
  Юк итмәсен өчен бер аучы.
  Юлы кисешкәндә куян белән,
  Бүре ыргый, тотып алырга;
  Җитез аяклары ярдәм итә
  Бахыркайга, исән калырга.
  Йомран ташый саклагычка орлык,
  Койрык болгап болгана төлке...
  Җанварларча яшәү рәвешләре –
  Кеше тормышларында көлке!
  31 октябрь, 2016 ел
  Ясалма бүленеш
  Үзаллылык чикләрендә
  Яшәргә мәҗбүр итеп,
  Күпмилләтле Рәсәй җирен
  Бүлделәр, оста китеп!
  Ленин сызган «якты юллар» –
  Картадагы чикләр ул!
  Милли билге «боламыгы»
  Күп елларга җитәр ул.
  Автономия яулангач,
  Ясалма туды чикләр.
  Башка милләт телен инде
  Өйрәник соң ничекләр?
  Автономлы кысаларга
  Куйдылар безне бикләп,
  Башка өлкә татарларын
  Хокукларында чикләп.
  Нижгар, Сергач татарлары
  Сөйләм телдә калыша;
  Ә татарлык билгеләре –
  Анда хәйран-тамаша!
  Ераклашкан саен ара
  Мәркәздән төрле якка,
  Таянычны тою мөһим,
  Бүленми кара-акка!
  Һәркем тели милләтенә
  Куәт биреп торырга –
  Дәррәү куба, сәясәтне
  Тиеш якка борырга.
  Милли сорау кануннарын
  Сак күзәтә шуңарга;
  Ирек куймый, ирек гөле
  Салкыннарда туңарга!
  Рәсәй булып, бердәм булып,
  СССРда яшәдек;
  Белем алдык туган телдә –
  Нигез булды яшәрлек.
  Уку-язу әсбапларын
  Казан җибәреп торды.
  Хәзер саг(ы)нып искә алам
  Белемле иткән чорны!
  Нинди телдә фикерлисең,
  Шул телдә туа җавап:
  «Чыктым аша күпер» диеп,
  Сөйләшүләр, ай, харап!
  Калыр безнең сөйләм теле
  «Эсперанто»-тел булып,
  Ни татарча, ни «башкортса»
  «Бельмес» булыр яшь буын!
  (Украинча сөйләшергә
  Тырышып карый грузин, –
  Бернәрсә дә барып чыкмый,
  Хурлыкка куя үзен).
  Нигә бала капчык сүзен
  Тиеш «ток» дип әйтергә?
  Өйдә ничек сөйләшергә –
  Аңлашылмый күпләргә.
  Әнисенә «әсәй» диеп
  Әйтергә тиешме ул?
  Әти – «атай», гөмбә – «бәшмәк» –
  Шушымы отышлы юл?!
  Сөйләм-телнең чисталыгын
  Кем сакларга тиеш соң?
  Үзагышына куйгачтын,
  Кайтарырга булыр соң!
  Башкорт телен марыйларга
  Укыта татар кызы...
  Кадрларга кытлык сәбәп, –
  Тырыша бер ялгызы.
  Милли дәрәҗәле өлкә
  Түрәләр өчен кулай:
  Бердәм телдә сөйләштерү
  Җаен табалар шулай.
  Ана телен бозган телне
  Өйрәнә алырбызмы?
  Өйрәнмәсәк, бу чикләрдән
  Читләрдә калырбызмы?!
  Бердәм милләт булу өчен,
  Үз телең белү кирәк, –
  Буыннардан-буыннарга
  Тапшырсын горур йөрәк!
  12 ноябрь, 2016 ел
  Таңнар җыры
  (җыр)
  Таңнар матур,
  Таңнар матур,
  Сандугачлар сайраса;
  Үзәкләрне өзеп сайрап,
  Сагышларга салмаса.
  Җәйләр ямьле,
  Җәйләр ямьле,
  Аллы гөлләр үскәнгә;
  Гөлләрне назлап-иркәләп,
  Җылы җилләр искәнгә.
  Көннәр якты,
  Көннәр якты –
  Кояш нуры күгемдә.
  Җылы кояш булып балкый
  Сөю хисе күңелдә.
  Сентябрь, 2016 ел
  Диверсия
  (мини-поэма)
  Игътисадны юк итүне
  Туксанда* башладылар.
  Кереп тулды илебезгә
  Күз күрмәгән шәп «маллар».
