🕙 9 minut uku

Канатсыз Акчарлаклар (Кыскартып алынды) - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 1110
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 611
52.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
73.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Җибәрегез! Ак маңгай! Мин сине күрдем! Мин сине барыбер табармын,
  Ак маңгай МОНДА
  
  Хатын үзенең бирегә ничек килеп эләккәнен хәтерләми. Ул инде күп нәрсәләрне хәтерләми. Аңа биредә, бу кешеләр арасында, әле тегендәгегә караганда да кызыклырак.
  Аңа биредә үзенең кем икәнен дә, узган гомерен дә оныттырдылар.
  Бәлки, аны ул үзе оныткандыр. Килеп кергәч тә нәрсә булганын ул хәтерләми, аннан аны әкренләп бу дөнья белән таныштыра башладылар. Монда бар нәрсә бик ачык бүленгән иде. Ул да башта йортның подвалында яшәде, белеме, дипломы барлыгын белгәч, аны беренче катка күчерделәр. Йорт җиде катлы иде. Җиденче катка хәтле менеп җитәр өчен, бик күп хәйлә һәм кеч кирәклеген әйттеләр. Боларның барысын да күзәтеп торучылар да бар иде.
  Аның мондый тормышта яшәгәне юк иде әле. Тегендә нәрсә булганын ул хәтерләми, ләкин мондыйны күрмәде кебек.
  Аңына килгәннең беренче көнендә үк ул, монда яшәүчеләргә ияреп, урамга чыкты. Халык кычкыра дип, ул да кычкырды. Барысы да нәрсәдер сорый, нәрсәдер үзгәртергә куша иде. Шулай шактый кычкырып тордылар. Шулчак җиденче катның озын балконында кемдер күренде. Халык арасында этеш-төртеш китте. Кем «Сталин! Сталин!» дип кычкырды, кем «Хрущёв!» диде, «Бреҗнев! Яшәсен Бреҗнев!» дип кычкыручылар да бар иде. Яшьрәкләр генә ни дип кычкырырга да белмәделәр. Хатын да башта аптырап калды. Бу кешене ул танымый иде. Танымаса да, ул халыкка кушылып кычкыра башлады.
  Алар көн саен шулай җыелып кычкырдылар, бәхәсләттеләр, эш хәтта кул сугышларына хәтле барып җитә иде. Чөнки югарыда торган кешенең кем икәнен берсе дә ачык кына белми, һәркем үзенекен әйтә, үзенекен яклый иде. Югарыда торучы исә үзе аска төшми, өстән генә карап тора. Ә аның янына — җиденче катка — бик сирәкләр генә менеп җитә.
  Хатынның тегендә мондый хәлләргә катнашканы юк иде. Монда бөтенләй җиңеләйде, үзгәрде. Чөнки бөтен кешенең телендә сәясәт, үзгәреш, борылыш, текә күтәрелеш — монда бөтен кеше чын тормыш белән яши. Хатын үзенең билгесезлектә үткән гомерен кызганып куйды, нинди йокылы-уяулы тормышта яшәгән бит! Хәзер хәтерләрлек тә нәрсә калмаган. ә монда бөтен дөнья кайнап тора.
  Бер як начаррак: ашарларына каты-коты, урын-җирләре тузган, беткән. Коры идәндә аунаучылар, тимер караватта бәйләнеп ятучылар да бар. Аның каравы тормыш алга бара, алар барыбер дөньяны үзгәртәчәкләр, алар монда шуның өчен җыелган.
  Хатынның тырышлыгын, омтылышын күреп, тавышын ишетеп, аны икенче катка күчерделәр. Монда барысы да аның кебек кәгазь буяучылар иде. Хатын үзендә моңа хәтле күмелеп яткан коточкыч зур талант барлыгын ачты. Ул йорт халкы, аның киләчәге турында очынып-очынып язарга тотынды. Монда барысы да киләчәк белән генә яши, киләчәк турында гына язалар, сөйләшәләр иде. Хатын да үзенең уткәнен хәтерләми, монда, гомумән, беркем дә үзенең үткәнен хәтерләми иде.
  ...Икенче каттан соң биеккәрәк күчү өчен, бары тик сайлаулар аша гына узасы иде. Кызыл такталарга хатынның да исемен язып куИидылар...
  Калган сайлауларны ул инде күрмәде. Аны астан саиладылар. Ул анда кемнәр яшәгәнен дә хәтерләми инде. Ул бары тик югарыга гына карый иде инде.
  ...Кинәт астан, түбәннән, кемдер: «Ак маңгай!» — дип кычкырды.
  Хатын басып торган урыныннан чайкалып куйды. Тавыш тагы кабатланды. Хатынның зиһене телем-телем телгәләнеп китте.
  Астан тагы аның исемен әйтеп кычкыралар! Хатын тимер рәшәткәләргә килеп каплана. Аста, пычрак эчендә, гавам таптана...
  Түбәндә, халык массасы арасында таптанучы ак йөзле ир-ат йорт өчен куркынычрак иде. Чөнки ул югарыга, бары тик хатын булган өчен генә, кулларын суза, бары тик аңа гына ялвара, аны гына күрә.
  Анын, күзләре бары тик мәхәббәт белән генә томаланган, һәм ул югарыга да бары тик мәхәббәте артыннан гына омтылачак. Аның бу чире башкаларга да йогачак, алар да югарыдагыларны күрми башларга мөмкиннәр. Йорт өчен бу куркыныч нәрсә иде, мескеннәр өчен ярату да, якынлык хисләре дә тыелган иде. Алар, Алла итеп, бары тик югарыдагыларга гына табынырга тиепләр иде...
  Төн җитте. Таш йорт, ыңгырашып, авыр йокыга китте. Бирелгән дарулар буенча, хатын да таң атканчы уянмыйча йокларга тиеш иде. Таң алдыннан ул акчарлаклар елаганга уянып китте. Аның баш очында, караңгы күктә, елый-елый, су кошлары бөтерелә иде.
  Хатынның битенә җил килеп бәрелде. Бу язгы җил иде! Соңгы вакытта беренче тапкыр хатын җил, су исен тойды, күзләренә яшь килгәнче, күк йөзенә, андагы йолдызларга карады. Болыт арасыннан тулган ай килеп чыккач, ул бөтен тәненен калтырап киткәнен тойды. Менә ай йорт турына ук килеп җитте, менә ай анын, йокымсыраган зиһенен яктыртып, бәгырен актарып үтте, менә ай аның җанын уятты!!! Ул барысын да яңадан хәтерләде, яңадан күрде.
  Зәңгәр күкне тутырып, менә алар җиргә төшеп киләләр. Менә ул Бүрекүз белән янәшә дала буйлап йөгерә. Менә ак йөзле ир-ат аның гәүдәсе өстенә иелә, салкынча бармаклары белән тәненә кагыла.
  Менә хәтереннән көянтә-чиләк аскан хатын-кыз йөгереп үтә, менә аның әнисе, менә ул үзе. Һәм менә ул — Ак йөз! Ул, аның өстенә иелеп, нәрсәдер укый, сөйли, төпсез кара күзләре белән аның җанын, тәнен иркәли. Яшен яшьни, күк күкри, зәңгәр күк урталай ярыла, алар парлап биеккә, биеккә — мәңгелеккә очалар! Алар бит акчарлакларга әйләнгәннәр! Алар, акчарлаклар булып, Җирдән мәңгегә аерылып баралар. Күктән тулган ай карый, ерактан, Идел артыннан, кояш чыгып килгәне дә күренә, аста зур су чайкала. Ә алар һаман очалар да очалар...
  
