Latin

Кайнар Акыл, Салкын Кан

Süzlärneñ gomumi sanı 560
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 373
52.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Зәйтүн кош тоткан. Мин аны тавис дип уйлаган идем, юк икән. Кечкенә генә, чыпчык хәтле дә түгел. Әмма да инде кош! Үзе — оча, үзе — чыркылдый, үзе — сүз сөйли, ә авызыннан асылташлар коела. Шунда тотып алсаң, ул ташларның берсен, дигәнем, Әмерекә акчасына әверелә. Инде дә җиргә төшерсәң — сыер тизәгенә. Менә, малай, нинди галәмәт!
Зәйтүннәргә кердем. Кошын чыркылдатып утыра бу. Ә үзе кулын аңа таба сузган. Асылташ учына төшә дә Әмерекә акчасына әверелә, учына төшә дә — ямь-яшел, өр-яңа акча! Адәм башлары төшерелгән үзләренә. Кайсы-берсе сакаллы, кайсылары — сакалсыз. Зәйтүн шуларны кесәсенә тутырып бара. Капчык-капчык җыелган, куяр урыны да беткән, кесәләре генә калган.
— Сәлам!— дип исәнләшүемә борылып караган иде, идәннәренә шалт — ямь-яшел сыер тизәге. Исе тамакка узды.
— Аһ, дөньяны сасыта бу, төнлә йокларга да бирми, суз кулыңны!— дип кычкырды миңа Зәйтүн.— Вакытсыз йөрисең. Чыркылдамый торган чагында керсәң бер хәл!
Учымны кош авызына таба суздым. Асылташ төште дә яшел акчага әверелде.
— Биш доллар!— дип белдерде Зәйтүн, үз алдына куанып.— Синеке!
Тагын үрелдем.
— Бер доллар!— диде Зәйтүн.— Безнең акчага әверелдергәндә — егерме биш тәңкә!
Кабат кулымны суздым.
— Йөз доллар!— диде Зәйтүн, минем өчен бу юлы да сөенеп.— Ике мең дә биш йөз сум. Бер сәпәйлек җыясың!
Ул арада теге кошы чыркылдаудан туктады. Зәйтүн дә җиңел сулап куйды. Аннары:
— Тәмам гаҗиз моның белән,— диде, идәндәге сыер тизәге кебек сасы боламыкны соскыга көрәп.— Бер ял юк, уйнарга да чыгып булмый. Азга гына калдырып китсәң дә бөтен җирне тизәккә батырып куя.
Аның зарлануларыннан файдаланып, мин дә әйтеп куйдым:
— Бир, булмаса, үзебезгә алып кайтып торыйм? Ял итәрсең!
Киреләнер, саранланыр дигән идем, биш куллап ризалашты. Хәтта:
— Тары ашат, ярма бир, су эчерт!— дип, яхшылап киңәшләрен дә бирде.
Йөгереп, кош белән кайтып кердем. Ишек-тәрәзәләрне ябып, алдына тәлинкә тутырып ярма куйдым. И ачыккан икән, мескенкәем. Чукыды да бетерде, сизми дә калдым. Ә аннары соң тотынды чыркылдарга. Учымны куеп кына торам, тулды кесәләр, чиләкләр тулды, тулды карават аслары. Акчалар идәнгә дә чәчелә башладылар. Ул арада әти дә кайтып керде.
— Бу ниткән галәмәт тагын?— дип тавыш чыгарды. Атай шундый инде минем, акылга — кайнар, канга — суык. Түзеп кенә тор.
Кош чыркылдауга, авызыннан тәгәрәп чыккан асылташка кулымны сузып өлгермәдем, атайның башына исле сыер тизәге булып килде дә төште. Аңлатып өлгергәнче икенчесе, өченчесе, дүртенчесе, бишенчесе өстенә-йөзенә шапы-шопы акты.
— Ай син, малай актыгы!— дип, атай биленнән каешын суырып чыгарды да аркама чалтыратты. Идәнгә, сыер тизәгенең өстенә иләренеп барып төштем. Атай, сасы искә чыдый алмыйча:
— Абзар ясап бетергәнсең!— дип, ачулана-ачулана тәрәзәләрне барып ачты. Кулын сузып: — Кил әле монда!— дигән иде, кош чыркылдап алды, учына асылташ төшерде. Ул шунда ук Әмерекә акчасына әверелде. Атай шаклар катты. Әйтәм бит, акылга — кайнар, канга — суык дип. Эшнең нәрсәдә икәнлеген шунда ук аңлап та алды. Гомере буена күмхуҗда элек таякка, хәзер таяксызга һәм акчасызга көч түгеп йөреп, долларның нинди икәнлеген күргәнмени ул? Күзләре ялтырый ук башлады. Ә кош авызыннан һаман коя торды. Акча исен тоеп өлгергән атай, кулын сузып, аның артыннан йөгерә бирде. Әле тизәккә басып егылды, әле өстәл өстенә барып менде. Йорт җиһазларын да ватып бетерде, шкафлар да ауды. Мин шунда тәрәзәне барып яба да белмәдем. Кош чыкты да очты. Артыннан өлгергәнче, күздән дә югалды.
— И малай, шулай бит әле хәлләр!— дигән идем, Зәйтүн мине юатты:
— Бик яхшы булган, җәфадан коткардың. Юкса аны нишләтергә дә белми идем!— диде.— Хәерлегә булсын!
Әмма да атай рәхәтләнде. Әле һаман бәйрәм итеп йөри. Кесәсе тулы акча. Күргәнмени ул аны, ни эшләтергә дә белми. Әнә Зәйтүн, илтеп, макулатурага тапшырган. Миңа да шулай итәсеме соң инде? Чөнки бәласеннән башаяк!
Июнь, 1999.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.