  Телевизор, машиналар –
  Теләгәнең сайлап ал!
  Шушы буладыр муллык, дип,
  Ашыкканбыз, агайлар...
  Гомер күрмәгән сагызлар
  Алып кайтты кибеткә
  Шәхси эш ачып җибәргән
  Күрше кызы – «чикерткә».
  Очсыз хакка кием-салым
  Ташылды Төркиядән.
  Кайтып тулды химикатлар –
  Кондыз, бетчә, көядән.
  Алып-сатарлар биләде
  Илнең бөтен почмагын.
  Закон белән беркеттеләр
  Аларның «мул кочагын»!
  Җитештерү юкка чыкты,
  Әйбер Кытайдан килде.
  Күп нәрсәне ясау эше
  Чит илләргә «күченде».
  Әзер товар кайтып торгач,
  Нигә хәзер заводлар?
  Югары фән казанышы
  Булып калды... савытлар!
  Кирәксә-кирәкмәсә дә,
  Егылып алды халык,
  * 1990 ел
  Ельцинның бу хәстәренә
  Үзләренчә таң калып.
  Кереп тулды машиналар,
  Халык «кредит»лар алды;
  Бүген матур яшәр өчен,
  Бурычка батып калды.
  Халыктан җыеп бетергәч,
  Бар булган акчаларын,
  Хезмәт хакын кыскарттылар,
  Сатыгыз, дип, артыгын.
  Чит ил халкы нык сөенде,
  Көн дә эшләре булгач.
  Безнекеләр соң аңлады,
  Эшсезлек басып алгач.
  Колхозлар юкка чыктылар,
  Беркем каршы килмәде;
  Фермаларны сүтеп саткач,
  Ни буласын «белмәде»...
  Яшәү чыганагы булган
  Җирләре ятимләнде.
  Чаң сукты авыл кешесе –
  Тормыш юньгә килмәде.
  «Фермер» булып карадылар
  Шәхсилек корбаннары...
  Әмма еш үзгәреп торды
  Хөкүмәт фәрманнары.
  «Лизинг»ка техниканы
  Саттылар фермерларга:
  Тулды трактор, комбайннар
  Урам, ихаталарга...
  Яшерелгән иде монда
  Ил җим(е)рү гәмәлләре, –
  Бер фермерга өелеп калды
  Колхоз йөкләмәләре.
  Берничә ел тарткалашкач,
  Банкир «дуслары» белән,
  Җыйган уңышы җитмәгәч
  Бурыч түләргә гелән,
  Көрчеккә килеп терәлде
  Матур башланган эше;
  Зур уңышлар яуланмады,
  Чынга ашмады төше...
  Болар – авыл тормышының
  Күңелсез бизәкләре.
  Ә шәһәрләр ни кичерде,
  Ни өзде үзәкләрне?
  Шул ук җимерү эшләре
  Шәһәрләрдә дә барды.
  Үкенеч кенә китерде
  Бу сәясәтнең арты.
  Ваучер дигән кәгазь белән
  Алдадылар халыкны;
  Очсыз хакка җыеп алгач,
  Яуладылар байлыкны.
  Халык байлыгын кесәгә
  Салып алды өлгерләр, –
  Аларныкы булып китте
  Завод, шахта, күперләр.
  Хуҗалары алышынды,
  Эшләр алга бармады,
  Кризиска кереп утырды
  Җитештерү тармагы.
  Сата торгач бер-берсенә
  Бушлай килгән байлыкны,
  «Кызыл костюм»лылар алды
  Миллионлаган «айлык»ны.
  Кинәт «банкрот» булып калды
  Заводлар хуҗалары,
  Берничә ел «әйләндереп»
  Шул хәрәм акчаларны.
  Эшчеләр эштән куылды,
  Гаеп өстәп өстенә,
  Өч кеше эшен алмагач,
  Бер эш хакы көченә.
  Профсоюз да яклый алмас
  Булып калды эшчене:
  Кыскартылган хезмәткәрләр
  Инде аның өченме?!
  Чит ил банкы биргән әҗәт
  Җитмәс булды түләргә,
  Китертелгән җимеш өчен,
  Гөлбакчалы илләргә.
  Баеганнан байый барды
  Милек алып калганнар.
  Фәкыйрьлекнең чиген узды
  Тырыш хезмәт салганнар.
