Latin

Картлар хәле

Süzlärneñ gomumi sanı 76
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 71
47.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Ак сакал төшкән аның кендеккәчә, каш-күзгәчә,
Чәч агарган, кайгы баскан битләрен — ул үзгәчә;
Күзләреннән нур да киткән, тешләре беткән төшеп,
Дөньяның ләззәтләреннән туйган ул, киткән күчеп.
Уйга талган, көйли күнле бер өмидсезлек көен,
Уй бүтәндә — чыккан истән мал, җиһаз, алтын-тиен.
Кылт итеп искә төшәдер, кайда барса — анда әҗәл,
Уйлый да: «Кайчан авам?»—ди үз-үзен корган шәҗәр[3].
«Юк. Тагын да бер ел торырмын»,— дип фаразлар
кормагы;
Күренә һәрдәм күз нурында Газраилнең тырнагы.
______________
[3] Шэҗэр — агачлар (монда «агач» мәгънәсендә).
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.