  БЕЗ
  
  Без бу биеклеккә мең газаплар, миллион еллар аша килдек. Менә без хәзер Табигать каршында. (Җиһан каршында икәүдән-икәү генә.
  Ир-ат һәм Хатын-кыз! Табигатьнең мәңгелек могҗизасы, Җиһанның иң зур ачышы, кешеләрнең бер-берсенә бирә алырдай иң зур бәхете!
  Салып ташла, бәгырем, бу кара киемнәреңне! Без дөньяга бу кара киемнәрдән башка килгән идек бит!
  ...Әнә, күрәсеңме, таң атып килә. Җиһан бар дөньяга үзенең нурларын сипкәндә, без бу Җирдән мәңгегә аерылырбыз. Тәнебез акчарлакларга әйләнер, ә җаныбыз күккә, Җиһанга, алар янына ашар. Һәм без инде синең белән мәңге-мәңге бергә булырбыз. Без, кайчандыр аннан иңгән җаннар, кире үзебезнең мәңгелек йортыбызга кайтырбыз.
  Ә кешеләр, ә Җир калыр... Бары тик җаннары исәннәр генә без күтәрелгән биеклеккә күтәрелә алыр. Ләкин Җирдә күптән инде кеше җанына урын юк. Җир буйлап бары гәүдәләр генә йөри, гәүдәләр генә...
  Без — күктән Җиргә иңгән соңгы җаннар. Безнең кебек үк гөнаһсыз, чиста җаннар яңадан Җиргә инганче, миллион еллар үтәр... Алар да нәрсәдер үзгәртергә тырышып карарлар... Кешеләрне дөрес, изге юлга салыр өчен, Җиһан әле күп нәрсәләр эшләп карар. Ләкин кешеләр!.. Аһ, кешеләр... Ничек кызганыч алар... Алар яшибез дип беләләр. Алар — канатсыз акчарлаклар. Күкләргә күтәрелү юлы алар өчен мәңге ябылган... Ә чын яшәүнең нәрсә икәнен, җан газапларын, очу ләззәтен бары тик без генә беләбез һәм бу серне үзебез белән алып китәбез. Без — Җирне ташлап китүче соңгы җаннар...
  Әнә, күрәсеңме, кояш чыгып килә. Без хәзер кояшка таба очачакбыз, парым! Минем мәңгелек парым! Күзләреңне йом, бәгырем!
  Бу — безнең очу мизгеле...
  Ак маңгай!
  Ак йөз!!!
  Әллә кайдан гына давыл килеп чыкты. Аяз күктә кинәт яшен яшьнәде, утлы кылыч зәңгәр күкне телеп үтте дә кыя түбәсенә килеп кадалды. Кыя калтырап куйды, аска таба ком-таш, тамырыннан кубарылган агачлар оча башлады. Тетрәнүеннән айнымаган җир өстенә чиста тамчы тәгәрәде, аннан, коеп-коеп, беренче язгы яңгыр ява башлады. Әллә яңгыр ява иде, әллә бәхетеннән, мәхәббәтеннән күкләргә ашкан хатын-кыз елый иде, моны беркем дә аңлатып өлгерә алмады.
  Яңгыр ничек кинәт башланса, шулай кинәт туктады да. Бу тамчылардан җиргә яңа шытымнар күтәрелергә тиеш иде...
  ...Зур су өстендә, Җир белән Күк арасында, елый-елый, пар акчарлак оча иде...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.