  Эшсезлек – ул чит илләрдә,
  Диеп уйлап йөргәннәр
  Хәзер калды шул хәлләрдә,
  Шушымы, дип, күргәннәр?!
  Инде завод цехларында
  «Вак бизнес» бөгә билләр.
  «Москвич» – «Рено» булып китте,
  Ә «ЗИЛ»да исә җилләр.
  Бай тормыш билгесе булган
  «Рубин» телевизоры
  Чыгарган алдынгы завод –
  Иң зур «базар чылбыры»!
  Ни теләсәң, шул әйбер бар,
  Акчаң булса алырлык.
  Бездә чыккан әйберләрне
  Бармак белән санарлык...
  Авыл халкы җитештергән
  Алма, кишер, суганнар
  Конкурент базар шартларын
  Җиңә алмый, туганнар!
  Чит илдән китертү җайлы,
  Анда бу эш көйләнгән.
  Бездәгенең үзкыйммәте
  Артып китә керемнән.
  Хәзер кытайлылар эшли
  Безнең халыкның эшен,
  Үстерә кыяр, помидор,
  Җиргә биреп бар көчен.
  Тыныч кына, бер сугышсыз,
  Яулана Рәсәй җире!
  Эчүне кәсеп иткәннәр
  Кайталмас анда кире...
  Саранчага каршы торыр
  Ысуллар табалмыйлар,
  Урманнарны янгын чорный –
  Һич сүндерә алмыйлар.
  «Кош чире» уйлап табылды,
  Кырырга кошкайларны;
  «Буш аяклары»н тутырып,
  Ашадык ашкайларны.
  Инде муллык башлана, дип,
  Көтеп кенә торганда,
  Сугыш утын кабызалар,
  Якты уйлар корганда.
  Көчле илнең көчен сынап,
  Яши күрше дәүләтләр:
  Юк итәргә ябырыла
  Вак «көчекләр», дәү «этләр»...
  Октябрь, 2016 ел
  Кайтаваз
  (поэма)
  Бүген мин истәлек китабын –
  Үткәнем елларын барладым;
  Балачак, яшьлегем иленә
  Ихластан бер кайтып урадым.
  Уйладым гомернең үткәнен,
  Тормыштан зур бәхет көткәнем;
  Елларга ияреп, ул чаклар
  Мәңгегә кайтмаска киткәнен.
  Син тыңла, укучым, мин сөйлим.
  Яз-җәйләр чакыра, көз-кышлар...
  Кайтаваз булып ла яңгырый
  Колакта ул таныш тавышлар:
  «Мин монда, мин – синең үткәнең,
  Эшләрең, уйларың шаһите.
  Ни кылсаң, ни белсәң – шуларның
  Елларда сакладым һәр битен.
  Белемле булырга омтылдың,
  Бар гыйлем бик җиңел бирелде.
  Син язган һәр дөрес җавапка
  «Бишле»ләр дәфтәргә тезелде.
  Укыгач ав(ы)лыңда сигез ел,
  Унъеллык мәктәпкә юлландың.
  Унике чакрымда иде ул,
  Ик(е) еллык иде шул юлларың.
  Күрдең дә Күрдемнең мәктәбен,
  Ямады турында оныттың;
  Юзеев төбәген иш итми,
  Атнабай авылын яраттың.
  Укуда алдынгы булдың син,
  Комсомол эшенең башында.
  Әйдәүче үрнәге идең син
  Сыйныфташ дусларың каршында.
  Интернат тормышын да белдең,
  Белемең арттырган «учак»та.
  Тирә-як авылдан килгәннәр
  Гөрләшеп яшәде ул чакта.
  Тиз үтте бу мәктәп еллары,
  Җыр, баян моңына күмелеп.
  Язларда саф сөю татыдың,
  Буй җитмәс назларга үрелеп.
  Чишмәле яр буе тынлыгын
  Күп тоеп йөрергә язмады.
  Кыскарак булды шул хыяллар –
  Тормышың нурлатып узмады.
  Уналты яшь тулып китүгә,
  Паспортлы булдыгыз, яшьтәшләр.
  Карлы май аеның шул көне –
  Истәлек өчендер, Тәтешле!
  Имтихан тапшыртып, зур юлга
  Чыгарды яраткан мәктәбең.
  Юристлык һөнәрен сайладың,
  Тик үзең шул юлдан китмәдең...
  Хушлашкач, бик озак сагындың
  Чаңгылы-җәяүле елларны;
  Ике ел буена тапталган
  Яңгырдан соң пычрак юлларны.
  ***
  Шушы юл кабаттан чакырды,
  Дипломлы, һөнәрле булуга.
  Мәдәни учагын дөрләттең,
  Рухи көч алып саф суыннан.
  Кыз һәм ул тудырдың шул җирдә,
  Газаплы тик булды тормышың;
  Сөенеп-сөелеп узмады,
  Көннәрең агылды ызгышып.
  Үз парын эзлиләр кешеләр,
  Ялгышып һәм тагын кавышып.
  Язмыштан узмышлар син таптың,
  Барганда көн кичкә авышып.
  Соңлаган сөюең җимеше –
  Малайлы булдың син кабаттан.
  Инде бу сайланыш билгесен
  Сакларга иде бит чит-яттан!..
  Бер-берең тиң күреп, үз итеп
  Яшәргә теләгән чагыңда,
  Балаңа җан атып торсаң да,
  Аралар суынды тагын да.
  Өч бала атасы булсаң да,
  Ялгызлык ачысын татыдың...
  Сагынып шуларны, кич-иртән,
  Фотолар альбомын ачасың.
  Һәр сурәт яңарта хәт(е)реңдә
  Аларның нарасый чакларын:
  Томрылып карыйлар пар күзләр,
  Көтепме әтисе якларын?!
  «Атасы өйрәткән – ук юнган» –
  Бу әйтем башкалар өченме?
  Түземлек соралган тормышта
  Куймадың тиешле көчеңне!
  Үкенеп сагынма үткәнне,
  Кайталмый ул чаклар кирегә.
  Юлыма чыксыннар, дип телә, –
  Очрашып, кулларын бирергә.
  Маратың ВДВ сафында
  Чыныгу алды бу тормышта.
  Хезмәтен тутыргач, эзләгән –
  Еракта идең син бу кышта...
  Булатың үсүен күзәттең,
  Әнисен ялгызын калдырып.
  Картәти үрнәген үз итеп,
  Буй җитте, күзләрен талдырып.
  Син тиеш идең бит улыңны
  Үзеңнең алмашың итәргә.
  Хәзер ул янына китермәс –
  Кирәгер бик озак көтәргә.
  Студент чак – иң матур мизгеле
  Яшьлекнең, гомерләр юлының.
  Һәр ата горурлык кичерә,
  Күреп зур уңышын улының.
  Ике ул һәм кызың – синең бу
  Яшәеш хакына өлешең.
  Тудыру – бер нәрсә, үстерү
  Кыйммәттер дөньяда, и кешем.
  ***
  Син уйла: ничәмә елларың
  Ник шулай файдасыз үтелгән;
  Алтынга тиңләрлек гомерең
  Мәгънәсез ник сарыф ителгән?
  Юк иде мени соң сорарга
  Бер киңәш – бердәнбер дөрес юл?
  Шул юлны күрсәтеп барырга,
  Булмады мени соң маяк-кул?
  Килергә тиешле бәхетләр
  Ишелеп төшмәде алдыңа;
  Һәрбер көн сынаулар китерде,
  Чыныктың алдана-алдана.
  Юлыңа юлыкты ялгызлар,
  Юлдашың булам, дип, мәңгегә.
  Һәркайсы үзенчә сөйкемле –
  Дөрләтеп ут якты күң(е)леңә.
  Мәңгелек янардай учаклар
  Көн саен көл генә арттырды.
  Мәхәббәт балкышы сүрелде, –
  Булмыйдыр назларның артыгы.
  ***
  Ялгызың күп язлар үткәрдең,
  Сокланып бәхетле парларга.
  Булмасны булдырып йөргәнче,
  Вакыттыр үткәнне барларга?!
  «Үз эшең»не ачып җибәргәч,
  Гомернең агышы көйләнде;
  Чын ирек еллары булганга,
  Өр-яңа кәсепкә әйләнде.
  Ватыкны төзәтү эшенә
  Тотындың, сызганып җиңнәрең.
  Исәбе юк барлык төзәлгән
  Телевизор кебек әйбернең!
  Син ачкан «көнкүреш йорты»на
  Кешеләр туктаусыз агылды:
  Кемнедер фотога төшердең,
  Кайсына җылы сүз табылды.
  Кирәкле товарны Уфадан
  Кайтартты теләге булганнар.
  Яңача яшәргә өйрәнде
  Ул чакта авылда торганнар.
  ***
  Мәктәптә эшләгән елларың
  Өч дистә икән бит, белдеңме?
  Файдасы булмасын аңламый,
  Вакытың үткәреп йөрдеңме?
  Унҗиде яшеңнән мәктәпнең
  Пионер эшенә тотындың.
  Әйдаман булдың син ике ел,
  Укырга киттең дә котылдың...
  Заводта эшләгән елларда,
  Зур сөю утында яндың син.
  Әниең кирегә кайтаргач,
  Ике юл чатында калдың син.
  Ни гаилә, ни диплом булмады –
  Тормышта иң кирәк нәрсәләр...
  Тагын бер талпынып карадың,
  Тик басты алдыңа киртәләр.
  Мәктәптә дипломсыз эшләве –
  Ул еллар өчен хас күренеш.
  Рәсемнәр-сызымнар дәресе
  Укыттың, кулыңа биреп эш.
  Авыр фән – алгебра укыттың,
  Җырлату дәресе өстәлде.
  Журналның тагын бик күп фәннәр
  Битләре ачылды өстәлдә...
  Җырларга теләгән баланы
  Музыкаль яктан син күтәрдең;
  Гармунга өйрәттең аларны –
  Уйналды, кем узып китәрдән!
  Хезмәтең өчен дип бирелгән,
  «Аерым тамга»лы кәгазьләр
  Өелде алдыңа күп булып, –
  Кирәге калмады бераздан.
  Пионер, комсомол таралды,
  Югары идеаллар он(ы)тылды.
  Үсүче буынны юк итү
  Эшенә чит илләр тотынды.
  «Ельцинның иреге»н татыды
  Үзәктән аерылган өлкәләр.
  Таркатып, юк итү уйларын
  Соң белде ул «калын җилкәләр».
  «Демократик җилләр» ташкынын
  Һәр түрә кулланды үзенчә.
  Шул авыр елларда берүзең
  Көрәштең хәлеңнән килгәнчә.
  Уеңда каршылык белдердең
  Бүленеп таркалу эшенә:
  Өй түбәң буялды Рәсәйнең
  «Өч төсле» әләме төсенә!
  ***
  «Кече бизнес» көчен югалтты.
  Син киттең авылдан күченеп.
  Шәһәрнең мәктәбен сайладың,
  Яшәргә газаплар кичереп.
  Алты ел – уңышлар, ялгышлар
  Вакыты булыпмы язылды
  Тормышың китабы битенә? –
  Тик көттең бәхетле языңны.
  Мәгариф тармагын үстерү
  Эшләрен бик теләп башкардың.
  Укучың ярышта җиңгәнгә,
  Кичердең куаныч ташкынын.
  Кемгәдер тормышта үз юлын
  Табарга булышу – зур савап.
  Күп вакыт изгелек он(ы)тыла,
  Иш(е)телми көтелгән бер җавап...
  Тагын өч ел үтеп кителде,
  Өстәлмә белемгә корылган
  Техниклар әзерләү йортында –
  Ничекләр яшәлгән-торылган?..
  «Жигули» машинаң булганга,
  Авылдан килеп син йөредең.
  «Тимер ат» кыскартты араны,
  Күп эшләр эшләргә өлгердең...
  «Кече бизнес» эшен яңартып,
  Концертлар куйдың син районда:
  Бар булган сәләтең кулланып,
  Җыр суздың, кушылып баянга.
  Үзеңнең җырларны халыкка
  Тыңлату эшен син башладың:
  Районның утызлап авылын
  Гастрольләр челтәре каплады.
  Буранда, чыкмаслык баткакта
  Бик озак вакытлар йөрелде.
  Рәхмәтле тамаша кылучы
  Концертка бик теләп йөреде.
  Зур бүләк алдың син бу елда
  Районның хакиме кулыннан –
  Уфада зур бәйрәм корганга,
  Путинны каршылау алдыннан.
  ***
  «Интернет» исемле яңалык
  Кергәчтен һәркемнең өенә,
  Дөньялар киңәйде яңадан,
  Тәм керде «мәхәббәт теле»нә!
  Сөюгә сусаган күңелең
  Үзенә фикердәш очратты;
  Өч йөзләп чакрымда булса да,
  Һәр кичне «күрешер» җай тапты.
  Ялгызлык михнәтен татыган,
  Үз парын табам дип талпынган
  Шул кызны тизерәк күрергә
  Юл чыктың, уйларың артыннан.
  Ул торган шәһәрне бер күреп,
  Мәңгегә шул якны яраттың;
  Күң(е)леңдә өметләр уятып,
  Эшеңә кайтырга ашыктың.
  Язгы төн тәмнәрен иреннәр
  Саклады алдагы айларга.
  Озакка булырмы көтүләр,
  Ризыклар тартамы кайларга?
  Җәй киче. Су буен ураулар...
  Бу инде син торган якларда.
  Кунакка килде дә, ул әйтте:
  «Әзер бул өметем акларга».
  Машинаң тиз-ара сатылды,
  Эшеңнән ирекле кителде.
  Шул көннән бүгенге көнгәчә,
  Чит якта гомерең үтелде.
  Юксындың туган йорт, ав(ы)лыңны,
  Ялгызын калдырган әнкәңне.
  Тик яңа эшеңнең кыйммәте
  Каплады бар булган үткәнне.
  Үзенә бәйләде бераздан
  Өр-яңа танышлар мохите.
  Эшеңдә таяныч булдылар
  «Тәҗрибә томы»ның һәр бите.
  Татарча укыту мәктәбе
  Тормышын үзеңчә матурлап,
  «Гимназист» булган һәр балага
  Булыштың, сокланып һәм зурлап!
  Күңелле, файдалы үтелде
  Әлмәттә яшәлгән елларың.
  Медаль һәм Макталу кәгазе
  Алдылар хезмәтчән кулларың.
  Күп якты истәлек саклыйлар
  Син баскан күл буе ташлары.
  Тәрәзәң каршына җим сипкәч,
  Сөенде табигать кошлары.
  Бишенче каттан син күзәттең
  Бәйрәмдә атылган утларын, –
  Төзеклек, гүзәллек шәһәре
  Чакыра үзенә дусларын!
  Тормышың иң авыр елларын
  Парлашып үтүе җиңелдер?!
  Өелеп килгән һәр сынаулар
  Мәхәббәт каршында җиңелде!
  Илһам-дәрт алып бу яклардан,
  Язылды иң матур җырларың.
  Үзешчән иҗатың алдында
  Баш иде эчкерсез дусларың.
  Әлмәтле шагыйрьләр сүзенә
  Уңышлы көйләрең тудылар;
  Гел үзең башкарган җырларың
  Интернет битенә тулдылар.
  Шигырьләр дә яза башладың,
  Илһамың килгәндә күң(е)леңдә.
  Уңышлы тоелды бу сүзләр –
  Рухи дәрт кабынды үзеңдә.
  Гәҗиттә басылды җырларың,
  Шигырьләр шәлкемең басылды.
  Укучың алдында танылу
  Алырга зур юллар ачылды!
  Тормышың бормалы сукмагы
  Мәскәүгә ияртеп китерде,
  Күптәнге хыялың булганга –
  Язмышың югары күтәрде!
  Әлмәттән күченеп киттегез,
  Лаеклы ял алыр алдыннан:
  «Кешеләрчә» яшәү теләге
  Бик күптән күңелгә салынган!
  Тик форсат булмаган, күрәсең,
  Хыяллар ашарга чынлыкка...
  Күлләре буена төшәсең,
  Таң калып бу хозур тынлыкка.
  Эш табу эшләре тик авыр, –
  Мегаполис күптән «тулышкан».
  Вакытлы эшләрдә йөрисең,
  Беркем юк, чын-чынлап булышкан.
  Дүрт елга сузылды яшәвең,
  Тулаем торакка бәйләнеп;
  Тормышны, бәлки, син аңларсың,
  Карасаң артыңа әйләнеп.
  Шулай да, горурлык кичереп,
  Атлыйсың башкала эченнән.
  Зур тарих саклаган мәрмәр таш
  Чыңгылдый һәр баскан эзеңнән.
  Мәйданнар гөрли зур бәйрәмдә,
  Син дә шул дулкыннар шавында.
  Теләгән һәркем дә була (а)лмый
  Язмышның мәртәбә тавында!..»
  Шул җирдә тукталды ерактан
  Яңгырап ишелгән бу аваз –
  Гомернең үтелгән битләрен
  Тарихка туплаучы Кайтаваз!
  Октябрь, 2016 ел
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.